Логотип Казан Утлары
Роман

ГАМЬ (ахыры)


***
Исхак атны алыштырды да юлга чыкты. Районга бару-кайту юнәлешендә ышыкланып туктардай урын бер генә төбәктә, ул — авылдан ике чакрым тирәсендәге куаклык. Авыл халкы «Чәмәй» чокыры дип йөртә бу урынны. Сафетдиннең тукталышы нәкъ шушында булгандыр сыман тоелды Исхакка.
Куаклыкка якынлашкач, Исхак атны туктатты, ешлыкка таба каерылган тәгәрмәч эзләрен күзәтә башлады. Илле-алтмыш адым китмәгәндер, куаклык арасыннан бәрелә-сугыла чыккан тарантас эзенә тап булды. Атны читтә калдырып, Исхак эз буйлап эчкә керде. Берничә адымнан җигүле ат туктаган ачыклыкка килеп чыкты. Тарткалашудан таптала төшкән урынны күреп, коелып төште. Якында гына ике якка чөелгән хатын-кыз түфлие дә аунап ята иде...
— Бәреп кенә үтерәсе мәхлук, кызның башын шөйлә очладың микән? — дип, сүзләрен теш арасыннан сыгып чыгарып, каты гына сүгенде Исхак.
Кызның исәнлегенә ышанасы килә иде аның. Эчкәре кергән эзләр булмаганлыктан, Рәлия ниндидер җай табып, Сафиның кулыннан ычкынгандыр да түфлиләрен салып йөгергәндер. Йөгерсә, әлбәттә, аксак Сафи аны тота алмаячак, дигән уй Исхакның ярсуын күпмедер йөгәнләп тора иде. Ычкына калганда, һичшиксез, Шомыртлы авылына таба чабачак.
Гатин ялгышмады. Рәлияне Шомыртлыда тапты. Шушы авылдагы укытучы кызга сыенган. Исхак килеп кергәндә кыз, фаҗигадән котылуына ышанып җитмичә, дер калтырап утыра иде. Сизмәстән ачылган ишек тавышына да сискәнеп китте. Керүченең Исхак икәнлеген таныгач, җиңел сулап куйды. Урыныннан күтәрелеп, аның янына килде дә:
— Абзыкаем, үлемнән чак калдым бит... — дип үксеп еларга кереште. Гатин кызны күкрәгенә кысты, тынычландырырга теләп, аркасыннан сөйгәндәй итте.
— Тынычлан, үскәнем... Сине исән-сау күрүемә мин бик шат, — диде ул, «өметемне өзә язган идем инде», — дип әйтүдән чак-чак тыелып калып.
Ахыры. Башы 7, 8 саннарда
— Көч-хәл белән котылдым бандиттан, — дип, сүзләрен өзеп-өзеп әйтеп, яшь сыгуын дәвам итте кыз.
— Әйдә, кайтканда сөйләшербез, — дип, рәис Рәлияне өйдән алып чыкты.
Әмирҗан
Моталлапов
70
— Теге ристан кайда соң? — дип сорады Рәлия, бераз тынычлангач.
— Качкан ул. Капса, нәрсәгә тарыйсын чамалый бит. Әмма озак йөри алмас, койрыгына басарлар...
«Сафетдин кызны көчләмәде микән?» — дигән икеләнү борчый иде Исхакны. Ачыклыйсы килде, ләкин ачыктан-ачык бу хакта сорау бирә алмады. Юлдашының фикерен сизенгәндәй, кыз хәлнең ничек килеп чыгуы турында кыскача үзе сөйләп бирде.
— Булдыргансың, сеңлем. Ярый, югалып калмагансың, — дип Исхак аны мактап алды.
Алар кайтып җиттеләр. Басу капкасын ачып, авылга керделәр...
Берничә көннән Рәлия авылларына кайтып китте...
***
Аланбашта отчет-сайлау җыелышын башка колхозларга караганда алданрак үткәрделәр. Хәлимә Һашимованың рәислектән җибәрүләрен сорап биргән гаризасын канәгатьләндерү көннәрен артык озакка сузарга теләмәде район җитәкчелеге.
Җыелышта райкомның беренче секретаре Хәмзин үзе катнашты. Клуб халык белән шыгрым тулы иде. Урынга сыешмаганнар стена буйларында, ишек катында баскан килеш җыелыш барышын күзәтергә мәҗбүр булдылар. Ике ел эчендә башкарылган эшкә йомгакны Хәлимә ясады. Аңа сүз биргәндә беренче секретарь:
— Хөрмәтле колхозчылар, доклад өчен сүзне моңа кадәр колхозны Һашимова фамилиясе астында җитәкләгән, хәзер Әмировага әйләнгән Хәлимә ханымга бирәбез, — диде ул елмаеп. Халык дәррәү килеп кул чабарга кереште, Хәтта түшәм ярыкларыннан туфрак коелды, тәрәзә пыялалары зеңгелдәп куйды.
Кулыннан власть китәсе җитәкченең тетмәсен тетү — гадәти күренеш. Ләкин Хәлимәне «тешләргә», «чеметергә» ниятләүче табылмады. Ул җитәкчелек иткән дүрт ел эчендә, чоры авыр булуга карамастан, колхозның аягында ышанычлы тора алуын басымлап күрсәттеләр, Хәлимәнең хезмәтенә югары бәя бирделәр чыгып сөйләүчеләр.
Чыгыш ясаучыларның күпчелеге хатын-кызлар иде. Алар Хәлимәнең эш оештырудан гайре, эчүче ирләргә көн күрсәтмәвен аеруча мактадылар, яңа җитәкчегә дә бу яктан корылык күрсәтергә куштылар. Соңгы сүзне хисапчы Салих Баянов алды.
— Җәмәгать, мин озын-озын, яп-яссы сөйләп тормыйм, бары шуны гына әйтәм: һәркайсыгыз беләсез, Хәлимә белән Хаҗи шыр буш ихатада яши башладылар. Әллә шуларга бер теше бозау бирәбезме? Колхозның туй бүләге булыр. Иптәш Һашимованың хуҗалыкта куйган хезмәтен бәяләү кебегрәк тә килеп чыгар, — диде ул, сораулы карашын залга ташлап.
— Бер бозаудан колхоз таралмас, бирәбез-бирәбез, — дип бертавыштан ризалашты зал.
...Беренче секретарь Һашимованың гаризасын укыды, тавышка куйды.
Хатынның үтенече канәгатьләндерелде. Хәкимҗан кандидатурасына да каршы килүче булмады, ул бер каршылыксыз колхоз рәисе итеп сайланды.
Аланбаш авылы елъязмасына бер яңа сәхифә өстәлде...
***
Рәсим — тулы хокуклы белгеч. Балаларга физика һәм математика фәннәренең серләрен төшендерәчәк. Кем булып һәм кайда эшләячәген институттан ук белеп кайтты. Тимәк мәктәбе директоры Фаяз Саттаровның аның кайтып күренүен көтеп кенә торуын да аңлый. Беренче май бәйрәмендә очрашкач, остазы:
— Кайту белән менә дигән мәктәп тапшырам үзеңә... Ял кирәк миңа, артык арыдым, — дип әйтеп үк калды.
Гади укытучы булып эшләргә бишкуллап риза егет, ә директор йөген тарта
ГАМЬ
71
алуына икеләнеп тора. Бу хакта Саттаровка яшерми әйтте. Ләкин остаз кырт кисте:
— Тарихта хәзер сезнең буын бите ачыла. Институт дипломлы директорлар районда санаулы гына. Институт тәмамлап, урта белемле директорларга буйсынып йөрмәссең бит. Ул ягын да уйларга кирәк, — дип орышкандай итеп өстәп куйды.
Директор итеп билгеләделәр Рәсимне. Үзе белем алган, күпмедер вакыт укыткан мәктәп, һәрхәлдә, аның күңеленә якын иде. Сеңлесе белән кияве дә шушында эшли. Туган авылы янәшәдә генә. Бу якларын искә алганда, Тимәккә урнашуына канәгать иде Рәсим.
Яшь егетне түбәнсетеп карарга уйлаучы юк иде. Санлаштылар аның белән. Институт тәмамлаган белгеч ләбаса! Хәер, биредә укытканда да төшеп калганнардан түгел иде ул. Тәҗрибәле мөгаллимнәрдән калышмый эшләде...
— Абзыкай, бездә яшәрсең. Директор башың белән авылга кайтып йөрмәссең бит, — диде Рәсимгә сеңлесе Хамия, килеп урнашуының беренче көнендә үк.
— Ялгыз карчык табылыр, сезне мәшәкатьләп йөрмәм. Икегез дә эшлисез, кеше карау кайгысымыни сездә, — дип Рәсим тәкъдимнән баш тартты.
— Чит кешеләр түгел лә! Ничек тә укмашып яшәрбез. «Бертуган абыйсын да сыйдырмаган», — дип, мине халыкның каһәрләве бар. Директор өчен фатир салынгач, бер сүзем булмас... Әллә өйләнеп тә куярсың...
— Өйләнү мәсьәләсе кичегер, ахыры. Киләсе елда безнең елгыларны армиягә алачаклар дигән сүз йөри. Мине генә калдырмаслар, — дип Рәсим икеләнеп әйтеп куйды.
— Оксана белән язышасыздыр? — дип сүз агышын бора төште Хамия.
— Әйе.
— Укыймы?
— Быел икенче курста.
— Укысын, институтын бетерсен инде.
— Ничек булыр? — диде Рәсим, үз бизмәненнән чыгып уйлап. Армиядән калдырсалар, Оксанага өйләнмәкче ул. Кызның да каршылыгы юк сыман. «Син кайда — мин шунда», — дип язмышын аның белән бәйләүдән башка күз алдына китермәвен хат саен сиздереп тора.
Рәсимнең Тимәккә урнашуына Сафа да, Фәния дә канәгать иделәр. Ике баланың бер төбәккә укмашуы сөендерде аларны. Аралашып, ярдәмләшеп яшәрләр, киңәшләшеп эшләрләр, дигән карашта иделәр алар. Барып-кайтып йөрергә ара ерак түгел... Оныклар дөньяга килер. Алар ике араны бер итеп йөреп үсәрләр, дип өметләнә ата белән ана...
Тормышында булган үзгәрешне Оксанага җиткерергә ашыкты Рәсим. Кичке якта кызга хат язарга утырды...
«...Үзем укыган мәктәпнең директоры мин хәзер. Ул мәктәп сиңа да чит түгел бит. Анда йөреп укыган чакларыңны онытмагансыңдыр, шәт...
...Алдагы җәйгә корган планнарым зурдан. Җәйге каникул вакытында сезнең тарафка сәфәр кылырга ниятлим... Аерылышуыбызга өч ел тулды бит. Ничек түзеп үткәрдек икән бу гомерне?! Уйлыйм да үзебезнең чыдамлылыкка аптырап куям. Күрешү көннәрен канатланып көтеп торам...» — дигән юлларны тезде егет. Беренче эш көннәрендә алган тәэсирләре, гаилә хәлләре турында да язды, соңгы яңалыкларны җиткерде...
Хатны конвертлагач, Оксананың үзен күреп сөйләшкәндәй җиңел булып китте Рәсимгә. Өйдә кеше юклыктан файдаланып, көйләп тә куйды:
...Айга менеп, түбән карап, Сине күрәсем килә...
Хисапчы Салихны иртәгә районга бара дип ишеткән иде Рәсим.Тизрәк китсен өчен, хатны аның артыннан биреп җибәрүне мәслихәт күрде.
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
72
— Синең арттан хат җибәрмәкче идем, районда почта тартмасына салмассың микән? — диде ул, утынлыкта протез кулына кыстырып казык очлап торучы Салих белән исәнлек алышкач.
— Хахул кызына сәлам озатумы? — диде хисапчы, уң күзен хәйләкәр кысып.
— Кемгә булсын тагын! — Яшермәде Рәсим. Оксана белән ике арадагы багланышны авыл белә. Сер саклаган булып кылануны урынсыз санады егет.
— Китүенә шактый булды, бер карасаң. Шул сары марҗаны тәки онытмыйсың, — диде Салих, бу юлы җитди төс белән.
— Сары түгел иде бит, Салих абый. Үзебезнең татар кызларына тарткан: соры күзле, кара чәчле, ак йөзле...
— Болай гына әйтүем. Украин кызларын беләм мин. Ул тирәдә сугыштым бит. Күрдем аларны, — диде хисапчы, аркасын турайту өчен иңсәләрен киереп.
— Хатны салырга вакыт табарсың, шәт?
— Табармын. Йомышым күп түгел, Галәвиевне күрәсем бар.
— Андый кешегә дә йомыш төшәмени? — диде Рәсим, көлемсерәп.
— Вакыты белән төшә икән. Урман очы урамдагы Хәйрулла агайның лапасыннан сарыгын урлаганнар. Ишетмәдеңмени?
— Юк. Урлаучысын беләсең әллә?
— Белмим. Шулай да шигем бар. Күрмәгән-белмәгән кешенең эше түгел. Урманга казыклыкка баргач бер шәүлә күргән идем. Ныклап танымадым, әмма күңелгә шик йөгерде.
— Кем булырга мөмкин инде?
— Сиңа сер итеп әйтәм: Сафетдин түгел микән? Икеләнебрәк, билгеле... Авылга ныклап зыян сала башлавы бар. Укытучы кызга ухталганны, башкага ябышмас, дип кем әйтә ала?
— Ышанып булмый, әлбәттә. Шигеңне районга җиткерү хәерледер, минемчә.
— Мин дә шул фикердә, — дип яшь директорны озатып калды Салих...
Сафетдин озак яшеренеп йөри алмады, аны Шомыртлының ферма каравылчысы Кашшафетдин абзый «тотып бирде»...
«Кашшафетдин абзый каравыллаганда бур түгел, бүре дә фермага якын килә алмый», — дип Шомыртлы халкы тынычланып яши иде. Моңа кадәр колхозның терлек торакларыннан эре мал түгел, сарык бәрәненең дә югалганы булмады.
Каравылчының мылтыклы булуын белгәч, урлашырга килергә куркырлар, дип, Кашшафетдин каравыл өендә йокы кабартып яту ягында түгел. Төн чыкканчы ихата тирәсен берничә кат әйләнеп чыга, тораклар эченә колак сала, малларның үз-үзләрен тотышларын күзәтә.
Чираттагы тикшерүен Кашшафетдин сарыклар лапасыннан башлады. Бу юкка түгел иде. Каравылчының сизгер колагы абзар эчендәге сарыкларның өркүдән тынгысызлануларын абайлап алды. Утар капкасыннан кереп, берничә адым атларга өлгермәде, торакның теге башындагы капкасыннан кемдер сарык сөйрәп килеп чыкты. Кашшафеттин шул якка ашыкты, мылтыгын җайлап тотып, сөрән салды:
— Тукта, иблис! Атам!..
Кая туктау! Бур, хайванны ташлады да, арт капкага таба йөгерде.
Каравылчы әмерен янә кабатлады:
— Тукта, диләр сиңа! Югыйсә, берсүзсез атам...
Бу юлы да аның боерыгы бурга тәэсир итмәде. Түземсезлеген югалткан Кашшафетдин бер көбәктәге патронны һавага атты. Файдасы тимәде. Угры йөгерүен дәвам итте. Менә ул капкага ук якынлашты. Аны ачарга өлгергәнче, каравылчы икенче көбәктәге патронны бурның билдән түбән өлешенә төбәп атып җибәрде.
Егылмады карак. Алпан-тилпән килеп, капкага асылынды. Бераз якынаю белән, каравылчы бурның кемлеген абайлады. Качкынлыкта йөрүче Сафетдин иде ул.
— Харап иттең, абзыкаем, — диде Сафетдин көч-хәл белән.
— Ә нигә качасың? Әйткәч, туктарга иде. Юньле бур була белергә дә кирәк.
ГАМЬ
73
Минем кулдан ычкына алмасыңны чамаламадыңмыни?
— Чамаламаганмын инде. Мылтыгың бардыр дип белмәдем шул, — диде Сафетдин, ыңгыраша төшеп.
— Ярый, түз. Бүлнискә илтү ягын карарбыз, — диде аңа каравылчы.
— Юк, юк, кирәкми, — диде Сафетдин.
— Кирәкми дип, синең арттагы тозны мин чүпләмәм бит инде. Бүлнистә җылы суга утыртырлар, даруларлар да аякка бастырыр, — дип Кашшафетдин китеп барды. Колхоз идарәсенә кереп, авыл советында кизү торучы хатынга шалтыратты. «Мин Сафины тоттым, Исхакка әйт, ат җигеп, тиз арада килеп җитсен», — диде.
Ике сәгать узмагандыр, Исхак белән Хәкимҗан Шомыртлыда иделәр. Кояш офык өстеннән шактый күтәрелергә өлгергән иде инде. Сафетдиннең хастаханәгә кадәр утырып барырлык рәте юклыгын чамалап, тарантасны туарып арба җиктеләр. Шул арада орган вәкиле Габсаттар Галәвиев тә пәйда булды.
— Эләктеңме, бандит? — диде Габсаттар, беренче сүзе итеп.
— Эләгүен эләкте дә... Катырак эләккән шул әле. Кашшафетдин абзый арт ягын тозлаган бит, — диде Исхак, эшнең бераз чамасызракка китүен аңлатып.
— Тоз белән аттыңмыни? — диде Галәвиев, карашын каравылчыга юнәлтеп.
— Шулайрак шул...
— Бер көбәгеннән генә аттыңмы?
— Әйе.
— Икесеннән берьюлы тондырасың калган, — дип хуплады милиционер каравылчының гамәлен.
... Сафетдин яткан арбаны озатып, Габсаттар районга китеп барды...
***
Рәсим кайтырга җыенганда гына бүлмә ишеген шакыдылар.
Ишектә элекке директор Фаяз Саттаров күренде.
— Тәрәзәдә ут күреп, керәсе иттем. Көне-төне эшләсәң дә эшнең беткәне юк, егетне кайтарып җибәрим, дип кагылдым, — диде ул, гадәтенчә кет-кет көлеп.
— Дөрес әйтәсең, Фаяз абый, эш бетә торган түгел, — дип килеште Рәсим остазы белән.
— Әлбәттә, шулай, — диде өлкән мөгаллим дә, — берәүләр үзләренә үзләре эш табалар, икенчеләрне кушып та эшләтеп булмый. Төрле характердагы бәндәләрдән торган коллективны җитәкләүнең кыенлыгы да шунда инде. Өч конверт турындагы анекдотны юкка чыгармаганнардыр...
— Нинди өч конверт ? — дип кызыксынып сорады егет.
— Үзе киткәндә, урынына билгеләнүчегә өч конверт калдырган директор турындагы мәзәкне ишеткәнең юкмыни?
— Юк.
— Аның эчтәлеге менә шулай... Директорны алыштырганнар. Ул алмашчысына өч конверт тапшырган. «Тырышып та хикмәт чыкмаса, беренче конвертны ач, анда язылган киңәшне тотып кара. Алай да булмый икән, икенчесен ач. Һаман үзгәреш ясалмаса, өченчесен ачарсың», — дигән... Тырыша яшь директор, әмма хикмәт чыкмый. Аптырап, беренче конвертны ача. Анда: «Кадрларның урыннарын алыштырып кара», — дип язылган икән. Шулай кылана директор. Бераз файдасы да күренә, тик көтелгән нәтиҗәгә ирешелми. Икенче конвертны ача ул. Монысына: «Бөтен гаепне миңа сылта», — диелгән икән. Җыелыш саен иске директорны сүгә яңа хуҗа, тетмәсен тетә, ләкин барыбер алга китеш күренми. Аптырап, өченче конвертка тотына директор. Ә анда: «Өч конверт әзерлә», — дип язылган. Менә, бөтен эчтәлеге шул аның, — диде Саттаров, җиңелчә елмая төшеп. Рәсим рәхәтләнеп көлде.
— Акыллы мәзәк бу. Миңа сабак өчен сөйләвеңдер, Фаяз абый. Рәхмәт акыл бирүеңә, — диде егет, тынычлана төшкәч.
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
74
— Гаепли күрмә мин картлачны. Якын итеп сөйләвем генә. Син конвертларга мохтаҗ егет түгел.
— Бернинди гаеп-үпкә юк. Һәр мәзәкнең төбендә хикмәт ята. Аны кабул итә белергә генә кирәк.
— Килешәм. Тик ул һәркемнең гадәтеннән килми.
— Бу ягы бар...
— Сөйләштек-аңлаштык, дигәндәй, әйдә, алып кайтам, — дип Саттаров урыныннан күтәрелде.
— Бүген мин сезнең якка түгел, авылдан урап килү исәбендә идем.
Алар урамга чыктылар. Кул кысышып саубуллашып, икесе ике якка китеп бардылар. Бүген Рәсимнең күңеле хат көтә. Авылга кайтырга уйлавының да бер сәбәбе шул иде.
***
Салих районнан байтак яңалык ишетеп кайтты. Хастаханәдә яткырганнан соң, Сафетдинне кулга алганнар. Элекке көяз офицер Алтаф Хаҗиев районнан киткән. Хисапчы бу хәбәрләрне колхоз идарәсе бинасына килгән ирләр алдында сөйләде. Алтаф, Хаҗиның аерган хатыны Гашиягә өйләнгәнлектән, аның турындагы яңалык тыңлаучы ирләр арасында кызыксыну уятты.
— Үзе киткәнме, әллә куып җибәргәннәрме? — Әүвәлге сорау шул иде.
— Икесе бер чама кебек. Бюрода каты шелтә чәпегәннәр, этлеге булган бугай, — диде Салих, белгән кадәресен әйтеп.
— Төп сәбәбен белмәдеңме?
— Каян белим? Бюрода катнашмадым бит. Сөйләүләренчә, хатын-кыз белән мәрәкәләнгән бугай.
— Хактыр. Кәнтәйләнергә ярата торган бәндә. Сугыш елларында да кимен куймады...
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
Көтмәгәндә Хәкимҗан килеп керде. Куерып барган әңгәмә тынып калды.
Рәис алдында гайбәт куертып утыруны урынсыз санап, ирләр идарәдән берәм-берәм чыгып киттеләр.
— Нинди йомыш белән йөриләр иде? — дип сорады рәис, идарә тынып калгач.
— Алтаф белән кызыксыналар.
— Нәрсәсе белән кызыксынасың инде аның? Киткән — беткән, — диде Хәкимҗан, кул селтәп. Бу яңалыкны ул телефоннан сөйләшкәндә Салихка кадәр үк ишеткән иде. — Ә син үзең кайчан кузгаласың соң?
— Аптыраган. Аяк тартмый тора. Нигездән кубарыласы килми, — дип җавап кайтарды хисапчы.
— Әллә ничә тапкыр шалтыраттылар. Әйтерсең, мин җибәрмим сине. «Ихтыяр үзендә, минем тарафтан каршылык юк», — дидем инде.
— Дөресе шул инде...
— Ризалашу хәерледер, Салих. Күтәрелүгә каршы килмә син. Колхозга кайтырга кайчан да җитешерсең. Районның барлык хисапчыларына башлык булачаксың бит.
— Анысы шулай. Күченү мәшәкате җиксендерә.
— Акрынлап җае чыгар. Шуны уйла: балаларың үсә, аларны укытырга кирәк. Институтка керәм, дисәләр урысча укыту хәерле бит. Үзәктә моның өчен җай бар.
— Хатын да шулай сукалый.
— Тыңла аны. Китү ягын кара, — диде Хәкимҗан, соңгы киңәшен әйтеп...
...Салих Баяновны район җир бүлегенә инструктор-бухгалтер итеп эшкә чакыралар иде...
Өченче кисәк
Күпләр ышанырга теләмәгән, шулай да халык арасында телдән-телгә күчеп сөйләнелгән яңалыкны гамәлгә ашырырга керештеләр — колхозларны эреләндерү матавыгы башланды. Берьялгызы бер колхоз булып яшәгән авылларны кушудан тотындылар бу мәрәкәгә. Халык теләгенә каршы килеп, өстән җиткерелгән күрсәтмә нигезендә алып барылды мондый әвеш-тәвешлек. Күп еллардан килгән бердәмлекне җимерү — тату гаиләдә көтелмәгәндә килеп чыккан аерылышу белән бер булачак. Ләкин түрәләр алай уйламый. Алар өчен халык фикере барни-юкни. Берләштерү күрсәтмәсен әштер-өштер үтәп, өстән бурыч төшерү, сүзгә менмәү, әрдән котылу — алар өчен иң мөһиме әнә шул...
...1948 елның язында Тимәк мәктәбе директоры Рәсим Нәбиевне армия хезмәтенә алдылар. Егерме сигезенче елда туганнарны кырып-себереп җибәрделәр. Аланбаштан бары Исхак кына калды. Анда ниндидер чир таптылар. Сугыштан соң хәрби хезмәткә беренче чакырылыш иде бу.
Республика хәрби комиссариатында карау үткәннән соң, Рәсимне авылдашларыннан аердылар. Кыска сроклы училищеларда укыту өчен институт тәмамлаучылардан махсус группа тупладылар. Андый егетләрнең саны дистәгә генә якын иде. Икенче көнне аларны поездга утыртып, Көнбатыш юнәлешкә алып киттеләр. Юлда барганда, аларны алырга килгән офицер училищеның Украина белән чиктәш Белгород өлкәсендә икәнлеген әйтте. Укытып чыгаргач запаска җибәрү өчен офицерлар әзерлиләр икән анда. Хәрби хезмәткә калдыру очраклары да була икән.
Училищеның Украинага чиктәшлеге Рәсим өчен сөенечле яңалык иде. Оксана белән күрешү өчен көтелмәгән мөмкинлек туа түгелме соң? Аралар 80
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
76
якынаеп та очрашмый калсалар, гафу ителмәслек хәл булыр, билгеле... Ул көннең килеренә икеләнми хәзер егет. Күңелдә туган якты уйлар тәнгә җиңеллек иңдергәндәй булды. Бу группага эләгүе өчен язмышына рәхмәт укыды ул...
Уку җиңелдән түгел иде. Курсантлар бер ел эчендә өч елда үтеләчәк программаны үзләштерергә тиешләр. Алар авиация техниклары белгечлеге алып чыгачаклар, часть командирының политик тәрбия эшләр буенча урынбасары дәрәҗәсен биләргә дә мөмкиннәр.
Укулардан соң туган беренче буш арада Рәсим хат язу ягын карады. Әүвәлгесен Оксанага исемләде.
«...Безнең ара якынайды. Украинаның борын төбенә килеп хәрби белем үзләштерергә керештек. Офицер ясамакчылар бездән. Бер ел укыячакбыз. Күрешербез дигән өметтә торам... Сагынуымның чамасын аңлатыр сүзләр юк инде...»
Хатның үзәк өлеше шушы фикердән гыйбарәт иде. Җавап көтү көннәре генә озакка сузылды. Аның сәбәбен ничек юрарга белмичә, зар-интизар булып йөргән көннәрдә, ниһаять, Оксанадан хат килеп төште. Киевта ике ай буена практика узган икән кыз. Хатны вакытында алып, җавап җибәрә алмаган. Хатны озын язган иде Оксана. Рәсим рәхәтләнеп укыды, сагынуы басыла төшкәндәй булды.
«...Рәсимкәем, укулар башланганчы, бер җай чыгарып, синең янга, һичшиксез, барам. Мондый уңайлы мәлдә дә күрешмәсәк, тагын кайчан җай чыгар?..
Мине Франциядәге сәүдә вәкиллегенә тәрҗемәче итеп җибәрмәкчеләр. Читтән торып укуга күчәргәме, әллә шунда баргач укыргамы, дип торам. Әлегә төпле фикерем юк. Бу хакта очрашкач сөйләшербез...»
Хатның калган өлеше сагыну, ярату хисләреннән торган юллар белән тулы иде. «Алдагы тормышымны синсез күз алдына китерә алмыйм...» — дигән сүзләр Рәсимнең йөрәгенә сары май булып ятты.
Ара якын булганлыктан, хатлар тиз йөрде. Оксана фоторәсемен җибәрде. Аны алган көнне Рәсим рәсемнән башын күтәрә алмады. Ул күргән-белгән Оксана түгел иде рәсемдә. Җитлеккән, артисткаларга биргесез чибәр. «Менә ул мин!» — дип үз дәрәҗәсен белеп басып тора иде кыз. Гүзәлләрнең-гүзәле, сихри матурлык иясе шул аның Оксанасы...
...Көтмәгәндә хат килү тукталды. Рәсим пошаманга төште. Киткән тәкъдирдә барыбер хәбәр салырга тиеш иде кыз. Нәрсә булды? Аптырашта калды егет. Билгесезлектә үткән бер ай бер ел тиңентен тоелды. Ярый, кош теле хәтле телеграмма китереп тоттырдылар үзенә. Оксана җибәргән.
«Гафу ит, көтмәгәндә китеп бардым. Кайттым. Бер ай өйдә торам, хат язармын», — диелгән иде кечкенә кәгазь кисәгендә.
Күпмедер тынычланды Рәсим. Оксанадан хәбәр килмичә торып, хат язарга уйламады. Җавапсыз калган хатлары болай да җитәрлек иде. Шулай да аның кыз тормышында булган соңгы үзгәрешләр турында ныклап беләсе килә. Тик Оксана, нигәдер, алар турында җиткерергә ашыкмый әле. Хат килү тагын тукталды...
Занятиедән чыгып, нигә тотынырга белмичә аптырап торганда, Рәсимне тышка дәштеләр — капка янындагы контроль-пропуск пунктына килергә куштылар. Билгесез шатлык тойгылары белән шунда ашыкты егет. Кереп-чыгып йөри торган аралыкның тышкы ягында басып торган, хыялында фәрештәгә санаган кадерле затны күргәч, йөрәге сөенечтән туктап калгандай булды. Чит- ят күзләрдән дә оялып тормады, йөгереп чыгып, Оксананы биленнән кочып күтәреп, күкрәгенә кысты, кызны бөтерә башлады.
— Җитте, Рәсимкәем, башым әйләнә, — дигәч кенә, аңга килеп, кызны җиргә бастырды. Кочагыннан чыгармады, аның битеннән, ирененнән үбүен дәвам итте. «Курсант Нәбиевнең хатыны килгән», — дип, Рәсимнең шатлыгын уртаклашкандай, сөйләнеп алдылар тамашаны күзәтеп торучы курсантлар.
Оксананы кизү торучы солдат янында калдырып, күрешү өчен рөхсәт сорарга взвод командиры янына йөгерде Рәсим. Кабаланудан тыны кысылган егет килү
ГАМЬ
77
сәбәбен көч-хәл белән аңлатып бирә алды. Ярты ел тирәсе генә хезмәт иткән солдатны юллап йөрүләренә гаҗәпсенеп, командир сорады:
— Кемең килгән соң синең?
Тиз генә борылып чыгарга уйлаган егеткә хәлнең асылын аңлатып бирергә туры килде.
— Тарихи очрашу икән шул. Ял мәсьәләсендә минем каршылык юк. Сиңа ике көн кирәк булыр бит?
— Ике көн эләксә, искитмәле чыгар иде, — дип сөенечен яшерә алмыйча әйтте Рәсим. Бу чаклысын көтмәгән иде ул.
— Командир белән килешергә кирәк инде. Аның янына кереп чыгыйм, — дип капитан урыныннан күтәрелде.
— Кызның чит илгә китәсен дә җиткерсәгез иде. Яңадан күрешүнең тиз арада булмаячагын искәртеп инде, — дип үзенә калганда мөһим санаган сылтауны җиткерде Рәсим.
— Әлбәттә инде...
Капитан начальник яныннан тиз әйләнде.
— Булды, — диде ул, кереп килешкә, — ике көнгә рөхсәт итте.
— Рәхмәт, иптәш капитан.
— Ярар! Нәрсә ул чаклы... Старшинадан рөхсәт язуы тутырт та китү ягын кара, — дип взвод командиры Рәсимне озатып калды.
...Шәһәр кунакханәсеннән бүлмә алып, ике тәүлекне шунда үткәрделәр яшьләр. Көндезләрен шәһәр таптадылар, кинога керделәр, паркта йөрделәр, цирк карадылар, калган вакытлары бүлмәдә узды. Ике көн эчендә генә бушатып бетерерлек түгел иде аларның сүзләре...
Ике көн!.. Мәхәббәт ялкынында дөрләгән йөрәкләр өчен ике көн вакыт бер мизгел сыман үтте дә китте. Бу — аларның дүрт елдан соң беренче һәм озак елларга сузылачак аерылышу алдыннан соңгы тапкыр күрешүләре иде...
***
...Бер елга исәпләнгән укуларны ике айга кыскарттылар. Лейтенант дәрәҗәсе биреп һәм техник дипломы тоттырып, Ерак Көнчыгышка җибәрделәр.
Мәскәүдә яшь лейтенантларны бүлгәләделәр. Рәсим эләккән төркемгә Читага китү өчен приказ җиткерелде. Бу шәһәрнең соңгы нокта түгел икәнлеге дә мәгълүм иде. Йә Монголиягә, йә Кытайга чыгарачаклар аларны.
Чикне үткәнче кисәттеләр: чит илгә чыгу турында хәбәр итмәскә, айга бер тапкыр хат язарга, торган урынны күрсәтмәскә. Конвертта хезмәт иткән частьның номеры гына күрсәтелергә тиеш. Рәсим чикне чыкканчы якыннарына «Еракка озаталар, тиз генә хат көтмәгез», — дип хат салып өлгерде.
Рәсим истребительләр дивизиясендә хезмәт итә башлады...
Ара ераклашкач, Рәсим белән Оксана арасында хат алышу тукталу көрчегенә килеп терәлде. Кызның Франциядән җибәргән хатын, СССРның буеннан-буена үткәреп, чит илдәге хәрби частька кертү яки, киресенчә, Кытайдан анда хәбәр ирештерү турында уйлыйсы да юк. Яшь йөрәкләр шулай да аралашу җаен таптылар. Оксана Рәсимгә аталган хатларын әнисенә салды, ә Софья аларны егеткә озатты. Җавап хатлары да шул юнәлеш буенча йөреп торды.
Соңгы хатны Оксана әнисе янына кайткач язып җибәргән иде. Аларның гаилә тормышында үзгәреш килеп чыккан. Электән үк аралашып йөргән, Оксананың әтисенең дусты белән Софья никахка кергән. Кыз шул турыда хәбәр иткән иде.
«...Рәсим, безнең гаилә ишәйде, әни кияүгә чыкты. Әнинең никахка керүен хупладым. Кырык яшенә генә аяк баскан бит әле ул. Әти белән нибары дүрт ел торып калган. Үз бәхетен таба күрсен, дип кенә телим. Хәзер мин әни өчен тыныч. Хәтәр тату яшәп яталар...
