Истә калган якты мизгелләр
Аның белән танышып, беркадәре аралашып алуыбызга чирек гасырга якын гомер узган
икән. Күп нәрсәләрне оныттырып, күп мизгелләрне истән чыгара-чыгара әллә ничек тиз,
хәтер төеннәрен яза-яза шомартып узып киткән икән ул еллар...
Шулай да аның бер гадәте — калын чәчле зур башын артка чөеп җибәреп, үзенә генә хас
көр тавыш белән шаркылдап көлүе, балаларча сөенә белүе әлегә кадәр истән китми. Кара
кучкылрак, төркиләр әйткәнчә, бодай төсле йөзенең әллә ничек күңелгә якын көләчлеге,
хәтта битендәге эре шадраларының чыраена Ходай тарафыннан бары аңар гына бирелгән
бизәк-бүләк сыман сөйкемлелек, ягымлы гадилек биреп торуы да һаман күз алдыннан китми.
Аның шулай гел шат, калганнарыбызның да күңелләре күтәренке торуына, ихтимал,
бергә-бергә ясаган сәяхәтебезнең, гизгән-танышкан җир вә илләрнең табигый хөрлеге,
гыйбрәтле күренешләргә муллыгы да сәбәп булгандыр...
***
Наҗар агай Нәҗми белән танышу, ун көн чамасы бергә йөрү миңа 1984 елның көзендә,
төгәлрәк әйткәндә, җылы, якты август аеның 18-27нче көннәрендә насыйп булган иде. СССР
Язучылар берлегенең әдәби фонды тарафыннан Франциягә оештырылган туристик сәфәр
вакытында. Мәскәүдә очрашып танышкан чакта аның иң элек: «Яхшы булды әле бу, үзебезчә
сөйләшеп йөрергә дә кеше бар дигән сүз. Киленне дә алып әйбәт иткәнсең», — дип елмайганы
истә калган. Шуннан соң гына Казан хәлләре хакында сораштырган иде ул.
Наҗар агайның безне күргәндәге әлеге беренче реакциясе очраклы нәрсә булмаган икән.
Казан-Уфалардан килгән өчебезне, ерак сәфәргә Краснодардан чыккан Роман Солнцевны
(Ренат Суфиевны), хатыны Галина белән, мәгълүм язучы Астафьевның җәмәгате Лидия
Андрееваны исәпләгәндә, 27 кешедән торган төркемнең зур һәм төп өлешен Мәскәү-
Ленинградлардан оештырылган, гадәттә үзара гына аралашырга яратучан традицион әдәби
зыялылар тәшкил итә иде. Мәсәлән, шагыйрь, тәрҗемәче, төрки телләрне беркадәре аңлый
торган Наум Исаевич Гребнев һәм шуның ишеләр. Соңра Наҗар агайның башкортчалатып
көйләп әйткәненчә: «Йөрдек бергә Париждың калаһында, / Йыйын йәһүд, хырансуз
араһында».
Чит ил туфрагына аяк басуга ук игътибарны җәлеп иткән нәрсә «дәүләт чиген узу»
процедурасы булды. Янда гына басып торган, элек тә чит илләргә чыккалаган Наҗар агай,
пышылдап кына: «Тикшерү кыланышына игътибар ит әле», — диде. Әйе, монда «чиктән»
бөтенләй башкача уздыралар икән.
Минем искә ирексездән бездәге процедуралар төште. Ул атналар буе дистәләп
документлар тутырттырту, үлгән ата-анаңның да кайсы зиратта күмелгәнлегенә хәтле
әйттерү, эшләгән җирдәге партия оешмасында, аннары партиянең район комитетында
инструкцияләр узу, карт большевиклар комиссиясендә «имтихан тоту»лар. (Түшенә өч -дүрт
орден-медаль тезеп алган бер әби, гаять җитди кыяфәт белән миннән: «Профессор, сез Де
Гольнең кем икәнен беләсезме?» — дип сорагач,
ул чактагы райком секретаре, элекке университет доценты иптәш Латыйпов оялуыннан
тәмам кызарып чыккан иде.)
Үзеңне ничек тоту хакында Мәскәүдә дә өстәмә күрсәтмәләр алгач, аэропортта паспорт
тикшерүче яшел погонның, документны җентекләп тикшергәч, күзе белән тишәрдәй булып
сиңа озак кына карап торулары, аркасында берәр нәрсә яшермәде микән дигән төсле арттагы
махсус көзгегә караулары, ниһаять, «можете идти», дип, теләмичә сәдака биргәндәй, кырыс
кына «хөкем чыгарып» паспортны бирүе...
Монда исә ярым хәрбичә киемдәге бер ир кеше, янәшәсендә утырган яшь ханым белән
көлә-көлә шаяртып нидер хакында сөйләшкән килеш паспорт битләрен ачкалады да, күз
кырые белән генә миңа бер карап алып, шап иттереп мөһер сугып, «дубра пужалат!» дип эшне
бетерде...
МИРКАСЫЙМ ГОСМАНОВ
152
Шулай бик тиз «чикне» узуга безне урта яшьләрдәге Татьяна исемле бер ханым, безнең
экскурсоводыбыз, урысча кызык кына сөйләшә торган болгар хатыны каршы алды.
Франция җирендәге сәяхәтебез Марсель шәһәре, аның тирә-юне, тарихи истәлекләре
белән танышудан башланды. Икенче көнне кичен Авиньон дигән шәһәргә килеп урнаштык.
Гаҗәеп үзенчәлекле, бай тарихлы, бүгенге хәле дә искитмәле кызыклы шәһәр булып чыкты
ул. Бөтен Франция буенча, хәтта халыкара дәрәҗәдәге театр һәм җыр-музыка фестивальләре
уздырыла торган шәһәр икән ул. Тарихи архитектура истәлекләре, пөхтәлеге, арулыгы белән
«кычкырып» тора торган борынгы стильдәге урамнары, кварталлары — үзләре бер дөнья!
