МӘГЪНӘ
КОРЪӘНДӘГЕ МОГҖИЗАЛАР
Калмады сурәт, бары тәбдил ителде Мәгънәгә,
Әүрелеп Мәгънәгә, дөнья сәҗдә кылды Мәүлага.
Г. Тукай
Әбием догалары
Атам-анам икесе дә укытучы иде. Алар мәктәптә эшләгән заманнарда дин сүгелә, мәчетләр
җимерелә, Аллаһ йортларын — мәчетләрне иске-москы келәте итәләр яки клуб ясыйлар.
Иманнары әйле-шәйле булганнар шундук алласызлар әтрәтенә язылды. Дин сүгеп, Алла юк,
дип акырып йөрү бер модага әйләнеп китте. Атам да, анам да коммунистлыкка язылмады,
шулай да алар ачыктан-ачык дин дә тотмый иде. Совет укытучысына Аллага ышанырга ярамый
иде. Алар ашар алдыннан «бисмилланы» да: кеше күрмәсә-ишетмәсә ярар иде дип эчтән генә
пышылдыйлар иде.
1933 елда әтием Мөхлисулла әнием Мөкәррәмәгә өйләнгән. Әби авылның соңгы указлы
мулласы Әшрәфҗан хәзрәтне никах укырга чакырган.
— Ындыр артлатып кына кил, хәзрәт, камунистлар сине күрмәсен, ату «никах укытты»
дип Мөхлисулламны укытучылыктан алырлар! — дип кисәтергә дә онытмаган.
Әшрәфҗан хәзрәтнең бакча аша безгә килгәнен күреп, әтием аның каршысына йөгереп
чыккан да:
— Кире борыл, хәзрәт, караңгыда килерсең! — дип, мулланы кире борган.
Әбекәем яшереп-посырып миңа дога өйрәтә торган иде.
Әгузү билләһи миннәш-шәйтанир-раҗиим, бисмилләһир-рахмәәнир рахиим.
Алланың рәхмәтеннән ләгънәт илә куылган шайтаннан Илаһка сыенам, дөнья вә ахирәттә
бөтен җан иясенә мәрхәмәт вә ярдәм кылучы Алланың исеме белән эшемне башлыймын.
Минем яшертен өйрәнгән беренче догам шушы булды. Икенче догам:
«Ләә иләәһә илләллаһү, Мүхәммәдүр Рәсүүлуллаһ» иде.
Аллаһтан башка илаһ юк, Мөхәммәд аның илчесе.
Өченче догам исә:
«Раббәнәәә әтинәә фиддүнйәә хәсәнәтәү үә фил әәхыйрати хәсәнәтәү үә кыйинәә
газаабәннәәәр».
Йа Раббем, безгә дөньяда да, ахирәттә дә яхшылык вә гүзәллек бир. Безне җәһәннәм
газабыннан сакла.
Аннан соң «Әл-Ихлас», «Әлхәм» сүрәләре... Әбиемнең изге истәлеге булып, шушы догалар
мине гомерем буе озата йөрде. Әбием Мәгъсүмә карчыкның гүре нур булсын, урынын
җәннәттән әйләсен! Әмин!
Бакыйлыкта калсын Бакыйның исеме
Язучылыкка тотынгач, мин һаман уйлана идем, Пушкиннар лицейларында «Закон
Божий»ны өйрәнгән, Тукайлар мәдрәсәләрендә Коръәнне яттан укыган. Бәлки, диннәрне яхшы
белгәнгә аларның таланты шулай ачылып киткәндер? «Инҗилне» өйрәнеп, Пушкин поп булып
китмәгән, ләбаса, үзенә «буй җитмәслек шигъри һәйкәл» салган. Мәдрәсә бетереп, Тукай да
мулла булмаган. Нәни Апуш «зуп-зур Тукай» булган.
Динне себереп түгеп, коммунист-дәһриләр татар язучыларын фәкыйрьләттеләр! Шуңа
күрә, күп язучыларыбызның әсәрләрендә тирән фәлсәфә кимегәннән кими бара. Ярлы
Кәримнәр, Фәкыйрь Галиләр, Юксыл Вәлиләр, Мескен Сәлиләрдән калган язмалар әдәбият
хасил итә алмый.
Соң өлгердек без. Безнең буын Коръәнсез, динсез үсте. Динсезлектән денсезлеккә бер
адым, ди торган иде әбием Мәгъсүмә. Мин Коръәнне бары тик иллегә җиткәндә генә өйрәнә
башладым. Соң, бик соң. Иллегә чаклы үлеп киткән булсам, мин шулай шыр надан килеш китеп
тә бара идем. Шөкер, Аллаһы Тәгалә миңа форсат бирде, мин кулыма Коръән алдым. Анысы
да Бакый Урманче белән еш аралашуым аркасында булды. Атаклы рәссам, сынчы Бакый
Урманче эшеннән бушаган вакытларда һәрвакыт кулына Коръән ала торган иде.
— Бакый агам! — дидем. — Син Мөхәммәдия мәдрәсәсендә яхшы билгеләргә генә
162
укыгансың, Коръәнне ныклап өйрәнгәнсең, әле һаман укыйсың.
Бакый ага кеткелдәп көлде дә әйтте:
— Дустым, Коръәнне мин сиксән ел укыйм, һаман укып туймыйм, һаман ниндидер яңалык
табам.
Менә мин дә Бакый остазым юл күрсәткәнчә егерме алты ел Коръәнне өйрәнәм. Аллага
шөкер, өйрәнгән саен нинди дә булса аңламаган өлешен аңлыйм кебек.
Шундый кичке утырышларыбызда мин әйттем:
— Бакый ага, урта белемле кешегә дә аңлашылырлык телгә Коръәнне тәрҗемә итәргә
алынмассызмы? — дидем. — Сез тәрҗемә итәрсез, мин турыдан-туры машинкамда яза
барырмын!
Бакый аганың күзләре балкыды, бу тәкъдим аңа бик тә ошый иде.
— Менә, дустым, хастаханәгә ятарга кушалар табиблар, системалар алып, ныгып
чыгарсың, диләр. Атна-ун көннән килерсең, без бу олы эшне башлап җибәрербез, иншаллаһ!
Ләкин бу олы эшне башларга насыйп булмаган икән: остаз хастаханәдә вафат булды.
Урыны җәннәттә булсын!
Әмма мин бу эшне үзем башларга булдым. Төрекчә, үзбәкчә, урысча Коръән тәрҗемәләрен
алдыма җәеп салдым да Изге китапны өйрәнә башладым һәм «Коръән аятьләренең татарча
мәгънәләре» исемле китабым дөньяга чыкты.
Язучы буларак, мин табышларым илә башкаларны да таныштырасым, шатлыгымны
уртаклашасым килә. Чөнки Коръән күңел күзен ача. Ике күзе дә күрмәгән кеше сукыр түгел,
ике күзе күреп тә, күңел күзе күрмәгән кеше сукыр. Күңел күзе ачылган адәм беркайчан да
яманлык кылмас, мохтаҗларны ярдәмчесез калдырмас, ата-анасына, балаларына, кешелек
дөньясына миһербанлы булыр.
Тәрҗемәләрне, тәфсирләрне кат-кат укып, үзем өчен үзем ачкан табышларымны, галимнәр
аңлатканнарны, хөрмәтле укучым, сезгә җиткерергә җөрьәт итәм.
Коръән ул мәңгелек китап. Шулай укый торгач, «Коръән аятьләренең татарча мәгънәләре»
исемле китап алты тапкыр басылып чыкты, һаман ихтыяҗ бар, җиденче басмасын сорыйлар.
Китап чыга тора, миңа хатлар килә тора, телефоннан да шалтыраталар. Кемдер хуплый, кемдер
хурлый. Әмма китап сатылып бетә бара. Аллага ышанмаганнар да, Аллага иман китергәннәр
дә яза. Аларның Коръәндәге аңлашылмаган нәрсәләрне аңлыйсылары килә.
Мин мулла түгел, мин язучы, күп тапкырлар Коръәннең тәрҗемәләрен, тәфсирләрен укып
чыккан кеше буларак, аятьләрне ничек аңлаган булсам, шулай аңлатырга тырышам. Мин
дөньяны әнә шулай күзаллыйм.
Бакый ага миңа бик кыйммәтле мирас калдырды: ул мине Коръәнне аңларга өйрәтте. Гүрең
нур булсын, исемең бакыйлыкта калсын, остазым Бакый агам!
Фән Коръәнне кире кагамы?
(Дәһриләр белән бәхәс)
Бу бүлеккә мин атаманы «Алласызлар белән бәхәс» дип куйган идем. Уйга калдым.
Алласыз кеше була алмый, хәтта: «Алла юк, мин ана ышанмыйм» дип тәкрарлаучы да Алласыз
була алмый. Чөнки ул Аллаһ барлыкка китергән дөньяда
яши, үзе дә Аллаһ кодрәте илә дөньяга килгән бәндә. Бәс, мин «дәһри» сүзен кулланмакчы
булдым, гәрчә бу сүз күп мәгънәләргә ия. Мин аның йөрештә еш кулланылган мәгънәсен
алдым.
Дәһри — Ахирәткә ышанмаучы, Аллага ышанмаучы, динсез, материалист, атеист,
коммунист дигән сүз.
Күп кенә бәхәсчеләр, аларның күбесе элеккеге коммунист, «Коръән серләре» исемле
китапның авторы Гариф Гобәй кебек дәһриләр:
— Фән Алла юклыгын исбат итте! — дип тәкрарларга ярата.
Әстәгьфирулла! Бу — көфер сүз! Киресенчә түгелме, әфәнделәр?
Шөһрәте дөньяга таралган табиб, галим Тәүрат, Библия, Коръән китаплары белгече Морис
Бюкай «Библия, Коран и наука» исемле китабында ике китапны да фән күзлеге аша карап,
тикшереп чыга һәм фәнни табышларның, космоска очуларның, атом-төш физикасындагы
ачышларның Коръәндәге мәгълүмат белән каршылыкка килмәве турында тәфсилләп яза.
Киресенчә, Коръән ул ачышларның булачагына кинаяләр ясый икән.
Галим шундый нәтиҗәгә килә:
Мөхәммәд пәйгамбәр яшәгән вакыттагы кешеләрнең белем дәрәҗәсен искә алсак,
Коръәндәге күп кенә мәгълүматның фәндәге теге яки бу аспектларны гади кешенең хезмәте
МӘГЪНӘ
163
нәтиҗәсендә барлыкка килгән дип булмый. Шулай итеп, Коръәнне Аллаһ сүзе дип карау белән
бергә ул башка китаплар арасында аерым урын тота дип хаклык рәвештә әйтә алабыз.
Коръән, һичшиксез, моңа лаек, чөнки ул ихлас, хак һәм анда бүген фән тарафыннан ачылган
нигезләмәләр бар һәм Коръән аятьләре бүген яңа сыйфатта яңгырый. Мондый хәл Коръәннең
могҗиза-феномен икәнен исбат итә, кеше акылы боларны эшли алмас иде.
Менә тагын Исламны кабул иткән Вячеслав Полосиннын фәнни китабы: «Еванглие
глазами мусульманина». Вячеслав, Морис Бюкай кебек үк, изге китапларны чагыштырып
өйрәнә һәм Коръәннең төзек, мантыйклы рәвештә корылуын искәртә.
«Бу бик кыйммәтле китап, туганыбыз Погосин рәсми кабул ителгән дүрт Инҗилне2 һәм
Коръәнне тикшереп, ике дин арасындагы каршылыкларга караганда уртаклыклары күбрәк
икәнен ачыклый. Шунысы да кызык ки, Погосин Православная духовная семинариясен
тәмамлап, 16 яшендә поп булып эшли башлый», — ди Идел буе Диния идарә рәисе Мөкатдәс
хәзрәт Бибарсов.
«Русиядә Ислам мирасы вә варислар» исемле Бөтенрусия иҗтимагый хәрәкәтенең рәисе
Хөсәен Җабраилов бу китап турында менә нәрсә ди:
«Кызганыч ки, ике дин арасындагы аерма һәм охшашлыкларны кайчагында чит ил
миссионерлары, бигрәк тә неопротестантлык хәрәкәте әһелләре мәкерле рәвештә диннәр
аермалыгын тагын да купайтып, арттырып күрсәтергә тырышалар, шулай итеп, алар
Библияне белмәгән, тәҗрибәсез мөселманнарны үз диннәренә кертергә маташалар».
Язучы, физик, тел галиме Адлер Тимергалинның язуынча, өч йөзләп галимнән
сораштырганнан соң, мондый нәтиҗәгә киләләр:
«242 галим Аллага ышана башлаган, фәкать 20се нинди дә булса дини карашны якламаган.
Галимнәрнең туксан проценты дин тота, Аллага ышана икән, калганнары да Аллага
ышанучыларга ихтирамсызлык күрсәтмиләр».
Бу дөньяның, Галәмнең, Әсманның3, адәмнәрнең ничек барлыкка килүе турында кешелек
иң борынгы заманнардан бирле уйлый, Күккә, йолдызларга карап соклана, табигать
гарасатлары-кырылышлар вакытында куркуга кала. Һаман үз соравына җавап эзли, бу дөнья
ничек яратылган, адәм каян, ничек барлыкка килгән?
Ул егетнең
Кайгы белән үткән көннәре
Озын булган, мәңге газап белән Йоклый алмый үткән төннәре Ул күп, бик
куп уйлап йөргән:
«Адәм кайдан килгән? — тагын да Кайда китәр?» Ләкин моңа җавап
Табалмаган үзенең аңында.
Шуннан соң ул яшерен урын сайлап,
Кабер казып җиргә күмелгән...
Һади Такташ. Мәңгелек әкият. 1923.
Күрәсең, Такташның ул егете Коръән белән таныш булмаган, юкса ул үзенә үзе кул салмас
иде.
Иннәә лилләһи вә иннәә иләйһи раҗигуун! Авыр туфрагы җиңел булсын!
Изге китапларыбыз: Муса пәйгамбәргә иңдерелгән — Тәүрат (Тора), Даут пәйгамбәргә
иңдерелгән — Зәбур, Гайса пәйгамбәргә иңдерелгән — Инҗил (Еванглие), Мөхәммәд
пәйгамбәргә иңдерелгән Коръәнне белмәвебез аркасында без күп еллар наданлык
караңгысында, шомлы мохиттә, әхлаксызлыкның канунга әверелгән чорында яшәдек һәм
килеп җиттек шикелле! Такташ әкиятендәге бәхетсез егет кебек, үзебезгә кул салыргамы, әллә
Аллаһы Тәгаләнең тугры юлына кайтыргамы? Әллә шушы буталчык мохиттә әхлаксызлар
ягына күчеп, хәттин ашып типтерергә, «яшәп калырга» кирәкме? Өч юл. Катиле нәфес (үзеңне
үтерү) дин тарафыннан тыела. Димәк, соңгы ике юл кала.
Изге китапларда гөнаһка баткан халыкларның, кешеләре хәттин ашкан калаларның юк
ителүе турында хәбәрләр байтак. Ир белән ирләрнең күтләклеге, никахлы хатыннарның
әхлаксызлыгы сәбәпле, Карун кебек байлыкка комсыз булганнарның кайсысын җир упкан,
кайсысын яшен суккан, кайсысы суга баткан.
Христиан илләрендә, Русиядә, шул исәптән, Татарстанда да хәттин ашканлык соңгы сиксән
ел эчендә аеруча киң җәелде.
2 Инҗилнең аермалы дүрт нөсхәсен.
3 Әсман — Галәм, Бөтенгаләм (Вселенная, Макрокосмос).
БАТУЛЛА
164
«Хәттин ашу» — Аллаһы Тәгалә куйган чикләрне бозу, артыгын кылану, тугры юлдан
тайпылу, азгынлыкны максат итү дигән сүз. Балаларны ятим итү, уйнаштан бала табуны
хөкүмәт дәрәҗәсендәге батырлыкка санау, исерткеч эчеп, тузынып йөрүнең гадәти күренешкә
әверелүе, сәбәпсезгә кеше үтерү, халык малын талау, хатын-кызларны, балаларны көчләү кебек
гайре табигый хәлләр артканнан-арта бара. Бәлки, чыннан да Ахырзаман якынлаша
торгандыр?!