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
78
Сиңа тагын бер сер ачыйм инде: сиңа ике тамчы су кебек охшаган малай үстереп ятабыз. Ренат атлы куйдык. Чорсыз үзе, чукынчык. Шулай да өзелеп яратабыз...»
Хатны укып чыккач, Рәсим гаҗәпсенеп уйлап куйды: Софья апа шул арада миңа тартым малай да алып кайтырга да өлгергән икән ләбаса!.. Ике елдан армия хезмәтеннән бөтенләй котылам, дип хыялланып йөргән Рәсим бары тик чираттагы ялын гына ала алды. Җәйге көн иде. Хәрби форманы чемоданга салып, гражданский киемнән юлга чыкты. Биредә хезмәт итүчеләргә хәрби киемнән күренергә рөхсәт юк. Чикне чыккач нәрсә кияргә теләве офицерның үз иркендә.
Алган хатлары буенча Рәсим атасының сәламәтлеккә туймавын белә иде. Әмма артык мөшкелләнгәндер дип күз алдына китермәде. Сафа нык бирешкән, ябыгуның чигенә чыккан — как сөяккә калган, алга нык сөрлеккән. Рәсим белгән-күргән киң җилкәле, тулы гәүдәле, йөгерешчеләргә хас җитезлек белән хәрәкәтләнүче элекке Сафаның әсәре дә калмаган.
— Сине күрмичә китеп барам, ахыры, дип өметне өзгән идем, Ходай Тәгалә насыйп итте күрешергә, — диде ул, как сөяккә калган кулын яткан җиреннән улының киң учына салганда.
— Китәргә ашыкма, әткәй, бергә-бергә яшәргә язсын әле, — диде Рәсим, атасын күңелсез уйлардан арындырырга теләп.
— Рәхмәт сүзләреңә... Көннәрем санаулы инде, улым. Әҗәл чире сугылды, — диде Сафа, өметсезлек пәрдәсе ябылган битенә әллә елмаю, әллә сызлану чаткысы чыгарып.
— Улым, озак сөйләштереп, атаңны хәлсезләндермә. Бераз ял итсен. Сине күрүдән болай да нык дулкынланды, — дип, Фәния Рәсимне әтисе яныннан кузгатты. — Самавыр да кайнады, хәзер чәйләп алырбыз... Синең кайтуың хакында Тимәккә хәбәр җибәрдек, өчәүләп килеп тә җитәрләр.
— Ничек өчәүләп? — дип уйлап бетермичә сорады Рәсим.
— Өчәү булганга өчәү. Син барда тәпи генә баскан Гүзәлебез зур кыз инде хәзер, — дип горурланып җавап кайтарды ана.
— Аларның хәле ничек? — Кияве һәм сеңлесе турында соравы иде.
— Әйбәт. Камил синең урында. Хамия укыта. Гүзәл бакчага йөри.
— Безнең авылда бакча бармы?
— Бакча түгел, колхоз юкка чыкты инде. Авылларны кушкач, читтәгеләрендә рәт-чират гел бетте. Хәзер бөтен нәрсә колхоз үзәгендә, — дип көрсенеп җавап бирде ана.
Рәсим эндәшмәде. Сүз куертып, кәефе кырылган ананың яралы күңеленә тагын җәрәхәт өстисе килмәде. Авылның бетә баруына сыкрануларын хатта язганнар аша да белә иде инде ул. Ярымпышылдауга күчеп, атасының кайчаннан өзлегүе, табибларның нинди карашта торулары турында сорашты. Сафа район хастаханәсендә дә яткан, Казанга да алып барганнар, әмма хикмәт чыкмаган. Ярдәм күрсәтүдән узган, дигәннәр табиблар. Фәния улының соравына каршы шул сүзләрне әйтте.
Күрешүдән шатлыклы хисләр туар урында, әҗәл белән тарткалашучы атасына ярдәм кулы суза алмаудан туган йөрәк сызлаткыч ачы тойгы биләп алды Рәсимне. Әтисенең көен көйләп, көне буе чабулаган әнисен дә кызганды.
— Үзеңне сакларга тырыш инде, әнкәй. Аяктан егыла күрмә, — диде Рәсим, чәй өстәле артыннан кузгалганда.
— Сакланам, дип нишлисең инде? Чир сорап килми. Кагылганын сизми дә каласың. Әткәң дә җир җимерердәй булып йөргән килештән тәгәрәде дә китте. Зәхмәт сукты диярсең, — диде ана, күз төбеннән бәреп чыккан яшь бөртекләрен яулык очы белән сөртеп.
Күзләре дымланса да еламады Фәния. «Ялгыз калган чакларында өзгәләнеп елаудан күз яшьләре дә корып беткәндер инде», — дип анасын янә кызганып уйлап куйды Рәсим.
Кичке уңайда, Гүзәлне ияртеп, Хамия белән Камил килеп җитте. Өйдә бераз
ГАМЬ
79
юанганнан соң, Рәсим белән Камил бакчага чыктылар. Кияү кеше бер шешә «зәмзәм» суы кыстырып килгән иде. Авыру янында авыз күтәреп эчеп утырудан кыенсынып, аулакта сөйләшә-сөйләшә «чеметкәләп» утыруны мәслихәт санадылар.
Рәсим мәктәп хәлләре турында сораштырды. Ул киткәннән соң байтак үзгәрешләр булган: кайберәүләр киткән, яңалары килгән. Камил читтән торып институт тәмамлаган. Аның укуы хакында белә иде инде Рәсим.
— Хәзер районда шундый хәрәкәт бара: урта һәм җидееллык мәктәп мөгаллимнәре югары белемле булырга тиеш, дигән максат куелды. Мәктәптә эшләргә телисең икән — укыйсың. Укымасаң — китәргә мәҗбүр итәчәкләр, — дип белем алуга карата таләпчәнлекнең артуы хакында әйтте Камил.
— Минемчә, начар таләп түгел, — дип хуплады Рәсим районда күтәрелгән бу башлангычны.
— Әлбәттә...
Элекке директор Фаяз Саттаров турында сораштырырга да онытмады Рәсим.
— Бирешә инде. Мәктәпкә сирәк кагыла. Элек көн аралаш диярлек килә иде, — дип җавап бирде Камил сорауга каршы.
— Килә алмаса, үзегез барыгыз. Ул күбебезнең укытучыбыз бит. Остазны онытырга ярамый. Ярдәмне дә кызганмагыз, — дип басымлап әйтте Рәсим.
— Ташламаска тырышабыз инде...
...Камилләр караңгы төшәр алдыннан кайтып киттеләр...
Иртән улы уянганчы Фәния иренә дарулар эчереп, тамагын туйдырырга җитешкән иде. Рәсим торып чәй эчте дә районга барырга җыенды. Учетка керү өчен хәрби комиссариатка керәсе бар. Офицер формасын киде. Иңенә хәрби кием салгач, егет бөтенләй үзгәрде, олпат кыяфәт алды. Ата кичәге килештән кыймылдамаган төсле ята иде, берара тамагын кырды, нәрсәдер әйтеп куйды. Көзге алдында чәч тарап торган килештән Рәсим атасы ягына күз салды. Сафа, уң кулын күкрәк өстенә куеп, хәлсез бармакларын селкеп, улын үз янына чакыра иде.
— Хәерле иртә, әткәй. Тыңлыйм сине, — диде Рәсим, атасы ятагына якынлашкач.
Ата сүз катмады, бары тик баш бармагын югары күтәреп, елмайгандай итте. Малае белән горурлану, аның өчен шатлану һәм соклану билгесе иде бу. Рәсим иелеп әтисенең кулын учына алды, аны кат-кат үпте. Ата хәлсез кулы белән улының башыннан берничә кат сыпыра алды. Шушы тамашаны күзәтеп торган Фәниянең йөзенә дә җан керде. «Сафа әллә хәлләнүгә барамы? Бүген даруны да эчте, тамагына да капты», — дигән өмет биләп алды аны.
Рәсим капылт күтәрелде дә ашыгып чыгып китте. Менә-менә бәреп чыгарга җитешкән күз яшьләрен ата-анасы алдында күрсәтәсе килмәде аның...
Рәсим авылда бер айга якын торды. Ул ялга киткәндә аларның частен күчерү турында сүз йөри иде. Төгәлен өзеп кенә әйтүче булмады. «Утсыз төтен чыкмый», — дигән гыйбарәне искә алып, Рәсим, Оксананың хатларын җибәрми торырга кушып, Софья Петровнага хәбәр җибәрде, частьның адресы үзгәрү ихтималы барлыгын искәртте...
Рәсим авылда чакта могҗизага тиң хәл килеп чыкты. Табиблар кул селтәгән, хәтта хатыны да терелеренә өмет өзгән Сафа утырып тора башлады. Бераздан аягына басып, өй эчендә атлаштыра, кешеләр ярдәмендә ишек алдына чыга алды.
— Улыкаем, алданрак кайтсаң, атаң әллә кайчан аякка басасы булган икән. Синең күзгә-башка күренүеңне генә көтеп яткан, — диде ана, сөенеченнән нишләргә белмичә.
— Минем катнаш юк монда, әнкәй. Сихәтләнә башлау вакыты җиткән,
— дип Рәсим анасының өметен көчәйтергә тырышты.
Рәсим киткәндә Сафа капка төбендәге утыргычта утырып, кул болгап озатып калды. Егет Казанга самолет белән очты. Почта йөртүче аэропланның кайтышлый бер пассажир алу гадәте бар иде, ул шул җайга эләкте.
...Атналар буена поездда җилгәрелеп, талчыгып барып җитте Рәсим хезмәт
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
80
урынына. Куерган сүзләрдә хаклык булган икән. Частьны тулысынча күчермәсәләр дә, бертөркем офицерларны каядыр җибәрергә әзерлиләр иде. Кемнәрне сайлыйлар, кая җибәрәчәкләр — бу кадәресе әлегә мәгълүм түгел.
Билгесезлек озакка сузылмады, группаны тупладылар. Аңа төрле чиндагы хәрбиләр кергән иде. Рәсим Нәбиев тә шулар арасына эләкте. Җыенырга вакытны кыска бирделәр. Гражданский киемдә юлга кузгалдылар. Поезд Урта Азия юнәлеше белән теркелдәде. Союзда калмаячакларын тиз чамаладылар. Шулай килеп чыкты: хәрби йөк самолеты белән аларны икенче континентка
— Африкага очырдылар...
...Өч айдан соң Аланбашка һәм бераз соңрак Софья Петровнага коры сүзләрдән генә торган хатлар килеп иреште. «Хезмәт әйбәт бара, исән-сау, ашау мулдан... Көннәр бик эссе, безнең халык чыдый торган түгел...» — дигән сүзләрдән башка әһәмиятле яңалык юк иде. Оксанага аталган хат та ике гашыйк арасында йөргән язмага тартмаган иде. Софья Петровна хатның ахырына: «Таләп катгыйдыр, югыйсә, Рәсим гомердә булмаганча язмас иде. «Эссе» сүзенә игътибар ит, шуннан да аның кайда икәнлеген чамаларга мөмкиндер»,
— дип өстәде...
***
Ике айдан соң Сафаның гәүдәсен җир куенына иңдерделәр. Улы кайткач хәлләнеп киткәндәй тоелса да, сәламәтләнү түгел иде ул, үлем алды исереклеге кереп аякка басу иде. Кабат урынга ятмады, кыштырдап йөргән җиреннән җан тәслим кылды.
Тышта көзнең матур көннәре тора иде. Аяз, җылы булуга карамастан, иңсәсенә кыска тунын салып, Сафа капка төбенә чыкты. Улын озатканнан бирле ул көн саен биредә утыра. Күңеле белән улын көтә. Эре адымнар белән урам буйлап атлап, затлы хәрби кием кигән Рәсиме менә-менә кайтып килер шикелле.
Сөйләшергә маһирлыгы гел бетте Сафаның. Соңгы вакытта сүзгә күренеп саранланды. Үзе сүз әйтми, башкаларны гына тыңлый ул. Сөйләгәнне ничек кабул итүен аның йөзеннән чамаларга мөмкин. Әгәр кайсыдыр фикерне кабул итми икән, кашларын җыера, йөзен читкә бора, күңеленә якын алган сүзләргә елмаерга тырыша.
Капка төбеннән кергәч, Сафа ятагына утырды, Фәнияне үз янына чакырды. Һич көтмәгән көр тавыш белән:
— Сөйләшик әле, сиңа җиткерәсе сүзләрем бар, — диде.
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
— Сөйләшмәгән кая ул! Тыңлыйм сине, карткаем, — дип Фәния, иренең кәефе күтәрелгәнгә сөенеп, аның янәшәсеннән урын алды.
— Соңгы сүземне җиткерәсем килә... Бүтән әллә сөйләшеп була, әллә юк... — диде Сафа, карашын идәндәге бер ноктага текәгән килештән. — Синең киләчәк язмыш турында борчылам...
— Нинди соңгы сүз? Яшибез бит әле! Минем хакта да кайгырасы юк, — дип, хатынның ир күңелендәге яман уйларны куасы килде.
— Әлегә шулай... Көннәрем санаулы. Үзем беләм... Шуны әйтәсем килә: мине җирләгәч, берьялгызың өй саклап, дөнья куам, дигән булып газап чикмә. Рәсим кайтканчы Хамия янына күченеп тор. Ул сине арттырмас. Оныкларны карарсың. Камил кияү дә тар күңелле түгел... Өйне нишләтү хакында бер киңәш тә бирә алмыйм. Рәсим кайтканчы үз урынында торсын... — Сафа тынып калды. Бераз хәл алгач, телгә килеп әйтте: — Үзеңә иш табып, соңгы көннәреңә чаклы бергә яши алсаң, шәп булыр иде дә...
— Кая инде хәзер андый бабка керү!
— Мин дә шулай уйлыйм. Рәтле ирләрне сугыш йотты. Ялгыз ирләрнең күбесе аракы күленә кереп батты...
— Бу яшькә җиткәч, кабат парлану хакында уйлану урынсыз. Синең кебек кешене каян табасың хәзер?
— Икенче әйтәсе килгәнем шул, — диде Сафа хатынының йөзенә туры карап, — бик рәхмәтле мин сиңа. Ир итеп, санга сугып яшәдең. Эчеңдәге борчуларны тышка чыгарып, мине борчымадың... Беренче мәхәббәтең түгел икәнлегемне дә белә идем. Тегүче Фаяз белән ике арада булган мөнәсәбәтеңне дә ишеттерделәр. Көнләшмәдем. Шөкер, матур яшәдек. Балаларыбыз белән мактана алабыз. Кеше алдында кимсенерлек, хурланырлык сәбәп юк... Рәсим теге кызын алам ди икән, каршы төшмә. Улыбыз акыллы, нишләргә кирәген үзе белер... Балалар синең тәрбиядә үсте. Чын кеше итә алдың аларны... Шуның өчен рәхмәт...
Сафага сөйләшү авырайды.
— Миңа ятарга ярдәм ит, зинһар. Калганын иртәгә сөйләшербез, — дип Сафа урынына сузылды. Стена ягына карап ятты да тынып калды...
Иртәгәсен әңгәмәне дәвам итә алмадылар. Төн уртасында Сафа җан тәслим кылды. Авыл халкы аны соңгы юлга зурлап озатты.
Әтисенең җидесен үткәрү белән, Хамия әнисен үзләренә килергә әйдәкли башлады.
— Үземне карый алганда, ике аягымның берсен дә атламыйм, — дип Фәния тәкъдимнән катгый рәвештә баш тартты.
— Юкны сөйләмә! Көрәк белән казып бәрәңге утыртыр, аны чокып хәлдән таеп яшәр чагың түгел. Һәр көн килеп без дә ярдәм итә алмыйбыз. «Бер ананы сыйдыра алмыйлар», дип, халык безгә рәнҗер, — диде Хамия, соңгы дәлилен китереп.
— Тора-бара күз күрер, кызым. Бу кышны шушында чыгам. Әткәң рухы рәнҗемәсен. Хуҗа вафатыннан соң нигезне ел үтмичә ташларга кушмыйлар. Ата-бабадан калган гореф-гадәтне үтәргә кирәк, — диде ана, кузгалу турында сөйләшүнең әлегә урынсыз икәнлеген аңлатып.
— Ярый, синеңчә булсын. Кыенлаша башласа, күз күрер, — дип кыз анасы әйткәннәр белән ризалашты...
***
Алты егет чыктылар алар урамга. Шәһәрдә берән-сәрән йөрергә рөхсәт ителми. Баштарак ике-өч солдатны берьюлы чыгарып караганнар. Сирәк очракта гына исән кайта алганнар, күбесе хәбәрсез гаип булган. Хәрбилекне 86
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
82
сиздермәү өчен формадан күренү тыела. Гомумән, бирегә килгәннән бирле бер генә хәрбинең дә солдат формасыннан йөргәне юк.
Җирле халык сизгерлек ягыннан эт белән бер: нинди хәлдә дә үзенеке белән читне аера. Кара каргалар арасына юлыккан ак карга шикелле, безнең бәндәләр әллә каян аерылып тора.
Совет хәрбиләренең монда интернациональ бурыч үтәү йөзеннән, ягъни җирле халыкның азатлыгын, илнең бөтенлеген саклау өчен җибәрелүләрен аңларга тиешләр, югыйсә. Андыйлар азрак шул. Күпчелек ярдәмгә килүчеләрне баскыннарга саный, җан дошманы күрә, җае чыкса — үтерә яки әсир алып кол итә...
...Алтау иде алар: ике офицер дүрт солдат. Офицерның берсе — Рәсим. Урам тулы халык — ул кырмыска оясы шикелле кайнап тора. Кемнең кая барганын, нәрсә кылганын аңламалы түгел. Каршы килүчеләр белән юл сабышу читен хәтта.
Төркемнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, юлның аулаграгын сайларга кирәк иде. Алар базар юлыннан читләшеп, штабка пакет илткәндә бара торган тыныч урамга борылдылар. Биредә дә үткән-сүткән җитәрлек. Шулай да төп урамдагы шикелле болгавыр түгел. Диңгез ягыннан ара-тирә искән дымык җил эсселектән тиргә баткан тәнгә күпмедер рәхәтлек бирә иде.
Штаб урнашкан бинага кадәр, күп булса, йөз адым тирәсе ара калгандыр. Анда кергәч, эчтәге җиләс һавада бераз тын алырбыз, дигән өмет белән атлаучы төркем хәвефсез саналган тыныч урында төзәлмәслек фаҗигагә дучар булды
Егетләрнең берсе дә чамаламый калды: бер-беренә терәп диярлек салынган ике йорт арасындагы тар аралыктан яшен тизлегендә килеп чыккан озын чапанлы, кара тәнле бәндәне абайларга өлгергәнче колак төбендә автомат тавышы яңгырады. Алдан атлаган бишәү шундук җиргә ауды. Арттан атлаган Рәсим пистолетын тартып алырга һәм тәтегә басарга өлгерде, аннан, күкрәген тотып, иптәшләре янәшәсенә тәгәрәде...
Билгеләнгән вакытка пакет килеп җитмәгәнлектән, штабтагылар часть белән элемтәгә керделәр. «Алар сездә булырга тиешләр иде инде», — дигән җавапны ишеткәч, гражданский киемдәге бертөркем солдатны килүчеләрне каршыларга чыгардылар. Тышта аларны алты мәет каршы алды. Как җиргә тәгәрәшеп җан тәслим кылганнар. Үтеп-сүтеп йөргән җирле халыкның алар турында гаме дә юк: яннарына килеп кызыксыну түгел, үләт чиреннән шикләнгәндәй, читләтеп урап үтәләр.
Каршыларга чыгучылар егетләрне таныдылар, аларның штабка беренче тапкыр гына килүләре түгел иде. Мәетләрне тикшерделәр. Бишесендә җан-тын юк, ә берсенең йөрәге сизелер-сизелмәс кенә тибә иде. Аны дәвалау өчен туган илгә җәһәт кенә җибәрү чарасын күрделәр.
Җитез кыландылар, яралыны истребитель белән Бакуга озаттылар, әзерләп куелган икенче самолет аны алып, Мәскәүгә очты. Алты сәгать үтүгә, ни тере, ни үле түгел гәүдә операция өстәленә салынды. Күкрәк читлеген ачып, дүрт ядрә алдылар. Ярый, берсе дә йөрәккә эләкмәгән иде. Шунлыктан гына егет исән калган...
Бер атнадан соң гына егет үз-үзен белешә башлады. Күзен ачуга, ап-ак палатада ятуын шәйләп, аптырап калды: кайда ул, аңа ни булган?
Күкрәк ярасының сулкылдап-сулкылдап сызлавы Рәсимне чынбарлыкка кайтарды. Ут чәчеп торган урамда меңнәрчә халык арасыннан бәрелә-сугыла баруы, ике өй арасыннан озын чапанлы бәндәнең пәйда булуы, үзләренә төбәлгән мылтык... бер-бер артлы күз алдыннан үтте.
— Мин кайда? — дип сорады ул, үзеннән ерак түгел карават янында ни беләндер мәш килүче ак халатлы кыздан.
— Госпитальдә, — дип җавап бирде кыз.
— Кайсы шәһәр?
— Мәскәү. Операция ясау өчен сезне монда кайтардылар.
— Операция кайчан булды?
ГАМЬ
83
— Бер атна элек...
Тагын нәрсәдер сорамакчы иде егет, «Сезгә сөйләшергә ярамый», — дип шәфкать туташы бүлмәдән чыгып китте.
Бер атна элек!.. Атна буена һушына килә алмыйча ятканмы ул?
Калку гәүдәле, ак халатлы ир килеп кереп, егетне уйларыннан бүлдерде.
Рәсим янына якынайгач, ул:
— Хәлләр ничек, герой? — дип аның кәефе белән кызыксынды.
— Ярыйсы, — диде табибтан күзен алмыйча. Табиб, аның йөрәк тибешен тикшергәч, көлемсери төшеп, әйтте:
— Болай булгач, алга...
— Бүтәннәрнең хәлләре ничек соң? — дип сорады Рәсим, үзе белән бергә штабка барган егетләрнең язмышы белән кызыксынып.
— Әйтә алмыйм. Безгә башка яралыларны китермәделәр, — дип кабаланып чыгып китте табиб.
— Миңа операцияне шушы табиб ясадымы? — дип сорады Рәсим, хирургка ияреп кергән баягы кыздан.
— Әйе.
— Ә мин аңа рәхмәт тә әйтмәдем.
— Өлгерерсез. Ятасыгыз күп әле.
— Хирург ни атлы?
— Подполковник Сергей Иванович Колосов...
Госпитальдә ятуына ике ай тулганда Рәсимнең күңелендә яшәүгә өмет уянды. Каләм тотарлык хәлгә килү белән, сөйгәненә хәбәр салды. Җавапны бер айдан соң алды. Озын язган иде Оксана хатны. Кат-кат укыды егет, әмма кызның төп фикерен аңышып бетмәде. Күңелендә сорау артыннан сорау туды.
«...Дүрт айдан артык хат килми торгач, синең исәнлегеңә дә икеләнә башлаган идем. Аптырадым-йөдәдем дә беразга Франциядә калырга булдым. Бер сәүдә компаниясе белән ике елга килешү төзедем. Аның вәкилләре озакламыйча Мәскәүгә барачаклар. Алар төркеменә, бәлки, мин дә эләгермен. Синең белән очрашуга өметләнеп торам әле...
...Синең нинди фаҗигагә таруың хакында төпченмим, күрешкәч сөйләрсең яки хатта язарсың...
Кызларның күбесе офицерга кияүгә чыгарга хыяллана. Минем өчен дәрәҗә түгел, яраткан кешем булу әһәмиятле... Сине кая җибәрәләр бит әле! Алган белемне файдалана алмыйча офицер хатыны гына булып яту да мактаулы гамәл түгел... Әйдә, бу хакта соңрак сөйләшербез, син чыгып, ныклап урнашкач фикерләшербез...» — дигән юллар Рәсимне аптырашта калдырды, кызның ихласлыгына икеләнә төште.
Оксанага хәбәр җибәрүдән тыелып торуны кулай күрде Рәсим. Билгесезлек томанының таралуын көтте. Сабырсызланып әлләни язып ташлавыннан, төзәлмәслек хата эшләвеннән шөлләде. Шулай да Софья Петровна белән элемтәгә керүне кирәк санады. Ана белән кыз арасында сер уртак, Оксана тормышындагы үзгәрешләрне ана белми калмас, дигән фикердә иде ул. Язып җибәрде егет. Госпитальдән чыккач, үзен нинди язмыш көтүен белмәве турында әйтте. Отставкага җибәрү ихтималы барлыгын да язды. Хатның төп өлеше Оксанага карата туган икеләнүләрне ачыкларга теләгән сораулардан тора иде...
...Аякка баскач, көннәр акрын үткәндәй тоела башлады. Якын-тирә шәһәрләрдә таныш-белешләре, туган-тумачасы булган яралылар янына килештереп кенә торалар. Аларның вакыты тиз үтәдер сыман Рәсимгә. Кем килсен соң аның янына! Оксаналар белән өйдәгеләрдән башка аның биредә икәнлеген белүче дә юк. Рәсим беркемне дә көтми. Шунлыктан, сестра кызның, палатага кереп:
— Иптәш капитан, сезнең янга килгәннәр, — дигән сүзләре аны аптырашта калдырды.
— Кемнәр? — диде ул, кыз әйткәннәргә ышанып җитмичә.
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
84
— Хәрбиләр. Сезне баш табиб бүлмәсенә чакыралар...
«Бергә хезмәт иткән егетләрдер», — дигән уйга килеп, баш табиб бүлмәсенә юнәлде егет. Ишектән керүгә гаҗәпсенеп калды: килгән ике хәрбинең берсен дә танымый иде ул.
— Әйдәгез, әйдәгез, — дип гадәттәгедән гайре ачык йөз күрсәтеп чакырды аны баш табиб. Офицерлар өчесе дә аякка бастылар. Полковник дәрәҗәсендәгесе Рәсим белән ике куллап исәнләште.
— Сәламәтләнүегез белән, — диде ул.
— Рәхмәт, иптәш полковник...
Полковник белән килгән майор да, нидер мыгырданып, Рәсимгә кул бирде. Полковник егетне каршысына утыртты.
— Бәхетегез бар икән, йөзлек белән тугансыз... Сезнең алтыгызга да дәүләт бүләге бирү турында указ чыкты. Ул биш мәрхүмнең якыннарына тапшырылачак, ә сезгә бирүне миңа йөкләделәр... Рөхсәт итегез, иптәш майор, сезгә Кызыл Йолдыз ордены тапшырырга, — дип Рәсимнең түшенә орденны беркетте.
— Советлар Союзына хезмәт итәм! — дип үрә катып җавап кайтарды Нәбиев, үлгән биш иптәше турындагы уйлардан көч-хәл белән арынып. Полковник ялгыша, дип уйлап, төзәтмә бирәсе килде: — Иптәш полковник, гафу итегез. Мин капитан...
— Хәзер сез майор. Госпитальдән чыккач, приказ алырсыз, — диде хәрби, көлемсери төшеп.
Полковник ашыга иде. Рәсимнең тизрәк сәламәтләнүен теләп, урыныннан кузгалды. Табиб Сергей Ивановичка ияреп, Рәсим дә килгән хәрбиләрне озата чыкты...
***
Колхозларны эреләндерү Аланбашны Шомыртлыга кушу белән генә төгәлләнмәде. Аларга Калмаш, Ызанбаш, Наратлы авылларын өстәп, зур бер хуҗалык барлыкка китерделәр. Колхоз идарәсен, берәүнең дә фикеренә колак салып тормастан, Аланбаштан ундүрт чакрым ерактагы Наратлыга урнаштырдылар. Биш авылны берләштергән җирле совет та шушында күчерелде. Хәзер Аланбаш һәм Шомыртлы кешесе барлы-юклы йомышы белән колхоз идарәсенә яки авыл советына бара икән, озын бер көнен юлда исраф итә.
Аланбаштан авыл советы алыну белән ясле ябылды. Якын-тирә кешеләренең ихтыяҗларын күп еллардан бирле үтәп торган «ут» тегермәнен сүтеп, такта ярдыру өчен, колхоз үзәгенә көйләделәр. Көнозын авылга җан кертеп торган алачык ябылды, авыл күрке булып кукраеп утырган каланча череп ауды. Авылның табыш чыганагы саналган алма, яшелчә бакчалары көтүлек урынга әйләнде.
Берләшү башланганнан соң Аланбаш бер дистә хуҗалыкка кимеде. Өч
ГАМЬ
85
гаилә колхоз үзәгенә күченде, икесе районга китте, башкалары, өйләрен сатып, якын-тирә шәһәрләргә авыштылар.
Аланбашта сарыктан башка терлек калмады. Бу фермада дүрт хатын- кыз эшли, ике ир-ат каравыл тора. Авылда ирләр хезмәте бетеп бара. Хәер, хатын-кызларга да урын тарайды. Батырып эшләрдәй егетләр көнлекче хәленә калдылар. Кайда ашап-эчәрдәй эш бар — шуны гына хәстәрләп йөри башладылар. Сугышка кадәр һәм яу барган елларда да аракыга исләре китмәгән ирләр тәҗрибәле эчкечегә әйләнеп бара. Тыныч тормыш башлангач рәхәт яшәргә өметләнгән авыл халкы бетү, бозылу, әхлак нормаларыннан тайпылу юлына басты.
Авылда яшәүнең мәгънәсе вагайды. Эш юклыктан, авылда кызлар кимеде. Кызларсыз җирдә егетләр каламыни?! Алар да шәһәр тирәсенә елышу җаен карадылар. Армия хезмәтен тутырганнарның күбесе авылдан читләште.
Кичләрен тәрәзәләрендә ут балкытып, олыны да, кечене дә үзенә җыя торган китапханә бар иде. Китап укучылар саны җитми, дип, аны да яптылар, чират мәктәпкә килеп терәлде...
Кыскасы, авыл сәясәт томаны арасына кереп югалды — күренмәс һәм кирәкмәс хәлгә төште...
Хәкимҗан авыл хуҗасы булып калды. Шомыртлы белән берләшкәннән соң бригадир итеп сайланган иде, биш авылны кушкач та ул шушы хезмәтен башкаруны дәвам итте. Сугыштан кайткач, ике ел буйдак йөргән Хәкимҗанның өйләнүенә әле генә кебек иде, карасаң, вакыт үткән дә киткән: зур кызы башлангычта укып йөри. Шунысы яман, башлангычлар да хәзер Тимәккә баралар, авылда мәктәп ябылды. Уртанчы малай биш яшькә чыкты, кечесе өч белән бара.
Гаилә ишәя. Яшәү урыны кысан. Аркылысы-буе бишәр адымлы өйдә алты җан кайнашалар. Төннәрен түзмәле. Балалар йоклагач, идәндә йөрер урын табыла. Көндезләрен генә болгавыр — бер-береңә юл сабу читенләшә.
Кысанлыкта гел болай болганышып яшәп булмас дигән исәптән чыгып, Хәкимҗан иркенрәк өй салу ниятенә керде. Бура күтәреп, башка кирәк- яракларны тергезгәч, өйне кайда салу мәсьәләсе борчуга әйләнде. Хуҗага һәм хатынына урын талымлауның кирәге юк. Хәкимҗан өчен ата-баба нигезен ташламау хәерлерәк. Балаларның киләчәге турында уйланганда, Аланбашта калуның мәгънәсе күренми. Урта белем алганчы алар өч мәктәпкә йөреп укырга мәҗбүр булачаклар.
Кечкенә авыллар тиздән гел бетәчәк икән дигән сүзләрнең йөрүе дә Хәкимҗан күңеленә шом сала. Мондый әйтүләргә икеләнергә урын да юк төсле: авыл болай да үзеннән-үзе юкка чыгып бара бит инде. Аланбашка өй салып, ахыргы чутта, берьялгызың утырып калуың ихтимал. Тик барыбер Хәкимҗанның Аланбаштан китәсе килми.
Сеңлесе Тәлига аның күченүен кулай күрә. «Син өй салу белән генә Аланбаш тернәкләнеп китмәс», — диде.
— Китүен китмәс тә, әмма ата-баба нигезен, нәсел-ыру күмелгән җирне калдыру әрвахларның рухын рәнҗетү кебек, — диде Хәкимҗан, икеләнү сәбәбен.
— Бер синең башка төшкән хәсрәт түгел. Бүтәннәр китәләр бит. Дөрес эшлиләр. Керосин лампасы яндырып, утын ягып яшәргә җиксенмәгәннәр генә кечкенә авылларда калырга мөмкин, — дип заманча итеп аңлатты сеңлесе.
— Дөрес сәясәт түгел бу. Көнбатыш илләрдә иген игүчеләр, терлек асраучыларның байтагы хуторларда яши, әмма безнең сыман көн күрми. Халыкның үз ихтыярына куярга кирәк: авылның эресе дә, кечесе дә булсын, 90
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
хуторлар да корсыннар, — дип Хәкимҗан үз дәлилен китерде. Өстән җиткерелгән күрсәтмә нигезендә алып барылган әвеш-тәвешне Хәкимҗанның күңеле кабул итеп бетерми иде.
— Кечкенә хуҗалыкларда хезмәтне механикалаштыру мөмкин түгел. Авыл хуҗалыгына техника үтеп кермичә торып, азык-төлек муллыгы булмаячак. Муллык тудырмыйча торып, коммунизмның материаль-техник базасын ныгыту турында сүз алып бару урынсыз, — дип аңлатты Тәлига, партия мәктәбендә ятлап кайтканнарын абыйсына җиткереп.
— Үскәнем, мин сине аңлыйм. Китапча сөйлисең. Миңа тормышча кирәк. Минем бүген үк кешечә яшисем килә. Балаларымның хәерчелек баткаклыгында быгырдауларын теләмим... Әнә шул хуторлы җирләрдә халык бездәгегә караганда, беләсеңме, ничә мәртәбә әйбәтрәк яши? Белмисең, ә мин беләм, күреп кайттым. Хәтта сугыш вакытында да ачлык күрмәделәр алар... Шулардан өйрәнергә кирәк, — диде Хәкимҗан, канәгатьсезлек белдереп.
— Бәхәсләшмик, абзыкай. Ил барыбер алга атлый. Соңгы вакытта гына күпме уңай үзгәрешләр булды! Нибары ун ел үтәр — коммунизмда яши башларбыз, — дип рухланып әйтеп куйды Тәлига, абыйсы белән килешмичә.
— Өй салуны мин коммунизмга чыкканчыга кадәр кичектереп тора алмыйм инде, — диде Хәкимҗан, авыз чите белән кинаяле елмаеп.
— Өй салу — синең шәхси эшең. Аңа җәмгыятьнең катнашы юк...
— Әнә шул яклары яман шул...
