Логотип Казан Утлары
Роман

ГАМЬ (дәвамы)

...Бу көннәрдә Хәлимәнең күзе йокы күрми. Икмәк өчен көрәш сугышчан бурыч итеп куелганлыктан, авылда берәүгә дә тынгылык юк. Аланбашта ашлык суктыру байтактан ике сменада алып барыла. Ындыр табагында көнозын колхозчылар бил бөксә, төнгелеккә хуҗалык активы һәм интеллигенция вәкилләре тырма-сәнәккә тотына.
Ике сменалы эшкә аланбашлылар районда беренчеләрдән булып күчте. Аларның башлангычын район газетасы күтәрде. Хуҗалык җитәкчесе Һашимова белән үткәрелгән әңгәмә бирелде. Аның авызыннан: «Җиңүне якынайту өчен без дә фронттагыча аяусызлык күрсәтеп эшләргә тиешбез. Шул максаттан без ашлык суктыруны ике сменада оештырдык. Суктырылган барлык ашлык дәүләт амбарларына озатыла», — дигән сүзләрне әйттерделәр.
Вәгъдә бирү дип атала бу. Хәлсез иңнәргә тагын бер өстәмә йөк күтәрү. Райкомның беренче секретаре Әхмәт Хәмзин Аланбашта эшнең барышына шәхсән үзе күзәтчелек итә: һәр иртә телефон элемтәсенә керә, ике көнгә бер тапкыр авылдан урап китә.
— Мир алдында сүз биргәч, сынатмаска кирәк. Сезнең күрсәткечләр башкаларныкыннан өстен булырга тиеш, — дип кисәтеп кенә тора.
«Үзем теләп әйткән сүз түгел, миңа әйттерделәр», — дип аклана алмый инде Хәлимә. «Әйттерүнең» кем кушуы буенча икәнен яхшы аңлый хатын. Беренченең таләбеннән башка мондый башлангычларга алынмыйлар, билгеле. Хәзер артка чигенергә чама юк, җигелергә генә кала...
Кичә яңгыр сибәләп үткән иде, бүген көн аяз торды. Шушы килештән көннәр утырып китмәс микән дигән ышаныч та уянган иде, әмма кояш баеганда болытлар куера төште. Язмышы җиргә бәйләнгән халыкның күңеленә тагын төер утырды. Кәефе кырыкка үзгәргән көйсез килен шикелле тотанаксызга әйләнгән табигатьне күпләр чын-чынлап каһәрләделәр. Кытлык өстенә кытлык китерүеннән хәвефләнеп борчылдылар...
Бәндәләрнең ялварулы өметенә теләктәшлек күрсәтергә омтылгандай, караңгы төшеп килгәндә табигать үз торышын кинәт үзгәртергә кереште: җил
Дәвамы. Башы узган санда
күтәрелде, тау-тау болытларны өере белән офык артына куып томырыкларга кереште. Төн уртасында болытлардан арынган күк йөзендә күптән күренмәгән ай пәйда булды, берсеннән-берсе уздырып йолдызлар җемелди башлады. Иртән чык
Әмирҗан
Моталлапов
ГАМЬ
РОМАН
ГАМЬ
төшәсен хәбәр итеп, уйсулыклар өстенә томан җәймәсе эленде...
Иртәгә көннең аяз булачагына шикләнергә урын калмады. «Безнең хәлне аңлавың өчен мең-мең рәхмәт, Ходаем!» — дип, ике кулын югары күтәреп, ихлас сөенечен белдерми кала алмады Хәлимә. Төнге ашлык сугучылар яныннан арып-талып кайтып килеше иде аның...
...Ул Тимерһади исемле малай белән бергә уйнап, бергә укып үсте. Җиденчене дә бергә тәмамладылар. Тимерһади мәктәптән соң ук тракторчылар курсына укырга керде, механизатор булды.
Хәлимә белән Тимерһади арасында кечкенәдән урнашкан дуслык, еллар узу белән, олы мәхәббәткә әверелде. Унсигез яшькә аяк басу белән алар парлы тормыш корып җибәрделәр. Бер елдан малайлары туды. Аңа Хантимер исеме куштылар.
Тимерһадиның зарланып, сыкранып йөри торган гадәте булмады. Күз алдында сызып, йөзенә көзге яфрак төсмере керсә дә, хәленең мөшкеллеген яшерергә тырышты. Хәлимәнең йөрәге барыбер сизенде, иренең хәлен тоемлады. Табибларга күренүдән күрәләтә баш тартса да, Тимерһадины хастаханәгә алып барды хатын. Табибларның хөкеме катгый иде: ир төзәлмәс чиргә тарыган, яшәү көннәре санаулы гына калган.
Ир соңгы чиләсенә килеп терәлде. Болай да чандыр гәүдә кыртыш таягы шикелле какланды. Тынын да көч-хәл белән генә ала Тимерһади, кан төкерә. Алдагы көннәренең санаулы икәнлеген үзе дә чамалый, терелеренә өмет юклыгын аңлый...
...Тимерһади авылның беренче гармунчысы иде. Ундүрт телле тальянда йөрәкләрне җилкетерлек, моңсызларның күңелендә дә тирән хис уятырлык итеп уйный иде. Авыл кичәләре, туй мәҗлесләре аның катнашыннан башка үтмәде. Өйләнгәч кенә гармуннан бизә төште, тракторда эшләгәндә тальянын кулына сирәк алды. Соңгы вакытта аның барын-югын онытты.
— Гармуныңны бер сыздырсаң, өйгә ямь керер, күңел күтәрелеп китәр иде,
— диде Хәлимә, ире уйлар томанына уралып утырган бер мәлдә.
— Миннән гармун кайгысы китте инде, үз хәсрәтем көчлерәк... Тальянга бүгеннән Хантимер хуҗа дип исәплә. Хисләндерерлек итеп уйнарга өйрәнсен. Егет кешегә кирәкле һөнәр ул... Минем сүзләрне ата васыяте дип кабул итсен,
— диде Тимерһади, яткан урыныннан хәлсез кулын селкеп.
Хәлимә гармун хакында аның исенә башкача төшермәде. Уйнау хакында сүз кузгатуына да үкенде. Ирендә яшәү өмете сүнеп баруны күреп тора югыйсә...
Шушы сөйләшүдән соң берничә көн үткәч, Хәлимә эштән кайтып кергәндә, өйдә гармун тавышы ишетеп, ирексездән туктап калды. Элеккечә үк моңлы, аһәңле яңгырый иде тальян тавышы. Бары Тимерһади гына шушылай өздереп уйный ала. Җитмәсә, гармунга кушылып үзе җырлый да бит әле! Тик тавышы хәзер көчсез инде. Тынын еш-еш алып, көйне өзеп-өзеп җырлый. Шулай да тавышында җанга ятыш мөлаемлык һаман сакланган. «Моңлана, мескенем!»
— дип көрсенеп, Хәлимә эчтән килгән тавышка колак салды...
Алма бакчасына керсәм,
Алма ашыйсым килә;
Син агачы, мин чәчәге
Булып яшисем килә...
Егет чагыннан ук моңланып җырлый торган җыры бу. Ничә кат ишетсә дә, сүзләрен ятлап бетерсә дә, Хәлимәнең бу җырны тыңлаудан ялыкканы юк...
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
64
Алма биреп ашатырлар,
Ашама, җаныкаем;
Ашатырлар, ташлатырлар, Ташлама, җаныкаем...
— Ташламам, җаныкаем! Мәңге ташлыйсым юк та... Тик менә үзең генә... — дип Хәлимә күз яшьләренә тыгылды. Җылаган килеш эчкә үтәргә кыенсынып, баскан урынында торып калды.
Җыр тынды. Хәлимә өйгә керде. Стенага сөялгән мендәргә аркасын терәгән килеш гармун тарта иде Тимерһади.
— Кайттыңмы, карчыгым? — дип, ялгызлыктан котылуына сөенгәндәй, кәефләнә төшеп сорады ир һәм гармунын үзе белән янәшә стенага терәп куйды.
— Кайттым, җаным, кайттым... Ник туктадың? Бик матур уйный идең, — дип, тальян тавышын ишетергә тансыклаганын сиздереп әйтте хатын.
— Болай да озак кычкырттым. Бармаклар бизенгән, басарга карышалар. Гармун белән тарткалашырга хәл дә юк икән инде, — дип җавап кайтарды Тимерһади.
Ялгызлык мәҗбүр итте аны гармунга тотынырга. Ул урын өстенә яткач, чире йогудан хәвефләнеп, Хантимерне соңгы вакытта Хәлимәнең аналарында тоталар. Хантимерне аеры яшәтүне үзе дә хуп күрде Тимерһади. Улын алдына утыртып, тупылдатып сөясе бик килгән чакларда да, язмыш белән ризалашырга мәҗбүр булды. Сабый белән якыннан аралашырга ярамаганлыгын аңлый иде ул.
...Тимерһади гармунга бүтән кагылмады. Соңгы уйнавы һәм җырлавы шушы булды. Февраль тирәләрендә ул еш өзлегә башлады. Гомерен тартып-сузып озынайту өчен әҗәл белән якалашып ятуын якыннары күреп-белеп тордылар. Хәле көннән-көн мөшкелләнүенә карамастан, язга хәтле яшәренә исәп тоттылар. Кышкы салкында туң җирне киткәләп кабер чокуның ач-ялангач бәндәләр өчен гайре газап икәнлеген белгәнгә күрә, табигатьнең миһербанлы көннәре якынлашуын көттеләр.
Апрельгә чыкканда Тимерһадида адәм төсе калмаган иде инде. Айның беренче атнасында ныклап өзлекте һәм шуннан рәтләнә алмады. Сүз әйтмәслек, күз ачмаслык хәлгә төште. Шулай да хатынына: «Малайны кеше итәргә тырыш... Үзеңә терәк булыр», — дип соңгы васыятен көч-хәл белән җиткерә алды.
Җылы һәм аяз көнне җирләделәр Тимерһадины. Аның япь-яшь килеш гүр иясе булуына авыл халкы бик кайгырды. Мәетне гүргә иңдергәндә хәтта каты бәгырьлеләрнең дә күзләреннән яшь бәреп чыкты...
...Атасын җирләгәннән соң ике ел үткәч, биш яшьлек Хантимерне дә җир куенына салдылар. Нәселдән килгән галәмәт идеме, атасыннан йогып калдымы — сабыйда да үпкә чире иде. Балакайны да шул алып китте. Бала-чага кызамыктан кырылган бу заманда үпкә чиреннән аралап калу турында уйлыйсы да юк иде. Илаһидан ярдәм көтеп, аннан да килмәсенә өметләре киселгәч, күзгә карап тилмереп, якты дөнья белән бәхилләштеләр газиз сабыйлар...
***
Октябрь ае якынлашты. Рәсимнең укырга китәренә санаулы көннәр калды. Әзерлек курсларыннан кайтканнан бирле ул колхозда эшләде. Югыйсә, Тимәк мәктәбе директоры Саттаров: «Монда кил, юллык акча эшләрсең», — дип чакырган иде. Бармады. Колхоз хезмәт көненә исәп-хисап ясый алганда икмәк тимәсме дигән исәптән чыгып, авылда калуны мәслихәткә санады егет. Быел сеңлесе дә укырга керде, педагогия училищесына имтиханнар биреп кайтты. Ялгыз калган анага авырга туры килмәсен дип колхоз тәртәсенә җигелүе иде Рәсимнең...
Оксана да быел урта мәктәптә укый башлаячагы турында язган.
«...Мин синнән калышмаска исәп тотам. Урта белем алу белән институтка
3. «К. У.» № 8
65
ГАМЬ
керәчәкмен... Рәсим җаным, өйләнергә ашыкма берүк. Мин укып бетергәнне көт. Ашыксаң, мин читтән торып укуга күчәргә дә әзер...» — дигән юллар бар иде аның хатында.
Җавап хатында Рәсим өйләнү хакында өзеп бернәрсә яза алмады. Үзенең дә дүрт ел укыйсы бар бит әле. Институтны бетермәгән килеш өйләнү аның планына кермәгән. Шуңа күрә ул хатында:
«...Оксана, укы син, укы. Сугыш тынып, тыныч көннәр башлангач, укымышлылар кайда да кирәк булачак. Мин дә укып бетерим. Язмышларны бәйләү турында аннары уйлашырбыз...» — дигән юлларны язып, кызны тынычландырырга теләде.
... Рәсимнең китәренә өч көн кала амбарны бастылар. Кура-каралты эченә угрылар гадәттә идән астын чокып йә түбәне күтәреп төшә торганнар иде. Амбарга исә йозакка ачкыч яратып ачып кергәннәр. Келәт эченә күз йөртеп алу белән нәрсәләр югалуын чамалады Фәния. Былтыргыдан калган биш кило бал юкка чыккан, ярты капчык онның күпмедер өлеше алынган. Ерак әвендә эшләүчеләргә аш пешерү өчен суелган сарык итен дә чәлдергәннәр ..............................................................
Районнан тикшерүчеләр килми торып, келәткә ревизия кертмәскә кушты Хәлимә. Кисәтүенең сәбәбен шулай аңлатты:
— Төрлечә гайбәт таралмасын өчен, орган кешеләре күз алдында ревизия үткәрәбез. Тикшерүчеләр килмичә торып бер әйбергә дә сүкәлмәскә кирәк.
Погонлы кешеләр авылга аяк басканчы ук гайбәткә тартым сүзләр барыбер таралып өлгерде.
— Йозакны ачып кем керергә мөмкин соң инде?.. Кемнең кулында ачкыч — шул кеше генә йогынырга мөмкин, — дигән юрау башка төрле гоманнарга караганда өстенлек алды. Көнчеллек беләнме, ахырын уйламыйча-нитмичә Фәния өстенә турыдан-туры шик ташлау иде бу.
— Каравылчы кайда булган? Ул нишләп күрмәгән? — дигән сораулар да куерды. Анысына җавапны тиз таптылар.
— Нишләсен тагын. Йоклаган! Каравылчының исеме генә бит. Таяк белән бур куркытырлык кешемени ул! Мылтык та бирмиләр шуңа ичмасам...
Район вәкилләре озак көттермәде. Шәпле атка утырып, өйлә вакыты якынлашканчы ук килеп җиттеләр. Алар икәү иде. Берсе авылда калды, икенчесе юлын дәвам итте. Кайдадыр кибет талаганнар икән, шуны тикшерәсе ди.
Авылда калган милиционер Габсаттар атлы иде. Фамилиясе — Галәвиев. Шушы участокка җаваплы, урындагы халык өчен таныш түрә. Аланбашка еш килә. Бернинди шикле вакыйга килеп чыкмаса да урап китә. Нинди йомыш белән йөрүен авыл җитәкчеләре дә күп чакта белми кала...
Ревизия комиссиясе әгъзалары оешып эшкә керешкәнче, Галәвиев Фәния белән гәп корды. Шикләнерлек кешеләр турында сораштырды, кемнең кемлеген үзе яхшы белеп торса да, авылда андыйларның булуы-булмавы белән кызыксынды. Завхозны ияртеп, басылган келәтнең эчен-тышын җентекләп карап чыкты, тик мәсьәләгә ачыклык кертердәй дәлил күрмәде. Тирә-якта бернинди эз калмаган. Дыңгычлап төелеп, су сибеп шомартылган, ялтырап каткан ындыр табагында кешенеке түгел, ат тоягы эзе дә калырлык түгел шул.
— Күңелең берәүгә дә йөгермиме? — дип кабатлап сорады Галәвиев хатыннан.
— Юк шул... Тик шуны әйтә алам: келәткә ир кеше кергән булырга тиеш.
— Ни өчен андый фикердә?
— Йозакка ачкыч ярату хатын-кыз кулыннан килми. Аннары, урланган әйберләрне алып китү өчен хатын-кызның куәте җитми.
— Бәлки, икәү булганнардыр?
— Аңа охшамаган. Ярты капчык онны утыртып калдырмаслар иде, — диде Фәния, тирә-ягына он сибелеп калган яртылаш капчыкка күрсәтеп...
— Алай уйларга нигез бар, — дип килеште милиционер. — Онның күпмесен алганнар, синеңчә?
ГАМЬ
3.* 66
— Калдыкны үлчәмичә каян әйтәсең?..
Шулчакта ревкомиссия әгъзалары күренде. Алар килә-килешкә эшкә дә керештеләр...
Галәвиев, колхоз рәисе Хәлимә һәм хуҗалык мөдире Фәния белән генә күзгә-күз сөйләшеп, башка берәүне дә чакыртып тормастан, районга китеп барды. Хатыннар белән гәпләшкәндә бары бер сорауны ачыкларга теләде: «Ачкыч яратып, кем керергә мөмкин?» Сорау җавапсыз калды. Йозакка ачкыч ясардай, хәтта урлашырга көч-куәте җитәрдәй ирләр дә авылда юк кебек иде хатыннарга.
— Каравылчыны алыштырырга кирәк. Келәт ишеге ачылганны сизмәслек хәлгә төшеп йоклаган бәндәне тотуда хикмәт юк, — диде Галәвиев, чигәсен кашып. Бурның эзенә төшәрдәй бернинди дәлил таба алмавына үртәлә иде ул.
Икенче көнне иртән халык эшкә кузгалганчы ук кибет алдындагы игъланнар тактасында эре итеп язылган, шундый эчтәлектәге белдерү эленеп тора иде:
«ХӨРМӘТЛЕ ГРАЖДАННАР!
Келәт басучыны ачыклауда сездән ярдәм көтәбез. Әгәр аның кемлеген белсәгез, яки шикләнсәгез, авыл советына яисә миңа хәбәр итегез. Үзегезнең кемлекне күрсәтәсе килмәсә, имза куймыйча язып, почта тартмасына салырга мөмкин.
Участок вәкиле Галәвиев.»
Язу бер атна эленеп торды, әмма бернинди хәбәр-хәтер алынмады. Почта тартмасы төбеннән сул кул белән таныр-танымаслык итеп язылган кечкенә кәгазь кисәге генә чыкты. «Бурны әллә каян эзләмәгез, кулында ачкыч булган кеше талаган келәтне», — дигән сүзләр иде анда.
Шушы хәбәрнең чынлыгына инаныпмы, әллә бүтән дәлил таба алмавына ачынуданмы, милиционер Галәвиев төп игътибарны хуҗалык мөдире Фәния Нәбиева тарафына юнәлдерде. Үз янына ике пүнәтәй ияртеп, аның өенә тентү белән керде. Актармаган, төртенмәгән җире калмады, тик шикләнердәй берни дә таба алмады.
— Кая яшердең урлаган әйберләрне? — дип җикеренеп сорады ул хатыннан, маңгаена бәреп чыккан тирне җиңе белән кат-кат сыпырып.
— Кая куя алам соң мин аларны? Юк ул! Ихатага кергән булса, тапмый калмас идегез бит. Төртенмәгән урыныгыз калмады югыйсә, — дип, үзен тыныч тотарга тырышып, җавап бирде Фәния.
— Башка берәүгә яшергәнсеңдер?
— Кечкенә авылда сер тормый. Әгәр алай икән, тиз табарсыз. Тикшерегез... Анысы — сезнең эш, — диде хатын, катгый гына итеп.
— Балаларны нинди хисапка укытасың инде?
— Ике сарык сатып, шул акчага җибәрдем мин аларны. Күршеләрдән белешергә мөмкин. Бу хакта алар белә...
Сорауны төрлечә боргалап биреп караса да, Габсаттар максатына ятышлы җавап ала алмады. Һәр сорауга нигезле җавабы әзер иде хатынның. Тикшерүченең пүнәтәйләр алдында көчсезлек күрсәтәсе килмәде. Урыныннан күтәрелде. Билендәге пистолетын кат-кат тоткалап, гимнастеркасын рәтләде, фуражкасын киде. Әмер биргән командир шәенә сөрән салды:
— Әйдә, җыен! Тегендә баргач, икенче төрле сайратырбыз сине!
Галәвиев Фәнияне авылдан ат янәшәсендә атлатып алып чыгып китте. Хатынның мин-минлегенә төкерү, ихтыяр көчен сындыруның үтемле бер чарасы итеп санады ул бу алымны. Карап калган халыкка үзенең кемлеген күрсәтәсе килү
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
омтылышы да көчле иде анда. Фәния җебеп төшәр, хәленең котылгысызлыгын чамалар, күндәмгә әйләнер дигән ышаныч та юк түгел иде Габсаттарда.
Авылдан чыгып, тауны күтәрелгәч, милиционер хатынга сүз катты:
— Ну, карак, хәлләр ничек?
Фәния ләм-мим аваз чыгармады. Башын түбән игән килеш, тәртәгә тагылган колын шикелле, аттан тотам да калмыйча, атлавын дәвам итте.
— Нәбиева, сиңа әйтәм, саңгырауландыңмы әллә?
— Мин бур түгел. Аның хәлен беләсең килсә, үзен тоткач сорарсың.
— Кем соң син?
Сорау җавапсыз калды. Фәния, кимсенүдән туган ачуын көч-хәл белән тыеп, тавыш-тынсыз гына яшь коя иде. Галәвиев әйткәннәр үзенә кагылмый да төсле иде хатынга.
Галәвиев атны туктатты. Хатын, әйләнеп тә карамыйча, атлавын дәвам итте. Хатынның бу кыланмышы Габсаттарны чыгырдан чыгарды.
— Слушай, син нәрсә? Капризланган булып ни кылмак буласың? Менә бу камчы синең белән бергә тумаган... Сыртыңны каезларга да күп сорамас, — дип сөйләнә-сөйләнә, камчысын кулында җилтерәтеп, Фәниянең каршысына чыгып басты.
— Хатын-кызга гына ухталмасаң, башкага көчең җитмәс, — диде Фәния, сүзләрен теш арасыннан сөзеп. — Хатын-кыз белән сугышырга кирәк булган өчен синең ише бәндәләрне фронтка алмаганнардыр инде...
— Телеңә бет әле! Авызыңны ни өчен ачканыңны оныттырырмын, — дип зәһәрләнеп, хатын каршында таптанып алды Галәвиев. Фәниянең беләгеннән җилтерәтеп тотып, аны тарантаска таба тарткалый башлады. — Әйдә, утыр!
— Мин җәяү йөрергә күнеккән, болай да барам, — дип тешләкләнде хатын.
— Синең аяк белән барып җиткәнче, төн үтеп, таң атачак... Утыр диләр сиңа!..
— Миңа барыбер. Төрмәдә кунганчы, юлда таң аттыру хәерлерәк.
— Минем белән төн үткәрәсең киләмени? Төнне көтмичә дә синең өскә кунаклый алам , — дип, Габсаттар Фәнияне кыскалый башлады. Фәния гәүдәгә үз шәендәге бәндәгә, аеруча, «капка тәләкәсе» кушаматы тагылган Габсаттарга бирешердәй хатын түгел иде. Сиксәнешәр килолы капчыкларны җилтерәтеп йөртә торган хатын әле ул. Галәвиевнең кыланмышын җавапсыз калдырмады, ачу тулы көч белән бер селтәнүдә ирне аяктан бәреп екты.
— Сүкәлеп кенә кара! Бугазыңны чәйнәрмен! Начальнигыңа әйтеп, эшеңнән кудырам мин сине, — диде хатын, Габсаттарның борын төбендә бармак янап.
— Әйт, әйт... Начальник кисеп тоттырыр, тәгәрмәч итеп тәгәрәтерсең...
— Күрербез, кем тәгәрәтер икән әле?
— Хуҗа синең бер сүзеңә ышанмаячак.
— Ышаныр.
— Дәлилең кая? Шаһитларың бармы?
— Миңа дәлил кирәк түгел...
Тарантаска менеп кунаклап, Габсаттар атын кузгатты. Хатын белән турылангач, әйтте:
— Юләр син! Ризалашсаң, коткара идем.
— Ирекне итәк асты белән алмыйлар. Намусым чиста минем. Синең ише булдыксыз бәндәләргә тап төшертәсем килми.
Хатын адымын дәвам итте. Габсаттар белән бәхәс коруның файдасызлыгын аңлый иде ул...
Фәнияне алып китү хәбәрен Хәлимә аны күреп калучылардан ишетте. Галәвиевнең, авыл җитәкчеләре белән килешмичә, хуҗалык мөдирен үз белдеклеге белән алып китүен берничек тә бәяли алмады ул. Келәт ачкычларын да тапшыртмыйча торып, 68
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
68
завхозны кулга алырга аңа кем хокук биргән? Колхоз эшенә күрәләтә аяк чалу була бит бу, дигән нәтиҗәгә килеп, Хәлимә районга юл тотты.
НКВД тирәсенә аяк басканчы, райкомның беренче секретарен күреп, аның белән киңәш-табыш итешүне кулай санады. Келәтнең талануында Фәниянең гаебе юклыкны аңлатасы килде беренчегә.
