НАМУС ҺӘМ ГАДЕЛЛЕК
(Хатирә)
ФӘРВАЗ МИҢНУЛЛИННЫҢ ТУУЫНА 80 ЕЛ
Фәрваз абый миңа әтием кебек кеше иде...
Ләкин болай дип язып, өстемә зур җаваплылык алдым да хәзер аның турындагы сүзне
ничек итеп, каян алып китәргә соң әле?
Мөгаен, Фәрваз абый белән ничек танышудан башларга кирәктер.
Университетның өченче курсында укыганда (1971 ел), «Социалистик Татарстан» газетасы
минем усал гына язылган мәкаләмне бастырып чыгарды да, шуннан соң дәртләнеп китеп, яшь
язучылар җыентыгына рецензия язып тәмамладым, ләкин анысы күләм ягыннан зуррак
килеп чыкты, шуңа күрә газетаның бүлек мөдире Рәшит абый Гарипов аны «Казан утлары»
журналына биреп карарга киңәш итте.
Әмма, журнал турындагы сүзгә күчкәнче, менә шушы урында бер мөһим нәрсәгә
игътибарны юнәлтәсе килә. Соңрак «торгынлык» дип йөртелгән әнә шул чорда КПСС өлкә
комитеты органы булган газета «чынбарлыкны шомартып, ялтыратып, өстән генә карап»
иҗат итүдә гаепләүче мәкалә чыгарган бит! Әле авторы кем диген - беркемгә билгесез бер
студент кисәге! Ул чагында бу редакциянең бүлек мөдире Рәшит абый Гариповның, мәдәният
өчен җаваплы урынбасар Флорид абый Әгъзәмовның һәм баш мөхәррир Шәмси ага
Хамматовның чын егетлеге булган инде бу! Менә сиңа «торгынлык» чоры...
Журналның хатлар бүлегендә калдырып кайттым мин яңа язмамны. Гадәттәгечә
лекцияләргә йөри-йөри, китапханәдә утыра-утыра, көн артыннан көн үтә — студент кеше
бит... Ә бер кичне тулай торак коридорында Марат исемле егет очрый да Матбугат йортында
Фәрваз абый Миңнуллинның мин калдырган рецензияне егетләргә мактап сөйләп торганын
әйтеп бирә. Үземә килергә дә кушкан икән әле...
Ул уртача буйлы, җирәнрәк чәчле, киң маңгайлы һәм калын иренле, бик тә актив
169
мимикалы, кешенең йөзенә һәм күзенә үтә дә игътибар белән текәлеп, кыю итеп карый торган
кеше иде. Минем язманы үземә артык мактамады бугай, әмма аны журналга тәкъдим итәчәген
әйтте һәм «Тугрылык» дип исемләнгән ул язмам журналның 1972 елгы 4 нче санында бер дә
үзгәрмәгән килеш басылып та чыкты!
Аннары ул миңа тагын язарга кушты. Китапларны, әсәрләрне үзем сайлап ала идем.
Ничектер, Фәрваз абыйның бу мәсьәләдә ныклы бер принцибы бар иде бугай. Шулай
бервакыт Рафаэль абый Мостафин миңа үзенең яңа чыккан китабын Фәрваз абыйның күз
алдында бүләк итте дә, бәлки рецензия дә язарсың әле, дигәндәйрәк фикерен дә белдерде. Ә
Фәрваз абый аңа шундук каршы төшеп болай диде: «Алай итеп яшьләрне бозмыйк әле без!»
Ә инде 1972 елның көзендә (бишенче курста укый башлагач) Фәрваз абый мине
редакциягә үз бүлегенә эшкә алды. Бауман урамындагы Матбугат йортының икенче
катындагы иң почмак бүлмә иде ул. Анда проза бүлеге мөдире Яхъя абый Халитов,
публицистика бүлеге мөдире Малик абый Хәмитов һәм Фәрваз абый белән мин утырабыз.
Һәрберебезгә аерым өстәл, телефон. Бу — җитмешенче еллар, безнең дәрәҗәле әдипләребез,
классик әдипләребез исән вакыт әле... Алар, редакциягә килгәч, безнең бүлмәгә сугылмыйча
китми иде. Һәм мин шул вакытта әдипләребезнең Фәрваз абыйга карата булган зур
ихтирамын, хөрмәтен тоя идем. Алар аны бик зурлап сөйләшә иделәр. Ә моның төп сәбәбе исә
Фәрваз абыйның әдәби тәнкыйтьтә бик тә принципиаль, бик тә намуслы шәхес булуында
икән! Аның, иң беренче чиратта, әдәбият мәнфәгатьләрен кайгыртып язуында икән хикмәт!
Әлеге чор — партия хакимлек иткән вакыт һәм биредә әдәби әсәрләрдән дә һәрвакыт уңай
герой гына таләп ителә, уңай персонажларның берсүзсез тантана итүе сорала. Югарыда искә
алынган мәкаләдә Фатих Хөснинең мин бәйләнгән
МАНСУР ВӘЛИ - БАРҖЫЛЫ
170
«Мәйдан» повестендагы кебек. Татар әдәбиятының тирән-төпле, акыллы, намуслы
язучылары исә мондый иҗатны кабул итә алмый. Әмирхан Еники, Салих Баттал, Нурихан
Фәттах, Аяз Гыйләҗев кебекләр әдәбиятта җитди юлны — тормыш һәм сәнгать дөреслегенә
тугрылыкны яклыйлар, «сөттән ак, судан пакь» булган ясалма геройларга каршы чыгалар.
Әдәби тәнкыйтьтә аларны бигрәк тә Ибраһим Нуруллин яклый. Ул «Совет әдәбияты»
журналының 1956 елгы 7 нче санында «Иллюстрациядән — проблемага» дигән мәкаләсен
бастыра. Фәрваз абый Миңнуллин да нигездә И.Нуруллин яклы, әмма ул тирәнгәрәк карый —
мәсьәләне фәлсәфи һәм эстетик яктан алып тикшерә. Аның 1964 елда язылган «Әдәби
геройлар диалектикасы» һәм «Конфликт тормышчан булсын!» дигән мәкаләләре нәкъ әнә
шундый тирән фикерле, киң карашлы, заманча, яңача уйлый торган тәнкыйтьчене
гәүдәләндерә. Менә бер өзек. «Кайбер тәнкыйтьчеләр Ә.Еникине үз геройларын иҗтимагый
хезмәт торышыннан, коллективтан аерып алып тасвирлаган өчен гаеплиләр. Ләкин менә бу
тышкы яктан бик шәп күренгән Майпәрвәз ханымнарның, Нәҗипләрнең, Хәмит һәм
Зөфәрләрнең чын йөзләрен хезмәт аша, коллектив эчендә ачып буламы икән? Юктыр, мөгаен.
Без уйлаганча, бер-ике мәртәбә җыелышта тәртипләрен тикшерүгә бик тиз генә төзәлә
торган беркатлы кешеләр түгел алар. Тормыш дөреслегенә хыянәт итәргә теләмәгәндә,
мондый геройларны коллектив хезмәттә, хезмәт аша ачу бик кыен эш. Чөнки алар яшеренеп
яшиләр. Алар яхшы киенерләр, бик әдәпле, культуралы кыланырлар, эш нормасын һәрвакыт
диярлек үтәп килерләр. Алар яшеренә белә...»
Әмирхан Еники үз вакытында әдип буларак бик дөрес тотып алган, ә Ибраһим Нуруллин
белән Фәрваз Миңнуллин тәнкыйтьче буларак зур игътибар биргән әлеге тискәре типлар
соңгы еллар тормышында инде тәмам өлгереп җитте! Безнең бу елларда алар бик тә
кыюланды, үтә дә активлашты. Әмма барыбер да битлек салынмады — алар сүздә «ил өчен»,
«халык өчен» тырышса, асылда исә аларның бердәнбер һәм төп максатлары булып кесә
калынайту, мал туплау калды! Шәхси мәнфәгать калды! Әнә шундыйлар бүген инде югары
урыннарны били — алар хәзер дилбегә тота.
Үзләрен шәхес итеп күрсәткән Әмирхан Еники кебек әдипләр аларга нигә кирәк булсын
ди! Андый бәндәләргә инде хәзер тулаем әдәбият та кирәкми, әдәбият нигезендә яткан «әдәб»
һәм әхлак та кирәк түгел! «Ахырзаман» диярсең, валлаһи...
Мин редакциядә эшли башлагач, Фәрваз абый тәкъдиме белән яшь тәнкыйтьчеләр
түгәрәге оештырып җибәрдек. Утырышларыбызның иң беренчесендә үк диярлек Ибраһим ага
Нуруллин белән очраштык, аңа бик үткен сораулар бирдек. Фәрваз абый үзе түгәрәк эшенә
катнашмый диярлек иде. Бу да аның бер принцибы иде ахры — ул безгә ышана, үзебезчә
яшәргә, үзебезчә эшләргә юл куя, ирек бирә иде. Ә яшь чагында ирек һәм ышаныч бик зур
нәрсә бит ул! Яшь кешегә бик тә кирәк нәрсә алар!
Безнең утырышларда булган әңгәмәләрнең байтагын Фәрваз абый «Яшь тәнкыйтьче сүз
ала» дигән рубрика белән журналда бастыра иде. Ә бу исә безгә тагын да дәрт биреп җибәрә,
канат куйгандай итә. Шулай ук Әмирхан ага Еники, Нурихан ага Фәттах белән очрашулар бик
тә истә калган. Болар бит КПСС өлкә комитеты бер дә сөймәгән әдипләр! Әнә шул вакытта
Язучылар берлеге коридорында «Тарих, әдәбият һәм Нурихан Фәттах» дигән зур белдерү,
очрашуга чакыру эленеп торсын әле! Моның ише хәлләргә берлек җитәкчеләренең бик тә эче
поша иде, билгеле. Шулай бервакыт Гариф абый Ахуновның, миңа таба күрсәтеп: «Фәрваз! Бу
пәрине чүлмәктән син чыгардың! Менә хәзер үзең җавап бир инде!» — дигәне истә калган.
Нишлисең, язучы буларак бик тә образлы итеп әйтте инде Гариф абый, берни дә эшләр хәл юк.
Дөресе шулай бит... Әмма Фәрваз абый «пәрине» яңадан чүлмәккә ябарга ашыкмады. Чөнки ул
үзе баш хәреф белән язардай Тәнкыйтьче һәм гаделлекне яклаучы намуслы шәхес иде!
Ул арада университетны тәмамладым һәм мине, офицер итеп, Ерак Көнчыгышка
озаттылар. Аэропортка Фәрваз абый берничә дустын да ияртеп килгән иде. Ерак Көнчыгышта
яшәгәндә язылган мәкаләләрне дә Фәрваз абый журналда бастыра торды, сирәк кенә булса да
җылы хатлар яза иде. Ә андый хатлар ерактагы кеше өчен бик тә мөһим бит.
Аннары Фәрваз абыйны Татарстан Язучылар берлеге рәисенең урынбасары итеп
куйдылар. Рәис булган кеше үзе күбрәк партиянең өлкә комитетына яисә башка оешмаларга
йөри, Мәскәүдә еш була, ә бөтен эш урынбасар җилкәсендә! Иҗат остаханәләренең эшен
оештыру һәм аларга контрольлек итү, идарә утырышларын әзерләү һәм үткәрү, ел саен
уздырыла торган «Әдәби ел йомгаклары» җыелышларына һәр әдәби жанр буенча
докладчылар табу һәм аларның уңышлы чыгышларын оештыру һ.б. Шуның өстәвенә
НАМУС ҺӘМ ГАДЕЛЛЕК
171
берлектә йөздән артык язучы бар, аларның исә төрле-төрле мәшәкатьләре-проблемалары
шулай ук бик еш туып тора — барысы да ярдәм өмет итеп урынбасар Фәрваз абый янына килә.
Ә ул беркемне дә кире бора алмый, һәммәсенә ярдәм итәргә тырыша. Әнә шундый эш-
мәшәкать өелде Фәрваз абый өстенә. Мин инде ул чагында «Идел» альманахы редакторы
булып эшлим, Фәрваз абыйга күрше бүлмәдә генә утырам, шуңа күрә үтә тынгысыз, актив
эшчәнлеге тулысынча диярлек күз алдында. Бу авыр йөкне җиде ел буена тартты Фәрваз
абый. Ул Язучылар берлегендә чын мәгънәсендә ат кебек эшләде. Намус белән яшәде.
Шул ук вакытта берсеннән-берсе җитдирәк эчтәлекле, тирән фикерле әдәби тәнкыйть
мәкаләләре язарга да мөмкинлек таба иде Фәрваз абый. Аның бигрәк тә яратып, үтә дә үз
күреп язган әдипләре дә бар иде. Әмирхан Еники, Рафаил Төхфәтуллин, Әхсән Баян кебекләр...
Хәтта кызына да Р.Төхфәтуллин повестендагы төп героиня исемен кушты ул — Йолдыз! Әмма
үзенең яраткан әдипләре иҗатына карата да таләпчәнлекне киметмәде. Менә бер мисал.
