УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ
Мирсәй ӘМИР
Кем ни белән килә?
Язучылар съезды җыйналачагы мәгълүм булгач, һәрбер язучы, һәрбер тәнкыйтьче, шулай
ук редакция яки нәшрият җитәкчеләре үз алларына съездга нинди уңыш белән килүне бурыч
итеп куйганнар иде. Менә хәзер шул бурычларның үтәлүен белдереп китәбез.
Язучы, шагыйрь һәм тәнкыйтче иптәшләрдән:
Гомәр Толымбай — «Куян солдат» белән; Фатих Кәрим — җыентыгы белән; Кави Нәҗми
— хатыны белән; Әсгать Айдар — «Ташбай» һәм тишек ботинкасы белән; Фатих Сәйфи-
Казанлы — бетмәс репликалар белән; Ибраһим Гази — үтмәс остроталар белән; «Совет
әдәбияты» — гыйнвар номеры белән; Газиз Иделле
— вәгъдә белән; Язучылар шәһәр комитеты — зар белән; Оештыру комитеты — жар белән;
Нур Баян — эшләпәсе белән; Хәсән Туфан — аңлавы авыр булган уйлар белән; Афзал Таһиров
— Шәриф Камал белән; Мәҗит Гафури — хәзерге заман белән; Газиз Мөхәммәтшин —
настроение белән; Мансур Крыйм — плацкарт белән; Шәйхи Маннур — дәрмансыз дәрт белән;
Мирсәй Әмир — ярты роман белән; Афзал Шамов — «Ана»сы белән; Риза Ишморат — «Чит
кеше баласы» белән; Кәрим Тинчурин — шул ук шәл белән; Мәхмүд Максуд — көч-хәл белән;
Сирин — соңгы тамчысы белән; Галимҗан Нигьмәти — юкә камчысы белән; Фәтхи Бурнаш
— «Яшь (чагындагы) йөрәге» белән; С.Гыйлфан — Туктаусыз сөйләү теләге белән; Салих
Баттал — Айраплан белән; Гомәр Гали — тулмаган план белән; Мөхәммәт Гали
— денщигы белән; Шәриф Камал — «Шиге» белән; Әхмәт Исхак — үзе белән; Исмәгыйль
Рәми — ике күзе белән; Рахман Ильяс — «Әндәр карт»ы белән; Хөсни Кәрим — арты белән;
Каратай — сүгенмәү шарты белән съездга киләләр.
«Чаян» 1934
Нур ӘХМӘДИЕВ
Болай да...
Әзерне ашап, әзерне эчеп яшәргә күнеккән Гамил Афзал көннәрдән бер көнне, җәмәгате
Нәфисә ханым эштән кайтуга, дөге боткасы пешереп куя. Күр, җаный, без дә төшеп
калганнардан түгел, янәсе.
Ире тарафыннан мондый илтифаттан күңеле нечкәргән Нәфисә ханым ботканы бер каба,
ике каба — теш арасында нидер шытырдый. Эшнең нәрсәдә икәнен төшенә башлаган
тәҗрибәле хатын:
— Син дөгене юган идеңме соң? — дип сорый. Гамил Афзал горур төстә җавап бирә:
Аның нәрсәсен юасың, дөге болай да ак бит ул!
Туфан МИҢНУЛЛИН
Яхшы
Хәзер миңа кайда яхшы...
Авыздан теш төшкән,
Кулымнан эш төшкән.
Туксан яшьлек карт авызыннан
Хәзер миңа кайда да яхшы...
Язмыйча чарам юк,
Каләмдә карам юк.
Р. Фәйзуллин
Хәзер миңа кайда яхшы...
Журналда төп эшем,
Тап-таза бар төшем.
Йортым бүрәнәдән.
(Мактый күргән адәм.)
Төпчегем янымда,
Ризыгым табында.
Дәрәҗә? Җитәрлек —
Исләрең китәрлек.
Хәзер миңа кайда да яхшы...
Язсам да килешә,
Язмасам да килешә...
