Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӨР БУЛЫП ТУГАН ЖУРНАЛ

«Идел» журналына 25 яшь

«Идел»нең дөньяга килүе һич тә башка гәҗит-журналларныкы кебек гади генә түгел.
1940 елда татар телендә егерме өч журнал чыккан. Аларның өчесе — яшьләр журналы. Бу
— «Колхоз яшьләре», «Комвуз студенты», «Яшь эшче». Сугыш башлангач, журналлар ябылып
(«Казан утларының чыга бирүе үзенә күрә бер могҗиза инде), сугыш беткәч аларның
кайберләре тагын ачыла. Язучылар берлеге рәисләре яшьләр журналы чыгару мәсьәләсен дә
кузгаткалап торалар. Ләкин ул гел КПСС Үзәк комитетына терәлеп кала бирә. Татарстан
язучыларының 1968 елда үткән VII съездында исә ошбу мәсьәләне инде яшьләр үзләре
күтәрә. Һәм... бик тә үзенчәлекле төстә. Съезд барган Камал театры балконыннан яшьләр
журналы ачуны таләп иткән листовкалар ыргытып. Ул заман өчен шактый хәтәр булган бу
эшне студентлар Разил Вәлиев, Зөлфәт Маликов һәм Мирза Мансуров башкарды. (Вакыйга
«Өзелгән спектакль» исеме белән «Идел»нең 1994 елгы 4нче санында теркәлеп калды.) Бу
«листовкалар яңгыры» эзсез генә үтми. Марс ага Шабаев миңа менә ниләр сөйләде:
— Ул съездда идарә рәисе итеп Ибраһим Гази сайланды. Ибраһим агай, мине чакырып
алып, яшьләр журналының штат расписаниесен һәм сметасын төзергә кушты. Өч вариантта
эшләдем мин моны. Сугыштан соң «Үсү юлы», аннары «Идел» альманахлары чыккан иде бит,
икесе дә ябылды аларның. Менә шул «Идел»нең исемен яңадан кайтарырга булдык. Шуннан,
журнал сорый торгач, альманах итеп бирделәр. Журнал өчен көрәш исә туктамады, тагын да
куәтләнә генә төште...
Көрәшне аны асылда бер кеше куәтләндергән — «Идел» альманахы мөхәррире итеп
билгеләнгән Мансур Вәлиев. Язучылар берлегенә алынмаган, әле бер генә китап та
чыгармаган бу япь-яшь егет татар яшьләрен журналлы итәр өчен ниләр генә эшләми. Ошбу
мәсьәләдә аның төп таянычы, фикердәше Язучылар берлеге рәисенең яшь авторлар белән
эшләү буенча урынбасары Илдар Юзеев була. Алар Берлектә бер бүлмәдә утыралар иде.
Сибгат абый Хәким белән Илдар абый Язучылар берлеге рәисе Гариф Ахунов янына кереп,
«Идел» мәсьәләсен идарә утырышына куярга дип килешәләр. Фикер бердәм була:
альманахны журнал итәргә кирәк. Ләкин ничек? Монысы ачык кала. Уйлый торгач, Мансур
Вәлиев һәм аның киңәштәшләре, ачасы журнал яшьләр журналы булгачтын иң әүвәл
комсомол Үзәк комитетына мөрәҗәгать итәргә, моны өлкә комсомол комитеты аша эшләргә
кирәк дигән фикергә киләләр. Үзәк комитетка хатны өлкә комитетының бер бүлек мөдире
язарга тиеш була. Мансур килеп туктаусыз белешеп торган килеш тә ярты ел буе яза ул аны
һәм тәки язып бетерә алмый! Ахырдан Мансур үзе һәм ул чакта өлкә комитетында эшләгән
Ринат Закиров хатны ярты сәгать эчендә язып ташлыйлар. Ләкин хат юлында тагын бер
киртә пәйда була: өлкә комитетының идеология секретаре Газизуллин «Бик җитди проблема
бу. Ашыкмыйк, кичектереп торыйк. Махсус комиссия төзеп, мәсьәләне тагын бер кат
тикшерик!» — ди ул. Шунда Мансурыбызның түземе бетә.
— СССР Дәүләт премиясе лауреаты Гомәр Бәширов, РСФСР Дәүләт премиясе лауреаты
Сибгат Хәким, Тукай премиясе лауреаты Хәсән Туфан һәм бүтән бик күп абруйлы әдипләр
фикере сезгә дәлил түгелмени! Тагын күпме сузарга уйлыйсыз! — ди ул. Хат китә, ләкин
комсомол Үзәк комитетында йомылып кала.
Максатка партия өлкә комитеты аша юл яру омтылышы да башта уңышсыз төгәлләнә.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Гариф Ахунов, Сибгат Хәким, Шәүкәт Галиев һәм Мансур
Вәлиев катнашында идеология секретаре М. Вәлиев кабинетында ике сәгатьләп барган буш
сөйләшүне баш идеолог бик оста очлый
— кулына телефон трубкасын алып, кемгәдер дәшкән була да, «Леонид Ильич аша гына
дисезме?» — ди ул, кабинеттагыларга күз йөртеп. Үзәк комитеттан берәү аңа хәзер генә
имештер шулай дип әйткән. Генераль секретарьга юлны исә Гариф Ахунов ярырга тиеш
177
булып чыга. «Без сине ни өчен СССР Верховный Советы депутаты итеп сайладык», — ди
Вәлиев.
