КИЛӘЧӘК ӨЧЕН — БҮГЕННӘН!
Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, мәгариф нәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов белән «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Илфак Ибранимов әңгәмәсе.
— Август ае — Мәгариф һәм фән министрлыгыныц эш календаренда иц җаваплы чор. Балалар бакчаларыннан алып, барлык укыту-тәрбия учреждениеләрендә яца уку елына әзерләнәләр. Бу эшләрдә мәгариф хезмәткәрләре белән бергә барлык авылларныц үзидарә җитәкчеләреннән башлап министрлык, хөкүмәт җитәкчелеге, Президент үзе турыдан- туры катнаша. Республика күләмендәге август кицәшмәсе — әлеге гамәлләрнец иц югары ноктасы... Ул быел Саба районында узачак. Яца уку елыныц планнары белән танышканчы, узган уку елыныц йомгакларын беләсебез килә.
— Чыннан да, август ае — мәгариф хезмәткәрләренең иң җаваплы чоры. Нәкъ шушы вакытта узган уку елына йомгак ясала, яңа уку елына перспективалы эш юнәлешләре билгеләнә. Быел август киңәшмәсе Саба муниципаль районы җирлегендә уздырыла, бу әлеге районның мәгариф юнәлешендә алдынгы позицияләрдә торуы белән бәйле. 2013-2014 уку елы мәгариф системасы өчен шактый уңышлы ел булды. Балаларны мәктәпкәчә белем оешмаларында урын белән тәэмин итү мәсьәләсе акрынлап хәл ителә башлады. 2013-2015 елларда гамәлгә ашырыла торган дәүләт программасы кысаларында, 2013 елда балалар бакчаларында 5245 өстәмә урын, бюджеттан тыш финанслар хисабына 1612 өстәмә урын булдырылды.
Урта гомуми белем оешмаларының материаль-техник базасын ныгыту юнәлешендә шактый эш башкарылды. Соңгы өч ел эчендә мәктәпләрне капиталь төзекләндерү өчен 7,5 млрд. сум акча бүленеп бирелде.
Республикада 487 база мәктәбен үз эченә алган гомуми урта белем оешмалары челтәре булдырылды. Түбән Кама шәһәрендә Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы, Казан авиация институты каршында химия юнәлешендә тирән белем бирү лицее ачылды.
Бүгенге көндә сәләтле балалар өчен интернат тибындагы 16 гомуми белем бирү оешмасы уңышлы эшләп килә. Моннан тыш Казан шәһәрендә интернат тибындагы татар гимназиясе, А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты каршында инженерия лицее ачу күздә тотыла.
Сәләтле балалар белән нәтиҗәле эш алып барыла: икенче ел рәттән Татарстан укучылары командасы Россия дәрәҗәсендә өченче урынны яулады. Быел укучыларның
бөтенроссия предмет олимпиадаларында 23 укучы җиңүче булып танылды, 50 укучы призлы урынга лаек булды. Иң яхшы нәтиҗәләр экология (14 җиңүче һәм призёр), химия (12 җиңүче һәм призёр) һәм хокук фәннәреннән (7 җиңүче һәм призёр). Аеруча куандырганы: Казанның 122 нче гимназиясе укучылары Никита Чернега һәм Алексей Волостнов Халыкара математик олимпиадада җиңү яуладылар!
Шулай ук бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре дә Россия буенча уртача күрсәткечләрдән югары.
Урта һөнәри белем бирү һәм югары уку йортлары системасында да сизелерлек уңай үзгәрешләр бара. Әлеге уку йортларының материаль-техник базасы ныгытыла, белгечләр әзерләү системасы камилләштерелә. Быел Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә WorldSkills хәрәкәте үсеше юнәлешендә лидер буларак танылуы — шуны раслый торган факт.
Бу әле ирешкән уңышларның кайберләре генә. 2013-2014 уку елына җентекле нәтиҗә август конференциясе кысаларында ясалачак, яңа уку елына өстенлекле эш юнәлешләре билгеләнәчәк.
10
— Яца уку елына әзерлек барган бу көннәрдә дистәләрчә мец бала төрле лагерьларда ял итә... Мецнәрчә чыгарылыш укучыларыбыз яца уку йортларына «имтихан» тота... Болар барысы да Мәгариф һәм фән министрлыгыныц күз уцында бит инде...
— Укучыларның җәйге ялын оештыру — Министрлыкның мөһим эш юнәлешләренең берсе.
2014 елда 5550 укучыга җәйге лагерьларда ял итү һәм сәламәтлекләрен ныгыту өчен шартлар тудырылды. Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы 9 лагерьда — балалар йортларында тәрбияләнүче балалар, коррекция интернат мәктәбе укучылары өчен махсус сменалар, Кара диңгез буенда — сәләтле балалар өчен төрле юнәлештәге профильле 6 смена, республикабыз лагерьларында яшь математиклар һәм физиклар, яшь информатиклар, яшь геологлар өчен махсус сменалар оештырылды.
Моннан тыш быел беренче мәртәбә республикабыздан читтә яшәүче татар балалары өчен Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә туган телебезне өйрәнү лагере эшләде. Анда Татарстаннан һәм Россия Федерациясенең 10 субъектыннан 614 укучы ял итте. Биектау районындагы «Костёр» лагеренда — «Дуслык» сменасы, Актаныш муниципаль районы җирлегендә «Бүләк» сменасы оештырылды. Әлеге лагерьларда барлыгы Россиянең 24 регионыннан 1400гә якын укучы катнашты. Моннан тыш Актаныш районы җирлегендә «Агыйдел» интеллектуаль форумы уздырылды, биредә Россиянең 5 төбәгеннән сәләтле 100 укучы чакырылды.
Шулай ук муниципаль берәмлекләрдә 1047 мәктәп яны лагеренда — 64520 укучы, 144 хезмәт һәм ял лагеренда — 3479 укучы, коррекция мәктәпләре каршындагы 32 лагерьда 3029 укучы ял итте.
— Соцгы елларда мәгарифкә бәйле иц күп кулланыла торган сүз — БДИ (ЕГЭ). Аның мәгариф системасына кертелә башлавына дистә ел үтсә дә, һаман хуплаучылар да, ризасызлык белдерүчеләр дә бар. Сез быелгы БДИ нәтиҗәләреннән канәгатьме?.. Киләчәктә альтернатив имтихан формасын кертү турында да хәбәрләр йөри... Әйтик, алдагы уку елыннан мәктәпләрдә рус теленнән сочинениеләр язу кире кайта. Әлеге яцалык татар әдәбиятына да карыймы?
— 2014 елда XI сыйныфны 19585 укучы тәмамлады, шуларның 19214е — имтиханны бердәм дәүләт имтиханы формасында, 371е дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында тапшырды.
Агымдагы елда бердәм дәүләт имтиханы оештыруга таләпләр шактый үзгәртелде: беренче мәртәбә имтихан материаллары Республика дәүләт имтихан комиссиясе әгъзаларына махсус элемтә аша имтихан буласы көнне 00.00 сәгатьтән иртәнге 7.00 сәгатькә кадәр бирелде. Һәр имтихан буласы урын металл эзли торган рамкалар һәм күзәтү камералары белән җиһазландырылды. Шулай ук һәр имтихан тапшыру пунктында полиция һәм медицина хезмәткәрләре сакта торды.
Бердәм дәүләт имтиханы 13 предмет буенча уздырылды. Башка еллардагы кебек, укучылар тарафыннан сайланган имтиханнарда җәмгыять белеме (10 мең укучы), физика (6 мең укучы), биология (3 мең укучы) фәннәре өстенлек алды.
Россиянең башка субъектлары белән чагыштырганда, рус әдәбиятыннан кала башка фәннәрдән нәтиҗәләр югары. Аеруча географиядән уртача баллның югары булуы куандыра. Минималь күрсәткечне уза алмаган укучылар саны да, башка өлкәләр белән чагыштырганда, шулай ук азрак.
Чыннан да, бүгенге көндә рус теленнән бердәм дәүләт имтиханына таләпләр үзгәреш кичерәчәк, аерым алганда, сочинение язу практикасына кире әйләнеп кайтачакбыз. Бу исә татар теленнән бердәм республика имтиханына да аналогик үзгәреш кертүне таләп итә.
— Күптән түгел Президент В.В.Путин Илдә югары дәрәҗәдәге инженер белгечләрне әзерләү буенча кицәшмә үткәрде. Казан, Татарстан — дәүләтнец тимерчелеге генә түгел, ә фәнни үзәге дә. Баксац, һәр һөнәргә башлангыч юнәлешне мәктәпләр бирә... Һөнәри ориентация мәсьәләсендә тулаем элекке алымнарга кайту кирәкмиме икән?.. Урта һөнәри белем бирү мәктәпләренец киләчәген ничек күрәсез?
— Бүгенге көндә Татарстанда эшче кадрларга ихтыяҗ 70% ка — башлангыч һөнәри белем оешмалары һәм урта һөнәри белем оешмалары әзерләгән белгечләр хисабына канәгатьләндерелә. Әлеге уку йортларының гомуми саны — 98, аларның 94е — урта һөнәри
ГАМЬЛЕ ӘҢГӘМӘ
11
белем оешмасы, 4се — башлангыч һөнәри белем оешмасы. Аларда 67 меңнән артык студент белем ала.
Соңгы елларда урта һөнәри белем бирү системасында шактый үзгәрешләр булды. Әлеге уку йортлары челтәре реструктуризация кичерде, ягъни башлангыч һөнәри белем оешмалары һәм урта һөнәри белем оешмалары саны аларны кушу хисабына киметелде. Бу юнәлештәге дәүләт сәясәте күп дәрәҗәле урта һөнәри белем бирү оешмаларын булдыруга юнәлтелгән. Нәтиҗәдә белем бирү оешмаларының материаль-техник базасы сизелерлек ныгытылды, заман таләпләренә туры килгән белгечлекләр барлыкка килде, махсус укыту җайланмалары, бердәм корылган интернет челтәре булдырылды. Моннан тыш, белгечләр әзерләү эше белән беррәттән, төрле яшьтәге кешеләрнең белемен күтәрү яки өстәмә белгечлекләр бирү өчен шартлар тудырылды.
Һичшиксез, урта һөнәри белем бирү системасы Татарстан Республикасының бүгенге социаль-икътисади торышы һәм үсеш перспективаларына туры килерлек дәрәҗәдә квалификацияле белгечләр әзерли алырга тиеш. Бу җәһәттән Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов күрсәтмәсе нигезендә, 2014 елда республикабызда, икътисади юнәлеш өчен кадрлар әзерләү максатыннан, ресурс үзәкләр челтәре булдыру эше башланып китте. 5 өстенлекле проект билгеләнде, әлеге ресурс үзәкләренә капиталь ремонт ясау өчен, барлыгы 676 706,31 мең сум акча каралган.
Моннан тыш 2010-2014 елларга «Киләчәк» мәгарифне үстерү Стратегиясе кысаларында ресурс үзәкләргә белем бирү процессын камилләштерү өчен, 204,4 млн. сумлык заманча җиһазлар сатып алу планлаштырыла.
2013 елда Татарстан, «Россия Федерациясе субъектларында һөнәри белем бирү системасын модернизацияләү программаларын эшләү һәм гамәлгә ашыру» юнәлеше буенча конкурста катнашып, федераль субсидиягә лаек булды. Шул рәвешле, 20142015 елларда урта һөнәри белем бирү оешмаларының материаль-техник базасын ныгыту өчен, федераль бюджеттан 30 млн. сум акча бүленеп биреләчәк.
Шулай ук профильле ресурс үзәкләрне булдыруда «КамАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте, «СЗМН» ачык акционерлык җәмгыяте, «АЛНАС» ачык акционерлык җәмгыяте, «Агросила-Групп» ябык акционерлык җәмгыяте, «Нижнекамскшина» ачык акционерлык җәмгыяте һ.б. финанс ярдәме күрсәтергә әзерлеген белдерде.
Бүгенге көндә уку йортларының материаль-техник базасын ныгыту максатыннан, бизнес-проектлар конкурсы игълан ителде. Биредә төп шарт — бюджеттан соралган сумманың 50% ы бюджеттан тыш керем хисабына финансланырга тиеш. Конкурс нәтиҗәләре буенча, 2,5 млн. сум күләмендә 4 грант тапшырылачак.
Һәммәбезгә мәгълүм: хәзерге вакытта игътисад, хокук фәннәре буенча белем алырга теләгән укучылар саны башка юнәлештәгеләргә караганда күбрәк. Билгеле булганча, соңгы елларда дәүләтебез тарафыннан һөнәри хезмәткә өндәү алып барыла.
Быел, урта һөнәри белем бирү мәктәпләренең киләчәген кайгыртып, гаять зур чара уздырылды, ул — WorldSkills Russia — 2014. 16-20 майда узган чарада 35 һөнәр буенча 432 укучы һәм яшь эшчеләр катнашты. Безнең республикабыз бу чарада лаеклы беренче урынны яулады. Шулай ук ел саен «Образование. Карьера» исемле махсус күргәзмә үткәрелә, бу исә — башлангыч, урта һәм югары уку йортларының мөмкинлекләрен күрсәтү өчен уникаль мәйдан. Мондый төр чаралар яшь буынны урта һөнәри белем бирү мәктәпләренә этәрер дип ышанабыз.
— Безне барыбер дә милли мәгарифнец киләчәге ныграк кызыксындыра... Шунысы борчый: укыту-тәрбия эшләрендә дөньякүләм кабул ителгән казанышларны кицрәк кулланган бер чорда, авылларыбызда мәктәпләр ябыла... Авылда мәктәп ябылу — 10-15 кешене берләштерүче авыл интеллигенциясе юкка чыгу дигән сүз. Бу бик тә зур югалту. Әлбәттә, объектив сәбәп — балалар саны җитешмидер. Алдагы ун елда уцай үзгәрешләр көтеләме, милләтнец демографик фаразлары нинди?
— Милли мәгариф системасын камилләштерү — министрлыкның өстенлекле эш юнәлешләренең берсе.
2013- 2014 уку елы дәвамында моңа кадәр җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгендә булган һәм еш кына тәнкыйть утына тотылган шактый проблемалы мәсьәләләр уңай чишелеш тапты:
12
— Татарстанда һәм республикадан читтә татар телен өйрәнергә теләк белдерүчеләр өчен «АНА ТЕЛЕ» дистанцион тел өйрәнү проекты гамәлгә кертелде. Хәзерге вакытта безнең алда әлеге ресурсны мөмкин кадәр нәтиҗәле итеп куллану бурычы тора;
— милли мәгариф белән идарә итү һәм педагогларга әлеге юнәлештә методик ярдәм күрсәтү системасы сизелерлек ныгытылды: министрлыкта милли мәгариф идарәсе төзелде, Мәгарифне үстерү институтында милли мәгариф кафедрасы һәм лабораториясе булдырылды, барлык муниципаль берәмлекләрнең мәгариф өлкәсендәге идарә органнары штатына милли мәгариф һәм регионара хезмәттәшлек буенча методист ставкасы кертелде;
— татар теле һәм әдәбиятыннан башлангыч сыйныфлар өчен, федераль дәүләт белем стандартларына нигезләнеп, яңа дәреслекләр эшләнде;
— 2014 елда IX сыйныф укучыларының барысы өчен дә татар теленнән бәйсез бердәм республика тесты үткәрелде;
— Арча педагогика көллияте базасында милли мәгариф үзәге төзелде, әлеге уку йорты базасында булачак педагогларны мәктәп яшеннән әзерли башлау эше җайга салынды.
Моннан тыш татар телен республикабызда һәм Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез арасында популярлаштыру юнәлешендә дә шактый эшләр башкарыла:
— татар теле һәм әдәбиятыннан II Халыкара олимпиада үткәрелде. Әлеге олимпиаданың дистанцион этабында биш меңгә якын студент һәм укучы катнашса, 2014 елның апрель аенда узган төп этапта 12 чит илдән һәм Россия Федерациясенең 19 субъектыннан килгән катнашучылар татар теле, әдәбияты, мәдәнияте буенча белемнәрен сынап карады;
— сәләтле яшьләрне барлау һәм үстерү максатыннан, «Илһам» дип исемләнгән республикакүләм яшь иҗатчылар конкурсы үткәрелә башлады;
— Биектау районында урнашкан «Костёр» лагере базасында, Актаныш муниципаль районы җирлегендә, Болгар музей-тыюлыгы территориясендә татар телен өйрәтү сменалары оештырылды. Әлеге сменаларда Россия Федерациясенең 24 субъектыннан 1400 гә якын укучы ял итте.
Эшләнгән эшләр шактый, әмма милли мәгариф системасында әле хәл итәсе җитди проблемалар да күп. Хәзер шуларга аерым тукталып китәргә телим.
Агымдагы уку елында татар телендә белем бирү оешмаларының эшчәнлеге өйрәнелде. Республикадагы 39 татар гимназиясенең эшчәнлеге аерым контрольгә алынды. Аларның исеме җисеменә туры килергә тиеш! Шунлыктан аларда туган телдә белем һәм тәрбия бирү эшен җайга салу мөһим.
Шулай ук рус телле укучыларга татар телен өйрәтү юнәлешендә дә эшлисе эшләр күп. Иң беренче чиратта, укучы һәм әти-әниләрнең тел өйрәнүгә булган ихтыяҗын канәгатьләндерерлек заманча сыйфатлы дәреслекләр кирәк. Алдан әйтеп узганымча, әлеге юнәлештә инде эш алып барыла.
Мәктәпләрдә туган телдә белем бирүнең сыйфатын яхшыртуга инновацион эшчәнлекне киңрәк җәелдерү, укытучыларның квалификацион дәрәҗәсен үстерү нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Шунлыктан дәреслек авторлары белән берлектә заманча технологияләрнең үзенчәлекләрен тирәнтен өйрәнүгә юнәлдерелгән методик эш яңа уку елында да дәвам итәчәк.
Чыннан да, бүгенге көндә авыл җирлекләрендә мәктәпләрнең саны кимү тенденциясе күзәтелә. Бу исә, беренче чиратта, авылларда балалар саны кимүгә бәйле фактор. Шунлыктан, белем бирү сыйфатын арттыру максатыннан, укучыларны заманча җиһазландырылган, яхшы белгечләр белән тәэмин ителгән база мәктәпләренә йөртеп укыту эше җайга салынды.
Бүген республикабызда 853 татар мәктәбе, 96 чуваш мәктәбе, 34 удмурт мәктәбе, 18 мари мәктәбе, 4 мордва мәктәбе бар, 1 мәктәптә — башкорт теле, 1 мәктәптә иврит өйрәнелә. Моннан тыш 30 якшәмбе мәктәбендә 28 тел өйрәнелә.
Шунысы куандыра: соңгы елларда республикабызда балалар саны арту тенденциясе күзәтелә. Бу исә, үз чиратында, мәктәпләрнең санын тотрыклы саклап калырга мөмкинлек тудырачак.
— Үзгәртеп кору еллары башында Ил буенча югары белем бирү учреждениеләре, бигрәк тә аларның филиаллары күп үрчеде... Татарстанның район, шәһәрләрендә дә алар байтак иде. Шуларга карапмы, фәнни хезмәткәрләр саны да күбәйде: фән кандидатлары, докторлары... Ул
ГАМЬЛЕ ӘҢГӘМӘ
13
югары уку йортлары һәм филиалларда сыйфат күрсәткечләренең бик түбән булуы турында инде үзәк матбугатта күп чагылды... Бу мәсьәләгә министрлык нинди фикердә тора?
