Логотип Казан Утлары
Бәян

ИНГА МЕЙТАНЫҢ ҖИНАЯТЬ ЭШЕ


Казан шәһәренең Мәскәү районы эчке эшләр бүлеге идарәсенә патруль посты хезмәткәре лейтенант Рудинның рапортыннан: «...Көндезге сәгать өчтә «Тандем» универмагында сак төркеменең игътибарын урта яшьләрдәге ханым үзенә җәлеп итте. Хатын үтеп-сүтеп йөргән кешеләргә бәйләнгән кебек тоелды. Ул үткәннәрнең җиңнәренә асылынды, юлларына аркылы төште, артларыннан тагылып нидер таләп итте. Бераз күзәтеп торганнан соң, ханымның чыгышлары җәмәгатьчелеккә комачау тудыра дигән фикергә килдек. Универмагның беренче катында урнашкан полиция бүлегендә сорау алу, шәхси әйберләренә тентү үткәргәннән соң, түбәндәгеләр ачыкланды: ханымның үзе белән документлары юк иде, кул сумкасында бизәнү-төзәнү әйберләре, кулъяулык, Мәскәү — Казан авиабилеты, өч мең тугыз йөз илле дүрт сум акча, Латвия акча берәмлеге булган биш йөз лат, бинт төргәге, берничә шоколад кәнфит һәм салкын корал исемлегенә керерлек, лезвие калынлыгы 2 мм, озынлыгы 9 см артык булган пычак табылды. Куелган сорауларга ханым аермачык җавап бирмәде. Аның белән контактка кергән гражданнар түбәндәгеләр хакында хәбәр иттеләр. Ул гел ниндидер Сафин Шәфкать исемле кешенең кайдалыгын сорашып мөрәҗәгать иткән. Белмибез дип кистереп җавап бирүләренә карамастан, һаман үзенекен такмаклап, ул кичекмәстән Сафин дигән кешене табарга тиешлеге һәм аның җанын җәһәннәмгә олактырачагы хакында антлар иткән. Сез беләсез аны, әйтегез миңа, кайда яшердегез, әгәр ярдәм итмәсәгез, үзегез дә аяусыз хөкем корбаны булачаксыз дип янаган. Ханым сорауларга җавап бирүдән баш тартты, шуңа да аның шәхесен ачыклау мөмкинлеге булмады. Сөйләшү манерасы, тышкы кыяфәте аның чит яклардан булуына ишарә ясый. Тышкы күренеше: буй озынлыгы 165-167 см, зифа гәүдәле (яхшы сакланган яисә спорт белән шөгыльләнә), чәчләре аксыл, җилкәгә кадәр, күзләре ачык-зәңгәр, бите — овал, күзгә бәрелеп торган аерым билгеләре юк. Рус телендә акцент белән сөйләшә, һичшиксез, туган теле башка тел булырга тиеш. Куелган сорауларның эчтәлегенә төшенергә теләми, гел үзенекен тәкрарлый: аңа кичекмәстән, имеш, татар милләтеннән булган, Татарстанда яшәгән Сафин Шәфкать исемле кешене эзләп табарга кирәк. Югарыда телгә алынган гражданин, әлеге ханымның белдерүе буенча, күптән түгел коточкыч җинаять кылган, ике кешенең үлүенә сәбәпче булган. Шуннан артыгын өстәп ханым бертөрле дә мәгълүмат хәбәр итмәде. Шунысы да игътибарга лаек: ул яхшы киенгән булуына карамастан,
Кәрим
Кара
КӘРИМ КАРА
110
киемнәре каралган, төймәләре өзелгән. Тышкы кыяфәтенә игътибар булмаганы күренеп тора. Үз-үзен тотышы да шик уята, кылык-кыланышлары адекват түгел, сөйләгәндә бутала, бөтенләй кирәкмәгәнне сөйли башлый, фикере таркау, күз карашы — мәгънәсез. Әлеге ханымны мин янында булган әйберләре белән идарәнең дежур бүлегенә китереп тапшырдым...»
***
Мин, гомер буе погон таккан хәрби офицер, кырыс күңеллеләрдән саналдым. Бар тормышың тәртипкә буйсынып, еллар буе фәрман үтәп, язмышның рәхимсезлекләренә каршы торып, шулай кирәк дип яшәгән кешегә болай кәнфитләнеп утыру һич тә килешми кебек. Әлеге көндә Амур елгасы буендагы бер аучы өендә көннәр-төннәр үткәрә идем. Белмәгән кешеләр өчен әйтим: аучы өе гадәттә урман уртасында, хуҗаның биләмәләре булган җирләрдә салына. Чит-ят кеше монда тыгылмый, беренчедән — ерак, монда килгән яшерен сукмакларны белгәннәр сирәк. Ниндидер могҗиза белән кемдер чикләрне атлап үтә икән, башына ядрә чәпәргә дә күп сорап тормыйлар, шунда ук коры ботаклар арасына күмеп тә куялар, киек җанварлардан башка кемдер аны юллап табып йөрер дигән сәер уй булуы да мөмкин түгел. Таныш аучылар, эшне сизсәләр дә (ә алар, гадәттә, хәбәрдар булалар), шул кирәк аңа, йөрмәсен кирәкмәгән җирләрдә дигәнрәк йомгак ясап куярлар. Чөнки аучы үзе борын-борыннан килгән гадәтләргә тугры була, чит җирләргә кермәс, анда җәнлек ауламас, үзеңә язганны Ходай бирер. Ул яктан тыныч идем мин. Митяй, минем служак, ышанычлы егет, без аның белән утлар-сулар кичкәнбез, нинди хәлдә дә теш агарта торган гадәте юк. Әлеге урманнар аның туган төбәге, судагы балык кебек йөзә бу җирләрдә. Тик бер ягы түзә алмаслык газаплар тудыра иде яшәешнең: мин бу аучы өендә — җәйге челлә вакытында. Ә бит аучы өйләре кышкы чорларга исәп тотып салына. Бары кар төшкәч кенә аучы өеннән урманга ашкына һәм айлар буе кайтмыйча аучылык белән шөгыльләнә. Аучылык дигәч тә, безнең як кешеләре мылтыклар күтәреп шарт та шорт атып йөрүне күзаллый. Монда бөтенләй икенче төрле бу шөгыль. Ходайның һәр бирмеш көнендә аучы, таңнан торып, үзенә билгеле булган җәнлек сукмагы буйлап китә. Ул урмандагы эзләрне китап укыгандай укый, һәр киек җанварның холык-фигылен яттан белә, бер үк җәнлекнең эзенә ике тапкыр рәттән тап булса, аны танышыдай күрә башлый. Әнә шул эзләр челтәрләренең кайсына ау кора, кайсысына капкын куя, башка төрле хәйләләргә бара. Чаңгысында көненә илле-алтмыш чакрымлап үтеп, кичкә генә алачыгына кайтып егыла. Икенче көн тагын ауларын барлый, эләккән җәнлекләрне җыештыра. Гадәттә, аучы кыйммәтле мехлы җәнлекләр ауларга хирыс. Кичкырын аучы, трофейларының салкыннан каткан саннарын эретеп, тиреләрен салдыра, җәяләргә тарттыра, итен капкыннарга тарата. Көнне төнгә ялгап айлар буе кеше күрми ята күпләре. Бары язга таба җәнлек тиреләренең сыйфаты китә башлагач кына, байлыкларын йөкләп өйләренә кайта. Уңышлы ел киләсе кышка кадәр ашап-эчеп ятарлык, өс-башка киенерлек, хуҗалыкка кирәк-ярак алырлык акча китерә. Әмма җәй көне, башында акылы булган аучы үз биләмәсенә борылып та карамый. Урманга борын тыгарлыкмы ул вакытларда: кешеләрне, җәнлекләрне, йорт хайваннарын гаҗиз иткән дошман — сукыр чебен хакимлек итә анда! Аны безнеңчә вак черки дип тә йөртәләр, вәләкин бу дөреслеккә туры килми, урысча әйтелеше генә төп сыйфатын ачадыр бу җаһилның: мошкара, гнус. Энә күзе зурлыгы гына нәрсәкәй бөтен тереклекне зар елата да инде. Кермәгән тишеге юк ул бәдбәхетнең, үзе утка да, суга да, агуга да бирешми. «Без-з-з» килеп, ул синең миеңне эчә, фигылеңне гарипли, тазалыгыңны какшата, акылдан яздыра, валлаһи. Аңардан качып, пошилар урманнан китә, мал-туар как сөяккә кала, китергән зыяннарын әйтеп анлатырлык кына түгелдер. Кешеләр ничек яшиләр икән мондый шартларда дип гаҗәпкә калам мин. Яшиләр бит, үрчиләр дә әле, чукынмышлар... Алар, ни әйтсән дә, авылларында, каршы торырга җайлашканнар бу
ИНГА МЕЙТАНЫҢ ҖИНАЯТЬ ЭШЕ
111
чирүгә, ә мин урман уртасында көн күрәм. Анлап карагыз инде минем хәлләремне...
***
Тикшерү бүлеге карарыннан: «Сак астына алынган билгесез гражданканын шәхесен ачыклау максатыннан, законга ярашлы рәвештә, җинаять эше кузгатырга. Шулай ук анын тарафыннан гаепләнгән Сафин Шәфкать шәхесенә карата тикшерү эшләре оештырырга. Бу эшне өлкән тикшерүче Сәетбатталов Винер Кәлиевичка йөкләтергә...»
***
56-68 нче җинаять эше папкасыннан: «Билгесез ханым судмедэкспертиза тикшерүен үткәннән сон, терапевт Иванов В.В., психолог Адрианов КА., психиатр Колыванов С.М. түбәндәге нәтиҗәләргә килделәр: пациент Н. (алга таба да бу шартлы билгеләнелеш кулланыла) физик яктан сау-сәламәт дип табылды, барлык органнары яхшы торышта, тайпылышлар күзәтелми. Әмма пациентнын психик халәте тотрыкгы түгел. Сөйләме анлаешсыз, үз-үзен тотышы-кыланышы сау кешегә хас түгел. Анда гиперактивлык күзәтелә, бер урында тыныч кына утырып тора алмый, игътибары мизгел эчендә үзгәрә, мания сызатлары төсмерләнә, болар барысы бергә шизофрения башлангычы икәненә ишарәли. Бирелгән сорауларга Н. анык кына җавап бирми, бер яктан, теләге булмаганлыгы сәбәп булса, икенче яктан, ул үз мотивларын анлап җитми. Тирә-як дөньяга ориентиры югалган, кайдалыгын, кемнәр арасында булганлыгын аермачык белеп бетерми. Психикасы нык какшаган, курку фобиясе күзәтелә, нык төшенкелеккә бирелгән. Бүгенге көндә пациентны диспансерда күзәтү астында тиешле препаратлар белән дәвалаганда, унай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бар...»
***
«Билгесез хатыннан хастаханәдә врачлар күзәтүе астында өстәмә сорау алганнан сон, түбәндәгеләр ачыкланды: ханым Татарстан башкаласына күптән түгел генә Прибалтика илләренең берсеннән килгән, конкретрак әйткәндә, Латвиядән булырга тиеш. Моны Латвия акчасы да дәлилли, шулай ук ханым сөйләмендә еш кына латыш сүзләрен кыстырып җибәрә. Моны тәрҗемәче Сабитова Р.К. раслады. Сорау алу врачлар рөхсәте белән сәгатькә якын дәвам итте. Әлбәттә, алдан әйтелгәнчә, төгәл җаваплар алып булмады. Шунысы ачыкланды: ханым Сафин Ш. белән кимендә ике тапкыр очрашкан булырга тиеш. Ул бу хакта берничә тапкыр кабатлады. «Беренчесендә мин аны, ул мине күрмәде», — дигән төслерәк анлаешсыз җөмләләр кулланды. Әлеге сүзләрнен нәрсә анлатканлыгын ачыклау мөмкин түгел. Ханымнын исеме Инга дигән версия бар, чөнки үзенә карата бу латыш исемен ул берничә тапкыр кабатлады. Факт өстәмә тикшерүне таләп итә. Ханым улын, ирен бик еш телгә алды, елап-сыктап, үзен аларнын үлемендә гаепләде. Барысына Сафин Ш. гаепле дип, ана бәддога укыды. Ханым үткәннәрне исенә төшерә башлагач, тыела алмый еларга тотынды, урын-җирендә бәргәләнде. Сорау алу врачлар кушуы буенча шул урында туктатылды... Жыелган фактлардан чыгып, алда торган тикшерү юнәлешләре: 1. Рига шәйәренен Эчке эшләр бүлегенә, ханым турында мәгълүматлар сорап, юллама җибәрергә, фотосын салырга. 2. Сафин Шәфкать исемен йөрткәннәр хакында белешмә тупларга, кайсысынын билгесез ханым белән элемтәдә булганлыгын ачыклау өстендә эшләргә.
КӘРИМ КАРА
3. Кайдадыр кылынган җинаять хакындагы хәбәрнең урынлы-урынсыз булганына ачыклык кертергә. Чынлап та кеше җаннары кыелганмы, әгәр кыелган булса бу җинаятьтә Сафин Ш. дип йөртелгән шәхеснең нинди катнашы бар икәнлеген исбатларга.
