Логотип Казан Утлары
Публицистика

Кайтаваз

Хәерле көн, хөрмәтле каләм ияләре!
Иҗат эшегездә, журналны чыгаруда уңышлар телим сезгә. Баш мөхәррирләр алмашынгач,
сагаебрак калган идек, нинди үзгәрешләр булыр икән диеп. Эшләрнең элеккечә баруына һәм
яшьләрнең эш-гамәлләренә сөенәбез. Кулга каләм алырга журналда басылган Р.Харис хатлары
(№3) мәҗбүр итте.
«Казан утлары» — татарның иң мәртәбәле журналы. Моны дәлилләп торасы юк. Анда
басылган һәр әсәр, мәкалә зур кызыксыну уята. Ә бу мәкалә аптырау, гаҗизләнү тудырды.
Алдагы санда гына (№2) Р.Харис «Татар татарны ярата» дигән шигырен бастырган иде. «Татар
татарны ашый, дип әйтү чеп-чи яла ул!» дигән юллары мәкаләсенең нәкъ киресен раслый бит.
Капма-каршы фикерләр тудыра торган юллар күп бу хатта. «Музыкаль театр тарафдары —
Сәйдәш, опера, балет театры тарафдары — Җиһанов». «Ләкин татар музыкаль театры
тернәкләнеп китә алмады — аны опера һәм балет сәнгате арткы планга этәреп куйды».
«Җиһанов — илкүләм билгеле шәхес, ул — властьта, ул — депутат, лауреат» һ.б.
Үткән заманда күпләрне идеаллаштырдык бит, ә нәтиҗәсе күз алдында. Тормышта
булганча тасвирлау укучылар өчен кызыклырак һәм файдалырак, минемчә. Гасырлар үткәч,
тарихта казынып, чын дөресен язам дип йөрмәс өчен!
Р.Низами да, Р.Харис та әдәбиятта үз юллары булган шәхесләр. Икесен дә ихтирам иткән
хәлдә, бу язманы кабул итеп булмый. Р.Харисның фикерләре дөрестер дә, әмма аларны журнал
укучыларына шушы рәвештә, тупас итеп җиткерү — аңлашылып бетми. Аны үзара, йә булмаса
тар даирәдә күзгә-күз сөйләнеп, аңлашып булмый иде микәнни? Язучылар бер-берсе белән
аралашмыйлардамы әллә хәзер?! Шушындый дәрәҗәле, олы язучы үрнәк күрсәтә дип
калганнар да шундый юлга басмасмы, бер- берсен «ашау»лар китмәсме? (37нче еллар исе
килгәндәй булды хәтта).
Заман кешене үзгәртә. Кемдер Европалаша, кемдер милләте өчен җан атып чәбәләнә. Әмма
болар бер-береңә таш ату өчен җирлек була алмый лабаса.
Р.Низами — милләт җанлы, Туган тел, аның язмышы өчен янып-көеп йөрүче шәхес. Татар
дөньясындагы һәр үзгәреш, яңалыкка шигъри җавабы вакытлы матбугатта урын ала килде.
Әсәрләрендә кемнедер, нәрсәнедер каралту, пычрату бөтенләй юк анда.
Без, укытучылар, яшь буынны тәрбияләүдә ике язучының да әсәрләрен бик теләп
файдаландык. Ә бу өлкәдә, минемчә, Р.Низаминың өлеше күбрәктер дә. Чөнки «Яшьлеккә
хат»ны, Ф.Яруллин турындагы истәлекләрне, тезмә һәм чәчмә әсәрләрне укучылар аның үз
авызыннан ишеттеләр. Туган ягы булган Теләче һәм Саба районнарына, Биектау якларына
укучылар белән очрашуларга еш кайтты. Эчкерсез, бик җанлы очрашулар булды алар. Хәзерге
көндә татар телен әйдәп баручы яшьләрнең бу яклардан күп булуында Р.Низаминың да өлеше
бар дип уйлыйм мин.
Телебез, милләтебез язмышы кыл өстендә торганда, бер-беребезне берләштерә торган,
өмет уята торган язмалар бирсәгез иде, бер-беребезне сөендереп, куанып яшәсәк иде. Бүгенге
көндә трибуна артына басып, Туган телебезне яклардай кеше (язучылар да) калмады диярлек
бит. Инде журналыбыз маяк булсын иде.
Р.ГАЛИУЛЛИНА,
лаеклы ялдагы укытучы.
Казан.