Журнал өчен көрәшне бары өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табеев аша
гына дәвам итеп булганын төшенгән Мансур, партбилеты да юк килеш, мәдәният бүлегенә
дигән пропуск белән Табеевның алгы бүлмәсенә үтеп керә ала! Һәм әдәбият аксакаллары
хатын (аңа Гомәр Бәширов, Хәсән Туфан, Нури Арсланов, Нәби Дәүли һ. б. әдипләр кул куя)
шунда утырган егет кулына тоттыра. Һәм ошбу бюрократик аппаратка һич тә хас булмаган
нәрсә: бу егет (кем икән ул?) хатны Табеевка бирә. Шуннан соң тагын бер, зуррак могҗиза
була. Камал театрында теге «листовкалар буранын» күреп утырган Табеев үзе Мәскәүгә
барып, Үзәк комитетның идеология секретаре М. Суслов янына керә. Һәм үтә
консервативлыгы белән мәшһүр Суслов журнал чыгаруга фатихасын бирә! Ләкин... татар
яшьләр журналын ачу (юкса ачу да түгел, тергезү генә инде) СССР атлы империя өчен
шулкадәр дә хәтәр эш булып чыга ки, ул серле рәвештә сузыла да сузыла бирә. Шунда безнең
Мансур атлы теге егетебез Мәскәүгә дә барып җитә һәм журналга юл ачарлык затларны инде
Үзәк комитетның үзеннән эзли башлый! Суслов, Брежневларга ук буе җитми җитүен, әмма
матбугат секторы мөдире янына кереп ярты сәгатьләп сөйләшеп утыра ул. Наил
Бариевичның (мөдир татар кешесе булып чыга) вазгыятьне үзгәртергә көченнән килми,
әлбәттә, ләкин туктап калуның серен ачып бирә ул. Суслов кушкач, Үзәк комитетның
мәдәният бүлеге «журнал кирәк» дигән нәтиҗә чыгара һәм тиешле документларны да әзерли.
Югарырак баскыч — «Кече Политбюро» утырышында исә бер дәрәҗәле зат (сектор мөдире
аның исемен ачмый) «Бу мәсьәләне әлегә кичектереп торырга кирәк!» дигән фикер әйтә. Һәм
күпчелек шуны хуплый.
Татар журналы СССР дигән империягә зыян сала ала дигән шикнең җиңеп чыгуы була
инде бу. Шуннан соң Мансур Вәлиев җиңелгәндер яки чигенгәндер дисезме? Һич юк.
Тарафдарлары белән өлкә комитетының яңа секретаре Рәис Беляев янына бара ул. Беляев
инде Мансурның фамилиядәше түгел, уен уйнамый, ихластан сөйләшә, мәсьәләне Үзәк
комитетка барып хәл итмәкче була. Ләкин өлгерми кала: үзен эштән алалар. Аның урынына
куелган Наил Кадермәтов исә мәсьәләгә тиз генә кереп китми, әмма кергәч, бер генә партия
җитәкчесе дә эшләмәстәйне эшли. Үзәк комитетта: «Йә безнең яшьләргә журнал бирәсез, йә
мине эштән аласыз!»
— дип ультиматум куя ул...
Татар яшьләренә һаман журнал бирмәүләре хакында Рәсәй язучыларының чираттагы
съездында (1988 ел) Туфан Миңнуллин да тәрәзәләр зеңелдәрлек итеп ярсып сөйли.
Бусы менә «Идел»нең беренче баш мөхәррире Римзил Вәлиев сүзләре: «1988 ел ахырында
өлкә партия конференциясенә КПСС ҮК секретаре В. Медведев Горбачев хакимиятенең
татарларга уңай мөнәсәбәтен күрсәтүче «күчтәнәч» алып килде. КПСС ҮК секретариатының
Казанда яшьләр журналын ачарга рөхсәт итүе турындагы карары иде ул. Гадәттә мондый
карарга яңа оешманың штатлары, сметасы беркетелә. Ә мәгълүм «күчтәнәч»тә «Идел»
журналын ачарга рөхсәттән башка бер нәрсә дә юк иде. Ярты ел үткәч, 1989 елның җәендә,
яңа гәзит-журналлар ачу хокукы барлык өлкә, республика хакимиятләренә дә бирелде. Шулай
итеп, «Идел» журналын татар җәмәгатьчелеге, республика җитәкчеләре ачты».
Шулаен шулайдыр да ул, әмма бу иң әүвәл — «листовкачылар», Татарстан Язучылар
берлеге җитәкчеләре, мәшһүр аксакалларыбыз (журнал сорап төрле инстанцияләргә
бирелгән үтенеч-мөрәҗәгатьләрнең барысы да диярлек аларның имзалары белән көчәйтелә),
М. Вәлиев, И. Юзеев, Ф. Табеев, Т. Миңнуллин, Н. Кадермәтов кебек затлар катнашында озак
еллар дәвамында барган көрәшнең, ниһаять, җиңү белән очлануы. Аннан, мондый «күчтәнәч»
килмәсә, гәҗит-журнал чыгару хокукына ия булгач та бу эш, бәлкем, сүлпәнрәк барыр һәм
озаккарак сузылыр
РӘФИКЪ ЮНЫС
178
иде әле (өлкә комитетының беренче секретаре да бүтән бит инде).
« Комсомольская правда » ның Идел буендагы элекке үз хәбәрчесе Римзил Вәлиев
җитәкчелегендә гаять мәшәкатьле һәм катлаулы оештыру эше башкарыла. Бу җәһәттән бик
тә булдыклы һәм тәвәккәл кеше ул. «Азатлык» радиосының татар-башкорт редакциясе
директоры Фәрит Иделле миңа шаккатып болай дип сөйләгән иде:
— ...Римзил атнасына бер мәртәбә Татарстан һәм Башкортстан турында хәбәрләр
тапшыра башлады. Аннары күпмедер вакыттан мин Римзилне, ныклабрак танышу өчен дип,
Мюнхенга чакырдым. Бер тапкыр трубканы алсам, ул: «Мин килдем», — ди. Мин әйтәм: «Син
кая килдең? Мәскәүгәме килдең, Берлингамы килдең?» «Юк, мин Мюнхенда»,
— ди. Һич аптырап тормаган! Ул вакытта Көнбатыш Германия белән Көнчыгыш Германия
берләшмәгән дә бит әле...
Мине бер нәрсә бик нык гаҗәпләндерде: «Идел»не ачуга шулкадәр көч салган Мансур
Вәлиевнең журналдан читтә калдырылуы.
«Идел»нең беренче саны 1989 елның июлендә дөнья күрде. Римзил Вәлиев
җитәкчелегендә аның тагын 17 саны чыкты. 1991 елның башыннан «Идел» аңарчы баш
мөхәррирнең беренче урынбасары булган Фәиз Зөлкәрнәй имзасы белән чыга башлады.
Фәизне белә идем кебек инде үзе. Мин «Татарстан яшьләре»ндә чакта ул «Ялкын» да
эшләде. Аннары бергәләп Татарстан китап нәшриятында да эшләп алдык. Җиренә җиткереп
редакцияли торган мөхәррир, ару гына тәнкыйть мәкаләләре яза, сирәк-мирәк шигырьләре
дә күренгәли, күп сөйләшми торган ипле генә егет
— күрше этажда эшләп, сирәк-мирәк кул бирешеп кенә киткәләгән Фәиз турында фикерем
әнә шундый иде минем. Менә шул егет мине 1991 ел азагында «Идел»гә баш мөхәррирнең
беренче урынбасары итеп чакырды. Шунда мин бөтенләй башка Фәизне күрдем. Иплелеккә
ипле, ләкин сүзен кистереп, үткен итеп тә әйтә ала икән бит. Татар теле, татар тарихы, татар
мәгърифәте мәсьәләсендә бик тә мәгълүматлы икән... Күрче, кабинетында егетләр белән
кәеф-сафа корып та утыргалый икән бит бу дип башта сәерсенгән дә идем әле, соңыннан исә
төшенеп алдым: моның «кәҗәсе» бер өлеш булса, «мәзәге» ун өлеш икән бит. Шул рәвешле
журналга оригиналь фикерле шәп авторлар җәлеп ителә, яңа идеяләр эшләп чыгарыла икән.
Фәизнең кызгылт-сары самавыры гел гөҗләп торыр иде, савыт-сабаны да үзе үк җәлт кенә
юып керер иде. Үз иҗатларына ялкынны шул самавыр янында алып, тиз генә үсеп китүчеләр
дә булды. Шуларның берсе күпләр ул чакта әле җырчы дип кенә белгән Зөлфәт Хәким («Идел»
«ярына» аны Римзил үк дәшә дәшүен). 1994 елның 1нче санында Зөлфәтнең «Диагноз —
хроник ирексезлек» дигән бик шәп мәкаләсе, 4нче санында «Кишер басуы» дигән сатирик
киноповесте, 1995 елда (№5, 6) «Әүлия кабере» дигән бәяны, «Гонорар» дигән сатирик
хикәясе (№ 10) һәм 1997 елда (№1) «Гөнаһ» дигән романының өзекләре басылып чыкты.
«Идел» тәүге көненнән үк хөр-мөстәкыйль журнал булып яшәде. Шактый вакыт эчтәлек
ягыннан гына түгел, матди яктан да: язылу акчасы һәм беркадәр реклама акчасы журналны
тулаем тәэмин итәргә җитәрлек була иде. Бездә эш хакы һәм каләм хакы да башка
басмаларныкыннан мулрак иде...
«Идел» беренче саннардан ук милли журнал булып чыга башлады. Юкса милли күтәрелеш
көчәйгәннән-көчәя барган бу тарихи вәзгыять бөтен башка гәҗит- журналларга да шул ук
кимәлдә тәэсир итәргә тиеш кебек иде. Ләкин «орган басмалар»ның канына сеңгән буйсыну
инерциясеннән арыну җиңел түгел шул ул. Аннан, сугыш дип вакытлыча гына ябылган өч
татар яшьләр журналы урынына бер журнал ачуны да еллар буена тыеп килү үзе генә дә
«Идел» не чын-чыннан хөрлек тансыклаучы милли басма итешкәндер.
«Идел» ике телле журнал булып ачылды. Татар телендәге әсәрләр — русчага, рус
телендәгеләр татарчага тәрҗемә ителде. Милли рух, милли эчтәлек рус телендәге журналда
да саклана килде. Үпкәләргә урын юк: ябылган журналлар татар телендә чыккан бит. Ләкин
берәүләр үпкәләргә җай таба: «Долой гл. редактора», «Журнал «Идел — рассадник
националистической чумы» дигән плакатлар тотып 1990 елны кайбер урыс телле авторлар
һәм җирле шовинистлар гәҗит-журнал нәшрияты ишеге төбендә пикет уздыралар. Монда
баш мөхәррирнең урыс телендәге журнал буенча урынбасары Әхәт Мушинский да катышлы
дип әйтүчеләр бар. Әмма булган очракта да Ирек мәйданында Фәүзия Бәйрәмова башлап
җибәргән, мөстәкыйльлегебез өчен үтә мөһим ачлык акциясендә катнашып, гаебен күптән
юды инде ул.
Әйе, «Идел» чын милли журнал булып дөньяга килде. Фәиз Зөлкарнәй баш мөхәррир
ХӨР БУЛЫП ТУГАН ЖУРНАЛ
179
булгач, бу җәһәттән ул тагын да көчәйде. «Без тарихта эзлебез», «Каһарман бабаларыбыз»,
«Мәшһүр татарлар», «Шәҗәрә», «Татарларда диссидентлык», «Казан — Мәскәү», «Миллият»,
«Мәдрәсә», «Татар мәктәбе» кебек сәхифәләр (рубрикалар) аша укучылар милләтебезнең
катлаулы тарихына һәм хәзерге милли-сәяси вазгыятькә ялгана ала иде. Ләкин моның өчен
иң әүвәл күңелеңдә азмы-күпме милли аң булырга тиеш бит әле. Әмма 60—70 ел буена
өзлексез алып барылган «интернациональ» тәрбия нәтиҗәсендә бик күпләрдә моның әсәре
дә калмаган иде инде. Шаккатмалы хәл: татарга аның татар булып яшәргә тиешлеген
аңлатырга кирәк иде! Сыерның сыер, атның ат булырга тиешлеген аңлаткан кебек. Бу
җәһәттән күренекле галим Әгъдәс Борһанов һәм күренекле язучы Миргазиян Юнысның
«Идел»дә чыккан акыллы һәм нечкә мәкаләләре бик кулай булды: «Мин нигә татармын?»
(1995, № 8) һәм «Мин нишләп һаман татармын?» (1996, № 2). «Идел»челәр татарга татарлык
йоктыруның әдәби ысулын да уйлап таптылар: тарихи хикәяләр аша. Әсәрне йотылып укып,
татар каһарманнары өчен ут йоткан кешенең баш миендә дә, күңелендә дә печтик кенә булса
да милли импульс тумый кала алмый инде ул. Тарихи хикәяләр конкурсы 1993—95 елларда
барды һәм мин журналдан киткәч тә терелгәләп алды әле ул. Кызганыч ки, бу хикәяләрне
китап итеп чыгару кадәресе генә кулдан килмәде.
Редакция үтә мөһим темалар даирәсен билгеләп (бигрәк тә милли, иҗтимагый- сәяси
юнәлештә), аларны югары кимәлдә ача алырлык авторларны үзенеке итәргә омтылды. Хәе р,
мөхәррирләр кисәргә-сызарга түгел, автордан кыю фикер өстәтергә ажгырып торган хөр
матбугат кырын мондый авторлар үзләре дә тансыклаган иде инде. Бу — Әбрар Кәримуллин,
Рашат Сафин, Дамир Исхаков, Рафаил Мөхәммәтдинов, Назыйм Ханзафаров, Зәки Зәйнуллин,
Раиф Мәрдәнов, Ирек Һадиев, Рашат һәм Равил Әмирханнар, Мөхәммәт Мәһдиев, Рәфыйк
Шәрәфиев кебекләр. Татар Мәскәве дә «Идел»не бик тиз үз итте. Миргазиян Юныс
документаль-публицистик жанрда, кинәт тыны ачылгандай, рәхәт итеп язып китте. Галим
Әгъдәс Борһанов, сәясәтче Мөхәммәт Миначев мәкалә арты мәкалә җибәреп тордылар.
Мәрхүм Рәис ага Тузмөхәммәдне аерып әйтү кирәктер. Ул — Россия Фәннәр
академиясенең Дәүләт һәм хокук институтының җитәкләүче фәнни хезмәткәре, юридик
фәннәр докторы, халыкара хокук профессоры, журналыбызның «Миллият академиясе»ндә
(1995 елда ачылган үтә кыйммәтле сәхифәбез!) берничә бик саллы мәкалә чыгарды, һәм
тагын әле «Дәүләтара хокук дәресләре»н алып барды. Бик кирәкле дәресләр, туктый гына
күрмәсен — мондый фикерне безгә Мәскәү эшмәкәре дә, завод слесаре да, авыл пенсионеры
да әйтте. Тик... тукталды шул. Рәис агайның сәламәтлеге кинәт нык какшагач. 1996 елның 24
июнендә исә йөрәге дә тибүдән туктады.