***
Минем дустым Митяй баштарак аяк терәп каршы килгән иде урманда төпләнүемә. Ятырсың авылда минем янда, эт белән дә эзләп таба алмаслар үзеңне. Безнең авылны эзләп табудан Айда тереклек табу җиңелрәк дип көлгән иде. Сүзендә дөреслек тә бар кебек, якындагы тимер юл өч йөз чакрымда, район үзәгенә кадәр урман юллары буйлап җитмеш чакрымлап барасы, күрше авылның да иң якын дигәне — егермедән артык. Кеше монда утрак тормышта, үз гаме белән яши бирә, Зур җирдә нәрсәләр булганлыгы артык кызыксындырмый берсен дә. Иң мөһиме: вакытында кибеткә икмәген, аракысын китереп торсыннар, калганы барысы да үзләрендә бар. Чирли калсалар да үз урманнарында үскән сихәтле үләннәр белән дәваланырга тырышалар. Дарулар аяк астында, иелеп, кирәклесен ала белергә генә кирәк дип җибәрәләр. Буыннан-буынга тапшырылып җыелган белем ярдәм итә күрәсең үзләренә. Монда йомык халык, бер авыз сүз әйтми көннәре үткән кешеләр очраштыргалый. Артыгын күрмиләр, күрше эшенә тыкшынмыйлар, әмма үзләрен борчыганны һич тә яратмыйлар. Болар — эш кешеләре, озын көн буе хәрәкәттә барысы, авыр шартлар эшчәнлеккә өйрәткән. Килеп терәлсә генә, башка юл калмаган очракта, урыныннан кузгала алучы, авылын калдырып, кайдадыр юллана. Кайда барса да, тизрәк эшен бетереп, өненә кайтып егылырга ашыга. Шуңа да Митяй калырга үгетләде, әмма мин сакланганны саклармын дигән әйтемне истә тотып, ераккарак китәргә карар кылдым. Җан дустымның тулы исеме — Дмитрий, без үзара Кандагарда шулай эндәшә идек аңа. Яшь чакта ук хуҗалыкчан, бар эшне җиренә җиткереп үтәгән, пөхтә, сабыр иптәш иде ул. Җыен яшь-җилкенчәк, орды-бәрде кылана яңа хезмәткә чакырылган егетләр, минем дә яңа гына лейтенант погоннары таккан чагым, барысын да азагына кадәр уйлап бетермим. Митяй исә алдан күрә белә, кирәген юнәтә, алдагы көн белән яши. Мәсәлән, ахмалга төшеп, дошман тылыннан унбиш чакрым үткәннән соң, зарыгып көтелгән привалда шап та шоп кесәләргә суккалыйбыз, үтереп тәмәке тартасы килә. Шул агу өчен ярты гомерне бирергә ризабыз. Яшь чакта бит алда торган гомерең очсыз-кырыйсыз булып тоела, жәлмени яртысы... Ярты сәгать элек без шашып аккан тау елгасын кичтек, өстәге әйберләрне ерткалап, текә кыяларга үрмәләдек. Кемдә сакланып калсын инде берәр бөртек сигарет? Ярамсыкланып елмаеп, барыбыз да Митяйга борылабыз, бәлки ул?.. Теге кашларын җыерып, өс-башын каккалый, кайдадыр төпкел кесәләренә кереп китә һәм могҗиза: аның көрәктәй кулларына шулай кыйммәтле булган кызыл пачкалы «Прима» сигареты тагылып чыга. Без аһ итәбез, кабаланып тәмәке токандырырга ашыгабыз, тәмләп тамакны ярырдай ачы төтен суырабыз. Яшиселәр килеп китә. Әлбәттә, бертавыштан Митяйга сокланабыз, рәхмәт сүзләре яудырабыз. Бар тән таралып төшеп бара, кузгалмас өчен әллә ниләр бирерсең, күзләр үзләреннән-үзләре йомыла. Ә Митяй, әйтерсең, безнең белән беррәттән чапмаган, җиңел кузгалып, коры-сары җыештыра, учак тергезә, мае каткан тушёнкаларны утта җылытып ашасаң, күпкә туклыклырак. Мин барысы өчен җаваплы буларак, үземне йөрергә зур авырлык белән мәҗбүр итәм, шулай да Митяйның чыдамлыгына сокланып туя алмыйм. Нинди генә кыенлыкларга очрасак та, взвод егетләреннән иң беренче аны ярдәмгә чакыра идем мин. Бер вакытта да каршылык күрсәтмәде, җебеп төшмәде, иң кулай юлларны таба белде, үзен аямый иптәшләре өчен утка керде. Аның соңгы 118
ИНГА МЕЙТАНЫҢ ҖИНАЯТЬ ЭШЕ
113
яралануына турыдан-туры мин гаепле идем, хәзер дә шуның өчен иптәшем алдында ниндидер уңайсызлану кичерәм. Әмма ул фәрманны бирмәсәм, күпләр кайта алмаган булыр иде Әфган тауларыннан. Госпитальдән Митяй туры өенә кайтты, тик безнең аралар өзелмәде. Бер-ике тапкыр очраштык та әле. Миңа суд булганда, ул бар эшләрен калдырып, очып килеп җитте, үз акчасына адвокат яллады. Ул адвокатының файдасы шулкадәр генә булды да соң, әмма янда җан дустың булу, аның ярдәмен тою бермә-бер ихтыяр көчен ныгыта. Менә тагын авыр хәлдә калгач, мин беренче итеп Митяйны исемә төшердем, ул гына ярдәм итә ала дип уйладым. Телефон аша зарларымны тыңлаганнан соң, Митяй, уйлап та тормастан: «Кил! — диде. — Без икәү чакта — таш кыя!» Тормышымда шундый кеше барлыгына рәхмәтләр укый-укый, мин саклык чараларын күреп, Рәсәйнең бер очыннан икенче очына сәяхәт башладым. Самолётларга утырырга шикләндем, чөнки үзем турында мәгълүматлар тиешле органнарга барып җиткән булса, аларның җәтмәсенә эләгү куркынычы бар иде. Монысы инде минем планнарыма керми иде, шулкадәр вакытлар читлек аша күк йөзенә карап утырганнан соң минем иректә, кешеләрчә яшәп карыйсым килә иде әле. Хезмәт елларым, тәҗрибә мине итәк-җиңнәрне җыеп йөрергә беркадәр өйрәткән иде. Шуңа күрә хәвеф-хәтәрсез генә дустымның яшәгән авылына килеп җиттем. Үткәннәрне сагынып, сөйләшеп-гөрләшеп, без өч көн бергә булдык та Митяй мине үзенең аучы биләмәләренә китереп урнаштырды. Кирәк-яракны биштәрләрдә йөкләп килдек, кушкөпшәле мылтыгын калдырды ул, тамак ягына кайгырасы түгел иде. Сөйләшә-аралаша минем алдагы язмыш хакында без уртак фикергә килгән идек. Митяй шул уйларыбызны тормышка ашыру турында кайгыртырга тиеш. Моның өчен күпмедер вакыт кирәк. Нәрсә-нәрсә, ә вакыт минем җитәрлек иде. Шуңа да тынычлап көтәсе генә кала иде миңа. Әлегә барысы да яхшы төсле, күз тимәсен, канэчкеч мошкараларны исәпкә алмаганда...
***
Латвия Эчке эшләр идарәсенең җавап хаты: «Сезнең тарафтан җибәрелгән фотода Латвия гражданкасы Инга Мейта белән охшашлык бар. Хәзерге вакытта Инга Мейтаның кайда икәнлеген без ачыклый алмадык. Эш урынында аның кайда икәнлеген төгәл генә әйтә алмадылар. Инга Мейтаның эш калдыруы җитәкчеләрен борчуга салмаган, моны гадәти хәл дип кабул иткәннәр. Гражданка Инга Мейта — Латвиядә танылган шәхес, ул Спорт һәм туризм министрлыгында җаваплы вазифа башкара. Шулай ук Латвиянең сеймы депутаты, актив җәмәгать эшләре алып бара, еш кына үзенең сайлаучылары белән очрашулар оештыра, эше буенча ерак командировкаларда була, чит илләргә чыга. Шуңа күрә дә Инга Мейтаның министрлыкта булмавы беркемне дә шиккә салмаган. Төрле каналлар буенча аның белән элемтәгә керергә тырышу уңай нәтиҗә бирмәде. Иртәгә сезнең шәһәргә, бу эшкә ачыклык кертү максатыннан, Эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Янис Тынт җибәреләчәк. Аңа мөмкин кадәр ярдәм итүегезне сорыйбыз. Хастаханәдәге пациент белән очрашу үткәрерсез дип өметләнәбез. Я.Тынт үз хезмәте буенча Инга Мейта белән берничә тапкыр очрашкан, якыннан белә. Шуңа күрә ул дөреслекне тиз исбатлар, сезгә дә ярдәме тияр.
P.S. Инга Мейтаның тормыш иптәше Андрис Мейтаның да Ригада юклыгы ачыкланды, улы каникул көннәрендә әти-әнисе янында булырга тиеш булса да, шулай ук шәһәрдә юк. Бәлки Мейталар гаилә белән кайдадыр ял итәргә киткәннәрдер дигән фаразлар бар. Бу өлкәдә эшләр алып барыла, соңгы араларда самолётта очкан, судноларда йөзгән, поездларда киткән пассажирларның исемлекләре тикшерелә. Башка төр оператив эшләр алып барыла...»
***
КӘРИМ КАРА
114
Паспортлар өстәле сводкасыннан: «Сафин Шәфкать исемле 79 кеше Татарстанда исәптә тора. Әтисенең исеме билгеле булмаганлыктан бар кандидатлар да теркәлде. Шулар арасыннан: 1 яшьтән алып 20 яшькә кадәрлекләр — 38; 60 яшьтән һәм аннан олыраклар — 14; калганнары — 27.
Тикшерүче Сәетбатталов В.К. өстәмәсе: 27 кандидатны ныклап тикшергәннән соң, күпләрен бу исемлектән төшереп калдырырга кирәк дип таптык. Хәзерге көндә кайсылары хәрби хезмәттә, өчесе диңгездә, урын өстендә ятканнары бар, гомер авылларыннан чыкмый яшәгәннәр бар, башка төрле сәбәпләр эзләү кысаларын тарайтырга тулы мөмкинлек бирә. Тикшерү өчен җинаять эшенә беркетелгән исемлек белән танышырга мөмкин. Шик астына алырлык дүрт фамилия кала:
1. Сафин Шәфкать Маратович (1967), хәрби, хөкем ителгән.
2. Сафин Шәфкать Сафич (1992), музыкант, Казанда яши.
3. Сафин Шәфкать Муллагалиевич (1980), фермер, Биектау районы.
4. Сафин Шәфкать Гайнанович (1977), шофёр, Мәскәүгә йөреп эшли, автобус йөртә.
Санап үтелгән гражданнарның өчесе белән очрашу үткәрелде, тәфсилләп сорау алынды, барысының алиби бар, берсе дә шик уятмый. Бары Сафин Шәфкать Маратовичның гына кайда икәнлеге ачыкланмады. Әлеге вакытка җыелган фактлар буенча аның турында түбәндәгеләрне әйтергә була: Сафин Ш.М. Әлки районының Карасу авылында туган, шул мәктәптә урта белем алган. 1985 елда военкомат юлламасы буенча Рязань десантниклар училищесына укырга кергән, аны уңышлы тәмамлаган. Оренбург өлкәсе Тоцк каласына хезмәткә җибәрелгән. Әфганда хәрби бәрелешләрдә катнашкан, «Кызыл Байрак» ордены белән бүләкләнгән, өлкән лейтенант дәрәҗәсенә күтәрелгән. Чечняда булган сугышларда катнашкан, ниндидер сәбәпләр аркасында хәрби трибунал тарафыннан хөкем ителгән, төрмәдә утырган. Төрмәдән өч ай элек азат ителгән. Хәзерге көндә кайда икәнлеге билгесез. Туганнарына кайтмаган, туган авылында күренмәгән, урындагы полициягә исәпкә басмаган. Санап үтелгән фактлар билгесез хатын кылган җинаятьләре өчен нәкъ менә аны гаепләп сөйлидер дип фаразларга мөмкин...»
***
Кешенең холкына кара да киләчәген юра, дигәннәре дөрестер ахрысы. Бәләкәйдән үк мине «пәри» дип йөрттеләр. Шундый да холыксыз, пырдымсыз, мин-минлекле, кызу идем үз-үземне белә башлаганнан бирле. Гел беренче булырга омтылдым, гел үз хакымны хакладым. Малайлар җыелышып сугыш уены уйный икән, мин, һичшиксез, кызыллар командиры булырга әрепләштем. Йөгереп ярышсак, телләремне чыгарып, җан-фәрманга чаптым — мин беренче килергә тиеш! Мәктәптә укыган елларда физкультура дәресләрендә гарык була иде миннән укытучы, тотып тыя алмый иде, бахыр. Нәрсә уйнасак та, бар күңелем белән бирелеп, алга-артка карамый чаба идем мин, тирә-яктагыларны изеп-сытып. Ялгыш кына берәр кушылган күнегүне эшли алмый калсам, гарьлегемнән кара яна идем, укытучының җилеген суырып кат-кат кабатлый идем шул күнегүне, өйгә кайткач, өйдәгеләрне аякка бастырып, елый-елый үземнекен сүз итә идем. Әнә шундый бер ташбашлык хәтердә калган әле. Изге күңелле укытучыбыз Самат абый кулларга таянып, башны терәп, аякларны өскә чөеп торырга өйрәткән иде. Әлбәттә, күпләрнең килеп чыкмады бу күнегү. Аякларын ташладылар да түшәмгә төбәп, гөберт итеп аркаларына аудылар. Мин дә алар арасында идем. Ә чепек кенә гәүдәле Әдһәм, миннән бар яклап җиңелеп килгән малай, бу юлы җиңел генә күнегүне эшли алды. Без унга тикле санаганчы, кәкре аякларын каештырып аумый торды әле. Шул минутта минем өчен дөнья бетте. Бер генә теләк белән яндым мин: ничек тә бу тыңкыш танау кәләмәйне (аның кушаматы шундый иде, ул сүз ни аңлаткандыр — анысын әлегә кадәр белмим) куып
ИНГА МЕЙТАНЫҢ ҖИНАЯТЬ ЭШЕ
115
җитәргә! Җитү генә түгел, уздырырга моны, кызлар алдында көлкегә калдырырга, үземнең шәплегемне исбатларга! Ни гаҗәп, әле барып үзләренә сүз кушканым булмаса да, кызларның мыскыллап ирен чите белән генә елмайганнары яисә сокланулы карашлары миңа тәэсир итә башлаган иде инде. Кич җитүгә, бүлмә идәненә мендәрләребез таратып ташланды, мин, булачак гимнаст, трусик-майкадан гына үҗәтләнеп башта торырга матавыклана башладым. Әти мәрхүм әнигә: «Җитәр инде, Мәстүрә, туктат шул жулигыңны. Йокларга вакыт бит, иртәгә таң тишегеннән эшкә барырга, — дип зарлана башлагач кына, әни җенләнеп килеп мендәрләрне җыеп алды, ялтыраган очаларыма кулы белән чәпәп тә өлгерде. Безнең әти әнә шундый йомшак фигыльле адәм иде, әнидән узып бер адым атламады, урыны җәннәттә булсын. Мин кемгә охшап таштояк булганмындыр инде. Ә башта торырга тәки өйрәндем мин, остасына әйләндем, ике кулга таянып хәзер дә әллә күпме җир үтә алам. Бик тә кызмач булдым, хәзер килеп уйлыйм да ничек муенымны сындырмаганмын балачак елларында. Үзегез беләсез: малайлар сүз көрәштерергә ярата, батырлыкта, түземлектә көч сынаша. Кем буаның иң биек җиреннән сикерә ала? Әлбәттә, мин әйткәннәрен көтми, шапылдап елгага сикерәм, зуррак малайлар күреп, чак сөйрәп чыгарып калалар көчле агымнан. Кем көтү үгезенең каршына чыгып ирештерә дә койма артына качып котыла? Ул юлы да җиңел котылдым, үгезнең колач киңлек мөгезләре зәңгәр ыштанны гына эләктереп алып калды, гәүдәм койманың икенче ягында котырып үскән кычытканнарга егылып кына котыла. Мин күргәннәрне чутлый башласаң, очына чыга алмассың. Малайлар күп батырлыкларга юри котырталар иде. Берсе тагын искә килә. Абыең булгач, барыбер рәхәт, өстенлекләрең күп тиңдәшләрең арасында. Мәсәлән, абыйлар мине дусларымнан алдарак тәмәке көйрәтергә өйрәттеләр. Үзләре качып-посып тартып маташа, мин барыбер эзләп табам бит инде аларны бу гөнаһлы сурәттә. Әләкләшеп йөрмәсен өчен, үземә дә калдырып бирәләр. Чәчәп, тончыгып, мин аларга ияреп, егетләр һөнәренә өйрәнәм, тиңдәшләрем арасында мактанам. Әнә шулай рәхәт чигеп төтәтеп утырганда, бәхәс куба: кем кулына тәмәке төпчеге баса ала? Баса калса, кем озаграк чыдый? Озак чыдаганны иң түземле дип йөртәчәкбез. Сез чамалыйсыздыр инде кемнең иң түземле булганын. Минем сул кулдан озак вакытлар пешкән яра эзе китмәде. Күрше-тирә малайлары алдында гына түгел, клубка кинога барганда, авыл масштабында минем беренчелекне исбатларга алына торганнар иде дусларым. Клуб артына чыгып, ышык урында югары очтан, түбән очтан, урталыктан минем ише шәпле дүрт-биш малай җыела да тәмәке кабызып, кулларына баса. Ышанычлы судьялар төрле яктан билгеләнгән, еш-еш тәмәке суыргалап, дулкынланып карап торучыларның чуты-саны юк. Минем ул чакларда ниндирәк хисләр кичергәнемне беләсегез килсә, үзегез кабатлап карагыз. Әмма ләкин беренчелекне бирми идем мин, кунакка килгән-фәлән эре-эре яшүсмерләр дә, җиңелгәннәрен танып, миннән алдарак кулларын селкергә тотыналар иде. Селкүен анысын мин дә селки идем, тик иң соңгы булып. Ни өчен дигәндә, селкеп торганда, артык ук әрнемәгәндәй тоела чи яра. Соңыннан безнең як малайлары үзләре нидер кылгандай кәпрәеп йөриләр, башкаларның борынына чиртеп мактаналар. Миңа да файдасы тия: бөтенләй таныш булмаган малайлар килеп, кул биреп күрешеп китәләр, яннарыннан урын бирәләр, гомумән, хөрмәт итәләр. Малай чакта үз сүзеңне сүз итүнең иң ышанычлы чарасы — йодрык, моны күпләр белә. Каршыңда берәрсе нәрсәгәдер ризалашмый ә-мә килеп торса, шалт берне моның яңак төбенә, хәзер синең җырыңны җырлый башлый ул. Ә инде сыеграк булса, шар елап өенә йөгерә. Барыбер әйбәт, каршыда тормый ичмасам кояшны каплап. Бала чакта ук көчленеке — замана. Мин бу тәгъбирне иртә аңладым, гомерем буена шуңа яраклаштым. Бернинди килешүләргә килмичә, кагыйдәләргә буйсынмый, алга-артка карамый, үлгәнче сугышырга әзер булганыма күрә «пәри» дигән кушамат тактылар да инде. Күземә ак-кара күренми иде минем кем беләндер эләгешеп китсәм, тукта, бу миннән он-талкан ясый бит дип куркып кала белми идем. Кул астына нәрсә туры килә — агачмы, ташмы, ала идем дә ыргыла идем дошманыма.
КӘРИМ КАРА
116
Бик тиз үз тиңнәремне тез чүктердем мин. Шуннан абый белән канга тузып сугыша башладым. Ул минем белән бәхәскә кермәс булды. Анын яшьтәшләре мине урыныма утыртып куярга тырышып карадылар. Әлбәттә, алар миннән күпкә көчлерәк иде, әмма миндә бетмәс-төкәнмәс үҗәтлек булды, кызып киткәч куркуның нәрсә икәнен белмәдем. Читтән караганда кызык та тоелгандыр мондый көч сынашулар. Тегеләрнең берәрсе мине сугып екса, мин сикереп торып тагын киләм, теге тагын эләктерә, мин акырып елап, танавымнан гөрләп аккан канны бит-башыма таратып, тагын алга омтылам. Ниһаять, тегенең түземлеге төкәнеп йөгерә башлый. Мин куып җитсәм, тагын борылып эләктерә дә чабуын белә. Капка төбенә кадәр озатып куям мин андыйларны. Бикле капкага типкәләп әллә күпме торам әле, дөньядагы иң әшәке сүзләр белән дошманымны сүгәм, чыгарга чакырам. Икенче очрашканда, бер сүз әйтмәстән тагын арыслан булып моңа ташланам, тагын пыр тузып якалашабыз.
Биюче бии-бии остара, ди, унынчыны тәмамлаганда, мин хәттин үк сугышырга өйрәнеп беткән идем, авыл урамнарында күкрәк киереп ялгызым йөри идем. Ә авылда ялгызың төн уртасында йөрүләре — шактый хәвефле гамәл. Кызмача өч-дүрт егет, берләшеп, читән таяклары белән коралланып, шундый итеп әлхәм сүрәсен өйрәтергә мөмкиннәр, гомер буе тернәкләнә алмый өй тирәсендә генә гомер кичерерсең. Район ярышларында чаңгыда, йөгерүдә гел алдынгы урыннарны яулый идем. Һәрвакыт та беренчелек эләкмәгәндер, әмма өчтән дә түбән булмадым дип ышанычлы әйтә алам. Шуңа да унынчы классны тәмамлар алдыннан, военкоматка хәрби уку йортына юллама сорап баргач каршы килмәделәр. Уку ягың йомшаграк икән дә, ну физик әзерлек югары кимәлдә синең, шансларың бар, дип өметләндереп озаттылар. Безнең әти-әниләр Гагариннар чорында үсеп, бар космонавтларның фамилияләрен яттан белеп, җиһан турында хыялланып яшәсәләр, минем тиңдәшләрем Брюс Лины илаһилаштырып, Шаолинь монахлары тормышына кызыгып, супермен булырга хыялланып үстеләр. Спорт белән шөгыльләнү егетлек булып саналды, һәр дистрофикның ишегалдында турник булды, шунда ук гер исәбенә кергән ике-өч тимер кисәге аунады. Мәктәптә озын тәнәфесләрдә без тәрәзә каршындагы турникка ашыга идек. Кем «кояш» әйләнеп күрсәтә, кем «подъём переворотом»ны ничә тапкыр ясый? Кыш көннәре спортзалда тыгылышып яттык. Читтә укыган авылдаш егетебез бокс түгәрәге дә ачып каңгырды әле. Үзе әллә бер-ике ай шөгыльләнгән, әллә башкаларны карап торган, мәгәр кызу тотынды өйрәтергә. Кесә тутырып вак ташлар китерергә кушты. Һәрберебезне берәмләп стена буена тезеп, әлеге вак ташлар белән бәргәләргә алынды. Имеш, чын боксёрның сугуының тизлеге шул ташлар очуына тиң була икән. Качып котылырсың өч-дүрт метр ераклыктан кисәк ыргытылган таштан. Без дәресләрдә маңгайлар күптереп, күз төпләре күгәртеп утыра башладык. Кызларыбызга күңелле булды, борылып карап хихылдап рәхәтләнделәр. Бераздан авыр бокс перчаткалары да табылды. Безнең ул иләмсез нәрсәләрне киеп басуыбыз бушка гына була иде. Киң җилкәле, озын буйлы тренерыбыз, каршы чыгып, «левый боковой... хук, правый прямой», дип сугуларының исемнәрен әйтеп, безнең барыбызны сузып сала иде идәнгә. Озаграк йөрсәк, әллә ул сүзләрне истә дә калдыра башлар идек, сугарга да талпыныр идек, әмма ни сәбәпледер өйрәнүләр кисәк тукталды, остазыбыз китеп барды. Шунысын өстәп әйтү кирәктер, укытучыбызның ташлар турында сөйләгән сүзләре ялган булмаган, миңа осталар арасында шундый тиз реакцияле кешеләрне очратырга туры килде, алар өчен бер секунд та ялыктыргыч озак вакыт берәмлеге булып тоела.
Хәрби уку йортларына комиссия үтүләр яз айларында башлана иде. Мин врачлар комиссиясен уңышлы үтеп, экзаменнардан соң документларымны Рязань десант училищесына тапшырып кайттым. Бары десантниклар гына телгә алып сөйләрлек эшләр майтаралар, алар арасына эләгү зур бәхет булып тоела иде безгә. Теория ягы йомшак булды анысы, чак-чак ерып чыга алдым сорауларын, өметләр киселергә тиң мизгелләр дә булып алды, шулай да мине укырга кабул иттеләр. Ул көннәрдә миннән дә бәхетлерәк кеше юк иде дөньяда! Әмма кеше киләчәгеннән гафил була. Әгәр
ИНГА МЕЙТАНЫҢ ҖИНАЯТЬ ЭШЕ
117
сайлаган сукмагым кайларга китереп чыгарасын белгән булсам, мин аннан ваз кичкән булыр идем. Ләкин болары бүгенге көннең уйлары. Ул чактагы гаярь егет әллә һаман күзен дә йоммыйча, әйдә шулай булсын, мин риза, дип җавап бирер иде, кем белә...
***
Инга Мейта хакында оператив юл белән җыелган өстәмә мәгълүматлар: «Инга Мейта Рига шәһәрендә дәүләт хезмәткәрләре гаиләсендә туган. Гаиләдә бердәнбер бала. Әтисе Владис Озолиньш — озак еллар вагоннар депосында бухгалтер булып эшләгән, әнисе Лайма Озолиньш — Фәнни институтның лаборанткасы вазифасын үтәгән. Инга Мейта мәктәптә яхшы укучылар исемлегендә булган. Мәктәп елларында ук биатлон белән ныклап шөгыльләнгән, призлы урыннар яулаган. Мәктәптән соң физкультура институтына укырга кергән, бер елдан соң читтән торып укуга күчкән. Илнең җыелма командасына кертелгән. Күп вакытлары ябык тренировкаларда, ярышларда үткән. 1993 елда Европа чемпионатында икенче урынны яулаган. Соңыннан да әйдәүче спортсменнарның берсе саналган. Берара тренерлык хезмәте белән шөгыльләнгән, өметле укучылар тәрбияләгән. 2004 елда министрлыкка эшкә чакырылган, бүлек җитәкләгән, 2008 елдан — министр урынбасары. Әти- әнисе иртә вафат булган, турыдан-туры туганнары юк. Кияүдә, 2003 елда Америка эмиграциясеннән кайткан Андрис Мейта белән никахлаша. Бер уллары бар — Айвар. Уллары Айвар бүгенге көндә Англиядә Кембриджда укый, җәй көннәрен гадәттә туган илендә үткәрә. Берничә тапкыр җиңел наркотиклар белән шаяруы теркәлгән. Инга Мейтаның ире Андрис актив политиклардан санала, Европа илләренә йөз тота, Советлар системасының, бүгенге Рәсәйнең дә кан дошманы булып тора. Киләчәктә президент сайлауларына үз кандидатурасын куярга исәпли...»
Казан шәһәренең психик авыруларны дәвалау клиникасында үткәрелгән эксперимент нәтиҗәләре:
«Катнаштылар: тикшерүче Сәетбатталов В.К., психиатр Колыванов С.М., тәрҗемәче Сабитова Р.К., Рига шәһәреннән килгән Эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Янис Тынт. Пациент Инга Мейта белән очрашу нәтиҗәләре хакында протокол алып барылды, ул җинаять эше папкасына теркәлгән. Очрашуның төп максаты — чит ил кешесе белән авыруның контакты нинди нәтиҗәләргә китерүен ачыклау, чынлап та билгесез ханым Латвия дәүләте гражданкасы Инга Мейта бер үк шәхесме икәнен билгеләү. Башта Инга Мейта кергән кешеләргә битараф тоелса да, тора-бара Янис Тынтка текәлеп карый башлады, соңыннан аермачык итеп «Мин сезне беләм бит, кайда очрашканыбыз булды икән ?» — дип аңа инглиз телендә мөрәҗәгать итте. Бәхеткә каршы, Янис Тынт инглиз телендә җиңел аралаша булып чыкты. Ул үзенең Ригадан икәнен, Инга ханым белән шул шәһәрдә берничә тапкыр очрашканнарын хәбәр итте. Шул урында латыш теленә күчеп, сөйләшү латыш телендә барды. Я.Тынт уртак танышларын искә алды, бергәләшеп истәлекле вакыйгаларны хәтергә төшерделәр. Боларның барысы тәрҗемәче тарафыннан безгә җиткерелеп торды. Санап үтелгән фактлар чынлап та пациентның латыш милләтеннән булганлыгын, чынлап та билгеле шәхес Инга Мейта икәнен исбатлады. Сөйләшү барышында И.Мейтаның халәте күзгә күренеп яхшырды, сөйләме эзмә-эзлекле булды, кыланышларында тайпылу күзәтелмәде. Янис сүз арасында Мейтадан Рәсәйгә ничек килеп эләккәнлеге турында кызыксынды. Шул вакытта авыру белән истерия башланды. Ул тагын ниндидер үтерү, кан коелу турында кызып-кызып сөйләргә тотынды, тагын Сафин дигән кешене искә алды, кат-кат ире белән улының исемнәрен кабатлап, сез юк инде кадерлекәйләрем дип такмаклап, илереп еларга тотынды. Сестра килеп тынычландыргыч укол кадады, Колыванов очрашуны кичекмәстән туктатырга боерды...»
