Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВ ҺӘМ ЧЫҢГЫЗ АЙТМАТОВ

Борынгылар: «Әгәр атаң акыллы зат булган булса, аны
белгән кешеләр исән нәм гомерле булсын дип телә», — дип
юкка әйтмәгәннәр. Очраклы әйтелгән сүзләр түгел бу. Хәтер
үлгәннәрнең гомерен озайта. Истәлек- хатирәләр исәннәргә
авыр югалтуларны җиңелрәк үткәреп җибәрергә мөмкинлек
бирә. Хатирәләр — әрнү-сызланулар нәм үткәннәрнең
чынлыгын раслау ул.
Ч.Айтматов.
Аерым кешенең хәтере — ялгыз агач ул, аны үтмәс балта
белән дә кисеп ташлап була. Халык хәтере — мәгърур
карурман шикелле, кисеп чыксаң — орлыктан шытачак,
яндырып узсаң — тамырдан калкачак. Урманның гомерен
йөзәр яшьлек имәннәр ныгыткан кебек, халык хәтерен
ныгыта, оештыра торган уртак хәзинәләр кирәк.
А. Гыйләҗев.
Чыңгыз Айтматов (1928-2008) һәм Аяз Гыйләҗев (1928-2002) — татар халкының чиксез
горурлыгы, мактанычы, йөзек кашы. Татарстан Республикасында Чыңгыз Айтматовны ике
тугандаш халыкның — кыргыз һәм татар халыкларының улы дип исәплиләр. Язучының
әнисе — Нәгыймә Абдулвәлиева — татар хатыны, килеп чыгышы белән Кукмара районына
нисбәтле. Мәкаләдә А.Гыйләҗевның Ч. Айтматов шәхесен һәм иҗатын кабул итү-бәяләү
үзенчәлеген ачу күздә тотыла1.
Исән вакытта ук классик саналган әлеге ике язучының, тормыш юлларында уртак яклар
аз түгел. Бер үк елны туган әдипләрнең иҗат биографияләре, тамырлары нәсел җепләренә
барып тоташа. Килеп чыгышлары белән алар һәр икесе атаклы, билгеле татар нәселләренә
мөнәсәбәтле. Ч.Айтматовның әнисе ягыннан туганнары XIX гасырдан алып Татарстанның
Кукмара районында гомер сөрә. Аларның Мәчкәрә авылында ике мәчет төзүләре мәгълүм.
Язучының бабасы Хәмзә Абдулвәлиев беренче гильдия татар сәүдәгәре була. XIX йөзнең 70
нче еллары ахырына таба ул абыйсы Әхмәтгали һәм апасы Галия белән туган якларын ташлап
чыгып китә. Аларнын сәүдә юлы Урта Азия аша үтә. 1928 елның 12 декабрендә Фрунзе
шәһәрендә (Таласск өлкәсенең Шөкер авылында) Хәмзә Абдулвәлиевның оныгы туа, аңа
Чыңгыз дип исем кушалар. Кукмара районында урнашкан зиратта бу атаклы нәселгә нисбәтле
берничә кабер ташы сакланган. Мәчкәрә авылында язучының бабалары туган нигез, йорт
әлегәчә исән.
А.Гыйләҗевның нәселенә Бикчура хан нигез сала. Нәселнең чишмә башы Габдеррәхман
бине Туймөхәммәдкә (1691-1763) барып тоташуы хакында документлар сакланган. Р.
Фәхретдиннең «Асар» хезмәтендә ул Бөгелмә өязенең беренче ахуны һәм Дала Зәе елгасы
буенда урнашкан (хәзерге Татарстан Республикасының Әлмәт районы) Тайсуган авылында бу
өлкәдәге беренче мәдрәсәгә нигез салучы дип искә алына. Аның улы Габделмәннән бине
Габдеррахман (1756-1828) туган авылында имам һәм мөдәррис була. Улы Корбангали беренче
Юрт башкорт гаскәрендә старшина, Башкорт волосте Уфа губернасы Минзәлә өязенең Нөркәй
авылына (хәзерге Сарман районының Зур Нөркәй авылы) күчә. Корбангалинең улы
Мөхәммәтрәхим (1805 елда туа) мөәзин була. 1837 елның 8 гыйнварында аның Гыйләҗетдин
исемле улы дөньяга килә, нәсел фамилиясенең килеп чыгышы шул исемгә тоташа. Шул
рәвешле, А.Гыйләҗевның бабалары XIX йөздән ХХ йөз
153
1 Хезмәттә Д .Гарифуллин, Р.Фәхреддин, А.Әсфәндияров, А.Гыйләҗев, Н.Вәлиев, И.Гыйләҗев,
Я.Юферова, М.Агишев, Д.Вәлиев, Г.Ахунов, М.Хуҗин, З.Зиннуров, Ч.Айтматов, Ф.Кутлу, Й.Каләндәр,
Б.Җошкун хезмәтләре файдаланылды.
