Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР БИТ ҖИРДӘ ЯЗЫЛА

Җилләр, җилләр
Исә җилләр сискәндереп,

Исә авыл өсләрендә.

Морҗалардан кереп сайрый

Иртәләре-кичләрендә.
Җилгә каршы юлга чыксам,

Рухи азык биштәремдә.
Иәр сәфәрем — изге сәфәр,

Күңелемне хисләндерә.
Гомер өркеп үтә, димә,

Җилләр алып китә, димә.

Ул төннәрдә ятып йоклый

Тәмәй тауның итәгендә.
Исә җилләр, исә генә,

Җилле көннәр исәбенә.

Уйландыра, шомландыра,

Тынгысызлык шуннан гына.
Иж ярлары гүя упкын,

Иж сулары дулкын-дулкын.

Җәйләрендә кәккүк саный

Без яшисе гомер чутын.
Агымсудай агып китте

Михнәт белән узган гомер.

Замананың үзгәрүе,

Билләһи дим, бездән түгел.
Авыл киче әвәлгедәй,

Җырлы-монды кичләр түгел.

Яшь буыннын күнелендә

Без кичергән хисләр түгел.
Тик шулай да үткәннәрнен

Кайтавазы күнелләрдә.
Нинди бәхет тәүге моннар

Күнелләрдән түгелгәндә.
Иж буйлары язны көтә,

Әле җиргә ак кар яткан.
Кыр казлары алып кайтыр

Җир җылысын җылы яктан.
Җилләр, җилләр, җилләр инде,

Җилгә форсат килгән инде.
Җилдән җитез чаклар узды,

Без кемнәргә тиннәр инде?

Без хәзер тик кемнәр инде?

Хәтер сәхифәсе

Тагын бер ел үтеп, артта калды,

Бик тиз узган кебек сизелде.

Тормыш бусагасын бер мизгелдә

Үткән кебек тойдым үземне.
Быелгы ел — атлар елы, диләр,
Елгыр атлар утлар болында.

Ат дигәндә, алар затлы җаннар,
Җырлар туа алар турында.
Безнең инде малай чаклар узган,
Йөрмәсәк тә атка атланып.

Еллар кайтавазы сискәндерә,

Хәтер сәхифәсен актарып.
Болыннарда йөрим бер ялгызым,
Үзем белән үзем сөйләшәм.
Оныкларым миңа ышанырмы
Безнең язмышларны сөйләсәм?
Газиз башта уйлар беткәнме?
Бүгенгене уйлыйм, үткәнне.
Сөйләмичә ничек түзмәк кирәк

Атлар белән гомер иткәнне?
Кыш айлары карга төренгәндә

Төрле уйлар туа күңелдә.

Күтәрәмгә калган арык атлар

Күз алдымнан китми бүген дә.
Илдә давыл купкан чакларда

Бөтен терәк булды атларда.

(Яу кырыннан «кара хәбәр» яуды

Өчпочмаклы конверт хатларда.)
Авыл саклый изге йоланы,
Сабантуйлар атсыз буламы?
Мәйданнарда узган бәйгеләрдә
Бахбайларның даны югары.
Ат язмышы — безнең уртак язмыш,
Саклана ул һәрчак йөрәктә.

Бәрәкәтле булсын атлар елы,

Калыйк шушы изге теләктә.

Фаҗига
Яшьлегемдә бик күп шигырь яздым,

Бар кеше дә мине аңлады.
Минем гади, хисле шигырьләрне

Аңламаган кеше калмады.
Хәзер инде мин башкача язам,

Мин тормышта үзгә фикерле.
Шигырьләрем белән җитәкләшеп,

Күккә ашып барам шикелле.
Бер-бер артлы поэмалар туа,

Яңа җырлар тора өстәлеп.

Тик бер көнне сездән аерылсам,

Калсын димен миннән истәлек.
Мин хыялда күккә күтәреләм,

Биеклектән җирне күзлимен.
Аякларым җирдән аерылган,

Йолдызлардан серләр эзлимен.

Мин бик гади идем, тыйнак идем,

Хәзер мине күпләр санламый.
Шигырьләрне инде укымыйлар,

Чөнки мине беркем аңламый.
Үрелсәң дә шөһрәт таҗына,

Шигырьләр бит җирдә языла.
Аякларым җирдән аерылса,

Иҗатта бу бик зур фаҗига.


Редакциядән.
Бу айда өлкән каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иж.ат
уңышлары телибез.