«КӨТӘМ СИНЕ»
«Сүз — җырның умыртка баганасы, көй — җырның рухи җаны. Моңлы тавыш — җырны
бишегеннән алып, тәпи бастырып, дөньяга таратучы илаһи көч. Шушы өч кодрәт иясе —
6. «К. У.» № 8 158
шагыйрь, композитор, җырчы сәләте ягыннан югары кимәлдә тәңгәл килгәндә генә
мөкәммәл җыр туа» («Сәхнә», сентябрь-октябрь, 2006). Җыр, аның асылын тәшкил иткән
«өчлек» турында Марсель Галиевтан да образлырак, төгәлрәк әйтүче булдымы икән?!
Гадәттә, «мөкәммәл җыр», вакыт сынавын узып, озын гомерлеләр исемлегенә керә. Әхмәт
Ерикәй сүзләренә, Сара Садыйкова иҗат иткән «Көтәм сине» җыры — нәкъ шундыйларның
берсе. Әлеге җыр Сара Садыйкованың композитор буларак тәүге мөстәкыйль әсәре, шул ук
вакытта татар музыкасының беренче тангосы да.
Сара Садыйкова һәм Әхмәт Ерикәй — Мәскәү опера студиясен тәмамлаучы сәнгатькәрләр.
Аларның танышу, якыннан аралашулары нәкъ уку чорында башлана да. Ләкин әлеге вакыт
аралыгында (1934-1939) Әхмәт Ерикәй композиторлар Фәрит Яруллин, Җәүдәт Фәйзи,
Мансур Мозаффаров белән тыгыз иҗади элемтәдә була (бу чорда Мансур Мозаффаров белән
«Галиябану» операсын да иҗат итәләр). Беренче татар операсы «Сания»дә төп партия
башкарган, Сәйдәшнең музыкаль драмаларында җырлап, Казан халкына танылган Сара
Садыйкова исә биредә опера җырчысы буларак белемен чарлый, «киләчәктә композитор
булырмын» дигән уе да, теләге дә булмый әле. Язмыш бу ике иҗат кешесен авторлар буларак
соңрак очраштыра...
Казанда опера һәм балет театры ачылу, яңа операларда төп партияләр башкару, ире Газиз
Айдарскийның үлеме... Сара Садыйкованың студиядән соңгы еллары әнә шундый вакыйгалар
белән билгеле. 1941 елның көзендә җырчы буларак күләгәдә кала барган Сара Садыйкова үз
иреге белән театрдан китәргә җөрьәт итә. Тормышының бу авыр чорында аны аңлаган, ярдәм
кулы сузган бердәнбер кеше — театр музыканты Юлий Станиславович Крещелюнас була. Күп
тә үтми, тыгыз аралашу мәхәббәткә әйләнә, алар өйләнешәләр, һәм өчәүләп (Сара
Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская белән бергә) Уфа театрына юл алалар. Ләкин Уфа
иҗатчыларны колач җәеп каршыламый. Биредәге театрда бик аз эш хакы вәгъдә ителү, торак
мәсьәләсе белән авырлыклар килеп чыгу сәбәпле, алар кабат Казанга кайтырга мәҗбүр була.
Сара Садыйкова авырлык белән булса да, янәдән Казан опера театрына эшкә урнаша, Юлий
Станиславовичны сугышка алалар, күп тә үтми, ул хәбәрсез югала...
«Көтәм сине» җыры нәкъ шул чорда туа. Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов
исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә
(укучыларга тәкъдим ителгән барлык документларның фотокүчермәләре әлеге үзәктән
алынды. — ред.) Сара Садыйкова архивы саклана. Әлеге архивта гарәп графикасында
композиторның «Көтәм сине» җыры турында үз куллары белән язган язмасы бар. Язманың
ниндидер концерт өчен әзерләнгән булуы ихтимал: «Сугыш фаҗигасе барыбыз өчен авыр
кайгы, ачы хәсрәт алып килде (...) илебезнең бәйсезлек-иреген саклап калу өчен, ни белән
булса да фронтка ярдәм итәсе килде. Без, Муса Җәлил исемендәге опера вә балет театры
җырчылары, концерт бригадалары булып оешып, госпитальләрдә, хәрби гарнизоннарда,
танковый мәктәпләрдә, военкоматларда, хәрби частьләрдә концертлар бирә башладык. (...)
Мин үземнең сугыштагы тормыш иптәшем һәм туган энемнән (С. Садыйкованың энесе Салих
турында сүз бара. — Г.С.) озак хәбәр булмавына озак сагышланып, мүкләнеп «Син кайларда
йөрисең микән» дигән җыр яздым» (121 нче ф, 2 нче тасв, 29 нчы сак.берәм.).
Әлеге язмада «Көтәм сине» җыры иҗат ителүгә сәбәпче булган вакыйгалар бәян ителсә,
Гөлшат Зәйнашева «Сара Садыйкова» (Казан: Татар.кит.нәшр, 1996, Б.77-
ГҮЗӘЛ СӘГЫЙТОВА
159
78) китабында әсәрнең конкрет тарихына игътибар итә. «Көннәрдән бер к өнне Сара
Садыйкова кулына Әхмәт Ерикәйнең «Көтәм сине» шигыре басылган газета килеп керә. Нәкъ
Сараның күңелендә кайнаган сүзләр бу шигырьдә:
Син кайларда йөрисең икән, Алтыным, көләч йөзле иркәм, Кайтырсың дип мин өмет итәм, Мин
сине көтәм, көтәм, көтәм...
(...) Шигырь Сараның күңеленә керә дә утыра. Сара шул шигырь тәэсире белән әллә нинди
сагышлы тойгыларга бирелә, бер мәлгә аның күңеленә ниндидер талгын моң килә, икенче
мәлдә күңеле ярсулы ашкыну, җилкенү белән тула. Шушы халәт аңа тынгы бирми, хисләре
менә-менә түгелер шикелле мөлдерәмә булып таша. Шигырьне күңеленнән кабатлый-
кабатлый эшкә китә. 1942 елның көзге салкын җилле көне. Трамвай тукталышында халык
ыгы-зыгы килә. Трамвай юк та юк. Сараның ботинка гына кигән аяклары туңа башлый, ул, бер
аягын икенчесенә бәрә-бәрә, авыз эченнән генә әлеге шигырьне көйгә салып кабатларга
керешә. Мөлдерәмә тулган күңел моң булып түгелә, түгелә:
Кайтырсың дип мин өмет итәм, Мин сине көтәм, көтәм, көтәм...
Түгелеп ташыган бу моңда Юлийны сагыну, аны тилмереп көтү барысы берьюлы агыла,
агыла... Трамвай килеп туктый, пассажирлар утырып китәләр, Сара, әлеге моң ташкыныннан
аерыла алмыйча, баскан урынында кала».
Татар җыр сәнгатендә беренче танго әнә шулай туа. Әлеге җыр Сара Садыйкова иҗатында
да беренче җитди көй — Моңсараның композиторлык юлы нәкъ шушы җырдан башлана. Сара
Садыйкова Рәфикъ Юныс белән әңгәмәсендә тәүге иҗат җимеше турында болай ди: «Җырның
нәкъ шул вакытта (тукталышта. — Г.С.) шытып чыгуы очраклы булса да, күңелемдә җырга
әйләнергә әзер моң очраклы булмагандыр, җырны ошаттылар. «Яз әле, Сара, синең әйбәт
чыга, диючеләр күп булды» («Татар гаме», Казан: Татар.кит.нәшр., 2013, б.16). Алдарак искә
алынган кулъязмасында: «Бу җыр барлык хатын-кызларның йөрәк сагышларын, өзелеп
сагынуларын әйтеп биргән җыр булып, бик тиз халыкка таралды», — дип язып үтә.
«Социалистик Татарстан» газетасының 1981 елның 3 март санында Рифкать Исмәгыйлов
«Канатлы җыр» мәкаләсендә «Көтәм сине»нең тылдагылар өчен генә түгел, фронттагылар
өчен дә әһәмиятле булуын ассызыклый. «Хәрби госпитальгә яраланган яшь кенә бер
лейтенантны китерделәр. Ул безнең Татарстан егете булып чыкты. Фронтта якташыңны
очрату — зур бәхет ул. Лейтенант беркөнне без беркайчан да ишетмәгән яңа җыр җырлады.