Әхмәт Хәмзин Хәлимәне дикъкать белән тыңлады. Аннан НКВД начальнигына шалтыратты, Аланбаш колхозы хуҗалык мөдиренең ни өчен кулга алынуы белән кызыксынды. Начальник завхозны гаепләү өчен төпле дәлил юклыкны яшермәде бугай, аны тыңлагач, Беренче:
— Шулай булгач, колхоз өчен сәгать саен кирәк кешене нигә ябып яткырасыз? — диде, шелтәле тавыш белән.
Начальникның ничек җавап бирүен Хәлимә ишетмәде. Секретарьның йөзе ачыла төшмәүдән мәсьәләнең бер селтәнүдә чишелмәячәген сиземләде.
— Иптәш Һашимова, ачкычларны барып алыгыз. «Кайбер сорауларга ачыклык кертү белән чыгарачакбыз», — дип ышандыра начальник. Озак тотмаслар, дип уйлыйм, — диде Хәмзин телефон төрепкәсен куйгач.
...Фәния ачкычларны өендә яшереп калдырган иде. Хатыннарны кизү торучы милиционер алдында күрештерделәр. Алар арасында барган әңгәмәне, дәүләт күләмендәге җитди мәсьәләләр буенча оештырылган яшерен сөйләшү барышын күзәткәндәй, колагын торгызып сагалап торды тәртип сакчысы.
— Минем гаебем юк. Тиздән азат итәрләр, — дип калды Фәния, ачкычларның кайдалыгын әйтеп, Хәлимә белән саубуллашканда.
Өмет — шайтан. Һәм ул шайтанлыгын еш кына күрсәтеп куя. Фәниянең тиз арада кайтып китүгә корылган өмете акланмады. Атна буе туктаусыз сорау алдылар аннан. Көндезләрен дә төпченделәр, йокысыннан уятып, төннәрен дә колак итен чәйнәделәр. Төп максат — келәтне үзе басу турында таныту иде.
Көчсез зат дип тормады тикшерүче, хатынга берничә тапкыр кул күтәрде — яңагына чәбәкләде. Авыртудан түгел, кимсенүдән кычкырып елыйсы килсә дә, яшь чыгармады Фәния. Сәгать теле шикелле үз каршында әрле-бирле таптанучы шәүләне йомшаклык, җебегәнлек күрсәтеп сөендерәсе килмәде. Эшләмәгән җинаятьне үз өстенә алудан катгый рәвештә баш тартты.
...Фәнияне тагын сорау алуга чакырдылар. Бүлмәгә аяк баскач, хатын аптырап калды — тикшерүче моңа кадәр күзгә-башка ташланмаган таныш түгел яшь егет иде. Ул, мөлаем генә исәнләшеп, Фәнияне үз каршына утыртты. «Игътибарлы кылануы юкка түгелдер, юха телләнеп, гаепне үз өстемә алуны өмет итә торгандыр», — дигән уй йөгереп үтте хатын башыннан...
— Сөйләп җибәрегез, апа, сезне ни өчен монда тоталар? Нинди җинаять кылдыгыз? — диде егет, Фәния аның каршыдагы урындыкка җайлап утыргач.
Чит кеше мине, бәлки, аңлар дигән өмет белән, Фәния булган хәлне түкми- чәчми сөйләде. Тикшерүче ул әйткәннәрне төрткәләштереп барды, ара-тирә сораулар биреп алды. Хатын тынып калгач:
— Апа, укып чыгып, имзагызны куегыз, — дип, Фәния сөйләгәндә язып барган кәгазьне сузды. Хатын язманы дикъкать белән укып чыкты. Шикләнерлек урын юк, ул сөйләгәннәрдән тыш бүтән фикер кертелмәгән иде. Икеләнмичә имзасын салды һәм әйтте:
— Үскәнем, миһербанлы бәндәгә охшатканга күрә сорыйм әле: бер гаебем юк килеш, мине тагын күпме ябып яткырырлар икән?
— Бүген үк җибәрергә кушармын...
Үз колакларына үзе ышанмыйча чыгып китте Фәния бүлмәдән. Озата килгән милиционер аны элек утырган камерасына китереп япты.
...Райкомның беренче секретаре Хәмзин соравы буенча башкаладан җибәргәннәр
ГАМЬ
69
иде яшь тикшерүчене. Сүзендә торды егет. Шул ук көнне төштән соң Фәнияне чыгардылар. Гаебе булмау аркасында азат ителүен җиткерделәр, тик бер гөнаһсыз килеш ябып яткырылуы өчен гафу үтенү түгел, рәтләп сөйләшүче дә булмады...
Хәлимә бүлмәсенә ыспай киенгән егет килеп керде. Күзгә-күз карашып сөйләштеләр. Егет кемлеген һәм ни өчен килүен әйткәч, келәт басуда шикләнерлек кешеләрнең исемлеген алды. Идарәгә чакыртып сөйләшергә исәбе юк, өйләренә үзе барачагын әйтте һәм кемлеген, ни йомыш белән йөрүен берәүгә дә сиздермәскә кушты.
Әүвәлге эш итеп, тикшерүче каравылчы картка кагылды. Ул сүзгә хирыс кеше булып чыкты. Керүченең кемлеге, нинди йомыш белән авылга килеп чыгуы турында кызыксынды.
— Мосафир мин, бабай. Үтеп барышлый гына, юл уңай бу авылга тукталдым. Кундырып чыгармаслармы дигән уй белән сезгә кергән идем, — дип җавап бирде егет.
— Урын җитәрлек анысы. Тик өйдә кандала дигән канэчкеч дошман бихисап. Төннәрен тәкатьне корыталар, — диде карт. Кандала хәзер дә тәнендә йөргән шикелле, күлмәк итәгеннән кулын кертеп аркасын кашып алды.
— Ул ягы яманрак икән шул, — диде керүче, хуҗаның хәленә керергә теләгәндәй, башын чайкап.
— Әйдә, утыр, берад тын ал. Сәфәрең арыткандыр, — дип карт ишек төбендәге бүкәннән урын күрсәтте. Утыргач, «юлаучы» сорады:
— Берьялгызың яшисеңме әллә?
— Карчык белән икәү бед.
— Балалар юкмы?
— Ике малаемның икесе дә фрунтта.
— Үзең эшлисеңме?
— Селкенгән булам шунда.
— «Селкенү» ничек була инде ул?
— Каравыл торам.
— Фермадамы?
— Амбар саклаем мин.
— Бик җаваплы хезмәт икән бит, бабай. Куркыныч та. Бу заманда ни булмавы бар? Каракларның һөҗүм итүе дә ихтимал... Амбарларны күп басалар бит хәзер.
— Әйтәсе юк, улым. Күптән түгел үдебеднекен дә бастылар.
— Менә, әкәмәт!
— Әкәмәт шул. Элекке дафхуд керде кичтән каравыл өенә. Бергә эшләдек бит. Сүләшеп утырдык. Тегенең бер шешә дәмдәм суы да барие. Шуны да чөмердек. Сафи кайтып китте, мин калай мич ягып калдым. Каравыл өе дә җылынган, мин дә оеганмын... Вәт, шул. Минем чаманы белгәндәй, төнлә келәтне дә басканнар. Исерек баштан каян сидәсең?
— Бурны тоттылармы соң? — дип кызыксынды егет.
— Каян тотсыннар инде? Эдли белүче дә, күрүче дә юк. Дафхуд хатынны алып китеп, ябып яткырганнар иде, аны да чыгарганнар.
— Тикшерүчеләр синнән сораштылармы соң?
— Ничек кенә әле!
— Шушыларны сөйләдеңме?
— Кая инде! Сафи иртән: «Әгәр кичтән бергә эчкәнне ычкындырсаң, келәт басуда беднең икебедне гаепләячәкләр», — дип кисәтте.
— Дөрес әйткән, — диде керүче, карт фикерен яклагандай итеп.
— Мин дә шул уйда...
...«Юлаучы» Сафетдин өенә шыпырт кына килеп керде. Хуҗа берьялгызы чәй
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
70
эчеп утыра иде. Керүчене шәйләми калды, өстәлдәге балны да, түгәрәк кечкенә ипине дә яшерергә өлгерә алмады. Чакырылмаган « кунак» ның таныш-белеш түгел кеше икәнлеген чамалагач, бераз тынычлана төште. Үткән-сүткәннең аның ни ашавында, ничек яшәвендә нинди катнашы бар, янәсе... «Юлаучы» кунарга фатир юллап керүен әйткәч, күңел төбенә утырган хафасы гел юкка чыкты.
— Бүген үзем дә өйдә кунмыйм шул. Күрше авылдагы апаларга китәм, — дип сылтау тапты Сафетдин.
— Мондый хәлдә нишләмәк кирәк? Икенче берәүгә кагылып карыйм инде, — дип «юлаучы» чыгып китте һәм авыл советына килеп, Сафетдин хуҗалыгына тентүгә керү өчен, совет җитәкчесеннән пүнәтәйләр билгеләвен сорады...
...Сафетдиннең өй эчен, каралты-курасын, ихатасын бөртекләп күздән кичерделәр. Бер караштан, бернинди гаеп-кыек юк төсле иде, тик тәҗрибәле караш «юк»тан «бар» ясады. Өй базыннан он табылды, сарык ите тозлап кисмәккә салынган иде. Аны чолан астыннан чыгардылар. Бал бәрәңге бакчасындагы иске киртәләр астына савыт белән яшерелгән иде...
Эзләнү вакытында тикшерүченең кулына шикле кәгазь кисәге килеп эләкте. Анда: «Ачкыч кемнең кулында...» дип языла башланган иде. Почта тартмасына салынган язуның караламасы булырга тиеш. Егет шул фикергә килде һәм, кулъязманы төп нөсхә белән чагыштыру өчен, кәгазь кисәген үзе белән алды...
***
Хуҗалык мөдире хезмәтеннән баш тартып, амбар алдына аяк басмаска үз- үзенә сүз биреп кайтты Фәния тоткынлыктан. Өй ишеген ачып, эчкә атлаган гына иде, әйтерсең көтеп кенә торган, ялт итеп Хәлимә килеп керде.
— Исән-имин котылып кайтуың белән, малайкаем. Бүтән ул юлларны таптарга язмасын, — дип тезеп алды рәис.
— Рәхмәт изге теләгеңә, — дип җавап кайтарды хуҗабикә, авыр көрсенеп. Үзенең иректә икәнлегенә ышанып җитә алмый иде әле ул.
— Синең белән ничек кыланулары хакында сораштырып тормыйм, үз вакытың белән сөйләрсең әле, кимсетүләрсез, мыскыл итүләрсез булмый калмагандыр. Зәгыйфь зиһенле бәндә акылдан шашар урын шул ул, — диде Хәлимә, тоткынлык афәтләрен үз башыннан кичергән бәндә шикелле ачынып.
— Әйтәсе түгел, малайкаем! Дустыңа түгел, дошманыңа да күрсәтмәсен ябылу газапларын, — дип килеште Фәния.
— Бүген чыгарыңны ишеткән идем. Кайтып күренүеңне көтеп кенә тордым. Иртәгә иртүк районга җыелышка китәм. Амбар ачкычларын тапшырырга керүем, — дип, Хәлимә каеш бауга теркәлгән ачкычлар төргәген өстәл өстенә куйды. Бер ачкычларга, бер Хәлимәгә карап, Фәния фикерен ничек җиткерергә белмичә аптырап торды.
— Малай, мин бит амбар алдына бүтәнчә аяк басмам дигән нәзер белән кайттым. Башка кеше табарга туры килер, — дия алды ул шулай да.
— Бу хакта яңадан сөйләшербез. Бу минутларда гына икенче кеше таба алмыйм бит инде. Идарә утырышына куймыйча торып, сине эштән азат итеп булмый... Эшләү ягын кара әле син. Дошманнарны сөендермә. «Гаебе булган аның, югыйсә китмәс иде», — дип артыңда чәйнәнеп йөрмәсеннәр.
— Анысы шулай да... Адәм хурына калдырдылар бит. Авылда күренү дә оят сыман миңа хәзер... Ярый әле икенче тикшерүче килеп...
— Беләм. Аны Әхмәт Хаҗиевич чакырттырды. Син түгел, Габсаттарлар, НКВД түрәләре үзләре адәм көлкесенә калды. Районнан очыртмакчылар аларны. Белеп тор: андыйлар өчен дә закон бар...