Вакытлы матбугатта шундый бер мәкаләм басылып чыккач, берәү миңа шалтырата:
— Стажлы коммунист Роберт Садыйкович Зарипов! — диде ул. — Сез арттырасыз, иптәш
Батулла! — Аның тавышы кырыс һәм янаулы иде: — Ә сез Советлар чорында фән һәм
техниканың алга китүе, Галәмне өйрәнү буенча илнең алда баруы турында сүз әйтмисез. Сез
гел кара якны гына күрәсез. Сез тар карашлы злопыхатель!
Мин, сабыр булырга тырышып, сүз башладым:
— Хөрмәтле Роберт Садыйкович, — дидем. — Фән һәм техниканың алга китүеннән
халыкка җиңеллек килдеме соң? Атом-төш коралларыннан кешеләргә файдамы, әллә зыянмы
күбрәк булды?
Хиросима, Нагасакидагы йөз меңләгән гаепсез кешеләрнең һәлак булуыннан, нурланыш
авыруыннан гарип туачак буын нинди файда күрәчәк соң? Ике атом бомбасы шартлатканнан
соң ТОЦкида юкка чыккан авыллар нинди файда алды соң? Чернобыль гарасатыннан соң бөтен
Европа, Русия зарарланды, файдасы күбрәкме? Шул генераторларны коруга киткән миллиард
сумнарны халык мәнфәгатьләренә аерсаң, яхшырак булмас идеме икән? Америкадагы диңгез
асты нефтенең океанны агулавы кешеләргә файда бирдеме икән? Реактив очкычлар, Галәмгә
оча торган ракеталарның Җирне Кояш радиациясеннән саклаучы озон юрганын тишкәләве
Җиргә нинди файда китерде соң? Җен чүлмәктән чыккан инде! Галәветдин килеп ярдәм итсә
генә.
Телефон чыбыгының теге башында түземсез тавыш яңгырады:
— Сез техник прогресска каршымыни? — диде стажлы коммунист. — Әгәр дә без атом
коралы әзерләмәсәк, ракеталар төземәсәк, реакторлар кормасак, Америка безне басып кына
алачак.
— Менә шул була инде ул хәттин ашу, хөрмәтле Роберт Садыйкович, Америка — Русия
басып алыр дип курка, Русия Америка бәреп керер дип шүрли. Америка белән Русия куалашкан
чакта Япония алга китә, Кытай мыштым гына дөньяны, шул исәптән Русияне дә кан коюсыз
гына басып ала бара. Озакламый Русиядә икенче дәүләт теле Кытайныкы булачак.
Трүбкәдә мыскыллы көлү ишетелде:
— һы-һы-һы. Сезгә фантастик әсәрләр генә язасы калган! — диде әңгәмәдәшем.
— Фантазия түгел, кисәтү!.. Әгәр акыл кешегә хезмәт итми икән, ул коточкыч гарасатка
илтәчәк. Әгәр дә фән һәм технология зиһният белән контрольдә тотылмаса, фәнни ачышлар
ордым-бәрдем юлы белән барса, үзеннән соң ком чүле генә калдырачак.
— Язарга тема табалмасагыз, минем янга килегез! — диде стажлы коммунист Роберт
Зарипов.
Соңгы вакытта, бигрәк тә чит ил матбугатында, «ачышларга омтылучы фән әхлак
кануннарыннан читкә тайпылды, «хәттин ашты», дип язалар. Чыннан да атом шартлатучы
галимнәр, кешеләрне күпләп юк итү кораллары уйлап табучыларның вөжданы газапланмый
шикелле. Чыннан да, алар уйлап таба, мәкерле кешеләр шул уйлап табуны үз файдаларына
куллана, галимнәр гаепле түгел, кешеләр үзләре гаепле. Хәзер «генная инженерия» шаулап алга
чыкты. Шул корал мәкерлеләр кулында булса, кешелекне гарасат көтә. Кеше электромагнит
дулкыннары белән идарә ителерлек роботка әвереләчәк, кая кусалар, шунда бара, үтерә,
шартлата, көчли. Аллам сакласын!
— Мотлак зарарсыз фәнни ачышлар була алмый, — диде Зарипов. — Алдагы елларда
файда китерәчәк булса, галимнәр нәрсәне дә булса корбан итәргә мәжбүр.
Гидроэлектростанциялар төзегәндә күп болыннар, изге каберлекләр су астында калды, атом
станцияләре төзү әйләнә-тирәдәге мохитне саклар өчен чыгымнар таләп итә. Барысы да
кешелек өчен.
— Кешелек өчен. Иблис тә Адәм белән Хавага матур сүзләр сөйли, Адәм белән Хавага
файда эшләгән булып кылана. Ул аларны үлемсез итмәкче була. Нәтижәсе билгеле.
— Фән алга киткән саен, галимнәр Алла юклыгын исбат итә, хорафатларга ышану кими,
материализм куәтләнә бара дип беләбез.
— Сез, Роберт Садыйкович, гомерегез буе марксизм-ленинизм философиясен укыткансыз
һәм гомерегез буе «Алла юк» дип башкаларны да ышандырырга тырышкансыз. Булмаган нәрсә
белән гомер буе сугышу ул зиһенлелек галәмәтеме?
— Сез минем зиһенемә кагылмагыз! — диде трүбкәдәге кеше. — Материализм Алланы
МӘГЪНӘ
165
инкарь итә.
— Инкарь иткәнгә карамый, миллиардлаган кешеләр Аллага ышана! Киресенчә, фән алга
киткән саен, кешелек Аллага якыная бара. Бөек океанолог Жак Ив Кусто туксан еллык
гомерендә океанны өйрәнгән олуг галим. Заманча жиһазланган батискафлар, компьютерлар,
скафандрлар, эхолотлар белән коралланып, озак еллар океанны өйрәнгәннән соң ул бөек ачыш
ясый: океан эчендә шундый елгалар- агымнар бар икән, аларның берсе тозлы, икенчесе төче
сулы һәм ул агымнар берсе икенчесенә кушылмыйча ага икән. Кустога әйтәләр: «бу турыда
Коръәндә моннан бер мең дүрт йөз ел элек язып куелган инде», диләр. «Булуы мөмкин түгел!»
— ди Кусто.
Аңа Коръәннең французчага тәржемәсен китереп тоттыралар. Анда 55нче (Рахмән)
сүрәнең 19, 20, 22 аятьләрендә:
«Без берсе тозлы, икенчесе төче суны яралттык. Алар кушылмасын өчен араларына
күзгә күренмәс пәрдә корып куйдык», диелгән.
Шуннан соң Жак Кусто Аллага ышана башлый диләр. Чүл гарәбе Мөхәммәд каян белгән
диңгез эчендәге ул агымнарны? Әлбәттә, аңа Аллаһы Тәгалә вәхий иңдергән. Димәк,
дөньялыкны Аллаһы Тәгалә бар иткән.
Трүбкәдә ризасыз тавыш яңгырады:
— Сез идеалист! — диде бәхәзче. — Сез — булмаганга ышанучы хыялый. Ә мин —
материалист. Миңа исбат кирәк. Алланың барлыгына дәлил кирәк. Кайда ул Алла? Кем күргән
аны?
— Кул чәбәкләгән саен йөгереп чыгарга Алла ул артист түгел. Сулый торган һаваны сез
күрәсезме? Күрмисез, әмма һава барлыгына сез ышанасыз, чөнки сез аны сулыйсыз. Сез электр
агымын күрәсезме? Күрмисез, әмма яктылыгында җылынасыз. Алланың барлыгына
Бөтенгаләм, Бөтенәсман дәлил. Алланың барлыгына, ниһаять, сез үзегез дәлил. Алла Адәмне,
Хаваны бар иткән, димәк, сезне дә бар иткән.
— Материализм — фәлсәфә өлкәсендәге бердәнбер фәнни-гыйльми юнәлеш. Дөнья үз
асылы белән матди, ул объектив рәвештә яши, безнең аңнан, зиһеннән тыш, акылга бәйсез
рәвештә яши. Матдә-материя — беренчел, аң-зиһен — икенчел.
— Әмма матдә ничек итеп ташларны, диңгезне, кешеләрне, хайваннарны, үсемлекләрне
барлыкка китергән соң? Җансыз җанлыны тудырганмы?
— Җансыз матдә җанлыны тудырган. Матдә беркем тарафыннан да булдырылмаган, ул
мәңге булган, мәңге булачак. Бернинди Алла да, мулла да, Христос та юк. Физиканың
тайпылышсыз төп кануннарының берсе: бардан юк булмый, юктан бар булмый. Агач янып,
юкка чыкмый, төтенгә, көлгә әверелә. Кеше үлгәч, юкка чыкмый, сөякләре, тәне череп
туфракка әйләнә, туфрак орлыкны үстерә, орлыктан пешкән ипине без ашыйбыз...
Стажлы коммунист алга таба мине тыңлап тормады, трүбкәсен куйды, сөйләшүне өзде.
Кызганыч, мин аңа түбәндәгеләрне сөйләмәкче идем:
1932 елда Италия чыгышлы Америка галиме Энрико Ферми җир астындагы тизләткечтә
(атом реакторында) атом төшен яра да яңадан җыя. Протон да, нейтрон да, электрон да —
атомның бөтен кисәкчекләре дә исән, ләкин күләме ким. Тәҗрибә алдыннан үлчәнгән атомның
күләме җитешми, «растрата» чыга. Тизләткечнең диварлары калын кургаштан ясалган, аннан
кисәкчеләр качып китә алмый. Тәҗрибә күп тапкырлар кабатланса да нәтиҗә шул ук —
җитмәүчелек чыга. Бардан юк була, дип уйлый галим Ферми һәм Аллага ышана башлый. Алла
бит дөньяны юктан бар иткән. Бардан юк булгач, юктан бар итү дә хак гамәл. Нейтроннан да
кечкенә кисәкчек нейтрино әнә шул кургаш диварларны үтеп чыга ала, аңа берни дә мәнгъ
(киртә) булып тора алмый, үтә дә китә һәм нейтриноның массасы юк, ә тизлеге бар. Юк
әйбернең тизлеге бар. Аның тизлеге яктылык тизлеге белән бер: секундына 300 мең километр.
Нейтриноны берни дә тоткарлый алмый, тимерме ул, ташмы ул, Җир шарымы, кеше гәүдәсеме
— нейтрино барысын да бер мизгелдә үтәли тишеп Галәмгә оча.
Дөньяның юктан бар булганлыгын атом-төш галимнәре күптән белә. Атаклы Джером
Фридман чагыштырмалылык теориясе тигезләмәләрен тикшереп караганнан соң шундый
нәтиҗәгә килә. Бөек Шартлауга (Биг Бәңгә) чаклы дөнья булмый, бары тик юк дәрәҗәсендә бер
нокта була, аның радиусы «0», әмма шул ноктаның масса тыгызлыгы чиксез күләмдә матдә
белән дыңгычлап тутырылган була. Тигезләмәләрдән күренгәнчә, шул юк дәрәҗәсендәге
кечкенә нокта, ни сәбәпледер, кинәт кабара-киңәя башлый, ягъни шартлый. Ул шартлый
башлар алдыннан вакыт та, пространство да булмый. Шул нокта коточкыч тизлек белән зурая
һәм матдә шар булып, төрле якка тарала. Шулай итеп, матди галәм барлыкка килә. Бу турыда
физик-теоретик Владилен Сергеевич Барашенков «Вселенная в электроне» исемле китабында
149 биттә яза. Юктан бар булган матдәдән галактикалар, галәмнәр, йолдызлар, җисемнәр ясала.
Фән, атом-төш физикасы кайчак үзе куйган сорауларга җавап табалмый йөдәп бетә, атом
БАТУЛЛА
166
ядрәсенең төбенә төшкән саен, алар сергә тап була, юк дәрәҗәсендәге мезон үзе тагын вак
кисәкчекләргә бүленә, аннан соң ни булыр? Алар Аллага якыная бара.
Коръәндәге әкияткә охшаган риваятьләр атом-төш физикасындагы парадокслар белән
чагыштырганда артык гади булып күренәчәк. Атом-төш физикасында протон үз тәненнән
шактый саллы кисәкчек — п и-м е з о н н ы бүлеп чыгарса да протон булып кала, авырлыгы
кимеми, ә пи-мезонны ул каян алган? Димәк, пи- мезон юктан бар булган. Элементар кисәкчек
— пи-мезон үзе катлаулы кисәкчек. Мәктәптә без укыган физика кануннарын атом-төш
физикасында кулланып булмый.