«Чыннан да, әле нефть якларына күчеп киткәнче үк, Р.Төхфәтуллин егерменче съезддан соңгы
авыл, бүгенге колхоз тормышы турында «Авылдашым Нәби»ләр дәрәҗәсендә торырлык әсәр
иҗат итә алмады бит. Тормыш гаять катлаулы һәм каршылыклы нәрсә, шуларның һәммәсенә
ярардай ачкыч табу, ниндидер гомуми бер караш булдыру, күрәсең, бик кыендыр.
Төхфәтуллин иҗатындагы уңышсызлыклар, бәлки, шуның белән аңлатыладыр? Бәлки, бу —
зур һөҗүмгә күчәр алдыннан бер тынып алу чоры, иҗади үсеш юлында яңа сикереш ясар,
сыйфат үзгәрешләренә китерердәй җитди адым ясар алдыннан бер хәл җыеп алу гынадыр?
Шулай гына була күрсен иде!» («Якты юллар» китабы, 64 бит).
Өлкән әдипләргә карата да тәнкыйтьче буларак таләпчән иде ул. Хәтеремдә, әдәби ел
йомгакларына багышланган бер җыелышта проза буенча доклад ясады да шул чыгышында
өлкән әдипләребезне иҗади пассивлыкта гаепләде Фәрваз абый. Тәнәфескә чыккач, минем
күз алдында А.Расих аңа: «Син дә картаерсың әле, Фәрваз!» — дип үзенең үпкәсен белдерде
хәтта!
Фәрваз абыйга картаю насыйп булмады. Әмма бу мәсьәлә уңаеннан шуны да әйтмичә
ярамый. Урыс язучыларының китап бастырыр урыннары — нәшриятлары күп. Шуңа күрә
аларның байтагы иҗат эше белән генә, гонорар хисабына гына яши ала. Мисал өчен, ул
елларда 15 басма табаклы бер китап гонорарына җиңел машина сатып алырга мөмкин иде.
Бәяләрне чамалау өчен язам моны. Ә бездә исә бердәнбер китап нәшрияты бар — әдип кеше
роман хәтле роман тәмамласа да, аның басылып чыгуын бик озак көтәргә тиеш була. Димәк,
аңа тиешле гонорар да юк дигән сүз... Шуңа күрә татар язучысы тагын нинди дә булса бер эштә
эшләргә мәҗбүр иде. Гаиләсен туендыру өчен! Көне буена бүтән эштә тир түккәч, әлбәттә
инде, иҗат эшенә дәрт-дәрман һәм көч шактый ук аз кала. Әнә шуннан килеп чыга инде
«иҗади пассивлык» дигән күренеш. Әле телгә алынган Атилла ага Расих, мисал өчен, озак
еллар буена ветеринария институтында укытты.
Хәер, Фәрваз абый үзе дә гомере буена «казна эшендә» булды. Соңгы елларда редакциядә
һәм Татарстан Язучылар берлегендә. Әйткәнемчә, ул үзе алынган эшне бик тә бирелеп, чын
мәгънәсендә җигелеп, җаны-тәне белән тырышып башкара иде. Язган яисә берәр мәкалә
редакцияләгән чагында аның өстәл артында ни рәвешле мавыгып, дөньясын онытып
утырганын күргән кеше бу күренешне һич тә оныта алмый инде. Әмма язучыларның 1984
елда булган чираттагы корылтаенда аны эшеннән алдылар! Биредә төп сәбәп — ул чагында
КПСС өлкә комитетында мәдәният бүлеген җитәкләгән М.Мусинның бәйсез һәм принципиаль
шәхес Фәрваз абыйны яратмавы, аннан котылуы дип уйлыйм мин. Язучыларның
корылтайлары гадәттә май аенда була. Бусы да ямьле яз көнендә җыйналган иде. Көтмәгәндә
эштән алыну Фәрваз абыйга аяз көндәге яшен
172
кебек тәэсир итте. Корылтай тәмамлангач, инде караңгы төшеп килгәндә, ул мине үзе белән
өенә алып китте. Аның Щапов урамындагы бакча эчендә утырган зур кирпеч өйдәге иркен
фатирында ул кичне башка беркем дә юк иде. Әллә инде ул телефоннан шалтыратып куйган
булган... Без төн буена йокламыйча, сөйләшеп чыктык...
— Улыма мин нәрсә дип әйтермен?!
Ул кичне әледән-әле шул бер сорауны кабатлый иде Фәрваз абый. «Улыма мин хәзер нәрсә
дип әйтергә тиеш? Мин бит аны һәр җирдә тырышып эшлә, һәрчак намуслы бул дип тәрбияли,
шулай үстерә килдем! Ә хәзер нәрсә килеп чыга?! Хәзер нәрсә күрәчәк ул үз әтисе
мисалында?!» Әйе, Фәрваз абый бик тә нык рәнҗегән иде. Ул бик тә гаҗиз хәлдә иде.
Башта «Казан утлары»ның иң авыр бүлегендә ун ел, аннары Язучылар берлегендә җиде ел
буена ат кебек җигелеп эшләгән намуслы кешене, алдан кисәтмичә-нитмичә, эшеннән алып
атсыннар инде, ә! Аның җаны-тәне белән бирелеп эшләгәнен, эшеннән үзенә дәрт-дәрман
алып яшәгәнен мин бик тә яхшы күреп, аңлап, тоеп тордым бит!
Менә хәзер, ул хәлләргә инде күп еллар үткәч, бу юлларны язганда, мин тукталып,
уйланып утырам. Әдәби әсәрләрдәге уңай геройларның тормышта нинди зур каршылыкларга
очравын, шул вакытта үзләренең йөрәкләрендә, бәгырьләрендә нинди эчке гарасатлар
кичерүен моңа хәтле язган мәкаләләрендә бик тә тәфсилләп тикшергән, анализлаган Фәрваз
абый ул кичне шәхсән үзе әнә шундый бер зур фаҗигагә тарыган иде. Аның бөтен барлыгын
әлеге гаҗизлек йоткан иде. Ул төнне аның җан газабын бернинди каты эчемлек тә баса алмый
иде...
Фәрваз абый сәламәтлегенә хәлиткеч удар әнә шул чагында ясалмады микән? Алтмыш
яшендә арабыздан китеп барды бит.
Бераздан югарыдагылар үзләренең гаепләрен аңладылар шикелле — Фәрваз абыйны
Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе мөдире итеп куйдылар. Ягъни
кайсы китапны дөньяга чыгарырга, ә кайсысын чыгармаска икәнлеген конкрет рәвештә хәл
итә торган урын инде бу. Нәкъ менә тәнкыйтьче кеше, нәкъ менә Фәрваз абый урыны!
Фәрваз абый башкаларга карата да, үз-үзенә дә үтә дә таләпчән шәхес иде. Шуңа күрә аның
басылып чыккан китаплары да күп түгел. Әмма алар берәгәйле китаплар! Сез ул китапларның
исемнәрен генә карагыз: «Якты юллар» (1975), «Прозаның гражданлык йөзе» (1983),
«Талантлар юлы» (1984). «Затлылык» (1989), «Балта явызлар кулында» (1994).
Әйе, Фәрваз абыйның соңгы китабының исемендә күрсәтелгән явызлар байтак инде алар.
Әмма Фәрваз абый аларга бирешмичә, рухи яктан сынмыйча, сыгылмыйча китте! Ул үзе
турында якты истәлек — яшь көрәшчеләрдә матур киләчәккә өмет уята торган якты юллар
калдырып китте!
Аның соңгы айларында һәрвакыт янында булган һәм бөтен шартын китереп мөселманча
соңгы юлга озатуны оештырган хөрмәтле әдибебез Рабит ага Батуллага исә Фәрваз абыйның
гаиләсе, туганнары һәм дуслары исеменнән бик тә зур рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.
Язмамның ахырында бераз хыялга да бирелеп алыйм әле. Бик тә якын киләчәктә
халкыбыз артык зур шәһәрләрдә яшәүдән туеп, яңадан авылларга яисә кечерәк шәһәрләргә,
табигать кочагына — бердәнбер дөрес яшәү җирлегенә кайтсын иде дә аның туган теле һәм
дине бик тә ныгысын иде. (Рәсәй мәйданында мөселманнар саны хәзер үк шактый тиз артып
бара бит инде!) Шулар нәтиҗәсендә татар әдәбияты яңадан чәчәк ату чорын кичерсен, анда
тагын Гаяз Исхакый, Әмирхан Еники кебек олуг әдипләр, Фәрваз Миңнуллин шикелле көчле
әдәби тәнкыйтьчеләр пәйда булсын иде! Бирсен Ходай! Фәрваз абыйны искә төшереп
уйланган саен әнә шундый хыял- өметләр ныгыбрак китә кебек...