башына кадәрге аралыкта хәзерге Татарстанның көньяк-көнчыгышында имам һәм
мөдәррис буларак хезмәт итәләр.
Гыйләҗетдин Сарман мәчетендә имам булып тора. 1885 елда ул гаиләсе белән Төркиягә
күченеп китә. Рәсәйдә аның бер генә улы кала, ул — А.Гыйләҗевның бабасы Сәхәбетдин.
Сәхәбетдин алты ел дәвамында чит җирдә — Кавказда патша армиясендә полк мулласы
вазифасында хезмәт итә, шул сәбәпле ул туган җирендә калуны кулайрак күрә. Нәселнең
соңгы имамы 1861 елда дөньяга килгән Сәхәбетдин бине Гыйләҗетдин Минзәлә өязенең
Шыгай авылы мәдрәсәсендә (хәзерге Сарман районының Шыгай авылы) белем ала. Бу
мәдрәсә XVIII йөзләрдән үк тирә-якта иң билгеле мәдрәсәләрнең берсе булып тора. Мәдрәсәгә
Мөхәммәдшәриф бине Сөләйман (1780 елда вафат) исемле шәех нигез сала. Оренбургта
руханилар җыенында имтихан тапшырып, Сәхәбетдин 1891 елда Мортыш-тамак авылында
имам-хатыйп булып тору өчен указ ала (№5115 шаһәдәтнамә, 1891 елның 7 октябре).
Оренбург мөселманнары журналының 1906 елгы санында Сәхәбетдинне Сарман авылының
4нче мәчете имам-хатыйбы итеп билгеләү турында кечкенә генә язма бар (Гилязов И. «Отец
был человеком ищущим» [Интервью А.Егорова] // Казанский альманах. — Казань: Татар, кн.
изд-во, 2009. — С.141-143). Шул рәвешле ул иң ярлы «Ак ыштанлылар мәхәлләсенең» имамы
вазифасын башкара башлый. А.Гыйләҗев мәхәллә исеменең килеп чыгышын болай аңлата:
Сәхәбетдин карт Сарманда бер бәләкәй генә мәчет салдырган. Ул бик ярлы мәхәллә булган.
«Ак ыштанлылар» мәхәлләсе дип йөрткәннәр аны, чөнки мәхәллә картлары, мәчеткә
барганда, чалбар кимәгәннәр. Шул ак ыштаннарыннан башка киемнәре дә булмаган. 1887
елда Сәхәбетдин өйләнә. Ул биш бала үстерә: Нурлыхода, Бибиәсма, Әнвәрия, Мәхүбрахман
һәм А.Гыйләҗевның әтисе Мирсәет.
1937 ел Чыңгыз Айтматов биографиясендә дә эзсез узмый. Ч.Айтматов «халык дошманы»
улы булып исәпләнә. Кыргызстан ССРның күренекле дәүләт эшлеклесе Торекул Айтматов
1937 елда кулга алына, 1938 елда атып үтерелә. «Правда» газетасында милли
интеллигенциянең буржуазия белән мөнәсәбәте турында сүз кузгатылгач, кызыл профессура
институтының тыңлаучысы Т.Айтматов фамилиясе дә атала. Гаилә башлыгы бәла киләсен
аңлап, тиз арада гаиләсен Мәскәүдән туган ягына (Сталин шымчылары күзеннән ераграк)
җибәрергә карар кыла. Ч.Айтматов 1936 елның 1 сентябрендә Казан вокзалында гаиләсен
озаткан вакытта әтисенең поезд артыннан йөгерүен гомерлеккә күңеленә сеңдерә. Бу
вакытта ул 2 нче сыйныфка укырга барырга тиеш була. Ата кеше үзен ни көтүен ачык белә.
Гаиләсен шулай саклап кала. Ч.Айтматов «Ана кыры» повестен ата-анасының якты истәлегенә
багышлый, аларның рухи батырлыгына дан җырлый. 1994 елда Чыңгыз Айтматов әтисенең
калдыкларын йола буенча кабергә иңдерә. Ата һәм улның каберләре бүген Бишкәк каласы
янында «Ата-Бейит» каберлегендә янәшә.
