ӘКИЯТНЕ БАШЛЫЙК ЯҢАБАШТАН...
Китап сүзе
Хөкем итмә — хөкем ителмәссең, —
Күктән иңгән тәүге хәбәрдер.
Әлмисактан килгән Китап сүзен
Хәкарәтләү язык, хәрәмдер.
Угры түгел — тугры булу кирәк, —
Шулай кушкан Китап яшәргә.
Кассаплыкны кәсеп иткән өчен
Купкандыр бу Җирдә мәхшәр дә.
Кан коючы, җан кыючы булып,
Барымтага барма күршеңә.
Хәрәм белән түгел — хәләл белән
Яшәү иңдерелгән кешегә.
Яманлыкны ялган белән ямау —
Илгә килгән иң зур казадыр.
Илдә һаман канун ишәйгәндә,
Азгынлык та шулай азадыр.
Китап сүзе иңгәчтен дә, дөнья
Карыш юл да гүя үтмәгән.
Илдә һаман канун ишәйгәндә,
Илнең башы чыкмас фетнәдән.
Бер кануны меңгә әйләнгәндә,
Меңгә төрләнгәндә үзебез,
Сират күперен дә кичәрбез күк,
Тота алсак Китап сүзен без.
Вәсвәсә
Тыйганыннан — тыел...
Хава да бит
Алма гына юкса ашаган.
Ата — улны, ана кызны белмәс
Заманалар шулай башланган.
Памир-алай хатирәсе
Рафаэль Ишморатка
Ургыл сулар улавы да монда
Йөз кайтаваз булып тарала.
Тау белән тау, бәлки, очрашмыйдыр,
Без очраштык менә тауларда.
Аклыклары, ваклыклары белән
Бар дөньясы калды түбәндә.
Тау да безгә таба киләдер күк,
Күтәрелгән чакта түбәгә.
Һәр адымың упкын күзләп тора,
Ишетелә хәтта сулышы.
Тау менү ул — адәм баласының
Үз язмышы белән узышы.
Күккә якыная барган саен,
Ерагая Күкләр тагын да.
Мәңгелекнең мизгел икәнлеген
Әйтеп бирер Иира тавы да.
Җилләр, силләр киссә юлыбызны,
Күкләр безне үзе бәхилләр.
Кырык яшьлек пәйгамбәргә, әнә,
Мәгарәдә иңгән вәхи дә.
Күккә якыная барган саен,
Куя кебек тау да калкынып.
Баштан сыйпап үтә каурый болыт,
Тынга каба галәм салкыны.
Тауга карап тау булмабыз ансы,
Таусыз яшәве дә читен лә.
Без — кичүдә.
Өскә үрмәлибез.
Ә үзебез — упкын читендә.
Өскә үрмәлибез...
Өстебездән
Таш кантарлар оча түбәнгә.
Тау да безгә таба киләдер күк,
Күтәрелгән чакта түбәгә.
Хайтарма
...Бар тарафны төн ялмады,
Кабат таңнар атармы?
Таң туганда Җантимерләр
Илдән куды татарны.
Ни чараң бар — мең алтатар
Төбәлгәндә чигәңә?..
Чал чинарлар үксеп калды
Туган-үскән җирләрдә.
Таулар калды ыңгырашып,
Җил елады далада:
Дала күңле анада, дип,
Дала күңле балада.
Җил елады, давыллады,
Диңгез какты ярларга:
Ярабби, дип, үксезләрне
Ялалардан арала.
Бу җиһанда баскын гына
Сайлап ала ватанны...
Күз яшедәй коргаксыды
Бакчасарай фонтаны.
Парә-парә коргаксыды
Гөл-чәчкәләр багы да...
Ә кем һаман хөкем итә,
Гафу сорар чагында.
Һаман хөкем чыгаралар,
Хаклык бер көн дәшәрме?
«Кайту» дигән кино бара.
Илдән куу мәхшәре.
Гөлнар ханым
Бар дөньясы, кыргый, диеп каргый,
Корсын, диеп, тизрәк аты гына.
Шул кавем соң ник кирәккән әле
Казан башлыгының хатынына?
Кара йөзләр каһкаһәләп көлә,
Зыян килгәндер, дип, акылына.
Ә Мәрҗани ни хаҗәт соң әле
Шундый көяз марҗа хатынына?
Хәзрәт, диеп зурлап дәшә аңа,
Гел килешле хәтта татарчасы.
Каюм Насыйридан сабак ала,
Өйрәнгәне — төрек, татар, фарсы...
Танып аны, үзе ачыладыр
«Кырык бакча» ларның капкасы да...