— Чыннан да, соңгы елларда кайбер югары уку йортларында, аеруча, аларның филиалларында белем бирү сыйфаты сизелерлек түбәнәя башлаган иде. Базар икътисады таләпләренә җавап бирүче белгечләрне югары дәрәҗәдә әзерләүнең федераль дәрәҗәдә үк тикшерелүе әлеге мәсьәләнең үтә дә җитди булуын күрсәтә. Мисалга, 2013 елда үткәрелгән мониторинг нәтиҗәсендә Россия буенча 373 югары уку йорты һәм филиалларның эффектив булмаганлыгы ачыкланды һәм шуның нәтиҗәсендә 45 югары уку йортының яки аларның филиалларының эшчәнлеген оптимальләштерү хакында карар кабул ителде.
Бәхәссез, ил буенча югары уку йортларының, бигрәк тә аларның филиаллары күп булу сыйфатлы кадрлар әзерләүгә шактый тискәре йогынты ясый. Шунлыктан Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы хәзерге вакытта югары уку йортларының санын киметү яклы. Чөнки югары уку йортларының санын киметү, беренче чиратта, белем бирүнең сыйфат күрсәткечен яхшыртуның төп алшарты булып тора.
Бүгенге көндә барлык югары уку йортларының эшчәнлекләре төп күрсәткечләрдән чыгып бәяләнә. Әлеге күрсәткечләр исемлегенә югары уку йортларының белем бирү эшчәнлекләре, фәнни-тикшеренү, халыкара хезмәттәшлек юнәлешендәге эшчәнлек, финанс-икътисади күрсәткечләр, инфраструктура (уку һәм торак мәйданнарының җитәрлек булуы), уку йортын тәмамлаган белгечләрнең эшкә урнашулары һ.б. керә.
Быел Татарстанның ике югары уку йорты «кара тамга» алды, алар — Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты һәм Яр Чаллы дәүләт сәүдә-технология институты. Әлеге исемлеккә республикадагы 13 филиал да эләкте. Бу фактларны булдырмас өчен, беренче чиратта, үз вакытында тикшерүләр, мониторинглар үткәрергә һәм аккредитацияләрнең гамәлдә булу-булмау мәсьәләсен тагын бер кат күз алдыннан үткәрү мөһим.
Шуның белән беррәттән, соңгы дүрт ел эчендә республикабыздагы югары уку йортларында белем бирүне камилләштерү максатында башкарылган эшләрне әйтеп узу кирәк.
2010 елда республикабызда 14 фән-мәгариф кластеры оештырылды һәм югары уку йортларының һәр кластер кысаларындагы үзара хезмәттәшлек юнәлешләре билгеләнде. Шул ук елда В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты базасында Казан дәүләт финанс-икътисад институты һәм Татар дәүләт гуманитар- педагогика университетын үз эченә алган Казан (Идел буе) федераль университеты оештырылды. Соңрак КФУ составына Алабуга дәүләт педагогика университеты һәм Кама дәүләт инженерлык-икътисад академиясе кертелде.
2013 елда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов тарафыннан 2014 елда икътисад өлкәсенә тиешле кадрлар әзерләүче ресурс үзәкләренең булдырылуы хакындагы документ имзаланды.
Бүгенге көндә Президентыбыз ярдәме нигезендә алдынгы эшмәкәрләр белән ресурс үзәкләр булдыру эшен башлап җибәрдек. Ресурс үзәкләр челтәре эшләп килүче һөнәри белем оешмалары нигезендә корылачак.
— Республикабызда дәүләт телләрен үстерү буенча кабул ителгән Программада «төп башкаручы, үтәүче булып» Мәгариф һәм фән министрлыгы билгеләнгән... Алдагы елларда Сезнец министрлык тарафыннан гамәлгә ашырылачак иц мөһим юнәлешләргә тукталып үтсәгез иде... Яца дәреслекләр төзү, милли кадрлар әзерләү һәм урнаштыру һ.б., һ.б.
Кырым Республикасы һәм Ак шәһәрнец Россиягә кушылуы Татарстан Республикасының халыкара һәм төбәкара багланышларын тагын да киңәйтә... Кырым татарлары белән багланышларыбыз турында әйтеп үтсәгез иде...