Көндезләрен автобуста Авиньонның әйләнә-тирәләрендәге Арль, Карпантра, Ним дигән
шәһәрләргә барабыз. Алардагы Рим империясе чорыннан калган бина калдыкларын,
гладиаторлар мәйданы булган амфитеатрларны карыйбыз. Шулай ук әлеге кечкенә
шәһәрләрдә элегрәк атаклы шагыйрьләрнең, рәссамнарның яшәгән йортлары, эреле-ваклы
төрле-төрле музейлары белән танышабыз.
Ним шәһәре тирәсендәге Пон Дю Гар дигән, озынлыгы бер чакрымнан артык акведук —
ике тау арасындагы тирән үзән аркылы бу тауларның өсте биеклегендә салынган су үткәргеч
«күпер» исләребезне китәрде. Безнең эрага кадәр беренче гасырда, ягъни Цезарь-Август
императорлар чорында, әле цемент-бетон бөтенләй булмаган заманда кисеп юнылган таштан
салынган ул. Алтынчы гасырга кадәр Ним шәһәрен су белән тәэмин итеп торган акведук икән.
Шундый борынгы истәлекләрнең иң зурларыннан, әйбәт сакланганнарының берсе дә икән бу
Пон Дю Гар.
Болай да һәр яңалыкны балаларча кызыксынып, сөенеп, шатланып каршы ала торган
Наҗар агай, телләрен шартлата-шартлата башын чайкап, ташларны капшап-сыйпап карый,
безнең төркемнән аерылып, «күпер» буйлап йөренә башлый. Күпчелегебез, артык исебез
китмәгән төсле, үзебезне тынычрак тотарга тырышабыз. (Янәсе, совет кешеләре без — шулай
«өйрәткәннәр» дә иде...) Наҗар агай исә хисләрен, соклануларын чикләми, кичерешләрен
яшерми. Шулай сокланып йөри торгач, ул берара мине үз янына чакырып алды да: «Шушы
күпер аркылы узып баручы император Юлий Цезарьны күз алдыңа китерәсеңме?» — дип
сорады. Экскурсия алып баручы ханым әйтмәгәч, башка мәгълүматым да булмагач, мин,
әлбәттә, шик белдердем. Ул исә: «Әй, сүз андамыни?!. Рим чоры бит! Син Юлий Цезарьны
шушы мәһабәт күпердә басып тора дип күз алдыңа китер әле!.. Ни, фантазия, хыял җитми сез
галимнәргә!..»
— дип кулын селтәп, бер үк вакытта шаркылдап көлә-көлә китеп тә барды.
Әйе, борынгылыкта дөньяның зур өлешен, бөтен Урта диңгезне, аның тирә-юнен биләгән,
бик күп илләрне, йөзләгән халыкларны дер селкетеп торган кодрәтле, бөек Рим империясенең
бер өлкәсе җирләрендә, бер мәшһүр һәйкәле өстендә басып тора идек без. Шушы көннәрдә
үзебез күргән шәһәрләр дә шул империянең шәүкәтле чорларыннан калган калалар иде. Хәтта
унөченче-ундүртенче гасырларда бу яклар Италиянең бер өлеше булган. Монда мәшһүр
Петрарка да озак еллар яшәп алган
— ул гомер кичергән, мәгълүм әсәрләрен язган авылда да булдык. Без ике-өч көнгә туктаган
Авиньон шәһәре ундүртенче йөзнең башыннан алып Рим Папасының, ягъни бөтен
католикларның рухани башлыгының пайтәхете дә булган икән. Бары унсигезенче гасырдан
соң гына бу өлкә җирләре, әлеге шәһәрләре белән бергә, Франция дәүләте составына кергән.
Шундый тирән тарихлы, халыклар тарихында кискен борылышлар тудырган, төрле
фаҗигаләргә бай, шунысы белән җитди уйларга батыра торган җирләрдә йөрсәк тә, вакыт-
вакыт шаяртып, көлешкәләп алгаларга да онытмый идек. Беркөнне Рим империясе чорыннан
калган бер мәһабәт ир-егет сыны янында уйланып торган Наум Исаевич янына килдек. Наҗар
агай: «Нәрсә, яшьлегегезне искә төшерәме?» — дип сорады. Моңа каршы Гребнев:
— Күптән түгел төркичә язган бер шигырем искә төште, — диде. — Тыңлагыз:
Я стал стар,
Слаб, убог;
Курсак бар, Тот-то йок!
Наҗар агай башын чайкый-чайкый бераз елмаеп торды да татарчалап әйтте:
— Ә бездәге бер карт болай дигән икән:
Итәгемә кайнар бодай салгач, Малай торып түкте бодайны, Ачуларым
ИСТӘ КАЛГАН ЯКТЫ МИЗГЕЛЛӘР
153
килеп бер каргадым Шундый малай биргән Ходайны!
Наум Гребнев шигырьне тагын бер кат кабатлатты һәм уйчан гына: «Ваш старик не прав,
— диде, җитди кыяфәт белән. — Не «каргадым», а «мактадым» должен быть!»
Рим Папасының тәхете Авиньонда булган, дидем. Моның шаһите рәвешендә гаҗәеп зур,
мәһабәт таш сарай сакланып калган. Йөзләгән бүлмәләре бер якта торсын, аш әзерли,
пешекчеләр эшли торган махсус ашханәсендәге казаннар, кәбаб- шашлык кыздырыр өчен
кирәкле җайланмалар торган җирдәге төтен чыгарырга корылган торба-морҗасының
биеклеге, зурлыгы, ачуым килмәгәе, безнең Сөембикә манарасы кадәр иде. Минем бу
чагыштыруымны Наҗар агай өнәмәде: «Алай димә, охшаса да әйтмә! — диде. — Мондый дәү
торба-морҗалар бу якларда тагын да бардыр әле, ә безнең Сөембикә манарасы бер генә ул!»
Көндезләрен шулай әйләнә-тирәләрдәге шәһәрләрне гизсәк, алардагы тарихи һәйкәлләр,
музейлар белән танышсак, кичкә таба Авиньонга кайтып, аның урамнарында, мәйданнарында
йөреп, җылы, коры август кичләрендә саф һавада хозурлана идек. Бер кичне Папа сарае
алдындагы урам өслегеннән югарырак итеп таш плитәләр түшәлгән, халык белән шыгрым
тулы мәйданга килдек. Йөзләгән генә түгел, меңләгән кеше җыелган иде анда. Гел яшьләр,
студентлар. Бер җирдә, кечкенә генә түгәрәк оештырып, ике-өч егет гитара уйнап ярыша.
Икенче төштә скрипка сыздыралар, өченче урында әллә ни кычкырмыйча гына җырлыйлар.
Итальян мотивлары яңгырый. Дүртенче җирдә фокусчы тамашачыларны «сихерли». Чак кына
читтәрәк, башларын аска иеп, изрәгән төсле тып-тын утыручылар булыр. Юлдашларыбыздан
берсе: «Наркоманнар түгел микән?» — дип куйды. Ләкин бернинди тавыш күтәрү, сүзгә килү,
талашу, ызгышу-төртешү кебек нәрсә күренми. Ыгы-зыгы бөтенләй юк. Һәрбер төркем үзенчә
күңел ача, хозурлана, җырлый, уйный, рәсем ясый, сәнгатьчә һөнәрләре белән башкаларны
таныштыра, үзләре дә таныша.
Бер төркемнең немецлар, икенче-өченчеләренең французлар, америкалылар, итальяннар,
испаннар икәнлеге шик тудырмаса, менә монысының латинамерикалылар, ягъни
бразилиялеләр, аргентиналылар икәнлеге бәхәссез. Экскурсовод түтәебез янда булмагач,
сорашып төгәлрәк белә алмадык, әлбәттә. Телсезлек...
Төркем-төркем булып японнар да йөриләр. Аларны тану һич тә кыен түгел... Бары
русиялеләр генә күзгә чалынмый.
Бу көннәрдә Авиньонда махсус оештырылган фестивальләр бармаганга, менә шундый
ирекле туристлар рәхәтләнеп хөкем сөрә икән монда.
Өчәүләшеп кенә кунакханәбезгә кайткан чакта, гадәттәгедәй шауламыйча, сүзсез генә
уйланып атлаучы, шунысы белән үзенә охшамый башлаган Наҗар агай әкрен генә әйтеп
куйды: «Менә шулай аралашып, танышып, белешеп яшиләр инде. Кайлардан гына
килмәгәннәр... Беркемнең беркемгә үче, дәгъвасы юк... Бездә бер җирдә бу кадәр халык
җыелсамы?..» Фикеренең ахырын әйтеп бетермәде. Шулай да аңлаешлы иде.
Шулай кайтып барганда, безгә Роман Солнцев белән Галина да кушылды. Бишәүләшеп
тагын бераз, төнге унике тулганчы урамда йөрергә булдык. Урам тып-тын, машина-мазар
бөтенләй юк. Әкрен генә гәпләшеп барабыз. Артыбыздан тып-тып иткән үкчә тавышлары
ишетелде. Тиз-тиз атлаган биек үкчәле туфлиләр генә бирә торган үзләренчә серле тавышлар.
Алар тиз якынлашып, бездән узып та киттеләр. Шәп киенгән, искитмәле сынлы сылу, гаҗәеп
төз, озын аяклы, йөз- чырайлары да матур ике кыз, бәлкем, ике яшь ханым иде болар. Тып-тып
атлап барулары ни тора! Хәтта яныбыздагы хатыннарыбыз да игътибар итеп карап калдылар.
«Артистлар бугай бу гүзәлләр, — диде сокланган тавыш белән Роман, концерттан соң кайтып
баралардыр... Бәлки рестораннардагы чыгышларыннан соң...»
Без дә шулай дип уйладык. Шикләнмәдек тә.
Әкрен генә сөйләшә-сөйләшә ике-өч квартал узуга, тагын әлеге ханымнарга тап булдык.
Бер почмак янында икесе, үзара биш-алты адым аралык калдырып, сигарет капкан килеш,
бармакларында ачкыч әйләндергәләп торалар иде алар. Аңлашылды. Төнге күбәләкләр икән.
«Әнә синең артисткаларың...» — диде Галина, Романга төрттереп.
Моңарчы уйчан гына килгән Наҗар агай, «һай, кызык булды!» дип шаркылдап көлеп
җибәрде. Көлде көлүен Наҗар Нәҗми, ләкин берничә көннән, Парижда, үзе үк икенче бер төнге
күбәләкләр белән безне дә рәхәтләнеп көләргә мәҗбүр иткән иде.
Икенче көнне Марсельгә кайтып, анда зур аэробуска төялеп, илнең башкаласына,
МИРКАСЫЙМ ГОСМАНОВ
154
сәяхәтебезнең төп максатына таба очып киттек...
Париж!..
Бу гаҗәеп шәһәрнең һәр районы, һәр урамы, һәр мәйданы гына түгел, хәтта һәр йорты, һәр
ташы да тарихка ия икән. Соңгы дүрт-биш гасырда монда дистәләгән төрле вакыйгалар:
канлы революцияләр, тәхет алмашулар шаулап, гөрләп узган. Аларда йөзләгән, хәтта
меңләгән күренекле шәхесләр катнашкан: кодрәтле дәүләт эшлеклеләре, падишаһлар,
тәвәккәл гыйсъянчылар, җинаятьчеләр, язучылар, шагыйрьләр, композиторлар, рәссамнар,
артистлар...
Автобусыбыз урамнар гизгән чакта, экскурсовод кайсы йортта кемнәрнең яшәгәнлеге,
нәрсәләр эшләгәнлеге хакында әйтеп өлгерми диярлек. Аларның яшәү рәвешләре, кылган
гамәлләре истә калу түгел, исемнәре дә еш-еш кабатланып, үзгәреп истән чыга тора. Бары тик
безгә электән үк таныш затларның гына исемнәрен онытмассың кебек. Тик тагын да
мәшһүррәкләре аталып, элекке исемнәрне кысрыклап чыгара бара...
Кайбер мәшһүр тарихи, архитектура комплекслары, мәдәни, сәнгать үзәкләре белән
танышыр, аларны өстән-өстән генә карап чыгар өчен дә күпләгән сәгатьләр, хәтта тулы
көннәр кирәк булыр иде. Мәсәлән, Луврда узган ярты көнебездә бик күп сәнгать әсәрләрен
күргән дә кебек, күрмәгән дә төсле булдык. Мона Лиза сурәте алдында җыелган әллә ничә йөз
кешене күрүнең үзе дә гыйбрәтле иде...
Шәһәр тышындагы Версаль сарайлары комплексында зур вакыйгаларга, әллә нинди сәер
интригаларга оя һәм шаһит булган серле сарайларны, искитәрлек гаҗәеп архитектура
истәлекләрен, ясалган сурәт шикелле бакчасын күздән кичерер өчен генә дә төгәл бер көнебез
диярлек китте. Сарай янындагы тукталышта йөзләгән автобус...
Мәшһүр Монмартрның үз тарихы, үз гайбәте, үз кыяфәте, үз ыгы-зыгысы... Әллә никадәр
мәшһүр затларның исем-истәлекләре...
Сорбонна университетының, Латин кварталының да үз тарихы, үз атмосферасы.
Алтмышынчы еллардагы студентлар, яшьләр хәрәкәте...
ИСТӘ КАЛГАН ЯКТЫ МИЗГЕЛЛӘР
6. «К. У.» № 9 155
Советлар иленнән килгән туристларны Пер Лашез зиратына алып бару гадәткә кергән
икән. Үзенчәлекле зират культурасы. Менә Эдит Пиаф кабере. Безне Париж коммунарларын
атып үтергән дивар янына да алып килделәр. (Бүген уйласам, нәрсәгәдер ишарә булган кебек.)
Шәһәр аркылы ага торган Сена елгасында егерме дүрт күпер бар икән. Аларның шактые
теге яки бу вакыйганы «күреп калган»...
Парижның бер үзендә генә йөз дә егерме алты музей бар иде без булган әлеге 1984 елда!
Аларның дүрт-бишен генә йөгереп-жилеп дигәндәй уздык. Күптән түгел ачылган элекке
президент Жорж Помпиду үзәге исә яңа чор архитектура үрнәге модерн стильдә салынган.
Кызыклы да, безнең өчен беркадәре ят та кебек...
Кыскасы, жыеп әйткәндә, Париж белән чын-чынлап танышыр, аны азмы-күпме дәрәҗәдә
әйбәтрәк белер өчен, безгә тәкъдиребез биргән биш-алты көн генә түгел, биш-алты атна,
хәтта айлар да житмәс иде...
Парижда чакта берничә мәртәбә кичләрен, аулакта утырып, Наҗар агай белән
әңгәмәләшеп алырга да насыйп булды. Элекке зыялыларыбыз әйтмешли, хуш мәҗлесле,
күңелле әңгәмәдәш иде ул. Әдәбият, әдипләр турында асылда аның үз фикере, үз хөкеме.
Кайбер мәшһүрләрне яратмавын да яшермәс. Тик аларга карата агрессивлык, түземсезлек тә
күрсәтмәс.
Хәзерге татар-башкорт мәсьәләсенә дә кагылдык. Дөресрәге, ул минем уй- фикерләремне
«капшап карарга» теләгәндәй итте. Кайбер конфликтларның сәбәпләрен, спекуляция,
фальсификация фактларын санап чыккач, мин, йомгак ясагандай: «Уфада гына түгел, саф
башкорт авылларында да булгалаганым бар. Уфагызда адым саен диярлек синең Казаннан
килгәнлегеңне, татар булуыңны искә төшереп торсалар, авылларыгызда мин үземне татар да,
башкорт та түгел, бәлки гап-гадәти бер адәм баласы, кеше һәм кадерле кунак итеп тоя идем
— юкка ярышу да, мәгънәсез төрткәләшүләр дә булмас», — дидем. «Нәкъ өстенә бастың! —
диде әңгәмәдәшем, шатланып. — Бу милли ызгышлар шәһәрдә, бары интеллигенция
арасында гына! Гади халыкта ул чыннан да юк!.. Дөрес, аны да бозарга тырышалар...»
Наҗар агай кайбер дәрәҗәле әдипләрнең, галимнәрнең татар-башкорт ызгышларын
махсус куертуларын, алар артында зур түрәләр дә торуын яхшы белә икән. Кайберләренең
исемнәрен дә атады. Минем: «Аларны да читтән өстереп торучы югарырак көчләр дә бар бит.
Бүлгәләү, шулай идарә итү — күптәнге алым»,
— дидем. Моңа каршы ул тиз генә җавап бирмәде. «Бәлки, — дип, карашын читкә борды. —
Тик һәркемнең үз башы булырга тиештер бит!» Минем әлеге зур сәбәпкә күрсәтеп
төрттерүемне ул хуплап та, чын-чынлап кире кагып та тормады.
Наҗар агай, шулай итеп, күпне кичергән «карт чыпчык» буларак, үзенчә саклык күрсәтте.
Шуңа күрә бу мәсьәләләргә соңра мин кагылмаска тырыштым...
Берара, автобусыбыз урам буйлап барган чакта, экскурсовод: «Әнә атаклы Мулен Руж!» —
диде. Барыбыз да диярлек тәрәзәләргә сарылдык. Ишарә ителгән бина өстендә җил
тегермәненең бизәкле канатлары әкрен генә хәрәкәтләнә... Юлдашларыбыздан бер егет: «Их,
шунда бер керәсе иде, бер бокал француз шәрабын эчеп, сәхнәдәге матур кызларның
биюләрен карап утырасы иде!» — дип кычкырып җибәрде. Аннары, үз идеясенә үзе дә
ышанган төсле, сорап куйды: «Бу идеягә кем кушыла?»
Чак кына тынлыктан соң «мин, мин!» дигән тавышлар яңгырады. Наҗар агай да кулын
күтәргән иде. Ханымнардан да ике-өчесе «без дә» дип чәрелдәп алдылар. Моңа каршы
экскурсовод, авызын гына ерып: «Шәраб эчеп тамаша карау түгел... Барчагызның
кесәләрендәге франкларны җыйсагыз да ике-өч билетка да җитмәс...»
— диде.
Шулай итеп, барыбызның да «кикрикләребез» шиңде. Янда гына утырган Наҗар агай
мыгырдап кына татарчалап бер сүгенде дә: «Чит илгә хәерче килеш чыгарып җибәрәләр бит»,
— диде.
Әйе шул, кеше башына нибары утыз җиде сум совет акчасын гына франкларга
алмаштырганнар иде. Эссе көндә бер фужер салкын су эчәр өчен ярты франк кирәк...
Франк дигәч, ул чактагы безнең психологиябез өчен ят тагын бер вакыйга искә төште.
Иртәнге чәйдән соң урамга чыксам, алданрак киткән Наҗар агай мине канәгать кыяфәт белән
каршылады: «Менә, дус-ишләргә бүләк өчен зажигалкалар алдым бит әле!» — дип, кулындагы
дүрт-биш чакманы күрсәтте. «Кайдан, күпмедән алдың?»
— дип сорадым. «Әнә, теге кара малайлардан, бер франкка икешәрне бирделәр»,
МИРКАСЫЙМ ГОСМАНОВ
156
— диде ул, читтәрәк торган, күтәреп вак-төяк сатып йөрүче африкалы егетләргә таба
күрсәтеп. Мин янәшәдәге кибеткә ишарәләдем: «Анда бер франкка бишәрне бирәләр...
Ышанмасаң, кереп кара, кергәч сул як өстәлдәге әрҗәдә өелеп яталар...»
Кибеттән чыгуга, Наҗар агай як-ягына каранды. Тик теге «кара малайлар» китеп
өлгергәннәр иде.
Мулен Руж театрына керү өметен өзгән сәяхәтчеләребез экскурсоводтан төнге
күбәләкләр тора торган җиргә алып баруын сорый башладылар. Ни өчендер мондый сорауга
ханымнарыбыз активрак кушылды. Бигрәк тә Мәскәү марҗалары, һәм бер якты кичтә
экскурсоводыбыз безне без урнашкан барон Осман бульварыннан әллә ни ерак булмаган Сен
Дени, ягъни «Изге Денис» дигән урамга алып китте. Якынрак килгәч, экскурсовод кисәтеп
куйды: «Төбәлеп карамагыз, сөйләшеп маташмагыз».
Тар гына урамның ике ягындагы тротуарда, үзара җиде-сигез адым аралык калдырып,
үзгәчәрәк киенгән хатын-кызлар басып торалар. Авызларында яки кулларында пыскып
торган сигарет булыр. Кайберләре бармакларында ачкыч уйната. Бусы очрашыр урын
барлыгын белдерер өчен икән.
Әкрен генә атлыйбыз. Ниндиләре генә юк «күбәләкләрнең»! Брюнетлары да,
блондиннары да. Сары тәнлеләре дә, кап-кара африкалылары да. Тән-бәдән байлыкларын,
бигрәк тә күкрәк һәм ботларын ачыграк күрсәтер өчен, ярым-ялангач киенгәннәре дә
шактый. Ябыклары белән тазалары да, бәләкәйләре белән «тракторга җигәрлекләре» дә.
Соңгылары кара тәнлеләр арасында ешрак очрый... Һәрхәлдә җаның, зәвыгың теләгәнен
сайлап ал... Һәм сайлап алалар да иде: машинадан төшкән ирләр яннарына килеп бераз
сөйләшәләр дә, ияртеп үк китәләр. Яки икенчесе янына юнәләләр...
Минем игътибарны бер яшь ханым үзенең гади төс-кыяфәте, ярым гына кием-салымы
белән җәлеп итте. Ул башкалары кебек ярымялангач та, вульгар кыяфәтле дә түгел иде. Әллә
ни бизәнмәгән, өстендә джинсы чалбар, шундый ук кыска күлмәк. Бармагында әйләндергән
ачкычы да юк. Дөрес, челеме пыскып тора. Бөтен төс-кыяфәте белән студентка охшаган.
Читтән килеп укучыдыр, стипендиясе беткәндер, ашарына юктыр дип уйлап алдым. Тик
шунда ук әлеге уйларым челпәрәмә килде.
Чөнки дүрт-биш яшьләрдәге бер малайны җитәкләгән олы яшьтәге хатын, дөресрәге, әби
кеше, әлеге «студентым» янына җитүгә, кулларын чаба-чаба тавышланып, аны кочаклап
алды, битләреннән үбә башлады. Шунда ук аны янындагы малай белән дә таныштырырга
онытмады, ханым баланың башларыннан сыйпады. Беркадәре шулай сөйләшеп тордылар.
«Студент» та рәхәтләнеп гәпләште. Тик янып беткән тәмәкесен ташлап, икенче челемен
кабызырга да онытмады. Бары шунда гына әлеге әби, әңгәмәдәшенең «эш урынында»
икәнлеген искә төшергән төсле, саубуллашып, тагын йөзләреннән үбеп китеп тә барды, малай
да кулларын изәп хушлашты. Берсенең дә уңайсызлануы кебек нәрсәсе сизелмәде. Гүяки
гадәти, әйбәт урында очраштылар.
Ирексездән Мопассанның мәгълүм хикәясе, бер авыл кызының кияүгә чыгар алдыннан,
егете белән килешеп, Парижга килеп, туй өчен акча эшләп китүе искә төште. Хикәяне укыган
чакта, алай булуына ышанмаган идем...