(...) Барыбыз да сихерләнгән кебек тынып калдык. Ниндидер илаһи моң, йөрәк өзгеч сагыну
һәм шул ук вакытта яшәүгә ышаныч, сөйгән кешенең кайтуына өмет яңгырый иде бу җырда.
Җыр йөрәкләргә үтеп керә, күңелнең иң нечкә кылларын чиртә. Әйтерсең, аны яшь лейтенант
җырламый, безгә турыдан-туры сөйгән кызларыбыз, яраткан хатыннарыбыз, сөекле
6* 160
«КӨТӘМ СИНЕ»
әти-әниләр, сеңелләребез эндәшә. Җырның соңгы куплеты безне, дошманга каршы нәфрәт
утын тагын да көчәйтеп, җиңү дауларга чакыра кебек. Җырны башка милләттән булган
яралылар да ошатты. «Бу нинди җыр? Тәрҗемә итегез әле», — диләр. Аны болай тәрҗемә
иттек:
Где теперь ты ходишь, мой родной, Золото моё, мой дорогой.
Я надеюсь, ты придёшь ко мне.
Жду тебя скучая и любя.
Инде җырны бөтен палаталар белән, башка халык җырлары белән беррәттән җырлый
башладык. Күп тә үтмәде, без, сәламәтләнеп, фронтның алгы сызыгына киттек. Ул җыр гел
безнең күңелләрдә кабатланып йөрде. Сугыш бетте. Бөек Җиңү көне килде. Ул канатлы җыр
һаман күңелләрдә яңгырый».
Шунысы кызык: Сара Садыйкова архивында әлеге җырның әдәби тәрҗемәсе саклана,
сезнең игътибарга аның бер өлешен тәкъдим итәбез:
Ждёт тебя мой полный ласки сад, Ждёт тебя восход и ждёт закат. Два прощальных слов «жди
меня» Музыкой в ушах моих звучат.
Стиль үзенчәлегенә караганда, бу вариантны Әхмәт Ерикәй үзе тәрҗемә иткән дип
фаразларга мөкин. Сара Садыйкова, җыр тугач, бу турыда төркемдәшенә хәбәр итми
калмагандыр, әлеге тәрҗемәнең бераз соңрак эшләнүе дә ихтимал. Кызганыч, бу турыда
төгәл фактлар китереп булмый, чөнки Әхмәт Ерикәйнең Татарстанда архивы юк, Сара
Садыйкова архивында исә шагыйрьнең композиторга 50 нче елларда язган 3 хаты гына
саклана. Аларда «Көтәм сине» җыры турында мәгълүматлар юк. Шуны билгеләү мөһим: әлеге
җыр яңа иҗади тандемга юл ача — Сара Садыйкова Әхмәт Ерикәйнең тагын 22 шигыренә көй
яза. Алар арасында «Сагыну вальсы», «Кайттым сиңа», «Айлы кич» кебек бик матур лирик
җырлар бар. Ләкин алар «Көтәм сине» җыры кебек, Рабит Батулла язганча, «халкыбызның
музыка сәнгате мәйданында алтын һәйкәлләрнең берсе» дәрәҗәсенә күтәрелә алмадылар.
P.S. «Көтәм сине» җырын профессиональ сәхнәдә Сара Садыйковадан башка Фәхри
Насретдинов җырлаган була, телевидение архивында бу җыр Зилә Сөнгатуллина һәм Руслан
Дәминов башкаруыңда саклана, 2012 елда нәкъ әлеге башкаруда Кәрим Тинчурин исемендәге
Драма һәм комедия театрында Т.Миннуллин әсәре буенча куелган «Төш» спектаклендә җыр
лейтмотив рәвешендә кулланыла, ул шулай ук үткән ел Татарстанда төшерелгән «Уен ахыры»
кыска метражлы фильм финалында да яңгырый.