А.Гыйләҗев алты ел төрмә-лагерьда газап чигә. Ни хикмәт, үз сүзләре белән әйткәндә,
төрмә-лагерьлар аны язучы итә. Башыннан кичкәннәрне ул «Эзләремне эзләдем»
истәлекләрендә, «Йәгез, бер дога!» романында сурәтли.
КПССның XX съезды Ч.Айтматов һәм А.Гыйләҗев кебек бик күпләргә «яшел юл» ача. 1956
елда кыргыз язучысы Мәскәүгә китә. Әдәбиятчы Азиз Салиев сүзләренә караганда,
Ч.Айтматов филология факультетына укырга керергә ниятли, әмма «халык дошманы» улына
анда ишекләр ябык булып чыга. Укытучысы киңәше белән ул Мәскәүдә Горький исемендәге
Әдәбият институтында махсус филологик белемнәре булмаган язучылар өчен оештырылган
икееллык курсларда укый. Соңрак Ч.Айтматов, үзе турында сөйләгәндә, Мәскәүгә китеп,
Югары әдәби курсларга укырга кермәгән булсам, язучы була алмаган булыр идем, дип еш
кабатлый.
А.Гыйләҗев 1956 елның 13 февралендә аклана. Иреккә чыккач, Казанга кайтып, зур
авырлыклар белән университетта укуын дәвам итү мөмкинлегенә ирешә. Бу чорда кечкенә
күләмле хикәяләр яза, журналга аларны булачак хатыны Н.Гыймадиева исеме белән тәкъдим
итә. Ч.Айтматов һәм А.Гыйләҗев әдәбиятта беренче адымнарын авыл тормышы, җир кешесе
турындагы хикәя, повесть һәм очерклардан башлыйлар. (Ч.Айтматов — «Газетчик Дзюйдо»,
«Ашим», «Мы идём дальше», «Лицом к лицу» (1953); «Трудная переправа» (1956); «Ночной
полив» (1958); А.Гыйләҗев — «Дүртәү» (1958), «Качак» (1959), «Берәү» (1958-1959)).
1961 елның сентябрендә А.Гыйләҗевка Югары әдәби курсларга китәргә тәкъдим итәләр.
МИЛӘҮШӘ ХӘБЕТДИНОВА
154
Язучы өчен бу «күктән төшкән көтелмәгән бәхет» була. Ч .Айтматовның әсәрләрен укып
рухланган А.Гыйләҗев Н.Әсәнбаевка Югары әдәби курсларга язучының үзе белән танышыр
өчен килгәнлеген әйтә. Алтмышынчы елларда ук А.Гыйләҗев «үз иҗатында нәкъ менә халык
тормышын чагылдырган юнәлешне алып баручы» (Ф.Кузнецов) яшь кыргыз язучысының
әдәбият классигы булып китәчәген фаразлый.
Ч.Айтматов һәм А.Гыйләҗев рус әдәбияты мәйданына А.Солженицын, А. Твардовский,
Ф.Абрамов, В.Распутин, В.Астафьев кебек исемнәр килеп кергән «җепшеклек» дулкыны
дәверендә бөтенсоюз күләмендә популярлык казаналар. Бу дәвер әдипләрен туган илгә,
ватанга бирелгәнлек, туган халкына мәхәббәт, яшәп килүче идеология турында хакыйкатьне
әйтү омтылышы берләштерә.
Әдәби текстта романтик һәм реалистик катламны матур үрә белгән, милли
проблематиканы гомумкешелек яссылыгына алып чыккан нечкә психолог һәм реалист
Ч.Айтматовның даны «Җәмилә» (1958) «Гүзәлем, Әсәл» (1961) повестьларыннан башлап
дөньяга тарала. «Җәмилә» әсәрен Луи Арагон яратып укый, француз теленә тәрҗемә итә.
А.Гыйләҗевның исеме Рәсәй халыкларына 1964 елда — «Өч аршын җир» повесте рус телендә
дөнья күреп, «Дружба народов» журналының махсус бүләгенә ия булганнан соң мәгълүм була.
Язучылар өчен кыргыз һәм татар авылы илһам бирүче урын булып тора башлый. Чыннан да,
«Җәмилә» повестеннан соң дөнья яңа талант белән генә түгел, Кыргыз Республикасы белән
дә таныша, бу хакта А.Гыйләҗев хатларында һәм публицистик хезмәтләрендә еш әйтә. Татар
әдибе Ч.Айтматовның төп казанышы кыргыз халкын дөнья аренасына чыгаруда дип бәяли.