Бу сүзләрне ишеткәч, Фәниянең күңеле йомшый төште. Иң баш түрәләр дә гаепсез икәнлеген белгәннәр, аңа ышанганнар икән ләбаса...
ГАМЬ
71
— Эчкерсез рәхмәтемне җиткерәсем бар икән әле Әхмәт Хаҗиевичка, — диде Фәния, уйчанлана төшеп. — Минем ише гадиләр турында да кайгырткач, асыл бәндәләрнең берсе икән.
— Ул озакламый килергә тиеш, рәхмәтеңне шунда әйтерсең, — диде дә, кергәндәге шикелле капылт кына чыгып та китте Хәлимә.
...Фәния казан астына ут тергезде, кайнатырга су куйды. Хафалы юлдан кайткач, тынычлана төшеп чәй эчеп алу иде исәбе. Әмма өйдә авызга кабып чәйнәрлек тәгам ризык юк. Ярый бәрәңге бар. Җәһәт-җәһәт кенә юып, аны казан артындагы чүлмәккә салды. Күбрәк итте. Кемдер килеп керер сыман тоелды аның күңеленә. Әлбәттә инде, Сафасын көтте. Кайтарып җибәрәләр, дип байтактан хәбәр салган иде, ни өчендер озаклады. Хәбәр-хәтере дә юк ичмасам...
Фәниянең кимсетелгән күңеленә янәдән моңсулык өстәлде. Берьялгызы бер өйдә. Янда сүз алышырлык җан иясе юк. Ашыйсыны китереп, бәрәңге исе өйгә таралгач, хатын уйларыннан арына төште. Суын сыккач, чүлмәкне пешергән урынга кире утыртып, эчендәге калдык суны саркытып алды да, бәрәңгенең бераз өлешен агач табакка салып, өстәлгә куйды. Кыздырылган кишер кисәкләреннән чәй пешерергә йөргәндә, кинәт кенә өй ишеге ачылды. Кабаланып кереп килүче малай нәрсәдер әйтергә теләп авызын ачкан иде, өлгерә алмый калды, бусагага абынып, эчке якка тәгәрәде. Фәния җәһәт кенә килеп малайны күтәрде дә сорады:
— Нәрсә булды, улым? Бу тикле нигә кабаланасың?
— Фәния апа!.. Сафа... Сафа абзый кайта... Титаклап безнең очтан үтте,
— дип, сүзләрне йота-йота, ашыгу сәбәбен көч-хәл белән аңлатты малай.
Сөенечле хәбәр китерүче малайга ике йомырка тоттырды да аның артыннан үзе дә урамга чыкты. Ике култык таягына асылынып, аркасына солдат капчыгы кигән Сафа, титаклый-титаклый атлап, үзләре турына якынлашып килә иде. Фәния йөгереп барып иренең муенына асылынды. Күкрәгенә башын куеп, кимсетүләр кичереп тә акмаган күз яшенә ирек куйды. Сабый балаларча ярсып елады. Аркасыннан сыпыра-сыпыра, Сафа аны тынычландырырга тырышты.
— Тынычлан, карчыгым. Мин исән-имин кайттым. Нигә шулкадәр үксисең?
— дип туктаусыз кабатлады.
Фәния бераздан айный төште. Иренең аркасындагы капчыкны салдырып, үзе күтәрде. Култыклашып, сүзсез генә атлап, яңа пешкән бәрәңге исе таралган өйгә аяк бастылар.
— Менә кайтыр, менә кайтыр, дип күңелем сине көтте. Нигәдер нәкъ бүген сине күрермен төсле иде, — дип, кылбырзактан килеп табын әзерләргә кереште хатын.
Бәрәңгене тәмләп ашадылар. Сафаның капчык төбендә башланмаган бер буханка ипи бар иде. Озак сакланудан ката төшкән-төшүен. Әмма ир белән хатынга аннан да тәмле ризык юктыр сыман иде. Авызга ипи эләккәндә талымлап торырлыкмы?!
...Көенечләр генә түгел, сөенечләр дә парлап йөри икән. Сафа белән Фәния өстәл артыннан кузгалырга өлгергәнче, Рәсим кайтып керде. Һәр икесе белән кочаклашып исәнләшкәч, ничә ел күрешмәгән атасының хәл-әхвәле белән кызыксынганчы, беренче сорауны анасына бирде:
— Әнкәй, син нинди казага тарыдың? «Безнең институт төрмә ристаннары балаларын укыта торган урын түгел», — дип мине укудан чыгардылар, — диде ул.
— Элгәре юынып, тамак ялгап ал, аннары икегезгә берьюлы сөйләрмен. Әткәң дә әле генә кайтып керде. Ул да яңалыклар белән таныш түгел, — диде ана, улын тынычландырырга теләгәндәй, аның аркасыннан сөеп.
Улы җиткергән хәбәр күңеленә төер утыртса да, үз хәлен сиздермәде Фәния. НКВД түрәләренең мәгънәсезлегенә, кешелексезлегенә генә әрнеде, үртәлде...
***
Рәсимгә Оксанадан хат килеп төште. Егетнең институттан китүен белмәгәнлектән, уку урынына адреслаган. Рәсим белән бергә укыган егет хатны авылга җибәргән иде.
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
72
Ялгызы калган бер очракта укырмын, дигән исәп белән хатны ачарга ашыкмады Рәсим. Хамия исә түзмәде:
— Нигә тизрәк укымыйсың? Аның яңалыкларын беләсе килә бит, — дип бөтергәләнә башлады.
— Анда сиңа кагылышлы хәбәр юк. Юкка эч пошырма, — дип сеңлесе сүзенә кул гына селтәде Рәсим.
— Кызык бит!
— Үзең хат алыш, бөтенесен белерсең, — дип Рәсим укылмаган хатны түш кесәсенә салып куйды.
Өйдәгеләр йокларга яткач, сукыр лампа яктысында укыды хатны Рәсим. Хат элеккеләренә караганда күпкә кыска язылган иде. Сөйгәненең аптыраячагын сизенгәндәй, хатның беренче юлларында ук Оксана кыска язуының сәбәбен аңлаткан...
«...Рәсимкәем, бу юлы хатны кыска язам. Гаепләмә. Вакыт тарлык өстенә, башка сәбәп тә чыкты. Без шәһәргә күченәбез. Шуннан фатир бирделәр.
Фашистлар безнең авылны җир белән тигезләгән, дип язган идем бит. Аны кабат торгызып, колхоз оештырганчы кечкенә гаиләләрне шәһәргә күчерәләр. Теләгәне яңадан кире кайта, теләмәгәне — кала. Әнидә әлегә анык фикер юк. Шулай да: «Шәһәрдә сиңа укырга уңайлырак булыр иде», — дигән сүз ычкындырды. Ничек килеп чыгар тагын?..
Барып урнашкач, яңа адрес белән хат язармын...
Бик сагындым сине. «Көндез истә, төнлә төштә...» дип җырлыйлар иде бит сезнең авылда. Сагыну газабын үз башыннан кичергән бәндә чыгара ул җырны. Минем халәтем дә нәкъ шул җырдагыча. Хыялланмасам гына ярар иде, дим...
Хуш, җаным. Хат көт. Җавап яза торсаң да ярый.
Синең Оксанаң. 28 октябрь, 1944 ел.»
Хатны укыгач, Рәсим уйга калды: институттан китү сәбәбен ничек аңлатырга? «Шомартырга»мы, әллә дөресен язаргамы?
Дөресен яшермәскә булды егет. Чөнки бер ялган икенчесен тудыра, ул күпкә китсә, төпсез сазга кереп чумган хәлгә төшәчәкмен, дип фикер йөртте. Иң якын кешесен алдарга аның намусы да җитмәс. Оксана белән дә уртаклашмагач, эч серләрен кемгә бушатырга тиеш соң ул? Әлбәттә, дөресен язачак!
Икенче кисәк
Сафаның кайтуына ярты ел вакыт үтсә дә, батырып эшкә керешә алганы юк. Кар төшкәч, ат җигеп, болыннан печән ташырга тотынган иде, атна үтүгә ташларга мәҗбүр булды. Тездән бөгелмәгән аяк белән чанага утыру-төшү, йөк өстенә күтәрелү мең газап иде. Төзәлеп бетмәгән яра отыры сызлый башлады, таяк ярдәменнән башка атлый алмаслык хәлгә төште.
Эш ташлау турында бригадирга мөрәҗәгать иткәнче Сафа хатыны белән киңәште. Иренең хәлен күреп-сизеп торган Фәния:
— Азапланма, авыр эш сиңа төс түгел. Озак чыдый алмассың. Кыска арада да төс ташладың. Ары таба сәламәтлегеңнең отыры какшавы бар. Ихата арасында селкенеп йөрсәң, бик җиткән. Ныклап сихәтләнгәч, үзең карарсың тагын, — диде хатын, иренең ниятенә теләктәшлек белдереп.
Авыл эшче кулларга мохтаҗлык кичергән чакта, Сафа кебек аяк өсте йөргән ирләрне кайсы җитәкченең хезмәттән читләштерәсе килсен инде?!
— Атлы эштән азат итәрбез, әмма өйдә ятарга туры килмәс, Сафа абзый. Кулыңнан килердәй шөгыль табарбыз, — диде бригадир Тәлига, Сафаның зарын тыңлагач.
— Мин булдырырдай гамәл килеп чыкса, бер каршылыгым юк, — дип килеште ир.
ГАМЬ
73
— Бау ишәрсең...
...Аркан, дилбегә, аркалык, бавыргалык ише баулар ишеп кыш үткәрде Сафа. Җае туры килгәндә Рәсим дә ярдәмгә килде. Кыш буе идән өсте юкә кабыгы белән тулы булды. Аяк астын аера-аера өйгә кереп-чыгып йөрделәр. Бау ишүдән тыш, Сафа кыш буе чабата ясады. Аны Урта Кул авылы базарына илтеп сатып, ризык юнәтү өчен азмы-күпме акча эшләде.
Гадәттә, язга чыгу белән бау ишү туктатыла. Җәйге айларда яфрактагы агачларны кисүгә рөхсәт юк. Ифрат кирәк булган очракларда да колхозларга махсус күрсәтмә буенча гына юкә агачларын бераз кисәргә рөхсәт бирәләр.
Сафага эш бетте. Калдык юкәдән чабата ясап, март аен өйдә үткәрде. Язлыкта чәчүгә чыгармый калмаслар дип торганда, бөтенләй көтелмәгән хәл килеп чыкты. Аны колхоз идарәсенә чакырттылар.
— Сафа абый, идарә белән уйлашканнан соң, сине укырга җибәрергә булдык. Бу тәкъдимгә ничек карыйсың? — диде Хәлимә, Сафа килеп керүгә.
— Кырыкның өске ягына чыккач та укыйлармыни? Чын сүзме соң бу? — диде ул, нәрсә уйларга белмичә.
— Сине Минзәләгә ветсанитарлар әзерләү курсына җибәрергә уйладык. Иң кулай кеше син булырсың, дигән фикергә килдек.
— Киңәш-табыш итешмичә торып, бу торыштан бернәрсә дә әйтә алмам бит. Өйдәгеләр ни диярләр? — диде Сафа, арт чүмечен кашып.
— Бер каршылык юк, киңәш. Иртәгә иртән сүзеңне, түлке, өздереп әйт. Ату, вакыт бик кысан. Берсекөнгә барып җитәргә кирәк, — дип кисәтте Хәлимә.
Өйдәгеләр каршы килергә уйламадылар. Мондый җай чыгуына сөенделәр генә. Гарип кеше башкару өчен иң кулай хезмәт булыр, дигән нәтиҗәгә килделәр.
Ике көннән Сафа юлга кузгалды.
***
Гадәти таң иде бу. Татлы йокысыннан уянып, авыл аякка басты...
Идарә әгъзалары да иртә кузгалды. Кичтән төгәлләнми калган утырышны дәвам иттеләр . Соңгы көн тәртибен тикшереп, карар кабул итәргә өлгерә алмый калдылар. Шуны бүген иртә белән йомгаклап куярга кирәк иде хуҗалык активларына.
Җыелышны ачарга өлгермәделәр, авыл советы бинасында кизү торучы хатын, тыны-көне бетеп, идарәгә килеп керде.
— Туганнар! Су-гыш бет-кән! Дө-мек-кән Гит-лер, — дип, сүзләрне иҗекләп, зарыгып көткән шатлыклы хәбәрне җиткерде ул.
— Каян ишеттең бу хәбәрне? — дип сорады барыннан алда һушына килгән Хәлимә.
