Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИҖАТЫНДА ЧОР АВАЗЫ

СӘГЫЙТЬ СҮНЧӘЛӘЙНЕҢ ТУУЫНА 125 ЕЛ
ХХ йөз башы татар шигърияте яңарышына җитди өлеш керткән, аны нечкә лиризм,
публицистик аһәң белән баеткан, тема-мотивлар төрлелегенә юл ачкан шәхесләрнең берсе —
Сәгыйть Сүнчәләй (1889-1937).
Шигърият, драматургия, тәрҗемә өлкәсендә уңышлы эшләгән, җәмәгать эшлеклесе
буларак танылу алган Сәгыйть Хәмидулла улы Сүнчәләев Саратов губернасындагы Хвалынск
өязенә кергән Иске Мостяк авылында 1889 елның (бер шигырендә — 1890) 25 августында
(аерым чыганакларда — 25 декабрь) туган. 1891 елда ачлыктан котылу максаты белән атасы
гаиләне Әстерханга алып китә. Үсә төшкәч, ул «Ваһабия» мәдрәсәсендә укый, аны
тәмамлаганнан соң, ике ел балалар укыта. 1905-1907 еллар инкыйлабы чорында абыйсы
Шәриф белән прокламацияләр, сул фикерле рисаләләр таратып йөргәне мәгълүм.
1907 елда С. Сүнчәләй Казанга килә. Бераз вакыт Шакирҗан Хәмиди мәдрәсәсенә
йөргәннән соң, ул Шәриф абыйсы янына Казан татар укытучылар мәктәбенә укырга керә.
Ләкин матди як авыр булу сәбәпле, укуны тәмамлаган абыйсы белән Пермь губернасы Оса
өязе Сараш авылына китәләр һәм дүрт сыйныфлы земство мәктәбендә укыта башлыйлар. Ул
елларда биредә булачак язучы Риза Ишморат та укый һәм соңыннан ул Сүнчәләйләр турында
матур истәлекләр язып калдыра.
С.Сүнчәләйнең беренче каләм тибрәтүе Әстерхан чорына карый. «Борһане тәрәкъкый»
газетасында хәбәр-мәгълүматлар бастыра, 1908 елда аның «Кавказ тоткыны», «Тунгатай»
исемле тәрҗемәләре, «Кул — күз яше» дигән хикәясе юка китапчыклар рәвешендә дөнья күрә.
Ләкин боларны С.Сүнчәләйнең иҗат биографиясе башы дип әйтеп булмый. 1909-1915 еллар
— «авыл» чоры — Сүнчәләйнең иң актив иҗат еллары. Барыннан да бигрәк ул үзен лирик
шагыйрь итеп таныта. Рус язучысы И.Гриневскаяга язган бер хатында: «Мин бер-икесен искә
алмаганда, бөтен татар газета һәм журналларында катнашам», — дип яза. Бу еллар дәверендә
С. Сүнчәләй 300гә якын шигырь, тәрҗемәләр һәм мәкаләләр бастыра.
1915 елда ул Уфага күчеп килә һәм шәһәр китапханәсендә эшли башлый.
«Интернационал», «Марсельеза», «Матәм» кебек инкыйлаби җырлар аның тәрҗемәсендә
халыкка тарала. 1917 елда ул өч ай чамасы эсерлар партиясендә булып ала, «Авыл халкы»
газетасы мөхәррире, 1918 елда «Көрәш» газетасы редакциясендә эшли. 1918 елның ахырында
Сүнчәләй Казанга килә һәм «Кызыл Армия» газетасында языша. 1919 елның маенда ул ВКП(б)
әгъзасы була һәм тиздән аны М.Солтангалиев тәкъдиме белән Кырымга агитацион (ярым
легаль) эшкә җибәрәләр. Анда ул (Партанет авылында) балалар укыта, күбрәк тәрҗемә белән
шөгыльләнә, театр белән мавыга башлый. Кырымда вазгыять кискен үзгәреп, хакимият
Деникин кулыннан Врангельгә күчкәч, Сүнчәләй ашыгыч рәвештә Төркиягә кача, аннан исә
Мәскәүгә кайта. Врангель гаскәре тар-мар ителгәч, ул янә Кырымга җибәрелә. Үзәк Комитетка
язган докладында җирле халыкның бик авыр хәлдә яшәвен күрсәтә.
1923-1924 елларда Сүнчәләй — Башкортстан АССР Мәгариф комиссариатында коллегия
әгъзасы, 1925 елда — сәнгать бүлеге мөдире. 1926 елда аны Мәскәүгә чакырталар һәм Совет
генераль консуллыгы белән Төркиягә (Измир шәһәренә) тәрҗемәче итеп җибәрәләр. 1927
елда Сүнчәләй янә Уфада, театр - сәнгать техникумын җитәкли, 1928 елның сентябреннән
Казандагы Татар сәнгать йортының сәркатибе булып эшли.
Дәһшәтле 1920-1930 еллар Сүнчәләйне дә урап үтми. 1926 елда аны, «актив
солтангалиевче» булганга, партиядән чыгаралар. «Контрреволюцион эшчәнлек» алып барган
өчен, беренче тапкыр 1927 елның 2 июнендә, икенче тапкыр 1929 елның 28 февралендә кулга
алалар. М.Солтангалиев эше буенча «контрреволюцион солтангалиевче» атуга хөкем ителә,
иҗатына кара тамга сугыла. Төрмәдә утырганда ул Сталинга хат язып карый, тик бу эш
нәтиҗә китерми. 1931 елда үлем җәзасын ун еллык сөргенгә алыштыралар һәм Соловкига
җибәрәләр. Ләкин М.Солтангалиев эшен кабат тикшереп, 1937 елның 9 октябре карары
нигезендә, бүтән исән калган тоткыннар белән бергә, аны да атып үтерәләр.
С.Сүнчәләй мирасын кайтару мәсьәләсен күтәрү 1958 елның 8 мартыннан соң гына
(«өчлек» карарын юкка чыгаргач) мөмкин була. Бу эшкә мирасны кайтару комиссиясе
әгъзалары — шагыйрьнең абыйсы Шәриф Сүнчәләй, язучылар Риза Ишморат, Әмирхан Еники
167
— күп көч куя. 1970 еллардан алып С.Сүнчәләй иҗаты Г.Халит, Х.Госман, М.Мәһдиев, З.Рәмиев,
Э.Нигъмәтуллин, Р.Мостафин, Р.Мусабәкова тарафыннан тикшерелеп килә.
* * *
С.Сүнчәләйнең тормышы һәм иҗаты — ХХ йөз башы татар зыялыларының лирик
елъязмасы, аларның омтылышлары, эзләнүләре, бәргәләнүләре тарихы. Бу уйланулар,
кичерешләр шагыйрь лирикасында ачык чагылыш таба. Сүнчәләй — лирик шагыйрь. Бүтән
шагыйрьләрдән аермалы буларак, аның лирик герое һәм шагыйрьнең үзе арасында аерма юк
диярлек. Шигырьләрендә — шагыйрьнең үз язмышы. Аларга автобиографизм хас. Сүнчәләй
лирикасының төп сыйфаты — аның хисчәнлеге. Бөтен күргән-белгәнен, уй-фикерләрен ул
йөрәк аша уздыра. Һәрбер кәефе, шатлыкмы ул, кайгымы, уйлану-моңланумы, шигырь
тудыруга сәбәп булып тора. Шактый катлаулы шәхси тормышы да моңа җирлек тудыра.
Беренче хатыны Сәлимә баладан үлә, улы Таһир ярым ятим кала, күбрәк әбисе тәрбиясендә
үсә һәм 1924 елда үлә. Икенче хатыны Фаридә белән да тормыш барып чыкмый, ул улы Фәрит
белән аерылып китә. Кырымда эшләгәндә, өченче тапкыр язмышын сынап карый, Әминә
Милушева исемле артисткага өйләнә, кызлары Таһирә туа. Бу юлы да көткән бәхет урап уза
Сүнчәләйне. Шуның өстенә шагыйрьнең нинди катлаулы чорда яшәгәнен дә истә тотарга
кирәк. Болар барысы да лирикасында ачык чагылыш таба. Аның поэзиясе — яшәү-үлем,
яхшылык-яманлык, мәхәббәт- нәфрәт, тугрылык-хыянәт кебек категорияләрне чагылдырган
үзенә бер шигъри көндәлек. Автор шигырьләрендә беренче заттан сөйли. Һәрбер шигырендә
үзен сиздереп тора. Сүнчәләйнең лирик герое һәрвакыт дәрт дәрьясында кайный һәм бу
халәттә туган хисләрен укучыга ашыгыч рәвештә җиткерәсе килә.
Нинди тема-мотивлар шагыйрьне дулкынландырган, борчыган, игътибарын җәлеп иткән
соң? Бу җәһәттән, мәсәлән, аның Тукай белән мөнәсәбәтләре аеруча кызыксыну уята.
Сүнчәләйнең авылдан язган хатларына Тукай җавап бирә. Җәйләрен Сүнчәләй Казанга килә,
алар еш очрашалар. Әлеге аралашу 1910 елның көзеннән башлана һәм Тукай вафатына кадәр
дәвам итә. Байронның Сүнчәләй тәрҗемә иткән «Шильон тоткыны» шигырен укып, төзәтеп
бастыруда Тукай булыша. Җавап хатларында Тукай яшь шагыйрьгә киңәшләрен бирә, үзенең
планнары, фикерләре белән уртаклаша. Сүнчәләй, Тукай вафатыннан соң, аның турында өч
истәлек-мәкалә яза, берничә шигырен багышлый. Тукай исән чакта ук Сүнчәләй, аңа
мөрәҗәгать итеп, «Азан» (1912) шигырен яза. Тукай шигырен азанга тиңләп, ул аны милләтне
уята алырлык көч дип саный. Шагыйрь үлгәннән соң, апрель аенда язылган «Тукай хатирәсе»
(1913) шигырендә Тукайның кыска гомере турында «ятим, мохтаҗ иде», «дөнья золмына,
фәнасына аның бәгъре көйде», «насыйп булды аңар рәхәт әбәдлеккә восуль», вафаты хакында
«үлмәде — үтерелде ул», дип яза. Җәмгыятьнең Тукайны тиешле дәрәҗәдә бәяләмәве,
зурламавы, нинди зур шагыйрьне югалтканын аңламавы Сүнчәләйне аптырашта калдыра. Ул
шагыйрь фаҗигасен пәйгамбәрләр фаҗигасенә, ә җәмгыятьне көтүгә тиңли, аны
битарафлыкта гаепли.
Моннан тыш Сүнчәләйнең күп кенә шигырьләре милләт мәсьәләсенә багышланган. Аның
киләчәге өчен борчылып, ул, «Агиев туенда» (1910) шигырендә халыкның киләчәгенә өмет
белдереп, «сүнмәс», «төнгә әйләнмәс», «куркынмас», «аумас», «бетмәс», «аурамас», «үлмәс»,
«яшәр», «алга басар», дип яза. Иҗатының башлангыч чорында күпчелек замандашлары кебек
халык бәхетен укыту-агарту эше белән бәйли. Милләтен сабырлыкка өнди («Тәсәллә», 1915),
киләчәк үзгәрешләрне якты таң символы аша сурәтли.
Сүнчәләйнең революцион-демократик карашлары иртә формалаша. Социаль- сәяси
мотивлар аның иҗатының башлангыч чорында ук үзен сиздерә. Ул, авыл тормышының
социаль контрастларын, халыкның матди яктан төрле катлауларга аерылуын, гади халыкның
изелеп яшәвен күреп борчыла («Ике бай», 1910). Килеп туган социаль һәм җәмгыять
низагларын, Сүнчәләй фикере буенча, инкыйлаб чишәргә тиеш була. Инкыйлаб бөтен
бәхетсезлекләрдән, проблемалардан чыгу юлы булып тоела башлый. Шуңа күрә Октябрь
инкыйлабын ул сөенеп каршылый, аннан күпне өмет итә («Ирек», 1917; «Кызыл байрак»,
1919; «Батырга», 1919; «Беренче май бәйрәме», 1919; «Коммунарларга», 1920).