Айтматов укучысын үзе туган җиргә гашыйк иттерә. А.Гыйләҗев әдипне Шәрык фәлсәфәсен
һәм Гареб мәдәниятен тоташтыручы дип тә күрә.
ХХ йөзнең икенче яртысы татар прозасының язмышы хакында уйланып, «Казан утлары»
журналының бүлек мөхәррире М.Вәлиевкә язган хатында (1982 елның 10 марты) А.Гыйләҗев
ХХ йөз башында татар әдәбиятын Г.Тукай, Ь.Такташ, Ф.Әмирхан, М.Галәү, Ш.Камал мөмкин
булганча иң югары дәрәҗәгә күтәрәләр, дип горурлануын җиткерә. ХХ йөз башы әдипләре
дөньяны татар халкы, аның мәдәнияте, тарихи язмышы белән таныштыралар, әмма ХХ
йөзнең икенче яртысында татар әдәбияты төрки әдәбиятлар арасында әйдәп баручы булудан
туктый. А.Гыйләҗев татар әдәбиятында Ч.Айтматов, Н.Думбадзе, В.Быков кебек «хәзерге
прозаның гулливерлары» булмавына борчылуын белдерә.
«Әдәбият-сәнгать күге айсыз йә кояшсыз була алмый. Ай яки кояш булмаса, адәм баласы
күккә үрелеп карамый да дип беләм. Караса да, чуарлыктан башка берни күрми , йолдызларны
исемләп аермый. Әдәбият та тоташ чуар күк ул, аны җанлы итәр өчен аңа исемнәр — ай-
кояшлар кирәк. Чыңгыз Айтматов дибез икән, бу исем һәркемгә мәгълүм. Ул барында
кыргызның күге күк, гади укучы кыргыз әдәбияты тоташ шундый югарылыкта дип ышана,
шулай дип белә. Әгәр әдәбиятта шундый югарылыктагы лидер юк икән, әдәбият гел
талантлардан гына торса да, гади укучы аны бер чакта да санламый . Безгә дә шундый лидер
кирәк иде. Үзебезнең әдәбиятның данын читләргә алып чыгарлык Тулы вәкаләтле әдәбият
илчесе кирәк иде. Кем ул?.. Бу уй мине менә чирек гасыр инде борчый, тетрәтә»,— дип
АГыйләҗев көндәлекләрендә теркәп куя (1986 елның 21 марты).
Татар әдибе замандашын бөек рухлы кеше дип исәпли. Көндәлекләрендәге бер язмага
игътибар итик: «Әйе, язучылар съезды тәмам. Делегатлар арасыннан ике кешенең чыгышы
турында сүз бара: Чыңгыз Айтматов һәм Константин Симонов. Беренчесе — әдәбиятыбызның
бүгенге торышы белән, икенчесе тормышның бүгенге агышы белән асла риза түгеллекләрен
белдергәннәр. Хәзерге түбәнлек, күремсезлек, җаһиллык, комсызлык, җасуслык чорында шул
сүзләрне халык алдында әйтү — егетлек. Тиле кеше чыгып акырырга мөмкин, аңа колак
салмаслар. Эш күрсәткән ирләр сүз әйтә ала икән, бу инде уен түгел. Менә нәрсә мөһим!»
Ф.Бәйрәмовага юллаган хатыңда (1983 елның 29 ноябре) А.Гыйләҗев күпмилләтле
Россиядә Ч.Айтматовтан рухи көч алучы халыклар күп, дип билгели: «Евтушенко шушы арада
гына чыккан мәкаләсендә «Чыңгыз Айтматов чорны «геологик разрезда ала», дип язды.
Тапкыр әйтелгән. Җирнең тирәнлеген җиде метр күрергә өйрәнмәгән шул без! Югыйсә
маңкортларның җәмгыятьтә бер катлау булып ныгуларын күрә алган булыр идек. Ә Чыңгыз
күргән. Җае килгән саен, Чыңгыз иҗатына кизәнә килгән Мөдәррис Мусин да маңкортның
беренче сорты ич. Тукай клубындагы мәгълүм җыелышта ул Чыңгыз Айтматовны «бары тик
популяр язучы гына!» дип исбатларга бик тырышты. Янәсе, вакытлар үтүгә үк ул онытылачак,
популярлык вакытлыча гына, имеш, бер көнлек! Хәзер үк чамалап була: кем калыр да кем
АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВ ҺӘМ ЧЫҢГЫЗ АЙТМАТОВ
155
онытылыр. Чыңгыз — илебездәге бөтен халыклар рухына көч биреп торучы кеше ул! Бигрәк
тә аның соңгы әсәре «Буранлы Едегәй» безне сискәндереп уйландырды».
Кыргыз язучысы «генеологик хәтернең» бүгенге халәтен генә күрсәтү яисә бу хактагы
борынгы бәянне (притчаны) искәртү белән генә чикләнми, яңадан тергезелгән легенда
эчтәлеген фәлсәфи катлам белән дә баета, тулыландыра. Райфә исемле укучыга язган хатында
А.Гыйләҗев «Җомга көн, кич белән...» повесте героинясы Бибинурның балаларын
Ч.Айтматовның «Бер көн — бер гомер» романындагы маңкортлар белән чагыштыра:
«Куркыныч кешеләр алар, илсез, телсез кешеләр. Ч.Айтматовның «И дольше века длится
день» дип аталган атаклы романында Маңкорт образы бар. Бибинурның балалары күренеп үк
китмәсәләр дә, әнә шул Маңкортның кан кардәшләре инде... Сүз менә нәрсә турында бара...
Ш.Рәкыйповка атап язган хатында (1980 елның 25 октябре) язучы үзенең татар
әдәбиятының Ч.Айтматовы була алмавына борчылуын белдерә. А.Гыйләҗев татар әдәби
тәнкыйтенең торышы белән канәгать булмый, югары гыйлемле, әзерлекле тәнкыйтьчеләр,
үзгә югарылыктагы әдәби-мәдәни мохит хакында хыяллана. Аның карашынча, укучы
язучыны яңа иҗат үрләренә дә рухландыра, аның киләчәген дә билгели: «Әгәр «Җәмилә»
повестен Луи Арогон күреп яратмаса, Чыңгыз Айтматовның әдәби язмышы ниндирәк булыр
иде икән? Әлбәттә, Чыңгызның русча иҗат итүе дә аның язмышын билгеләгәндә ярдәм
итмәде түгел. «Җәмилә», «Дөя күзе», «Беренче мөгаллим» кебек традицион, гадәти повестьлар
авторы берзаман дөнья киңлегендә «Елга тиң сузылган көн» («Бер көн — бер гомер»—ред.)
дигән мәшһүр романын иҗат итте. Кыюсыз гына башлаган Чыңгыз — дөнья мәйданына
чыкты. Арогон биргән бәя аның рухына бәрәкәтле юл ачты».
А.Гыйләҗев «Өч аршын җир» повестен язганнан соң, никадәр михнәтләр чигәргә туры
килгәнлеген искә ала: «Әгәр «Өч аршын җир» повесте дә үз вакытында тиешле бәясен алып,
рухымны киңәйтеп, мәсләгемне ныгытып җибәрсә, мөгаен, минем дә әдәби язмышым
бүтәнчәрәк булыр иде. Ә әсәрне татар тәнкыйтьчеләре тетеп салдылар. Рух күтәрергә кирәктә
бердәмләшә алмаган татарлар, сытып ыргытырга дигәндә кинәнеп, явызланып бергә
тупланалар».
«Литературная газета» битләрендә Ч.Айтматовның «Бер көн — бер гомер» романыннан
өзек дөнья күргәннән соң, А.Гыйләҗев мифопоэтиканың үзенчәлекләре турында уйлана
башлый. М.Галиевкә язган хатында әдип Ч.Айтматовның милли фольклорны тирән белүенә
соклануын җиткерә, шунда ук татар язучыларының халык авыз иҗаты җәүһәрләрен саксыз
һәм урынсыз куллануына борчылуын да белдерә. А.Гыйләҗев замандашларына әдәби
әсәрләрдә татар халкының этник төркемнәрен
— керәшеннәрне, мишәрләрне, урал татарларын тасвирлап язарга өндәп мөрәҗәгать итә.
Чыннан да, «язучы тарафыннан эшкәртелгән милли образлар, элементлар (мифлар,
ышанулар һәм интонацион стильләштерү) Айтматов әсәрләрендә «өстәмә бизәк», орнамент
кына булып калмыйча, әдәби текстның эчке көенә ярашлы үзенчәлекле гаҗәеп бай дөнья
хасил итәләр. Бу дөнья иң элек герой күңелендә барлыкка килә, геройның эчке дөньясы үз
эченә буыннар хәтерен дә, бүгенге рухи кыйммәтләрне дә сыйдыра, аның уйларында
киләчәккә бәйле өмет-хыяллар да, борчулар да — һәммәсе дә көзгедәге кебек чагылыш таба»
(Юферова Я. Реквием улетающей стаи // Российская газета. — 2008. — №4687. — 19 июня).