— Районнан шалтыраттылар. Авылда митинг үткәрергә куштылар. Районнан вәкил дә килергә тиеш, — диде дә хатын китәргә ашыкты.
Утырыш кайгысы китте. Барысы да аяк өсте басты. Кемдер кул чаба, кемдер «Ура!» кычкыра... Идарә бинасы тәртипсез малайлардан гына торган класс төсенә керде. Ләкин шатлыктан туган шау-шу иде бу. Тынычлыкка сусаган бәндәләрнең күңеленнән ургып чыккан табигый халәт...
Колхоз идарәсендә җан иясе калмады. Барысы да тышка чыктылар. Шатлык чиктән ашса да, хәбәрнең чынлыгына икеләнү тойгысы барыбер тынгылык бирми иде әле.
— Әнә, әнә, Исхак флаг күтәрде! — дип арадан берәү сөрән салды.
Карашлар авыл советы бинасы ягына юнәлде. Авылда гына түгел, бөтен илдә олы бәйрәм башлануын хәбәр итеп, совет йорты өстендә кызыл флаг талгын гына җилферди иде. Янә «Ура!» тавышлары яңгырады. «Сугыш беткән! Сугыш беткән!» — дигән авазлар, иртәнге тынлыкны ярып, еракларга таралды...
...Рәсим Оксанага хат язды да уйга калды. Якын арада очрашу өчен аларга
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
74
бернинди мөмкинлек юк. Ике арада поездлар да юньләп йөрми. Юл чыгымнары да уйланырга мәҗбүр итә, сәфәр кылудан әлегә тыеп тора. Эшкә яңа гына керешкән Рәсимнең дә, укып йөргән Оксананың да рәтле-башлы акча таба алганнары юк бит әле...
Алар барыбер күрешергә тиешләр. Ике яшь йөрәк шуны тели. Тормыш бераз утырып, юл йөрү өчен мөмкинлекләр генә ачылсын, Рәсим ике дә уйламыйча юлга кузгалачак. Хатында да шул хакта Оксанага җиткерергә тырышты.
Рәсим чираттагы ялга чыкты. Мәктәп директоры Фаяз Саттаров аңа укытучылар институтына керергә киңәш бирде. «Кайсы факультетта уку ягын үзең карарсың, ә мин синең югары белемле укытучы булуыңны телим», — диде директор, егетне ялга җибәргәндә. Атасы да, анасы да Саттаров тәкъдимен икеләнүсез хупладылар, укуына фатиха бирделәр.
Ике көн үтүгә Рәсим документлар әзерләргә кереште. Бу мәшәкать күп вакыт алмады. Элек тупланганнарының кайберләрен яңартырга гына туры килде. Оксанага да, Хамиягә дә хат язган иде. Районга баргач, аларны почта тартмасына салып кайтты.
Хамияләрне быел, практика узу өчен, пионер лагерена җибәрәләр икән. «Юлламаны кайсы районга алсам әйбәт булыр икән?» — дип киңәш сораган иде. Шушы районга, Тимәк мәктәбенә кайтырга өндәп язды Рәсим. Директор абый да сине көтә, дип ышандырды.
...Гимнастерка түшендә ике орден, җиде медаль ялтыратып, Хаҗи Әмиров авылга кайтып төште. Солдат Хаҗи ике тапкыр яраланган. Соңгысында снаряд кыйпылчыгы аягына тигән. Ярасы ныклап төзәлеп бетмәгән бугай — игътибар белән караганда аның җиңелчә аксавын чамаларга мөмкин. Сәламәтлегенә зарланмый солдат. «Авылны, тыныч хезмәтне сагынып кайттым», — дип еш кабатлый үзаралай сөйләшкәндә.
Хаҗиның исән-имин кайтуы бер могҗиза булса, ничә еллар буш торган өенең тутык йозагын ачып кереп, шунда яши башлавы тагын бер гаҗәеп вакыйга сыман кабул ителде. Ялгыз башын алып чыгып китеп, шәһәр тирәсендә төпләнеп калуын кулайга санаучылар авылда җитәрлек иде. Ни әйтсәң дә анда яшәү җиңелрәк бит.
Икенче берәүләр үз тәненә хуҗа була алмыйча иренә хыянәт иткән Гашияне каһәрләделәр. Төптән юан чыккан, тотса тимер бөгәрлек ирне санга сукмаган Гашияне хәтта уйнаштан бала тапкан хатыннар да яманлады. «Безгә ярый инде... Ирсез хатын — йөгәнсез ат, дигәндәй, ә бит Гашия тере ире өстеннән гүләйт итте», — дип үз гамәлләрен акларга тырыштылар.
Авыл халкы авызында йөргән сүзләрне Хаҗи да ишетте. Урам буйлап йөргән гайбәткә исе китмәде, колагына элмәде. Таркалган тормышны яңадан корып җибәрү өчен нишләргә дигән уй иде ирнең башында. Сугышка кадәр колхоз активларының берсе иде Хаҗи. Терлек азыгы склады мөдире булды, аннары фермага җитәкчелек итте. Фронтка киткәндә бригадир иде. Тәлига аның урынына калды...
Берничә көн ял итәр дә эш сорап килми калмас, дип көттеләр Хаҗины идарәдә. Ике-өч көн генә түгел, атна үтте — ир идарә тирәсенә аяк басмады. Авылда да сан-сирәк күрделәр аны. Районга барып, МТС каршында эшләүче курслар белән кызыксынып йөрде солдат. «Биредә курслар кышкы айларда гына оештырыла. Ул чорга чаклы көтәргә теләмәсәң, Чаллыга җибәрәбез. Анда сугыштан кайтканнарны укыту өчен махсус курс ачыла. Анда барсаң, көзгә кадәр үк тракторчы таныклыгы алып кайта аласың», — диделәр аңа МТСта. Ризалашты Хаҗи һәм юл хәстәрен күрә дә башлады.
Хаҗиның ниятен авылда белмиләр иде. Кич белән аны идарә утырышына чакырдылар. Эндәшүләренең сәбәбен чамалады ул. Әлбәттә, колхоздан эш тәкъдим итәчәкләр. Шулай килеп чыкты да.
— Хаҗи абый, идарә әгъзалары белән киңәштек тә, сине ферма мөдирлегенә тәкъдим итәргә дигән карарга килдек. Синең өчен яңа тармак түгел, сүз китерми эшләрсең, дип ышанабыз, — диде хуҗалык җитәкчесе Һашимова, Хаҗи алдагы
ГАМЬ
75
эскәмиядән урын алгач ук.
— Хаҗига икеләнәсе юк. Тоткан урыныннан өзә торган егет, — дип «чөй» кыстырып куйды хисапчы Салих.
— Шулай, — дип килештеләр идарә әгъзаларының калганнары.
— Иптәшләр, тәкъдимегез өчен рәхмәт. Минем план икенчерәк. Чаллыга тракторчылар курсына китәргә ризалашып кайттым МТСтан. Минем ише, сугыштан кайтканнарны җыялар икән, — диде Хаҗи, колхоз активларының колакларын шомрайтырдай яңалык ирештереп.
— Авылга кул селтисеңмени? — дип сорады беренче бригада җитәкчесе Хафиз.
— МТСныкы булып исәпләнсәм дә, мин үзебезнең колхозга кайтып эшләрмен. Борчылмагыз, сезне дә, авылны да ташлау исәбе юк миндә. Авылдан бер тракторчы чыкса, хуҗалык өчен зыян булмастыр, минемчә, — дип үз дәлилен әйтте Хаҗи.
— Дөрес сукалый...
Идарә утырышы икенче эзгә күчте. Авыл советы рәисе Исхак Гатин сүз алды:
— Җәмәгать, — диде ул, Хаҗига текәлеп бераз карап торгач, — Хаҗи абыйның нияте изге. Каршы төшмик без аңа.... Хаҗи абый, кулларыңны күтәреп күрсәт әле? — Совет җитәкчесенең нәрсә теләвен төшенмәгән килеш, Хаҗи ике кулын берьюлы баш өстенә күтәрде.
— Әнә, аның кулларына гына карагыз, — дип дәвам итте Гатин, — алар тракторчы хезмәтен башкару өчен генә яралган. Бер-берсе кувалды чаклы бит. Әллә кайчан тракторчы буласы калган аңа... Укысын, максатына ирешсен. Мин ышанам: ел саен үзебезнең колхозга кайтып эшләр ул...
Хаҗи, аның белән килешүен аңлатып, баш какты. Тумар кадәр йодрыгына, уклау юанлыгындагы кыска бармакларына карап куйды.
Аның куллары авыр хезмәт башкару өчен яралганнар шул. Сугышта да пулемёт сөйрәп, күтәреп йөрүдән арынмады ул...
Укырга китүчеләр өчәү булып чыкты. Ике иптәше белән Хаҗи МТСта танышты. Егетләр шактый яшь күренсәләр дә, сугышта катнашырга өлгергәннәр.
Запас частьлар алып кайту өчен Чаллыга машина бара икән. Курска китүчеләрне шул машина белән озатмакчылар. Шофёр, эшлекле кыяфәт белән тегендә-монда чабуласа да, машинаны юлга чыгарлык итеп әзерләп бетерә алмаган. Үзен көтеп торучылар яныннан үткән саен ул:
— Хәзер кузгалабыз. Бераз гына көтегез. Бакчага кереп утырып торсагыз да була, — дип, җитешә алмавы өчен гафу сорагандай, әйтеп китә.
Шофёр киңәшен тыңлап, ике егет бакчага юнәлде. Хаҗи да аларга иярмәкче иде, майга катып төсен югалткан киндер алъяпкыч бәйләгән, бөкләп тоткан чыбыркысы белән итек кунычына ара-тирә суккалап килүче таныш кыяфәтне күреп, туктап калды. Ул сугышып йөргәндә завхоз Сафетдин белән «типтергән» хатыны Гашия иде бу. Юл кырыенда басып торган иргә игътибар да итмичә, җәһәт кенә үтеп китмәкче иде, Хаҗи аны эндәшеп туктатты. Кайчандыр яраткан кешесе иде бит ул аның. Хатын әле дә төс ташламаган, ирләрнең карашын җәлеп итәрлек матурлыгын саклаган.
— Гашия, кая ашыгасың? Исән-сау йөрүме? — диде Хаҗи, урыныннан бераз күтәрелә төшеп.
Кинәт килгән тавыштан сискәнеп, ялт карады да ни җавап бирергә белмичә каушап, каккан казык шикелле катып калды хатын. Хаҗи аның янына якынайды. Хатынның авыр эштән тупаслана төшкән, хәтсез яргаланган уң кулын ике учына алып, туктаусыз селкеп, озак кына җибәрми торды.
— И-и-и, Хаҗи, синең тавышны ишетүгә бөтенләй коелып төштем бит. Сине монда очратырмын, дип кем уйлаган... Исән-имин йөреп кайттыңмы? — дип тезеп алды Гашия, әле күптән генәме аның ире булып саналган кешесенең йөзенә кыяр-кыймас кына күз ташлап.
— Сихәтлек зарланырлык түгел, күргәнеңчә, — диде Хаҗи, көч-куәт барлыгын сиздереп торган калын иңсәләрен турайтып.
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
76
— Кайту хәбәреңне ишеткән идем.
— Хәл белергә килмәдең тагын...
Хатын бу сүзләрне шаяртуга кабул итсә дә, җавапны җитди тотты:
— Бер киселгән телем кабат ябышмас инде, Хаҗи. Ул хакта уйлыйсы юк. Язмышыңны бүтән белән бәйләп, үз бәхетеңне таба күр берүк. Тугрылыклы хатын була алмадым бит... Каһәр суккан шушы сугыш... — дип тотлыгып калды хатын. Күз яшьләренә тыгылды, теләгәнен әйтеп бетерә алмады.
— Нишлисәң, Гашия, кайгы ил белән килде. Берәүләрнекен генә түгел, меңнәрнең язмышын ботарлады, — диде Хаҗи, аны тынычландырырга теләп. Күңеленнән бөтенләй икенче төрле фикер йөртте: «Хатыннарның күпчелеге хыянәт юлына басмаган бит. Хәтта ирләре үлеп калганнары да бүгенгә хәтле баштагы мәхәббәтләренә тугрылык саклый», — дигән уй иде аның башында.
— Ярый, булган — беткән, искә алмыйк вафасызлык вакыйгасын. Ертлач нәфесне тыя алмагач, җәзасын да үтәргә кирәктер. Хәзер мин үз хатамның дөмбуын татыйм, — диде хатын, авыр көрсенеп.
— Биредә нәрсә майтарып йөрү? Ирләр хезмәтенә алынгансың түгелме соң?
— диде Хаҗи, хатынның ни белән шөгыльләнүен чамаласа да, сүзне икенчегә борырга теләп.
— Өстәл артында утыра торганы гына булмаса, авылда җиңел эш бармыни? Тотынырга туры килә инде...
Сүз шушында өзелде. Чаллыга китүче машинадан өзек-өзек кычкыртып, Хаҗины килергә чакырдылар.
— Сез яшьрәк, кузовка менәрсез. Анда да йомшак, аска салам түшәдем. Бу абыйны кабинага алам, — дип күрсәтмә бирде шофёр.
Кузгалдылар. Авылны чыкканчы сүзсез бардылар. «Сүзгә саранрак бугай»,
— дип уйлаган иде Хаҗи башта, егет телчән булып чыкты.
— Гашия апаны беләсеңмени? — дигән сорау белән телен ачты шофёр, олы юлга борылу белән.
— Бераз гына, — диде Хаҗи, кинәт кенә таралып китәргә теләмичә. — Ә син аны каян беләсең?
— Бәй, белмәскә! Ул минем авылдаш бит, — диде егет, ничек инде шуны да чамаламаска дигән кыяфәт белән иңбашын җыерып.
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
— Бик белсәң, әйт әле: ниндирәк кыз соң ул?
— Һы, кызган, ди! Ирдән кайткан ул.
— Аерылганмы?
— Шул чама. Ире сугышта чакта мужиклар белән гүләйт иткән. Иренең кайтасын ишеткәч, авылны ташлап качкан.
— Качмаска иде.
— Ир бәреп үтерер дип шөлләгәндер. Үгезне мөгезеннән каерып егардай гайрәтле кеше, диләр ирен. «Исән чакта китеп калыйм», дип сыпыргандыр Гашия апа.
— Алай икән, — диде Хаҗи, бу сүзләрнең үзенә кагылышы булмаган төсле битарафлык белән.
— Шулай-шулай, абзый. Сугыш тәмам азындырды хатын-кызны. Безнең авылда уйнаштан бала табучыларның чуты юк.
— Арттырасың син...
— Күп инде, күп. Урам саен кимендә дүрт-биш хатын.
— Азгынлыкка юл куелгач, гүләйт тә итәрләр, бала да табарлар, энекәем.
— Дөрес әйтәсең, абзый. Хөкүмәт акча түләп бала таптыра башлады бит. Баласызларга налуг сала... Сугышта үлгәннәрне каплату өчен шулай кыланалардыр?
— Гашия апаң ирләр белән чуаламы соң? — дигән сорау белән Хаҗи әңгәмәне баштагы эзгә төшерде.
— Сизелми. Әллә мин генә белми торганмындыр... Алай әйтергә дә урын юк сыман. Ирләр белән чуалса, халык теленә менми калмас иде, — диде егет, үз сүзенә үзе ышанып.
Азгынлык, тормыш бозыклыгы турында гәп шуның белән өзелде. Юлның калган өлеше МТСның эчке хәлләре турында фикер алышып узды. Егет биредә байтактан эшли икән. Кемнең ничек хезмәт куюын, кемнең көн үткәрү өчен генә йөрүен биш бармагы шикелле белә. Гаилә хәлләре белән дә таныш. Шофёр сөйләгәннәрне тыңлаганнан соң, Хаҗи үзен шушы оешманың төп кешесе итеп саный ук башлады.
***
Сугыш миллионнарның язмышын челпәрәмә китерде, башларына иксез- чиксез кайгы-хәсрәт өйде.
Хаҗи үзен язмышлары җимерелгән бәхетсезләрнең берсе итеп саный. Сугыш туктауга бер ел тулып килә, ә аның ялгызлыктан котыла алганы юк. Икенче тапкыр өйләнеп тә бәхетен таба алмастыр төсле. Хаҗи тракторына гына гашыйк, аның күзенә хатын-кыз чалынмый, дигән сүзләр дә йөрештерә авылда. Гашияне кабат алып кайтыр әле, дигән икеләнүләр дә юк түгел иде.
...Тормышны җайга салу ягыннан Гашия өлгеррәк булып чыкты. Аның иргә бару хәбәре Аланбашка да килеп иреште. Берәүләр: «Миргә яраган — бергә ярый», — дип Гашия белән булашса, икенчеләр: «Кемгә дә ярарлык хатын ул. Үз бәхетен тапкан икән — бик хуш, рәхәтләнеп яшәсен», — дигән фикергә килделәр...
Алтаф Хаҗиев районга эшкә кайтты. Офицер буларак, аны райкомның хәрби бүлегенә мөдир итеп алдылар. Куптарай Алтаф, эшкә урнашу белән, бүгенгегә караганда киләчәк турында төпләбрәк кайгырта башлады. Җай чыкса- чыкмаса да үзен югары урын биләргә сәләтле кадр итеп күрсәтергә тырышты, җитәкчеләрнең күз кырыеннан тайпылмау ягын карады. Сугыш шаукымы тыну белән хәрби бүлекнең юкка чыгачагын чамалый иде егет.
Яшь һәм актив хезмәткәр буларак, Хаҗиевны райком бюросы утырышына материал әзерләү өчен авылларга еш йөрттеләр. Атналар буена куна-төнә яткан 78
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
78
чаклары булды. Зарланмады. «Михнәтен татымыйча торып, рәхәт күреп булмас»,
— дип фикер йөртте һәм сыкрануын сиздермәү ягын карады...
1946 елның Яңа елын беренче тапкыр тыныч шартларда үткәргәч, Алтафка Калмаш авылына барып, терлекчелекнең торышы мәсьәләсен бюро утырышына әзерләү бурычын җиткерделәр. Колхозга шалтыратып, икенче көнне иртүк үзен алып китү өчен ат җибәрүләрен сорады. «Иртән йокыдан уянуыңа ат шунда булыр. Кучерның да менә дигәнен җибәрәм», — дип ышандырды рәис.
Иртән, райком кешеләре чиратлап кия торган таушалып беткән иске толыпны култык астына кыстырып, Алтаф авыл атлары туктый торган урынга килде. Анда җигүле ат тора иде. Байтактан көтә ахыры, кучер аякка кергән «таракан»ны куу өчен бер урында сикергәли.
— Энем, син Калмаштанмы? — диде Алтаф, якынайгач.
— Әйе.
Толып якасы астыннан малай тавышы түгел, хатын-кызныкы яңгырады. «Колхоз рәисе әйткән «менә дигән кучер» шушы була микәнни?» — дип гаҗәпсенеп куйды Хаҗиев. Сорады:
— Син мине алырга килдеңме соң?
— Мин синең кемлегеңне каян белим? «Хаҗиев дигән кешене алып кайтасың», дип җибәрделәр инде, — дип җавап кайтарды ат хуҗасы.
— Мин ул. Әйдә, кузгалыйк алайса, — диде Алтаф, канәгатьлек тоеп. Сугыш туктаганнан бирле хатын-кыз җиккән атта йөргәне юк иде әле аның...
Унөч чакрымдагы Калмаш авылына барып җиткәнче, ике арада барган әңгәмәдән ат тотучының Гашия исемле икәнлеген дә, ирдән кайткан тол хатын булуын да, ялгызы бер йортта яшәвен дә белергә өлгерде Алтаф. Көн яктыра төшкәч, ул хатынның йөзенә игътибар итте һәм кечкенә бер авылда шушындый чибәр затның ятим яшәвенә аптырап куйды. Иртәнге салкында кызара төшкән бит очлары болай да сөйкемле Гашияне тагын да матурайтканнар иде.
— Ялгызлыгыңа аптырыйм... Сине нишләп ирләр күрми? — дип соклануын яшерә алмыйча әйтеп куйды Алтаф хатынга.
— Кем күрсен? Миңа түгел, кызларга да юк бит алар. Сугыш йотып бетерде,
— дип кырт кистереп җавап кайтарды Гашия.
— Кызганам сине, кызганам...
— Ник кызганасың? Мескен хәлгә төшкән юк әле.
— Яшь, чибәр башың белән ирләр йөгенә җигелгәнең өчен кызганам.
— Хәзер тол хатыннарның язмышы шундый. Тормыш көтәсең килдеме
— ат җигәргә туры килә.
— Бәхетне башка урыннан эзләргәдер, бәлки?
— Каян, инде ул, ягъни мәсәлән?
— Район үзәгеннән... Һичьюгында...
— Анда мине кем көтә?
— Мин.
— Икенче хатынлыккамы?
— Түгел. Минем хатын юк.
— Ышанасы килми.
— Чын әйтәм. Фатирга үзеңә керт, ныклап торып танышып та китәрбез...
— Килгән-киткәнне урнаштыру өчен авылда махсус фатир бар, — диде Гашия, тавышына горурлык төсмере чыгарып. «Ирләр күрү белән бәлтерәп төшә торган хатын икән» дигән караш уятасы килми иде аның район вәкилендә.
— Бәлки кич килеп чыгармын...
— Башыңны очсызлап йөрмә. Халык сизсә, даның таралыр. Җыеп бетерә
ГАМЬ
79
алмассың.
— Шулай да киләм.
Гашия җавап кайтармады...
...Шушы очрашудан соң бер ай вакыт узгач, Гашияне хәлсезлек борчый башлады. Авыз тәме үзгәрде, күңеле болганды, азык талымлады.. «Әллә авырга уздым микән?»— дигән шиге туган иде, ләкин бу хәлгә ышанасы килмәде. Ир белән торып та, Сафетдин белән чуалып та баласы булмады бит. Алтаф белән үткәргән берничә төн эчендә генә үзенең мондый хикмәткә таруына икеләнде ул. Районга килеп, табибка күренде. Яшь кенә кыз кабул итте аны. Җентекләп тикшергәч, әйтте:
— Апа, син авырга узгансың. Атлы эштә йөрүдән баш тартырга туры килер. Баланы сакларга кирәк, — диде.
Коелды да төште Гашия. Кая барырга, нәрсә кылырга, кемгә серен түгәргә белмәүдән югалып калды. Районда сүзе үтәрдәй, киңәш бирердәй таныш-белеше дә юк ичмасам. Кая барырга тиеш ул бу хәлдә? Авылга кайтудан тыш бүтән чара барлыгын башына да китерә алмый ул бу очракта.
Бәйләнгән урыннан атын ычкындырып, кайту ягына каермакчы гына иде, каршыга таба килүче Хәлимәне күреп, туктап калды. Бу мәлдә аңа кирәкле кеше шушыдыр кебек тоелды аңа. Аңласа, ул гына аңлар, ярдәм кулын сузудан да тарсынмас.
— Хәлимә, берничә минутка вакытың юкмы? — дип эндәште Гашия, аны- моны абайламыйча килүче хатынны туктатып.
— Бар... Бәй, Гашия, син түгелме соң?
— Мин, Хәлимә... Исән-сау йөрүме?
— Мин әйбәт. Ә үзең?
— Бик үк шәптән түгел...
— Чирләдеңме?
— Яманы эләкте... Хатын-кыз башына кайгы астан менә бит...
... Гашия тарыган хикмәте турында яшермичә сөйләп бирде. Бу мәлдә ни кылырга кирәклеге турында элекке авылдашыннан киңәш сорады.
— Хаҗиев үзе беләме бу хакта? — дип сорады Хәлимә.
— Каян белсен? Бу арада күргән дә юк үзен.
— Кичекмәстән хәбәрне үзенә җиткер.
— Файдасы тиярме?
— Тияр. Райком работнигына теләсә кайда бала ясап йөрергә рөхсәт бирелмәгән. Әхмәт Хаҗиевич ишетсә, койрыгын шартлатып кысачак.
— Өйләнер, дисеңме?
— Ничек кенә әле! Хатыны юк ләбаса. Бар, хәзер үк Алтаф янына ычкын. Ык-мык килә башласа, «Беренче секретарь янына керәм, ул нинди киңәш бирер», — диген. «Беренче» дигән сүзне ишетсә, шыбырдый алмас, — диде Хәлимә, соңгы киңәшен биреп...
...Хәлимә планы тормышка ашты. Райком яучылыгында һәм аның турыдан- туры җитәкчелегендә Гашияне Алтафка хатынлыкка бирделәр. Чор өчен гадәти күренеш иде бу. Гаилә эчендә килеп туган күп төрле мәсьәләләрне хәл итүдән райком ничек читтә калсын инде?!
***
Хамия өйгә көтелмәгән яңалык алып кайтты. Сафа өйдә юк иде, хәбәрне башта анасына җиткерде. Әтисе булмаудан файдаланып, элгәре әнисе белән киңәшләшүне кулай күрде. Аның ризалыгы булганда гына ата белән сөйләшү урынлы чыгардай тоелды кызга.
— Әнкәй, бер егет мине кияүгә чыгарга сорый. Син нәрсә диярсең? — диде Хамия, тамак ялгап, өстәл артыннан күтәрелгәч...
Укуны тәмамлап кайткач, Хамияне Тимәк мәктәбенә билгеләделәр. Директор
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
80
Фаяз Саттаров колач җәеп каршылады кызны. Шушында белем алган баланың үз мәктәбенә эшкә кайтуы куанычлы вакыйга иде директор өчен.
— Озакламыйча безнең укытучылар шушы мәктәпне тәмамлаучылардан гына тормас микән әле. Институттан кайткач, Рәсимне директор итеп куярбыз. Миңа сезнең эшне читтән күзәтеп, уңышларыгыз өчен шатланып яшәргә генә калыр, — диде ул, Хамиягә фатиха биргәндә...
Хамия кияүгә бару турында авыз ачкач, ана каушап калды, хәлсезләнеп киткәндәй булды. Урындыкка авырлык белән утырды да:
— Кызым, иртә түгелме соң? — диде ул, баласының җиткән кыз булып өлгерүен дә сизми калганына аптырап.
— Унсигез бит инде, әнкәй...
— Абзыкаң өйләнгәнче сине кияүгә бирү килешеп җитмәс бит.
— Аның бер ел укыйсы бар бит әле...
— Бер елга түзәрсең, әткәң дә ризалашмас. Бернинди әзерлегебез юк.
Кеше арасында кешеләрчә озатасы килә бит.
— Камил кабаландыра, әнкәй. Ярты ятим яши.
— Карт бианайга хезмәткә җыенасыңмы?
Фәния Камилнең төпчек малай икәнлеген, ике абыйсының сугышта һәлак булуын белә. Күптән түгел атасын җирләделәр, анасы яталы-торалы гына йөри. Җигелеп хезмәт итәргә туры киләчәк Хамиягә. Төп эшенә зыян килүе бар... Бу кадәресен ничек аңламый икән соң ул?
— Шыр ятимгә барсаң да, кул кушырып утырып булмый, әнкәй. Авылда яшәгәч, мал-туарын тотарга туры килә. Өстәвенә, бакча, ихата шөгыле... Өй эшләрен башкару туганчы ук хатын-кызның маңгаена язылган, — диде Хамия, тормыш тәҗрибәсе туплаган хатыннарча фикер йөртеп.
— Бу яктан сүзең хак...
— Менә бит, үзең дә килешәсең.
— Хикмәт анда гына түгел... Балаларны башлы-күзле итү өлкәненнән башлана. Абзыкаң үпкәләмәсме?
— Үпкәләмәс. Ул өйләнергә җыенмый.
— Каян беләсең?
— Оксана укый. Аның институт бетерүен көтә.
— Тач шуның белән азаланыр микән?
— Азаланганнар инде. Аларның мәхәббәтенең кайнарлыгына кул пешмәле, — диде кыз, көлемсери төшеп.
— Яшьлек маҗарага бай. Һәркемнең башыннан үтә торган хикмәт ул, — диде ана, тегүче Фаяз белән ике арада яшен тизлегендә кабынып, йолдыз атылган мизгел эчендә юкка чыккан яшьлек мәхәббәтен искә төшереп.
— Боларныкы сүрелә торганга охшамаган, — диде Хамия, әнисе әйткәннәргә икеләнеп.
— Үзеңнеке ничек соң? Яратасыңмы Камилне? Гомер юлы үтү басма аша елга кичү түгел, тормышта төрлесе килеп чыга. Еллар үткәч кенә ялгышыңны аңлыйсың, әмма соң була, — дип, ана үзе кичергәннәрдән чыгып, киңәш бирүен дәвам итте...
Ике бөртек кенә алар. Кайсы ананың үз баласын бәхетсез итеп күрәсе килсен! Кызының мәхәббәт бусагасына абынмавын ихлас күңелдән тели Фәния. Җаваплы адым ясарга ниятләгәндә җиде кат үлчәп кисәргә кирәклеген тәкрарлый.
— Әткәң кайткач төпләп сөйләшербез тагын, — дип, ана соңгы сүзне Сафага калдырды.
Хамия шуны белә: әгәр әнкәсе үз сүзендә тора икән, атасының ризалашмый хәле юк. Сафа яраткан кызының теләгенә бервакытта да каршы килми...
***
Аланбаштан фронтка туксан алты ир-ат алынган иде, шуның утыз бише авылга
ГАМЬ
81
үз аягы белән кайтып керде. Агач аяк, ясалма кул белән кайтучылар гарипкә дә саналмады. Үлеп калучыларның, гаилә әгъзалары якыннарын кулсыз-аяксыз килеш кабул итәргә дә риза икәнлекләрен белдереп, яшь коюдан туктый алганнары юк. Хәбәрсез югалганнарны: «Менә кайтыр, менә кайтыр»,
— дип көн саен көтеп яшиләр.
Өенә сугыш афәте кермәгән кыз-кыркыннарга да кыргынлык килде. Аларга яучы җибәрердәй егетләрнең күпчелеге яу кырында ятып калды. Кызларның байтагына иргә бармаган килеш картаерга язганлыгы көн кебек ачык. Шунлыктан әле генә өлгереп килүче япь-яшь кызлар да җай чыгу белән кияүгә бару ягын чамалыйлар. Хамиянең кабалануы да шул нияттән түгел микән, дип икеләнгән иде анасы, әмма кат-кат уйлангач, кызының теләгенә каршы килердәй сәбәп юклыгына инанды...
Ире белән киңәшләшүне озакка калдырмады Фәния. Сафаның кәефле чагын эләктереп, сүз кату ягын карады. Тимерне кызуында сугу ниятендә иде ул.
— Кызның атасы — мин, анасы — син. Егет килеп башта бездән кыз сорасын. Ничек сөйләшә бит әле? Планы нинди? Никах көнен кайчанга билгелиләр?
— Болар турында уртага салып сөйләшмичә булмый бит. Синең белән миңа монда тумаган колынның билен сындырып утыруда файда юк, — диде Сафа, үз фикерен җиткереп...
***
Сафетдин кайтты. Тәрәзәләренә һәм тышкы ишегенә аркылы сугылган иске такталарны кубарып кереп, ике ел ташландык торган өйгә җан өрде.
Сафетдингә халыкның үпкәсе юк. Кеше әйберенә сүкәлгән булса, җан- дошман санарлар иде, ә колхозныкы иялегә саналмый. Сугышка чаклы кешеләр колхоз тарафыннан ярдәм һәм хөрмәт күргәндә гомуми байлыкка үз итеп карыйлар иде. Үзләре иген игеп, ачлыкта газап чиккәч, ышаныч югалды, колхоз малына кул селтәп карау гадәте көчәйде.
Кытлык еллар халыкның ышанычын чәрдәкләде. Сугыш туктаган елның көзендә бераз ашлык бүлеп бирү өзелгән өметне ялгагандай итте. Ипи ашау турында хыялланып булмаса да, кайнатылган суга көнгә өч тапкыр умач, бәчмәчә, ярма ише икмәк ризыкларын салырга мөмкинлек туды.
Сафетдиннең хәерчелеккә чумган авылда каласы килми иде. Кайтуына өч көн үткәч, ул авыл советына, Исхак янына килде.
— Энем, районнан әйләнеп кайтасым бар иде. Барасың булса, мине дә утыртмассың микән? — диде, килү сәбәбен аңлатып.
— Бүген-иртәгә чакырмыйлар әле. Сиңа кайчанга кирәк соң? — диде совет җитәкчесе.
— Ашыгыч иде шул... Органнарга теркәләсе...
— Иртәгә укытучы Рәлия барачак. Колхоздан җай чыкмаса, үземнең ат белән җибәрәм. Күреп сөйләш, килешерсез, шәт.
— Рәхмәт, энем. Әбәзәтелнә сөйләшәм, — дип Сафетдин совет бинасыннан чыгып китте.
Ызанбаш авылы кызы Рәлия Шәмсиеваны, училище тәмамлагач, Аланбашка билгеләгәннәр иде. Биредә бер ел укытып, тәүге чыныгуын алды. Тәҗрибәсе өстен булганлыктан, мөдирлек хезмәтен Нәсимә алып барды.
Ике кыз, үзара хәтәр килешеп, тату гына эшләп киттеләр. Авылны, мәктәпне якын кабул итсә дә, Рәлия китү исәбендә тора. Ызанбашта яшәүче, биш кыз табып үстереп, төрлесен-төрле якка тараткан ата белән ана олыгая төште. Ярдәмчесез яшәү кыенлашты. Картлык көнебездә безнең янәшәдә булсаң иде, дип төпчекләре Рәлияне үз яннарына чакыралар. Туган авылына эшкә кайтаруларын сорап биргән
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
82
гаризасының язмышын белешү өчен мәгариф бүлеге мөдире янына бару ниятендә иде кыз.
Икенче көнне иртән авыл советы айгыры җигелгән тарантаска утырып, Рәлия белән Сафетдин юлга кузгалдылар. Кайтулары да бергә булырга тиеш иде аларның.
Рәлиянең йомышы минутлар арасында хәл ителде. Мәгариф бүлеге мөдиренең бүлмәсенә керү өчен генә чират торып, күпмедер вакыт үткәрергә туры килде. Мөдир кызның нинди йомыш белән йөрүен истән чыгармаган иде. Рәлия эчкә аяк басуга ук:
— Сезнең сорауны үтәү өчен җай чыгып тора. Ызанбаш мәктәбе мөдире быел укытучылар институтына укырга китә. Шуның урынына күчәрсез. Мөдирлекне дә алырга туры килер, — диде район укытучылары җитәкчесе, мәсьәләне көткәннән дә җиңел хәл итеп.
Бүлмәдән күтәренке кәеф белән чыкты Рәлия. Күчерү турындагы приказ кулга эләккәч, башы күккә тигәндәй булды. Ат куйган ихатага кош тоткандай очынып кайтты. Сафетдиннең дә йомышы тиз хәл ителгән иде. Айгырны җиктеләр дә юлга чыктылар. Ат ыргылып-ыргылып тарта башлады.
— Кайту ягына ашкына хайван, — диде Сафетдин, атның пырдымсыз кылануының сәбәбен аңлатып.
— Һәр җан иясе туган җиренә кайтырга ашкына шул, — диде Рәлия, җавап урынына. Үзе турында уйлап әйтүе иде кызның.
Сафетдин Рәлиянең кайсы авылдан икәнлеген дә, Аланбашка кайчан килүен дә белми иде. Барышлый сораштырмады, кайту юлына чыккач төпченә башлады. Әүвәл ни өчен китәргә җыенуы белән кызыксынды.
— Авылны өнәмәгән өчен түгел, әткәй белән әнкәйнең кул арасына керергә кеше булмаган өчен кайтып китәм, — дип чынбарлыкны аңлатты кыз.
— Башка туган-тумачаң юкмыни?
— Авылда берсе дә юк. Шәһәрдә яшиләр. Берсе дә кайту исәбендә түгел.
— Хәлләрең яман икән... Кияүгә ата-анаңны ташлап китәрсеңме, әллә йортка кертерсеңме?
— Ул хакта уйларга иртә әле.
— Уйларга кирәк. Вакытның койрыгы юк — тоттыра торган түгел: килеп тә җитә, узып та китә... Карт кызга әйләнүеңне дә сизми калырсың.
— Бәхеткә язганы табылыр.
— Ничек булыр? Егетләрне сугыш кырды, һәр кызга ир җитмәс, — диде Сафетдин, кызның йөзендәге үзгәрешне чамалау өчен, каш астыннан кырын карап.
— Нишләрсең? Тимәсә, язмыш белән ризалашып яшәргә кала, — дип сүз үзе турында бармагандай битарафлык белән җавап кайтарды Рәлия.
— Сине үзем алырмын, — дип, тапкыр сүз әйткәндәй канәгатьлек белән, шаркылдап көлеп куйды Сафетдин.