Вак кисәкчекләрне бүлгән саен энергия чыга, күзгә күренми торган элементар кисәкчектә Җир
шарын юк итә алырлык кодрәт бар...
Бер әкияттә бер малайны аю тереләй йота. Аю корсагына килеп төшкәч, малай сыкранып
ята: их, пычагымны алган булсам, аюның корсагын ярып, иреккә чыгар идем, ди. Туктале, өйгә
кайтып онытылган пычагымны алып килим дә аюның корсагын ярыйм дип йөгереп өенә кайта
да пычак алып килеп, аю корсагын ярып иреккә чыга. Элементар кисәкчекләр физикасында
(вак кисәкчекләр дөньясында) бу гадәти күренеш, анда бер кисәкчек бер үк вакытта ике урында
пәйда була ала. Ягъни элементар кисәкчекләр дөньясындагы кеше үз кесәсеннән үзен тартып
чыгара ала. Фантастларың бер кырда торсын! Бихисап тәҗрибәләре белән моны физика
галимнәре раслый. Әмма галимнәр шуны белеп торырга тиеш: фәннең алгы сызыгында акыл
җитмәслек шундый чынбарлыкка һәм кеше ышанмаслык идеяләргә тап булырга мөмкин.
Әйтик, Америка математигы Норберт Винер әйтүенчә, безнең дөньяга тиң антидөнья —
безнең дөньяның тач күчермәсе бар икән, без анда барсак, юкка чыгачакбыз, чөнки
антикисәкчек белән реаль кисәкчек кушылсалар, икесе дә юкка чыга, (бетерешә). Әмма, Винер
исбатлавынча, кешенең генетик кодын (схемасын), аның миендәге бөтен уйларын, холкын
язып, радио дулкыннар белән антимирга (телеграф кебек) юлларга була. Шул код-схема буенча
антимирдагылар ул кешене үз шартларына яраклаштырып, антикеше итеп яңадан ясый алалар.
Шулай итеп, без антидөньяга барып та исән кала алабыз икән.
Нейтрон физикасы Аллага ышанмый торган адәмне Аллага инанырга мәҗбүр итә.
Микрокисәкчек ул — Галәм, Галәм ул — микрокисәкчек. Галәм микрокисәкчек икән,
Әсман чиксез дигән сүз. Галәм нинди дә булса бер элементның атомы булса, ул элементның
зурлыгын күзаллау мөмкин эш түгел. Ул — чиксезлек.
Без Галәмне, Әсманны никадәр өйрәнсәк, шулкадәр кечкенә микрокисәкчеккә барып
терәләбез. Микрокисәкчекнең төбенә төшәргә маташуыбыз Макрогаләмгә алып чыгачак.
Микрокисәкчек (Галәме әсгар) — ул Макрогаләмнең (Галәме әкбәрнең) схемасы, Макрогаләм
(Галәме әкбәр) ул үзе микрокисәкчек.
Аңласаң — аңла, аңламасаң — аңлама!
Материалистлар аңлаган физика кануннары бүген ярамый, ул кануннар, патша заманында
эшләнгән бакыр акчалар сыман, монда йөрми.
Кинаяләр, читләтеп әйтүләр аша фәнни ачышлар турында да Коръәндә язылган.
Коръәннең Аллаһ тарафыннан иңдерелгәнлеге һәр зиһенле кешегә аңлашыладыр шәт. Бер
генә фәнни ачыш та: булсын ул астрономия, булсын ул медицина, булсын ул эмбриология,
булсын ул география, булсын ул нейтрон физика — аларның берсе дә Коръәнгә каршы килми,
киресенчә, Коръән аларны раслый. Дөресрәге, космостагы, атом-төш физикасындагы,
медицинадагы бөтен ачышлар да Коръәндә кинаяләр илә алдан каралган.
Коръәндәге бер генә мәгълүмат та хакыйкатьтән читкә китми. Фәнни ачышлар кешене
Аллаһка якынайта бара!
Дәвамы киләсе саннарда