— 2013 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 794 нче санлы карары белән «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы» кабул ителде. Әлеге программаны координацияләү безнең министрлыкка йөкләнде.
2014- 2020 елларга дәүләт программасын тормышка ашыру өчен 1 млрд. 84 млн. сум акча каралган, бу исә алдагы программа бюджетыннан 9 тапкырга күбрәк. Шунлыктан программаның төп башкаручылары алдында торган җаваплылык та зур.
14
Дәүләт программасы республикабызда дәүләт телләрен саклау һәм үстерү, Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм итү, милли кадрлар әзерләү юнәлешендәге һ.б. күп төрле чараларны үз эченә ала.
Киңәшеп эшләү, дәүләт программасы кысаларында башкарылган эшләрне киң җәмәгатьчелеккә үз вакытында җиткереп бару максатыннан, министрлык каршында дәүләт программасын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча Иҗтимагый совет төзелде. Әлеге Совет составына иҗтимагый оешма вәкилләре, мәртәбәле тел белгечләре, журналистлар, мәктәп директорлары, практик укытучылар кертелде. Программаны нәтиҗәле итеп тормышка ашыру бары тик бергәләшеп уртак максатка юнәлгән системалы эш алып барганда гына мөмкин дип саныйм.
Сорауның икенче өлешенә килгәндә исә, чыннан да, узган уку елында белем бирү оешмалары өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан дәреслекләр һәм методик ярдәмлекләр әзерләү юнәлешендә гаять күпкырлы эш башкарылды. Дәреслекләр турында сүзне иң элек татар теле һәм әдәби уку дәреслекләрен яңа баскычка күтәргән әһәмиятле үсеш-үзгәрештән башлау урынлы булыр. Федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән, башлангыч гомуми белем бирү оешмалары өчен тәкъдим ителгән 51 дәреслек (барысы 15 укыту- методик комплекты) Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Фәннәр академиясе, Россия Мәгариф академиясе эксперт оешмаларында тикшерелеп, шулай ук республика эксперт оешмаларында тикшерү узып, уңай бәя алды. Бу дәреслекләр федераль исемлекне формалаштыруның яңа тәртибе буенча Россия Китап берлеге каршындагы иҗтимагый оешма экспертларында һәм шулай ук республика эксперт оешмаларында тикшерүне уңышлы төстә уздылар.
Алдагы уку елында да дәреслекләр әзерләү эше дәвам итәчәк. Бүгенге көндә өч юнәлештә дә 8-9, 10-11 нче сыйныфлар өчен татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре төзү буенча киеренке эш бара. Безнең алда тагын бер мөһим бурыч тора: федераль исемлекне формалаштыруның яңа тәртибе таләпләре буенча дәреслекләрнең электрон варианты да булу шарт. Бу юнәлештә дә бик җитди эш алып барыла. Шулай ук татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен федераль исемлеккә кертү буенча да эш тукталып калырга тиеш түгел. Төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслекләрне дә комплект итеп тулыландырып, эшне максатчан дәвам итү бурычы тора.
2015- 2016 уку елында барлык белем бирү оешмаларының 5 нче сыйныфлары яңа стандартлар нигезендә укый башлаячак. Әйтеп үткәнебезчә, безнең татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре инде әзер. Татар телендә төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары өчен федераль исемлеккә кергән дәреслекләрне татар теленә тәрҗемә итү буенча эшебезне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез.
Бүгенге көндә министрлык белән Кырым Республикасы арасында тыгыз элемтә урнашып килә. Безнең тарафтан Кырым Республикасының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына һәм урта гомуми белем бирү оешмаларына методик киңәшмә төзүдә ярдәм ителә, БДИ формасында имтиханнарны үткәрүдә әсбапларны хәзерләшү һәм, гомумән, ике республикада эшләп килгән мәгариф оешмаларының үзара тыгыз хезмәттәшлеге алдынгы бурычыбыз булып тора. Шул нисбәттән, безнең республикабыздан, тәҗрибә уртаклашу өчен, мәгариф оешмалары җитәкчеләрен һәм мөгаллимнәрен Кырым Республикасына җибәрү планлаштырыла.
— Уку-укыту процессын әдәбият-сәнгатьтән башка күз алдына китереп булмый. Сез бу яца вазифаларыгызга күчкән беренче көннәрдә үк язучылар белән очраштыгыз... Быел яз башыннан милли басмаларныц мөхәррирләре белән кицәшмә үткәрдегез. Милли матбугат һәм мәгариф учреждениеләре белән максатчан хезмәттәшлек итүнец күп төрләре бар... Укучыларның әдәби иҗатын оештыруда «Илһам» фестивалендә Сез төп оештыручы буларак та, хәтта жюри рәисе буларак та катнаштыгыз. Бу — әлегәчә күрелмәгән үрнәк... Бу инде өр- яца «милли компонент үрнәге». Киләчәктә дә мондый уртак эшләребез дәвам итсен иде.
— Һәммәбезгә мәгълүм: бүген дөнья глобальләшүгә таба бара. Әмма рухи кыйбла җәмгыять өчен һәрвакыт төп ориентир булды, XXI гасырда да ул шулай булып калырга тиеш. Ә бу мәсьәләдә әдәбият, сәнгать аеруча мөһим роль уйный. Аларның төп бурычы, беренче чиратта, туган телне, рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, белем-мәгърифәт тарату. Милли идеологияне алга этәрүчеләр, беренче чиратта, әдипләр, чөнки алар — иң алдынгы
ГАМЬЛЕ ӘҢГӘМӘ
15
интеллигенция вәкилләре. Мәгълүмати җәмгыять шартларында да язучы сүзенең абруе элеккечә калырга тиеш. Шунлыктан Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Мәгариф һәм фән министрлыгының яшь буынны тәрбияләүдәге төп киңәшчесе булуын телибез. Чөнки укучыларда мәдәниятебезгә, тарихыбызга мөнәсәбәт, кешенең җәмгыятьтәге урыны турындагы фикерләре, иң әүвәл, әдәби әсәрләр тәэсирендә дә формалаша. Шунлыктан безнең министрлык белән Язучылар берлеге арасында тыгыз элемтә урнаштырылды.
Моннан тыш мәгариф системасындагы үзгәрешләрне үз вакытында җәмәгатьчелеккә җиткереп бару мөһимлеген исәпкә алып, министрлык тарафыннан укытучылар өчен төп кулланма булырга тиешле «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларының эчтәлеген камилләштерү юнәлешендә шактый эш башкарылды, мәгарифне үстерү тенденцияләрен яктыртып бару өчен, «Белем дөньясы» исемле телевизион тапшыру булдырылды.
Әйтеп узганымча, быел масштаблы итеп «Илһам» исеме астында республикакүләм яшь иҗатчылар конкурсы уздырылды. Ул татар телен, әдәбиятын, мәдәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләтле булган яшьләрне ачыклау, осталыкларын үстерергә ярдәм итү максатыннан, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Казан (Идел буе) федераль университеты белән берлектә үткәрелде. Конкурска барлыгы 772 эш кабул ителде, 715 егет һәм кыз үз көчләрен сынап карады. Бәйгедә Чаллы, Азнакай, Актаныш районнары һәм Казан шәһәре укучылары аеруча актив катнашты. Без иҗат дөньясына тәүге ныклы адымнарын атлаган яшьләргә киләчәктә зур өметләр баглыйбыз, татар матбугатының һәм әдәбиятының йөзек кашлары — кыю каләмле журналистлар, язучылар һәм шагыйрьләр булып китәрләр дип өметләнәбез.
Һичшиксез, әлеге юнәлештәге эшчәнлегебез киләчәктә дә дәвам итәчәк.
— Тулы җавапларыгыз өчен рәхмәт. Милләттәшләребезгә бик күп яңалыклар җиткердегез. Киләчәктә дә журналыбыз белән тыгыз элемтәдә булырсыз дип ышанып калабыз.