Логотип Казан Утлары
Публицистика

«КАЧКЫН»


«Минем беренче операм Пугачёв восстаниесенә багышланган иде», — дип яза композитор
Нәҗип Җиһанов үз көндәлегендә. Әлеге сүзләр «Качкын» операсы турында. Музыка
белгечләре фикеренчә, «Качкын» — татар тарихында сәхнә кануннарына җавап биргән
беренче профессиональ опера. Казанда 1939 елда Татар дәүләт опера һәм балет театры ачылуы
да нәкъ шушы әсәр белән бәйле. Быел әлеге зур вакыйгага 75 ел тулуны искә алып,
«Качкын»ның язылу тарихына мөрәҗәгать итәргә булдык.
Нәҗип Җиһанов «Рождение оперы» мәкаләсендә («Советская музыка», 1986.
— №6. — Б.67-68) «Качкын» операсы тууга этәргән вакыйганы болай бәян итә: «1936 елның
көз аенда Генрих Литинский (ул вакытта мин Мәскәү консерваториясенең IV курс студенты
идем) мине очратып, Татар опера студиясенең җыелышына чакырды. Гаҗәпләнеп: «Мин
консерватория студенты бит, опера студиясенеке түгел», — дип җавапладым. Ләкин Генрих
Ильич минем, һичшиксез, анда булуымны үтенде».
Җыелышны Татариянең мәгариф наркомы үткәрә. Анда сүз башлыча республиканың
студиядә укуга акча жәлләмәве, уку тәмамлануга ике ел гына калуы турында бара. Төп басым
Казанда опера һәм балет театры ачылуына һәм әлеге вакыйганың татар сәнгате өчен яңа баскыч
булуына ясала. «Опера театрын ачардай опера кайда соң?» дигән сорау җыелышның
кульминацион моменты булды. Әлеге сорау студиядә укучы композиторлар Салих Сәйдәшев,
Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Заһит Хәбибуллин, Мәсгуть Латыйповка мөрәҗәгать
ителгәне көн кебек ачык иде. Ләкин көтмәгәндә Литинский, торып: «Татар операсы булачак,
аны Нәҗип Җиһанов язачак, ә либретто авторы — Әхмәт Фәйзи», — дип әйтеп салды һәм,
миңа иелеп: «Язам дип әйт», — дип пышылдады. Мин көтелмәгән бу яңалыктан дулкынланып,
куркып кына: «Әйе, опера булачак», — дип җавап бирдем»,
— дип искә ала Җиһанов.
Әлеге җыелыш «Качкын» тууга оеткы сала да инде. «Советская музыка» журналында
басылган бу мәкаләдә фактик хаталар китүе ачыкланды. Нәҗип Җиһановның оныгы Алексей
Егоров билгеләвенчә, күпсанлы документларны тикшергәннән соң, югарыда бәян ителгән
җыелыш 1935 елда узганы һәм Җиһановның ул вакытта консерваториянең III курсында
укыганы билгеле булды.
Җыелыштан соң киеренке эш башлана. Генрих Литинский опера Пугачёв явында Идел буе
халыкларының кыерсытылу вакыйгасына багышланырга тиешлеген әйтә. Беренче вариантта
опера «Булат батыр» дип атала. Ләкин соңрак, архивларда крестьян явы турында бик күп
материалларны өйрәнгәч, аны «Качкын» дип үзгәртәләр. Чөнки Пугачёв гаскәрендә качак
крепостной крестьяннар күп була, аларның күпчелеген татарлар, шулай ук Урал һәм Идел
буеның башка халык вәкилләре тәшкил итә. Операга нигез итеп алынган сюжет бик гади.
Пугачёв явыннан туган иленә кайткан элекке крепостной ташчы Булат крепостнойларны
көрәшкә оештыра. Аны эзәрлекли башлыйлар. Ләкин халык ярдәме белән ул бу тозактан
котыла һәм, крестьяннарны үз артыннан ияртеп, алпавыт утарын тар-мар итеп, Пугачёв явына
кушылырга китә. Шушы төп темага параллель рәвештә Булат һәм Рәйханәнең мәхәббәте һәм
алпавыт ярдәмчесе Аблайның арага керүе сурәтләнә.
1937 елның җәенә бер актлы «Качкын» операсы әзер була, Әхмәт Фәйзи белән Нәҗип
Җиһанов аны музыкаль даирәгә һәм партия җитәкчелегенә тәкъдим итү максаты белән Казанга
кайталар. Яңа әсәр зур бәхәсләр тудыра, хәтта «татарга опера кирәкми» дигән фикерләр дә
яңгырый, ләкин, Нәҗип Җиһанов искә алуынча, андыйлар күп булмый. Күпчелек әсәрне югары
бәяли һәм авторларга әлеге опера
ГҮЗӘЛ СӘГЫЙТОВА
159
нигезендә өч яисә дүрт актлы тулы опера язарга тәкъдим ителә.
1937-1938 уку елларында либретто авторы һәм композитор нәкъ шул эш белән шөгыльләнә
дә: кайбер образлар тирәнәйтелә, яңа персонажлар барлыкка килә, яңа ария, ансамбльләр иҗат
ителә, музыкаль драматургия киңәя. Либретто Мәскәү студиясе дирекциясе киңәшмәләрендә
һәм Казанда ТАССР Халык Комиссарлары Советы каршындагы сәнгать эшләре идарәсендә
үткәрелгән киңәшмәләрдә кат-кат тикшерелә. Әхмәт Фәйзи әйтелгән киңәш , тәкъдимнәр
тәэсирендә драматургик материалны берничә тапкыр редакцияли. Студиянең әдәби бүлек
мөдире Муса Җәлилнең «Качкын» либреттосының соңгы вариантына уңай бәяләмәсе
сакланган («1937 ел, 8 июль» даталы, язу машинкасында басылган рецензия Мирасханәдә
саклана): «Киңәшмәләрдә чыгарылган нәтиҗәләр һәм рецензияләрдә әйтелгән фикерләр белән
миңа китерелгән либреттоны чагыштырып караганнан соң, (...) Әхмәт Фәйзи үзенең
либреттосын намуслы рәвештә редакцияләп чыккан, дип әйтә алам. (...) Минемчә, либреттода
100% канәгатьләндерү читен эш. Либреттода образлар үзенчәлекле, ышандырырлык итеп
бирелгән. Вакыйгаларның үсеше логик яктан аклана, дулкынландыра һәм нык тәэсир итә
торган вакыйгалар да юк түгел (Булат белән Рәйханәнең очрашуы; Рәйханәнең әсир төшүе).
Композиция ягыннан либретто уңышлы эшләнгән. Халыкчанлыктан аерылган , беркадәр
корырак һәм ясалмарак чыккан аерым урыннарын исәпкә алмаганда, либреттоның теле әдәби.
Гомумән, либреттоны мин яраклы дип табам һәм тәмамланган әсәр буларак кабул итәргә дигән
тәкъдим кертәм».
Нәҗип Җиһановка музыка язуда укытучысы Литинский зур ярдәм күрсәтә. Композитор
истәлекләрендә аерым сәхнәләрнең кат-кат язылуы турында бәян итә, мәсәлән, «Рәйханә үлеме
сәхнәсенә Генрих Ильич аерым игътибар бирергә куша, чөнки, аның фикеренчә, героиняның
үлеме әсәрнең музыкаль драматургиясен көчәйтергә сәләтле. Профессорның «менә хәзер бу
тиешенчә булды», дигән сүзләрен ишеткәнче, Рәйханә үлеменең бик күп вариантын язарга
туры килә. Литинский шулай ук операның пентатоникасын төрле яклап баетуны таләп итә, шул
рәвешле «Качкын» заманча музыкаль яссылыкта иҗат ителә.
1938 елның яз айларында, консерватория студентларының дәүләт имтиханнарыннан соң,
Бөтенсоюз радиосының музыкаль редакторы Е.Грошева тәкъдиме белән «Качкын», рус теленә
тәҗемә ителеп, Коммунистик интернационал исемендәге Мәскәү радиостанциясендә яңгырый.
Төп партияләрне радионың солистлары Наталья Рождественская һәм Левон Хачатуров
башкара.
Нәҗип Җиһанов та, Әхмәт Фәйзи дә, Мәскәү консерваториясен тәмамлаганда, диплом эше
итеп «Качкын» операсын тәкъдим итәләр. 1938 ел ахырында студиядә укучылар Казанга кайта.
Бу чорның тәфсилле сурәте Нәҗип Җиһановның беренче хатыны Серафима Җиһановага язган
хатларында саклана. (Казанда торак мәсьәләсе хәл ителгәнче Серафима кызы Светлана белән
Мәскәүдә яши.) Аларда тормыш- көнкүреш вакыйгалары белән бергә опера куелышы буенча
барган эш процессы да сурәтләнә. Шулай ук «Качкын»ның Башкорт дәүләт опера театрында
куелуына бәйле сөйләшүләр алып барылганы турында да мәгълүматлар бар.
Муса Җәлил 1939 елның 4 июнендә «Кызыл Татарстан» газетасында басылып чыккан
160
«КАЧКЫН»
«Татар театры ачылу алдыннан» мәкаләсендә Казанга кайту чорын болай тасвирлый: «Театр
коллективының Казанга күчеп, Дәүләт опера театры булып оешканнан соңгы биш ае
портфельдә булган операларны куярга хәзерләү, аларның художество оформлениесен
(декорация, костюм, париклар һ.б.) житештерү, куярга хәзерләнгән әсәрне редакцияләүне
тәмамлау белән үтте». «Портфельдәге опералар» дигәндә, сүз Ш.Гуноның «Фауст»,
Н.Җиһановның «Ирек», шулай ук П.Гертельнын «Тщетная предосторожность» балеты
турында бара. Муса Җәлил әлеге язмасында «Качкын» белән «Фауст» нын бер үк режиссёр
Фёдор Каверин тарафыннан куелачагын билгеләп үтә.
Усман Әлмиев «Татар опера театры сәхнәсендә» истәлекләрендә «Качкын»га карата
мәгълүматларны тулыландырган кебек («Еллар һәм җырлар». — Казан: Татар.кит.нәшр.,
2007. — 21 б.): «Опера театрын ачар өчен театрда бернәрсә дә булмаганлыктан, театрга кирәкле
реквизит, декорацияләр, костюмнар һ.б. нәрсәләр әзерләргә тотындылар. Костюмнар тегәр
өчен, театрга тукылган материаллар кирәк иде. «Качкын» операсы крестьяннар тормышыннан
булганга күрә, геройларга тукылган, киндердән тегелгән киемнәр әзерләнде. Киез эшләпәләрне
читтән, барып, эшләтеп алып кайттылар. Хор өчен киемнәр дә киндердән тегелде. Киемнәр,
ыштаннар-күлмәкләр — барысы да шул чорны хәтерләтә иде».
Нәҗип Җиһанов март аенда Серафима Җиһановага язган хатларында опера театрынын
ачылышына «Качкын»ны сыйфатлы итеп куярга житешмәячәкләре өчен борчылса, 8 май белән
даталанган хатында театрның ачылу тантанасын күчерүләренә уфтана. «Рус театры бинаны 25
майдан соң гына бушата», — дип яза ул. 3 июнь хатында «премьера көннәрендә кемгә
җырларга?» дигән темага бәхәс баруын хәбәр итә: «Көрәш Рәйханә белән Булатлар арасында
бара. Кайберәүләр үзләренең стажлары һәм татар халкы алдында популярлыкка басым ясый.
Рәйханә — Кайбицкая, Садыйкова; Бикә — Измайлова, Рахманкулова, Зәбирова; Булат —
Маннапов, Артёмов; Аблай — Бичурин, Родионов, Минаев; Кирәмәт — Насретдинов,
Сәйфетдинов. Һәрберсе премьерада чыгыш ясауга өмет итә. Ой, нинди скандал булырга тора,
күз алдына да китермисең! Мин директорга да, сәнгать җитәкчесенә дә «премьерада яхшы
вокалистлар җырлаячак», дидем, ягъни: Кайбицкая, Артёмов, Насретдинов...»
Кыскасы, «Качкын» тирәсендә шау-шу премьерага кадәр дәвам итә. Ниһаять, 1939 елның
17 июнендә Татар дәүләт опера һәм балет театры рәсми рәвештә «Качкын» белән ачыла.
Операны Ф.Каверин сәхнәләштерсә, күмәк халык биюләрен Гай Таһиров куя, сәхнәгә куючы
рәссам — Мортаза Абдуллин, баш дирижёр — Савелий Бергольц. Архив материалларында,
истәлекләрдә аларның һәрберсенең эше тәфсилләп язылган, бу мәкалә кысаларында аларга
аерым тукталып тору артык булыр.
Татар дәүләт опера һәм балет театры ачылу тантанасыннан соң, ул чор матбугатында
күпсанлы рецензияләр дөнья күрә. Хәлимә Булатова-Терегулова 1939 елда «Советская музыка»
журналының 8 нче санында басылып чыккан мәкаләсе аерым игътибарга лаек. Биредә
«Качкын»га музыкаль яктан җитди анализ ясала, төп партияләрне башкаручыларга объектив
бәя бирелә. Шул ук вакытта операның әле тулысынча эшләнеп бетмәве, моның өчен
коллективка күп көч салу кирәклеге ассызыклана. 1940 елда «Качкын» операсы Башкорт
дәүләт опера һәм балет театрында куела, Казанда 1944, 1952, 1964 елларда төрле режиссёрлар
тарафыннан сәхнәләштерелә.
Күптән түгел Татар дәүләт опера һәм балет театры ачылуга 75 ел тулу нисбәтеннән,
башлангычта торган күренекле артистларның якыннары Нәҗип Җиһанов музей- фатирына
җыелды. Бу очрашуда балалар-оныклар истәлекләр белән бүлеште, «Качкын» операсын яңарту
кирәклеге турында да сүз булды. Җәлил театрында булмаса, Казан дәүләт консерваториясенең
опера студиясе тарафыннан «Алтынчәч» операсы кебек үк ачык һавада куелсын иде дигән
теләктә калды алар. «Качкын»ның бүген сәхнәдән ни дәрәҗәдә актуаль яңгыравын фаразлау
авыр, ул безгә, беренче чиратта, мәдәни ядкәр буларак кызыклы. Чөнки, Җәлил сүзләре белән
әйтсәк, «Качкын» — татар совет культурасы тарихында зур вакыйга. Бу — татар сәнгатенең
яңа баскычка күтәрелүен һәм уңышлы рәвештә алга үсә баруын күрсәткән факт».