Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырьләр

Нурлан ОРАЗАЛИН, казакъ шагыйре
Коралай
Җырмыни соң бу? Бу бит — калтырау.
Йөрәгем өши ник әле болай?
Юкса җиһанда күптән инде Май!

Җанны каһәрли суык Коралай.
Чатнама суык! Сагыш күкләрдә.
Йөрәк сызлана. Афәт тирәмдә.
Чия чәчәге өшеп каралган,

Йөрәк сыкрый аңа карауга.
Агачлар мәхшәр күрә төшендә,
Яшел басулар — матәм төсендә,

Тауларны сагыш карасы сарган,

Җирне Коралай уратып алган.
Еракта таулар тора күренеп,

Салкын көбәгә гүя төренеп.

Коралай шулай ел саен килә.
Күнегә алмыйм аңа мин генә!
Башбаштаклана җирдә Коралай,

Тауларны айкап йөри Коралай.
Тупаслана хис, чуала фикер:
Җанны боргычлый,
Мине бораулый.
Юк! Мин ышанмыйм!

Бу — бер төш кенә.
Ышанам яшел Язның көченә!
Җәй килер җиргә, ямьләп дөньяны,

Алтын нурларга төрер ул аны!
Аһ син, өметем! Хыялым кошы!
Могҗиза булып кил миңа очып!
Тизрәк җиргә җылы Җәй җитсен,

Туйдырды инде, суыклар бетсен!
Коралай йөри иңләп даланы,

Хакиме булып гизә каланы.
Яшәрменмени шулай тоткында?
Инде җырлыйм соң нәрсә турында?!
Суык Коралай гизә даланы.
Суык Коралай томалый аңны...
Р.Корбан тәрҗемәсе


Жолдас СӘЕТНАЗАРОВ,
каракалпак шагыйре
Каен төбендә
Өй янында бөдрә чәчле,

И зифа каен! —

Үзе төсле сылу каен Үстерде Айым.
Үстерде каенны Айым

Матур булсын дип,

Тирә-юньне, күңелләрне

Ямьләп торсын дип.
Язлар саен ямь-яшелгә

Каен төренә.
Көн саен кич чыга Айым

Каен төбенә.
Аның яшел яфраклары
Серле селкенә...
Ә егетнең җаны шунда,

Шунда җилкенә.
Айым каенга кагылмый
Үтмәде бер дә,
Ләкин очрашуларны да

Көтмәде бер дә.
Ә беркөн каен аны

Дәште үзенә...
Егет төбәлде Айымның

Яшьле күзенә.
Үбеп алды аны егет,

Оялды Айым.
Оялтты егет каенны,

Оялтты аен.
Әй бәхетле, карагызчы

Айымга гына!..
Чү, бу сөю билгеле тик

Каенга гына!
Р.Миннуллин тәрҗемәсе


Шеймит АЛИШЕВА, кумык шагыйрәсе
Берәүгә
Укыганда
Шигырьләрем,
Нигә борының чөясең?
Сөюне куй,
Башка нәрсә
Язып кара, диясең.
Мәхәббәттән
Авырыйм мин,
Ләкин көтмим азагын.
Хәзер язмый
Бу сөюне,
Әйт соң, кайчан язармын?


Турар КОЖОМБЕРДИЕВ, кыргыз шагыйре
Кыргызлар
Әй тирбәлә җилдә кыргыз җыры,
Иңнәренә салып бар моңын.
...Керә алсаң кыргыз йөрәгенә, —
Дөнья сөйләр акын барлыгын.
Таулар бездә — күккә ашкан дивар.
Ә болытлар — дөя көтүе.
Кем көнләшмәс кыргыз турсыгына! —
Кымызында күк һәм җир тәме.
Хәтта күлләр шигырь яза монда,
Алатаудай хыял югары...
Күкрәгеңне тутырып бер суласаң,
Очып китәр коштай җырларың.


Мурат КАЛМЫКАЕВ, нугай шагыйре
Сагыну
Кайтсам икән, Җиленчәгем, катыңа,

Күрсәм икән дулкыныңда ай юлын.

Күмәр идем хәсрәтемне комыңа,

Бүләр идем җан дусыңдай кайгымны.
Кайтсам икән, Җиленчәгем, ярыңа...
Шифа суың җан гөлемә охшаган.
Кобан иле сеңгән минем каныма,

Тамырларым эсселектән сусаган.
Кайтсам икән, Җиленчәгем, яныңа...
Күңелләрем тартыла гел аклыкка.
Бер утырсам дулкын юган ташыңа,

Тулыр иде киң күкрәгем шатлыкка.
Җиленчәгем хәләл сөттәй кадерле,
Ул мәңгегә тугры калган ярына.
Җырчы килеп сиңа колак сала да
Яңа моңнар таба үз җырларына.
Р.Вәлиев тәрҗемәләре