Әйтергә кирәк, әгәр 1910-1912 елларда 140тан артык шигырь язылган булса, 1917-1919
елларда аларның саны сизелерлек кими, бары тик 30 чамасын тәшкил итә. Дөрес, бу елларда
Сүнчәләй җәмәгать эшенә чума, 1919 елда большевиклар партиясенә керә, халыкны агарту,
мәдәният, сәнгать өлкәсендә эшли. Шигырьләр декларатив, лозунг төсмерен ала, аларда
168
шигъри сурәтләү икенче планга күчә.
Сүнчәләй иҗатының буеннан-буена ватан, туган ил темасы сузылган. Шагыйрь өчен ватан
— ул халык тарихы, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге. Мәхәббәт темасы Сүнчәләй иҗатында
бик киң мәгънәдә кулланыла: милләткә, табигатькә, балаларга һәм, билгеле, хатын-кызга
карата да. Лирик герой өчен мәхәббәт — яшәү көче чыганагы да, күңелсезлекләрдән котылу
чарасы да. Сунчәләй шигъриятенең тагын бер мотивы — үзенә бер серле идеал юксыну,
сагыну, аңа омтылу, тартылу. Һәм моның төп сәбәбе — аңа гомере буе юлдаш булган
ялгызлык. Тукайдан гайре ул тормышында бүтән беркем белән дә якыная алмый. Җәмәгать
эшчәнлеге белән шөгыльләнеп, кешеләр арасында яшәп тә, ул гомере буе ялгызлыктан
интегә.
Дин мәсьәләсе Сүнчәләй иҗатында аерым бер урын алып тора һәм иҗат дәверендә зур
үзгәреш кичерә. 1914 елга кадәр язылган шигырьләрендә шагыйрьнең лирик герое Алланы
таный, Аңа өметләр баглый, ярдәм сорый. Соңрак язылганнарында ул Аллага карата
канәгатьсезлеген белдерә башлый. 1922 елда язылган «Васыйят»е нык уйландыра, чөнки анда
катгый шартлар куелган: аның мәетен муллалар, байлар озата бармаска, ә кабере өстендә
Коръән сүзләре урынына «Бәйнәлмиләл» маршы яңгырарга тиеш була.
Сүнчәләй — шагыйрь генә түгел, тәрҗемәче дә. Ияреп язган әсәрләре дә шактый. Ул
тәрҗемә иткән язучылар арасында А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, И .А. Крылов, Н.А.Некрасов, И.
С. Тургенев, Л.Н. Толстой, И. С. Никитин,
A. П.Майков, С.Я.Надсон, А.А.Блок, К.Д.Бальмонт, Дж.Байрон, Г.Гейне, Ф.Шиллер,
B. Гюголар бар. Тәрҗемәләр һәм ияреп язулар оригиналь иҗаты белән тыгыз үрелеп бара.
Тәрҗемәләр шактый ирекле характерда башкарылган, еш кына алар татар тормышына
якынлаштырып бирелгән. Кыска шигырьләр белән беррәттән, ул зур күләмле шигъри
әсәрләрне дә татарча яңгырату белән мәшгуль. Шул исәптән Байронның «Шильон мәхбүс»ен,
А.С.Пушкинның «Коръәнгә тәкълид»ен, Гейненең «Әльмансур»ын, И.Гриневскаяның «Баб»ын
(басылмый кала, кулъязма рәвешендә саклана) атап булыр иде. Моннан тыш ул музыкага,
тәнкыйтькә, әдәбиятка һ.б. багышланган ике дистәгә якын мәкалә авторы да.