***
Госпитальдән чыккач, Рәсимне Кара диңгез буена бер айга санаторийга җибәрделәр. Килеп урнашу белән ул Софья Петровнага хат язды. «Бәлки, Оксана да кайткандыр. Әгәр Украинада икән, килеп чыкмый калмас», — дигән өмете дә юк түгел иде.
Ни хикмәт, дүрт көннән Рәсим җавап хаты алды. Ул артык озын түгел иде. Бүгенге хәл-әхвәлләре турында кыскача әйткәннән соң, кызы турында түбәндәгеләрне җиткергән иде:
«Рәсим, Оксана турында аптырап калдым дип язгансың. Мин дә синең хәлдә. Бер хатында ул: «Миңа монда яшәү ошый, җай чыкса, әллә калырмын да. Ир-ат затына да кыргынлык юк», — дип язган иде. Мин җибәргән җавабымда: «Андый уйны башыңа китермә. Бердәнбер кыз була торып, бердәнбер анаңны тилмертеп яшәрсеңме? Бәхиллегем юк», — дип орыштым. Нинди нәтиҗәгә килгәндер тагын. Бер ай элек кайткан иде, мин үстереп буй җиткергән малайны алып китте. Малайны калдырырга көзен кайтмакчы. Әллә үзе дә калыр...»
Элек мондый хәбәр алса, кая барып сугылырга урын тапмас, яшәүнең мәгънәсен югалткандай тояр иде Рәсим. Йөрәге дә җилкенмәде, дулкынлану хисләре дә тоймады. Шулай да эчтә ниндидер бушлык барлыкка килде. Сөйгәнен югалтудан гайре, кызның чынбарлыкны турыдан-туры әйтеп язмавына үртәлде.
Тиңдәшсез көчкә ия булса да, сөю тиз сынала, нәзберек шул ул. Ике якның да ихласлыгы булмаса, сынап кына калмый, чәлперәмә килә. Бер-береңнән ничәмә-ничә еллар аеры яшәп мәхәббәтне саф килеш саклау — тиңдәшсез батырлыкка тиң. Аның олы йөрәклеләрнең ихтыярыннан гына килә торган изге хис икәнлегенә янә бер тапкыр инанды Рәсим. Элек тә бу хакта кат-кат уйланганы бар иде.
Оксана энесен ни өчен алып киткән? Дөнья күрсәтү өченме, әллә чит тел өйрәтергәме? Бу сорауга анык җавап таба алмады Рәсим. Софья Петровна да ачыклап язмаган.
Санаторийдан соң Рәсим Мәскәү янындагы авиация дивизиясе карамагында калырга тиеш иде. Поезддан төшү белән туры шунда юнәлде. Аның документларын байтактан бирегә җибәргән булганнар. Штаб начальнигы, сейфны ачып
ГАМЬ
87
документларны алды да, күз йөртеп чыккач:
— Иптәш майор, сез Татарстаннан икән, — диде саф татар телендә.
— Сез дә әллә шуннанмы?
— Әйе. Без күрше районныкылар гына. — Ул үзенең туган җирен атады...
Штабка кереп-чыгып йөрүчеләр юклыктан файдаланып, алар үз телләрендә рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар, ныклап таныштылар, аңлаштылар. Рәсим үзенең хәрби хезмәттә калу-калмау мәсьәләсе белән кызыксынды.
— Сезгә хезмәт итәргә туры килмәячәк инде. Госпитальдә бер ай ятып чыгарга туры киләчәк.
— Ни өчен?
— Группа биреп, отставкага җибәрү өчен. Бу хакта сезгә госпитальдә үк әйтергә тиешләр иде... Граҗданкага китәргә каршылыгыгыз юктыр бит?
— Җибәрсеннәр генә! Икеләнүсез китәм! — дип сөенә төшеп, җавап бирде Рәсим.
— Минемчә дә дөрес буладыр. Сез — институт тәмамлаган педагог. Эш мәсьәләсе проблема булмаячак. Хәрби пенсиянең күләме югары булыр. Яшәргә мөмкин дигән сүз.
— Җае чыгар. Туган җир үги итмәс, — дип җавап бирде Рәсим, авыр йөктән арынгандай, җиңеллек белән...
...Туган якка кайтырга атлыгып торган Рәсимнең планнары кинәт үзгәрде. «Дөнья әйләнеп кайту» хәстәренә керде ул. Хәрби пенсиясен саклык кассасына күчереп баруны җайлаштырды да, поездга утырып, Ерак Көнчыгышка юл алды.
Оксананы югалтуына ышана башлаган иде ул. Күңел бушлыгын тутыру өчен яңа маҗаралар табып, шулар белән мавыгу омтылышы аны ерак сәфәргә әйдәкләде. Өйдәгеләр дә аның хәлен аңларлар, дип фикер йөртте Рәсим. Күңелендәгесен бәйнә-бәйнә тезеп, Хамиягә хат язды...
***
Кыргынлык килә башласа, туктата торган түгел. Узган җәйдә ун хуҗалык, ихата- милкен корытып, Ырынбур далаларында яңа укмашкан колхозларны тернәкләндерү өчен күмәк төстә үткәрелгән күчерү хәрәкәтенә кушылып, авылдан китеп барды. Бу язда янгын чыгып, бер урамдагы җиде өй көлгә әйләнде. Уттан зыян күрүчеләрне колхоз үз канаты астына алды , аларга үзәктә өй салып бирде. Җәй үзәгендә ике гаилә Сарапул шәһәре янәшәсендәге совхозга күченде. Тагын икесе Башкортстанның Нефтекама шәһәренә китеп урнашты. Аланбашта илле бер өй утырып калды. Шуларның кырык өчендә кеше яши, ә сигезе, сатып алучы көтеп, буш тора...
Хәкимҗанның таралып барган Аланбашта өй салырына берәү дә ышанмады. Күпләр: колхоз үзәгендә генә калмас, районга ук күченер, дигән карашта тордылар. Авыл тутырып йөргән имеш-мимешләрне юкка чыгарып, Олы күлгә аяк сузып утырган төп ихатасына яңа өй салып керде Хәкимҗан.
— Кешеләр белми күченми торгандыр, әллә без дә дәрт итәбезме? — дип караган иде хатыны, Хәкимҗан андый сүзне ишетергә дә теләмәде.
— Балалар үсеп таралышкач, без кайда да икебез генә калачакбыз. Чит-ят җирдә яшәүгә караганда, туган төбәктә көн күрү күпкә отышлырак булыр, минемчә. Бу хакта күп уйландым инде, уйлардан чәчләрем агара төште... Без монда теләгән кадәр мал асрап яши алабыз. Кулдан көч китсә, Олы күлдән балык тотып та тамак туйдыра алабыз. Авыл кешесенә тагын ни кирәк? Бөтен кеше китеп бетеп, берүзебез калганда да яши алачакбыз, диясем килә, — дип тагын бер кат ныклы 92 фикерен җиткерде Хәкимҗан карчыгына. Аның хуторларда яшәүчеләргә кызыгып кайтуы турында күп тапкырлар сөйләвен ишеткәнгә күрә, Фәриха сүз көрәштерүне урынлы санамады, ире белән ризалашырга мәҗбүр булды.
Хәкимҗан белән Фәриханың өч баласы да Тимәккә йөреп укыйлар. Аланбашта
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
башлангыч мәктәпне кире торгызу буенча ата-аналар хәтәр хикмәт чыгарырдай булып йөреп караганнар иде, берни кыла алмадылар. «Киләсе елда балалар саны нык кими, мәктәпне быел ачып, алдагы елда ябуда хикмәт юк», — дип рөхсәт бирмәделәр.
Шулай да халык Аланбашның яшәренә өметләнә. Совет власте колхозларны тарату ягында түгел бит. Өстәге җитәкчелек алышындымы, тормыш тагын элекке эзенә төшәр, дигән карашта яши. Чөнки Мәскәүдә баш түрәләр әвеш-тәвеш килдеме, үзгәреш булмый калмый... Элек икенче бригадага җитәкчелек иткән Хафиз да, мөгаен, шундый фикердәдер. Югыйсә, Аланбашта өй җиткерергә керешмәс иде...
...Кече авылларны бетүгә дучар итү генә җитмәде, халык күңеленә тозлы яра салырдай хәбәр килеп иреште: якында гидростанция төзелү нәтиҗәсендә, су басу куркынычы туганлыктан, түбәнлектәге авыллар күчереләчәк. Шундыйлар исемлегенә Аланбаш та кергән, имеш...
Соңгы вакытта алып барылган үзгәрешләргә битараф карарга күнегә төшкән, ярдәмчесез, саклаучысыз калган авыл халкы, чарасызлыктан гаҗизләнеп, чираттагы шомлы хәбәргә дә кул селтәде...
***
Төне буе яуган яңгыр иртәнгә дә туктамаган иде. Юл лычма лыбырдыкка әйләнгән. Аякка ябышкан ләпекне бәргәләп-селкеп кенә төшермәле түгел. Олы юлга чыккач кына атлавы бераз җиңеләя төште. Җәяүләп барыбер ерак китәрлек түгел: урыны-урыны белән күлләвекләр хасил булган, төнозын койган яңгыр юлның комын юып, кызыл балчыгын чыгарган.
Рәсим юл уңай туры килүче машинаны көтәргә ниятләде.
Ниһаять, миһербанлы бер бәндә машинасын Рәсим янына туктатты. Шофер кабинада үзе генә иде. Чемоданын арткы урындыкка куеп, аны үзе белән янәшә утыртты.
— Сезне күргәнем бар инде... Кем дип әйтергә хәтергә генә килми тора... Кая кайтасыз, абый?
— Аланбашка. Аннан Тимәккә.
— Хәкимҗан абыйларгамыни?
— Түгел. Үзебезгә.
— Рәсим абый, сезме соң?
— Әйе.
— Аланбаш таралганга өч ел инде. Ишетмәдегезмени? Халык китеп бетте аннан, — дип аңлатты егет.
— Хәкимҗан абый күченмәдеме?
— Яңа йорт җитештереп калды. Кузгалуда исәбе күренми. Аннан күрепме, Хафиз абый да Аланбашка йорт күтәреп куйды. Әлегә анда яшәми.
— Хәкимҗан абый ни хәлдә соң?
— Ул кулак сыман яши.
— Энем, син үзең кайсы авылныкы? Мине дә беләсең...
— Белмичә! Мин Тимәкнеке бит. Сез директор чагында мин беренче класста укый идем. Сез мине белмисез инде...
— Күпләрне онытканмын инде.
— Китүегезгә байтактыр...
— Хәтсез шул...
ГАМЬ
89
Рәсим сеңлесе Хамия белән Камил турында сораштырды. Егет аларның тормыш-көнкүреше турында белгән кадәренчә сөйләде.
— Мин шуларга кайтам.
— Чамаладым. Хамия апа сезнең сеңлегез бит.
— Әйе, сеңлем...
Машина хуҗасы Рәсимне Хамияләрнең капка төбенә үк китереп төшерде. Рәсим егеткә акча сузган иде, тегесе үпкәли язып әйтте:
— Сездән акча алсам, Ходай сугар. Таныш түгел бәндәләрдән дә алганым юк, — дип кузгалу ягын карады егет.
Капка төбенә туктаган машина тавышын ишетеп, Камил белән Хамия чыкты. Алар Рәсимне көтәләр иде инде. Хуҗалар кунакны ике яклап кочаклап алдылар. Сагынышканнар иде туганнар. Соңгы күрешүләреннән соң да ун елга якын вакыт үткән иде.
— Әнкәй мәрхүмә генә сине күрә алмыйча китеп барды. Теле белән әйтмәсә дә, күңеленнән сине көтте, — дип яшь сыгып алды Хамия өйгә кергәч.
— Минем өчен икесенең үлеме дә үкенечле. Әткәйнең вафаты вакытында чит илдә идем, әнкәйнең үлеме хакында диңгез эчендә ишеттем. Көне-сәгате белән кайтып җитмәле түгел, — диде Рәсим, авыр уфтанып...
Хәрби хезмәте елларында башыннан кичергәннәрне ачыктан-ачык әйтеп яза алмады ул. Рәсимнең чит илләрдә адым саен үлем куркынычы туып торган хәлләрдә хәрби бурыч үтәвен, каты яраланып, үлемнән чак калуын Камил дә, Хамия дә белмиләр иде. Чәйдән соң Рәсим башыннан кичкәннәрне кыскача сөйләп алды. Ул туктап калгач, өйне авыр тынлык биләде. Хатын-кыз күңеле тиз эрүчән — Хамия күз яшьләренә манчылды.
— И-и-и, абзыкаем, бу хәлләргә төшеп йөрүеңне белмәдек бит. Хәтта уйга да китермәдек. Җәһәннәм газаплары кичкәнсең икән, — дип, абыйсын кочаклап, елавын дәвам итте.
— Йә-йә, җитте, тынычлан, — дип абыйсы аны аркасыннан кагып күпме кабатласа да, сеңлесен ярсудан туктата алмады. Бераздан үзеннән-үзе тына төште Хамия. Елау җиңеллек бирде, күпмедер җиңеләеп, бушанып калды хатын. Тирән сулап, урыныннан күтәрелде дә табынны җыярга кереште.
— Мин бит сезнең хатта «Аланбаш бетте», дип язган сүзләрегезгә ышанып җитмәдем. Күпләр китсә дә, барыбер утыз-кырык өй калгандыр, дип уйладым, — диде Рәсим, Камил белән икесе утырып калгач.
— Хәкимҗан абый гына калды шул. Фәриха апа белән тиң икесе яшәп яталар. Иркен яшиләр. Мәҗбүри кусаң да Хәкимҗан абыйны кузгатып булмас. «Бермәлне киткәннәрнең исенә төшәр, бик кире кайтырдай булырлар, ләкин чамаларыннан килмәс. Ә акыллырак яшьләр шушында төпләнерләр. Авыл янәдән терелә башлар», — дип хыялланып ята Хәкимҗан абый, — диде Камил, Рәсим юлда ишеткән яңалыкны үзенчә кабатлап.
— Хәкимҗан абый балык тотадыр? — дип әңгәмәдәше көтмәгән сорауны бирде Рәсим.
— Күл буенда яшәп, ансыз буламыни! Балык кирәк булганда якын-тирә кешеләре аның янына йөгерә.
— Алпавытларча яши, диген.
— Аермасы шунда — хезмәтче тотмый.
— Рөхсәт юктыр, — диде Рәсим, көлемсерәп.
— Ихтимал...
— Абзыкай, син бер хатыңда: «Бәлки өйләнермен дә», — дип язган идең. Аннан соңгы хатларыңда ул хакта сүз булмады. Барып чыкмадымы соң? — дип көтелмәгән сорауны бирде Хамия, ашарга әзерләп йөргән җиреннән.
— Мин өйләндем, ул ташлады, — диде Рәсим, җитди генә. — Бер-беребезне аңлый алмадык... Хәер, башка сәбәбе дә булгандыр.
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
90
— Язмыштыр.
— Бәлки...
— Оксана белән күптән өзелдеме? — дип Хамия абыйсының беренче мәхәббәтен искә төшерде.
— Бишбылтыр инде.
— Җиде-сигез ел элек аның бер хаты килгән иде. Үзләренә бөтенләйгә кайтып эшли башлагач язган иде. Әлбәттә, синең белән кызыксынган. Мин, җүләр: «Абзыкай өйләнгән», — дип язып җибәрдем. Оксана яңадан хат салмады, — дип Рәсим көтмәгән яңалыкны ирештерде сеңлесе.
Күрешмәүләренә, язышмауларына ничә еллар үтсә дә, зифа буйлы украин кызын оныта алмады ул. Оныта да алмас, мөгаен. Әллә хат язып караргамы? «Юк- юк, күптәннән тормыштадыр. Чибәр кыз иясез тормас. Хәбәр салып, аларның тормышларын бозуда ни мәгънә бар?» — дип, уеннан бик тиз кайтты ул...
Икенче көнне, Камилнең әрхәрәй мотоциклын кабызып, Рәсим Аланбашка юл тотты. Ярык торбадан чыккан үкерү тавышын ишетеп, Хәкимҗан капка төбенә чыкты.
— Чит ил техникасы икән. Безнеке бу тиклем чәрелтәмәс, кем йөри микән, дип гаҗәпсенгән идем, син икәнсең, иске күрше, — дип каршылады аны Хәкимҗан. Алар кочаклашып күрештеләр.
— Иномарка алып кайттым, Хәкимҗан абый. Шуны котлатырга синең янга килдем, — дип шаярту сүзләре белән җавап бирде Рәсим дә.
— Хәзер карчыкка эндәшәм, ике-өч йомырка чыгарып бирсен, — диде авыл хуҗасы, җорлануын дәвам итеп.
Гадәттә, очрашу вакытында була торганча, исәнлек-саулык турында сүз алыштылар, хәл белештеләр. Хәкимҗан иске күршесенең бу тикле гомер күзгә- башка чалынмыйча кайда йөрүе турында төпченде. Һәркайсына басымлап тукталмаса да, җир шарының төрле почмакларына кылган сәяхәтләре турында кыскача бәян итте Рәсим.
— Белмәгән-күрмәгән җирең калмаган икән, борынгай, — дип гаҗәпсенеп тыңлады аны күршесе.
Алар өйгә керделәр.
— Икәү генә яшисезме? — дип сорады Рәсим, аларның ялгызлыкларын белеп торса да.
