Логотип Казан Утлары
Хикәя

Хикәяләр

Елмаю кешене яшәртә, дибез. Дамир Гыйсметдинне, гел елмаеп йөргәч, 50 яшьләр тирәсендә генә дип уйлый идек. Бактың исә ул инде 65ен тутырган икән... Үзе әйтмешли, аңа
карап Иделебез ярларыннан ташып чыкмады, доллар аска тәгәрәмәде, планеталар парадка
тезелмәде, инфляция туктамады. Күрәсең, сатирик язучы, популяр ж.ырлар авторы Дамир
Гыйсметдин иж.атына бу әкәмәтләрнең бөтенләй тәэсире юктыр.
Ярты ел үткәч: «Исәнме, кода?» - дигәндәй, ел башындагы туган көнең белән
сатирикларча котлыйбыз үзеңне. Ә бу жанрның маһиры икәнеңне журнал укучыларыбыз
яхшы белә...
Редакция


39 Мөштәри — йомышчы (клиент).



ХИКӘЯЛӘР
Үкенү
Үз көенә яшәп яткан Тиктормас шәһәрендә көннәрдән бер көнне шомлы хәбәр
таралды. Ул кала администрациясе хезмәткәрләрен аеруча борчуга салды. Шәһәр
башлыгы — әле генә эшкә килгән Шәрәфи Хәсәнович чираттагы киңәшмәдә
чиновникларның барысын да ялганлау детекторы, ягъни полиграф аша уздырылачагы
хакында белдерү ясады. Бу эчке тикшеренү замана шаукымы түгел һәм берәүне дә
читләтеп узмаска тиеш дигән катгый күрсәтмә дә яңгырады. Иң булдыклы, иң әрсез
кешеләр шәһәр администрациясе тирәсендә тупланганга-тукланганга, мондый
яңалык һәр гаиләгә кагыла иде. Әлеге детектор турында мәгълүмат биредәге халыкка
Әмрикә киноларыннан гына билгеле булганга, түрәләр, интернет, энциклопедия
кебек чыганакларга дәррәү ябырылдылар. Ләкин анда да күңелне тынычландыра,
мәсьәләгә ачыклык кертә торган мәгълүмат табылмады. Иң мөһиме — бу четерекле
гамәлнең техник ягын кем оештыра да кем уздыра? Кем моның артында тора?!
Берише хәбәрләргә караганда, детекторны башкаладан алып киләләр вә шундагы
белгечләр тикшеренү дә уздырачаклар икән. Монысы инде бөтенләй хафага салда!.
Чүпне әле урамга да чыгарырга ниятлиләр икән...
Әлбәттә, намусы чиста кешегә теләсә нинди тикшерүләр күркәне су асты көймәсе
борчыган кебек кенә дулкынландырыр иде дә... Ләкин һәр түрәнең мәсләге, яшәү
рәвеше, бигрәк тә сәмән казану ысуллары бик тирән яшерелеп эчендә зур сер булып
сакланганга, полиграф аша җавап тоту курку булмаса да борчу тудырды. Аңлашыла
ки, түрә халкы мондый мәсьәләләрне үз агымына куеп, читтән генә корбан тәкәсе
кебек күзәтеп тора алмый бит!
Шул ук кичне Тиктормас башлыгының урынбасары Мәрдән Идрисович үзенең
күл буенда урнашкан өч катлы патша сараенда гайре рәсми утырыш уздырды. Көн
тәртибендә бер мәсьәлә: гыйфрит машинасы аша тикшерүне узып, урындыкны саклап
калу. Урынбасарның сарае, мәсәлән, законны бозып, тыюлыктагы күл буена салынган
иде. Хәер, шул ук җәннәти урында башка элитный йортлар да калкып чыккан чыгуын.
Ә инде полиграфның «Йортыгызны нинди акчага салдыгыз?» — дигән соравы байтак
түрәләрнең йөрәк тибешен дә, температурасын да, кан басымын да берьюлы күтәрер
иде. Хәтта кичке киңәшмәдә катнашкан пыркарурның да, милиция башлыгының да,
ягъни канун сагында торырга тиеш әфәнде-иптәшләрнең дә күңелләре бик тыныч
түгел иде. Сарай бер җайсыз сөаль булса, иномарка-джиплар хакындагылары да
йөрәк тибешен салмакландыра торганнардан түгел иде, әлбәттә. Кайбер түрәләр
беренче мәртәбә үзләренең кыңгыр эшләрен искә төшереп, тәүбә кылу дәрәҗәсенә
килгәннәр иде. Әле бит эштәге һәм читтәге сөяркәләр, елына ике тапкыр чит илгә ялга
йөрүләр өчен дә җавап тотасы бар...
Беренче мәлгә, алдауны фаш итү машинасының тикшерүен узмаска, дигән фикер
өстенлек итте. Кайсылары ГАИ башлыгы полиграфны алып килүче машинага юл
казасы оештырсын, диделәр. Икенчеләре, подстанциядә кинәт электр егәрен күтәреп
детекторны сафтан чыгарырга кирәк дигән мәкерле фикерне алга сөрделәр. Кеше
факторын исәпкә алып эшләүче бер җитәкче, килгән операторны әйбәт кенә «кунак
итеп» айныткычта кундырырга һәм проблеманы тамырдан хәл итәргә дигән эшлекле
тәкъдим кертте.
Бу хәлиткеч адымнар шактый радикаль булганга, Мәрдән Идрисович уйга калды.
171
Әле бит шәһәр башлыгы бар. Ул ничек фикерлидер бит әле? Аңа, әлбәттә, җиңелрәк.
Яңа килгән кеше, әле тамыр җәймәгән, гомер бизмәнендә үзенең дә гөнаһлары бардыр
барын, анысы мәгълүм түгел, ләкин Тиктормаста кылган гамәлләре полиграфтан
куркырлык түгелдер. Һәрхәлдә, ришвәт белән көрәшкән була, сарай салдырырга
керешмәде, иномарка әлегә алдырмады. Бу шайтан тикшерүе дә шул адәм уйлап
чыгарган нәрсә түгел микән?! Акыллы кеше җилгә каршы төкерми, аптыкаем!..
Урынбасарның бу саллы фикерен шәһәр элитасы игътибар белән тыңлады.
Нәтиҗәдә, полиграф тикшерүен узарга кирәк дигән бердәм фикергә киленде.
Тикшерү көнен нинди түрәләр нинди хис-кичерешләр белән каршы алуын
тәфсилләп язып тору шактый урынны алыр иде. Иң мәзәге — кайбер гаилә
башлыклары, кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә дигән гыйбарәне искә алып,
алдан ук хәстәрен күрергә булдылар: хатыннарына кем белән зина кылулары турында
сөйләп биреп, гафу үтенделәр, башка андый гамәлләрне кылмаска тәүбә иттеләр. Кем
әйтмешли, иелгән башны кылыч кисми бит!.. Хәләл җефетләренең кайсылары
мондый хыянәтне кабул итмичә, никахны өзүгә хәтле барып җитте. Сөяркәләр һәм
закунный хатыннар арасында әледән-әле низаглар, разборкалар була торды. Ләкин
тормыш иптәшләренең акча таба белгән ир-ат икәнен искә алып, ханымнарның иң
горурлары да, иң әрсезләре дә гаиләләрен саклап калырга булды. Шәһәр башлыгының
кабинеты бу көннәрдә кырмыска оясы кебек гөжләде. Тәүбә кылучы түрәләр, хилаф
эшләрен өлешчә танып, гаепне бер-берсенә аударып, әллә кайчан булган кыңгыр
эшләрне ачып салдылар. Гәрчә җылы урыннан китәргә гариза язучылар булмады. Ә
инде полиграф күрсәткән нәтиҗәләргә килсәк, алар шаккатыргыч иде. Шәһәр
администрациясендә эшләүче түрәләр детектор тикшерүен тиешенчә, ягъни уңнан-
сулга чайкалмыйча, ипле генә уздылар. Әлбәттә, монда түрәләргә профессиональ
ихтыяр көче вә калын тиреле булу нык ярдәм итте. Көненә йөз тапкыр ялган
вәгъдәләр биреп, аларны үтәмичә, күзгә карап борчак сибеп утырган чиновникка
мондый «әйе», «юк»ларга җавап бирү кроссворд чишү, йә симәнке чиртү белән бер
иде. Һәрхәлдә, андый сынау температурага да, кан басымына да, йөрәк тибешенә дә
тәэсир итәлмәде.
Барлык хезмәткәрләр арасында себерке директоры, гафу, урам себерүче
Хамматхан абзый гына ялганлау детекторы куйган сорауларның берсенә ихластан
җавап биреп, полиграф операторында шик тудырды. «Кеше милкенә кул тидергәнегез
булдымы?» — дигән сорауга ул: «Әйе!» — дип җавап бирде. Бу мизгелдә Хамматхан
абзыйның кан басымы күтәрелгән, йөрәге «дөп-дөп» тибә иде. Күзләре зур
кызыксыну белән янган операторга туры карап, ул тирән сулап куйды:
— Булды шул андый хәл, энем, булды! Илле еллар элек балачакта күрше Шәяхмәт
бабайның бакчасына алма урларга кереп, әйеме, караңгыда ялгыш бер алмагачын
сындырган идем... Гомерем буе шуңа үкенеп яшим, энекәш...
 

Сукыр тавык
(Бер мәхәббәт тарихы)
Туй машиналарына диңгез тубыктан дигәндәй, шәһәр урамнары буйлап
җилдертәләр. Күз иярми торган тизлек белән. Әйтерсең лә йөзләгән чакрымга бер җан
иясе очрамаган чүл-сафарида ярышучы ралли-мастерлар. Тизрәк өстәл артына
кунаклап чөмерергә ашыгалар, сукыр җаннар!
Инде күптән буйдак язмышын сайлаган Минһади мондый кортежларны
күргән саен әнә шулай сүгенеп кала иде. Куштаннар! Җитмәсә, өйләнеп өлгермиләр,
аерылыша башлыйлар! Бу юлы Минһади әллә бераз уйланып калды, әллә саксызлык
күрсәтте, ә бәлкем, руль артында утыручысы ачык авыз булгандыр
— туй машинасы астына эләкте. Аның күз аллары караңгыланып китте... Аңына
килеп, күзен ачканда, Минһади тирәсенә кешеләр җыелган иде.
Кемдер, җиңел сулап:
«Аллага шөкер, исән!» — диде. Кайсысыдыр Минһадиның кулын-аягын капшап
карады.
— Исән бит!.. Сезгә больномы? — Зәңгәр күзле бер матур туташ аның чәченнән
ДАМИР ГЫЙСМЕТДИН
172
сыйпады. — Аягыгызга баса аласызмы?
Якында гына бер яшь гаишник күренде. Матур хатын аны ярдәмгә чакырып, алар
икәүләп Минһадины аякка бастырырга тырыштылар. Ләкин бәлагә юлыгучы, уң
аягының авыртуына чыдый алмый, «һай!» дип, янә асфальтка утырды.
— Всё, егетләр, мин калам, — диде матур хатын туй кортежыннан чыкканнарга.
— Аны больницага илтергә кирәк.
Бераз тарткалашып-үгетләшеп торгач, туй кунаклары, машина ишекләрен шалт-
шолт ябып, китеп тә бардылар.
Ә бәйрәмчә киенгән зәңгәр күзле туташ һәм инспектор Минһадины хастаханәгә
озата киттеләр. Мондый ягымлы хатын-кызны тайпылмас буйдак гомерендә беренче
тапкыр күрүе иде. Хәер, андыйлар баштарак үзләре имгәткән кешегә зур игътибар
күрсәтәләр инде ул. Ә аннары — син күр дә мин күр. Беләбез без хатын-кызларны.
Минһади тирәсендә бөтерелгән нәфис карлыгачның исеме Рәмзия булып чыкты.
Инде кич тә җитте. ГАИ инспекторы саубуллашып китеп барды. Шәфкать туташы
берничә кат өенә кайтып китәргә тәкъдим итсә дә, Рәмзия бүльнистә калды. Төне буе
Минһадины саклап чыкты.
Үзе турында тәфсилләп сөйләде. Кияүдә булмаган, шәһәр кызы икән. Балалар
табибәсе. Әтисе машина алып биргән, рульдә бер генә атна йөргән әле. Фатиры бар.
Ә Минһади артык шапырынмады. Хәер, мактанырлык нәрсәсе дә юк иде бит
аның. Институт тәмамлап, унбиш ел буе бер урында түмгәк кебек утыра. Төзелештәге
прораб. Получкадан аванска очын-очка ялгап көн күрә. Тулай торакта бүлмәсе бар.
Һәм тагын бер байлыгы — кырыкка җиткән яше бар. Шулхәтле яшәп тә чын-чынлап
хатын-кыз җылысын, йомшак кочак, татлы ирен тәмен тоймаган ир сыныгы. Бер-ике
тапкыр хатын-кыз тарафыннан нык алданып, төп башына утыргач, Минһади аларга
ут сүндерүче пожарга караган кебек бага башлады.
Соңгысы Наҗия булды. Бергә эшләп, дуслашып йөрделәр. Эш өйләнүгә борыла
башлагач, Наҗия чыгымчы бия кебек тәртәгә типте. Имеш, фатирың юк, машинаң да
булырга охшамаган. Китте. Менә шул көннән бикләде дә инде Минһади йөрәген. Всё!
Әнә, бар Азат дусты, Самат якташы. Җиткән. Вакытны да кызык уздыралар. Йә
балыкка ычкыналар, йә ауга. Кайчак авылга кайтып китәләр. Язмаган тек язмаган
инде.
Шулай да табигать дигән нәрсәкәй үҗәтләнеп үзенекен ала, ахрысы. Рәмзиянең
атна буе үз баласын караган кебек яныннан китмичә бүльнистә утыруы Минһадиның
хатын-кызларга булган бозлы карашын бераз эретә башлады. Күрәсең, барсы да бер
себерке белән куылмаган болар. Кырык елга бер җүнлесе дә очрап куярга мөмкиндер
инде.
Күп тә үтмәде, Минһади аякка басты. Һәм бу, әлбәттә, аның күңеленә кереп
оялаган Рәмзия ярдәме белән булды. Кыскасы, аның бозланып каткан күңеленә
беренче тапкыр яз килде. Һәм аны бердәнбер карлыгач китерде.
Син мәхәббәттән качасың, аны юк, ул пүчтәк дип кул селкеп, йөрәк клапаннарына
йозак эләсең, сөюне тормышның башка гүзәллекләренә алыштырырга тырышасың. Ә
ул, үч иткәндәй, киресен эшли. Бер билгесез көч синең дөньяңның астын-өскә китерә
башлый. Алай да аңламыйсың икән
— машина астына ташлый. Теләсәң ничек очраштыра. Нәтиҗәдә кулыңны
173
ХИКӘЯЛӘР
күтәрәсең. Рәхәт җиңелүдер ул! Кемнеңдер сине иртәнге җылы җил кебек назлавы,
тирән мәгънәле сүзләре, күңелне җилкендереп алган серле карашлары, өмет иңдерә
торган елмаюлары... Дөнья матур, дөнья киң икән ул!
Кайбер баллы-майлы сюжетлы хикәя укырга яратучылар шушы урында: «Барысы
да аңлашыла», — дип, бу язманы диварга ябыштырыла торган кәгазь өеменә ташларга
теләр. Ашыкмагыз, җәмәгать!