Шулай гыйбрәтле манзара хакында уйланып торганда, урам буйлап таралып беткән
безнең кешеләр җыела башлады. Кайтыр вакыт җиткән иде. Тик Наҗар агай гына күренми.
Биш-ун минут көткәч, борчыла да башладык. Бигрәк тә минем куркак хатыным вәсвәсәгә
бирелде: адашып китмәде микән, урлап калмаслар микән үзен?!
Ниһаять, күренде Наҗар агай. Кайда йөрдең дип сорашырга да өлгермәдек, ул тантаналы
рәвештә хәбәр итте: «Урамның ахырына кадәр барып санап кайттым. Сиксән җиде тәтәй
басып тора икән!» Барыбыз да көлештек, әлбәттә. Кызыксынучан, һәрнәрсә, Һәр күренешнең
асылын белеп аңлар өчен экскурсоводның теңкәсенә тиеп беткән Наҗар агай монда да үз
гадәтенә турылыклы булып калган икән. Кемдер берсе: «ОҺо, хороший счетовод», — дип
шаяртмак булды. Тик Наум Исаевич кына: «Учёт — это социализм!» — дип төрттереп, шул
чордагы бер канатлы тәгъбиргә ишарә ясады.
***
Иртәгә илгә кайтып китәсе дигән көнне төштән соң, кичкә табарак, Эйфель манарасы
тирәсендә йөрдек. Манара турында лекция дә тыңлап алдык. Биеклеген 320 метр тәшкил
иткән манараны төрле зурлыктагы меңләгән-меңләгән аерым детальләрдән (махсус
ИСТӘ КАЛГАН ЯКТЫ МИЗГЕЛЛӘР
6* 157
үлчәмдәге корыч эшләнмәләреннән) җыяр өчен ике миллион болт кирәк булган. Бер кат буяп
чыгар өчен дә җитмеш тонна буяу тотыла икән...
Барчабыз да диярлек аның тирәсендә рәсемгә төшәргә тырышып,
фотоаппаратларыбызны эшкә җиктек. Наҗар агай, миңа үз аппаратын тоттырып:
«Җыентыгыма кертер идем», — диде. Кеше плёнкасы жәлмени, баскаладым кнопкага. Тик көн
томанлы, караңгырак иде.
Безне гаҗәпләндергән тагын бер яңалык Америкадагы, Нью-Йорк гаваненда тора торган
Азатлык сынының тарихы булды. Баксаң, ул Һәйкәлнең идеясе Парижда туып, кечерәк
үлчәмдәге оригиналы да шунда ясалып, шунда ук саклана икән, ә Нью-Йорктагысы шуның
күпкә зурайтылган варианты гына икән. Шуны ишетүгә Наҗар агай, минем бөеремә төртеп,
кыткылдап көлеп алды: «Теге бездә бихисап карикатураларга азык булган Һәйкәл бит! Менә
аның тарихы кайда!»
Эйфель янындагы мәйданда йөренә торгач, төрле зурлыктагы рәсемле камыш паннолар
сатып торучы бер кытай ханымы янына килеп чыктык. Рәсемнәрнең Һәммәсендә дә кытай
пейзажы тасвирланган. «Чайна?» — дип сорадым сатучыдан. «Но, Тайван», — диде ханым,
елмаеп. Наҗар агай әкрен генә киңәш бирде: «Барыбер Кытай инде. Алып җибәр берәрсен,
туган якларыңны искәртеп торыр...»
Тыңладым. Ләкин ул панно күп еллар Парижны, Эйфель манарасын искә төшереп торды...
Шул ук кичне Эйфель манарасына менеп, лифтта, әлбәттә, ресторанда кичке ашны
ашадык. Дөресрәге, анда Париж, Франция белән хушлашу зыяфәте оештырылган иде.
Төрле шәраб шешәләре белән мул бизәлгән табын янында үзара ярыша-ярыша
Франциядән, бигрәк тә Париждан алган тәэссоратыбыз хакында сөйләшеп бик озак утырдык.
Кызыклы Һәм гыйбрәтле фикерләр әйтелде. Мулен Ружда эчү насыйп булмаган шәрабны
тагын да кәттәрәк җирдә — Эйфельнең үзендә (!) авыз иттек, дип көлде берәүләр.
Башкалардан аермалы буларак, Наҗар агай нигәдер күп көлмичә, уйга батып утырды.
Чиратлашып тост әйтүләрдә дә артык катнашмады.
Тамадалык ролен башкаручы Татьяна ханым, экскурсоводыбыз, миңа карап: «Какое
впечатление произвело путешествие на татарина?» — дип сорады. Бу — тост әйтер өчен сүз
бирү иде. Мин бу кыска сәяхәттән бик канәгать калуыбызны әйтеп, сүзләремне бизәр өчен,
Шәмсетдин Зәкинең мәгълүм «Булгай — булмагай» дигән шигыреннән: «Астыңда ат булган
чакта илләр гиз, сәяхәт ит, дөньяның чигенә җит, көтмәгәндә ул ат астыңда йә булыр, йә
булмас», — дигән мәгънәдәге өзеген укып, тәрҗемә иткән булдым. Шигырьнең фәлсәфәсе
юлдашларыма бик үк аңлашылып җитмәде шикелле. «Әйдә, балконга чыгыйк әле», — диде
Наҗар агай, пышылдап кына.
Балконга чыккач, рестораныбызның шактый биектә икәнлеге беленде. Меңләгән-
меңләгән ут белән яктыртылган төнге Париж шактый түбәндә иде. Беркадәре тын гына төнге
Парижны күзәтеп торган Наҗар агай: «Кабатла әле теге шигырьне», — диде. Кабатладым:
Ат сәнең астыңдадыр, йөргел бу йирнең хәдден ал1, Нәгяһән35 36 ул ат сәнең
астыңда булгай — булмагай.
— Әйе, — диде ул, үзе белән үзе сөйләшкән төсле, — форсатны кулдан ычкындырмаска
кирәк шул. Тагын бу якларга килеп булырмы, юкмы... Ә мин башта икеләнеп кенә, теләр-
теләмәс хәлдә юлга чыккан идем. Эш күп, дибез бит... Ә хәзер сәяхәтемнән бик тә канәгатьмен.