Латвия дәүләте эчке эшләр бүлегеннән тикшерүче Сәетбатталовка телефонограмма: «Ике сәгать элек Рига шәһәреннән ун чакрым читтәрәк, Даугава елгасы буендагы ташландык промзонада политик Андрис Мейтаның һәм аның улы
КӘРИМ КАРА
118
Айварның үле гәүдәләре табылды. Үтерүче аларны, бетон баганаларга янәшә бәйләп куеп, спорт винтовкасыннан аткан. Пулялар икесенең дә нәкъ маңгай уртасына эләккән, тәннәрендә башка ату эзләре юк. Бу факт үтерүченең югары профессионал булуы хакында сөйли. Ни сәбәпледер атар алдыннан ул үзенең корбаннарын ак япмалар белән каплаган булган. Пәр япмада кечкенә пуля тишекләре калган. Үтерүчегә карата җинаять эше кузгатылды, төрле версиялар буенча тикшерү эшләре алып барыла. Безнең хезмәткәр Янис Тынт хәбәр итүенчә, дәвалау йортында булган хатынның Латвия гражданкасы Инга Мейта булуы ачыкланган икән. Сүз арасында аның ниндидер Сафинны телгә алулары, безнең уебызча, игътибарга лаек. Бу шикле адәмнең коточкыч җинаятьтә ни дәрәҗәдә катнашы барлыгын ачыклавыгызны үтенәбез. Я.Тынтның командировкасы озайтыла, кирәк кадәр сезнең карамакка калдырыла. Ул урындагы вакыйгаларны яхшы белә, бәлки Инга Мейта белән өстәмә контактка керә алыр, гомумән, аның файдасы булыр дип исәплибез. Яңа фактларны кичекмәстән безгә хәбәр итеп торуыгызны сорыйбыз...»
***
Бүген Митяй килеп хәл белеп китте. Рәхәт булып калды тере кеше күргәч, ни әйтсәң дә, ялгызлык авыр. Тагын бер атнадан аның таныш уйгуры килергә тиеш икән, ул чакта инде, әгәр барысы да без уйлаганча килеп чыкса, хуш, Рәсәй! Алда торган аерылу искә килеп төшсә, күңелгә моңсулык сарыла. Нинди кеше булдым инде мин, бер җирдә ныгып гомер иткәнем булмады, эзләдем дә эзләдем нәрсәдер. Юк, алай дип үз-үземне генә гаепләп калдырсам, хаклыкка килеп бетмәс. Хәрби кеше приказга буйсына бит, кая куаладылар, шунда киттем. Бары Шәүлия белән араларны өзгәч, үзем теләп Ямалга сорадым. Кушкуллап риза булды югарыдагылар, җәһәннәмгә үзе теләп баручы табылганына алар чиксез шат иде. Их, Шәүлиякәй- әүлиякәй, синең аркада булды барысы да. Башта бит ул чынлап та миңа әүлиягә тиң җан булып күренгән иде. Авылыбыздан башкасын күрмәгән, шунда бәбкә көткән, бозау куган, ахирәтләре белән әйлән-бәйлән әйләнгән, унынчы классны чак тәмамлаган оялчан кыз иде ул. Ә мин отпускага кайткан бер дигән лейтенант, күкрәк тулы алтынланган значоклар, форма, коеп куйган кебек көр тавыш. Беренче көн озатканда ук кысып кочаклап суырып үптем мин аны. Мәлҗерәп төште кызың, телен әйләндереп, сүзен әйтә алмады. Икенче көнне кабыргасы белән куйдым сорауны: барасыңмы? Әйе, — диде ул, уттай янып. Отпуска бетәргә тулы өч көн бар иде әле. Өлгердек, язылышып та кайттык, никах та укыттык, тиңнәребезне җыеп утырышып та алдык, зөфаф киче дә булды. Миңа кадәр егетләр кулы кагылып та карамаган саф күңелле бала гына иде әле кәләшем. Эзләгәнемне таптым дип алып киттем моны Самарага. Бу вакытта Оренбург өлкәсеннән күчергәннәр иде мине, яхшы хезмәтемне искә алып. Хәрбиләр шәһәрчегендә шунда ук бүлмә бирделәр, яшәп киттек ирле-хатынлы булып. Ошый иде миңа гаилә тормышы, шайтан алгыры. Шәүлиягә дә клубта ниндидер эш табылды. Тик бер китек ягы булды, мине еш командировкага тарткаладылар. Икешәр атна югалып торган чакларым булды. Кайткач ни калганнарны куып җитәргә җан-фәрман тырыша торган идек алай. Әмма бер кайтуда замполит үзенә чакырта мине. Түрәләрнең эше шул: алар чакырта, фәрман бирә, без барабыз, карышусыз үтибез дип уйлап киттем мин. Яхшы кеше иде ул болай. Ул чакта замполит дигән сүзне алыштыралар иде, бу олы кешене һаман элеккечә сукаладык без барыбыз да. Яшел чүпрәк ябылган өстәле артына утыртты бу мине, үзе йөри дә йөри. Хезмәт турында, иптәшләр турында сораша, яшәү шартлары белән кызыксына, ашау-эчү ничек, ди, урата бу, урата. Мин калкынып нәрсәдер әйтергә уңайсызланам, моның төп мәсьәләгә җиткәнен көтәм. Иң мөһиме: тиргәргә җыенмый шикелле, ул-бу булса, керүгә башлар иде. Кәләшең белән араларыгыз ничек, бигрәк яшь күренә ди. Мәйтәм, үзебезнең авыл кызы ул, дөнья күрмәгән, яши-яши өйрәнер, дим көр тавыш белән. Ә ул нәмәрсәкәй, күптән өйрәнгән, имеш, клубның ышык почмагында түгәрәк ачкан, теләге булганнар белән парлашып өйрәнәләр икән бер шөгыльгә мин
ИНГА МЕЙТАНЫҢ ҖИНАЯТЬ ЭШЕ
119
командировкаларда йөргән чакта! Бу хакта замполит, әлбәттә, миңа тупас формада аңлатмады, төрлечә йомшартты. «Иң мөһиме, иптәш Сафин, — диде ул, — шуны аңла: бу болганчык дөньяда төрле хәлләр килеп чыга. Дөрес аңлап, кеше булып кала белергә кирәк. Әлеге сүзләрне мин сиңа сөйләми калдыра ала идем. Ләкин башка кемнеңдер авызыннан кырын мәгънәләр салынган хәбәрне ишеткәнче, башлап миннән, үзенең өлкән иптәшеннән белсен дигән карарга килдем. Тормыш дигәннәре кырыкка төрләнә. Үзеңә генә әйтәм, минем дә гаилә тормышым ал да гөл түгел, хатынымның холкы тәмам бозылган, чиргә тиң, һәр бирмеш көн аңлашулар, каргашулар туып кына тора. Нишлисең, түзәм, гомер юлы үткән яртым, бәлки ипкә килеп китәр дип өметләнәм. Бу кызый белән тыныч кына араларны өз син, табарсың әле үз тиңеңне. Син бит әле яшь, тормышың чак башлана гына. Эх, кайда минем ул чаклар, кесә тулы борчаклар, эх, эх.. Ярый, бар, аңлагансыңдыр дип уйлыйм... — Кузгала башлагач тагын туктатты. — Мотри, мөгез-фәлән чыгара күрмә. Ышан карт бүрегә: барысы да үтә, онытыла. Вакытында аерылышып калуыгыз да хәерлерәктер. Ятим калыр балагыз юк. Тагын кабатлыйм — чыгырдан чыкма, иртәгә үзем өеңә барып тикшерәм, әйткән иде диярсең...»
Берни җавап кайтармастан, үрә катып чыгып киттем. Эчтә дөрләп утлар яна. Мин аны бит, мин аны учымда гына йөрттем, күзләренә генә карап тордым, ә ул сөйрәлчек минем өйдән чыкканны көтеп кенә торган, чалбар кигәннәрнең барысын чутлап чыккан. Ул нинди туймаган уйнашчы язган икән миңа? Жүләрлек белән монда тую-туймауның кысылышы шулкадәр генә икәнлеген мин аңлап җитә алмый идем әле. Хатын-кыз бит хыялый кануннарны үзе уйлап чыгарып, үзе шуларга буйсынып яши, мантыйкның эзе дә юк анда, физик якынлык та кайчакта иң соңгы урында тора. Кем аңласын аларны... Ә ул көнне баскан эзләремнән ут чыга иде минем. Бу вакытта инде өйгә кайткандыр, бүген пәрәмәч белән сыйлыйм үзеңне дип икейөзлеләнгән иде сөйрәлчек, плитә янында мәш киләдер. Керәм дә, кызган май тулы табасын башына каплыйм хәшәрәтнең, әллә башка җирен көйдерергәме, теләге түгәрәкләнер. Толымыннан урап тотам да, чәче озын аның, куе, бөдрәләнеп торган карлыгач канатыдай кара чәчләр, гел чәчәк исе килеп тора үзеннән. Нәмәрсәгә миңа хәзер чәчәк, төкерергә, тешләрен кырам мин аның, теге, ап-ак мәрмәр төсле тезелешеп торган тигез тешләрен.
Шулай үз-үземне кызыштырып, йөгерә-атлый өйгә ашыктым мин. Ярты юлда кинәт башыма килеп алды, мөгаен, Ходай эшкәрткәндер. Туктап калдым хәтта, калтыранган кулларым белән тәмәке алып каптым. Нәрсә эшләргә җыенам соң әле мин болай?! Шул кош баласы төсле генә хатыныма кайтып кул күтәрергәме? Ачу-ярсу белән бер суксам, җанын җәһәннәмгә олактырам бит мин аның. Аны гына түгел, өрлектәй ирләргә суга калсам, җан тәслим кылачаклар. Укыганда ничә еллар мине нәкъ шуңа өйрәттеләр, мөмкин кадәр остарак җан кыярга, ә мин иң яхшы укучылардан саналдым. Йодрык белән генә сөю яулап була ди мени?! Тыныч кына кайтып кердем мин. Дөрес, йөзем каралган булгандыр, андый йөрәк эшләре белән очрашырга туры килгәне юк иде әле миңа. Ишекне ачып кердем, күбәләктәй очып килеп назлы куллары белән муеныма асылынды юха, берни белми-сизми әле бу дип уйлаган буладыр. Кырык өченче размер десант итегемне салып тормый, түргә үттем. Түр дигән урында безнең ике урынлы караватыбыз тора иде. Бердәнбер затлы саналган өй җиһазыбыз, кайчан гына ике арада булган кайнар хисләребезнең телсез шаһиты. Шәүлия, гаҗәпләнеп, күк йөзедәй зәп-зәңгәр күзләрен шар ачып, минем яныма йөгереп килде, плитә өстендә нәрсәдер яна иде шикелле, анда таба борылып та карамады, идәнгә чүгәләп, итекләремне кочаклады.
— Мин барысын да беләм, — дидем мин кинәт карлыгып киткән тавыш белән. — Җыен, өеңә кайтып китәрсең. Мин белештем, бер сәгатьтән поезд. Мин көтмәгән идем синнән, балта чаптың тамырыма...
Шуннан нәрсәләр башланды! Бернәрсә дә булмады дип барысын кире кага бу, мин сине генә яратам дип антлар итә, мин синнән башка яши алмыйм дип ялына, үксепме-
КӘРИМ КАРА
120
үкси, галәмәт инде читтән карап торган кешегә. Бу чеңләүләре озакка китә башлагач, үзем әйберләрен чемоданга тутырырга керештем, күлмәк, лифчик мазарларын, мин бик аңлап бетермим аларның купшы челтәрләрен, кулга нәрсә эләгә, барысын салам. Машина сорап шалтыраттым, килеп җитте, бу һаман идәндә ауный, миңа тагылып сөйрәлеп йөри. Антлар эчә, ялган барысы, гафу ит дип ялына. Кем дә кем мине карарын үзгәртә торган кеше дип уйлый, ул нык ялгыша. Мин тегене сөйрәп алып, өстендә булган күлмәге белән машинага чыгарып утырттым, янына парлап чемоданнарын куйдым. Тизрәк-тизрәк котыласым килде шул зобаныйдан, күңелемдә бары чиркану хисе генә иде. Вокзалга кергәч, бертөрле юашланып калды ул. Билет алып, вагонга кертеп утырттым, булган барлык акчаларны кулына йомдым да миннән башка бәхетле бул, дип теләк теләп төшеп калдым. Ышанасызмы, ярты йөрәгемне үзе белән алып китте шул орчык зурлык кына кызыкай. Бу аерылышудан соң башка бервакытта да мин туган авылыма кайтмадым. Ә Шәүлия турында хәбәрләр килеп ишетелде. Кайткач та ул хасталаган икән. Врачларга йөртеп караганнар, билгеле генә чирен дә тапмаганнар, көннән-көн ябыгып, хәлсезләнеп, өч айдан соң якты дөнья белән хушлашкан. Үлем исереклеге кергәч, гел синең исемеңне кабатлады, гел сине чакырды, гел синеке генә булганлыгына антлар итте, диделәр. Кем белсен, кем аңласын аларны... Башкача мин өйләнмәдем. Яшерен-батырын түгел, булды хатын-кызлар минем тормышымда, карасы да, сарысы да дигәндәй. Бер ишеләренә җае чыккан саен барып йөргәләдем, кайсы белән бер-ике ай уртак кыек астында яшәдек. Әмма ләкин йөрәк белән берегеп китәрлек башка гүзәл затны очратмадым. Әллә сихерләгән булган Шәүлия мине, әллә каргышы төште, белмәссең. Илнең төрле кыйтгаларында хезмәт итәргә туры килде, аннан соң Әфганда озакка гына тукталдым, илгә кайткач — Чечня, иң соңгы тукталыш — төрмә булды, анысы шактый озакка сузылды. Бер малай да табып бирмәде ичмасам дип Шәүлиягә үпкәләп тә куям, соңыннан тагын кире уйлыйм, мин җил куып йөргән елларда аны кем карап үстерер иде? Бәлки, чит-ят җирләрдә үземнең куышымны корырмын, берәр кытай йә негр кызына өйләнеп, малайлар-кызлар үстерермен, бу каһәр төшкән Рәсәйдә үткән елларымны саташулы төш кебек кенә итеп искә алырмын, оныкларыма гыйбрәт итеп сөйләрмен...
***
Ригадан — Казанга: «Рәсәй һәм Латвиянең Чит илләр министрлыгы килешүе буенча Латвия гражданкасы Мейта Инга, дәвалауны дәвам итәр өчен, үз иленә кайтарылырга тиеш. Бу килешүне тормышка ашыру өчен, хәлегездән килгән кадәр ярдәм итүегезне үтенәбез...»
Тикшерүче Сәетбатталовка экспертиза нәтиҗәләре: Хәбәр ителгәнчә, Андрис Мейта һәм аның улы Айвар спортта кулланыла торган винтовкадан атып үтерелгәннәр. Винтовкада калган бармак эзләрен тикшергәннән соң, анда ике кешенең бармак эзе беленде. Латвиядә сакланган банк чагыштырулары нәтиҗәсендә, эзләрнең бер ишесе нәкъ Инга Мейтаныкы булганы ачыкланды. Тәтедә сакланган эзләр шәхсән Мейта И. аткан икәнлеген раслый. Ә менә Рәсәй криминологиясе икенче эзләрнең Сафин Шәфкать Марат улыныкы икәнен хәбәр итте. Шулай булгач, бу ике шәхес бер-берсе белән таныш, җинаять кылуда икесе дә катнашканнар дигән фикер туа. Әмма кайсысы ни дәрәҗәдә икәнлегенә җавап юк, бу сорау ачык кала. Инга Мейтаның адекват түгеллеге эшне катлауландыра, бары югарыда телгә алынган Сафинны кулга алып кына дөреслекне ачыкларга мөмкин. Шуңа күрә тиз арада Сафинның кайда икәнлеген ачыклап, сак астына алсагыз иде...»
***
Чечняга безне 26нчы декабрьда китерделәр. Ул көнне чехлар белән бәрелешләр башланган иде инде. Чеченнарны безнекеләр үзара «чехлар» дип йөртәләр, тиз
ИНГА МЕЙТАНЫҢ ҖИНАЯТЬ ЭШЕ
121
табыла солдат арасында шундый атамалар: духлар, тушкалар ише сүзләр. Әмма дә ләкин хәлләрнең кискен үзгәрүе дә көтелде, низаглар тыныч юл белән дә хәл ителер төсле тоелды. Мин монда штрафбатка килгәндәй килдем. Әлеге дә баягы, дөреслек эзләүләрем, телне тыя алмавым, алдын-артын уйламый башлап йөрүләрем күпләргә комачаулый иде. Тиз арада Чечняга командировкага җибәрү турында сүз кузгалгач, ике дә уйламый минем кандидатурага тукталганнар. Котылабыз дип кулларын уганнардыр инде, шуларның кәефләнеп елмайган йөзләрен үк күргәндәй булам. Мин карышмадым, сәбәпләр эзләмәдем, файдасы да тимәс иде, әмма миңа яңа килгән көзге призывтагы, танау аслары да кипмәгән малайларны тагып җибәрергә карар чыгаргач, аяк терәп карышырга булашып карадым. Бар, исбатлап кара син аларга үзеңнең хаклыгыңны. Гомере буе штабист булган, бер- урындыктан икенче урындыкка күчеп, чалбар төбе шомарткан, вакытлыча гына комполка итеп тәгаенләнгән хохол Черненко үз кабинетына чакырып алды:
— Сафин, давай тыныч кына хәл итик бу мәсьәләне. Яңа гына хәрби техниканы парашютлардан төшергән өйрәнүләрдә тәртәгә типкәнең онытылмаган әле. Ну и что, синең сүзләрең дөрес булып чыкты. Ну и что, ике десант бронетранспортёры он-талкан булды. Шуңа да исеме учение аның. Өйрәнәбез югалтуларсыз сугышырга. Җитәр, менә монда синең шәплекләрең, во! — дип җәлпәк, йомшак куллары белән кат-кат муенына чәпәп күрсәтте ул. — Әби белгәнне бабай да белгән. Без уйламаган дисеңме последствиеләрен? Барысы да нормально анда. Молодойлар әзрәк поход тормышына күнексеннәр, сухой паёк белән туенып карасыннар, вообще, бераз иректә искән җил сугылсын танауларына. Барырлар да кайтырлар. Син карт бүре, вакытында туры юлга сал аларны, тормыш белән таныштыр. Озакка түгел, Яңа ел бәйрәмнәре исән-аман үтсә, җырлап кайтып керерсез. Ул чакта сиңа өстәмә ял — әйткән идең диярсең! Всё путём, Грачёв мышей не ловит, ушлый мужик, күрә торып конфликтка кермәс, ну оппозиция тик ятмый анда, оператив хәбәрләргә караганда. Ну, давай, удачи, Сафин!.. — дип күп сөйләп, йомшак түшәп, катыга утыртып чыгарып жңбәрде мине карт төлке. Аның сөйләгәннәре сизгерлегемне томалады, ышанып та куйдым. Әнә шулай, бәйрәм алдыннан, бер төркем салага белән Грозныйда идем мин. Ике ай эчендә әлифне таяктан аерырга да өйрәнмәгән малайларны нәкъ Минутка мәйданы каршына алып барып салдылар. Дәүләт бинасы алдында урнашкан ул мәйдан турында күпләр хәбәрдардыр. Илне таркатканчы исеме аның Октябрь мәйданы булган, диләр. Килделе-киттеле исемнәр тагарга рөхсәт итмәсләр иде ул чакларда, билгеле. «Минутка» дип соңыннан йөртә башлаганнар. Имеш, аның аша тимер юл үткән, состав мәйданда нәкъ бер минут туктап торган, диләр. Бу исем йөрәгемә канлы хәрефләр белән уелган, каберемә кадәр озатып барачак мине. Тарихта мәгълүм булганча, төп фажңга утыз беренче декабрь төненә каршы башланды һәм берничә көн буена дәвам итте. Миңа шәхсән бер тәүлек булырга туры килде бу дәһшәтле сугыш кырында. Шулай кыска гына вакыт эчендә булсам да, мондый канкоешның тиңе булмагандыр кешелек тарихында дип гуаһлык бирәм. Соңыннан кабат-кабат уйландым мин бу башка сыймастай хәрби операциянең барышы турында. Нәрсәләр уйлап бәйрәм алдыннан шундый фәрман бирә алды икән хәрби житәкчебез Грачёв? Энәдән-җептән киенгәндер әле үзе, көязләнгәндер, бәйрәм алды бит, ни гаеп. Әллә бәйрәм хөрмәтенә бә-әк кыйммәтле коньяк, виски каплап куйган булгандыр, тәрәзә аша кышкы башкалага күз салгандыр. Күрше бүлмәдә гаиләдәге хатын-кызларның чыр-чу килеп күлмәк сайлаганнары ишетелеп торгандыр, нәзәкатле хушбуй исләре таралгандыр бар почмакка. Бу көнне Грачёвны кул астындагы исәпсез-сансыз хәрбиләре котлагандыр, төрле министрлар, дәүләт эшмәкәрләре сәлам юллагандыр. Мөгаен, бу көндә аның кәефе күтәренке, уенчак булгандыр, гел шаярасы-көләсе, ниндидер җиңелчә мотив көйлисе килеп торгандыр. Шулай да йөзендә
КӘРИМ КАРА
122
чагылмагандыр хисләре, гомере буе каеш буган кеше үзен авызлыкларга өйрәнгән булгандыр тәгаен, ниндидер көйләр көйләү дә шундый рангтагы кешегә килешеп бетми. Харап зур бүлмәнең йомшак келәме буйлап уңлы-суллы йөри торгач, башына килеп калдымы икән ул гениаль план? Әнә шул Чечнядагы каршылык күрсәтүчеләр тамакка тыгылган таш булдылар лабаса. Тукта әле, кызык итим үзләрен, бәйрәм ясыйм мин аларга, дип дәртләнеп киткәндер. Бик нык сакланган канал буенча урынбасарларына фәрман биргәндер: «Немедленно! Сәгать уникене сугар алдыннан доложить!» Хәрби машинаның тәгәрмәчләре шатыр-шотыр әйләнә башлагандыр, минем колакка майор Дудканың приказы булып ишетелгәнче дәвам иткәндер. Нинди татлы уйлар диңгезендә тирбәлде икән маршалыбыз... Менә аңа төн уртасында Президент сараеның яулап алынуы турында хәбәр итәләр, ул ныклы адымнар белән Рәсәй президенты каршына басып честь бирә дә ил хуҗасының колагына шатлыклы яңалыкны пышылдый. Әлбәттә, Хуҗа урыныннан торып кочаклап ала үзенең тугры, талантлы полководецын, күңеле йомшарып, күзләренә яшь килә. Эчкән кешенең күңеле бигрәк тә йомшак була бит аның. Мондый күренештән Грачёвның кан дошманнары галстукларын чәйни, нишләргә белми таптаналар. Ә шулаймы әле, белдегезме инде Грачёвның кем икәнлеген, ә?
Әле артында туктамый гайбәтен сата идегез, анекдотлар уйлап чыгара идегез, туры килгән саен хурлап сөйли идегез, инде кадерлегә әйләндеме? Күрсәтә әле ул сезгә кемнең кемлеген?.. Кырык төрле итеп күзаллый идем мин ул адәмнең кичергәннәрен, уртларымны чәйнәп, бәддога укый идем, төрмә койкасында аунаганда. Читтән караганда, Мәйданда тынлык хөкем сөрә иде, тирә-яктагы күпкатлы өйләрдә җан әсәре юктыр төсле тоела иде. Бәлки анда күпмедер
ИНГА МЕЙТАНЫҢ ҖИНАЯТЬ ЭШЕ
5. «К. У.» № 9 123
боевик каршылык күрсәтергә җыенадыр, әмма куәтле танкларыбызга каршы алар ни кыла алсын дигәнрәк фикер йөрттеләр безнең командирлар. Миңа Майор Дудка үз десантникларым белән танклар артыннан калмаска боерды. Президент сараена җитүгә, кичекмәстән шунда юнәлергә, сарайны кулга төшерергә, әсирләрне тылга озатырга дигән бурыч куелды.
Күңел төпкелем белән, еллар буе тупланган тәҗрибәм белән сизә идем мин бу тынычлыкның алдавыч кына булганын. Борыныңны төртеп кенә кара, туган җирләре өчен актык тамчы канга кадәр көрәшергә әзер булган, көн өчен түгел, дин өчен дип кулларына корал алган чеченнар аяусыз алышачаклар безнең белән. Аларның күп еллар буе кулларыннан корал төшкәне юк, бот буе баласына кадәр сугышчы, «Аллаһы әкбәр» дип һич икеләнми шәһит китәргә әзер тора. Ә миңа ияреп килгән, яңа гына парта арасыннан чыккан малайларның гомер дары исен иснәп караганы юк, белгәннәре — компьютер артында утыру, сыра эчү дә тиңдәш кызлары белән гыйшык-мыйшык уйнау. Ил дигән төшенчәнең мәгънәсе шулкадәр генә, бер-берен аркаларга өйрәтелмәгәннәр, тәртип дигән нәрсә юк. Мондагы яшьтәшләре күзләре ачылуга иман тәмен белгәннәр, гаилә өчен утка сикерәчәкләр, әйт кенә, ата сүзе хәтта хәзрәт сүзеннән югарырак, аксакалларының колы булырга ант иткәннәр. Син аларны корал белән, үлем белән, танк-танкеткалар белән куркыта алмаячаксың. Баскан урыннарында шатланып үләчәкләр, үлгәндә, үзләре белән әнә теге минем һушсыз малайларның дистәләп алып китәчәкләр. Минекләр беренче ату тавышыннан кайда уң, кайда сул икәнен аңламый башлаячак, котлары очып, әниләрен чакырып, берәм- берәм дөнья белән хушлашачаклар.
Ярый мин яшисен яшәгән, күрәсен күргән дигәндәй, артык ябышып тормыйм фанилыкка, бу балалар жәл. Гөрләп эшли башлаган танк двигательләрен уздырырга теләп мин боларны Дудкага аңлатырга тырышып карадым.
— Иптәш майор, башта разведка боем оештырып карыйк, ниндирәк булыр икән җаваплары. Танклар бер-ике урасын, сарай тәрәзәләренә берничә снаряд очырсын. Мәйдан таба кебек ялтырап ята бит, чебен урынына кырачаклар пехотаны, — дип үз күзаллавымны җиткердем. Иреннәрен чалшайтып, бу миңа:
— Сез, өлкән лейтенант, трус, куркак җан, үз шкурагыз өчен калтырыйсыз. Ничек йөрисез һаман армия сафында? — дип мыскыллап җавап бирде.
— Иптәш майор, мин берничә ел Әфган чүллекләрен күкрәгем белән сөрдем, хәрби наградаларым бар. Андый сүзегез булса, алдагы танкның бронясында барырга ризамын, тик бу балаларны күрә торып утка тыкма, — дип ялындым.
— Разговорчики, — дип акырды бу, кызарынып-бүртенеп, — сез, өлкән лейтенант, белмисезмени — приказы не обсуждаются, приказы выполняются! Барыгыз үз взводыгыз кырына, сигнал ракетасы очу белән, танклар артынан хәрәкәт итегез. Элемтә аша үз адымнарыгыз хакында хәбәр итеп торыгыз. Карагыз аны, әгәр паникага биреләсез икән, под трибунал җибәрәм мин сезне, өлкән лейтенант!
Калганы саташулы төшкә охшаш булды. Боевиклар җиңел генә танкларны алга уздырды, урамнарга керергә мөмкинлек бирделәр. Артта калган десантниклар бар мәйданга җәелде. Шуннан башланды гарасат. Кайдан килгәндер боевикларга шулкадәр корал. Иң-иң куәтле йөзләрчә төр ату кораллары безгә төбәп ут ачты. Чирек сәгать үтүгә, мәйдан үлекләр белән тулды, һөҗүм дигән нәрсә карга капланды. Танкларны да көтеп кенә торганнар икән, берсе генә дә үтә алмады Кара-каршы өйләрдән аларга таба ракеталар очты, гранотомётлар шартлады, эре калибрлы пулемётлар тырылдады. Тере факел булып танкистлар сикереште, аларын да кыеп кына тордылар. Кайда карама ут чүмәләсе булып танклар яна иде, мәйдан яралыларның ыңгырашулары белән тулды. Минем күз алдымда взвод егетләре ауды, кайсысы кирегә шуышырга булашып карады. Биналарда утырган снайперлар, һәр кузгалган нәрсәгә пуля очырып, кузгалырга да ирек бирмәделәр. Минем ауган урыным үзенә күрә уңайлы иде: ни өчендер җайлаштырылган бетон күтәрмә сызгырып очкан пуляларга үтеп керергә ирек бирми. Шул бетонга капланып төшкән
КӘРИМ КАРА
124
бер солдатның гәүдәсе урынымны тагын да ышыграк итә иде. Якынча бер-ике сәгатьтән атулар тына төште. Кырыласы кырылган иде хәрби техниканың, күпчелек солдатлар якты дөнья белән хушлашкан иде. Ара-тирә ишетелгәләп алган ату тавышлары кемнәрнедер озата иде әле бакыйлыкка.
Ниндидер киңәшмә төслерәк нәрсә булып алгандыр ахрысы. Безнең якныкылар тагын бер омтылыш ясап карады. Анысы күпкә сыеграк иде, тиз тәмамланды. Миңа шушында ятудан башка чара юк иде. Әле кызулары бетмәгән боевиклар мәйданны оптика аша сөзәләрдер, хәзер җаныңны җәһәннәмгә олактырачаклар. Таңга таба, гадәттә, төннең караңгылыгы куерып ала. Мин, шул вакытны туры китереп, зур саклык белән кирегә хәрәкәт итә башладым. Моңа кадәр тәнгә суык үтеп кергән булса, хәзер инде шабыр тиргә төшеп, иң читтәге өйнең почмагына кадәр чыгып җитә алдым. Тешләремне шыгырдатып, килгән юлыма борылып карадым, тәмугның үзе иде минем күз алдымда: чабылган үлән төсле түшәлеп калган иптәшләремнең гәүдәләре, һаман янудан туктамаган президент сарае, каралып утырган танклар шәүләсе, суынып та өлгермәгән гәүдәләрне чинаша- чинаша ерткалаган берәзәк этләр... Тир белән аралашып, сөмердәп күз яшьләрем акты. Дошманына да мондый хәлдә калырга язмасын. Күпмедер шулай онытылып торгач, штабны эзләп киттем. Кайдадыр барып баш төртергә тиештер идем ич инде мин. Үзебезнекеләр очрый башлады, бер-ике урында туктаттылар да әле, ниһаять, кирәкле бинаны эзләп таптым. Ишеккә тотынганда, ике-өч офицер каршыга килеп чыкты. Араларында минем турыдан-туры хуҗам Дудка да бар иде. Мине күреп алуга кычкырыплар җибәрде бу:
— Оп-ля, явился ! Явился — не запылился! Кайда качып йөрисең син, өлкән лейтенант? Кайда синең десантникларың? Нигә син үзең генә монда?! Нигә куелган бурычны үтәмәдең? Измена! Башыңны төрмәдә черетәм мин синең!..
Ниләрдер кычкырып торган менә шул симез чучканың бер сүзе минем егетләремнең үлүенә сәбәп булуы канымны кайнатып чыгарды, күзалларым караңгыланып китте. Песи җитезлеге белән аны маскахалатыннан тотып түбәнгә тартып төшердем дә бәреп ектым.
— Менә сине эзләп килдем мин монда, паскуда! Син анда ятарга тиеш идең, минем солдатларым түгел. Хәзер белерсең, — дип җан ачуым белән биргәләргә тотындым хәшәрәтне. Нәрсә, нәрсә, моның ишеләрне акылга ничек утыртырга кирәген беләм мин, баштан үткән. Туп шикелле очып кына йөрде ул ишек алды буйлап. Яндагы хәрбиләр мине тыярга теләп килеп ябешкәннәр иде, аларын да селтәп очырдым. Бер чыбыктан куылганнардыр, аларына да өлеш кирәктер әле. Кызган чакта мин ак-караны аермыйм, үчем басылганчы иләдем теге ит кисмәген. Ул арада кайдандыр кешеләр җыела башлады, чак аралап алдылар үземне. Билгеле инде, шул минутта ук илтеп яптылар. Дудканы да носилкага салып «скорый»га төяделәр, тере булгандырмы, юкмы. Мине озак тотмый Зур Җиргә озаттылар, элек үзем хезмәт иткән җиргә. Хәрби прокурор статья артыннан статья укыды: солдатларны калдырып, сугыш кырын ташлап чыккан дип гаепләделәр, үзеннән өлкәнрәк дәрәҗәдәге офицерга авыр тән җәрәхәте салган, үлем белән янаган, диделәр (бәхетенә, Дудка исән калган икән, шулай да тәмам гарипләнгәндер дип уйлыйм). Тагын нәрсәдер тактылар әле, аларның кулына бер барып эләксәң, эч-бавырыңны актарып чыгаралар. Зурдан куптарып суд булды. Әлеге сугышта үзебезнең яктан булган гаеплеләрне дә табарга кирәк иде. Минем кандидатура таманга гына туры килде. Үзәк гәзит-журналларда яктыртып, югары трибуналардан
минем вәхшилегем турында тәфсилләп сөйләп, телевизорда диспутлар үткәреп, «Безнең хәрбиләр нинди булырга тиеш», — дигән кебегрәк темаларга тәмен белеп хөкем иттеләр дә төгәл ун елга таш капчыкка ябып куйдылар. Соликамскины узгач та, Кама елгасын чыккач, үзенчәлекле даирәләргә бик тә таныш булган Березники дигән шәһәр бар. Мин әнә шул шәһәрдә «от звонка до звонка», ун ел буена, тимер рәшәткә аша күк йөзенә карап утырдым...
ИНГА МЕЙТАНЫҢ ҖИНАЯТЬ ЭШЕ
5* 125
***
Тикшерүче Сәетбатталовка — Ригадан: «Безнең шәһәр тирәлегендә кылынган җинаять эшендә катнашы булган Латвия гражданкасы Инга Мейта соңгы араларда үзәк дәвалау хастаханәсендә билгеле медицина белгечләре тарафыннан дәваланды. Әмма интенсив чаралар уңай нәтиҗә бирмәде, авыруның хәле көннән-көн начарлана барды. Врачлар фикере буенча, хәзерге көндә Инга Мейта тикшерү эшләрендә катнаша алмый, алдагы көннәрдә дә аның сәламәтлегендә үзгәрешләр көтелми. Шуңа күрә үзегезнең тикшерү эшләрендә бу фактны игътибарга алсагыз иде. Башка шаһитлар, гаепләнүчеләр ачыкланыр, тикшерү эше уңышлы тәмамланыр дигән өметтә калабыз. Ярдәм кирәк була калса, кичекмәстән мөрәҗәгать итегез...»
Инга Мейтаның җинаять эшеннән: «Төп гаепләнүчеләрнең берсе саналган Сафин Ш.М. турында өстәмә мәгълүматлар юк диярлек. Самара хәрби трибуналы офицер Сафинны 1994 елда, Присягага хыянәт иткәне һәм үзенең командирына тән җәрәхәтләре салганы өчен, ун елга иркеннән мәхрүм иткән. Эшнең асылына төшенергә теләп, каза күргән Дудка фамилияле хәрбинең торган урыны ачыкланды. Дудка куелган сорауларга рәтле-башлы җавап бирә алмады, чөнки урын өстендә ята-ята балалар акылы кергән иде ул бичарага. Безнең куйган сораулардан бигрәк, төсле ялтыравык кәгазьләр аның игътибарын ныграк җәлеп итте. Сафинның кайдалыгын ачыклау өчен, полициянең төрле подразделениеләре эшкә тартылды. Туган-тумачалары, якыннары, аралашкан хатын-кызлары, хезмәттәшләре тикшерелде, әмма шик салырлык дәлилләр табылмады. Сафин Ш.М. суга төшкәндәй гаип булды. Тикшерү барышында башка төрле версияләр өстендә эш алып барылды, криминалистика хезмәткәрләре тикшерүдә актив катнашты, шаһитлар эзләү җентекле оештырылды. Югарыда саналып үткән эш төрләре бер уңай нәтиҗә дә бирмәде. Җитәкчеләр белән берлектә киңәш иткәннән соң, Инга Мейтаның җинаять эшен билгесез вакытка туктатып торырга дигән карар кабул ителде, җыелган оператив мәгълүматлар, тамгаланып, архивка озатылды...»
***
Төрмәдәге яшәү шартлары чыдап торырлык түгел иде дисәм, ялгыш булыр. Яши-яши мин төрлесен баштан үткәргән идем, фигылем буенча да артык нәзберек зат түгелмен: ни бирәләр — шуны ашыйм, нәрсә бар — шуны киям. Һәр гидайның якын дусты булган тәмәке җитәрлек табыла иде, кышларын артык суык куырмады, җәйләрен таш дивар эсседән саклады, тагын ни кирәк адәм баласына? Дөрес, эч пошулар стенага сикерер хәлгә җиткерә иде кайчакларда. Безне кайдадыр иреккә эшләргә-фәлән чыгарып йөртмәделәр, бары билгеле вакытта тар гына ишек алдына чыгып, саф һава сулап керә идек. Безнең бәхеттән кар яуса, йә булмаса яңгыр шыбырдаса, комсызланып шуларга каршы йөзебезне куя идек, ләззәтләнеп йота идек иректән яуган нигъмәтне. Ә тегеләй дүрт кешелек камерабызда барысы ташка басылган кебек. Бер үк йөзләр, бер үк сүзләр, озаграк бергә яшәсәң бит сөйләшергә сүз калмый, ә тере җанның беренче зарурлыгы — аралашу! Син икмәк бирмә кешегә, ә хәлең ничек дип сора, берәр тарих сөйләп күңелен күтәр. Бар гамәлләр алдан билгеле
КӘРИМ КАРА
булуы җанны яралый. Күзләреңне ачасың шулай, хәзер уң як күршең кех-кех
йөткеренгәләп икенче катыннан сикереп төшәчәк — нәкъ шулай була да. Хәзер ул
өстәл өстендә утырган көл савытыннан зуррак төпчек чокып чыгарып авызына
кабачак та тәмләп төтен суырып, күрмәгән төшен уйлап чыгарып, бушлыкка сөйли
башлаячак, аны барыбер тыңлаган кеше юк. Әмма бу гамәл аңа нидидер рәхәтлек
бирә... Минуты минутка туры килеп, ул шырпы сыза, һавага төтен өреп башлап китә:
— Бүген төштә үзебезнең полк ашханәсенә барып кергәнмен, имеш, дим... Повар
Наташа ишектән ярты гәүдәсен чыгарган да мут елмаеп миңа ишарә ясый, кил монда
янәсе. Ә Натаханың дәүләте теләсә кайсы ир-атны аяктан егарлык: буферлар — во!..
Задний мост — во! Шуннан...
Аның телгә салынуы башлануга, астагы урында яткан Корин одеял астыннан
пеләш башын чыгара. Башы өши микәнни, томаланып йоклый ул, ничек тын ала
торгандыр. Әнә шуннан башлана инде: кем башта барып клозетка утырыр, кем
озаклап теш чистартыр, кайчан форточкада табаклар тезелер, бүген иртәнге ашка ни
булыр — барысы-барысы алдан билгеле. Бу бертөрлелек миеңне сыеклый, нервылар
шартлап өзелер хәлгә җитә. Көннең көне бит шулай, йа Ходай... Берәрсе китеп, яңа
кеше килсә генә бераз күңеллелек булып ала. Дөньядагы үзгәрешләр турында белеп
каласың, яңалыклар ишетәсең, икенче берәүнең язмышын уртаклашасың. Китапханә
дигәннәрендә ике-өч йөзләп китап бар иде. Мин еллар буена аларны, эчтәлегенә
игътибар да итмәстән, әллә ничә кабатлар укып чыктым. «Красная звезда» гәзите аң-
белемебезне күтәрде, өстәп «Физкультура и спорт» дигән журнал яздыралар иде. Бу
журнал минем алдагы язмышымда бер төрле этәргеч роль уйнады.
Барысы да юктан гына башланды кебек. Сукырның теләге — ике күз дигәндәй,
урый да кайта идем мин әңгәмәләремдә йөрәгемә канлы яра салган Яңа ел төненә. Бу
хакта бар камерадашларым белән энәсеннән җебенә тиклем тикшерә идек. Пәр
мизгелне яңадан үтә идем үз хәтеремдә. Көчсезлегемнән уртларымны чәйни идем,
артык иртә гомер белән хушлашкан яшь иптәшләрем өчен ничек тә үч алу тойгысы
йокыларымны калдыра иде минем. Сирәкләп булса да кайберләребез иреккә чыкты,
алар урынына озакка сузмый яңасын китереп урнаштыра тордылар. Шулай берсе
килгән чакта, мин, тагын хәтер сандыгын актарып, теге Минутка мәйданында булган
фаҗигале төнне искә алдым, бик төз аткан, пуля артыннан пуля яудырып
иптәшләремне аямаган снайперлар хакында бәян иттем. Теге иптәш ышанычлы итеп
ярып салды:
— Латыш кызлары!..
Гаҗәпләнеп тегеңә карап каттык. Уйлап сөйлиме бу, мин бит Чечня турында сүз
алып барам, ә ул Прибалтикадагы чиста-пөхтә кызлар турында сөйли...
— Әх, бернәрсә дә белмисез сез. Анда бит нәкъ Прибалтикадан китерелгән
кызлар зур өлеш керткән. Очраган берсе түгел, әлбәттә. Зур акчага ату төре белән
шөгыльләнгән кызларны яллаганнар. Стендка ату, тәрилкәләргә ату, биатлон — күп
бит ул төз ату күнекмәләре кушылган спорт төрләре. Чеченга нәрсә, акча күп, чит
илдән агылып тора, кызлар да җиңел юл белән акча эшләү мөмкинлегенә шатланып
риза булганнар, валюта белән түлиләр бит.
Без барыбыз да яңа күршебездән күзебезне ала алмыйбыз. Кеше ышанмаслык
нәрсәләр турында сөйли бу...