— Кошлар язмышы хәзер бәндәләргә күчте бит. Ярый, кошлар китәләр дә кайталар, ә күпчелек балалар кирегә юлны оныталар, — диде Хәкимҗан, мондый хикмәтне үзең дә беләсең дигәндәй, кул селтәп.
— Кайда да шул хәл, — диюдән башканы әйтмәде кунак.
— Үзеңнең төпләнү кайда соң?
— Утраклыкка күчмәдем әле. Шул хакта уйланып кына йөрим.
— Гомер буена алай яшәп булмас, төпләнергә кирәк.
— Әлбәттә!.. Чын сүзме, Хафиз абый кире кайта, дип ишеткән идем.
— Дөрес сүз. Әнә, өе өлгергән инде, — дип Хәкимҗан чапырышрак утырган ихатага күрсәтте. — «Мал тотып, синең кебек яшисем килә», — ди.
— Аңлаган кеше шулай уйлар. Эштән курыкмасаң, ким-хур булып яшәрлек урын түгел бит.
— Без аңлыйбыз да... Шуны белмәгән кешеләр күп бит. Тамырын нигә корытасы иде авылның? Ун-унбиш өй калса да авыл булып исәпләнеп йөртелер иде әле Аланбашыбыз, — диде Хәкимҗан, йөрәк сызлавын баса алмыйча.
— Хәзер тормыш шулайрак бит: ваталар-җимерәләр дә аннары пыр тузып шуны торгызырга керешәләр. Батырлык эшлиләрмени!.. Кем белә, берничә елдан биредә дә кечерәк бер матур авыл барлыкка килергә мөмкин.
— Амин иде әгәр...
— Транспортың бармы? — дип кызыксынды Рәсим, ансыз бай дөньяны сөйрәү
ГАМЬ
91
җиңел түгеллеген чамалап.
— Ат тотам. Малайдан калган бишекле матай бар. Миңа җитә. Кирәге чыкса, машина да сатып ала алам. Акча бар, шөкер. Ит, балык, печән сатам... Зарланырлык түгел.
— Иген иксәң, гел алпавыт буласы икәнсең, — диде Рәсим, көлемсерәп.
— Анысы да кулдан килә. Рөхсәт кенә итсеннәр, — дип икеләнмичә җавап бирде хуҗа.
— Синең янга киңәшкә килдем, Хәкимҗан абый, — диде Рәсим, күршесен аптырата төшеп. Хәкимҗанга килгәндә, ил гизгән егет аның киңәшенә мохтаҗ түгелдер сыман иде.
— Мин ни генә әйтә алырмын соң сиңа?
— Башка берәүдән дә килми ул, иң дөрес киңәшне син генә бирә алачаксың.
— Ышанып килгәч, әйтеп кара инде...
— Кайтып, шушында төпләнсәм, дим...
Ышаныргамы-юкмы, дигәндәй, Хәкимҗан Рәсимнең күзенә хәтсез карап торды. Ләкин кунак йөзендә шаярту чаткысы тоймады. Шулай да икеләнеп:
— Саташып кына әйтүең түгелме? — дип сорамый кала алмады.
— Кайтуымның максаты шул теләктән. Каралты-кура тергезү генә читенгә туры килмәгәе, дип икеләнәм. Шул хакта сораштыру өчен синең янга киңәшкә килдем, — дип төп фикерен җиткерде егет.
— Туганкаем, кесәңдә рәт бар икән, үзең читтән карап торсаң да була — бөтенесен җитештереп бирәләр.
— Акча бар-барын.
— Өй сатучы күп хәзер. Су басачак авылларда өр-яңа өйләрне дә арзан гына бәягә җибәрәләр. Алучы гына табылсын. Сүтеп торасы да түгел, трактор белән тарттырасы гына. Мәшәкате аз, диюем... Мин шуны гына төшенеп җитмим: нишләп монда төпләнергә уйладың? Интеллигент башың белән, диюем...
— Шушында туган өчен, Хәкимҗан абый. Әткәйнең нигезне корытмаска кушып әйткән васыяте бар иде. Аны үтәргә кирәк. «Әгәр исән калсам, туган җиремә кайтып тынычлап яшәр идем», — дип үз-үземә биргән нәзеремне дә үтәргә кирәктер... Мин дә тормыш куа алырмын бит әле...
— Әлбәттә. Шөйлә атаң каны кайный икән каныңда. Мәрхүм, ул да әллә кайларда йөреп кайтып, авылга төпләнеп гомер кичерде... Язмышларның кабатлана торган хикмәте бар шул. Хәерлегә булсын! Энекәем, кайт кына! Ялкауланмасаң, рәхәтләнеп яшәячәксең. Яшь бит әле син, гайрәтле чагың.
— Иртәгә үк районга барам. Кирәк-ярак артыннан чабулау өчен транспорт кирәк. Тиз арада кулга төшереп булмасмы әле...
— Матай-мазар аласыңмы?
— Автомобиль юнәтүдә исәп.
— Машинага чират күп, диләр. Сиңа, бәлки, җае чыгар.
— Ихтимал. Минем армия льготасы да бар...
Сүзләрне туктатып, өстәл артына утырыштылар. Тәмләткечләр өстәп, парда җылыткан, олы таба чүмәкәй тулы итне авыз иткәннән соң, иркенләп чәй эчтеләр. Табын урыныннан кузгалганнан соң да дөнья тергезү турында хәтсез озак гәп корып утырдылар.
ГАМЬ
***
Ашыгыбрак килгән Рәсим. Район үзәгендә рәтле-башлы хәрәкәт тә башланмаган. Эшкә кузгалучылар берән-сәрән генә күренә.
Шулвакыт Рәсим көтмәгәндә күптәнге танышын очратты. Урта мәктәптә бергә укыган сабакташының эшкә барышы иде.
— Надил, син түгелме соң? — дип эндәште ул, аның ягына карамыйча үтеп баручы иргә.
— Рәсим дускай, күктән төштеңме әллә? Ничә еллардан бирле сине күргән юк, — дип колачын җәеп килеп кочаклады Рәсимне сабакташы. — Хезмәт итәсеңме?
— Юк. Отставкага чыктым. Ә син кайларда?
— Сәүдәгәр мин. Райсоюзда товар белгече.
— Минем өчен бик кирәкле кеше булып чыктың бит әле.
— Ни белән ярдәм итә алам?
— Башта киңәшең белән, аннары күз күрер.
— Әйтеп кара соравыңны?
— Машина алырга кирәк миңа.
— Дускай, соравың җиңелдән түгел... Сиңа хутлысы кирәк инде?
— Әлбәттә.
— Кайчак җае чыгыштыра. Бигрәк тә квартал ахырларында... Районның сәүдә планы үтәлмәү куркынычы туа икән, ашыгыч рәвештә бер-ике автомобиль бүлеп бирәләр. Чират карап торыш юк: кемнең кулында акча бар — шуңа бирәбез... Сине хәзердән үк чиратка төртеп куярга кирәк.
— Кем «төртә» инде?
— Мин.
— Син шундый зур түрә үкмени?
— Райсоюз рәисе юк чакта мин хуҗа. Урынбасар саналам бит.
— Сабакташым шундый урын биләгәндә, мине машинасыз калдырмас, шәт?
— Калмассың. Акчаң әзер торсын... Син бөтенләйгә кайттыңмы соң?
— Әйе.
— Алайса, проблема тумас. Югыйсә, машинаны район кешеләренә генә сатарга кирәк, дип чәйнәнгән булалар... Кичкә кадәр монда буласыңмы?
— Юк. Ә ни өчен?
— Иркенләп утырырбызмы әллә, дигән идем.
— Җитешербез, дускай. Бергә яшисе бит.
— Дөрес!..
***
Хәкимҗан сүзендә торды. Бормалы Күл авылыннан өй белешеп кайтты. Кар төшү белән өйне сөйрәтеп алып китәргә килештеләр. Эш бер уңга китсә, җае чыгып кына тора. Сабакташ Надил да вәгъдәсен үтәү вакытын озакка сузмады. Сөйләшүдән соң ай тулганчы ук, районга килергә кушып хәбәр салды. Бүлмәсенә килеп керү белән яңалыкны җиткерергә ашыкты:
— Сабакташ, бик шәп «Волга» кайтты. Синең ише офицерлар гына йөри торган. Алып җибәр, үкенмәссең, — диде.
— Миңа авыл пычрагына бирешми торганрагы булса әйбәт булыр иде дә...
— Шәхси кулга сатарга икене генә җибәрделәр. Берсен җайлаштырып райбашкармага алдылар, берсен сиңа дип калдырдык. Ия күп аңа. Колхоз
4. «К. У.» № 9
97
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
93
рәисләре алырга атлыгып торалар. Әгәр телисең икән, «Волга» ны җаның теләгән машинага алыштыра аласың. Хет танкка... — дип көлеп куйды Надил.
Сабакташының киңәшен ошатты Рәсим. Сатып алып китте «Волга»ны. Атна үткәнче «кода» лар да килеп җитте. Алышырга кыстыйлар. Авыл кешесенә тормыш «тарту» өчен иң кулае — алгы күчәре тарта торган машина, дип «ГАЗ»ик тәкъдим итәләр Рәсимгә. Акча да өстәмәкчеләр. Ризалашты Нәбиев. Автомобильгә ияртеп арбасын да бирделәр. Урта кул йөк ташу өчен кемгәдер ялынып йөрүдән котылды егет.
Аланбаш авылы тирәсе элек-электән киек җанварларга бай иде. Хәзер дә алар ишле күренәләр. Табигать кочагында яшәгәч, корал кирәк булыр дигән максаттан, Рәсим ау мылтыгы да тапты. Калай көймә сатып алды. Күлгә терәлеп утырып, балык та тотмасаң, харам булыр төсле иде аңа.
Тормыш йөген тарту исәбенә керде Рәсим. Үз көченә ышана. Ихата әйләндереп, урам якка торба багана утыртып, тимер капка эшләтеп куйса, ата-бабадан калган нигезгә җан керер сыман. Өйне генә түгел, әзер мунчаны да Бормалы Күлдән сөйрәтеп кайтармакчы.
Өй кайтып утыргач, ничек яши башлау мәсьәләсе турында аның басымлап уйлаганы, күз алдына китергәне юк әле. Берьялгызы гомер кичермәсен белә. Ныклап төпләнгәч, үзен аңлаган, биредә беркеп яшәрдәй хатын-кыз тапмый калмас...
Никахлашу турында чак кына уй тудымы, күптән онытылырга тиешле кешесе күз алдына ялт килә дә баса. Юллар әллә кайчан аерылышкан, югыйсә. Шушы көнгә чаклы ни өчен күңелдән китми торгандыр... Сагыш сүрелә төшә инде, дип тынычланырга өлгерми, төшкә кереп булса да хисләрне яңарта. Чиргә сабыштырырлык сихер көченә ия микәнни соң ул беренче мәхәббәт?!
Шушы уйларга бирелеп кайта торгач, капка төбенә килеп терәлгәнен сизми калды Рәсим. Машина тавышын ишетеп, Хәкимҗан чыкты.
— Эчкә керәсеңме? Капканы ачам, — диде күрше агай.
— Тимәктән урап киләсе бар. Мине югалтып торалардыр... Районнан кайбер кирәк-ярак алып кайткан идем, сараеңа кертеп торып булмасмы? — диде Рәсим.
— Нигә сорап торасың? Алып кайткан бер әйбереңне керт тә куй, — дип үзенең ихата капкасын ачты...
Тимәктә Рәсимне көтәләр иде. Кичке ашны да ашамый торганнар. Рәсим соңару сәбәбен Аланбашка кагылуы белән аңлатты. Өй эчендә кирәкле тауар сатып алуы турында да әйтте.
— Кола яланга төпләнгән кешегә кирәкнең чут-чамасы юк. Ярый, хәзердән үк ташый башлагансың, — диде Хамия, төртмә телләнеп.
— Ниятләгән эшне ахырына җиткермичә ярамый. Югыйсә, яшәүең мәгънәсе юк. Тотынганмын икән — кире тайпылмыйм инде, — диде Рәсим, ниятенең катгыйлыгын сиздереп.
— Тәгаенләгәнсең икән — кылан. Үкенечкә калмасын. Кулдан килгәнчә мин дә булышырмын, — дип Камил кайнагасын яклау ягына басты.
— Үзегез карагыз. Сез эшләүдән миңа көч килми, — дип Хамия кул селтәде. Тышка чыгарга җыенып ишек катына атлаган иде, кинәт туктап калды. — Беләсеңме, абзыкай, берәүдән хәбәр алдым бит...
— Кемнән?
— Уйла әле.
— Шуңа гына баш ватасым калган икән! Минем башта уйлар болай да җитәрлек, — диде Рәсим, сеңлесе сүзенә исе китмәгәндәй. Тик, барыбер, күңеле нидер сизенеп, йөрәге җилкенеп куйды.
— Украинадан килде, — дип турысын әйтте Хамия.
— Алай икән, — диде егет, Оксананың ниләр язуы турында беләсе килсә дә, дулкынлануын сиздермәскә тырышып.
— Укыйсыңмы?
ГАМЬ
4* 94
— Сиңа язган хатны ничек укыйм ди?
— Кайдалыгыңны сораган. «Бер барып чыгасым килә. Рәсимгә сюрпризым бар», — дигән.
— Авыл таралганын беләме соң?
— Каян белсен?! Күптәннән хәбәрләшкән юк бит. Җавап язасыңмы соң?
— Мин андый эшкә әзер түгел әле.
— Ярар, үзем язармын. Синең Аланбашта хыялый коммунизм төзеп йөрүеңне дә әйтермен. Килергә чакырырмын, — диде Хамия, абыйсының хисләрен укыгандай. Абыйсының Оксананы онытмавын белә ул. Ясалма тәкәбберлек күрсәтүен дә чамалый.
— Яз-яз, — диде Рәсим, сеңлесенең сүзләренә игътибар итмәгәндәй. Ә күңеле Оксананың килүен тели һәм бик тә көтә...
* * *
Рәсим белән Хәкимҗан озак көтмәделәр, буран уйнатып юл ачып килүче тракторлар да күренде. Рәсим юл бүлегенә барып, өй тарттыру өчен трактор белешкән иде. «Сезнең якта юл ачучы тракторлар белән тарттырырсың», — дип рөхсәт биргән иде бүлек хуҗасы.
Ирләр янына якынаю белән тракторлар туктады. Алдагысының кабина ишеген ачып, тракторчысы сәлам бирде:
— Әссәламәгаләйкүм, авылдашлар! Исән-саулармысыз?
— Сау-сау, — дип Хәкимҗан аңа таба атлады. Рәсим дә иярде. Якынайгач, тракторчыны таныды.
— Хаҗи абый, син түгелме соң? — дип, ике кулын сузып, күрешергә үрелде. Хаҗи, җиргә төшеп, Рәсимне кочаклады.
— Мин бу, Рәсим энем...
— Үзгәрмәгәнсең әле.
— Үзгәрүне кем белгән, әмма мәгәр картайта, — диде Хаҗи, елмая биреп.
— Ә син коеп куйган Сафа абзый инде. Көрәшчеләр кыяфәте кергән үзеңә. Атаң мәрхүм дә көч-куәткә ия бәндә иде.
— Нишлисең? Чир барыбер бәреп екты.
— Берәгәйлесе эләксә, кемлегеңне сорап тормый, әйләндереп кенә сала,
— дип килеште Хаҗи Рәсим белән. Сүзне икенчегә борып, егетнең гамәлен хуплады: — Изге гамәл кылып йөрисең, энем. Эт олаккан җирләрдә йөреп тә туган илеңне онытмавыңа рәхмәт. Үзем җүләрлек эшләдем — шушындагы әзер милекнең тамырын корыттым. Пенсиягә чыккач, кайтып кына керәсе иде бит. Хафизның шушында өй җиткерүен ишеткәч, төн йокымны югалттым, күңелем авылга тарта башлады.
— Кайт син, Хаҗи. Әле дә соң түгел. Бер өйлек урынны ничек тә табарбыз,
— диде Хәкимҗан, кет-кет көлеп.
— Алып бетермәсеннәр, минем өчен берәр урын тотыгыз, — диде тракторчы, шаяруны кабул итеп.
Тракторлар юлга кузгалды. Рәсим белән Хәкимҗан, машинага утырып, алар артыннан иярделәр.
Кузгатасы өй янына Бормалы Күл авылының ир-атлары байтак җыйналган иде. Авылның тарала башлавы шаһиты булып, беренче өйнең нигезеннән кубарылуын үз күзләре белән карап калу өчен килгәннәр иде. Берәүдә дә дөнья көтү гаме күренми. Яңа урынга урнашкач, төпләнеп китәргә җиңелрәк булсын өчен, терлекләрен, өйләрен сатып акчага әйләндерү уе белән генә яшиләр.
Алып китәсе өй көздән күтәртелеп, ике ягына бүрәнә кыстырып куелган иде. Як-якларына такта сугып, стеналарны ныгыткач, чана хезмәтен үтәү өчен тыгылган аскы бүрәнәләрне тракторга тагу өчен көйләделәр.
Тракторлар кузгалгач, бертөркем халык аларны авыл башына кадәр озата барды. Бормалы Күл кешеләренең хәлен аңларга мөмкин иде — мәетне соңгы юлга озаткандагыдай хис белән карап калдылар алар тракторлар артыннан.
— Берүләр авыл тарата, икенчеләр таралган авылны корыштырырга йөри,
— диде озатып калучылар арасыннан берәү.
— Хәзер тормыш шулай көйләнгән бит: төзиләр дә җимерәләр, җимерелгәнне тагын кора башлыйлар, — диде икенчесе, ачу белән җиргә төкереп.
...Рәсимнең өен үзләренең иске ихатасына, бабасы корган нигезгә кайтарып утырттылар.
— Мунчасын киләсе атнада сөйрәтербез. Аңа кадәр ихатадагы барлык корылмаларны сүттер. Аларын икенче тракторга төярбез, — дип ышандырып китте Хаҗи. Авылы тернәкләнә башлавын күрү сөенеченнән Рәсимгә ярдәм итәсе килә иде өлкән тракторчының.
Җәй урталарына Рәсимнең өе генә түгел, ихатасы да күптән оешкан ныклы хуҗалыкны хәтерләтә иде.
— Дөньяны бергәләп корсаң кадерлерәк була. Өйләнергә иде башта, — дип берничә кабатлады күрше Фәриха, Рәсимне күргән саен.
— Көздән калмам инде, Фәриха апа, язганы очрадымы — тотам да өйләнәм,
— диде ул, апасын да, үзен дә ышандырасы килеп. Әмма күңеле барыбер икеләнә иде. Булдыра алырмы?...
...Өйләнеп карады ул. Аерылыштылар. Хатын хыянәткә барды. Беренче тапкырын Рәсим гафу итәргә дә риза иде, ләкин хатын алай уйламады — үзе китеп барды...
...Поездда таныштылар алар. Урыннары кара-каршы туры килде. Икесе дә Мәскәүдән утырганнар иде. Яшьләр арасында әңгәмә тиз куерды. Кыз Ирина исемле. Ул Рәсимнең сәфәре белән кызыксынды.
— Сахалинга кадәр җитмәм микән, — дип икеләнеп әйтте егет.
— Сез офицер түгелдер бит?
— Нигә алай дисез?
— Кыяфәтегез хәрбиләрнекенә тарткан.
— Әле генә хәрби идем, хәзер — юк. Отставкага чыгардылар.
— Бик яшь килеш җибәргәннәр.
— Шулайрак туры килде шул.
— Сәфәрегезнең максаты нинди? — дип төпченә бирде кыз.
Рәсим дөнья күреп кайту, җай чыкса, бераз эшләп алу нияте белән юлга кузгалуы турында әйтте. Үзе турында ачылып сөйләргә теләмәвен сизенеп, Ирина сораштырудан туктады. «Барасы юл озын, танышырга өлгерербез әле»,
— дип уйлап тынып калды.
Төнгә каршы вагон эче тынчулана төште. Тәне кызыша башлагач, йокларга ятканда Рәсим күлмәген салды. Бүген шактый арыган иде ул. Башы мендәргә тию белән йокыга китте. Ул күзен ачканда кояшның иртәнге нурларыннан вагон эче балкып тора иде.
Ирина күптән уянган. Челтәрле калай аслыкка кертеп утыртылган сырлы стаканнан чәй эчеп утыра иде. Каты йоклаган Рәсим, хәтта чәй таратып йөргәнне дә ишетмәгән.
Алар хәерле иртә теләштеләр. Рәсим хәрбиләрчә җитезлек белән киенде дә юынып килде. Юл озынлыгын чамалап, ашамлыкларны мулдан алган иде. Ул да чәй эчәргә утырды. Күршесен дә кыстаган иде, илтифатлы гына итеп, кыз тәкъдимнән
ГАМЬ
97
баш тартты.
— Сез кайларда хезмәт иттегез? — дип көтелмәгән сорау бирде Ирина, егет ашап туйгач.
— Күп урында булырга туры килде.
— Мәскәүдә дәме?
— Юк. Анда икенче эш белән булдым.
— Алай икән, — диде кыз, сузып кына. Тәрәзә читенә беркетелгән өстәл өстендә нәфис бармакларын биетеп алды. — Еракларда йөргәнсез, димәк...
— Каян чыгып әйтәсез? — дип сорады егет.
— Сезнең күкрәктәге яра эзләрен күреп, — дип көрсенеп әйтте кыз.
Рәсим эндәшмәде. Чынбарлык турында сөйләргә ярамый иде...
Озын юл егет белән кызны бер гаилә кешеләредәй якынайтты. Рәсим Иринага институтта укуы, мәктәп директоры булуы, армиядә хәрби училище тәмамлавы, майор дәрәҗәсенә күтәрелүе хакында сөйләде. Кыз да үзе белән таныштырды. Ул Новосибирскида туган, шунда укыган. Институттан соң Владивостокка эшкә билгеләгәннәр.
Ирина кай ягы беләндер Оксананы хәтерләтә иде. Югыйсә, кыяфәттә дә, йөзендә дә аңа тартымлыгы юк. Оксананы югалтудан, сагынудан, юксынудан туган хисләр генә ике кыз арасында охшашлык эзләми иде микән?
— Әйдә Владивостокка. Синең өчен барыбер түгелмени? Мин шәһәрне беләм, урнашырга ярдәм итәрмен, — дигән тәкъдим ясады Ирина, сәфәрләренең соңгы көне якынлашып килгәндә.
— Белмәгән-күрмәгән кеше ияртеп кайтып, мәшәкатькә уралуың гына бар. Яңадан үкенергә туры килмәсен, — дип кисәтте аны егет.
— Ул хакта кайгырган юк, җитәккә калган мескен бер бәндә түгел лә син.
Алар күптән «син» гә күчкәннәр иде инде.
— Ирләргә хатын-кыз җитәге кирәк, диләр, шулай да.
— Җитәкләшергә риза, — диде кыз, елмая төшеп.
...Тиз арада «җитәкләштеләр» алар. Ике айдан бергә яши башладылар.
Рәсим балыкчылар артеленә кушылды. Диңгезгә чыга башлады. Балыкчыларның эше шундый: онытканда бер генә өйгә кайтып кермәле. Елның яртысы диярлек су эчендә үткән чаклар бар. Икенче тапкырын рейстан кайтып кергәндә Рәсимне буш бүлмә каршылады. Өстәлдә ике бит кәгазь ята иде. Берсе — аерылышу турында суд карары, икенчесе — өч-дүрт җөмләдән торган хат...
«Рәсим, гафу ит, мин синнән китәм. Синнән генә түгел, шәһәрдән үк югалам. Пар таптым, аның белән никахлаштык...
Тагын бер кат гафу сорыйм. Ира. 28 нче август.»
...Иринадан аерылганга да биш ел вакыт үтеп китте. Хатын-кызга ышанычын югалтыпмы, Рәсимнең берәү белән дә җитди мөнәсәбәткә кергәне юк...
Ә барыбер өйләнергә кирәк...
Машинасын ихатага керткәнче, койма буендагы утыргычта утырган Хәкимҗан янына килде Рәсим. Бүген күрешмәгәннәр иде алар. Рәсимгә иртүк китәргә туры килде.
— Хәлең ничек? Нинди уйларга чумып утырасың, Хәкимҗан абый? — дип кул биреп исәнләште Рәсим.
— Хәлләр рәтләнә бара, энем. Өченче өйнең дә эше бетәргә тора, — диде ул, каршы яктагы Хафиз ихатасына күрсәтеп.
— Шулай булырга тиеш, Хәкимҗан абый. Өйләрнең дүртенчесе дә, бишенчесе дә калкып чыгар, — диде егет, ниндидер бер ышаныч белән. Әйткәннәренә иманы камил булмаса да, күңеле шуны тели иде аның.
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
98
— Минем гомердә бер урам барлыкка килсә иде, дип хыялланып утырам. Урам башына: «Аланбаш авылы» дип эре хәрефләр белән язып беркетеп куяр идек. Авылның тамыры корымаганлыкны белеп-күреп торсыннар иде, — диде Хәкимҗан, эчендәгесен әйтеп.
— Озак көтәргә туры килмәс. Өч өй — бер авыл ул. Хафиз абый яши генә башласын, һичшиксез, язуны кадаклап куячакбыз... Авыл булыр! Без юкка төпләнмәгән монда, Хәкимҗан абый.
...Юл тузанын күтәреп, алар ягына мотоцикл килә иде. Рульдә килүчене ерактан ук таныдылар, авыл советы рәисе Исхак Гатин иде ул.
— Ничек киләсе иттең? — дип сорады Рәсим аннан, бу тирәгә түрәләрнең аяк басканы булмаганга күрә аптырап.
— Сез төзи башлаган урамны күреп китим, дип килдем, — диде Исхак, көлемсерәп.
— Урам белән генә туктамас әле ул, — диде Рәсим, җитди генә.
— Син үз әйткәнеңә ышанасыңмы? — диде рәис, җитди төскә кереп.
— Кайчан гына бер өй утыра иде, ә хәзер өчәү. Алдагы җәйдә тагын икәү өстәләчәк, — диде Рәсим, рухланып.
— Кем килсен монда тагын?
— Хаҗи белән Салих кайта, — диде Хәкимҗан, гәпкә кушылып.
— Ышанасы килми.
— Без бәләкәй чакта: «Сезнең күз алдында Аланбаш таралачак», — дип әйтсәләр, ышаныр идеңме?
— Юк, билгеле... Ярый, пенсионерлар җыелыр, ди. Яшьләр нишләр?
— Анысы сездән тора. Эш урыны кирәк.
— Мин аны каян алыйм?
— Башны уйлатырга кирәк. Хәзер үк биредә куян фермасы, умарталык булдырырга мөмкин. Куяннарны без өчәүләп карый алырбыз, ә умартачыны табып җибәрергә туры килер.
— Дөрес, — дип хуплады күршесенең сүзен Хәкимҗан.
— Җәйлектә шушында нигә пионер лагере ачмаска? — дигән сорау куйды Рәсим совет җитәкчесе каршына.
— Киләчәктә бу хакта уйлашырга ярый, — дигәннән башканы әйтмәде Исхак. — Мин жалу тикшерү өчен килгән идем. «Колхоз җирен законсыз басып алып, кулак хуҗалыклары төзүчеләр бар», дигән шикаять керде. Сез шуңа ничек карыйсыз? Килешәсезме?
— Юк. Бу җирне безнең бабаларыбызның бабалары үзләштергән, ә без аларның нигезендә генә утырабыз, — диде Рәсим.
— Энем Исхак, жалу язучы үзе бирегә килеп, кычыткан-курадан җир арындырып, өен салсын да алпавытка әйләнсен. Күрербез, нәрсә кыла алыр микән? — диде Хәкимҗан, кыза төшеп.
— Андый гамәл кулыннан килгән кеше шикаять язу белән шөгыльләнми, — дип Исхак үзе дә Хәкимҗан фикерен куәтләде.
— Ярый, Галәвиевкә зарланмаганнар. Ул әллә кайчан котырып килеп җитәр иде, — диде Хәкимҗан, бу чаклысы белән ризалашкандай.
— Габсаттар эшләми инде. Башына операция ясаганнар. Хәле шәптән түгел, диләр. Ялгыша да башлаган бугай.
— Ялгышыр инде... Буш башны нигә ачканнардыр тагын, — диде Хәкимҗан, кул селтәп.
Тынып калдылар. «Кеше рәнҗеше тотмый калмый торгандыр. Күпләрне кыерсытты шул теге чакта», — дип уйлады Рәсим, Габсаттарның әнисенә карата кылган юньсезлеген искә төшереп. Галәвиев турында сүз катуны кирәк санамады, электр линиясе сузу турындагы фикерен Исхак белән уртаклашасы килде.
— Ризалашмаслар, — дип җавап бирде Исхак, яшьтәшен тыңлаганнан соң.
ГАМЬ
99
— Эш сездән тора. Мәсьәләнең мөһимлеген аңлата белергә кирәк. Аланбашта ферма булачак, дип күтәрелгәндә, каршы килүче табылмас.
— Бу фикерне күтәрергә ярый.
— Озакка сузмагыз. Тимерне кызуында сугу хәерле, — дип озатып калдылар совет җитәкчесен.
— Молодец, энем Рәсим, сөйләшә беләсең. Син монда яшәгәндә авыл терелми калмас, Алла боерса! — дип канәгатьлек белдерде Хәкимҗан...
* * *
Сабантуй көннәрендә Аланбаш тирәсе ыгы-зыгыга күмелде. Туган-үскән җирен сагынып, җирсеп кайткан элекке авылдашлар күбәйде. Бәйрәм көннәре булуга карамастан, аларның йөзендә моңсулык. Табигый халәт иде бу. Чөнки кайберләре хәтта ата-бабасы яшәгән, үзләре якты дөньяга килгән нигезләренең төбәген дә чамалый алмадылар. Якыннары күмелгән каберләрнең кайдалыгын онытучылар да бар иде. Ничек үкенмәссең? Үкенәләр, билгеле. Элек ел саен кайтып йөрмәүләренә үкенәләр алар. Өлкәнәя башлагач, изге туган җирнең кадере исләренә төшкән. Авылның соңгы казыгын суырып алгач та үз нигезеннән кузгалмаган Хәкимҗанга, илнең теләсә кайсы шәһәрендә төпләнерлек мөмкинлеге булган Рәсимгә карата кайтучыларның ихтирамы, рәхмәте зур иде.
— Сез биредә яшәгәндә без авыз тутырып: «Авылыбыз исән!» — дип әйтә алачакбыз, — диделәр алар киткәндә.
— Ел саен кайтыгыз. Яшел чирәмен таптап үскән туган җирегез барлыгын онытмагыз. Аланбаш терелергә тиеш, — диде Рәсим, кунакларны озатканда. Киләчәккә булган планнар турында да сөйләде. Кайтырга теләүчеләр була икән, колач җәеп каршы алачакларын әйтте: — Кешелек дөньясы авылга бурычлы: авыл ашата, авыл киендерә. Таза беләкле, олы йөрәкле егетләр никадәр күбрәк, авыл шулкадәр нык һәм бай булачак.
Кунак авылдашлар кузгалдылар. Алар утырып киткән машиналар артыннан кара тузан күтәрелеп калды. Шушы тузаннар корытты инде Аланбаш халкын элек- электән үк. Аланбаш белән Тимәк арасыннан узучы юлга нибары бер чакрым ара — ирләр адымы белән барлы-юклы мең атлам. Әнә шул арага асфальт салганда елның теләсә кайсы вакытында теләгән җиргә барып кайтырга булыр иде.
«Авылны корытучы төп сәбәп — юлсызлыктыр, мөгаен», — дигән карашта Рәсим. Көнбатыш илләрдә урамнарда гына түгел, урман сукмакларына да таш түшәлүен күреп-белеп кайткач, бу фикере тагын да көчәйде. Аларда кечкенә авылларның, хуторларның сакланып калуында елның теләсә кайвакытында йөрерлек ышанычлы юлларның булуы төп роль уйнавына икеләнми иде ул...
Кинәт ишетелгән трактор гөрелтесе Рәсимне уйларыннан бүлде. Арба таккан «Белорусь», урта юлдан каерылып, Аланбашка туп-туры килә башлады. Гаҗәпләндергәне шул: трактор арбасында трансформатор кукраеп утыра иде. Сөенеченнән кул чабып куйды Рәсим. Авылны торгызу турындагы хыялы шушы трансформаторны утыртып куюдан башланыр кебек тоелды аңа. Ул тракторны юлга чыгып каршылады. Өйләрдән илле-алтмыш адым тирәсе ераклыкка туктагач, тракторчы кабинадан башын тыгып:
— Сезгә трансформатор китерергә кушканнар иде, кем алып кала? — диде.
— Мин, — диде Рәсим, ике дә уйламыйча.
— Күз-колак булыгыз, ботарлый күрмәсеннәр, — дип кисәтте егет Рәсимне.
— Курыкма, күз карасы кебек сакларбыз.
— Кран килеп төшергәч, арбаны алып китәрмен, — дип тракторчы трансформаторны арбада килеш калдырып китте. Чәй эчәргә керергә кыстаган иде Рәсим, ашыгуын сылтау итеп, егет керүдән баш тартты.
Аланбашта электр уты кабынды. Кичләрен дүрт өйнең тәрәзәләреннән һәм Хаҗи
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
100
белән Хафиз йорты арасына утыртылган багана башындагы лампочкадан таралган яктылык, ерак-ераклардан күренеп, бу төбәктә тормыш башланып китүен хәбәр итә кебек иде. Куян фермасы урнашачак урынга кадәр баганалар утыртылып, чыбык тартылды. Аның ихатасы әйләндерелеп, дистәдән артык куян оясы ясап куелды инде. Озакламый куяннар кайтартылачак.
Ферма мөдире дә табылды. Бу хезмәт Хаҗи бичәсе Хәлимәгә йөкләнде. Өйләренең эше беткәнче үк хатын биредә хәрәкәтләнә башлады. Аланбаш беткәннән бирле Хәлимәнең монда булганы юк иде. Беренче аяк баскан көнне күзенә ташланган тамаша төштә күргән мизгелләр кебек тоелды аңа. Күптән генәме гөрләп утырган авыл урынында бары дүрт өй кукраеп утыра. Аның да берсе — үзләренеке.
— Үзеңнең кайтасың киләме, Хаҗи абый сүзенә карап кынамы? — дип сорыйсы итте Рәсим, Хәлимәнең уйга батып йөргән бер мәлендә.
— Икесе дә бар: беренчедән, ир кайда — хатын шунда булырга тиеш; икенчедән, үземнең дә мал тотып, иркенлектә яшисем килә; өченчедән, бу авыл миңа чит түгел ләбаса! Аның язмышы өчен мин дә җаваплы. Ниһаять, Хәкимҗан абый белән синең үрнәкнең йогынтысы да булды. Авылны тернәкләндерүдә без дә өлеш кертергә тиеш, дигән карашка кердек без Хаҗи абыең белән, — диде хатын, тәфсилле җавап биреп. Куянчылык белән шөгыльләнгәне булмагач, эшкә кереп китәренә икеләнүен дә әйтте.