Нинди гыйбрәтле дөньяны белмичә яшәгәнбез бит!.. Дөрес әйткән шагыйрь: киләчәктә
мондый форсат йә булыр, йә булмас...
Бераз сүзсез тордык. Күңелсезрәк төс алган сөйләшүне икенчерәк якка борырга теләп:
«Үзегезнең «Татар телен» укыгыз әле, Париж өстендә дә бер яңгырасын!» — дидем.
Ул башта, хәтерләмим инде, дигән булды, аннары әкрен генә башлап, бер-ике строфасын
узуга, кызып-кызып укыды.
Туган җирен Идел буе: һәр телнең бар туган иле. Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле...
35 Хәдден алу — чигенә җитү.
36 Нәгяһән — кинәттән, көтмәгәндә
МИРКАСЫЙМ ГОСМАНОВ
158
Гүяки бәйгегә кушылгач кызышып, авызлыгын чәйни-чәйни чапкан толпар ат төсле
ярсып-ярсып, тагын ике-өч шигырь укыды ул...
Төнге Париж миллионлаган утлары белән җемелди, күңелләрне иләсләндерә. Бүген уй-
фикер җитмәс серләре белән аста җәйрәгән, ә иртәгә иксез-чиксез истәлекләре белән артта
калачак Париж...
***
Өйгә кайткач, һәрберебез, гадәттәгечә, үз мәшәкатьләребезгә чумдык. Шуңа күрә
фотоплёнкаларны эшкәрткәнче шактый вакыт, хәтта дүрт-биш ай узып китте. Уртача гына
сыйфатлы чыккан рәсемнәр арасында бер кадр Наҗар агайның Эйфель манарасы фонында
рәсемгә төшәргә теләвен хәтерләтте. Әйбәт рәсем булса, җибәрерсең, дигән иде ул. Шуны
күздә тотып, шулай ук бергә булган көннәребезне сагынуым һәм аңа карата ихтирамымның
билгесе булсын дип, әлеге чамалы гына сыйфатлы рәсемне Уфага җибәрдем. Шунда ук җавабы
да килеп төште. Аннары тагын өч хаты иреште.
1 Май бәйрәме белән котлаган тәүге мәктүбе «ачык хатның» эчке ике битенә язылган
кыскача тексттан гыйбарәт иде. Аны, үз орфографиясен саклап, тулысынча күчерәм.
Миркасыйм!
Бәйрәмнәр алдыннан нинди сюрприз эшләдең, әй бик тә шатландым, чөнки минем
пленкаларны боздылар, жңтмәсә, үзем дә начар төшергәнмен. Бигрәк тә Эйфель янындагыда
бернәрсә [дә] күренми иде. Искә алган өчен, сүзеңдә торган өчен рәхмәт сиңа.
Бергә йөргән көннәр искә килеп-килеп төшә. Сентябрь айларында бер поэма бәгыремә керде
дә чыкмыйча йөдәтте. Аны язып беттем, хәзер инде Франция шигырьләре башта йөри.
Чыгарлармы, юкмы?! Поэма бик арытты; бер ай больницада да ятып чыктым. Казанга
барырга вакыт житми калды.
Барысы өчен сиңа тагын да зур рәхмәт. Салисә киленгә бик күп сәлам. Аның «Мир-ка-сыйм!»
дип борчылып эндәшүе һаман колак төбендә.
Икегезне дә ике бәйрәм белән котлыйм. Икенчесе — үзем яулап алган бәйрәм. Ул, ничектер,
иң кадерле бәйрәмнәремнең берсе. Шул иң кадерлесе белән аеруча кадерләп котлыйм!
Яңа уңышлар сезгә!
Нажар Нәжми. 29.IV.85
Сентябрьдә җибәрелгән конвертында аның «Париж өстендә» дигән шигыренең
машинкада басылган ике битле тексты килгән иде. Икенче битнең ахырында гына искәрмә
рәвешендә түбәндәге сүзләр өстәлгән:
Миркасыйм! Менә бер шигырь. Тел вә әдәбият кешеләре: «Бу кайсы берәүләргә
ИСТӘ КАЛГАН ЯКТЫ МИЗГЕЛЛӘР
159
ошамас», — диделәр. Әгәр дә сиңа ошаса — миңа шул җиткән. Салисә сеңелгә сәләм. Бу шигырьне
С.Хәкимгә дә җибәрәм. Сәлам белән: Наҗар Нәҗми. 12.IX.85
Күп тә узмый, 16нчы сентябрьдә язылган өченче хаты да килде. Аны да тулысынча укып
чыгыйк:
Миркасыйм!
«Париж өстендә» дигән шигырьнең бер юлын, сиңа җибәрер алдыннан, «Тел, лөгать вә...
әхлак алмашузар» дип төзәткән идем дә, уйлана торгач, үземә-үзем каршы килгәнемне
аңладым. Бертуган халыкта нинди алмашулар булсын инде. Ул синең бәгыреңә кадалуы
мөмкин. Шигырьнең шул урыннары шулайрак булды:
Язык түгел беркем алдында бу,
Туры килгәч язмыш язмышка.
Ә язмышлар, «тел, лөгать вә... әхлак»
Бер тамырдан, бер үк сулышта.
Без әле дә бер үк сулыштабыз —
Чит бер илдә — француз җирендә.
Ярсый-ярсый шигырь укышабыз
Йә татар, йә башкорт телендә.
Хатларым белән вакытыңны алганым өчен гафу үтенәм.
Наҗар Нәҗми. 16.1Х.85.
Димәк, Наҗар агай моннан дүрт-биш кенә көн элек җибәргән шигырьнең кайбер юлларын
төзәтүне, дөресрәге, чынбарлыкка якынрак итеп әйтүне кирәк тапкан икән. Элек җибәрелгән
беренче вариантта әлеге юллар болайрак яңгыраган иде:
Язык түгел беркем алдында бу,
Туры килгәч язмыш язмышка.