— Уйлап чыгара дисезме әллә? Моның турында күпме тапкырлар матбугатта
язып чыктылар. Берсенең сорауларга җаваплары да бастырылган иде әле. Башта
кайсыдыр чит ил гәзитендә басылган шикелле, безнекеләр тәрҗемә иткәннәр. Почём
зря мактанган кызыкай, күпме акча эшләгәнен дә әйткән, парлашып йөреп, дәртләре
ташып торган чечен егетләреннән винтовка ярдәмендә генә 132
ИНГА МЕЙТАНЫҢ ҖИНАЯТЬ ЭШЕ
127
котылганнарын көлеп тасвирлаган. Кызык итеп, узышмактан прицелга эләккән яшь-
җилкенчәкне үтерми, оят җирләренә генә төбәп атып, гарип ясаганнарын тәфсилләп
аңлаткан. Янәсе, тере калсалар да, нәсел дәвам итмәсеннәр, пычратмасыннар җир
йөзен, кызыл империалистлар үрчетеп.
Во даёт, дип укып утырдым үзем, кояштыр менә...
Бу яңалык мине чыгырымнан чыгарды. Башкалар берничә тапкыр телгә алдылар
да оныттылар ахрысы, шулай инде: һәр яңа көннең үзенең мәшәкатьләре. Мин үзем
көннән-көн күбрәк уйландым бу хакта, күңелемдә бөреләнгән нәфрәт кайдадыр җир
читендә булган латыш кызларына карата отыры көчәя барды. Латыш егетләре дип
әйтсәләр дә ул кадәр ташмаган булыр иде хисләрем: ир кешенең вазифасы — яу
кыры. Ә монда... Спорт белән шөгыльләнүнең нәрсә икәнен мин читләрдән ишетеп
кенә белмим, үз башымнан үткән. Нинди төрендә үрләр яулыйм дисәң дә, бар
вакытыңны шуңа сарыф итәргә кирәк. Башкалар урам буйлап трай типкәндә, күңел
ачканда, син үҗәтләнеп, ахмалга төшеп йөгерергә, сикерергә, шуышырга, үрмәләргә
тиешсең, кабат-кабат, тиешле нәтиҗәләреңә ирешкәнче. Болары бит кызлар әле, иркә
затлар, нечкә күңелле җаннар. Ахирәте кибетләрдә кыйммәтле-затлы күлмәкләр
сайлаганда, бу һәр иртә сикереп торып, җилме-яңгырмы, чаңгыга басарга тиеш,
колачлап суда йөзәргә, ябык беләкләре өзелер чиккә җиткәнче авыр снаряд бәрергә
тиеш. Санап бетерерлек түгел спорт китергән кыенлыклар.
Егетләр турында уйларга да вакыты калмый, серле мәхәббәт шатлыклары урап
үтә аны. Бердәнбер максат аны алга әйди, бар тормышын үзенә буйсындыра — югары
үрләр яуларга, беренчелекне алырга, иң яхшысы булырга! Шундый кызлар
парлашып, бер-берсенә сыенып күзәткәннәрдер минем яугирләремне истәлекле
төндә, өшегән бармакларын өреп җылытып, тәтегә басканнардыр, нәкъ төзәгән
җирләренә эләккәндер ядрәләре. Шулай булмыйча, ничә еллар буе, бар осталыкларын
биреп, ныгытып тырышканнар бит алар туры атарга өйрәнер өчен. Менә юкка
китмәгән өйрәнүләре, төшкә кермәстәй акча эшлиләр ичмасам. Шулай бер-ике көн
авырлыкларга түз дә соңыннан җылы диңгез буйларында арыган тәнеңә ял табарсың,
күңелеңә ошаган егетнең башын әйләндерерсең, яхшы өй алырлык та калыр әле
акчаң. Әти-әнисенә рәхмәт инде, ярый вакытында спорт түгәрәгенә язганнар әле
балаларын, башкалар белән беррәттән трай тибеп йөрергә рөхсәт итмәгәннәр.
Төннәр йокламый газапланганда, төрле фигыльләрдә күзаллап, уйлап ята идем
мин шул зифа гәүдәле спортчы кызлар турында. Салкын артык җәфаламадымы икән
үзләрен? Яңа килгән камерадаш әйтә бит: аларны «белые колготки» дип йөрткәннәр,
ди. Ак колготкилары белән аерылып торганнар икән латыш кызлары. Шулай инде,
яшь кызларның килешле, чибәр күренәселәре килгәндер, хатын-кыз бит ул матурлык
дип аһ итә. Көтмәгәндә теге журнал алыштыргысыз ярдәмчемә әйләнде минем. Мин
бар спорт төрләренең азау теше чыккан фанатына әйләнеп киттем. Дөресен әйтергә
кирәк, гел ир-ат өчен генә тәгаенләнгән спорт төрләрен мин исемлегемә кертмәдем, ә
хатын-кызлар катнашканнарын йотлыгып, аерыла алмый укыдым. Мине бигрәк тә
кайчандыр тугандаш булган Латвия спортчыларының уңышлары кызыксындырды,
ату ярышлары очрый калса, аерата игътибар биреп укыдым. Тулы бер дөнья кайный
икән лә алар арасында. Үз кайгылары-шатлыклары, үз хәйләләре, үз кыйммәтләре.
Гаҗәп итеп укыдым һәр битен, ярыш төрләренең кануннарын үзләштереп бетердем.
Спортчылар арасында яратканнарым, күралмаганнарым барлыкка килде. Басылган
фотоларны ихласлап өйрәндем, кайсылары төшләргә кереп йөдәтте. Арадан берсе
башкаларга караганда ешрак басыла иде журнал битләрендә. Басылмаслык түгел,
Европа масштабында исеме яңгыраган латыш чемпионкасы иде ул. Рәсеме дә бер
караудан әсир итәрлек: озын алтынсу чәчләре, якын килсәң, муенга уралырга тора,
зәңгәр күзләрендә күк йөзенең төпсезлеге, кабарып торган чия иреннәре сизелер-
КӘРИМ КАРА
128
сизелмәс кенә елмая, бит очлары чокырланып тора — гүзәлләрнең гүзәле инде менә.
Мин аңа гашыйк булдым дияргә була. Әмма дә ләкин үзенчәлекле иде сөю хисләрем.
Нәфрәт белән мәхәббәт аерылмастай уралган иде бер-берсенә, миңа бетмәс-төкәнмәс
газаплар кичерүгә сәбәп була иде шул хисләр. Журналны кулга алуга, ашыга-ашыга
битләрен актарырга тотына идем, таныш йөз чагылып калмасмы, бер-ике генә җөмлә
булса да язмадылармы икән минем табынганым турында? Бу эшкә мин
китапханәчене дә тарттым, озак елларга сузылган танышлык безне дуслаштырган
иде. Ул, үз китапханәсендә актарынып, хәтта аның турында кечкенә китапчык та
чокып чыгарды. Алтын кисәге алгандай шатландым мин ул бәһасез бүләккә.
Хыялымда туган татлы уйларны кабатлый иде укыган битләрем. Гади генә гаиләдә
туып-үскән, үз эченә бикләнгән, артык оялчан кызыкайның спорттагы беренче
адымнары йөрәгемне кузгатты. Аның уңышларын үзем кичергәндәй кичердем, ил
күләмендәге казанышларына шатландым, ул нәкъ мин уйлаганча уйлый иде шикелле,
аны ныграк белә барган саен гел шулай тоелды миңа.
Исәпләүләрем буенча Инга да (аның исеме Инга Мейта иде), минем белән бер
вакытта, бер урында 1994 елны каршы алган булуы бик тә, бик тә мөмкин иде. Соңгы
елны утырганда минем бар фигылемне туктата алмастай бер теләк чолгап алды: бу
гүзәл кызның шул елны кайда каршы алганын мин төгәл ачыкларга тиеш! Шул чакта
гына ашым аш, эчкән суым шифа булачак, башкача яшәүнең яме юк. Ачылып киткән
чакларымда бу торышның чир икәнен аңлап та кала идем, әмма берничек тә үз
уйларыма баш була алмый идем инде. Башның кайсыдыр караңгы почмакларында
туган бу уй минем кальбемне биләп алды, язмышым белән идарә итә башлады.
Көрәшеп көрәшеп тә алдына чыга алмагач, агым уңаена йөзәргә булдым, маңгайга
нәрсә язылган — шул булыр...
Һәр нәрсәнең кайчан да бер азагы була. Ниһаять, минем дә иреккә чыгар көнем
җитте. Соликамскига килеп җиткәнче азат тормышыма ышанып җитә алмадым әле.
Кемдер килеп туктатыр да: «Кулларны артка, стенага борылырга, тирә-якка
каранмаска!» — дип, бу әкияти халәтемне челпәрәмә китерер төсле иде. Бу зур авылга
тартым шәһәрчектә тукталыш ясадым. Гостиницада урнаштым да беренче эш итеп
абыема шалтыраттым. Кайчандыр, буйдак тормышымда акчамның чуты югында, мин
аңа үз эшен ачарга шактый гына акча биреп торган идем. Тәки тернәкләнеп китте ул,
сөт эшкәртергә алынды, каймагын, эремчеген, катыгын җитештерә башлады. Тора-
бара бизнесын ныграк җәелдерде. Гозерем анда иде. Исәнлек-саулык сорашкач,
почтамтка до востребования минем фамилиягә зур гына күләмдә акча күчерүен
үтендем. Ул нигә кирәклеген сорап тормастан, берсүзсез риза булды, туган якка
кайтырга, яңа тормыш башларга кушты. Эшебез уртак булыр, тапканыбызны
бүлешербез, картайган көндә абыйлы-энеле иңгә-иң терәп яшәсәк иде, синнән башка
минем беркемем дә юк бит, дип зарланып алды. Форсат чыгу белән кайтырмын дип
ышандырдым, хәзергә минем турыда теш агартмавын сорадым. Пружиналы
караватта уңга- сулга боргаланып төн үткәргәндә, алдагы көннәремә планнар кордым.
Турыдан суктырып, башта Латвия чигенә барып җитәргә кирәк иде миңа. Анда
якынайгач күз күрер: чик аша чыгарга йә берәр юлдаш табармын, соңгы чиктә
ялгызым да тәвәккәлләрмен. Якын урнашкан рус һәм латыш авылларының бер-берсе
белән алыш-биреш итеп яшәүләренә шигем юк иде минем. Кәгазьдә генә ул һәр
адымын чутлап сызык сызганнар, ә тормышта чик дигәннәре бик шартлы нәрсә.
Акчаның да могҗизалы көче сакланып калгандыр шәт ун ел эчендә, кесәң калын
булса иле белән сатып алырга була. Өч көннән мин адым саен борынгы
комарткылары сакланып калган, соклангыч Рига шәһәренең тар урамнарында йөри
идем. Сәяхәт тәэссоратларым белән беррәттән, үз максатымны да онытмадым. Шул
еллар эчендә киң колач алган интернет миңа мизгел эчендә кирәкле мәгълүматларны
эзләп табып бирде. Мин «якын танышым» Инга Мейтаның кайсы урамда, ничәнче
йортта яшәгәнен төгәл белдем. Эш урынын күрдем, ирен җәмәгать эшләрендә
ИНГА МЕЙТАНЫҢ ҖИНАЯТЬ ЭШЕ
129
виртуаль озатып йөрдем, улы яраткан төнге клубның эш сәгате белән таныштым.
Барыннан да озаграк Инганың сайтында булган фотоларны җентекләп карадым. Мин
аны күбрәк спорт формасында күрергә күнеккән идем. Хәзерге Инга да баш
әйләндерерлек затлы киемнәрендә искиткеч матур. Хәзерге тормышы аның
башкаларга үрнәк булырлык иде. Яраткан хатын, иң яхшы әни, үз эшенә бирелгән
талантлы хезмәткәр, халык ышанычын яулаган җәмәгать эшлеклесе. Бүгеннән
бронзадан һәйкәл коярлык. Милләттәшләре дә нык хөрмәт итә икән үзен. Гәзит
битләрендә — аның исеме, телевизорда чыгышлары яңгырап тора, латышларда иң
популяр исем — Инга. Чынлап та үзгәргән микәнни шулай? Оныткандыр
язмышының кыска вакытлы теге вакыйгаларын. Кем белән нәрсә булмас. Ходай әнә
Гайсә пәйгамбәрнең уң ягында дарга асылган җанкыярның бар гөнаһларын гафу
кылып, турыдан-туры оҗмахка керткән бит. Оныткандыр бу йөзеннән елмаю
китмәгән чибәр хатынкай кайчандыр пуля артыннан пуля җибәреп, шаярып көлеп
кенә, аның кебек үк кеше затыннан булган җан ияләренең җаннарын алганын...
Ходай — бөекләрнең бөеге, шуңа да аның үз бизмәне, адәм баласы аңлый торган
түгел. Мәгәр мин оныта алмый идем, онытырга хакым юк иде үткәннәрне. Унсигез-
унтугыз яшьлек Витялар, Габдуллалар, Сембайлар мәңге гафу итмәсләр иде
битарафлыгымны... Болар барысы тойгылар. Ә хәзер миннән барысыннан да
артыграк салкын канлы булу таләп ителә, ярый әле вакыт белән чикләнмәгән идем.
Әкрен-әкрен, һәр адымны исәпкә алып, үземнең хыялдагы җәтмәне үрергә тотындым.
Бар очраклыкларны күзаллап еллар буе тегендә төзегән идем мин аны. Ләкин мондый
эштә аеруча сак булу комачауламый. Ничек спорт винтовкасына ия булуымны, тиз
генә эзенә төшмәслек итеп җиңел машина кууымны, Инганың хөрмәткә лаек ире
белән укымышлы малаен, җәтмәгә эләктереп, промзонага китереп
урнаштырганнарымны тәфсилләп сөйләп тормыйм. Минем планның икенче, иң
мөһим өлеше башлана иде. Инганың бу тротуар буйлап эштән соң җәяү үткәнен белә
идем, әлбәттә, гадәттә, кешеләр сирәк була бу почмакта. Тәмәкемне еш-еш суырып,
югары көчләрдән тротуарның буш булуы хакында ялвардым. Инга машина ишеге
белән тигезләшкәндә, якын-тирәдә җан әсәре юк иде. Мин яшен тизлеге белән аның
каршына чыгып бастым да борынына кызыл кенәгә терәдем:
— Инга Мейтамы? Куркынычсызлык комитеты. Сезгә берничә сорау бирергә
теләгән идем. Капитан Лацис. Юрис Лацис...
