БЕЗ БЕР ТАМЫРДАН
Халыкның тарихи хәтере, омтылыш-идеаллары, фәлсәфәсе һәм сурәтле фикерләү галәме гасырлар дәвамында, гасырлар басымы астында алмазга әверелгән ташкүмердәй, авыз иҗатында - фольклорда калыплашкан һәм безнең көннәргәчә саклануга ирешкән. Бу «саф вә раушан көзге»дә төрки халыкларның да уртак тамырлары, катлаулы язмышы, зур сынаулар аша узган дәүләтчелек юлы чагыла. Үзебезнең «Идегәй» дастаны - шуны раслаучы шаһ әсәрләрнең берсе.
Без якут-сахаларның бик борынгы эпик әсәре «Нүргун Батыр» олонхосыннан өзекне - рус теле аша, атаклы башкорт кобайыры «Урал Батыр»дан һәм кыргыз кардәшләребезнең горурлыгы булган «Манас» дастаныннан үрнәкләрне оригинал теленнән турыдан-туры тәрҗемә-күчермәдә тәкъдим итәбез.
Болар арасыннан «Манас» дөньядагы иң зур күләмле эпос булып санала (мәсәлән, аның бер варианты 11 өлештән, барлыгы 500553 шигъри юлдан тора). Дастандагы вакыйгалар агышы, коры тасвирлап барудан бигрәк, каһарманнарның эш-хәрәкәтләрендә, сөйләмендә - үзенчәлекле «халык театры-тамашасы» рәвешендә ачыла. Шуңа күрә анда гомумтөрки йолалар белән бергә, искиткеч телбизәкләр
- үткен сүзләр, канатлы гыйбарәләр, мәкаль һәм әйтемнәр - энҗе бөртекләре кебек җем-җем итеп ята.
16
Якут (саха) халык сәнгате осталары - олонхосутлар 36 мең юлдан торган «Нүргун Боотур» әсәрен музыка коралы кулланмыйча җидешәр тәүлек дәвамында җырлаганнар. Олонхода вакыйгалар бөтен галәм киңлегендә - Югары (Үөһээ дойду), Урта (Орто дойду) һәм Түбән (Аллараа дойду) дөньяларда бара. Бәянның төп темасы
- кешелекнең башлангычы дип уйланылган Аййы аймага кабиләсенең көнитеше, Урта дөньяда (ягъни җир йөзендә) гадел, бәхетле һәм бай тормыш төзүгә омтылышы. Бер якта - Абасы кабиләләренең кара көчләре булса, икенче якта - айыы аймага халкын алардан яклаучы баһадир ир-егет Нүргун. Бу ике башлангычның көрәше катлаулы һәм мавыктыргыч вакыйгалар тезмәсен хасил итә.
«Урал батыр» һәм «Манас» дастаннарының да нигезендә үз каһарманнары аша халыкның дәһшәтле көчләр белән көрәше, якты хыял-идеалларын чагылдыру ята. Тумыштан ук гадәттән тыш сыйфатларга (акыл, көч, шулай ук тышкы матурлыкка) ия бу батырлар да кардәшләрен берләштерү, аларга хезмәт итү максаты белән мәйданга чыга. Әсәрләрнең тарихи җирлеге борынгыдан ук килгән миф-риваятьләргә, ышануларга, бай рухи-мәдәни җирлегебезгә барып тоташа.
Бу әсәрләрнең тугандаш әдәбиятларыбыз үсешенә әлегәчә гаять көчле тәэсиренең дә сере шунда.
Мөдәррис ВӘЛИЕВ, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибранимов исемендәге Тел, әдәбият ҺӘМ сәнгать институтының текстология бүлеге мөдире