Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЧОРЫМ КАЛЫР ҮТКӘНДӘ

Туган илем
Туган илем! Мин яраткан кебек

Тагын кемдер яратыр дип белмим.

Син өйрәткән сүзне сөйләп йөрим,

Бер иртәңдә откан көйне көйлим.
Газиз Ватан! Синең өчен утка

Кергән бабаларым нәселе мин.

Шуңа бугай тоташ уттан торган

Сөю дигән илнең әһелемен.
Туган илем! Хаталарың җанда

Төзәтелә кызыл кара белән.
Төзәткәнне күпләр яратмый шул,

Тарих кичермәгәнен дә беләм.
Туган илем! Мин төзәтеп яшим,

Ьәм төзәлеп яшим синдә һаман.

Ьәр яхшыңа башым иеп яшим,

Яманнарың күргәч, хәлем яман.
Яхшың күпме, әллә яманыңмы? —

Туган илем, хәлең җиңел түгел.

Бар аклыгың сине алга этсә,

Каралыгы артка тарта бүген.
Алга атлыйм, илем, синең белән,

Фәрештәдәй ак канатлар иңдә.
Тик буталып йөрим булып чыга,

Ак һәм кара арасында мин дә...
Һәм яшәргә теләп ары китәм,

Бирешмә, дип, күңел алга дәшә.

Бирешмә син, илем! Җуелма син!

Яшә, илем! Яшә, илем! Яшә!


Балта
Барларда, сыра янында

(Күбеге кайнап торган),

Синме, милләттәш, Җәлил, дип,

Кызгачтын гәпләр корган?
Синме, сөйләшкән Җәлил, дип,

Монда рәхәт яшәгән.
...Кемнәр килеп кагылса да,

Шагыйрь рухы дәшмәгән.
Бар халыклар таныганнар,

Алман иле таныган!
Дастан итеп сөйләрләр күк

Алар моннан ары да.
Татарның бөек улы! — дип, —

Халкының асылташы,

Киселсә киселгән, әмма

Һич сатылмаган башы...
...Моабитны эзли-эзли

Тирлиләр, пешәләр дә,

Диварларына сөялеп,

Фотога төшәләр дә,
Эндәшәләр бар гавамга:
— Җәлил рәхәт яшәгән!
Күкрәр чакта күкрәгән дә

Яшьнәр чакта яшьнәгән...
Аннан затлы сувенирлар

Юллый алар бүләккә.
...Ярый алмаган, һай, Җәлил

Башы белән түләп тә!
Илем, диеп, Халкым диеп,

Баш куелган... Балта бит...
Балта асларында милләт

Рухы өзелеп ята бит!
Юкса килә милләтемнең

Дастан булып калкасы. ...

Үткенрәк әллә алман,

Әллә татар балтасы.


Яшьлек
Яшьлеге — җүләрлегеме:

Җаны тоташ хис кенә.

Дулкыннарны күлмәк итеп

Кигән гүя өстенә.
Бер чума да бер калка ул,

(Гамәлен була аклап).
Аннан ары йөзеп китә,

Дулкыннарны кочаклап.
Аны күргән дәү диңгез дә

Әле шундый яшь кебек.

Аны күргән дулкыннар да

Һич түгел кебек җебек...
Яшьлеге — исәрлегеме,

Аңлап булмый һич кенә,

Дулкыннарны күлмәк итеп

Кигән гүя өстенә.
Шундый тын иде иртәләр,

Су ята иде көлеп.
Диңгезне дә кузгатты күк

Ул яшьлек алып килеп...
Аны күргәч, дулкын белән

Кояш шатлык бүлешә... Аһ!

Яшьлеккә күлмәк кебек

Исәрлек тә килешә!


Замана ятиме
Уйнак суларга төбәлгән

Елганың ике яры.
...Күзләре дулкындай зәңгәр,

Чәчләре комдай сары

Нәни генә бер кыз бала

Уйный ярда су түгеп.

Кемнедер эзли... күңеле

Дулкын күк тыныч түгел.

Ярлар суны ташлый алмый,

Су белә ярлар холкын.
— Әнием, син кайларда соң?

...Үз ярын үбә дулкын.
— Әнием, син кайларда соң?
— Әтием, син кай якта?

Кычкыра бала — офыкны

Кайтавазы уята...

Уен
Без икәү уенга кердек,

Бу бары уен менә.

Уеннардан бүген миңа

Нигәдер кыен менә.
Хәрәмләшүләр юк инде,

Чип-чиста — уем кебек.

Читтән күзәтү җиңелдер,

Уйнавы кыен кебек.
Без икәү уенга кердек,

Җиңүне кем уйлаган?
Без генәме, уенны да

Чын иттереп уйнаган?
Чын иттереп ышанган да

Чын иттереп ялгышкан.

Нидер көткән, уеннарга

Этеп керткән язмыштан.
Тормыш — уен, яшәү — уен.

Адым саен алдый шул.
...Ә мәхәббәт, тик мәхәббәт

Уен була алмый шул...


Бар да калыр
Сүзләрне оныту кирәк —

Нәм баш уйламаячак!

...Аквариумга салганнар

Кебек тоела кайчак.
Тынсыз гына, өнсез генә

Яшәп яткан бер мәлдә,

Бер сүз чыгып ычкына да

Дөнья баса сөялгә.
Аквариумдай тар дөнья,

Кысан — нәкъ аквариум.

Югыйсә, әйткән сүзем дә

Якты, ап-ак бар уем.
Ак сүз дә ярамый хәтта,

Дөрес итеп әйткәндә.

Гаделлек һәм намус җебе

Калган ерак үткәндә.
Якын-ерак бабайларның

Гомере белән өзелгән.

Намус урынына затлы

Машиналар тезелгән.
Яхшы йортлар җиткерелгән

Әллә ничә катларда.
Ә үткәндә... ә үткәндә

Калган яхшы атлар да.
Яхшы атлар, дөрес сүзләр —

Бар да калган үткәндә.
Бәхетле елмая байлар,

Чор тәпиен үпкәндә.
Кешегә шәп бәтинкәнең
Очы белән типкәндә,
Най, бәхетле елмаялар:

«Сезме кеше? Сез бәндә?!»
Безнең чордан яхшы йортлар,

Бәтинкәләр калыр күк.
Бөек Тарих битләрендә

Заман шулай яныр күк.
...Аквариум кебек дөнья,

Сулыш җитми үпкәмдә.
Үз гамәле, йөзе белән

Чорым калыр үткәндә...

Җырым калыр үткәндә...


Хыялда
Иярәсе килә кайчак болытларга,

Сүз кушасы килә дулкын булып ярга.

Кушыласы килә кошлар төркеменә:

«Сәлам илтим, чибәр егет, әйт кемеңә?»

Күктән аклык, шуклык алам дулкыннардан,

Кошлардан — моң, кояштан — нур, ныклык — таудан.
Хыялларда кайчак ерак китеп барам,

Сызлый, әрни озын юлда тирән ярам.

Кая барам, уйдан аркан ишә-ишә,

Белмим кая җитәр идем тирли-пешә —

Мичкә куйган бәлешләрем искә төшә...

Кулъяулыгым йөртәм
Рәнҗешләрне җил дә алып китмәс,

Нәселеңә калыр, балаңа.
Күз яшьләре яңгыр юып бетмәс

Ташкын булып керер калаңа.
Көннәреңне болыт булып каплар,

Давыл булып күкрәү-яшенле.
Ул рәнҗешләр күзләреңнән тамса,

Кемнәр сөртер, илем, яшеңне?
Шуңа бераз игелек тә көткән,

Мәрхәмәт тә көткән көнебез.

Гасырлардан гасырларга күчеп,

Бүгенгегә җиткән көнебез.
Һава кебек ирек сулавыбыз

Ышандырып куя кайчакта.

Ярлылыкка без өйрәнгән инде

Ни кылырбыз икән бай чакта?
Бәлки шәфкать? Хәйриядер бәлки...

Байлар күргән барга — уй шикле.
«Бәлки» ләргә бүген булса да мин

Бикләп куйыйм әле ишекне.
Мин рәнҗемәм, илем, ни күрсәм дә,

Илдән аерым түгел күргәнем.
Белсәм дә мин мулла бабамнарны

Сөргеннәргә тиклем сөргәнең...
Үчем дә юк, бары кызгануым

Кала килә гел үз көчендә.

Кулъяулыгым түш кесәмдә йөртәм,

Күз яшеңне сөртер өченгә...