Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ

Габдулла ТУКАЙ
Лөгатьләр
йөгендер — бу бик иҗтиһад белән эчүчеләрнең борыннары урынына чыга торган
җимеш.
Кәбестә — гомум монафикъ муллалар башы, чөнки ул баш катлау-катлау. Ьәр катлавында
бер кирегә атлау.
Сарымсак — яһүдинең ашказанында үсәр бер җимештер.
Миләш — исереп, дин ачуы чыккан агай-эненең күз алмасы.
Кызыл вә кара карлыганны, бүтән исем табудан «гаҗиз» булганлыгымнан, ашый торган
мәрҗән дип кенә атыйм.
***
«Ярлының углы булганчы, байның колы бул», дигәч тә, баеңның һәр төчкерегенә
«ярхәмекә Алла», дип торма вә бер йөткерүенә авызына кәләпүшеңне куйма.
***
Биисе килмәгәннең көе килми. Татар бае гәзит сөйми.
***
Татар шәкертен кеше ясар өчен, иң элек аның «вәкар»ен бозарга кирәк.
***
Мәсҗед — муллаларның өч ишекле кибете.
***
Көтепханә — Казан татарларының фаразынча, эшсез кешеләр кереп утыра торган бер
урын.
***
«Сүзең көмеш булса, тик торуың алтын», — дигән булалар; алай түгел, телсезләр һәммәсе
миллионер булып беткән булырлар иде.
***
...Язам, язам — кая көлкесе; урман, урман — кая төлкесе.


Мохтар АУЭЗОВ

Абай
Казакъның язма әдәбиятына нигез салучы бөек акын, анәңсаз Абай
Кунакбаевның яшьлегендә кияү егете булып килгән мизгеле —
романнан бер өзек.
....Каршы яктан хатын-кызлар көлешкән тавышлар ишетелде. Аннары шуңа чулпы
чыңнары кушылды. Кияү егетен каршы алырга килүчеләр икән.
Егетләр бергә җыелышып торалар иде. Хатын-кызларның алгы рәттәгеләре:
— Абай кайсы?
— Кияү кайсы була?
— Нигә барысы да бертөрле киенгәннәр? Абай нигә кияүчә киенмәгән? — дип сөйләнә-
сөйләнә килеп, исәнләшә башладылар.
Абай бу сүзләрне ишеткәч, башта җайсызланып, каушап калды. Аннан, үз-үзен кулга алып:
— Кайсыбыз күңелегезгә күбрәк ошаса, шул Абай булсын! — дип көлде.
Фатих КУТЛУ
Рамазан аенда
''"///өрекнен шагыйрьләр солтаны Нәҗип Фазыл белән Назым Хикмәт, икәү бер
машинага утырып, конференциягә баралар икән. Нәҗип Фазыл — уразада. Назым Хикмәт,
гадәтенчә, ураза тотып мәшәкатьләнми.
Назым Хикмәт, юл кырыенда яткан арык сыерга ымлап:
— Нәҗип, кара әле теге мескенне, ураза тота-тота нинди хәлгә калган, — ди.
Нәҗип Фазыл югалып калмый:
— Бәй, Назым, син хайваннарның ураза тотмаганын белмисеңме әллә?! — дигән.
***
Нәҗип Фазыл вокзалга ашыгып килсә дә, өлгерә алмый кала, поезд аның борын төбеннән
генә кузгалып китә.
Берәү, аннан көлеп:
— Нәрсә, ычкындырдыңмы поездны? — дигәч, Нәҗип Фазыл:
— Юк, мин аны үзем куып җибәрдем, — дигән.


Туфан МИҢНУЛЛИН
Каләмдәшләр каләменнән...

Без, татарлар, тәмле ашарга яратабыз. Шуңа күрәдер инде ничек сыйланганыбызны
язган әсәрләребезгә дә кертәбез. Әйтик, татар язучыларының һәм шагыйрьләренең
кайберләре табынны шулайрак сурәтли.
Аяз Гыйләҗев:
— Дошманы дип тормады алтатарлы Исмәгыйль, гармунчы Хәлилне, кунакка чакырып,
бик шәпләп сыйлады. Аның түгәрәк битле, мул күкрәкле хатыны Галиябану өстәлгә ризыкны
ташып кына торды.
Алтын төсенә кергәнче хасиятләп кыздырылган кырык алты каз, махсус савытта парда
гына күпертелгән егерме ике үрдәк. Әчтерханнан кайтартылган җиде кило ярым кара
уылдык, башы-койрыгы кетердәп кенә торган сигезәр килолы өч чөгә балыгы, бер яшьлек
елкыны ике ел симерткәннән соң суеп эшләнгән унбиш кадак казылык, кеше саен ике йөз
илле исәбеннән бөгелгән кияү пилмәне, унсигез чуклы башлы ананас, Фудзияма тавын
хәтерләткән чәкчәк өеме — барысы да өстәлгә куелды.
Миргазиян Юныс:
— Безнең пароход Испаниянең Картахена дигән портына килеп туктады. Без, буш
вакыттан файдаланып, шәһәрнең иң затлы ресторанына ашарга кердек. Ресторан хуҗасы
кабальеро Сервантес, йөгереп кенә йөреп, безгә хезмәт күрсәтте. Без сантандер, ла корунья,
аликанже эчтек. Тозлы уэльва, үз соусында әзерләнгән альлирия капкалап утырдык. Ә инде
тамакны туйдыру өчен дуэрода, сантусланган гвариана һәм хихон ашадык.
Мөдәррис Әгълэмов:
— Өч көн бәйрәм иттек дуслар белән,
Бәйрәмчә мул иде ашы да:
Кильки дисең, вобла кабыргасы,
Хәтта селедканың башы да.


Марсель ГАЛИЕВ
Хикмәт нәрсәдә?

(Узган гасырның сиксәненче еллары. Язучылар Союзы рәисе Гариф Ахунов Мәскәүдән һәм
чит илдән килгән әдипләрне кунак итә. Казан урамнарын күрсәтеп йөри. Урамнар комлы-
тузанлы, әллә каян гына җил чыга да Казан ханлыгы чорыннан бирле әйләнештә йөргән
тузанны биткә китереп сылый. Җилнең мондый да тәрбиясез кыланышыннан тәмам туеп,
теш арасында ком бөртекләре шыкырдый башлагач, Сергей Михалков иптәш Ахуновны
читкәрәк алып китә дә, дулкынлануыннан тотлыга-тотлыга:
— К-к-Казаныгызны әйтерием. Ч-ч-чит ил кунаклары алдында оят. Нинди пычраклык
бу! Мәскәү белән чагыштырырлык та түгел!.. — ди.
— Ә сез чагыштырмагыз да, Сергей Владимирович, — ди Ахунов. — Мәскәүнең
дворниклары татарлар бит, ә Казанның урам себерүчеләре — урыслар.
Юморны бәяли белгән Михалков шаркылдап көлә башлый. Ахуновның җилкәсеннән кага:
— Шәп әйттең. Молодец! Минем үземдә дә татар каны бар бит, ничә процент икәнен генә
кистереп әйтә алмыйм...
— «Т» авазын тотлыгып әйтүегездән үк сизгән идем мин аны, — дигән Гариф Ахунов.


Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде.