Шигырьләр
Мин - Дания Нәгыймуллина Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек
авылында туып-үстем. Дөньяга 1991нче елның 7 маенда аваз салганмын. Казан
сәүдә-икътисад техникумын тәмамладым. Хәзерге вакытта Казан кооперация
институтында читтән торып белем алам, бухгалтер булып эшлим. Шигырьләр
иҗ.ат итәм. Алар тормышымның аерылгысыз бер өлеше дип әйтсәм, бер дә
арттыру булмас.
Эт тормышы
Аксаклап һәм башың игәләп,
Кая соң, и маэмай, юл тотыш?
Төш булса уяныр идең лә,
Әмма бу — тәкъдирең, бу — тормыш!
Бу — тормыш...
Кемнәрдер, йомшакта чәңгелдәп,
Ризасыз булуын аңлата.
Урамның тузаны — туганың.
Кояшсыз тагын бер таң ата.
Таң ата...
Язмышың кебек үк тигәнәк
Артыңнан калырга уйламый.
Күзеңнән тын гына яшь тама...
Әйтәсең: «Көчлеләр уламый!
Уламый...»
Бер кеше сиңа дип калдырган
Ризыкны таптады башкасы.
Изгелек буенча үлчәсәң,
Хәзерге замана — таш гасыр.
Таш гасыр...
Әкрен, сак чокырлы юллардан
Атлыйсың, мескен эт, каядыр.
Көлмәгез сез аннан: тормышта Һәркемнең аягы таядыр.
Таядыр...
Әни догасы
Имтихан бирергә керәсең —
Әниең гел сиңа догада!
Яныңа фәрештә күк оча,
Кояшка ияреп тора да.
Теш сызлый.
Әниең синнән дә
Катырак сызлана.
Күр әнә
Ниләрдер пышылдый.
Тагын бер
Сиңа дип ул дога өйрәнә.
Эшләрең уң булды.
Үзең дә Ышана алмыйча торасың.
Әниең юллады сиңа дип
Эчкерсез шифалы догасын.
Әниең авырды. Хәлләрен
Син кайтып белешә алмадың.
Хәтта ул чакта да әниең
Укыган догадан калмадың!
Әниең гел сиңа догада!
Бәхетле кыз
Кечкенә авылда киң елга ярында
Яши ди бик чибәр уңган кыз.
Чәчәкләр белән ул сөйләшә һәр иртә:
«Ник боек: су җитми, туңасыз?»
Тавыклар җырына кушыла җим биргәч,
Кояшны елмаеп сәламли.
Тормышны тирәнтен уйлаган вакытта:
«Зарланып үткән көн әрәм», — ди.
Тойота ачкычын йөртми ул кесәдә,
Таптамый ресторан идәнен.
Әнисен кочаклап, ихластан сөйлидер
Никадәр бәхетле икәнен!
Сыерын саугач, кыз сөт кертә күршегә,
Бабасы этенә эчерә.
Җирдәге бар булган кешегә, хайванга
Ярату хисләрен кичерә.
Ходайга рәхмәтен җиткерә әбисе
Өйрәтеп калдырган догада.
Керне дә башкача элә күк тоела,
Үз кулы белән ул юа да.
Мин таныш бу чибәр кыз белән якыннан,
Матурлык тирәннән — күңелдән.
Җиһанга сөюле карашта булганга,
Үзе дә сөюгә күмелгән!
Мичле йөрәк
Хәтеремдә һаман саклыйм әле
Мичтә пешкән кайнар ипи исен.
Серле утка карап тора идем
Суык көздә җылы өйдә кичен.
Балачакның учаклары сүнми,
Әби догалары саклап йөри.
Әниемнең шәле сыман җылы
Ак хыяллар югарыга үрли.
Әни сандыгына салып куйган
Без кайчандыр чиккән яулыкларны.
Чөкердәшеп яши бирсен иде
Әти-әни, булып саулыклары!
Тәгәрәткән бәрәңгене сагынам,
Мичкә куяр идем хәзер кулны...
Йөрәктәге мичне сүтмәү кирәк
Дәвам итәр өчен изге юлны!
Гөнаһлы җиһан
Мин гаҗәпкә калмам кебек, әгәр
Җир әйләнеп, беркөн туктаса.
Кылган гөнаһларны кичерә алмый,
Язмыш таяклары тукмаса.
Гаҗәпләнмәм, кояш чыкмый гына
Оятыннан торса кызарып.
Җиһан тулы нәфрәтләрдән өркеп,
Бәби туса әгәр соңарып.
Тәнен сатканнарга ачу итеп,
Күкләр меңгә әгәр ярылса,
Сәерсенмәм. Адым саен сүгенү
Тузан булып җанга сарыла.
Кара туфрак кардәш-туганнарның
Күп сеңдергән садә каннарын.
«Кичер безне», — диеп әби сала
Мәчетләргә сәдакаларын.