«Тел, лөгать вә... әхлак алмашулар»
Алып барган алга, узмышка.
Без әле дә гүя узышабыз,
Чит бер илдә — француз җирендә,
Ярсып-ярсып шигырь укышабыз
Йә башкорт, йә татар телендә.
Үзгәртү, шулай итеп, принципиаль мәгънәгә ия иде. Күрәсең, Наҗар агай элегрәк Парижда
безнең арада булып алган шактый мәгънәле фикер алышуларны искә төшереп керткәндер бу
төзәтүләрне.
Бу уңай белән мин нәрсәләр яздым икән, анысын хәзер төгәл хәтерләмим. Чөнки монда
махсус бәхәсләшергә бернинди урын юк кебек. Шулай да әлеге хаттан соң мин аңа үземнең
берничә китабымны җибәрүне кирәк таптым. Җөмләдән «Жалованные акты» дигән, а1та
та1ет дип, туган университетыма атап, аңа багышлаган монографияне дә. Моңа каршы килгән
хатны да, аның соңгы мәктүбе булганы өчен, төгәл күчерәм.
Миркасыйм!
Китапларың өчен һәм анда язылган фикерләрең, өчен рәхмәт сиңа. Мин ул китапларны белә
идем, кулыма тотып караганым бар. Теге шигырьгә а1та matei-ның килеп керүе дә синнән!
Синең бүләк сүзләрең өстәлгәч, алар минем өчен икеләтә кадерлеләр.
21.Х. Железноводскига китәм. Су эчәм, бәлки бераз ял да итәрмен. Санаторийның иң шәбе,
аерым палата, ә үзе профсоюзларныкы түгел. Шартлар әйбәт, әмма эшләнгән (?эшләр? — М.Г.)
өчен башланган әйберем юк. Бер драма әсәре башта йөри. Бәлки шул борынланыр. Бик арыдым.
Сырхабрак та киттем. Аны врачларга әйтмәдем, җибәрмәүләре мөмкин иде.
Салисәгә һәм үзеңә сәламәтлек телим.
Наҗар Нәҗми.
15.Х.85
Соңгы хаттагы alma ша1етның телгә алынуы беркадәре искәрмә сорый. Франциядә,
МИРКАСЫЙМ ГОСМАНОВ
160
бигрәк тә Парижда, төрле темалар хакында, шул җөмләдән тарих буенча да, әңгәмәләшкән
вакытларда минем китапларым телгә алынуын хәтерләмим. Димәк, Наҗар агай Уфага кайткач
кына «Жалованные акты»ны, үзе әйтмешли, «тотып караган», шуның нәтиҗәсендә әлеге
латин гыйбарәсе шигырьгә кергәнгә охшый.
«Париж өстендә» шигыренең язылу тарихы сыйфатында матбугатта ике төрле дата: 1984
һәм 1987 еллар күрсәтелә. Хатлардан күренгәнчә, ул 1985 елда тәмамланган булса кирәк.
Шагыйрьнең «Татар каны» (Уфа, 1997) дигән китабындагы «1984» датасы, ихтимал, аның
языла башлавына, яки сәфәр-сәяхәт вакытына ишарә булса, «1987» дигән ел әсәрнең Казанда
(«Казан утлары» нда) басылуы нәтиҗәседер. Димәк, шагыйрьнең иҗади хронологиясен
төзегәндә, ихтыяҗ туса, әлеге шигырьнең датасын «1984-1985» дип күрсәтү дөрес булыр иде.
Ниһаять, сүзгә саран дип әйтерлек, ягъни артык сүзләргә урын бирелмәгән, мәгәр
информация ягыннан конкрет эчтәлекле хатларда да Наҗар агай Нәҗминең характер-
табигатендәге төп сыйфаты — көчле рухы, ихлас илгәзәклеге тулысынча чагыла дип әйтсәм,
әлләни ялгышмамдыр кебек.
***
Бу язганнарымнан күренгәнчә, ихлас табигатьле, туры сүзле олуг шагыйребез, шул
ихласлыгы, шул туры сүзлеге аркылы затлы шәхесләребезнең берсе булган Наҗар ага Нәҗми
белән якыннан дустанә аралашу бәхете миңа бик аз көннәр дәвамында гына насыйп булган
икән. 1985 елдан мин, административ эшкә чуму аркасында, элеккечә иркенләп йөри
алмадым, ягъни Уфаларга бармадым. Аның Казанга килүләре дә мин өйдә юк чакларга туры
килгән иде. Ягъни башка күрешергә насыйп булмады. Кичерешләр, хисләр яңармагач,
хатлашуларга да сәбәп табылмады...
Наҗар агаебыз гадәти көнкүреш, көндәлек эш-хезмәт, тормыш мәшәкатьләре
шартларында ниндирәк булгандыр, үзен ничекләр тоткандыр — мин боларны белмичә
калдым. Мин аның белән гыйбрәтле сәяхәт, күңелле ял вакытында гына, күтәренке күңел
белән көлеп-шаярып йөргәндә генә аралаштым. Истәлегем дә шуңа күрә төрле шаярулар
белән бизәлде.
Тар дөнья адәм балаларын шулай төрле көтелмәгән җирләрдә очраштырып таныштырса
да, аларның сукмак-юлларының гаҗәп күплеге еш кына шул юлларны кисештерми дә икән.
Шагыйрь әйтмешли, «язмышка язмыш туры килеп, бер үк сулышта» булсак та...
Әмма ләкин Франция, Авиньон, Парижлар искә төшкән саен, күз алдына куе, калын чәчле
зур башын артка чөеп җибәреп, шаркылдап көлүче Наҗар агай килеп баса. Үзенчәлекле көр
тавышы да гел ишетелеп торган сыман.
Ул бүләк иткән күңелле мизгелләр, аның еллар тәэсиренә дә бирелми торган якты
истәлекләре һаман хәтердә...
2008 ел, март-апрель