Тышкы кыяфәтем белән мин коеп куйган латыш идем. Сөйгәнемне шаяртырга
телим дип, бераз акча төрткәч, урындагы театрның хезмәткәре шундый итеп бизәде
мине, көзгегә күз салгач, үз-үземне танымый тордым. Кигән киемем, үз-үземне
тотышым уйнаган ролема рас килә иде, Инга, күңелсезләнеп китеп, кулындагы
кечкенә алтын сәгатенә күз төшереп алды. Кармакка капканына шик юк иде. Ишекләр
ябылуга, мин автомат бикләрне эшкә җиктем дә зур тизлектә кузгалып киттем.
— Ә сез нигә русча эндәштегез? — дип нидер сизенеп алды ул. — Кая кенәгәгезне
бирегез әле, мин күреп тә өлгермәдем.
— Шулай кирәк, — дидем мин ышанычлы тавыш белән. — Без күзәтү астында.
Сезнең дошманнарыгыз турында бара сүз. Кабинетка кергәч тә рәхим итәрсез,
теләгәнчә тикшерерсез документымны. Ә хәзергә ашыгу мөһим.
Күңеленә корт кергән иде инде шайтан яралгысының. Шарт та шорт ишек
тоткаларын боргаларга тотынды, тавыш күтәрде:
— Хәзер үк туктатыгыз! Ут белән уйныйсыз, капитан. Сез капитан да түгел
бугай. Хәзер бер шалтырату җитә, — дип кесә телефонының төймәләренә баскаларга
тотынды ул. Ярый кулының калтыраулары бу эшне озаккарак сузды. Мин барган
шәпкә тормозга бастым. Чыелдап барып тротуарга менеп туктаган машинага
игътибар да итмәстән, хатынкайга таба борылдым. Җилкә тарафында һәр адәмнең
җан тамыры бар, белеп кагылсаң, кем дә тирән йокыга тала. Мин дә шул ысул белән
юлдашымны тынычландырдым, йомшарып төшкән гәүдәне каеш белән эләктердем
КӘРИМ КАРА
130
дә шәһәр читенә элдердем. Кирәкле урынга җиткәнче һушына килергә тиеш түгел иде
әле ул, юлда туктата гына күрмәсеннәр. Машинаны ышыкта калдырып, төзелеш
хәрабәләре аша Инганың гәүдәсен җилкәмә салып алып бардым. Җиңелчә хушбуй
исе танауны кытыклады, авыр да түгел иде аның җыйнак гәүдәсе. Куллар кагылган
тыгыз аяклары әллә нинди яшерен теләкләрне уята иде. Ниһаять, сайланган урынга
җитеп, мин аны урындык төслерәк такталар өстенә җайлаштырдым, кул-аякларын
скотч белән урадым, авызын да томаладым, Әлбәттә, ул моннан качып китә алмас
иде, тавышын да ишеткән кеше булмас, әмма, картлар әйтмешли, сакланганның сагы
ятар. Мин һәр эшне җиренә җиткереп эшләргә өйрәнгән, дөресрәге, тормыш шулай
өйрәтте. Без утырган урыннан илле адым ераклыкта минем тарафтан бүген төш
вакытында эленгән пәрдә агарып күренеп тора иде. Вакыт булудан файдаланып, шул
тарафка барып әйләнеп килдем. Инга урынында боргалана башлаган иде инде.
Тәмәке кабыздым да аның авызыннан скотч кисәген йолкып алдым.
— Бу ни кылануыгыз, капитан? Хәзер үк чишегез кулларымны. Нинди
башбаштаклык бу, моның өчен беләсезме нәрсә булуы мөмкин сезнең белән?
Чишегез, дим...
Минем тыныч кына төтен суырып утыруымны күреп, ул туктады, гаҗәпләнеп
йөземә текәлде.
— Сез кем? — диде ул куркынган тавыш белән. — Сез минем кем икәнлегемне
беләсезме? Ни кирәк сезгә?..
— Минем кем булуым мөһим түгел. Ә сезне мин яхшы беләм: министр
урынбасары, сейм депутаты Инга Мейта.
— Нәрсә кирәк сезгә? — диде ул, өзгәләнеп. — Сез әллә Рәсәйдәнме, алай дисәң,
йөзегез латыш икәнлегегезне әйтеп тора. Сезнең куркынычсызлык комитетына
кысылышыгыз юк бит?..
Мин баш кактым.
— Чынлап та, мин Рәсәйдән, дөрес сиземләдегез, — мин үземне яшерергә теләми
идем, — куркынычсызлык комитетына да кысылышым юк. Татарлар турында
ишеткәнегез бармы? Менә мин чеп-чи татар инде, Казаннан. Сафин Шәфкать минем
исемем. Сафин Шәфкать, исегездә калдырыгыз...
— Саффинн Шаффкатт... Шаффкатт... Саффинн, — дип кабатлады ул маңгаен
җыерып, — ә нигә мин хәтеремдә калдырырга тиеш?..
— Без сезнең белән икенче тапкыр очрашабыз, беләсегез килсә. Кайчан очрашкан
идекме? Соңыннан исегезгә төшерерсез әле. Бәлки өченче тапкыр очраша калсак,
үзем әйтермен.
— Сез каракмы, акча кызыксындырамы сезне? Күпме кирәк, әйтегез генә мин
хәлемнән килгән кадәр бирермен. Тик җибәрегез мине.
Аның күзләрендә яшь тамчылары ялтырады. Бер яктан караганда, жәл дә иде ул
миңа.
— Тынычланыгыз, — дидем мин булдыра алган кадәр йомшаграк, — әгәр минем
шартларымны үтәсәгез, сүз бирәм — бер начарлык та эшләмим сезгә.
Бу сүзләр аңарда ниндидер өмет чаткылары уятты булса кирәк, батып барганда,
салам бөртегенә булса да тотынабыз барыбыз да. Кайчакта бәхет тавы белән тәмуг
чоңгылы арасын мизгел генә аера.
— Ә мин нәрсә эшләргә тиеш? Нинди таләпләр куясыз? Алдан ук кисәтәм, үземә
ят булган киртәләр аша бервакытта да чыкмаячакмын. Минем хатын-кыз икәнлегем
сезгә йомшаклык күрсәтергә сәбәп булыр дип өмет итәм.
— Зинһар, мине коточкыч зат итеп күзалламагыз, — дип уенны дәвам иттем мин,
— сезнең бары берничә сорауга җавап бирүегез генә кирәк миңа...
Ул түземсезләнеп миңа текәлде. Шундый чибәр иде бу минутта тоткыным:
ирексездән йомры җилкәләренә таралып төшкән чәчләре, ярымачык кабарынкы
ИНГА МЕЙТАНЫҢ ҖИНАЯТЬ ЭШЕ
131
иреннәре, өмет тулы карашлары, чокырланып торган бит алмалары, атластай нәфис
тәне... Язучыбызның әйткән сүзләре хәтергә килде хәтта: «В человеке всё должно
быть прекрасно: и лицо...» Әйтәм бит, тышкы күренешенә сүз тидерерлек түгел иде
аның. Күптәннән болай сокланып караганым юк иде минем хатын-кыз затына, бәлки
кайчандыр кәләшем шундый күренгәндер... Тәмәкенең ачысы авыз эчен яндырып
бара иде, йомшаграгына күчәргә кирәк булыр ахрысы.
— Инга, әйтегез әле, сез чынлап та биатлон буенча чемпион исемен яулаган
легендар затмы?
— Күпмедер дәрәҗәдә уңышларга ирештем мин ул өлкәдә, — диде ул, җиңел
сулап, — анысы сезгә нигә кирәк булды?
— 1994 елга каршы Яңа ел кичәсен кайда үткәрдегез сез?
— Ну сорауларыгыз, — диде, ул җиңелчә көлеп. — Үткән бәйрәмнәрнең
барысын да кайдан хәтерләп бетерәсең ди, бу мөмкин хәл түгел. Бер нәрсә хакында
шикләнми әйтә алам — икесенең берсе: йә туган өемдә, йә иң якын дусларым
арасында. Һәм бу кичәләр бик тә күңелле үткән, бары яхшылык, изгелеккә төрелгән
күрешүләр булган. Ниндидер гаеп эзләп булашмагыз, мин һәрвакыт яхшы кешеләр
арасында гына вакытымны үткәрәм.
— Яхшылабрак уйлагыз әле... Бәлки сез иске елны берәр чит илгә сәяхәт кылган
вакытта озаткансыздыр. Яшь вакытта бит, үзегез беләсез, җан яңалыкка омтыла,
каядыр ашкына, дигәндәй...
— 1994 ел, дидегезме? Юк, юк, минем студент чак, акча ягы чамалы иде, нинди
чит илләр турында сүз булуы мөмкин? Ни ягы белән билгеле соң ул ел, һич төшенә
алмыйм. Миңа алдагы ел кадерлерәк, Ганноверда алтын медаль яулаган идем. Күпме
сулар аккан ул вакытлардан соң, ничә еллар...
— Ә сезгә Рәсәйдә, Чечен җирләрендә булырга туры килмәдеме? — дип,
мәсьәләне кабыргасы белән куйдым. Шул мизгелдә аның йөзе киндер төсле ап-ак
булды, хәтер сандыгыннан җиде кат бик астында, ныклап яшерелгән истәлекләре баш
калкытты бугай. Күк йөзедәй төпсез күзләрендә кыргый курку чагылып калды.
Артыгы кирәкми дә иде инде миңа.
— Яңа елга моның ни бәйләнеше бар? — дип тигезләргә тырышты ул сулышын.
— Әйтәм бит, иң якын кешеләрем белән... Миңа күп илләрдә булырга туры килде, эш
буенча да, сәяхәт итеп тә: Париж, мәсәлән, Лондон, үзебезнең ут күршеләрдә —
Таллинн, Брно. Рәсәйдә дә, әлбәттә, күп тапкырлар булдым, безне бәйләп торган
җепләр санап бетергесез.
— Ә мин ул елны нәкъ Грозный шәһәренең Минутка мәйданында каршыладым.
Харап үзенчәлекле булды ул Яңа ел...
Һаман аклана иде ханым, минем нәрсә белгәнемне чамаларга тырыша иде бугай.
Хәзер менә, ачып салам бар күңелемдәгесен... Мин алдан ук әзерләп куйган спорт
винтовкасын чүпрәгеннән арындырдым. Шулай да кулга ятышлы винтовканың сабы
үзе елышып килә иде култык арасына. Инга, кыланышларымны күреп алып, утырган
урынында тыпырчынырга тотынды.
— Кирәкми, зинһар өчен... мин барысына да риза. Бар байлыгыбызны ал:
банктагы акчалар, Ригада ике фатир, диңгез буендагы өебез... соңгы тиененә кадәр...
Ирем минем өчен барысына риза булачак. Алла хакына...
Гомумән алганда, кеше үлеме куркыныч гамәл түгел, сизми дә кала бәндә, йә
башы чәрдәкләнә, йә йөрәген ядрә айкап үтә. Әнә шул үлемне көтүләре куркыныч. Бу
ханым да, үзенең соңгы мизгелләре җитә дип, үз-үзен белештерми башлаган иде. Мин
аны тынычландырырга ашыктым:
— Мин вәгъдә иттем лә — тырнак очы белән дә кагылырга уйламыйм сезгә.
Карагыз игътибарлап, спорт винтовкасы ич бу! Мондый коралдан сезнең ничә мең
тапкырлар атканыгыз булды икән?! Бары мин сезнең осталыгыгызны гына тикшереп
карарга телим. Әгәр бар ядрәләрегез дә түгәрәкнең нәкъ уртасына эләксә, ант итеп
әйтәм, без дусларча хушлашабыз. Әнә каршыдагы ак япманы күрәсезме? Тезеп өч
КӘРИМ КАРА
132
мишень сызылган анда, күрәсездер бит? Хәзер мин сезнең кулыгызга коралны
тапшырам, анда төгәл өч патрон. Минут эчендә түгәрәкләрне юк итсәгез, безнең исәп-
хисап тәмам. Килештекме?
Керфекләренең карасы юл-юл булып бит алмаларына агып төшкән Инга,
килешкәнен белдереп, кат-кат баш какты. Мин аның кулларын чишеп, винтовканы
тапшырдым да бил каешына кыстырган пистолетымны тубык өстенә салдым.
— Шаяртырга уйлама, мин үзем дә мәргән. Өч дигәндә башлыйсың. Бер... ике...
Сызгырып ядрәләр очты, ак япманың пуля эләккән җирләрендә куе кызыллык
җәелә башлады. Ханымның аякларын кысып торган бауны бер селтәүдә кисеп
төшердем дә:
— Сау бул, Инга Мейта, мин киттем. Ә син барып кара инде үзеңнең
мәргәнлегеңнең нәтиҗәсен, — дип торып бастым. Ул, ниндидер хайвани сизенү
белән фаҗига көтеп, абына-сөртенә япмага таба ашыкты. Мин беразга гына туктап
калдым. Япма артына чыккан Инганың илереп кычкырып җибәргәнен ишеткәч кенә,
винтовканы бер читкә атып бәрдем дә машинама ашыктым. Ничә еллар омтылган
теләгемә, ниһаять, ирешкән идем мин.
Чик аша чыгулар авырлык тудырмады. Өч көннән дустым Митяйның мунчасында
ах-вах килеп арка чаба идем инде. Баштагы көннәрдә кылган кыюлыгым өчен
канәгатьлек хисе кайный иде күңелдә. Вакыт үткән саен, бар халәтне салкын бушлык
биләде, йөрәк урынына әйтерсең лә котып бозының бер кисәген алыштырып
куйдылар. Үткәннәрне уйласам, бары үкенеч уянды, киләчәккә өмет юк иде. Мин
түтәлдә үсеп утырган бер шалканга тиң идем, һич тә артык түгел. Менә Митяйның
таныш уйгуры килер, миңа ялган документлар алып килер. Ул — йөреп өйрәнгән
кеше, хәвеф-хәтәрсез генә чик аша Кытайга да чыгарбыз. Теләсәм, Европа илләренең
берәрсендә төпләнеп калырмын. Йә, шуннан, анда бәхетле булып яши алырмынмы?
Кемгә кирәгем бар минем дә мин кемгә хаҗәт? Нинди чатаклы-ботаклы тәкъдир
язылган булган инде минем өлешемә? Мин генә гаеплеме монда? Ә Җир шары
зырылдап әйләнә, каядыр томырылып оча, минем газаплы сорауларымны ишетми дә,
белми дә...