ШУНЫҢ БЕЛӘН ШУЛ... ВОКЗАЛДАН ЯЗАМ1
МЕМУАРЛАР
Шулай да, бер вакыт җитәр әле -
чынбарлыкта булып узган хатирәләрдән дә
кызыклырак нәрсә табылмас.
Уолт Уитмен
154
Сез шәхси, хәтта интим тормышыгыз
турында күбрәк язган саен, ул язганнарыгыз
халыкка кирәгрәк булып чыга. Монда фәкать
хаклы икәнлегегезне белү ҺӘМ ихлас, хәтта
ялгышкан, хаталанган чакта да, ихлас
булуыгыз гына сорала.
Гётеның Эккерманга язган хатыннан
Тормышың кояшы акрын-акрын гына баешына якынлаша башлауга, ирексездән артка,
үткәннәреңә борылып карыйсың икән: нәрсәгә ирештең... ә нәрсәгә ирешмәдең? Ни эшләдең,
ни эшләргә өлгермәдең, үкенечләрең каламы, калса, нинди үкенечләр? Һәм тагын бер кат
инанасың: никадәр аз юл үтелгән дә никадәр күп хата кылынган! Ә күпмедер төзәтмә кертү,
нидер үзгәртү — кызганыч ки, кулыңнан килерлек гамәл түгел инде. Булган — беткән. Яшең
барган саен хәтергә, дөресрәге, аның сайлый белү сәләтенә сокланасың. Берәр хатирәне
яхшырак, төпченебрәк искә төшерергә тырышасың да, гомумән үзгә, кирәкмәс очраклы бер
истәлеккә төртеләсең. Кайберләре тавыш булып кире кайта, кайберләре — төс булып,
кайберләре — хис булып; кайберләре — музыка аша искә төшә, гүя син иң алгы рәткә утырдың
да, ретро-кино карыйсың, ә экранда — синең гомерең тәгәри һәм сюжет чишелешкә якынлаша
инде... Нәтиҗәләр ясарга вакыт. Мондый очракта адәм баласының кабат үткәннәргә кайтуы —
табигый дә кебек, анда, үткәндә, аның ямьле балачагы, гүзәл үсмерчагы калган бит. Танылган
грузин шагыйре Карло Каладзе да юкка гына: «Балачагым гына истә, калганы — минеке
түгел», — димәгәндер.
Ләкин язучының хәтер сандыгында актарынуы башка, гадәти кешенекеннән аерылып тора
— ул үткәннәргә сагыну яисә юксыну сәбәпле генә кайтмый, мәңгегә агып киткән елларыннан
ул моңарчы әйтергә өлгермәгән, онытып торган мөһим вакыйгалар, мөһим сүзләр эзли.
Юл азагына якынлашкан һәр кеше җитәрлек дәрәҗәдә тәҗрибә туплап өлгергән була, инде
каләм әһеле мисалын карасаң, монда хәлләр бераз үзгәрә: укучыга аның үз йөзе, үз гыйлем-
зирәклеге генә түгел, ә шушы сыйфатларның башка бөек шәхесләр, ил, халык, дәвер
язмышында чагылышы да кызыклы. Язучы белән язучы булмаганның тормыш юлы
арасындагы төп аерма — шул. Әдип соңгы сулуында да киләсе буыннарга үзенең өр-яңа
ачышларын, моңарчы ни сәбәпледер җиде йозак астында тоткан серләрен әйтеп калырга
тырыша, үзе генә күргән, үзе генә белгәнне ачып салырга тели. Тормыш йомгагы сүтелә барган
саен бу кичерешләр язучының күңел төбен ныграк тырный: аңа әйтеп калырга, кычкырырга,
пышылдарга, яңа буынны, бәлки, кисәтергә, юатырга кирәк! Ул кадерле укучысына соңгы
мәртәбә: «Хуш!» — дияргә тиеш. Ләкин аның калын-калын роман, хәтта аңардан юкарак
1 Журнал варианты.
бәян язарлык та вакыты булмаска мөмкин инде, димәк, кыска, төгәл, башка берәр тыгыз шәкел
табу зарур!
Менә шул вакытта моңарчы кеше күзе күрмәгән көндәлек кисәкләре, вак-төяк хәбәрләр
теркәлеп барган иске дәфтәрләр, яңа әсәргә чимал булырга тиешле язмалар ярдәмгә килә.
Язучы гомер буе туплап барган бөек шәхесләрнең фикерләренә, әйткән сүзләренә, мәкальләргә,
әйтемнәргә мөрәҗәгать итә. Ошаган шагыйрьләренең ак кәгазьгә күчереп барган шигъри
өзекләрен укый. Ә алардан томнар җыярлык! Әйтик, мин үзем шигырьгә һәрвакыт мөкиббән
булдым, һичкайчан шигырь язарга утырмасам да, кайбер тезмә юлның берничә калын-калын
чәчмә әсәрдән тирәнрәк, көчлерәк булуына төшендем. Мисал өчен: «Син Гайсәгә эндәшерсең,
җавап бирер Иуда».
Аллаһы Тәгалә бүләкләгән озын гомеремдә мин андый дәфтәрләрне күп тутырдым;
алардан тыш мине борчыган, миңа кызыклы байтак материалны үз эченә алган йөзләгән сап-
сары газета-журнал битләре, дусларым — ХХ гасырның танылган шәхесләре миңа адреслаган
хатлар сабыр гына үз вакытын көтеп ята. Ул шәхесләрнең һәрберсенә «Атаклы кешеләр
тормышы» сериясеннән берәр китап багышлап булыр иде, әмма бу китапларны мин, кызганыч
ки, беркайчан да яза алмам инде. Шушы кечкенә язмачыклар, хәтернең төрле почмакларына
сибелгән вак хатирәләр белән канәгатьләнергә кала.
Әлбәттә, күпме гомер тузан җыеп яткан бу «әсәрләрнең» укучы өчен барысы да кирәк тә,
кызыклы да түгелдер, бәлки. Әмма үткәннәремне барлый башлагач, мин шуны тәгаен аңладым:
әлеге кәгазь кисәкләрендә беркайчан да кире кайтмаячак дәвер, тарих, үзгә рух, үзгә дәүләт,
җәмгыять, гомумән, башка хыяллар, максатлар теркәлгән икән ич! Ул ашык-пошык язылган
искәрмәләрдә минем җаным өчен бик кадерле кешеләр турында хәтер яши. Хыялларын,
өметләрен, бәхетләрен, һәм, ниһаять, гомерләрен дә вакыт чигенең теге ягында — ХХ гасырда
РАУЛЬ МИР - ХӘЙДӘРОВ
155
калдырган шәхесләр турында ул хәтер...
Хәер, кайберләре, шулар исемлегенә мин дә керәм, очраклы рәвештә, фәкать Аллаһы
Тәгалә теләге буенча, аякларын сөйрәп кенә, ХХ1 йөзгә үтте, һәм беразга, үзләре дә теләмәстән,
ни аңлап, ни күнеп булмый торган яңа тормышның юлаучыларына әверелде.
Кешелек дөньясының һичкайчан да алдагы буын белән моның кадәр санлашмаганы юк иде
әле, минемчә. Бу кызганыч хәлне бүгенге Русиядә күзәтергә туры килә. Яңа Русиягә ни үзенең
үткәне, алдагы буыннарның ни уңай ягы, ни, бигрәк тә, хаталары кирәк түгел. Минем дә аларны
маяк, үрнәк үк итеп күрсәтәсем килми, аның тәҗрибәләренә, югалту-табуларына да игътибар
юнәлтергә исәбем юк. Бүген безнең тәҗрибәнең кирәге бер тиен. Мин үз замандашларымның
әдәби сурәтен күрсәтеп калдырырга телим, алар төгәл бер чорга береккән, бу — тарихка иң
рәхимсез һәм иң канкойгыч булып кереп калган ХХ гасыр... Кемнәр ул? Нинди алар? Нинди
хыяллар белән янган? Ничек яшәгән? Ни теләгән? Нәрсәгә омтылган? Максатларына
ирешкәнме? Юкмы? Юк икән, нигә юк? Язмыш рәхимсез булганмы, үзебез ачыгавызмы?
Белмим. Ул турыда хәзер баш вату да кирәкмидер, бәлки. Безнең вакыт үткән инде. Ком сәгате
тып-тып кына соңгы көннәрне саный...
Малеевкада рулетка уены
Безнең бәхетле яшьлеккә Иҗат йорты дигән могҗизалы урыннарның шау чәчәктә утырган
вакыты туры килде... Мөгаен, бүгенге укучыга аның ни-нәрсә икәнен аныклап китү зарурдыр,
бу төшенчә минем мемуарларда еш телгә алыначак әле.
Иҗат йорты — тулаем һәм фәкать Советлар Союзы, дөресрәге, Сталин уйлап тапкан
«күренеш». Язучыларга мондый игътибар беркайда да, беркайчан да булмаган, юк, һәм,
кызганыч, бик кызганыч ки, мөгаен, булмаячактыр да инде. Нәрсә ул минем фикер — хәтта
дөньяның иң зур, иң данлыклы язучылары безнең Иҗат йортларында кунак булганнан соң бу
могҗиза турында көнләшеп тә, сокланып та бик еш язды. Моны искә төшерү белән тагын бер
кат көрсенеп алырга туры килә: их, СССР дигән мәгърур ил белән бергә Иҗат йортлары да
үзеннән-үзе гаип булды шул. Ә бит совет китабының азаккы битен ачып карасаң, ун китапның
тугызында язу вакыты белән
6. «К. У.» № 7 156
ШУНЫҢ БЕЛӘН ШУЛ... ВОКЗАЛДАН ЯЗАМ
язу урыны күрсәтелгән булыр, ә бу, нигездә — Малеевка, Переделкино, Дубылты, Гагра, Ялта,
Күктүбә, Пицунда, Дурмень, Аккош күле, Комарово һ.б.
Иҗат йортлары гаҗәеп матур җирдә, шәһәрдән, тавыштан ерактарак — табигать кочагында
була торган иде. Кайберләре, бигрәк тә диңгез ярларындагылары, җәйге санала иде, болары
үзенә күрә курорт сыман, аларга сезон чакта якын киләм димә. Язу өчен иң яхшысы һәм иң
рәхәте, мөгаен, Малеевка булгандыр. Ул Глухово авылы янында, Мәскәүдән 110 чакрым
ераклыкта урнашкан. Бирегә язучылар күпләп килә, бер-ике ай дәвамында (ә романчылар,
тәрҗемәчеләр — өчәр ай да була) яшәп, иҗат итеп китә иде. Йорт урман куенына сыенган,
тимер юлга кадәр — уналты чакрым, кыскасы, биредәге тормыш калган дөньядан тулаем
мөстәкыйль һәм аннан гомумән бәйсез иде. Монда үзгә, кызыклырак тормыш гөрли...
Патша заманында ук нигез салынган бина сугыш тәмамлануга В.П. Огарев исемле бик
талантлы архитектор кул астында яхшыртыла, төзекләндерелә — нәтиҗәдә язучыларның һәр
тәкъдим-теләге исәпкә алынып яңартылган бу йорт барлык Иҗат йортларыннан да уңайлырак
килеп чыга. Төп корпусның икенче катында мәһабәт, кызыл агачтан эшләнгән киштәләре
түшәмгә терәлеп торган бай, меңләгән сирәк китапны, белешмәлекне кочагына алган
китапханә бар иде, ул дистәләгән журнал (шул исәптән, чит илләрнекен дә), исәпсез-хисапсыз
санда газеталар яздыра иде, бу Әбугалисина мәгарәсеннән әһле каләм өзелмәде, һәм һәрберсе,
яңа китабы чыгуга, имзасын куеп, аны яраткан китапханәсенә бүләк итәргә ашыга иде. Шушы
җәүһәрләрнең барысы да — бөтен китап, бөтен журнал — барысы-барысы да!
— Ельцин заманында күз ачып йомган арада мәңгелеккә юкка чыкты.
Соңгы классицизм стилендә салынган колонналы төп корпуска ике канат-корпус кышкы
бакча белән кушылган. Әйе, әйе, чып-чын кышкы бакча белән! Бакча тулы сирәк үсенте,
чәчәкләр, куак-агачлар, фикуслар! Язучылар бү гүзәллек аша көненә өч тапкыр ашханәгә уза.
Үсентеләр арасында имән эскәмия, урындыклар тезелгән. Гайре табигый зур тәрәзәләрдән
төшкән кышкы йомшак яктылык китап сөючеләрне, бигрәк тә бер-ике көнгә кунакка
керүчеләрне, шушы бакчага тартып тора иде.
Шимбә-якшәмбеләрдә электричка белән ике арада автобус йөри: кем килә
— рәхим итегез, кем китә — хуш, киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз!..
Мин Малеевкага тәүге тапкыр 1975 елда килеп эләктем. Бусагадан атлап керүгә үк мондагы
гүзәллек аяктан екты — бер күрүдә гашыйк булдым аңа. Шуннан 1991 елгача, уналты ел
дәвамында, елына икешәр тапкыр бирегә килгәләп эшли башладым. Бу «авылчык» никадәр
генә чуар булып, монда никадәр күп халык алышынып торса да, асылда, барыбер бер үк
кешеләр ешлый иде — мин илленче еллардан ук юллары өзелмәүчеләрне дә беләм.
Хәзерге шактый сирәк күрешүләрдә без, карт малеевкачылар, туган йортларын югалткан
ятимнәр кебек, бер-беребезнең кочагына ташланабыз.
Хәер, әйдәгез, күңеллерәк вакыйгаларга кайтыйк әле...
1979 елның кышында язучы, халыкара журналист Ярослав Кириллович Голованов
Парижда уздырылган чираттагы фәнни конгресста катнашып кайтты. Голованов кебек
танылган, дәрәҗәле кешене дә мин бүген тәфсилләп таныштырырга мәҗбүр, чөнки буыннар
бәйләнеше мәңгелеккә өзелде. Дәвам өчен хәтта Сергей Королевның исеме дә һичнәрсә
белдермәскә мөмкин, иң яхшы очракта — җырчы Наташа Королеваның әтисе, дип
уйлаячаклар.
Ул вакытта Гагарин, галәм, Терешкова дип санап киткәндә, ирексездән Голованов
фамилиясен дә өстисе килә иде. Ярослав Кириллович Гагарин галәмгә очканчы ук беренче
космонавтлар отрядына керүе белән танылды, аны командага ракета төзү, космонавтика
фәннәренә якын галим буларак тәкъдим итәләр. Без бу шәхес белән озак еллар таныш идек,
минем шәхси китапханәмдә әлегәчә үзе имзалап биргән берничә китап саклана. Ул безнең
галимнәр, чит ил галимнәре турында бик кызыклы этюдлар язган кеше, аның эрудициясе,
мәгълүматлылыгы таң калдыра, ул инглизчәне су кебек эчә, алманчаны (немецча) да ярыйсы
гына белә иде. Ләкин эш анда гына да түгел — Ярослав Кириллович гаҗәп дәрәҗәдә
аралашучан кеше булды, тәүге сүзе, тәүге елмаюыннан ук авызына карата белде, нәрсә дип
кенә мөрәҗәгать итсә дә, аны кире кагу, сүзен аяк астына салып таптау — мөмкин хәл түгел
иде. Хатын-кызлар картайганчы артыннан калмады, хәер, алай дисәң, карт чагын хәтерләмим
дә мин аның. Ахыргы көннәренә кадәр КВН яшьләр конкурсында жюри әгъзасы булып торды.
Мөгаен, хәзер менә исегезгә төшкәндер — елмаюын, киң күңеллелеген, көтелмәгәнчә кызыклы
җор сүзләрен хәтерлисездер.
Галәмгә очарга туры килми аңа, әзерләвен әзерлиләр дә бит, ләкин нишләтәсең
— язмаган, димәк. Байтак еллар дәвамында ул бик күп космонавтлар — Гагарин, Титов,
157
Терешкова, Николаев белән дуслашып бетә, аларның туйларында бәйрәм итә, галәми
уңышларга ирешкән күп кенә галим-голәмә белән дә таныша. Уңышлы һәм уңышсыз
очышларны күрә. Байконурга барып казакъ далаларында космонавтлар белән күрешә, аларны
ерак та, куркыныч та сәфәргә — Күккә — озата. Ул вакытта галәмгә, космонавтларга карата
игътибарны-ихтирамны сүз белән аңлатып буламы икән?! Мине, мөгаен, совет фәне һәм
космонавтикасының шул триумфлы елларын күргән кешеләр генә аңлар — без берсүзсез
беренче номерлы галәм мәмләкәте дигән дан-дәрәҗәгә ирешкән идек.
Ярослав Голованов үзенең журналистлык һәм язучылык гомерен фәнебезнең, тәүге
космонавтларның шундый алгарышын пропагандалауга багышлады — чоры өчен бик кирәкле
шәхес иде ул, аны укыйлар, хезмәт ияләре алдындагы, институт, телевидениедәге чыгышларын
көтеп алалар иде.
Махсус хәбәрче булып эшләгән «Комсомольская Правда» газетасында күләм ягыннан аны
беркайчан да чикләмәделәр, фәнебезнең уңышлары, ул уңышларга ирешер өчен тир түккән
«тылсымчылар» турындагы зур-зур очерк, этюд, әңгәмә, мәкаләләре һәрдаим басылып килде.
Хакимиятнең халыктан һичнинди сере юк иде, ә халык үз галимнәрен таный, кадерли, данлый
белде. Иманым камил: иң яхшы югары техник белем бирү йортлары абитуриентларның 1963-
1980 елларда ташкын сыман ябырылуы өчен илнең техника мәсьәләсендә алга китүенә генә
түгел (бусын хәтта дошманнар да таный иде), Ярослав Головановның миллионлаган тиражлы
газетада дөнья күргән мәкаләләренә дә бурычлы.
Ярослав Кирилловичның юмор хисе дә сау иде. Малеевкада аның үз башыннан кичкән
вакыйганы сөйләгәне истә. Ләкин әүвәл аңлатып китү зарур: галәм мәсьәләләрен космонавтлар
янында озак еллар эшләгән галим, фән докторы буларак өйрәнүе, чит телләрдә сөйләшә белүе,
чыгышы вакытында бар тамашачыларны үзенә каратып тота алуы Ярослав Кирилловичка Җир
шарының бик күп почмакларында, шәһәрләрендә уздырыла торган халыкара симпозиум,
корылтай, очрашу, күргәзмәләргә барыр өчен барлык ишекләрне ачты. Үзе төзегән кызыклы
маршрутлар буенча ул, һичшиксез, бар дөньяны урап чыккандыр, заманында мондый
мөмкинлекләр белән сирәк дипломатлардан тыш бик аз кеше мактана ала иде, әмма Ярослав
Кирилловичның һичкайчан борын чөйгәне булмады.
Инде, ниһаять, вәгъдә ителгән вакыйгага тәмам якынлаштык...
Берсендә, вакыт төнгә авышкач, Лондоннан шалтыратып, Ярослав Кирилловичны галәмне
тынычлык максатында үзләштерү мәсьәләләренә багышланган конференциягә чакыралар.
Күптән ниятләнгән бу чара турында газетада беләләр, билгеле, һәм, махсус хәбәрчеләренә анда
барырга алдан ук рөхсәт биргән булалар
— рәсми чакырылуны көтәргә генә кала. Вакыт кыса башлый, Голованов сәгать унга
редакциягә килеп җитә, кадрлар бүлеге белән бухгалтериягә сугыла (башка җиргә керергә
кирәк түгел, мультивиза, салкын сугыш баруга карамастан, кесәдә ята инде, ул теләсә кайчан
теләсә кайда очарга хокуклы — ВЛКСМ Үзәк Комитетының төп басма органы шундый
дәрәҗәгә ия чак!).
Дәвамы киләсе саннарда