«Кеше ышанмаслык сүзне чын булса да әйтмә», дигән мәкальгә тартым килеп чыкты Сафетдиннең авызыннан кинәт ычкынган бу тәкъдим. Кыз аны шулай кабул итте һәм җавап сүзе әйтүне кирәк санамады. Ирнең үзеннәнме, сүзеннәнме чирканып, гәүдәсен читкәрәк алу өчен, тарантасның кырыенарак елышты. Кызның бу гамәлен кимсетү сыман кабул итте Сафетдин һәм кызны көч белән үз янәшәсенә тартты. Тәнен чемердәтеп, гәүдә буйлап аккан бозык кан, йөрәге аша үттеме-юкмы, бәреп кереп, миен томалады. Ихтыяры белән идарә итә алмаслык хәлгә төште.
— Кулыңны ал, Сафетдин абый. Өлкәннәрнең бала-чага белән шаяруын яратмыйм, — дип Рәлия ирнең сыңар кулын биленнән сыпырып төшерде.
— Син сабый, мин бабаймы?.. Этлек кылырга яшь мишәйт итмәй, — дип, Сафетдин атны куаклар арасына каерды.
— Кая борасың? Хәзер кычкырам! — дип, Сафетдиннең эчендәге мәкере котырынуын чамалап, кыз сөрән салды.
— Авызыңны гына ачып кара! Күрәсеңме менә моны? — дип Сафетдин итек кунычыннан орчык озынлыгындагы пычак тартып чыгарды.
ГАМЬ
83
Куркуыннан кыз күгәреп катты. Сафетдиннең котырган этнеке шикелле майланган күзләренә , ач бүренекечә килбәтсез чыраена күз салды да гомеренең кыл өстендә икәнлегенә төшенде. Барыннан да бигрәк үзенә үпкәләде: шушы бандит белән юлга чыгарга ничек җөрьәт итте соң ул? Мулла песие шикелле хәтәр ипле кыланып йөргән була үзе авылда. Чын йөзе бөтенләй икенче икән аның...
Нишләргә? Бу сорауга җавап табу өчен аның вакыты юк иде. Сафетдин кызны үлән өстенә сузып салып, үзенең чалбарын төшереп, Рәлиянең итәген кармалана-кармалана күтәрергә кереште. Авыр гәүдәсе белән, сытардай итеп, кызның өстенә ятты.
— Абзыкаем, үзем-үзем... Тор... Хәзер... — дип, ризалык белдергәндәй, кыз үз өстенә ауган ирне этәрә төште. Хатын-кызны ихтыярына буйсындырырга күнеккән ир, җиңүче кыяфәтенә кереп, кызның аяк очына тезләнде. Мизгел арасында барлыкка килгән шушы арынудан файдаланып, җан көчен җыеп, кыз һөҗүмчесенең эченә типте. Сафетдин бөгелә төшеп, кырыйга ауганчы Рәлия урыныннан атылып торды да, аягындагы түфлиләрен як-якка чөеп, томырылып йөгерергә кереште. Чатан Сафетдиннең җәяүләп куып җитә алмасына ышана иде ул. Ат атланып куа чыгуыннан шөлләде кыз. Шунлыктан башта куаклар эченнән чапты. Күпме йөгергәндер, каршында өйләр күренгәч кенә аның эченә җан керде. Аланбашка түгел, Шомыртлыга килеп чыккан иде ул...
Айгырның буш тарантас белән кайтып туктавын күргәч, Исхакның йөрәге, төзәлмәслек фаҗига тууын тойгандай, җу итте, ашкынып тибәргә кереште. Үзен- үзе белешмичә, капка катына ашыкты. Атның байтак ара кешесез кайтуы күренеп тора: дилбегә җирдән сөйрәлеп барудан тузанланып беткән. Исхак тарантас башына тыгылды, аннан Рәлиянең кечкенә сумкасын табып алды. Аның эчендә Рәлияне күчерү хакында приказ күчермәсе һәм күпмедер акчадан башка берни юк иде.
Кызның Сафетдин янәшәсендә утырып китүен күргәч, Исхакның күңелендә үзе дә аңлап җиткермәгән томанлы фикер уянып алды. Сафетдиннең хатын-кызга талымсызлыгын белсә дә, япь-яшь балага кул сузмас, андый хәлдә ни буласын чамалый бит, дип, яман уйларны башыннан куарга тырышкан иде. Ә хәзер...
Көчләп, үтереп ташламаса гына иде, дигән шик торган саен ныграк били төште Исхакны. Кабаланырга кирәк иде. Тарантаска сикерде дә айгырны колхозның атлар утары ягына борды. Атны алыштырып, юлга чыгарга җыенды Исхак. Эзләреннән районга чаклы бармакчы.
Колхоз рәисе Хәлимәгә сүз тиште дә юлга кузгалды. Рәлиянең кечкенә сумкасын хатынга калдырды. Сафетдиннең ихата тирәсенә сак куярга кирәклеген әйтте. «Әгәр кайтып күренә икән, кулларын бәйләп келәткә япсыннар да, аннары милиция чакыртырсыз», дип өстәде...
***
Авылга кайтуының беренче көннәреннән үк Хәлимә турындагы уйлар Хаҗиның күңеленә тынгылык бирми башлады. Хатын ошый иде аңа. Аның урынында башка бүтән булса, хисләрен әллә кайчан җиткерер иде. Җитәкче түрә бит, бер авыл халкына баш кеше. Шомыртлыдан кайтышлый, ярый әле кыюлык табып, күңелендәгесен җиткерә алды. Тел ачу өчен Хәлимә үзе сәбәп чыгарып куймаса, барыбер ачылып китә алмаган булыр иде...
Хәлимәнең эшкә кул селтисе килгән чаклары еш була. «Шушы хәлсез бәндәләр колхозны тагын күпме тарта алырлар? Өстәгеләр халык язмышы турында ни өчен ныклап торып уйланмыйлар икән?» — дип үзалдына сорау куеп, бер фикергә килә алмыйча аптыраган чаклары күп.
Җитәкчелектән китәсе килә хатынның. Катлаулы елларның авыр йөген тарту арытты аны. Ачлыктан сулып калган йөзләр, «Миңа, зинһар, ике йөз грамм гына он
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
84
бирмәссезме?» — дип каршысына сузылган, сөяккә калган куллар әле дә төшләренә кереп газаплый.
Тәлиганың абыйсы Хәкимҗан кайткач, Хәлимәнең җитәкчелектән баш тарту уе тагын да көчәйде. Эштән китү теләген райком секретарена да җиткерде. Хәмзин, хатынның хәлен аңлап, аның соравына каршы килмәде. Шулай да отчёт-сайлау җыелышына кадәр эшләп торырга киңәш итте. Димәк, ике-өч ай көтәргә кала. Вазыйфасыннан азат ителүнең икенче көнендә үк Хаҗи белән уртак тормыш корып, бергә яши башлау планы корганнар иде алар.
«Хәмзин белән кабат сөйләшеп карыйм әле, бәлки, отчётка кадәр үк китәргә рөхсәт бирер?» — дигән уен Хәлимә кичә Хаҗига җиткергән иде. Ир хатынның үз ихтыярына куйды: «Үзең кара. Ничек уңайлы саныйсың — шулай эшлә», — диюдән башканы әйтмәде. Ә үзе бүген иртүк идарәгә килеп керде.
— Син районга барырга ашыкма әле, — диде ул, кереп исәнлек-саулык алышкач.
— Ни өчен? — дип аптырап сорады хатын.
— Нигә безгә отчётны көтәргә? Бүген үк никахлашыйк та, бергә яши башлыйк. Тартып-сузып вакыт үткәрүдә хәсият юк, — диде Хаҗи, ниятенең катгыйлыгын сиздергәндәй, һәр сүзенә басым ясап.
— Өйләнешкәч, мине азат итәрләр, дисеңме?
— Шул хакта уйла син: отчёт-сайлау җыелышында халык сине җибәрмәү өчен аяк терәп каршы килергә мөмкин. Ир хатыны булгач, рәис бул, дип артыгын кыстамаслар. Минем көне-төне тракторда эшләвемне беләләр бит. Хатыным була торып, хатынсыз яшәргә юл куймаслар, дим...
— Килешәбез, Хаҗи абый, — диде Хәлимә, энҗедәй тешләрен күрсәтеп елмаеп...
...Ярты сәгатьтән алар авыл советына язылышырга килгәннәр иде.
Аларның никахлашуына хатын-кызлар аеруча канәгать иде. Иң авыр елларда да кеше хәленә кергән, мөмкинлектән чыгып ярдәм кулын сузарга һәрвакыт әзер торган җитәкченең авылда төпләнеп калуы шатландырды халыкны...
***
Хисапчы Салих Баяновның чырышлыгына авыл халкы хәйран кала. Сыңар кулы белән ул ни җитте ирләр шәенә эшли. Кемнеңдер ярдәм итүенә өметләнеп яшәми: сыңар кулы белән ат та җигә, утын да кисә, печән дә чаба, йөген дә төйи. Узган ел хатыны белән икәүләп өй салдылар. Хәтта матча утыртканда да ярдәмгә кеше чакырмады.
Авылда шөгыль тавык чүпләсә дә бетмәле түгел. Узган ел Салих урам як киртәне яңарткан иде, чиратка икенче өлеш басты. Бәрәңге бакчасының арткы читәне авып төште. Көтү кайтканда Салих белән хатыны бакча артында чиратлап кизү торалар. Читәнлек талны кисте Салих, казык өчен имән агачларга кагылырга рөхсәт юк. Урман чистарту исәбенә беләк юанлыгы тирәсе чаган, чикләвек агачларын кисәргә ризалык бирделәр аңа. Анысы өчен дә шатланып ризалашты.
Озакка сузмыйча гына, җай туры китереп, Бүләк урманына китте Салих. Чакрым ярым арадагы әрәмәлеккә тиз килеп җитте ул. Ат алдына печән салды да урман каравылчысы күрсәткән агачларны аудара башлады. Үзенә тиешлесен кисеп бетереп арбага төягәч, йөкне кысып, кайту ягына кузгалды. Урманны чыгарга якынлашып килгәндә, чигәсенә текәлгән авыр карашны тоеп, ялт борылып карады һәм юлның бер ягыннан шыпырт кына килүче гәүдәне шәйләп алды. Чыраен сакал-мыек басып, киемнәре теткәләнеп бетсә дә, Салих арттан иярүченең кемлеген чамалады. Сафетдин иде ул.
«Ник качып йөри икән соң ул?» — дигән сорау туды Салих башында. Көтеп алып, әллә сөйләшергәме, дигән уй да килгән иде, үзе якынаерга теләмәгәч, күрмәмешкә салышып, атын атлата бирде. Кирәген тапса туктатыр иде, йомышын әйтер иде, дигән
ГАМЬ
85
нәтиҗәгә килде ир.
Орган кешеләренең Сафетдинне эзләүләре турында ишеткәне юк Салихның. Рәлия дә жалу-мазар белән йөрмәгән, диделәр. Авыл советы рәисе Исхакның гына: «Судсыз-нисез бәреп үтерәсе бар ул бандитны», — дип сукранганы ишетелде. Өстенә гаеп ташланмаган килеш Сафетдиннең качып йөрүе икеләндерде Салихны.
Районга чираттагы баруында участок вәкиле Габсаттар Галәвиев белән Сафетдин мәрәкәсе хакында сөйләшергә булды Салих.
— Нишләп йөрисең? Әллә чакырдылармы ? — дип каршылады ул Салихны.
— Чакырмадылар. Сине күрергә кердем, сүз бар, — дип җаваплады Баянов.
— Тыңлыйм, сайрап җибәр, — диде Габсаттар, биредә эшләүчеләрнең күпчелегенә хас тәкәбберлек белән.
— Минем шуны гына беләсем килә: Сафетдин ут булды да су булды. Өе кагаеп утыра. Тәрәзәләренә такта сугылмаган. Малайлар таш белән чүкеп, пыялаларын ватмагае, дим. Утырмый торгандыр бит, Сафины әйтәм?
— Әлегә юк. Ләкин кулга капса, томырыклаячакбыз, — диде Галәвиев, төйнәлгән йодрыгын өстәл өстенә биетеп.
— Гаебе зурмыни? — диде Салих, качып йөрүче авылдашының мәрәкәсен белмәгәндәй.
— Тау кадәр... Кыз баланың башын очлый язган бит... Сафи эзләүдә. Күзгә чалыну белән кулга алыначак.
— Ишек-тәрәзәләрен кадакларга ярамыймы?
— Сүкәлми торыгыз. Җае бар.
— Аңлашылды, — дип Салих, Галәвиев белән саубуллашып, бүлмәдән чыгып китте.
Ахыры киләсе санда