Бу үлем тетрәндерде мине. Кичке Казан белән хозурланып икәү җәяү йөргәннәр искә
төште. Аның атлап баруына шаклар каттым. Аз гына да көч куймагандай шулай җип-җиңел
һәм мап-матур итеп атлап барган кешене аңарчы да, аннан соң да күргәнем булмады минем.
Киләсе елда җитмешен тутырачак абзый, элекке боксчы, гүяки Җирдән түгел, тарту көче алты
тапкыр ким булган Айдан атлап бара иде! Әмма тавышында борчылу галәмәте дә сизелә иде.
Сораштыра торгач, беленде: күңелендә бик тә авыр татар гаме, Татарстан гаме
ята икән аның. Россия Дәүләт Думасының «Милли
азчылыкларның хокукларын яклау турында»гы канун
лаиһәсен (проектын) эшләүче экспертлар төркеме җитәкчесе
буларак, борчылырлык сәбәпләрнең без белмәгәннәрен дә
белгән инде ул, әлбәттә. Әмма Рәис агайны иң
гаҗәпләндергәне, хәтта ки нәфрәтләндергәне күп кенә
татарларның, шул җөмләдән түрәләрнең дә, татарлыкларын,
намус-вөҗдан дигән нәрсәне тәмам онытып, шәхси
гамьнәрен, үз карьераларын гына кайгырта бирүләре булган
икән. Хәзер уйлыйм менә: карьерасына, сәламәтлегенә зыян
сала-сала татар бәхете өчен көрәшүләр Рәис аганың үзенә бик
рәхәт булган мәллә? Мәкаләләренең берсен «Намусым
кушканга язам моны» дип башлап җибәргән иде ул... «Идел»гә
исә рәхмәте зур иде аның.
Аны, «Юристларның Азия-Тын океан регионындагы
хезмәттәшлеге ассоциациясе» президентын, Берләшкән Милләтләр Оешмасының генераль секретаре Бутрос Гали да белгән. Рәис агайның татар
гамен гамьләп язган хатына җавапта, аны үз итеп, «син» ди ул: «Син беләсең инде...» Ләкин
җавап үзе Рәис агайны канәгатьләндермәгән шул...
«Идел»нең баш мөхәррире Фәиз Зөлкарнәй белән «Казан утлары»ның баш мөхәррире
Равил Фәйзуллин аралашып яшәделәр. Фәизебез Фәйзуллин янында озак кына утырып
кайткалый иде, Равил дә килгәли иде, самавыр янында аны да күргән булды. Бер килүендә
(1993 елның сентябрендә була бу) Фәизнең өстәлендә Салих Баттал кулъязмасын күреп ала
ул. «Кайдан? Ничек? Кемнән?» кебек өзек- өзек дулкынланып әйткән сорауларыма Фәиз
Зөлкарнәй тыныч кына: «1994 елның башында чыгарырга әзерлибез», — дип җавап бирде. Бу
әсәрне мин моннан егерме еллар элек белгәнемне, югалту тарихына «өлеш керткән шаһит»
булуымны ишеткәч, ул минем шул хакта кереш сүз итеп язып бирүемне үтенде». — бу юллар
нәкъ менә шул кереш сүздән инде. Ни була соң «егерме еллар элек», ягъни 1973 елның
«мартларында»? Р.Фәйзуллин яңарак кына Язучылар берлегендә җаваплы сәркатип булып
эшли башлаган чак икән бу. Берлекнең рәисе Зәки Нури аның кулына кулъязма тоттыра һәм
болай ди: «Салих Батталныкы бу. Мәскәү редакциясеннән җибәргәннәр. Әсәрне оешмада
тикшереп, авторга фикер җиткерүебезне сораганнар, мондый әйберне без баса алмыйбыз,
дигәннәр. «Титул биткә Салих Баттал дип түгел, Иванов Иван Иванович дип куелган, — дип
яза Фәйзуллин. Исеме — «Я отрекаюсь (исповедь)...» Ай-һай хәтәр юллар, баш китәр фикерләр!
Мондый уйлар күпмедер дәрәҗәдә безнең һәммәбездә дә бар барын. Тик болай итеп әйткән
юк та, яза алган юк...» Шул көнне Язучылар берлегенең идарә утырышы була, анда партия
өлкә комитетының инструкторы И. Хәйруллин да катнаша. Соңыннан Р.Фәйзуллин янына да
кереп сөйләшеп утыра ул. Өстәлдә яткан кулъязманы күреп, кайбер битләренә күз салгач,
«Кая, мин дә укып чыгыйм әле», дип, алып та китә. Атна-ун көннән Фәйзуллин сорап карый,
«Ул папка хәзер Вәлиевтә», диләр. Тагын бер айлап вакыт үткәч, Фәйзуллин бүлмәсенә КГБ
кешесе килеп керә (шагыйрь куркып тормаган, аның фамилиясен дә язган) һәм «Салих
Батталның кулъязмасын Язучылар Союзы КГБ карамагына тапшыра» дигән белешмәне
басып, кул куеп бирегез!» — ди. Фәйзуллин баш тарта. «Андый язуны бирә алмыйм, чөнки сез
эшләгән оешмага бернинди кулъязма биргәнем юк», — ди. Ялга киткән З.Нури урынына
калып торган иптәш исә кушканны шундук үти. Ягъни «хәтәр» авторга карата чара күрүне
Язучылар берлеге таләп итә булып чыга инде! Салих аганы төрле кабинетларда ничекләр
эшкәрткәннәрдер, белмим, әмма партиядән чыгарулары хак. Әсәрнең Равил Фәйзуллинның
кереш сүзе белән («Талантның кодрәте чиксез...) татар телендә «Идел» дә басылып чыгуы да
хак (1994, № 1, 2).
Журналда татарның милли төркемнәре турында бай мәгълүмат биреп барылды. 1994
елда, әйтик, керәшеннәр (№6) һәм Кырым татарлары турында (№12) җидешәр
мәкалә басылды. 1995 ел башында «Идел»нең «Акыл казанын», ягъни Аналитик үзәген
оештыру бик шәп эш булды. Кураторы — Дамир Исхаков, экспертлар Рафаэль Хәким, Рәфикъ
Мөхәммәтшин, Рашат Әмирхан, Рафаэль Мөхәммәтдинов, Искәндәр Измайлов кебек галимнәр
беленде: күңелендә бик тә авыр татар гаме, Татарстан гаме
ята икән аның. Россия Дәүләт Думасының «Милли
азчылыкларның хокукларын яклау турында»гы канун
лаиһәсен (проектын) эшләүче экспертлар төркеме җитәкчесе
буларак, борчылырлык сәбәпләрнең без белмәгәннәрен дә
белгән инде ул, әлбәттә. Әмма Рәис агайны иң
гаҗәпләндергәне, хәтта ки нәфрәтләндергәне күп кенә
татарларның, шул җөмләдән түрәләрнең дә, татарлыкларын,
намус-вөҗдан дигән нәрсәне тәмам онытып, шәхси
гамьнәрен, үз карьераларын гына кайгырта бирүләре булган
икән. Хәзер уйлыйм менә: карьерасына, сәламәтлегенә зыян
сала-сала татар бәхете өчен көрәшүләр Рәис аганың үзенә бик
рәхәт булган мәллә? Мәкаләләренең берсен «Намусым
кушканга язам моны» дип башлап җибәргән иде ул... «Идел»гә
исә рәхмәте зур иде аның.
Аны, «Юристларның Азия-Тын океан регионындагы
хезмәттәшлеге ассоциациясе» президентын, Берләшкән
ХӨР БУЛЫП ТУГАН ЖУРНАЛ
181
һәм сәясмәннәр (политологлар). Унлап кеше бергә җыелып (кирәк булганда белгечләр читтән
дә чакырыла иде), һәр утырышта бер мөһим мәсьәләне тикшерделәр, фикерләр (кайчакта —
бәхәсле киселештә) журналда басыла барды. 1995 елда: «Татарстанның икътисади үсеш
моделе» (№2), «Татарстанмы, татар станымы?» (Милләт һәм дәүләтчелек), (№3), «Сәяси
элитабыз» (№6), 1996 да: «Җәдитчелек һәм милли идеология (№1), «Татар тарихын ничек
язарга?..» (№3) һ. б. Бу «Акыл Казаны», «Миллият академиясе» һәм кайбер аерым мәкаләләр,
дәүләт җитәкчеләребез, милли әйдәрләребез, сәясәтчеләребез белән үткәрелгән җитди,
тәфсилле әңгәмәләр «Идел»не нык тирәнәйтте, аны Татарстанның хәзерге курсына, милләт
үсешенә әйбәт төзәтмәләр кертү өчен хәтта күпмедер дәрәҗәдә идеологик база да була
алырлык кимәлгә китерде. 1997 елның 2—7, 9—12 саннарында басылган «Татарстан
референдумы» дигән документаль әсәр бу олуг вакыйганы тарихка асылда аның үзенең,
ягъни референдумның «авторлары» булган затлар теркәп калдыруы җәһәтеннән кыйммәт.
«Прокурорлар сугышы» дигән бүлек, әйтик, тулысынча диярлек Мәскәүдән референдумны
үткәртмәскә дип килгән прокурорлар бригадасына батырларча каршы чыккан дүрт
Татарстан прокуроры тарафыннан бәян ителгән. (Гөлсирә Гайнанова әсәрне бөтен күңелен
салып тәрҗемә кылды. Бик булдыклы «Идел»чебез иде бу!)
Бер тарихи казусны белүчеләр бардыр әле. 1991 елның 12 августында Казан белән Мәскәү
тигез хокуклы сөйләшүләр башлап җибәреп, Мәскәү делегациясе белән озак барган үтә
киеренке бәхәс-көрәштән соң Татарстан делегациясе үзе омтылган гадел Шартнамә текстын
Рәсәй делегациясенең дә раславына иреште. Делегация составында Фәндәс Сафиуллин да
була. 1994 елның 15 февралендә Шартнамәгә кул куела. Әзер, расланган текстның ни рәвешле
үзгәртелүен белгәч, Фәндәс абый инфаркт ала яза. Беренче текст нинди булган соң? Моны
хәзер бары «Идел» журналыннан гына белә аласыз: 1995, № 2.
Мөхәммәт Мәһдиевнең «Татар провокаторлары (ХХ йөз башы татар зыялылары арасында
патша хөкүмәте агентурасы)» дигән мәкаләсе — зур. Провокаторларыбызга бер санда гына
урын җитмәгән, ике санда бирелгән! Хәзер дә актуаль түгел микән бу тема?
Батулланың «Карчыга» дигән документаль әсәрен (2001, №1) шаклар катып, сокланып укыдым. Фатыйх Мөсәгыйтьнең, үзе белән дә озак кына сөйләшеп, чын образын
тудыра алган ул. Наданрак бер тәнкыйтьче Сталин заманында бөтен әдәбият халкын дер
калтыратып тоткан!
1992 елның сентябрь башында булды бу. Редакциягә Зәки Зәйнуллин килеп керде.
Чәчәнстан-Ичкериягә барып кайткан икән, шунда башыннан кичкәннәрен сөйләде. «Яз син
моны, Зәки абый, тәфсилләп яз», — дидек. Бер атна үттеме-юкмы, килеп җитте. Язган.
Тәфсилләгән. Шул җөмләдән Рәсәйнең элекке хәрби базасында Дудаевка ничек итеп ике атом
бомбасы табып бирүен дә язган. Дудаев ул чакта Мәскәүгә дошман ук түгел әле. Аны
президент итүгә Мәскәү дә көч салган. Үз генералы бит!
Базада атом яки водород бомбалары калмады микән дип генерал Дудаев үзе дә
шикләнгән. Ярдәмгә полковник Зәйнуллинны дәшкән инде. Чөнки ул биш ай Семипалатинск
полигонында укыган-өйрәнгән, аннары дүрт ел инженер булган, аңа мондый бомбаларны
җыярга-сүтәргә дә туры килгән икән... Кыскасы, 1993 елның 1нче саны дөнья күрде, «Дудай
батыр» дигән зур очеркта «Ике бомба» дигән бүлек тә бар иде. Тышлыкка ук чыгарып, татарча
журналда «Дудаевка ике атом бомбасы» дип, русча журналда исә «Атомные бомбы Дудаева»
дип язып куелган.
Көтәбез инде. Менә шартлый, менә шартлый дип. Бомбалар түгел, сенсацион һәм үтә
мөһим хәбәребез. Көннәр, атналар, айлар үтә тора — тынлык. Югыйсә ничәдер йөз грамм
«атом крәчине» — уран, плутоний ише нәрсәләр югалганда да кара тавыш чыга торган иде...
Нәм менә, ниһаять, өч ел тула дигәндә, «Комсомольская Правда» йодрык хәтле хәрефләр
белән «У Дудаева есть атомные бомбы!» дип шәррән ярды (1995 елның 1—8 декабрь саны).
Урыс акылы да төштән соң икән, әмма, шөкер, бар икән дип уйлап куйдык инде. «Комсомолка»
«Идел»дәге очерктан теге бүлекне тулысынча диярлек күчереп баскан.
— Йә, шуннан соң ни булды? — «КП»ның хәбәрчесе Б. Вишневский Зәки агайдан әнә
шулай дип сораган. Җавап мондый була:
— Җаһар минем күз алдында корпусларның номерларын, атом бомбаларының
индексларын күчереп алды, аннары президент Ельцинга хат язып җибәрде... Хатына җавап
алмаган ул...
Шаккатмалы хәл: бу, күрмәскә һич мөмкин булмаган хәбәрне дә күрмәгәнгә салыштылар.
«Идел» чыга башлавының икенче елында ук бик шәп тираж җыйды: 115 мең (татарча
журналныкы — 93,7 мең, русчаныкы — 21,2 мең). «Казан утлары»ныкы ул чакта 81,3 мең иде.
Шуннан соң матбугатта тираж төшү тенденциясе башланды, ләкин «Идел»некенә тагын бер
нәрсә бик начар тәэсир итә: дәүләт карамагындагы журнал түгел дип аны почта аша тарату
хакын, бары аныкын гына, дүрт тапкыр арттыралар. Югыйсә «Идел» 1989 елда да, 1990 елда
да шундый журнал иде бит. Аңа тормоз салу «артык хөр» һәм «артык популяр» булганга түгел
иде микән?
Яшьләр журналы яшьләргә ни биргән соң, диярсез. Мәкаләмдә мин милләтебез өчен иң
кирәкле мәлдә эшләнгән үтә мөһим эшне үзәккә куйдым. Әмма бу — яшьләргә кирәкмәгән,
артык әйберме? Аларга милли гамьне кемдер иңдерергә тиештер бит инде. Татарның
киләчәге өчен көрәштән яшьләр өзелеп калса ни булыр? Аннан, яшьләр журналда чыккан
әдәби әсәрләрне укымаска тиешме? Аларның үзләрен иҗатка тарту җәһәтеннән исә
«Танышу» сәхифәсе ачылды, «Ләйлә-Мәҗнүн» дигән мәхәббәт шигырьләре һәм «Йосыф-
Зөләйха» дигән мәхәббәт хикәяләре конкурслары, фантастик хикәяләр конкурсы үткәрелде
һәм даими рәвештә диярлек «Ша-Ярыш» (шаян ярыш) барды. Мирхәйдәр Фәйзи
«Галиябану»ны берне язса, безнең авторлар җидене язды — «Егерме беренче гасыр башы
«Галиябану» ын! «Идел» ике шаян сан, ике мәхәббәт саны, ике романтик сан чыгарды. Яшьләр
күңелен ачарлык ваграк сәхифә-сәхифәчекләр дә күп иде... Кыскасы, «Идел» бу җәһәттән дә
алда барды. Башта, замана шаукымына бирелеп, ярымшәрә кызлар рәсемнәре дә баса
башлаган иде «Идел». Әмма Фәиз баш мөхәррир булгач тукталды бу эш. Һәм... «Әхлак» дигән
сәхифә ачылды.