— Фәриха апага таныш хайван алар. Без яшь чакта ук Хаҗи абыйлар куян асрыйлар иде. Куян карау тәртибен онытмаганнардыр әле, — диде Рәсим аның икеләнүенә каршы.
— Яшьләр килеп төпләнгәнче хәрәкәтләнергә туры килер инде, — диде Хәлимә, башка чара юклыгын чамалып. — Килергә теләүчеләр табылса инде...
— Эш күрсәтә башласак, кызыгып китеп, кайту ягына кермәсләрме? Симертү терлекләрен монда күчергәч, өстәмә эшче көч булдыру турында колхоз түрәләренә дә уйланырга кирәк булачак бит. Безнең янга тагын берничә өй өстәлер, дигән өметтә торам әле мин, — диде Рәсим ихласлык белән. Күңеле шулай тели аның. Үзе дә хәллерәк гаиләләрне кире кайтырга өндәп йөри бит, тәэсире тими калмас сыман тоя.
Аланбаш өйләрендә ут яна, радио сөйли, телевизор күрсәтә. Авыл кешесе өчен тагын ни кирәк! Кайтып, ата-бабасының ташландык нигезенә тамыр җибәрүенә Рәсим тамчы да үкенми. Сугыштан соңгы елларда гына да районда егермеләп кече авыл юкка чыккан. Ни кызганыч, Аланбаш та шулар исәбенә керә. Әгәр туган авылын кабат торгызуга өлеш кертә ала икән, Рәсимнән дә бәхетле кеше булмаячак...
Велосипедка атланып, Тимәк ягыннан томырылып килүче малайны күреп, Рәсим аптырашта калды. Таныды килүчене, ул Хамиянең кече малае иде. Капка төбенә чыкты Рәсим, энесен шунда каршылады.
— Ут капмагандыр бит, нигә шулкадәр томырылып куасың? Егылып имгәнүең бар, — дип битәрләп алды ул малайны.
— Әни ашыгырга кушты. Сиңа язу җибәрде, — дип абыйсына кәгазь кисәге тоттырды малай. Рәсим язуга күз салды.
«Абзыкай, Оксана шалтыратты. Казаннан районга кайтучы машина белән безгә киләләр. «Караңгы төшкәнче Тимәктә булырбыз», — диде. Аңа кадәр бездә булырга тырыш. Ул бит синең өчен килә. Хамия...»
Укып чыкты да аптырап куйды. «Киләләр», дигән. «Кем белән килә соң ул? Софья Петровна да михнәт шулпасы чөмергән җирен күреп китәргә уйладымы?»— дип уйланып алды.
— Үскәнем, кайтып әйт, кичкә таба барып җитәрмен, — дип малайны кайтарып җибәрде.
Шатлыгын уртаклашу өчен Хәкимҗаннарга керде Рәсим. Аның кәефе күтәренкелекне чамалап, күршесе сүз катканчы ук сорау бирергә ашыкты.
— Куанычлы хәбәр-мазар бармы әллә?
ГАМЬ
101
— Бар, Хәкимҗан абый. Миңа кунаклар килә. Ерак-ерак җирләрдән...
— Марҗаң кайтамы әллә? — диде Хәкимҗан, көлемсерәп.
— Әйе.
— Бик хуш. Башта кая киләләр?
— Хамиягә тукталалар.
— Туры шушында алып кайт. Карчыкка аш салырга кушам. Иртәнгә мунча ягарбыз... Менә дигән итеп хөрмәт күрсәтәбез, — дип, үзенә килгән кунакка сөенгәндәй, тезеп алды күрше.
— Рәхмәт, Хәкимҗан абый, бүгенгә мәшәкатьләнмәгез. Хамия әзерләнми калмас. Кунакларны ул да көтә. Иртәгә монда кайткач күз күрер, — диде Рәсим, күршесенең олы җанлылыгына сөенеп.
— Килештек. Иртәгә сез кайтканчы бәрән чалам.
— Нигә ул чаклы?
— Шашлыкка.
— Мәшәкатьләнмә, үзем җаен чыгарырмын.
— Синең кунак — минем кунак. Вәт, шул! Күп сөйләнмә. Нишләргә кирәген үзем беләм, — дип кырт кисте Хәкимҗан.
— Сине чыгымга тарытасым килми.
— Ха! Нинди чыгым? Син безнең сарыклар чутын беләсеңме?
— Юк.
— Мин дә белмим. Шулай булгач, син бәхәс кубарма.
— Яхшы, күндердең... Бәясеннән тормам.
— Менә сиңа бәя! — дип Хәкимҗан, йодрык төйнәп, Рәсимнең борын төбендә уйнатып алды.
— Биреләм, Хәкимҗан абый, — дип Рәсим ике кулын күтәрде. Икесе дә җиңелчә көлешеп алдылар...
Тәкатьне корытканы — көтү һәм куып җитү. Тимәктә дә көтәләр. Рәсим кая барып орынырга урын тапмый. Утырып торып та тынычлана алмый, йөрештергәндә дә йөрәк ашкынуы кимеми. Тыштан никадәр сабыр кыланырга тырышса да, эчке халәтен яшерә алмый. Камил дә, Хамия дә аның кичерешләрен аңлый. Өй хуҗасы ара-тирә тышка чыгып, кайтыр юлга күз салып керә. Кичкелеккә табын әзерләп йөргән Хамия абыйсын тынычландырырга тырыша.
— Машинаны артык кызу кумаганда да якты күздә кайтып элгәшергә тиешләр. Хәзер көннәр озын бит, — ди.
— Исән йөрсеннәр, килми калмаслар, — дип Камил хатынының сүзен җөпли...
Җәйге кояш офык артына тәгәрәде. Җир өстенә акрынлап караңгылык пәрдәсе җәелде. Күз бәйләнер вакыт җитеп килә, бер-бер хәл булмагае, дип кунак көтүчеләр ныклап торып борчыла башлаганнар иде инде, кинәт капка төбенә туктаган машина тавышы ишетелде. Өчесе дә урамга ашыктылар. Кунак көтү манзарасы белән чын-чынлап мавыга башлаган балалар — Хамиянең кызы белән малае да өлкәннәргә иярде.
Автомобильнең дүрт ишегеннән дүрт кеше чыкты. Өчесен шундук таныдылар: Тәлига, аның ире һәм Оксана. Дүртенчесе — чандыр, калку гәүдәле яшь егет. Караңгылы-яктылыда аны төсмерли алмадылар. «Оксананың малае түгел микән?» — дигән уй йөгерде Рәсимнең башына. Кул бирешеп күрештеләр. Оксана белән Хамия бер-берләренә чат беркеп кочаклаштылар. Рәсим Оксананың иңенә кул салырга кыенсынды. Вакыт арасы аларны күпмедер читләштергән иде инде. Кунакның кулын кысып, аркасыннан сөеп куйды.
— Кунакларны кабул итегез, — диде Тәлига, күрешү йоласы төгәлләнгәч.
— Итәбез, итәбез, — диеште көтеп торучылар. Алып кайтуларына рәхмәт әйттеләр.
— Ничек очраштыгыз? — дип кызыксынды Хамия.
— Көтмәгәндә! Үзебезнең якка борылган юл чатындагы кибеткә сугылырга дип
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
102
туктаган идек, шунда очраштык. Оксана танып алды мине, — диде Тәлига, күрешү вакыйгасы турында.
Хамия барысын да өйгә керергә әйдәкләде. Тәлигалар ашыктылар. Аланбашка абыйсы Хәкимҗан янына кагыласы барлыгын, районда да аның кайтуын көтеп торулары хакында әйтеп, кузгалу ягын карады.
Өйгә керделәр. Рәсимнең йөрәге урыныннан кузгалды. Беренче мәхәббәтен белдерергә ниятләнгән яшь егетләрнеке төсле дулап тибәргә кереште. Оксанага ияреп килгән егет үзенең яшь чактагы рәсеменә тарткан иде. Оксана бер хатында: «Сиңа охшаган малай үстерәбез», — дип язган иде. Ул чакта Рәсим: «Кияүгә чыгып, Софья Петровна малай тапкандыр», — дип уйлаган иде. Ул баланың ни өчен үзенә охшавына гына гаҗәпсенеп куйган иде.
Рәсимнең фикерләре чуалганын аңлагандай, Оксана телгә килде:
— Улым белән таныштырыйм әле сезне. Белеп торыгыз: бу егет — Ренат Рәсим улы Нәбиев булыр...
Бер мизгелгә тынлык урнашты. Барысыннан да алда Хамия телгә килде:
— Ренат үскәнкәем! Абзыкайның чатлап торган күчермәсе икәнсең бит! Шушындый энебез барлыкны бу көнгә кадәр нигә яшереп йөрдегез? — дип ул егетне кочакка алды, аркасыннан бәпләп сөяргә кереште.
Рәсимгә икеләнергә урын юк иде. Үз каныннан баш тартырга җыенмый. Оксанага да үпкә сүз җиткерүне кирәк санамады.
— Исәнме, улым, — дип, гомерендә беренче тапкыр үз баласына үз аты белән эндәшеп, Ренатны килеп кочаклады.
Тамак төбенә төер утырды. Бермәлгә телдән язды Рәсим. Стена буендагы урындыкка көч-хәл белән барып утырды да тезләренә кадәр сыгылып төшеп, үксеп еларга кереште. Еллар буена йөрәгендә йөрткән кайгы-хәсрәтләрен күз яшьләре белән юып агыза иде ул. Бу тамашаны күреп, барысы да тынып калдылар. Оксана бераздан аның янәшәсенә килеп утырды. Шуны гына көткәндәй, Рәсим хатынның иңеннән кочып, күкрәгенә кысты.
— Рәхмәт, Оксана... Шушындый егет үстергәнең өчен рәхмәт... Мине онытмыйча монда килүең өчен рәхмәт, — дип ихлас хисләрен җиткерде.
Үзен белә башлаганнан бирле беренче тапкыр елавы иде Рәсимнең. Күргән- кичергән газаплар өчен язмышын каһәрләп, иң якын кешеләре белән егерме ел аеры торырга мәҗбүр иткән тәкъдиргә рәнҗеп елавы иде аның.
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
— Тынычлан, Рәсим, үткәнне яшь белән кайтарып булмый. Алдагы көннәр якты, бәхетле булсын. Сәламәт яшәргә язсын... — Бу сүзләрне Оксана саф татарча итеп әйтте. Нәкъ элеккечә — унике-унөч яшьтә чакларында бергә уйнап, сөйләшеп йөргәндәгечә итеп.
Рәсимнең тәне җиңеләеп китте, җаны тынычлана төште. Оксананың башын күтәрде, хатынның ике битеннән тотып, күзләренә томырылып карады. Хатынның карашыннан нидер белергә тели сыман иде ул.
— Шөйлә синме соң бу? — дип аның иреннәреннән үбеп алды.
— Мин, мин, Рәсим...
— Татарчаны да онытмагансың.
— Ничек онытыйм! Без Ренат белән икәүдән-икәү калганда гел татарча сөйләшәбез. Янәшәбездә татар гаиләләре тора, алар белән аралашабыз... Шулай бит, улым?
— Шулай, — дип татарча җавап кайтарды Ренат.
— Әтиеңнең туган теле ул. Гомерең эчендә барырга туры килсә, рәхәтләнеп татарча сөйләшерлек бул, дип өйрәттем, — дип аңлатты хатын, яшь вакытында өйрәнгән телне күп еллардан соң да онытмау сәбәбен...
Сүз куерган арада кичке аш-су әзерләнде, өстәл өсте нигъмәт белән тулды.
— Безнең дә күчтәнәчләр бар, табынга чыгарыйк, — дип Оксана кузгалмакчы иде, Хамия аңа кузгалырга ирек бирмәде.
— Күчтәнәчкә вакыт җитәр. Бүген хуҗалар әзерләгәнне авыз итәрсез, — дип кырт кисте...
Алар өстәл артыннан кузгалганда таң беленеп килә иде. Хамия һәрберсенә аерым-аерым урын җәйде. Бүген күзенә йокы кермәячәген әйтеп, Рәсим ятудан баш тартты.
— Мин дә Рәсим хәлендә. Без кояш чыкканчы сөйләшеп утырырбыз, — диде Оксана да.
— Бәлки, мин дә әти белән әни янында төн үткәрермен, — диде Ренат, Хамия аңа түр бүлмәдән урын күрсәткәч.
— Энем, син йокла. Алар бүген серләшеп бетерсеннәр, ә иртәгә өчәүләп гәпләшерсез, — дигән киңәш бирде аңа Хамия.
— Ярар. Алар белән бераз утырам да кереп ятармын, — дип килеште Ренат хуҗабикә белән.
Өйдәгеләрне тынычлыкта калдырып, Нәбиевләр өчәүләп верандага чыктылар...
***
Аланбаш урынына җиткәч, Оксананың ис-акылы китте: яшен сугып көйдергәнме, җир тетрәп барлык каралты-кураны җир упканмы — һич аңламалы түгел иде. «Югары оч», «Түбән оч», «Күл буе» дип йөртелгән урамнарның эзе дә калмаган. Өйләре юкка чыккан баз урыннарыннан чамалап кына элек урамның кай урыннан үткәнен белергә мөмкин. «Сугыш өермәсе кичергән Украина авыллары да мондый хәлдә түгел иде», — дип аптырап уйлап куйды Оксана.
Тимер капканы ачып, ишек алдына кергәч кенә Оксананың ямансулавы басыла төште. Ихатаның төзеклеге, ишек алдындагы чисталык һәм тәртип хатынны гаҗәпкә калдырды. Өйнең тышкы баскычы да аяк басарга җиксендереп тормалы — сап-сары итеп юылган. Агач бакчасы тергезеп җибәрергә дә вакыт тапкан яшь хуҗа...
Оксана Хамия хаты буенча белә: болар барысы да Рәсимнең кулы, аның тырышлыгы белән барлыкка килгән. Өлгерлегенә, тырышлыгына гаҗәпкә 108
ГАМЬ
104
калып, сокланмалы гына. Тормыш йөген тарту җиңелгә туры килсен дип, өйләнү ягын да карамаган. Очрашкан көнне: «Күңелемнән сине берничек тә чыгара алмадым, кайчан да булса барыбер кушылырыбызга өметләнеп яшәдем»,
— диде бит. Сүзе хак, күрәсең. Ул да, минем кебек, язмышны каһәрләп, янган - көйгән икән, мескенем... Нишләдек соң без? Рәсимнең госпитальдән чыгуын көтеп алып, очрашкан булсак, безнең юллар аерылышмас иде бит... Аның яраланганын да белмәдем хәтта. Госпитальдә ятуын гадәти авырудан гынадыр дип санадым... Ә ул үлемнән чак-чак калган... Ренат белән минем бәхеткә түгел микән әле?..
Төп өйгә кайтып, рәтләп танышып та бетерә алмадылар, күрше Хәкимҗан килеп кереп, барысын да үзләренә әйдәкли башлады:
— Балалар, хәзер үк керәбез, аш-су әзерләнгән. Апагыз көтеп кенә калды,
— дип кабаландырды.
— Тимәктән ашап кына кайттык бит, керәбезмени? — дип аптырап сорады Оксана Рәсимнән.
— Авылда өй саен ашка алыш инде. Тагын ике урынга керәсе булыр, — дип көлемсерәде ир.
— Мәҗбүримени?
— Түгел. Ләкин ата-бабадан килгән гадәт.
— Элек мин андыйны сизмәгән идем.
— Каян сизәсең? Ашатырга ризыгың булмагач, кунак чакырып буламыни?
— Анысы хак, — дип килеште хатын, көлемсерәп. Бергә ачыктылар бит, белә, бик белә ул заманны...
...Санаулы көннәр юри кабаланалар шикелле — үткәне сизелмәде дә. Оксана белән улын күрми дә калгандай тоелды Рәсимгә. Күзгә генә күренгәннәр иде, китәр көннәре дә җитте — иртәгә юлга кузгалачаклар...
— Рәсим, мин килүне озакка сузмам, җәй урталарында монда булырмын. Камилне кисәт, мине штатка кертүне онытмасын, — диде Оксана, аның юлга җыенуын тыныч кына күзәтеп утырган Рәсимгә.
— Ышандырды бит. Камил сүзендә тора торган егет. Әйткәнен үтәми калмас,
— дип җавап кайтарды ир.
— Шулай да кызыксынып тор.
— Әлбәттә!..
— Әни, мин дә синең белән киләм, — диде өлкәннәр сүзенә читтән генә колак салып торган Ренат.
— Ә институт?
— Казанга күчертәм. Анда да электроника буенча белгечләр әзерлиләр бит... Сезнең янга кайтып йөрермен, ярдәм итәрмен, — дип тезеп алды Ренат. Күрәсең, бу хакта алдан уйланган булган инде ул.
— Син ничек уйлыйсың, әнисе? Мин килешер идем. Ул кайтып безгә ярдәм итәр, ә без аңа булышырбыз, — диде ата, көлемсерәп. Студентка нинди булышлык кирәген белә бит инде ул.
Ризалаштылар...
...Иртәгәсен Рәсим хатыны белән улын үз машинасында Казан аэропортына озатты...
Актаныш, 2005 — 2006 еллар.