Хат һәм көндәлекләрендә А.Гыйләҗев күп тапкырлар икетеллелек проблемасы хакында
уйлана: «Соңгы елларда безнең әдәбиятка килгән төркемне генә кара син: Рөстәм Кутуй, Диас
Вәлиев, Әхәт Мушинский, Фәридә Рәсүлева (Атилла Расих кызы). Мин аларның русча
язуларына рәнҗемим, язсыннар, бик яхшы, тик асыл максатлары
— татар халкына хезмәт итәргә тиешле булуларын гына онытмасыннар! Чыңгыз да русча
яза, Фазыл Искәндәр дә, Тимур Зульфикаров та, башка бик күпләр рус телендә иҗат итә. Өлкә
богавыннан котылыр өчен, үзем дә русча язар идем, кулымнан гына килми! Ләкин Чыңгыз
һаман к ы р г ы з язучысы, ул үз халкын дөнья мәйданына алып чыкты», — дип яза әдип. Шул
рәвешле, А.Гыйләҗев әсәрнең кайсы телдә язылганлыгы әһәмияткә ия түгел, иң мөһиме —
иҗат җимешенең милли рух белән эретелгәнлеге, дип тәкрарлый. Әгәр язучы бу принципка
хыянәт итсә, аны маңкорт язмышы көтә, дип фаразлый ул. Бу фикерен улы Мансурга язган
хатында да искәртә: «Русча язуың бер дә начар түгел, русча язып та үз халыкларының улы
булып кала алган бик күп гүзәл кешеләрне беләбез, шул ук Чыңгыз Айтматов русча яза, Фазыл
Искәндәр, И.Друце һ.б. Русча язу — заманча, аннан бер дә читенсенергә ярамый. Тик син кайсы
халыкка хезмәт итәргә телисең — монысын беренче аваздан ук ачыкларга иде!..»
МИЛӘҮШӘ ХӘБЕТДИНОВА
156
А.Гыйләҗев кыргыз язучысының һәр уңышына ихлас сөенә. Замандашлары әлеге ике
әдип иҗатындагы уртак якларга һәрдаим игътибар итәләр. «Милли характер һәм халык
язмышы, милли тарих барышы — менә дөнья әдәбиятының төп сюжетлары. Кулыма
латинамерикалы әдип Маркес романы мисырлы Йосыф Идриси, япон язучысы Ясунари
Кавабата, төньяк америкалы Фолкнер, кыргыз әдибе Чыңгыз Айтматов, татар язучысы Аяз
Гыйләҗев әсәрләрен алуга, мин аларда уртак бер җыр ишетәм...» — дип яза Д.Вәлиев
«Мәхәббәт чүкече» исемле мәкаләсендә.
Г .Ахунов А. Гыйләжевнын «Урамнар артыңда яшел болын» романы, «Язгы кәрваннар»
повестьларының Ч.Айтматов әсәрләре белән аваздашлыгына игътибар итә. Шунда ук
А.Гыйләҗевның әлеге әсәрләре танылган әдипнең әсәрләренә караганда иртәрәк
язылганлыгын искәртүне тиеш таба. М.Хуҗин истәлек-хатирәләрендә тәнкыйтьчеләрнең
А.Гыйләҗевның «Язгы кәрваннар» повестеның ЧАйтматовның «Иртәләгән торналар» әсәре
белән охшашлыгын күрсәтүләрен яза. Ни сәбәпледер, М.Хуҗин татар повестеның өч ел алдан
язылуына һәм басылуына игътибар итүне кирәк тапмый.
Г.Ахунов язмаларының берсендә болай дип билгели: «Аяз Гыйләҗев иҗаты — көрәшче
иҗат. Ул беркайчан да такыр юлдан бармады. Рәхмәт әйтсен, тоталитар система заманында
Гарәф Шәрәфетдинов, үзенә авырлык алып булса да, аның китапларын бастырып килде. Юкса
партия өлкә комитеты җитәкчеләре Аяз каләмдәшебезнең язган һәрбер әсәреннән гаеп
эзләделәр. «Өч аршын җир» белән «Язгы кәрваннар» кире яктан мисалга алындылар. «Күзгә-
күз» повестена карата аның каләмдәшләре гәзит аша погром оештырды. «Югалган бер көн»
пьесасы буенча Казанның урыс Зур драма театры куйган спектакльгә өлкә комитеты
секретаре ничек ярсып ташланды. Мин язучыларның рәисе идем ул чакта, әлеге спектакльне
яклагач, секретарь миңа да: «Хватит!» — дип кычкырган иде. Хәтеремдә әле,
Каракалпакстанда Аяз, ишәкне кочаклап: «Синең дә, минем дә бер бүләгебез дә юк. Этләргә,
күргәзмәдә катнашып, койрык болгаган өчен, медаль тагып җибәрәләр», — дип елаган иде.
Сабыр иткән морадына җиткән, ди бабаларыбыз. Мин рәис булып эшләгәндә, ул
Татарстанның Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә (1983) лаек булды. 1987 елда аңа әдәбият
өлкәсендәге уңышлары өчен РСФСРның Дәүләт бүләге бирелде. «Йәгез, бер дога!» романы һәм
күпьяклы җәмәгать эшчәнлеге өчен ул Гаяз Исхакый бүләген алды. 1993 елның декабрендә
аңа Халык язучысы дигән дәрәҗәле исем бирелде».
Әдипнең архивында татар телендә басылган «Ч.Айтматов повестьлары» китабына
рецензия саклана. А.Гыйләҗев кыргыз язучысының повестьларын рус теленнән татар теленә
тәрҗемә иткән биш тәрҗемәченең хезмәтен бәяли. «Анам кыры» повестеның Я.Халитов
тәрҗемәсен анализлап, А.Гыйләҗев тәрҗемәченең язучы сүзенә сак мөнәсәбәтенә игътибар
итә, телгә бәйле аерым төгәлсезлекләрне дә күрсәтә. «Беренче мөгаллим» повестен Ә.Еники
тәрҗемә кыла. А.Гыйләҗев татар әдәбиятының классигы Ә.Еникине оригинал текст белән
иркен эш йөртә, дип тәнкыйтьли. Тәрҗемәдә автор текстының структурасы һәм стиле
үзгәрүгә канәгатьсезлеген белгертә. Х.Сарьян «Гүзәлем, Әсәл» әсәрен тәрҗемә итә.
А.Гыйләҗев тәрҗемәче әсәрнең исеменә салынган көйне тоймый, дип әрни, текстларны
укудагы төрлелекне шуңа бәйли. Рецензент диалогларның еш кына русча яңгыравын да
әйтми калдырмый. Авторның диалектизмнарны куллануын да А.Гыйләҗев уңай бәяли,
аларга астөшермәләр бирергә тәкъдим итә. А.Гыйләҗев Х.Сарьянга кабатланган өлешләрне
анализлап, текстны кыскартырга да киңәш бирә. М.Госмановның «Җәмилә» повестен
тәрҗемә итүен беркадәр кыенлык белән бәяли. Шул ук вакытта А.Гыйләҗев тәрҗемәченең
кыргыз телендәге оригинал белән эшләвенә уңай мөнәсәбәтен белдерә. М.Госманов
тәрҗемәсендә кайбер эпизодлар татар телендә русча вариантка караг анда тәэсирлерәк
157
һәм отышлырак яңгыравын искәртә. Ш.Садыйковның «Дөя күзе»н тәрҗемә кылуын
А.Гыйләҗев тискәре бәяли. Уңышсызлыкның сәбәбен тексттагы этнографик материалны
төшереп калдыруга бәйли, шул сәбәпле бу хезмәтне басмага тәкъдим итми.
Улы — яшь драматург Мансур Гыйләҗев белән берлектә А.Гыйләҗев Г.Камал исемендәге
ТДАТда куяр өчен Ч.Айтматовның «Ахырзаман» романының сәхнә вариантын әзерли (1987,
режиссёр Д.Сираҗиев). «Ахырзаман» спектакле озак еллар дәвамында сәхнәдән төшми
уйнала.
З.Зиннуров үзенең истәлекләр китабында замандашларыннан Ч.Айтматовның
А.Гыйләҗевның «Өч аршын җир»ен укыганнан соң әйткән сүзләрен еш ишетүен белдерә:
«Миңа үземнең танылу алган әсәрләрем өчен оят». А.Гыйләҗев осталыгын бәян итү өчен шул
сүзләр дә җитә. 2008 елны «Мәгариф» нәшриятында «Мир татарской литературы» сериясенең
А.Гыйләҗев әсәрләреннән торган беренче томы әзерләнгән вакытта, Ч.Айтматовның кереш
сүз язарга алынуы һич тә очраклы түгел. Әдәбиятның чын остасы, корифее әлеге сериягә
фатиха бирә (кереш сүз 2008 елның 12 мартында Брюссельдә языла).
Ф.Кутлуның хәерхаһлы тәрҗемәсендә «Өч аршын җир» повесте Төркиядә инде 4 (!)
тапкыр нәшир ителә, узган елны төрек укучысы «Җомга көн, кич белән...» повесте белән
таныша. Төрек әдәбиятчылары һәм тәнкыйтьчеләре татар язучысы әсәрләренә бәя биреп,
моңарчы төрки дөньяга мәгълүм бер генә мәгърур затны — Ч.Айтматовны гына белүләрен,
А.Гыйләҗевның мирасы шундый ук дәрәҗәдә бөек икәнлеген ачуларын еш билгелиләр.
Й.Каләндәр үзенең рецензиясендә болай яза: «Өч аршын җир» повестен укыган вакытта, мин,
ихтыярсыздан, Ч.Айтматовның «Бер көн — бер гомер» романының кайчан язылганлыгын
искә төшердем. Ьәр ике әсәр күңелемне кузгатты, йөрәгемне яулап алды. Ьәр ике әсәр совет
режимын тәнкыйтьләүне алга куя. Ләкин, «Өч аршын җир» повесте 18 ел алдан, совет режимы
чәчәк аткан дәвердә үк язылган булып чыкты, ә бу авторга карата аерым ихтирам уята, без
аның кыюлыгына һәм рухи батырлыгына сокланабыз». Б.Җошкун фикеренчә, А.Гыйләҗев
үзенең повестенда татар милләтенең фаҗигасен тасвирлый, дөньяга үз халкының сурәтен
тәкъдир итә. Төрек укучысы ХХ йөздә татарларның уй-хисләрен, әрнүләрен тоя алды. Әсәрнең
төп кыйммәтен әнә шул билгели.
Чыңгыз Айтматов язучы М.Ауэзов хакында болай яза: «Еллар узгач, яшәешнең
алыштыргысыз кануны булуына төшенәсең — «бар да үтә, бар да үзгәрә», буыннар хәтерендә
сакланучы исемнәрне дә аямый икән. Вакыт алар өчен дә уза, ләкин алар безнең аңыбызда,
күңел төпкелләребездә яшәүләрен дәвам итә, димәк ки, алар өчен тарих та дәвам итә булып
чыга. Вакыт гаҗәеп кызыклы, бик үк күңелле дә булмаган, ләкин беркайчан да үзгәрми торган
бер сыйфатка ия: ул һәрнәрсәне үз урынына утырта, үткәннәргә, билгеле бер чордагы ышану-
мавыгуларга, теге яисә бу вакыйгага карата рәсми һәм шәхси карашларга төзәтмәләр кертә.
Мин шул мәгънәне күз алдында тотам. Аеруча әдәбиятта, сәнгатьтә, әдипләр һәм әсәрләр
язмышында бу закончалык бик эзлекле һәм үтә дә кырыс саклана. Чөнки вакыт хөкеме үз
эченә буыннар хәтеренең яңа баскычын, үсеш-үзгәрешне тану-аңлау өчен кирәк булган яңа
бәяләү бизмәнен ала. Вакыт көче — шул тарихи чынлыкның үзе инде ул, көндәлек тормышта
без аны гаделлек дибез» («Ауэзов турында», 1978). Бу юллар, Чыңгыз Айтматов вафатыннан
соң, үзе турында, үз иҗатының язмышы турында уйланулар кебек кабул ителә.
Чыннан да, иң гадел хөкем — вакыт сынавы ул. Ч. Айтматов һәм А.Гыйләҗев исемнәре
милли әдәбият күгендә генә түгел, дөнья әдәбияты күгендә дә балкып яна, еллар үтү белән,
алар калдырган мирасның кыйммәте тагын да арта. Ч.Айтматов һәм А.Гыйләҗев — милли һәм
дөнья әдәбиятлары үсешенә зур йогынты ясаган, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга
үзләреннән бәһаләп бетергесез өлеш керткән әдипләр. Ничәмә-ничә буын аларның әсәрләрен
укып рухлана, тәрбияләнә. Ике бөек әдипнең әсәрләре ярдәмендә бөтен дөнья халыклары
кыргыз һәм татар халкының рухи дөньясы, мәдәни мирасы белән таныша.