Бөтен ягы килгән һәм тормышка да тәэсир итә алырлык көчле журнал булып «Идел» 4-5
ел эчендә калыплашты. Моны бары кушканны үтәүчеләр түгел, чын шәхесләр генә башкарып
чыга ала иде. Алар өчәү иде: Фәиз Зөлкарнәй, Нәбирә Гыйматдинова, Ркаил Зәйдулла. Ркаил -
- әдәбиятның, юморын-сатирасын да кертеп, бөтен төрләрен-жанрларын да иярләрлек, үз
фикере чәчрәп торган талантлы язучы. «Ркаил каланчасы» дигән рубрика да бирелде әле аңа.
Нәбирә Гыйматдинова «Идел»гә бик тә-бик тә кирәк булып чыкты. Җитди әйберләрне
журналда шактый мул биргәнгә, халык ябырылып укырлык шәп проза әсәрләренә ихтыяҗ
ХӨР БУЛЫП ТУГАН ЖУРНАЛ
183
зур иде. Нәкъ менә шундый бәяннарны тукып кына торды Нәбирәбез. Ивановода эрләүче
булырга укыган, Казанда штукатур-буяучы булып эшләгән кызый Милли китапханә иң күп
укылган китапларга үткәргән конкурста бер заман китабы саен беренче урынны ала башлар
дип кем уйлаган! «Елга ике повесть яз!» дип, «Кирәк булса, өеңә кайтып та эшлә» дип әйтә
торган идек без аңа. Тырыш иде Нәбирәбез, күп сәхифәләргә кергәли иде. «Адәм белән Хәва»
дигән үз сәхифәсен исә телевидение чәлдерде! (Һәм Ркаил бик яраткан «Һәйбәт гайбәт»не дә).
Нәбирәгә укучы хатлары бик күп килә иде. Шуңа күрә «Иделгә, Нәбирә Гыйматдиновага»
дигән махсус сәхифә дә ачтык әле.
Фәизебез башкарган зур эшләрне исә санап бетерерлек кенә түгел. Әллә кем булып түш
киереп йөрүчеләр күп ул, тормышны алга җибәрә торган тәгаен эшләр эшләүчеләр генә аздин
аз, ләкин аларны да еш кына күрмәмешкә салышабыз, күрсәк тә бик тиз онытабыз. Фәиз
Зөлкәрнәйне онытмасак иде. 1997 елның 17 июлендә, машиналар бәрелешкәннән соң дөнья
куйды. Яңа Бистә зиратындагы кабере Тукай ягына борылган урыннан чак кына ары. Зират
капкасыннан кереп туп-туры барганда исә уң якта, зур кара һәйкәл каршында Сәйфихан
Нәфиев кабере кала. Мәскәү прокурорларына Татарстан референдумын өзәргә юл куймаган
төп ике кешенең берсе бу. Ул чакта Казан прокуроры иде, аннары Татарстан прокуроры
булды... Татарстан прокуроры Антонов Мәскәүнекеләр алдында ләббәйкә баскач, аның
урынбасары Марсель Мусин законсыз эшкә Татарстан прокурорлары арасында каршылык
хәрәкәтен оештырды. Марсель агай, шөкер, исән әле. Ләкин аны олылау, кадерләү бармы соң?
Референдум көнендә булса да шалтыратып котлау дигәне генә дә юк кебек бит!
Фәиздән соң, шөкер, баш мөхәррир Рашат Низами белән ару гына эшләп алдык: бер әйбәт
эшкә дә аяк чалганы булмады аның.
Русча «Идел»не җигелеп тарткан Роза Кожевникова (урынбасар) белән Сергей
Малышевның дөнья куйганнарына да шактый инде. Урыннары җәннәттә булсын!
«Идел»дә Туфан ага Миңнуллинның безгә һәм киләчәк буыннарга васыяте кебек язмасы
басылды: «Татарның әхлакый кодексы». Туфан абый аны үзе эшләгән һәм аннары Разил
Вәлиев, Миркасыйм Госманов, Рәшит Ягъфәров белән дүртәүләп чарлаганнар. Кодекс 12
пункттан тора, 2004 елның һәр санында берәр пункт һәм Туфан абыйның шуңа кагылышлы
фикерләре бирелгән. 1нче пункт менә мондый:
Татар кешесе! Хәтереңә ал! Синең үз мөстәкыйль дәүләтең булган. Дәүләтле
милләтләрнең генә җир йөзендә кадере була. Һәр татарның күңелендә йөргән
дәүләтчелек идеясе — саклансын. Шушы тарихи гаделлек өчен үзең һәм нәселең
көрәшергә тиеш.
«Идел» турында тагын бик күп язып була да ул, ләкин мәкаләне шушы урында очлап
торыйк әле...