— Хуш килдеңез, — диеп каршылый ул
Фатих Кәриминең атасын да.
Дөнья белән ипле аңлаша ул,
Гарәбен дә белә, алманын да...
Үз телендә ләкин аңламыйлар,
Бу илне шул кыен аңлавы да.
Кара йөзләр һаман пошаманда,
Ни даулый ул, диләр, ни хакына?
Бу татар соң ник кирәккән әле
Изге анакайга тиң хатынга?
...Ә ул, әнә, җылы эзләп йөри
Казан ятимнәре кавеменә.
Кеше шулай кара дәверләрнең
Вөҗдан, намусына әверелә.
Ә ул, әнә, якты эзләп йөри
Илсез илдәшләре өммәтенә.
Ә хәзрәтләр дога багышлыйдыр
Ольга Сергеевна1 хөрмәтенә.
Ярый әле илендә бер бикә
Аңлый белә, диеп, үксез хәлен.
Ә ул һаман: «Хуш килдеңез!» — диеп
Каршы алыр Казан үксезләрен...
Шигырь әйтеп...
Җәмил атлы җилле бер җегет ул,
Үзе чапак, үзе чаядыр.
Ул һәрвакыт юлда. КамАЗында
Дөнья йөген илтә каядыр.
Ул һәрвакыт юлда.
Ә юл башы
Бер саладан аның, Сабадан.
Чакрымнары күптән ашкан инде
Айны урап кайтыр чамадан.
Тәкъдире шул: үз-үзенә кеше
Юллар кичә-кичә төшенә.
Ул да, әнә, Айдан хикмәт эзли,
Зөһрә кызны күреп төшендә.
Шөгыле шәп — шигырь ярата ул,
Шигырь белән көйли дөньясын.
Һәркем дә, ди, иртән шигырь әйтеп,
Догалы сүз әйтеп уянсын.
Догалы сүз белән дөнья көтсәң,
Чынга ашар татлы төшләр дә.
Эшем кешеләре ишәйгәндә,
Эш кешесе, ди ул, өшәнә.
Эшлесеннән эшлексезе ишле, —
Дөнья, әнә, шулай бүленгән...
Ул Зөлфәтне безгә яттан сөйли,
Һәм Мәһдине белә күңелдән.
Яттан сөйли, — нәкъ шагыйрьчә итеп,
Күккә чөя-чөя бармагын, — Рәшит Әхмәтҗанны,
Мөдәррисне... Һәм... көрсенеп куя аннары.
Күңел сәфәрендә үз юлдашы
Язгандыр шул һәрбер юлчыга. Ул һәрвакыт юлда.
Шигырь әйтеп,
Догалы сүз әйтеп юл чыга.
Империя
Ялган белән яла бер тамырдан,
Бер камырдан бугай тарих та.
Җирдә җәбер-золым яшәгәндә,
1 Ольга Сергеевна Лебедева (1854-?), әдәби тәхәллүсе — Гөлнар ханым; җәмәгать эшлеклесе, публицист, тәрҗемәче, Идел буе татарларының этнографиясенә, мәдәният тарихына багышланган хезмәтләр авторы.
Гел үзгәреп торыр харита.
Өндә төшләнү
Уянасы килми бу йокыдан, —
Сине күрдем тагын төшемдә.
Синең хакта шигырь сөйли идем,
Чал башымны куеп түшеңә.
Уяндым да уйга калып ятам,
Үзгәрәк шул өннең мазасы...
Түшкәйләрең кайнар түшәк иде,
Ә шигырьне... килми язасы.
Әкиятне башлыйк яңабаштан
Әкиятне башлыйк яңабаштан.
Ак бүренең кайтсын әфсене,
Кабат тораташка әйләнмәсен
Ашинаның асыл нәселе.
Әкиятне башлыйк яңабаштан.
Ярылыплар китсен түмәре,
Карурманда беркем рәнҗетмәсен,
Гел ирекле булсын Шүрәле.
Әкиятне башлыйк яңабаштан.
Хәләл ымсындырсын байларны,
Нигезендә Шомбай койма койсын,
Бүрек кисен алтын каймалы.
Әкиятне башлыйк яңабаштан.
Чур, чыкмасын Дию яктыга,
Аркадашлар чокыр казымасын
Туганыдай Турай батырга.
Әкиятне башлыйк яңабаштан.
Җен кайтарсын ана каргышын,
Пәри ярлыкасын үксезләрне,
Сак белән Сок кабат кавышсын.
Әкиятне башлыйк яңабаштан...