Инде тәмам мәхәббәтнең барлыгына ышанган, иңнәренә көчле канатлар үсеп
чыккан Минһади буйдаклыктан ваз кичәргә ниятләп йөргән чакта кинәт... Ах, бу
кинәтләр... Тормыш кинәтләрдән тора шул, агайне.
Эшләр җайлы гына тәгәрәгәндә, офыкта кинәт Наҗия пәйда булды. Ул башкага
чыгып, Лаеш шулпасын байтак чөмергән икән. Һәм дөньяны аңлаган. Бер кичне
башын иеп, Минһади хозурына килеп гафу үтенде, үзенең нинди михнәтләр күрүен
тәфсилләп сөйләде. Кулъяулык чылатты. Тел төбе шул иде: әйдә, дустым, искене
онытып, яңадан башлыйк. Минһади мондый борылышка бөтенләй әзер түгел иде.
Шуңа да ул яшереп-нитеп тормады:
— Ә мин бит башканы яратам, Наҗия. Соң инде.
Наҗия Минһадиның муенына килеп асылынды.
— Юк, юк, мин сине беркемгә дә бирмим!
Шулчак Наҗия яшьле күзләре белән телевизор өстендә торган зур төсле рәсемне
күреп алды. Ул кинәт үзгәреп китте.
— Ничек?! Рәмзия! Шулмы җанкисәгең?!
Минһади Наҗияне кәнәфигә утыртты.
— Әйе, әйе, Рәмзия. Без тиздән өйләнешәчәкбез. Ул бик яхшы кеше.
Наҗия кинәт шаркылдап көлеп җибәрде:
— Кем, Рәмзияме? Син беләсеңме соң аның ничәнче ире булачагыңны?
— Беләм. Беренчесе!
— Һай, кеше көлдермә, Минһади. Мин белгәне генә өчәү иде. Минһадиның
өстенә бер мичкә кайнар су аудардылар диярсең!
— Ул әле. ни дә бит. табибә.
Наҗия әңгәмәдәшенең сүзен шундук бүлдерде.
— Нинди табибә! Өстерәлчек! Без бер тулай торакта тордык. Штукатур ич ул!
Аның йөрмәгән егете калмады. Әйтмәсәм әйтим: фахишәлектә акча эшләп баеган
чикерткә бит ул!..
Минһадиның өстенә бу юлысы бер мичкә бозлы су коелгандай булды.
— Җитте! — дия алды ул, актык көчен җыеп. — Җитте! Алайса, берегез дә
кирәкми!.. Әнә бусага!
Шушы урында кайбер нервылары какшаган түземсез укучылар тагын ошбу әсәрне
читкә ташларга җыеныр... Бер генә минут! Кинәт. һай бу тормыш шул көтелмәгән
кинәтләрдән тора да инде ул!
Минһади пыш-пыш тәмәке тартып, бүлмә буйлап арлы-бирле йөргәндә тәрәзә
каршына кинәт машина килеп туктады.
«Рәмзия!» — дип уйлады Минһади һәм тиз генә тәмәкесен сүндерде. Ул арада
ишектә кыңгырау шалтырады.
Бүлмәдә әйтерсең лә якты кояш балкып алды, бусагадан шомырт исләре аңкып яз
керде.
— Хәлләрегез ничек, Минһади абый? Шөкер Аллага, савыккансыз икән! —
Рәмзия җавап көтеп тормый дәвам итте. — Мин сезгә Радик белән икебездән туебызга
чакыру китердем. Килегез инде, яме? Сезнең аркада танышкан идек бит. Әнә теге
чакта. Гаишник ул. Йә ярый, көтәбез.
Ишектәге кояш тәгәрәп чыгып та китте. Бүлмә янә сорыланып, караңгыланып
калды. Рәмзияне бары тик шомырт исләре генә хәтерләтә иде.
«Сукыр тавык икән мин!» Әнә шундый фикер Минһадиның азапланган күңелен
чәнчеп узды. Һәм ул авторга шушы әсәрнең исемен куярга ярдәм дә итте.