Марсель ГАЛИЕВ
Зыялы бизнес
— Соңгы арада фәнни мәкаләләрең чыкканы күренми, галимлекне ташладың ахры?
— Фәннең җитдирәк өлкәсенә күчтем. Шәҗәрәләр төзим республикабызның күренекле
шәхесләренә. Әле менә Президентка тәкъдим ясадым. Нәсел очын Чыңгызханга ялгарга дип
кергән идем дә, сөйләшә торгач, Кубрат ханга ук җитеп тукталырга булдык.
— Архивларда уналтынчы гасырның аргы ягына чыккан бер документ та сакланмаган,
татарның хәтерен юкка чыгарганнар бит. Ничекләр эзләп табасыңдыр инде нәсел тамырларын?
— Интуиция, туган. Тоем, сизгерлек. Хәтта, фидакарьлек дип әйтер идем. Телисеңме,
синең шәҗәрәңне дә гөл итеп эшләп бирәм.
— Мин бит алай затлы нәселдән түгел...
— Анысы өчен кайгырма... Зәңгәр канлымы, яшел канлымы — нәсел очы барыбер шул
кара буразнадан баш төртә. Телисең, Мөхәммәд пәйгамбәргә, телисең — Атиллага
тоташтырабыз шәҗәрәңне. Акчаңа карап инде.
Язучылар очрашканда
Әллә каян ук елмаеп, Разил Вәлиев килеп күрешә:
— Нихәлләрдә, Нур туган!
— Исән-сау гына авырып йөрим әле, — ди Нур Әхмәдиев. — Гадәттәгечә, салмак кына
әйтеп шаярта белгән Нурның сүзеннән көлеп куйган Разил:
— Болай ару гына күренәсең, — ди.
— Дисеңме... Дөресен әйтмәсә дә депутат кешегә килешә шул, — ди Нур Әхмәдиев. —
Үзеңнең сәламәтлекләр ничек соң?
— Ярыйсы. Авырып алган чаклар да була.
— Безнең яшьтә бер авыруы да булмаган кеше сәламәт түгел инде ул, — ди Нур
Әхмәдиев.
***
— Тормышлар ничек, тәгәриме? — ди Фоат Садри.
— Алтмыш яшьтән соң йөрәк сизгерләнә, миналанган кырдан барган кебек, — ди
172
Марсель Гали.
— Алай булгач... Җитмешнең теге ягында мин — дары мичкәсе өстендә утырам икән, —
ди Фоат Садри.
***
— Соңгы арада бик күренмисең, — ди Зиннур Хөснияр.
— Көн әйбәт бүген. Күптән кояш күргән юк иде, — ди Рашат Низами.
— Кырымдагы хәлләр...
— Кырынырга онытканмын шул.
— Минем «Казан утлары»ндагы яңа әсәргә күз төшермәгәнсеңдер? — ди Зиннур
Хөснияр.
— Казанда күз төшәрдәй чибәрләр күп тә, без генә... — ди Рашат Низами, моңсуланып.
— Рәхмәт, менә бер кеше әсәремне укыган ичмасам, — дип Зиннур Хөснияр Рашат
Низаминың кулын, сулышсыз калдырып, кыса.
И гәпләшәләр болар. Колак катыланган саен, сүз җилеме йомшара, ахрысы.
Чын хан табылса
Мөсәгыйт Хәбибуллинның татар ханнары династиясе турындагы язмасы «Мирас»
журналында басылып чыга. Һәр ханның яшәгән елы, туган-үлгән көне минутына чаклы
шулкадәр төгәллек белән бирелгән ки, исең-акылың китәрлек.
Бу язманы укыганнан соң Ркаил Зәйдулла башын чайкап торган да: — Алла, төгәл дә язган
бит Мөсәгыйт ага, архивлардан чын хан документлары табылса, арага кыстырырлык та урын
калмаган, — дип куя.
Гасырга тиң сабырлык
— Камил Кәримов, өеңдә син ташбака асрыйсың диләр! Нинди исем куштыгыз?
— Әле ашыкмыйбыз. Аның өч йөз ел яшисе бар.
Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде.