Логотип Казан Утлары
Дастан

Дастаннар

Манас
...Казакъ, кыргыз, катаган —

Барыбыз бер атадан.
Атабыздан калган сүз:

Үзбәкләр дә безгә үз

 Картайганда бер бүләк —

Бай Жакып бала күрептер,

Ат куяр вакыт җитептер.

Кыпчаклардан Байжигит,

Кыргызлардан Элеман,

Анжыяннын Куртка карт,

Аргыннан Каракожо бар,

Нойгутлардан Акбалта,

Нугайлардан Эштек бар.

Түрк улыннан Абдулла,

Үзбәкләрдән Дамулла —

Үзләре үк утырды.

«Ат куегыз!» — дип әйтеп,

Аксакал Жакып сүз әйтеп,

Килде халык каршына.

«Ат күкләрдән инәдер,

Яхшы ат куяр микән?» — дип...

...«Аптырап торган чагым», — дип,

Бердике сөйләп салганы.

«Биргән булсан рөхсәтен,

Мин куярмын атын», — дип.

«Баш ягына «мим» килсен, —

Пәйгамбәрнен сурәте,

Уртасына нун» килсен,—

Әүлиянын сурәте,

Ахырына «син» килсә, —

Арысланны күрермен.

Инде ничек чыкты икән

Өч хәрефнен үреме?»

Укып белде «Манас» дип.

Дога кылды барысы —

Яше белән олысы.

«Аты яхшы булды, — дип, —

Әйткәндә күнел тулды» — дип,

Ата-әнисе куанды.

Аптырашып калганы,

«Рас әйткән сүзен, — дип, —

Халыкнын хан кылуына

Лаексын син үзен», — дип,

Күпчелеккә ярады,

Калганнарнын барысы

Бер-берсенә карады,

Ходай рәхмәт әйләде.

«Батыр унар юлында,

Ни кылса да бай Жакып,

Дөнья малы кулында.

Яшьрәк дисә баласы,

Теләмәсә Манасы,
Карт булса да Жакыпны

Хан күтәреп алыек,

Каплан Манас баланы —

Гайрәт кылыр дошманга —

Батыр куеп салыек!»

Күнелгә шундый сүз килде,

Күпчелеккә үз килде.

Көкчө морза бәк килде:

«Ханлыкны Жакып алдымы?

Батырлыкнын вазифасы

Манасына калдымы?
Кулай булса күбенә,

Агалар, сезнен белән

Шуна кинәш корамын:

Түгәрәк йортка хуп булса,

Түрәлекне сораймын!»

Айдаркан белән

Камбарнын

Ачуына чыдамай,

Нәселдәше казакънын

Көнчесенә чыдамай,

Җиз солтандай ир Көкчө

Җитеп килеп илгә әйтте.

«Көкчө сорады түрәлек,

Күбегезгә хуп булса,

«Түрә бул», дип күрәек»

. Күпчелектән сүз кайтты:

«Казакъ, калмык алсын, —

дип Кайчан тәхеткә менгәне

Түрә аталып калсын», — дип

. Халыкнын барысы ду килеп:

«Казакъ түрә булсын», — дип,

Шул сүз үтте шау итеп.

«Күтәрәек ханны, — дип, —

Хан күтәргән җанны», — дип,

Алты колач ак киез

Астына алып салышып,

Агарган сакал Жакыпны

Акбалта белән Бердике

Җитәкләшеп алышып,

Күпчелек аны сөйрәде,

«Күтәрмәгез мине», — дип,

Зирәк Жакып сөйләде:

«Күп байлыгым булса да,

Күнелем тулган хәсрәт-мон,

Күргәнсездер, халаек,

Күп еладым бала өчен,

Акылны алган хәл өчен.
Дөнья тулы байлыгым

Асылы күзгә күренмәй,

Ялварып йөрдем бала өчен.

«Картайганда хан бул», — дип,

Кайгыларга салмагыз,

Таянычым торса каршымда,

Картаеп калган яшемдә

Гөнаһлы итеп калмагыз!
Ханның эше күп була,

«Балаңны узып, син бул», — дип,

Хандай күргән күк була.
Растан миңа ышансагыз,

Баламны куегыз, хуп күреп!»

Моны әйтеп бай Жакып

Ыңгырашты, елады,

Борчактай яшен тыймады.

Күпме кыен күргән карт

Куанганнан елады.
Казакъ, кыргыз камап алып,

Калмык, маңгул ябырылып,

Ак киезнең өстенә

Бай Жакыпны салганы.
Баласы Манас батырны

Ак киезнең өстенә

Аны да шул бергәләп

Утыртып ла алганы.

Күтәреп күп йорт алганы,

Җиде адым басканда:
«Булды, балалар, булды», — дип,

Ил агасы Жакып карт

Җиргә төшеп калганы.
Ялгыз Манас баланы

Күтәреп алып күпчелек

Әлеге торган җыенны

Җиде әйләнеп барганы.

Нәсел-нәсәп халаек,

«Җиттек морадыбызга», — дип,

Бердәм шаулап калганы.
Хан хөкемен тигезеп,

«Хан таҗы шул инде», — дип,

Ир Манасның башына

Солтанлы бүрекне кигезде.

Шунда Жакып уй кылды,

Туксан бия суйдырып,

Тугыз көнлек туй кылды.

Нәсел-нәсәп кыргызны

Хезмәтенә торгызды.
Нугайдан калган кызыл ту (байрак) —

Жакыпта калган менә бу —

Биекләргә ашканда,

Туйны Жакып башлады.
Күп яшәгән бай Жакып

Картлык тунын ташлады.

Тугыз көндә туй таралып,

Өй-өенә киткәне.
Теләгәннәр барысы

Теләгенә иреште...


Урал Батыр
Борын-борын борыннан,

Кеше-мазар булмаган,

Килеп аяк басмаган

(Ул тирәдә коры җир

Барлыгын һичкем белмәгән).

Дүрт ягын диңгез ураткан

Булган, ди, бер урын.
Анда булган, ди, борын(гы заманда)

Йәнбирде дигән карт белән

Йәнбикә дигән бер карчык,

Кайда барса, аларга

Ул урында юл ачык.
Бу карт белән бу карчык

Кайдан монда килүен,

Ата-ана, җир-суы

Кайда торып калуын

Үзләре дә оныткан, ди.

Икәүдән-икәү шул җирдә

Башлап гомер иткән, ди,

Тора-бара ул икәү

Ике уллы булганнар:

Шүлгән булган олысы,

Урал булган кечесе;
Бүтән кеше күрмәенчә,

Тик яшәгән дүртәве.

Дөнья-мазар җыймаган,

Кашык-аяк тотмаган,

Казан асып, ут ягып,

Алар дөнья көтмәгән.

Авыру-сызлау күрмәгән,

Үлем барын белмәгән,

Барлык нәрсәгә үлем —

Үзебез, дип санаган.
Сунарга ат менмәгән,

Кулга садак тотмаган;

Менәренә — арысланны,

Балыгына — чуртанны,

Кошка чөйгән шоңкарны,
Кан суырырга сөлекне

Үзенә иш ясаган.
Бик борыннан булганмы,

Йәнбирде үзе кылганмы,

Бара-тора шул җирдә

Йола булып киткәнме, —

Ерткыч җәнлек тотты исә,

Җәнлек иркәк булды исә,

Ирле-бичәле икәве

Башын чәйнәп ашаган,

Шүлгән белән Уралга,

Эте белән арысланга,

Шоңкар белән чуртанга

Бүтән санын ташлаган;

Ерткыч җәнлекне тотса,

Ул җәнлек теше булса,

Ирле-бичә икәве

Йөрәгене сайлаган.

Үлән чемченгән җан тотса,

Кара сөлек кадаган,

Сөлегеннән суырттырып,

Канны сусын ясаган.

Бала үсеп җиткәнче,

Үзе җәнлек тотканчы,

Баш-йөрәкне ашаудан,

Сусынга кан эчүдән

Оланнарын тыйганнар,

Һич ярамый, дигәннәр.

Ай үсәсен көн үсеп,

Балалары исәеп,

Шүлгәненә унике,

Уралына ун тулып,

Берсе, арыслан менәм, дип,

Берсе, шоңкар чөям, дип

Мазасына тигән(нән) соң,

Ике улына Йәнбирде

Төшендереп биргән, ди.

— Икегез дә — баламсыз

, Диюләргә каршы ул

Күзебезнең карасы,

Канлы сугыш, яу ачкан.

Теш чыгар чагыгыз үтмәгән,

Ай сугышкан, ди, Урал,

Буыныгыз катмаган;

Ел сугышкан, ди, Урал,

Кулга чукмар тотарга,

Утка өтәргә бирмәгән, —

Кошка шоңкар чөяргә,

Каек ясап бар кеше,

Әле арыслан менәргә

Суга батып үлмәгән.

Мизгелегез җитмәгән.

Урал аяусыз сугышып,

Мин ни бирсәм, ашагыз,

Диюләрне кырган, ди;

Мин кушканны эшләгез;

Шул чаклы алар үлгән, ди, —

Күнегергә сыбайга —

Киң диңгезнең өстендә

Әнә, болан менегез,

Тау барлыкка килгән, ди.

Сыерчыкның тубына

Акбуз суны ерган, ди,

Ягылбайны (лачынны) чөегез;

Юлы калкып калган, ди;

Сусасагыз уенда,

Урал ярган юллардан

Әнә, ак су эчегез, —

Халык ияреп барган, ди.

Кабырчыкка тутырган

Көн сугышкан, ди, Урал,

Каннан авыз тартыгыз, —

Төн сугышкан, ди, Урал.

Дип боларга тагы да

Каты явы барганда,

Йола өйрәтеп куйган, ди.

Диюләрне кырганда,

Кан эчүдән балаларын

Әзрәкәгә (Аждаһага) тап булып,

Тагы бер кат тыйган, ди...

Икәве каршы торып,

Бердәнбер көн бар җирдә

Кылычка-кылыч килеп,

Күк-күмгәк су ургылган,

Сугышканнар, ди, болар,

Күк йөзендә кып-кызыл

Алышканнар, ди, болар.

Ялкынлы ут бөркелгән.

Әзрәкә чабып караган,

Күктә кош-корт очалмый,

Ут та бөркеп караган;

Җирдә бер җан торалмый,

Уралны ул чапканда,

Аптыраган, алҗыган;

Күк күкрәп торган, ди;

Кошы-корты, җәнлеге

Уралга ут бөркегәндә,

Елан патша җирендә

Сулар кайнап торган, ди,

Бары бергә җыелган,

Җирләр тетрәп торган, ди.

Уралга килеп ялварган.

Урал каушап калмаган,

Урал каушап калмаган,

Һушыннан да таймаган,—

Җирне баскан судан да,

Булатыны алган да,

Күк каплаган уттан да

Әзрәкәне өзә чапкан да,

Бер дә куркып тормаган, —

Тураклаган, ваклаган,

Менеп алган Бузатын,

Кылычы диңгезгә чумган,

Кулына тоткан булатын,

Җир селкенгәндәй булган.

Дастаннарны басмага Мөдәррис ВӘЛИЕВ әзерләде.