Логотип Казан Утлары
Роман

ГАРАСАТ (дәвамы)

Төш күрү
Борын-борын заманда бик зур, дәһшәтле патшалыкта бер сихерче булган. Беркөнне ул гадәти булмаган сыекча уйлап тапкан һәм аны әлеге патшалыктагы гади халык эчә торган суга тамызган, ди. Ошбу суны эчкән һәр кеше беравыктан сәерләнә, хәтта җүләрләнгән кебек, ди. Күпмедер вакыт узуга, әлеге судан авыз итә торгач, патшалыкның барча халкы акылдан язып беткән, ди.
Патша гаиләсе эчә торган суны исә махсус коедан алганнар, тылсымчы биек коймалар аша анда үтеп керә алмаган.
Менә, күп тә үтми, патшалыкта төрле сәер, гайре табигый хәлләр башланган, халык ыгы-зыгы килгән, буталыш, фетнәләр кабынган! Патша, тәртип салырга теләп, бер-бер артлы яңа әмерләр чыгарып караган, вәзир-яраннар аларны шундук халыкка ирештерә торган булган. Ләкин халык, патша акылдан язган дип уйлап, әлеге әмерләрдән көлгән генә. Патшаның акылдан язуы хакындагы хәбәр мәмләкәт буенча таралган, һәм халык: «Безгә җүләр, акылсыз патша кирәк түгел», — дип фетнәләр күтәрә икән. Хәлләр торган саен катлауланганнан - катлаулана барган, халык һаман патшаның «җүләр» әмерләренә буйсынырга теләми икән, ди. Чөнки алар хәзер патша сараендагылар таләп иткән тәртип белән яшәргә теләмиләр, әмерләрен дә акылсызга саныйлар бит инде. Патша гаиләсе белән аның яраннары исә халыкның ни сәбәпле болай чуалуының сәбәбен аңламый, дөресрәге, өстәгеләр белән астагылар һич уртак тел таба алмый икән, ди. Патшаның хатыны зирәк була, ул патша янына килә дә әйтә: «Бәлки безгә дә алар эчкән суны эчә башларгадыр?» Башка чарасы калмаган патша бу фикер белән ризалаша һәм алар да халык эчкән, акылдан яздыра торган суны эчәргә карар кыла. Шулай итеп алар үзләре дә акылдан язганнар һәм патша теләсә нинди әмерләр чыгара башлаган. Ошбу указлар халыкка бик ошаган, алар тынычланып, ошбу канун-күрсәтмәләргә карусыз буйсына башлаганнар, ди. Шул рәвешле генә халык белән уртак тел табылган һәм әлеге патша бик озак еллар теләгәнчә идарә итә алган.
Дәвамы. Башы 5, 6 саннарда.
Вакытлар үтә торган. Акылдан язганнар патшалыгында тормыш үзенчә, боларнын. суын эчеп карамаган күрше патшалыкларда исә бөтенләй башкача дәвам итә икән. Еллар узгач, теге тылсымчымын. оныгы, бабасын да уздырып, бөтен Җир шарындагы суларны агулый торган сыекча уйлап тапкан һәм аны сулыкларга
Зиннур
Хөснияр
ЗИННУР ХӨСНИЯР
тамызып чыккан. Тора-бара Җир кешеләренен барысы да акылдан язып беткән. Тик шунысы бар: әлеге сыеклык кайбер кешеләргә тәэсир итә алмый икән, алар тулы акыллы булып яшиләр, ди. Болар калганнарга нинди су эчкәннәрен һәм кылган гамәлләренен дөрес түгел икәнлекләрен анлатмакчы булып тырышалар икән. Тик аларнын сүзләрен берәү дә чынга алмаган, ышанмаган, киресенчә, аларны җүләргә санаганнар, сез акылдан язгансыгыз дигәннәр, ди.
Җир шарындагы гавамнын тереклеге әле дә булса шул көенчә дәвам итә икән, ди...
Ошбу риваятьне Байтамак халкы Камай авызыннан ишетте. Ә Камайнын бу турыда кайдан укыганлыгын берәү дә төпченеп тормады, чөнки анын Мәскәүләрдә белем алып кайтканлыгы мәгълүм ләбаса.
Кайбер кеше ачуын, кайгы-хәсрәтен эченә җыючан, кемдер күнелендәгесен һәрвакыт тышка чыгарып тора, һичбер вакыт үзенә җыеп сакламый. Камай да шундыйлардан. Анын хәтта тиктомалдан гына: «Су эч!» — дип куюлары да, берәр кайгы-хәсрәтен сөйләп, бушанырга теләгән кешегә дә җавабы шул бер булыр: «Су эчеп куй син!» — дигән сүзтезмәдән артмый. Ләкин ул «Су эчеп куй! Хәлен җинеләер!» — дип әйтеп бетерми, бары «Су эч! Су эчеп куй!» гына. Шуннан сон хәлен җинеләерме, шуннан сон эчен бушармы, анысын инде син үзен белерсен! Хәер, Камай ошбу сүзне юкка гына әйтми, чөнки су эчеп куйганнан сон адәм баласы, чыннан да, җинеләеп китә, җанына тынычлык инә. Монысын исә һәр кеше үз халәтеннән чыгып белә.
Камайдан син сунын һәм тимернен нинди молекулалардан торганлыгын сора, ул шунда ук җавап бирер, җавабы да уйдырма түгел, фәнни, ягьни ышандырырлык булыр. Африкадагы баунти кабиләләренен тарихы хакында мәгьлүмат сора, җавапны шундук ишетерсен! Ләкин түфли башын нигә тишелгән кебек гадәти сорау бирергә уйласан, җавап көтмә, Камай мондый сорауны ишетүгә, кыяфәте белән нәкъ сабый баланы хәтерләтеп, инбашын гына җыерып куяр, яки әлеге сорауны бөтенләй ишетмәгәнгә салыныр. Озын Хәсәннен хатыны Фәһимә усалмы, юкмы кебек сорауларга да Камай җавап бирә алмас. Фәһимә Фәһимә инде, тагын нинди булсын ди ул! «Фәһимә», алар телендә «Пәймә», кушаматы «Фетнә-Петнә Пәймә». Шуннан башкасын Камайдан сорамагыз. Ул беркайчан да кеше турында гайбәт сөйли белми. Һәрвакыт үткен акыллы булган Камай гади тормышта бик гади, самими, беркатлы ихлас егет иде. Начарлык кылунын ни икәнлеген дә белми Камай. Хатын-кызга матур-матур сүзләр әйтеп, күңелләрен күтәрү — шулай ук Камайнын гадәтенә кергән бер сыйфаты.
— Сине бүген төштә күрдем әле. Ап-ак күлмәк кигәнсен. Ирегез белән икегез каядыр кунакка барасыз. Икегез дә шат, көләсез, елмаясыз!
Ул бу сүзләрне әйткән хатыннын нәкь шул көнне ире ләх булып эчеп кайтып, өйдә уклау уйнап алган булса да, тегесе мона чын күнеленнән сөенә, иренә булган ачуы да шундук онытылып, дөнья кин һәм матур булып күренә башлый.
— Яулыгын, бигрәк матур, Фәлән апай. Малаен алып кайтып биргәндер инде!
Бу сүзләрне ишеткән апа кеше шәһәрдәге малаенын бүләккә яулык алып кайту түгел, хат та язмавын әйтеп тә тормый инде, хәтта телефоннан да шалтыратып хәл белгәне юк, элегрәк айга бер булса да кайтып күренә иде. Шәһәр кызы белән йөри башлагач, ул кайтулар да сирәгәйгән була. Шулай да Камайдан мондый 32
ГАРАСАТ
2. «К. У.» №7 33
мактау ишеткән авылдаш апага рәхәт булып китә, ул авызын ерып елмая, аңа рәхмәтләр укый. Аның бик тә, бик тә шул чагында, Камайның бераз гына булса да юлын бүлеп, вакытын алып, малаеның кечкенә вакытта эшләгән берәр шуклыгын сөйлисе килеп китә. Ләкин Камайның тынлап торырга вакыты юк, Камай ашыга. Тик кая ашыкканын үзеннән башка берәү дә белми. Ә теге апа, авызын ерган хәлдә, игелекле теләкләр теләп, аның артыннан бик озак карап, озатып кала. Әйе шул! Матур яулык кына түгел, әллә ниткән кыйммәтле-кыйммәтле бүләкләр алып кайтыр әле аның газиз улы! Бу фикер апа кешене тагын да канатландырып җибәрә. Бер дә ким түгел аның баласы кешенекеннән!..
«Безнең авыл кешеләре... тау башы урамнары Каспий буенда, югары урамнар Алтай якларында, яңа урамнар Төньяк Кытай стенасы буйларында яшәгәннәр. Аларның һәркайсы артыннан яраткан сихәтле чишмәләре дә ияреп кайткан. Әбелхәят чишмәсе Әллүкигә Урал таулары артыннан ук килгән. Искән җилгә утырып килгән. Болыт булып килгән Әбелхәят чишмәсе безнең авылга.»
Бу сүзләрне ул мәктәп балаларына сөйли, Камай абыйларының күп белгәненә шикләнмәгән бала-чага авызын ачып тыңлый һәм һәркайсы күңеленнән генә шул мизгел эчендә, хыял канатларына утырып, Алтай тауларына барып кайта, Каспий диңгезендә чумып чыга, Ерак Көнчыгышка ук барып җитеп, боланнарга атланып йөрергә дә өлгерә. Аннан соң Камайның түбәндәге такмагын куен дәфтәренә теркәп куя:
Килә давыл, китә авыл, Барган юлы ни юлдыр? Идел-Чулман үз йортыбыз, Авыл китсә ни булыр?
Идел суы кага торыр,
Үз баласын ул да таныр!..
Тынсын давыл.Калсын авыл,
Шунда бөтен көчебез.
Су эчегез, су эчегез!
Олыгыз вә кечегез, Этегез һәм бетегез!..
Камай сүзләренең, телдән телгә күчә-күчә, авыл буенча йөрүләре исә хак иде:
— Ачуыгыз килгәндә су эчегез!
— Бик каты тамагыгыз ачканда су эчегез!
— Ирегез авыр сүз әйткәндә, телегезне тешләп, су эчегез!
— Шук балагыз чәшке төшереп ватса, ачуланырга ашыкмагыз. Кул күтәрмәгез! Су эчегез! Үскәч, аңа дөнья үзе дә кул күтәрергә өлгерер әле!
— Хатыннарыннан кача-поса уҗымга керергә ниятләнүчеләр! Су эчегез!
— Ирләренә хыянәт итәргә уйлап йөргән хатыннар су эчсен!
— Көнче күршеләр! Талашмагыз, су эчегез! Хөсетлегегез тиз басылыр һәм башкалар, һәм башкалар!
Күптән түгел «Диннәр һәм бүгенге дөньяви вәзгыять» дигән темага «Аурупа союзы» ның фәнни Үзәге уздырган бәйгедә Камай Җамалетдиновичның доклады бүләкле урын алды. Элегрәк, Камайның «су фәлсәфәсенә» дә, кайбер сәер гадәтләренә дә көлебрәк караган кешеләр «аһ» итте! Аурупа бәйгесендә Камай призлы урын яулаган бит! Камай яулаган шул! Аларның Байтамак Камае! Тигәнәк Камай!!!
Бу вакыйгадан соң алар Җәмил хәзрәт белән дуслашып киттеләр, кичләр буе утырып сөйләшәләр, бәхәсләшәләр дә...
Баштарак Камай Байтимерне өнәп бетермәде. Хәтта ул очучы булса да, космонавтлар әзерли торган төркемдә булганлыгын ишетеп белсә дә, соңрак, Байтамакта агрофирма төзеп, хәзер, халык әйтмешли, аларның «колхоз рәисе» булуына да карамастан! Камай яшьрәк чакта, дөресрәге, малай вакыттан күршесе Нурбикәгә гашыйк иде. Авылда шулай булгалый, малайларны: «Син аның кияве, фәлән-төгән!» — дип котырта башласаң, алар, чыннан да, күрше апасына гашыйк
ЗИННУР ХӨСНИЯР
34
булып куеп, борынына чынлап торып хатын-кызның итәк җиле бәрелә башлаганчы, шул рәвешле хыялланып йөри торган була. Дөрес, яшь аермалары шактый булуга карамастан, буй үстергәч тә, Нурбикәгә булган тартылу хисе сүрелмәде егеттә. Нурбикә Байтимергә кияүгә чыккач исә, үзен кая куяр урын тапмый йөрде әле. Бер караганда менә шундый гади дә, гади дә түгел бер егет иде Җамали малае Камалетдин, «Тигәнәк» кушаматлы Камай...
Байтимер белән уртак кайгы дуслаштырды бугай Камайны. Байтимер аны үзенең киңәшчесе итеп алды. Элеккеге колхоз вакыты булса, әлбәттә, бу аптырарлык, шаккатмалы яңалык булган булыр иде. Ләкин хәзер «Байтамак» агрофирмасында көн саен берәр вакыйга булып торганлыктан, хәтта Камайның элек Байтимер үзе йөргән чит ил машинасына күчеп утыруына да гаҗәпләнгән кеше булмады. Ләкин Камайга яшьтәше Саниянең күз кыздырып йөргәнлеген, Байтимер өчен Алтын Бәртәстәге Марфа марҗаның җан атуын алар үзләре белми, ә бу турыда авыл кешеләре арасыннан кайберәүләр сизенә башлаган иде инде.
Байтимер Камайны һәм тагын бер егетне, тәҗрибә өйрәнеп кайтыгыз дип, Сингапурга җибәрергә уйлады. Югыйсә алар белән бергә үзе барып кайтса да начар булмас, кайгыларыннан бераз онытылып торыр, дөнья гизәр иде. Юк, Байтимер үзе бармады. Чөнки хакимият башлыклары төркемендә бер барып кайткан иде. Ләкин әлеге сәяхәт турында нигәдер берәү белән дә ачылып сөйләшмәде, урынбасары Борис Айсинның бик төпченеп: «Йә, нәрсә анда? Нинди инновацияләре белән шаккатыра Сингапур?» — дигән соравына каршы: «Җибәрермен. Әнә, Камай белән бергә барып, танышып кайтырсыз», — дип кенә куйды.
Бер атнадан юлга кузгаласы дигәндә, Камай Җамалетдинович әүвәл Сания кочагына түгел, ә Алтын Бәртәснең Марфа марҗа кочагына барып керә язды!.. Әтисе Җамали агай, райүзәккә эш-мазар белән киткәндә умарталыкка күз-колак булырга дип Камайны калдыра торган иде. Каравылчы Хәммәткә ышаныч юк, эчү өянәге кузгалып китсә, бер чирек көмешкәгә бөтен умартаңны сатып җибәрергә мөмкин. Аны каравылчы итеп тотмас та иде Җамали агай. Тик Хәммәтнең уңай яклары күбрәк шул! Моңарчы аның бер кашык балга да тигәне, кыек эшләр белән тотылганы да, сизелгәне дә юк. Иң әһәмиятлесе: ул монда каравыл тора башлагач, бал урларга килүче шәһәр әтрәк-әләменең эзе суынды. Хәммәт усал һәм гадел каравылчы иде. Күрше Алтын Бәртәскә көмешкәгә барып киләсе булса, ул бүрегә охшаган алагаем зур гәүдәле бик усал этен бәйдән ычкындырып калдыра, өстәвенә, иренмичә, тир-якка бүре капкыннары тезеп чыга иде. Моны һәр кеше белә, шуңа күрә Хәммәтнең Алтын Бәртәстә йөргәнен күрсәләр дә, умарталыкка барырга җөрьәт итүче юк бу тирәдә. Кала тирәсеннән килеп чыгучы булса гына. Алар Хәммәтнең мондый гадәтләрен белмиләр. Кыскасы, Җамали карт райүзәккә чыгып китте, Камай, күз-колак булырга дип, умарталыкта калды. Эт бәйдә иде. Камай умарталыкка килүгә, беренче эш итеп, әүвәл этне бәйдән ычкындыра, бәйдә килеш тотарга кызгана ул аны. Ни дисәң дә, адәм акыллары булган бу этне стансадан ул табып алып кайтты бит, Алабай дигән исемне дә (бу кушаматны очраклы гына Байтимер авызыннан ишетте булса кирәк) үзе кушты. Һәм ни гаҗәп: эт, шулай диюгә, бик тиз ризалашкандай койрыгын болгады.
Агрофирмада эше күп булса да, әтисенең сүзләренә каршы килә алмады Камай, шуңа күрә, ул әйтүгә, умарталыкка килеп җитте. Яшерен-батырын түгел: әтисеннән күреп, анда беркайчан да умартачы булу теләге уянмаса да, Камай бал кортлары дөньясын бик ярата, аларга карап соклана, һәм әлеге кечкенә генә кортларның холык-фигыльләре, гадәтләре аны шаклар катыра иде. Кызыксынучан егет иде Камай, аңа бал кортлары гына түгел, хәтта чебен-черкинең дә гамәлләре бер табышмак булып тоелып, ул аларны үз акылы белән ачарга, белергә тырыша иде. Бал кортларына килгәндә исә, Җәмил хәзрәт аңа үзенең яшел китабының бер битенә төртеп үк күрсәтте, менә укып бак, янәсе. Укыды Камай һәм җавап кайтармады, бу нисбәттән ул вакытта фикерен белдермәде, бары үз эченә генә йомылды. Коръәннең «Нәхел»
ГАРАСАТ
2.* 35
сүрәсендә түбәндәге аятьләр бар иде: «Раббың бал кортларына вәхий кылды: «Ий, бал кортлары, тауларда, агачларда вә кешеләр тора торган уңайлы урыннарда үзегезгә оялар ясагыз! Соңра һәр җимеш чәчәкләреннән бал ашагыз һәм җыегыз вә итагать итеп, мин әмер кылган юлга керегез!» — дип. Бал кортлары эчләреннән кешеләр өчен төрле төстәге балларны чыгарып бирәләр, ул балларның тәме дә, шифасы да бар. Фикерли белгән кешеләргә бал кортларының гамәлләрендә зур дөреслек вә гыйбрәт ятадыр. Кешеләр бал кортларына түгел, бал кортлары аларга дәрес бирер». Әйе, монысы хак, ләкин яңалык түгел дип уйлаган булыр иде Камай башка чакта. Мәгълүм бит: бал кортлары балны үзләренә җитәрлек микъдарда гына әзерләми, дистәләрчә тапкыр күбрәк җыя алар ширбәтне! Ни өченме? Кешеләр өчен!.. Чөнки Аллаһ тарафыннан аларга шундый эш йөкләнгән! Менә бит ул!... Бу хакта аятьләрдә ачыктан-ачык әйтелә ләбаса!..
Әйе, кемгәдер нәрсәнедер дәлилләү өчен ерак барасы түгел, аның өчен әтисенең умарта бакчасына килеп, бал кортларының тормышын күзәтү дә җитә. Аларның тормышы хакында фәнни мәгълүматың булса, тагын да әйбәтрәк. Тик фән бал кортларының холык-гамәлләрен төп-төгәл аңлатып бирә аламы соң? Менә шунысы әһәмиятле иде Камай Җамалетдиновичка! Чөнки дөнья үзе генә түгел, аның һәр бөҗәге могҗиза белән чишелмәс табышмактан тора! Чишелмәс? Юк, Камай аларны чишәргә тиеш... Чишелмәгән табышмакны яратмый ул. Чөнки, бер караганда, тормыш-яшәеше белән дә, кайбер чакларда холкында, үз-үзен тотышында чагылып-чагылып алган сыйфатлары белән дә Камай үзе бер табышмак сыман. Ләкин ул барыбер гап-гади бер адәм баласы, аңа дөньяның һәр ягы да чит-ят түгел, гәрчә кайбер сәер гадәтләре күзгә бәрелеп торса да... Яше утызга якынлашса да, өйләнү турында уйлау түгел, аның хәтта кызлар кулын тотып караганы да юк. Хатын-кыздан курка Камай. Нурбикәгә гашыйк булу малай чакта калган, ул бары тик бер самими балалык гамәле генә, сабыйлык, өлкәннәрне кабатларга тырышу гына. Әйе, монысы бал кортлары «табышмагыннан» да катлаулырак табышмак! Әлбәттә, Камай өчен түгел, авылдашлар, беренче чиратта, әтисе өчен, әмма әнисе өчен түгел. Әтисенә оныклар кирәклеге аңлашыла. Камай бердәнбер малай бит. Тик ул оныклар нишләп әнисенә кирәк түгел икән соң? Ни өчен килен кирәк түгел икән әнисенә? Юкса улын өйләндерергә тырышучы беренче кеше ул булырга тиеш бит?!
Хәер, бал кортлары хакында уйлану барыбер рәхәтрәк... Хәтта һәр гамәлләре табышмакка охшаш булса да... Менә, мәсәлән, ун ай буена аларның ояларында (кеп-кечкенә ояларда бит әле!) җыелган бал ни рәвешле бозылмыйча саклана ала? Димәк, аларның «суыткычлары» бар, «җылыткычлары» ояда һәрвакыт 35 градусны саклап тотып тора!.
Тагын мисаллар кирәкме? Табигатьтә төрле бактерия-вируслар мыжгып торганлыгы мәгълүм. Менә шулар ояга үтеп кермәсен өчен ишек төбендә берничә сакчы корт кизү тора икән. Әгәр дә зуррак башка бөҗәкләргә көчләре җитмәсә? Моның да җае бар: бал кортлары җилем кебек махсус сыекча бүлеп чыгара һәм ояга эләккән теге «дошман»ны шуның белән ябыштырып, катырып куя икән! Әлеге корт тизәге (прополис) белән алар оядагы тишек-тошыкларны да ямыйлар, ул җилдә, кояшта тагын да ныгый һәм менә дигән төзү-ремонт материалы буларак хезмәт итә.
Галимнәр раслаганча, әлеге сыекча эчендә бактерияләр үрчи алмый. Алар моны каян белгән соң? Төрле үле бөҗәкләр белән бергә ояга ияреп кергән бактерияләр аларның өйләрен кыска вакыт эчендә һәлак итәргә мөмкин икәнлеген кайдан белгән бу бал кортлары? Әллә алар тумыштан ук химиклармы? Әлбәттә, алар моны белми, гәүдәләре бер-ике сантиметрдан артмаган ошбу бөҗәкләр химияне дә «белми». Шулай булгач, ни дип уйларга кала соң инде? Андый чакларда Камай, күккә багып, үзенең фәлсәфи иреннәрен кыймылдатырга гадәтләнеп китте...
Камайның әлеге дөньяви булмаган фикерләрен Алабайның ярсып өргән тавышы бүлдерде. Шуның артыннан ук ачыргаланып кычкырган хатын-кыз тавышы ишетелде. Ул ашыгып өй артына чыкты һәм тагын да гаҗәбрәк күренешкә тап булды:
ЗИННУР ХӨСНИЯР
36
аңа таба, йөгерә-атлый, хатын-кыз кыяфәтендәге шәп- шәрә бер нәрсә килә иде. Әле һаман берни аңламыйча тораташ кебек басып торган егетнең башыннан мизгел эчендә ошбу фикер чагылып узды: «Күбрәк хыяллансаң, шулай була ул: күзгә әллә нәрсәләр күренә башлый!» Тик, гөнаһ шомлыгына каршы, әллә нәрсә түгел иде бу, күрше Алтын Бәртәснең Марфа марҗа бит, шәп-шәрә үзе. Чү, ник көлә соң ул? Әллә бик каты курыккан, әллә шулай ялангач булуы үзенә дә бик ошыймы? Камай, аны-моны абайлап өлгергәнче, Марфа аның кочагына ташланды. Баксаң, кызның күлмәген бәйдән ычкындырылган Алабай аерып төшергән икән! Хәзер Камай үзе каушады. Марфаның тыгыз имиләре аның күкрәк читлеген кысты, муенына килеп бәрелгән кайнар сулышы тәнен пешерде. «Әллә күлмәген генә түгел, башка эчке киемнәрен дә аерып ташлаган инде Алабай моның? — дип уйлап куйды әле һаман аптырап басып торган Камай. — Хәер, күлмәктән башка бүтән эчке киеме булмагандыр Марфаның. Алабай кызны барыбер шәп-шәрә калдыра алмас иде...» Ул, үз күлмәген салып, Марфага бирде. Үзенең шәрә булу оятыннан Марфа җир тишегенә кереп китәргә әзердер, — дип уйлады ул һәм аны юатырга теләп:
— Вәт, кызык! Мин сине бүген төштә күрдем! Шәп-шәрә килеш. Гүзәл фәрештә кебек идең, — дип куйды. Кыска ирләр күлмәге кызның түгәрәк ботларын каплап бетерә алмаган, ул хәзер тагын да матуррак, гүзәлрәк һәм серлерәк тоелды Камайга. Марфа, берничә төймәне төймәли алмады, аның мул күкрәкләре Камай күлмәге эченә генә сыешмады. Кыз бик тә уңайсызланыр дип көткән иде, тик алай булып чыкмады, Марфа телен тешләп өзәргә өлгермәгән икән:
— Төштә гүзәл, ә хәзер алай түгелмени? — дигән булды, кыланчыкланып. «Вәт марҗа!» дип эченнән генә уйлап куйды Камай һәм, кызга кулын сузып, өйгә әйдәде.
Марфа ничек кенә тыныч булырга тырышса да, Камай электән белгән бу чая кыз барыбер эчтән калтырана, өй эченә кергәч, әлеге халәте тагын да ачыграк күзгә ташлана иде. Камай, мич буендагы имән кисмәктән салкын чишмә суы тутырып алып, аңа сузды:
— Су эч!
Марфа йотлыгып эчте һәм калган суны каршысында кызарып-бүртенеп басып торган егеткә сузды:
— Син дә су эч, Камью! Дәртең суыныр. Алайса өскә ташланырсың тагы...
Камай үзе дә су эчеп куйды. Бу рәвешле сүзсез-авызсыз катып тору килешми, уңайсыз иде, шуңа күрә Камай сүзне башка темага борырга теләп:
— Бал кортлары чакмагандыр бит? — дип сорап куйды.
— Мине корт чакмый, — диде кыз аның соравына каршы.
— Алар матурлыкны аңламый торганнардыр шул!
— Аңламасалар, чәчәктән чәчәккә кунып очмаслар иде.
— Синдәй чәчәккә кунмаганнар бит әле!
— Алар мине таный, — дип куйды кыз.
— Таный?
— Ыһы... Оныттыңмыни? Мин дә умартачы кызы бит! Дядя Гена... Геннадий Медведьев. Алтын Бәртәс умартачысы.
Әлбәттә, Камай умартачы Гена дәдәйне дә, малай чакта ул ашаган балның тәмен дә яхшы белә. Умартачының балына караганда кызы, җиләк кебек кызы, бал иренле Марфасын белү дә җитеп тора иде канә бу минутларда!.. Юкка гына кызарынмады, бүртенмәде, егет кайнап чыкты. Ул хәзер үзе Алабай булырга әзер иде. Нишлисең, умартачы Гена дәдәй аның әтисе белән дуслар иде, аралашалар иде. Тик менә Камай электән белгән чыра торыклы Марфушаны танырлык түгел, тәмам пешеп җиткән, җиләк кебек кыз-хатын булып өлгергән.
— Син тагын су эчеп куй, Камью! — диде Марфуша һәм үзе карават читенә барып утырды. Камай тагын бер чүмеч су алып эчте. Суынды бугай. Дөресрәге, суынган шикелле булды.
ГАРАСАТ
37
— Баймурзин машинасы дип торам. Капка бикле булгач, киртә аша гына кермәкче идем. Теге җүнсез этегез...
— Монда Баймурзинны эзләп килдеңмени?
— Юк. Җиләккә дип. Бераз арырак кура җиләге күп. Кирилл атакай чирләп китте дә. Катя үтенгән иде.
— Ә әтиең ни хәлдә?
— Урын өстендә һаман.
— Теге бандитларны тапмадылар бугай?
— Аларны эзлисе юк, болай да билгеле бит кемнәр икәнлеге, — диде Марфа һәм сүзне икенчегә борды. — Мин гомер буе бал кортларына сокландым. Бала чакта алар миңа бөтенләй чишелмәс табышмак кебек иде. Мин әти янында пасекада үстем бит.
— Табышмаклар хәзер чишелдеме инде?
— Юк, — диде Марфуша. — Этегез үземне чишендерде...
— Сез мәчеткә укырга йөри башлагансыз икән Катя белән.
— Катя ул миңа ияреп кенә йөри инде шунда.
— Ә син кемгә ияреп?
— Үзем теләп!
— Нишләп үзең теләп чиркәүгә йөрмисең? Хәзер побыгыз да бар бит инде.
Марфа ирен читләре белән генә көлемсерәп куйды да шуның артыннан ук сорауга каршы сорау белән җавап бирде:
— Әйт әле, менә син рус кызына өйләнер идеңме?
— Белмим, — диде аның бу соравына каршы Камай кыюсыз гына. — Әлегә беркемгә дә өйләнеп караган юк.
— Ну шулай да... Әйт әле, Камью, рус кызына өйләнер идеңме син?
— Яратып та караган юк әле минем. Башымны катырма, Марфа!
— Ә беләсеңме, Камью?
— Белмим! — диде тегесе коры гына һәм шул мизгелдә бая эчкән чишмә суының организмында каны белән бергә тагын кайный башлаганын тойды. Чибәр иде шул бу җете зәңгәр күзле Марфа! Аны бая ялангач килеш күрү егетне бөтенләй әсәрләндерде. Ләкин бу ыргылу зина саналачак. Монысы дини фәлсәфә. Бал кортларының да үз фәлсәфәләре бардыр. Ә менә Марфаны караватка күтәреп салу да шулай ук яшәеш фәлсәфәсе түгелме соң? Тик бер ягы белән генә аерыла: ул хайваннар өчен беркайда һәм беркайчан тыелмаган. Камайның шушы минутларда хайван буласы килеп китте. Үз гомерендә моңарчы кызлар кулы да тотып карамаган егет өчен бу алга сикереш иде. Хәер, ошбу ният һәр ир-атның яшерен генә күңел түрендә яткан «фәлсәфәсе» түгел микән?! Янәшәсендәге кыз-хатынның әхлак чиләге капкачы ачык булса, әлеге ике «ният-фәлсәфә» һичшиксез берләшәчәк. Мондый татлы уйлардан Камайны Марфушаның ягымлы тавышы бүлдерде:
— Мин гүзәл бит, Камью, чынлап та?
Камай җавап кайтармады, авыз эчләре чатнап кипкән иде.
— Камью ник дәшмисең? Әллә ямьсезме мин?
— Син гүзәл... — дип пышылдады Камай һәм үзе өчен серле булган яңа дөньяга таргандай, акрын гына кызга таба атлый башлады.
Марфуша күлмәк изүенең тагын бер төймәсен ычкындырды, ап-ак матур күкрәкләрнең яктысы бу мизгелләрдә син адәм баласы булсаң да, хайван булсаң да аңыңны алып, һушыңнан яздырырлык иде.
— Чынлап та матурмы, Камью?
— Ие, ие... — дип пышылдады Камайның хисле иреннәре.
— Алайса... Бу хакта Байтимергә әйтерсең, яме! Марфа кебек гүзәл бу дөньяда башка юк! Йоклап йөрмә диярсең, яме, Камью?! Әй, Камью дим! Дөньяңны онытттыңмы әллә!
ЗИННУР ХӨСНИЯР
38
Марфа имән кисмәктән бер савыт су чүмереп алды да аның бер өлешен Камайның башыннан койды һәм кырыс тавыш белән:
— Мә, су эч, егетем! — диде. Марфушаның әхлак чүлмәге ябык иде, чөнки Марфуша хатын-кыз иде шул. Ходай Тәгалә кыз-хатыннарга тыелу дигән көч биргән! Кайберләренең генә бу байлыкны алырга чираты җитмәгәндер, күрәсең. Хатын-кызны тәүфикь кына бәхетле итәчәген бик күпләр белми дә торгандыр әле. Анысы шулай. Тик моңарчы хатын-кыз күргәне булмаган Камайның кай җиредер кытыклана башлады. Моңарчы кызлар «тиле» дип, аның янына килмиләр, ә ул килмәсәгез, кирәгегез дә шуның чаклы гына, дип яшәде. Юк, юк, сау-сәламәт егет иде Камай. Яшүсмер чакта, чынлап та, ул бераз сәеррәк булгандыр, шуңа күрә кызларга да сүз кушарга кыймагандыр... Тик... хәзер? Хәзер ни булды соң? Әмма күпме генә баш ватса да, Камай атлы яшь егет үзенең, ниһаять, кытыгы килә башлаганын белә алмады... Ә ул кытык уянды һәм аның бар гәүдәсен рәхәт кымырҗытып тора башлады. Күз алдына шулчак тол хатын Сания килде. Урамда очраткан саен ул аны өенә чакыра, ишек йозагын каратырга дип. Моңарчы Камай аның андый гозерләренә кул гына селти иде. Бүген исә, кереп чыгарга кирәк, йозагын карап, дигән фикергә килде...
Эт өргән тавыш аларның икесен дә сискәндереп җибәрде. Тәрәзәдән ишегалдында кем йөргәнлеге күренми, Камай урамга чыкты һәм Варисны танып:
— Нишләп йөрисең монда? Адаштыңмы әллә? — дип сорамыйча булдыра алмады.
— Адашмадым, Камай абый, срочно райүзәккә чакырталар. Машинаңны биреп тор әле дип кергән идем, — диде ул. Камай чит илдән гыйлем җыеп кайткан яшь мулланың гозеренә каршы килә алмады, машинасын бирде, ләкин ул юл уңаеннан Марфушаны Алтын Бәртәскә дә илтеп куярга тиеш иде.
Варисны бигүк өнәп бетерми Камай. Элегрәк бик вәкарь белән генә, тавышын бөер турысыннан чыгарып сөйләшкән бу мулла кисәге соңгы арада бөтенләй үзгәрде, дөресен генә әйткәндә, сәерләнде дисәң дә була. Шуңа күрә кызганды бугай аны Камай бүген.
Чукынчык марҗа тәки егетнең канын кыздырып калдырды. Әле машинага утырыр алдыннан да:
— Әгәр рус кызы ислам диненә күчсә, син аңа өйләнер идеңме, Камью?
— дип мәгънәсез соравын кабатларга өлгерде. Хатын-кыз елан кебек ул, дип әйтергә ярата Хәсәненә фетнә Фәһимә. Хаклы, мең тапкыр хаклы иде бу очракта авылдаш хатын, чөнки бал корты өендә елан чагудан Камайның җаны урыныннан кузгалып, йөрәгендә дәрт агуы калды. Бал корты түгел, нәкь менә елан чакты... Машина кузгалып киткәч, Камай, өйгә кереп, кисмәктән янә бер чүмеч су чөмереп алды...
Сусавы басылды, тик Марфуша калдырган баягы яктылык күләгәсе киртә буендагы печән үскән җиргә сузылып яткан кебек. Күләгәсе генә. Яктылык үзе исә, аның күзәнәкләре аша үтеп кереп, кан тамырлары буенча ага.
Улының ошбу халәтен иң беренче булып әнисе сизде. Әлбәттә, әни кешенең башыннан шундук, әллә өйләнергә исәпли инде, дигән фикер яшене ялтырап узды. Соңра, ялгышканын аңлаган ана, бер дә хафаланмады, аның өчен иң мөһиме баласының исән-имин булуы иде. Бердәнбере бит! Алай гынамы, Камалетдиннан соң бүтән балага уза алмаячагын Гөлҗиһанга теге вакытта ук сиздерделәр!.. Кем, ничек җиткерде бу хәбәрне? Белми. Һәм бервакытта да, ни хикмәт, төпченмәде дә. Хактыр ки, Гөлҗиһан Камалетдиннан соң башка бала тапмады. Ире янында корт бакчасында чакта тотты аны тулгагы. Табуын да шунда тапты. Каен җиләге котырып уңган июль ае, матур июль ае иде ул. Хатыны авырый башлагач, Җамали янәшәдәге аланлыкта каен җиләге җыйган авыл хатыннары янына йөгерде. Алла рәхмәте, Маһишәкәр исемле апа кендек әбисе булды.
Бала дөньяга килгәннән соң күзен ачып җибәрүгә, урамда көтмәгәндә яшен яшьнәгән кебек булды. Яктылыкны тәгаен күрде әни кеше, тик яшен артыннан
ГАРАСАТ
39
гадәттәгечә күк дөбердәгән тавыш ишетелмәде, яңгыр да яумый, күк йөзендә бер болыт әсәре дә күренми, җәйге көн чалт аяз. Бәлкем, аҗаган булгандыр?.. Тик әлеге яшен утының яктысын ире Җамали да, кендек әбисе Маһишәкәр дә күрмәгән булып чыктылар. Тәгаен сирпелде ул яктылык, һәм әлеге хәл дөньяга түп-түгәрәк малай аваз салгач булды. Әгәр бала алты ае булды дигәндә авырып китмәсә, әлеге яктылык (Кояш күзе!) турында, бәлкем, Гөлҗиһан беркайчан да исенә төшереп карамаган булыр иде. Шундук онытты ул аны. Өстәвенә аннан башка бүтән кеше күрмәгән дә бит. Сорап карады югыйсә...
Умартачының балдан гына торган малае урманда дөньяга килде. Кендек әбисе, шөкер, Апуш мәэзин кисәткәнчә, тәрәзә пәрдәләрен тартып кую турында уйлап та карамады. Яңа туган сабыйны беренче булып Кояш үзенең күз карашы белән үпте... Ходай рәхмәте белән дөньяга бигүк гадәти булмаган бер Адәм баласы туды... Бик борынгы бер милләтнең, инде әйтелгәнчә, — галәмнән килгән илаһи яктылык ярдәме илә янә баш калкытырга керешкән бер кавемнең,
— баласы килде дөньяга. Илаһы элек адәмнәр арасына пәйгамбәрләрен җибәреп торган кебек, әле дә, вакыт-вакыт, могҗизалы акыл ияләрен кешеләр янына җибәрә иде...
Алты айлык баланың авыру галәмәте дә гайре табигый булды: моңарчы гел елап яисә тавыш биреп яткан нарасый бермәлне тынып калды. Күзләре ачык, үзе селкенә, кыймылдый, тик ими сорап та, асты юешләнсә дә, элеккеге кебек еламый. Әнисе имиен авызына каптырса, иренеп кенә суыра, әмма, гадәттәгечә, ике күкрәкнең дә сөтен ашап бетерә бетерүен. Ләкин моңарчы орчык йомгагы кебек хәрәкәтчән баланы алыштырып куйдылармыни, ул ничектер үзгәрде. Райүзәккә хастаханәгә дип җыенганнар иде инде, нәкъ шул сәгатьтә кулына сөт бидоны күтәргән кендек әбисе Маһишәкәр килеп керде. Ул бер сүз дә әйтмәде, өстәл өстенә бидонны утыртты да әүвәл түр караватта таралып яткан бала янына килде, аннары иреннәрен кыймылдатып, беркавым басып торды да: «Әбелхәят чишмәсенең суы бу. Коендырыйк әле шуның белән», — дип, өстәлгә таба ымлады. Баланы Әбелхәят чишмәсенең суы белән баштан-аяк коендырдылар да, бик яхшылап төреп, урынына салдылар. Беркавымнан өй эче бала елаган тавыш белән тулды, ул хәтта, тыпырчынып, биләвен дә сүтеп ташларга өлгергән иде. Кендек әби: «Син бала тапканда күргән теге тавышсыз яшенне мин бүген төшемдә күрдем», — дип әйтмәкче иде, ләкин бу фикереннән кире кайтты һәм: «Безнең чишмәнең суы бик сихәтле шул», — дип кенә куйды. Шулчак Гөлҗиһанны ток суккандай итте. Ул ишек янында басып торган ирен капылт кына ничек читкә этеп җибәргәнен үзе дә абайламый калды, тик бу мизгелдә аның ирендә эше юк, ул капкага таба барган Маһишәкәр әбинең артыннан кычкырды: «Майшәкәр апа! Чү! Чак кына сабыр итче! Тукта! Китми тор!» — дип кычкырды да үзе янә карават башындагы өй почмагында торган сандыгын ачты. Сандыктагы кендек әбисенә яки бала табарга ярдәм итәргә булышкан шәфкать туташына әзерләнгән бик матур күлмәклек, дүрт почмаклы ап-ак яулык алды да ишегалдына чыкты. «Кул ялын онытып торам икән бит, Маһишәкәр апа», — дип, төргәкне Маһишәкәргә сузды.
Кендек әби капкадан: «Әл-Варис!! Шөкер Әл-Вариска һәм бу нарасыеңа! Шөкер!» — дия-дия үзалдына кабатлап чыгып китте.
Рәхимле булсаң иде, йа Әл-Гани, бу нарасыйга!..
Үтерүче кем?
Сәхабинең чырае көннән-көн сүрәнләнә барды. Тикшерүчеләр Байтамакның Борис исемле кешене кем үтергәнлеген эзлиләр, ул исә, барысын да энәсеннән җебенә кадәр исенә төшерергә тырышып, гасырлар хәтере арасыннан төп гаеплене эзләү белән мәшгуль булды. Борын-борын заманнардан башлап эзләде Сәхаби... Башы мәгълүм кебек, ахыры билгесез... Борын заманнан ук эзләргә кирәклеге хак һәм көн
ЗИННУР ХӨСНИЯР
40
кебек ачык иде...
Борисны кем үтергәнлеге әлегә һаман сер булып кала бирде. Алма бакчасына каравылчы булып эшкә урнашканнан бирле тирә-юньдә һәм бигрәк тә «Байтамак» агрофирмасында ниләр булып торганлыгы Сәхаби өчен сер түгел, ләкин теге канлы җинаятьнең кем тарафыннан кылынганлыгын белмәү Сәхабине дә бик борчый. Борисның малаен да әнә акылдан язганга чыгардылар. Монысы аңлашыла, чөнки Варис, әтине мин үтердем дип, тикшерүче янына үзе барган. Аны беркавым ябып тотсалар да, җинаять вакытында малайның бөтенләй башка җирдә, төгәлрәге Алтын Бәртәстәге дуслары янында булганлыгы ачыклануга, азат иттеләр. Малай әтисен югалту кайгысын шулай бик авыр кичереп, башына бәргәндер дигән фикергә килгәннәр иде. Борис үзе дә бердәнбер баласы өчен җан атып тора, әллә кайдан зур акчалар юнәтеп, ул аны чит илгә укырга җибәрде, Байтимердән үтенеп, яңа салынган мәчеткә имам иттереп тә куйдырган иде. Авылдашлары белән уртак тел таба алмау сәбәпле хәзер мәчеттә аның урынына Җәмил хәзрәт.
Алма бакчасындагы ерганактан сынган чалгы табып алганнан соң тынычлыгы югалды Сәхабинең. Чалгыны ул бакча кырыендагы кычытканнарны чабу өчен кирәк булыр дип алып кайтты. Чөнки аның сабы гына сынган, ә чалгы тимере, башы кәкрәйгән булса да, исән. Чалгының сабы исә ниндидер тимерме, үтмәс балта беләнме махсус бәреп сындырганнар кебек. Чалгы тимере сапка тоташкан урында ул әле кибәргә дә өлгермәгән кычыткан яфраклары һәм куе кызыл таплар күргәч сәерсенде. Башта ул бу хакта Байбулат агага да әйтмәкче иде, соңра килененең вафаты кайгысыннан исереп йөргән картны борчымаска булды, чалгыны каравылчы өе артындагы кычыткан арасына яшереп куйды. Кемне гаеплисең ди? Өстәвенә Варис гаепне үз өстенә алган дип ишетте, димәк, җинаятьче табылган дигән сүз бит.
Ләкин халыкның телен тыеп булмый. Әлеге фаҗигале һәм серле җинаять хакында төрле хәбәрләр йөрде. Байтимернең гаепсезлеге ачыклангач, шик Ябалак урманы артындагы фазенда хуҗасы Галинга төште. Имеш, ул Байтимергә үч итеп шулай эшләгән. Соңгы вакытларда Борисны салмыш баштан тол хатын Сания капкасыннан кереп киткәнлеген дә күргәннәр. Шуннан чыкмаган, имеш... Малае бозык юлда йөри башлаганга түзә алмыйча үз-үзенә кул салган дип сөйләүчеләр дә булды. Байтимергә үч итеп эшләнгән эш диючеләр дә күп. Чөнки «Байтамак»ның эшләре гөрләп бара, көнләшүчеләр юк түгел иде. Алтын Бәртәстәге Хөллиев коттеджына кереп оялаган «Ради Христа и именем Мухаммеда и для благо Адама» дип аталган яшьләрне рухи яктан тәрбия кылу фонды кешеләреннән дә шикләнделәр. Соңгы вакытларда Борис ни өчендер алар янына барып тавышланып йөргән, имеш. Әлеге фондның җитәкчесе Радий исемле сакаллы кеше булганлыктан, аны «радикныкылар» дип атап йөртәләр иде. Ләкин бу имеш- мимешләрнең берсе дә чын хакыйкатьне ачыкларга ярдәм итә алмады.
Сәхаби ерганактан тапкан чалгыны тагын кулына алды һәм аны чүпрәккә төрде дә тимерчелеккә китте. Чалгының сабына караганда аның хуҗасы ир-ат булырга тиеш түгел, тик менә ул ирләр кулы белән бик һәйбәтләп тапалган, кайралган иде. Болай яхшы һәм дөрес итеп чалгы тапый алган ир-ат хуҗа, әлбәттә, аның сабын да адәм рәвешендә тотарга тиеш!..
Ул килгәндә тимерче ат дагалый иде. Эшен бетергәч, Сәхаби сузган чалгыны кулына алды һәм беркавым уйланып торды, аннары юан, кыска бармаклары белән аның тимерен тотып-тотып карады, шәлперәйгән кулына бәйләнгән капрон җепне күргәч, ирен читләрендә мыскыллы елмаю да кунып алган кебек булды, аннары гына Сәхабигә күтәрелеп карады:
— Таныш шикелле бу миңа.
— Кемнеке соң? Хәтерләмисеңме? — дип сорады тегесе. Тимерче Зыятдин ага күп сүзле кеше түгел, ачылып китәргә ашыкмады. Беркавымнан ул барыбер:
— Мин генә тапыйм чалгыны болай иттереп, — диде.
— Син генә?
ГАРАСАТ
41
— Мин генә дә дип инде... Тагын бер кеше бар...
— Кем, кем? — дип сорады Сәхаби.
— Нишкә ул сиңа? Әйтәм, алайса, минем малай!
— Синең малай? Кайда ул малаең хәзер? Кем ул?
— Чалгы тапамый инде ул хәзер. Китаплар яза. Казанда яши ул. Ник, телевизордан бер дә күргәнең юкмы әллә?
— Бәлки, берәрсе аңа чалгысын тапап бирүне үтенгәндер?
— Авылга кайткан чагындамы?
— Әйе, авылга кайткан чагында!
— Белмим, әйткәне булмады.
— Синең тагын малайларың бармы, чалгы тапый белгән?
— Бар иде, — диде тимерче көрсенеп. — Хәзер юк инде ул!
— Кайда соң ул!
— Каен төбендә!
Сәхаби тимерченең авырткан җиренә кагылды, ахрысы, ул тынып калды. Ләкин кызыксыну хисе көчлерәк шул:
— Син миңа ачуланма инде, Зыятдин ага! Белмәдем бит!
— Күпләр белми, — диде ул нигәдер һәм чалгыны янә кулына алды.
Сәхаби барысын да белә иде, әлбәттә. Тимерче Зыятдин аганың Нияз атлы гөрнәдирдәй малаеның очраклы рәвештә һәлак булганын да, армиядән кайткач, сигез ел Мәскәүдә яшәгәнлеген дә, анда өйләнеп Эльнара исемле үзе кебек зәп-зәңгәр күзле бик матур кызы бар икәнлеген дә, һәммәсен дә... Ул гөрнәдердәй егетнең бик кече күңелле, бабасы Фәләхетдин кебек юмарт, ләкин бик кыю егет икәнлеге дә мәгълүм иде аңа. Ходай Тәгаләгә андый егетләр кирәк булгандыр, күрәсең, егерме тугыз яшендә ул аны үз катына алды. Зәһәр җилле ноябрь аеның нәкь башында, аягы таеп китеп, бишенче кат балконыннан егылып төшеп, бертуган абыйсы кулында җан- тәслим кылуы тәкъдиренә язылган булгандыр инде... Югыйсә яшәргә теләге искиткеч зур, тормышны да, зәп-зәңгәр күзле кечкенә кызын да бик ярата иде... Аның үлеменнән соң ни генә сөйләмәделәр: имеш, үзе балконнан сикергән, имеш, болай булган, тегеләй булган! Башсыз малай иде ул, әлбәттә, матур мәгънәсендә, сынландырып әйткәндә. Тик имеш-мимешләрнең генә берсе дә хак түгел. Рәхмәт яусын, имеш-мимешләрне ишеткән бер таныш кеше дә шулай дип йөзгә бәреп әйтмәде тагы...Чөнки киң күңелле, игелекле кеше иде ул бала. Авылга кайткан чакларында да мохтаҗ булган кешеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торды. Чү, тукта?! Исән вакытында кемгә чалгы тапап бирергә мөмкин иде соң ул? Зыятдин агай исенә төшерә алмады. Тик, ни гаҗәп хәл, шул вакыт Зыятдин аганың бу алма бакчасы каравылчысына оныгы турында сөйлисе килеп китте.
— Күптән түгел Мәскәүдән оныгы кайтты, — диде ул, Сәхабигә чалгысын кире сузып. — Капка төбендә басып торабыз шулай күршеләр белән. Нәммәбез дә бабайлар инде. Мин кырынмаган дә әле. Лапаста йөргән киемнәрдән генә. Машинадан төште дә онык, мине әллә каян танып алып, туп-туры үз яныма килде, «Дәү әти» дип, кочаклап та алды. Зур кыз булган инде. Кытайда да укып кайткан. Әллә ничә чит тел өйрәнгән. Дәү әнисе догалар белә. Нәр көнне укый ул, оныкларына теләк тели. Бәхетле балалар булырлар, Алла боерса... Кан тарта дип юкка гына әйтмиләр икән ул... Танып алды бит кызым... Югыйсә күрешмәгәнгә дә ничәмә-ничә еллар иде. Мәскәү бит, аралар ерак. Рәхмәт әнисенә, кызны һәйбәт итеп тәрбияләгән, кеше итеп үстергән. Рәхмәт инде киленгә!.. Сергач кызы ул, Фаилә исемле.
— Мәскәү киленне бик яратасың, ахрысы?
— Барысын да яратам. Олы малайның хатыны бервакыт шулай урманга җиләк җыярга киткән җиреннән адашты бит. Җәяүләп чыгып йөгердем артыннан эзләргә. Казакъстан кызы бит, бездәге шикелле урманнарны күргәне юк. Менә шул... Табып
ЗИННУР ХӨСНИЯР
42
алып кайттык. И сөенүләр шул чакта. Үз кызыбыз шикелле ул безгә...
Зыятдин ага шул сүзләрен әйтеп бетерде дә, чалгыны тагын кулына алды һәм Сәхабигә гаҗәпләнеп карап:
— Кан түгелме соң монда?! Нәрсә, берәрсе чалгы белән тавык суйганмы әллә? Каны свежий бит әле! — диде. Кан тапларын Сәхаби үзе дә күреп алды. Тимерче чалгыны кире сузды. — Минем малайның үлгәненә биш былтыр инде,
— диде ул һәм тимерче алачыгына кереп китте. Сәхаби аннан: «Ә олы малаең?»
— дип сорамакчы иде, тик вакытында телен тешләп өлгерде. Чөнки бу вакытта әлеге вакыйгаларны хәбәр итеп утыручы өлкән малай Борис Айсинны кем үтергәнлеген үзе дә белми. Әлбәттә, ул беленәчәк, Җәбраил фәрештә ярдәме белән берәрсенә бу хакта хәбәр киләчәк... Дөресрәге, әлеге хәбәрне күк йөзенә язылган каурыйсыман болытлардан Сәхаби укыячак иде...
Зыятдин ага алачыктан кире чыкты, инде кузгалырга әзерләнгән Сәхабигә:
— Кече малай да бик кече күңелле, һәркемгә ярдәм итәргә атлыгып тора ие, дип әйттем бит әле. Аннан да сорап карармын, яме, Сәхаби, — диде җитди кыяфәт белән.
— Кайчан? Ничек?!
Сәхаби аптырашта иде.
— Тегендә баргач инде, — диде тимерче һаман да әле җитди рәвештә. — Кайчан булса да барыбер бер тагын күрешәсе булыр бит. Минем абыстай китаплар укый, вакыт булганда мин дә тыңлаштырам инде шунда.
Шул күрешүдән соң күп тә узмады, Зыятдин ага вафат икән дигән хәбәр ишетте Сәхаби. «Күңеле сизенгән икән!» — дип уйлап куйды ул үзалдына. «Авыр туфрагы җиңел булсын!..»
Икенче бер вакыт, йомышы төшеп, тимерче алачыгына сугыласы иткән иде, якынрак килгәч, сандалдагы тимергә бәрелгән чүкеч тавышы ишетелә башлады, әүвәл сәер булып китте, аннары әлеге хисне аптырау алыштырды: чүкеч тавышына кадәр таныш — Зыятдин аганың хәбәр биреп торучы малае, сүз иясе, каләмен ташлап, кулына чүкеч алмагандыр бит инде?! Тагын да якыная төшкәч, күрде — Зыятдин ага үзе түгелме соң? Менә сиңа табышмак! Ул аңа, тегесе Сәхабигә карап тик торалар!..
— Ие, күктән төштем! — дип куйды тимерче, аның сораулы күз карашына җавап итеп. — Ул гадәттәгечә шаярта иде.
«Үлеме турындагы хәбәр ялгыш булган икән!...» — дигән фикергә килеп өлгергән Сәхаби нәрсә булса да сорарга һаман батырчылык итми әле. Зыятдин ага аңа үзе ярдәмгә килә:
— Әйткәнием бит мин сиңа малай янына барып кайтам әле дип.
«Әллә клиник үлем булганмы моның?» Әлеге фикере үзенә дә кызык булып тоелган Сәхаби, бу юлы инде тартынмыйча, уңайсызланмыйча:
— Үлгән дигәннәренә тамчы да ышанмаган идем түлке, — дип куйды. Олы кешенең хәтере калыр дип уйламады да...
— Сине үлеп тә ышандырып булмый икән инде, алайса!
— Булмый, — диде тегесе фикерле иреннәре белән.
— Йә, сөйлә, алайса!
— Не... нәрсәсен сөйлисең инде аның? Алып киттеләр үз киемнәренә киендереп. Кызык анда: әүвәл бар дөнья ап-ак нурга күмелгән ие, аннары төрле аллы-гөлле төсләр күренде. Аннары шул юлның бер башында яктылык күренгәндәй булды. Мин шул тар җир астыннан очтым гына инде... И анда халык! Исәбе юк кешенең! Болар арасында тапталам, ахры, мин әйтәм. Юк, тапталмыйсың икән, бар да тәртип белән анда! Этеш-төртеш тә, ыгы-зыгы да юк. Малайны күреп алдым. Әйдә, мин әйтәм, өйгә кайт, кызыңны да күреп китәрсең, дим. Бер сүз дә әйтми. Үзе елмая тагын. Сөйләшмиләр икән анда...
ГАРАСАТ
43
Агач сука белән җир сөрәләр анда. Трактор да, плугларын да күрмәдем. Минем малай да агач сука тоткан. Исән чагында, фермер гына булмыйсыңмы соң, ул Мәскәүләрдә йөргәнче дигәч, җир сөреп кем баеган ди торган ие. Тимер сукалар булмагач, мин әйтәм, алайса боларга тимерче дә кирәкми икән инде дидем дә, кире кайтып китәргә булдым мин... Менә...
Берәү булса, тимерченең бу сөйләгәннәреннән эчен тотып көләр иде, Сәхаби көлмәде, кыяфәте дә бик җитди, иреннәре кысылган, ләкин күзләре елтырый иде. Сулыш алуларына хәтле ешайды. Ул аңлады: Зыятдин ага, чынлап та, клиник үлем кичергән һәм шуннан арынгач, тимерче төрле төсләр дөньясына чумган. Ул үзенең ике халәтен бер итеп сөйли иде Сәхабигә...
— Алар ул агач сукага, тракторлары да булмагач, мин әйтәм, үгез җиккәннәрме?
— Элекке бабайлар кебек дисеңме?
— Суканы кем, нәрсә тартып бара?
— Адәм балалары үзләре тарта, — дип куйды Зыятдин ага һәм тынып калды.
— Нәрсә, кешеләр ат урынына җигелгәнмени?
— Җигелмәгәннәр дә инде... Әллә ничек кенә.. Әәә-ә-әә! Мин анда күрше Намисны да күрдем бит әле. Гомер буе күрше булып яшәдек, якын кеше бит инде. Исән чагында мәчет ягына борылып та карамаган ие. Мин Аллага ышанмыйм ди торган ие. Начар кеше түгел ие ул, ышанмады тек, ышанмады инде, нишләтәсең аны үзе шулай киребеткән булгач... Монда мәчеткә киеп барырга дип кәллә сайлый. Аптырап беткән үзе, түбәтәйләрнең берсен дә башына ярата алмый: кайсы кечкенә, кайсы зур. Миннән дә һаман сайлап калды әле. Исән чагыңда кәллә киеп өйрәнмәгәч, ярата алмыйсың кәнишне, дим. Мине ишетми, сайлавын белә...
— Үзләре сөйләшмиләрме?
— Сөйләшмиләр шул. Безнең бөтен авыл кешесе шунда. Кая ул авыл кешесе генә! Брежневны да күрдем әле мин анда!
— Шыттырасың, Зыятдин ага, синең хыялый икәнлегеңне беләбез!
— Валлахи газим менә!
— Йә, ничек?
— Бишектә ята Брежневың. Ике фәрештә бертуктаусыз тирбәтеп торалар. Туеп беткән теге тирбәлә-тирбәлә, башы әйләнә, күрәсең, күңеле болгана, төшәсе килә. Төшермиләр бишектән, гел тирбәтеп торалар. Җылый теге аптырагач, һаман төшәргә маташа.
— Кып-кыска вакыт эчендә әллә кемнәрне күреп бетергәнсең син! Карале, Зыятдин ага, Борис күзеңә чалынмадымы шунда?
— Чалынды, ник чалынмасын! Сорадым дә әле мин аннан, сине кем харап итте суң, дип. Җинаятьчене тапмаган өчен Хәйбүш малае Мирзаны эшеннән чыгарып ташларга уйлыйлар, әйт инде кем үтергәнен дигәч, кул гына селтәде. Эзләмәгез, янәсе, файдасыз эш ул дигәндәй!..
— Кызык? Эзләмәгез диме?
— Шулай ди. Чиркәү ягына да кереп чыктым әле мин анда баргач... Гайсә пәйгамбәр үзе ачты капканы...
— Ну, Зыятдин ага, монысын инде...
— Юк, арттырмыйм, чын дөресен сөйлим, күргәннәрне генә... Менә, ягъни мәсәлән, Ельцинны күрдем, күпердән сикерә ие. Сикерә дә, ярга кире менә. Бүтән сикермәскә тели, тик фәрештәләр тегеңә тагын сикерергә кушалар; сикерә инде, нишләсен тегеләр кушып торгач... Тагын ярга менә, күпер өстенә бастыралар да, тагын сикерергә кушалар. Шулай гел сикереп тора... Күренеп тора: тәмам хәлдән тайган мескен... Күпере дә бик биек түгел үзе... Шуннан әллә кайдан гына күпер өстенә бер трамвай килеп туктады. Ельцин шуңа утырды. И йөри дә йөри, йөри дә йөри трамвайда. Берзаман туйды, трамвайны туктатып, төшмәкче була. Төшермиләр тегене, тагын йөр әле диләр бугай. Менә шул, мин киткәндә дә трамвайда калды әле
ЗИННУР ХӨСНИЯР
44
Ельциның...
— Боларның барысы белән дә кем идарә итә соң анда?
— Белмим, — диде тимерче. — Ходай Тәгаләдер инде?
— Син аны үзең күрмәдеңмени?
— Юк. Кертмәделәр.
— Шунда хәтле барып та керә алмадыңмы? Менә монысы ялгандыр инде, Зыятдин ага?! Ышанмыйм...
— Кертмәделәр дидем бит инде! Ник кертмәгәннәрен дә беләм!
— Йә?
— Әтинең бер чыбык очы туганы теге заманда мәчет манарасы кисү эшендә катнашкан булган... Шуны искә төшерделәр. Мин үзем белмим дә аны. Анда беләләр икән...
— Беләләр, — дип куйды Сәхаби. — Син хәзер бар нәрсәне беләсеңдер инде, Зыятдин ага?
— Белмим, — диде тимерче. Аннары монысын ишетмәсеннәр дигәндәй, пышылдап әйтте: — Белмим... Ләм.Мим. Җәмил хәзрәт шулай диде. Аннан сора калганын...
— Ләм. Мим. — Белмим? Рифмамы бу?..
— Малай, рифма түгел, диде, Әлиф. Ләм. Мим. Ра... — диде.
Йа, Хода! Бу сереңне начар уйлы адәмнәреңнән сакла!..
Зыятдин ага, бер караганда, аз сүзлегә охшаган гап-гади тимерче, тел ачкычлары табылган очракта тәмләп сөйләргә бик ярата иде шул. Аның Сәхабидән тиз генә аерыласы килмәде, чөнки тегесе бүлдермичә тыңлый белә иде.
— Теге... кем әле? Ә-әәә, бер зур түрә дә килеп китте анда! Әлигарх бугай! Вәт, каһәр, фамилиясе тел очында гына тора инде! Вәт әкәмәт.
— Зыятдин ага. Теге сөйләгәннәреңә чынлап торып ышана башлаган идем, монысы точно әкият инде! Исән кеше нишләп йөрсен анда! Юк, монсына мәңге ышанмыйм! — диде Сәхаби.
— Ышанмасаң, тыңлама, бар йөрмәгез монда мешәйт итеп,эш калдырып. Әнә, ат дагалатырга килгәннәр, — диде тимерче, Сәхабигә аркасы белән борылып. Сәхаби үзенең дорфалыгы өчен гафу үтенгәндәй, йомшак кына тамак кырып куйды. Зыятдин ага янә аңа таба борылды да, сөйлимме дигәндәй, аңа күтәрелеп карады. Сәхаби дәшмәде, әмма ул тыңларга әзер иде.
— Үзе самолетка утырып килде. Теге... тавыш тизлегеннән дә катырак оча торган самолет бар дип сөйлиләр бит әле... Шул самолет бу дөнья белән теге дөнья арасын ярты сәгать эчендә уза икән! Килде бу. Әрвах халкы чорнап алды моны. Теге түрә сөйли, бертуктамый һаман сөйли дә сөйли. Җыелган кешеләр аны бик бирелеп тыңлыйлар, әмма бернәсә дә аңламыйлар. Аңлаганга салышып елмаялар гына. Халык елмайгач, теге тагы дәртләнеп сөйли башлый. Кемдер килеп җилкәсеннән сыйпый, кайсыларыдыр пеләш башын сыпырып карый. Тик теге түрә каршы килми, мин гади халык яклы кеше, пеләшемне рәхәтләнеп сыпырыгыз, пажалысты гына ди! Бер почмакта бик матур хур кызлары да җыелып тора бит инде. Бу аларга таба борылды да: «Арагызда татар кызлары бармы?» — дип сорый. Ике хур кызы кул күтәрде шулчакта. Татар кызларын аеруча яратканлыгы күренеп тора. Үзе дә яшереп тормады ул моны: «Мин татар кызларын яратам, шуңа күрә хатыннан да аерылдым әле менә!» — ди. Шулчак бер әрвах кул күтәрә, түрә аңа да сүз бирде: «Син хатыныңнан байлыгыңны яшерү өчен аерылгансың дип сөйлиләр. Шул дөресме», — ди. Теге моңа таба карап торды-торды да: «Анда, Җирдә, бөтен байлар шулай итә. Түлке мин аның өчен генә аерылмадым. Дөресен әйтим, монда, Христос янында, ялган сүз сөйләп тормыйм, андый максат та бар иде безнең, кәнишне. Нишлисең, байлыгы булган бар кеше шулай итә бит. Миңа, түрә кешегә, калганнардан аерылырга ярамый, алайса халыктан аерылу була ул», — дип куйды. Аннан соң дөбер-шатыр түрә артыннан бик озын бер поезд килеп җитте. Теге... тиз йөри торган поезд. Түлке бусы товарный
ГАРАСАТ
45
поезд. И-и, шунда шыплап алтыннар тутырылган! Ялт-йолт килеп тора инде бөтен вагон, мин сиңа әйтим. «Җир өстендә байларга каршы каты чаралар күрелә, байлык өчен налоглар арттырылды. Монда налог юк, шуңа күрә, үзем килгәнче минем алтыннар монда торып торсын әле», — дип, халыктан рөхсәт сорый. Нишләсеннәр, рөхсәт бирделәр инде. Шуннан, мин сиңа әйтим, бер фәрештә очып килеп, поезд вагоннары өстеннән канатын кагып узган ие, теге сап-сары ялтыравыклы алтыннарың гап-гади тимергә әйләнеп куймасыннармы! Җыелган әрвахлар да шаккатты бу хәлгә, түрә агай үзе дә аптырап калды! Вагон-вагон алтын тиктомалдан гап-гади тимергә әйләнсен әле! Шуннан соң бу, матур итеп сөйләвеннән туктап, тынып калды, аннары үпкәләгән тавыш белән: «Килмим мин монда бүтән! Беркайчан да!» — дип, нәкъ балаларча үпкәләп китеп барды.
Зыятдин ага башын күккә таба күтәрде һәм:
— И ул тегендәге вагон-вагон тимер монда булсын иде, төрән ремонтларга да тимер калмады, — дип көрсенеп, алачыгына таба юнәлде. Тик алачык ишеген ачарга дип сузылган кулы кире төшеп, кабат Сәхабигә таба борылды:
— Искә төште теге түрәнең фамилиясе: «Хрушуп!» — диде ул, ышанычлы тавыш белән.
— Ничек Хрущев булсын!? Ул күптән үлгән бит инде!??
— Суң...үзең дә әйттең бит: тере кеше теге дөньяда нишләп йөрсен дип. Ышанмаган булганыең, менә бит, хәзер дөрес. Әле ул җыелып торган хур кызларына чәчәк урынына бер көлтә кукуруз да бүләк итте! Менә, Сәхаба, шундый хәлләр!...
— Мин — Сәхаби!
— Сәхаба син, тегеннән белеп кайттым чын исемеңне... — дип куйды Зыятдин ага һәм бу юлы алачык эченә үк кереп чумды.
«Малае юкка гына язучы булып йөрми икән.... Атасына охшагандыр, фантазиясе көчле, анысы да шыттырырга хирыстыр» — дип уйлап калды Сәхаби-Сәхаба аның артыннан.
Пәри чокырына су тулганнан соң аның исемен янә «Көмешле күл»дип үзгәрткәннәре мәгълүм Сәхабигә. Бу күлне юкка гына көмеш исеме белән атамадылар, мәктәп химигы аның составында көмеш барлыгын раслады. Ләкин ничек кенә атасаң да, ул барыбер Пәри чокыры иде. Бу яклар хәтерли: Пәри чокыры узган гасыр башында чынлап та мул сулы күл булган һәм исеме дә «чокыр» түгел, «күл», «Урман күле» булган.
Авылдагы соңгы кулак Себергә олактырылып, ярлы Ярулла агай, соңгы кәҗәсенең мөгезеннән тотып, кызыл коммуна абзарына илтеп бәйләгәннән соң, Ябалак авылында күмәк хуҗалык оештырып йөрүче элеккеге бетле хәерчеләрдән укмаштырылган кызыл авызлы коммунарлар, ниһаять, җиңел сулап куя ул чакта. «Наша правда» колхозы Ябалакта беренчеләрдән булып оеша һәм шул хакта өскә хисап кәгазе китә.
Бу олуг вакыйганы билгеләп үтәргә кирәк бит инде. Соңгы кулак юк ителде, ярлы Ярулланың сыңар мөгезе колхоз абзарында. Бөек җиңү өчен тагын ни кирәк?! Моннан соң, әлбәттә, җылы тирес астына тыгып куелган колаксыз бидонны актарып алсалар да була. Тиресекә буялган бидонлы көмешкәне банка сыман тар авызлы балчык чүлмәкләргә бүлеп чыгалар.
Мәҗлесне күл буенда җыярга карар иттеләр. Кәефләре күтәрелеп киткәч, ул заманнарда әле эчәргә өйрәнмәгән коммунарлар, беркавымнан чүлмәкләрдәге сыеклыкны, күл буеннан камышлар өзеп алып, шуның көпшәләреннән генә суыра башлады. Мәҗлес җыелып ашыкканнар икән. Авылда сөрелмәгән тагын бер чит элемент калганлыгын искәрмәгәннәр бит! Үз бакчасы артында мондый бозыклыкны күргән Камил мулла, манарасы киселгән мәчет түбәсенә менеп утырды да үзенең яңгыравыклы матур тавышы белән дога укыганнан соң болар өстенә ләгънәт яудырырга кереште. Бер исерек коммунар берданкасы белән Камил мулланы мәчет өстеннән атып төшерде. Ыгы-зыгы купты, авылда мәхшәр башланды.
ЗИННУР ХӨСНИЯР
46
Хәер, бу мәхшәр Пәриле күлнең үзендә дә башланган иде. Кинәт давыл купты, күлнең суы ярларына сыеша алмыйча ташыды һәм шул уңайдан мәждестәгеләрне дә юып алып китте. Шуның артыннан ук, җир убылып, кешеләр дә, күл үзе дә юкка чыкты.
Комсыз коммунар түрәләрдән котылуларына сөенәсе урынга авыл халкы пошаманга төште. Якты киләчәккә барабыз дип кенә торганда, «Наша правда» колхозы җитәкче-түрәләрсез калды. Түрәләрне күле-ние белән пәри алган, кире кайта алмаслар дигән шомлы фикергә киленде. Шуннан соң «Урман күле» исеме урынына дымлы, юеш балчык кына калган урын «Пәри чокыры» дип аталып йөртелә башлады. Күле чукынмас, ябалаклыларның урман буенда ук тагын бер күлләре бар әле, иң әһәмиятлесе, халык түрәләрсез калды! Иң куркынычы, иң яманы әнә шул иде!
Түрәләрсез тормыш тормыш түгел иде!.. Халык аларны бик кызганды. Бүген түрә халкына хөрмәт шул заманнан килә. Бүген түрәләрнең караклыгына күз йому әнә шул вакыйгадан соң башланды. Авыл бу турыда бәет тә чыгарды:
Түрәләрсез халык: Димәк, ятим калдык! Ата-анасыз калдык, Ашаган тагарак ярык. Өйсез-түбәсез калдык, Ашсыз-сузыз калдык, Телсез-авызсыз калдык, Һәм көмеш айсыз калдык! Без бәхетсез халык, Бик бәхетсез Һәм бик ябык!..
Әлеге декламацияне кычкырып сөйли-сөйли, халык күл булган урынга агылды, кайнар яшен түкте. Шуңа күрә бу бәхетсез халык елаудан туктый алмады. Күз яшьләре белән Пәри чокыры тула язып, хәтта күл кире әйләнеп кайткан кебек булды. Тик түрәләр генә мәңге кайтмаячаклар иде!..
Түрәләрсез тормыш, чыннан да, тормыш түгел иде. Болар үз араларыннан яңа түрәләр сайларга булдылар. Түрә булачак кешеләрнең холыкларында түбәндәге сыйфатлар чагылырга тиеш иде:
— Кем күзен дә йоммыйча ялган сөйләргә сәләтле?
— Кемнең кулы озын?
— Авылда карак даны чыккан нинди нәсел бар?
— Кем иң эшлексез?
— Кемнең ояты табан астында?
— Кем кеше кайгысына төкереп тә бирми?
— Кем йөрәк урынында таш йөртә?!!
Төп шартлар менә шулардан гыйбарәт.
Шул рәвешле үктәбер инкыйлабыннан соң түрәләрнең яңа династиясенә нигез салынды. Түрә дигәч тә... Әйе, бу халык үз арасында берничә төркем- катламга бүленә. Иң югарыдагысы «Түлле түрә» була. Аннан соң «Түгәрәк түрә» төркеме. Шуның артыннан чиратта «Түм түрә» катламы тора. Әлеге сыйныфның соңгы чылбырында «Түмгәк түрә»ләр. Катламның һәркайсының, исеменә карап, үз дәрәҗәсе, вәзгыять-җәмгыятьтә тоткан урыны бар. Мәгънәсеннән аңлашылганча, Түлле-түрәнең мая төбе буш түгел, ул түрәлек итү дәверендә шактый түл, ягьни байлык урлап өлгергән, балалары чит ил гражданнары, шунда яшиләр, моның тапкан акчалары чит ил банкларында әйләнә. Ләкин үзе бу илдә яши, балалары янына оныкларын сагынганда гына яки арка кыздырырга барып килә. Моннан бөтенләй диярлек файда юк, жңтәкләгән оешмасы таркалыр дәрәжәдә, әмма акча суыру каналлары һаман эшли, алар исә чит илгә шуа тора.
Түгәрәк түрә иң шома, хәрәкәтчән катламнан. Моның балалары әле мәктәп яшендә яки студентлар. Алар һәммәсе чит илдә белем эсти. Киләчәктә шунда ук яшәп калырга өмет тота.
Түмтүрәләр әлегә түгәрәкләнеп җитмәгәннәр. Боларны «клан» дигән тылсымлы көч хәрәкәтләндерә, алар үрчүләрен һаман дәвам итәләр.
ГАРАСАТ
47
Түмгәк түрәләрне «клан» туганнарының кода-кодагыйлары, кияүләре тәшкил итә. Болар аеруча әрсез, чөнки тизрәк түгәрәкләнәселәре килә. Шул активлыклары аркасында алар, һәр юлда түмгәк булып, комачаулык итеп утыралар.
Түрәләрдән гаеп эзләү, аларны тәнкыйтьләү, бар яманлыкны фәкать түрәләрдән генә күрү бу илнең канына сеңгән. Баксаң, түрә галәмнән яисә Марс планетасыннан килгән кеше түгел ләбаса! Ул да гап-гади кеше. Теге чакта авыл кадәр авыл түрәсез калгач, халык нишләде? Юк, берәү дә чәчәргә кирәк дип басуга чыгып йөгермәде, берәү дә сыерлар савылмый калган дип фермага чыгып чапмады. Һәммәсе, кайгырышып, бүре тарафыннан өркетелгән көтү кебек, клубка өелделәр, җыелыш арты җыелыш җыйдылар. Атналар буе түрә сайлау ыгы-зыгысы барды! Ярулла агайның колхоз абзарына бәйләгән сыңар мөгезле кәҗәсе ачтан тәгәрәп егылды. Ул вакытта авылда бер генә түрә дә юк иде югыйсә! Димәк, ул җыелышларны түрә җыймады, кешеләр үзләре шулай теләде, аларның түрәле буласылары килде. Чөнки бу шундый халык иде. Ленин үлгәч, хәтта кайгыдан үз-үзләренә кул салучылар булган дип сөйлиләр. Сталин үлгәч, безне ятим иттең, сөекле атабыз, дип, ил белән бергә җылаганнар. Грузинның кайчан урыс белән татарга ата булганы бар соң әле? Брежнев каен төбенә китеп баргач та, шундый хәл булды, җылады халык. Үксеп-үксеп җылады, нишләрбез дип җылады! Ельцин үзен жәлләтү өчен күпердән сикергәч тә жәлләп җылады. Шул кызгану хисе әлеге әфәндене зур түрә итте. Бүген шома егетләр юкка Мәскәүнең «сазлыклы» урамында акырып-бакырып йөргән булалар. Халык барыбер кызганмый аларны. Күпердән сикерсеннәр, йә булмаса халыкны жәлләтерлек берәр геройлык гамәле кылсыннар! Менә шуннан соң, бәлки, түрә итеп сайлап куярбыз без аларны!.. Бер җәбрәй кызының миллионнарын ФСБ алып чыгып киткәч тә еладылар. Ач-ялангач, биш тиен хезмәт хакына очын-очка ялгап яшәгән хәерчеләр,түрәләр тарафыннан мыскыл ителгәннәр кызганып җыладылар бичараны! Өйдәге сейфына гына да кайдан килгән ул дистә миллион доллар дип уйлаучы булмады, чөнки кызганып яшь түгәсе бар иде. Менә шундый халык инде без...
Кызык заманда яшибез, кызганыч заманда яшибез...
Күңелендә иман әсәре булмаганнар, Илаһыны танымаганнар үз араларыннан пәйгамбәрләр эзләрләр, ягьни түрәләр эзләр. Милләт Пәйгамбәрсез була алмый. Бер дә бер көнне Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в) хөкеменә карак хатын китерелә. Соңыннан бу хатынга җәза бирү карар ителә. Ләкин Фатыйма атлы әлеге хатын мәшһүр көрәешләр кабиләсеннән була, шуңа күрә карарны гамәлгә куюга аларның кәефләре кырыла. Моны аңлаган Мөхәммәд (с.г.в.) шул рәвешле боера: «Әй! Кешеләр! Бу дөньядан яшәп киткән милләтләр тик шул сәбәптән һәлак булганнар, аларның зыялылары (түрәләре) бурлыкта тотылса, аны җибәргәннәр, гади халкы урлашса, аларын җәзага тартканнар. Аллаһуга ант итәмен ки, мондый гамәлне үз кызым Фатыйма эшләсә дә, җәзасыз калдырмас идем».
Инде килеп, сөекле Пәйгамбәребезнең вафатыннан соң өммәт башлыгы итеп танылган хәзрәте Әбү Бәкер беренче хөтбәсендә Исламның гаделлек һәм тигезлеккә биргән әһәмиятен түбәндәге сүзләре белән ачыклый: «Әй, инсаннар! Күңелләрегез һич уйламаганда хәлифәгез булдым. Яхшы юлдан алып барсам — миңа ярдәм кылыгыз. Ялгышсам — төзәтегез! Янымдагы һәр зәгыйфь вә куәтле тигезләрдер. Пәркемгә дә бертигез мөнәсәбәттә булачакмын. Аллаһыга һәм Мөхәммәдкә итагать иткәнчә, миңа да итагать итегез. Аллаһның вә Рәсүлнең әмерләреннән йөз чөерсәм, димәк, мин хөрмәтегезгә лаек түгелмен!..»
Җәмил хәзрәт янә болай дип дәвам итә: «Сирия һәм Фәләстин гаскәрләре тарафыннан азат ителгәндә Кутдус патриархы шәһәрнең ачкычларын башта хәнәфи хәзрәте Гомәргә тапшырачагын үтенеч итеп белдерә. Хәзрәте Гомәр, кирәкмәгәнгә кан түгелмәсен өчен, Мәдинәдән хезмәтчеләре белән бергә юлга чыга. Юлда чиратлашып дөяләргә утырып баралар.
Шәһәр капкасы янына җиткәч, дөягә утыру чираты хезмәтчедә була. Хезмәтче, яңа азат ителгән бер шәһәргә дәүләт башлыгының җәяү, ә үзенең дөя өстендә керүенә
ЗИННУР ХӨСНИЯР
48
уңайсызланып, чиратын хәлифәгә бирергә тели. Ләкин хәзрәте Гомәр моны кабул итми. Хезмәтче дөя өстендә, үзе җәяү шәһәргә керәләр... Инсаният тарихы башка моңа охшашлы мисалны белми. Исламият гаделлек нигъмәтенең нигезен кабул иткән...»
Кем соң ул юлбашчы? Ниндидер шартларда адәмнәр һәрвакыт җиде юл чатында кала. Араларыннан берничәсенә генә Ходайдан илбашы булырлык лидерлык таланты бирелгән була. Ләкин, аның терәге булмау яки ул «клан» агачыннан булмаганлыктан, Илбашчы итеп, гадәттә, уртакулны билгели- сайлыйлар. Димәк, гавам юлы һәлакәткә барачак дигән сүз. Талантлы түрә исә халкын бәхеткә илтәчәк!..
...Аерым бер түрәләр дигән «милләт» хакында Сәхабигә дә мәгьлүм булды һәм ул, хәйран калып, башын чайкап куйды. Бер түм-түрәнең буш чокырдан күл ясаганлыгын ишеткәч, ул да, кызыксынып, шуны барып карап кайтырга дип чыккан иде. Юлдан килгән машина таптый язам дигәндә генә кырыйга чыгып өлгерде. Шоферында чак кына итагать бар икән тагын үзе, ул, машинасыннан төшеп, юлчыдан гафу үтенде һәм, машинаның үзенеке түгел, шуңа күрә җаен белеп бетермәве белән акланды, хәтта утыртып барырга да тәкьдим ясады. Аның Варис икәнлеген таныды Сәхаби. Тик юллары төрле якка булганлыктан, утырудан баш тартты, чөнки ул инде Ябалак урманына якынлашып килә, Варисның исә Алтын Бәртәскә барышы иде.
Капканы Радийның тән сакчысы ачты. Хөллиевнең бу коттеджы Вариска электән үк таныш, хәтта малай чакта Бәхти абыйсына ияреп килгәне дә бар иде. Тик ишегалдына узгач та ул аны танымый торды, диварлар төрле язулар белән чуарланып беткән, почмак саен иконага охшаш рәсемнәр чекерәеп тора. Радий үзе төрлечә киенә: аның өстендә йә руханиларның кара киеме булыр, йә алтын укалы зур яшел чалмага охшаган баш киеме.
Варис утырып килгән чит ил машинасы Радийга бик ошады: «Шәп машина эләктергәнсең, молодец!» — диде ул аның аркасыннан кагып. Варис әлеге сүзләрнең төп мәгънәсен төшенеп бетмәсә дә, мактау ишетү рәхәт иде.
— Моны бүген үк сүтеп, запчастька җибәрербез!
— Ничек сүтеп?
Варисның ерылган авызы кире җыелды.
— Аны сүтү синең эш түгел! Син үзеңә тиешлесен башкардың инде.
— Миңа аны хуҗасына кайтарып бирергә кирәк бит, Радик!
— Хуҗасына? Пе, һаман аңламадыңмыни әле син, Борис!
ЗИННУР ХӨСНИЯР
Тегесе аны шундук бүлдереп:
— Варис мин, — диде.
— Моннан соң Борис булырсың! Әнә, без Рәиснең исемен ничек үзгәрттек, туган анасы да танырлык түгел: Вәис-Сөләйман Әл-Рэисофф! Шәп бит! Чит илдә дә шаккатканнар!
— Мин Борис түгел, Мин — Варис! — дип кабатлады Варис.
Тегесе аңа борылып карады. Радийның күз карашы гади кешенеке шикелле генә түгел, бака йотарга җыенган еланныкы кебек, үзенә суырып алырга тора.
— Радик, кирәк түгел мине Борис дияргә! Минем әти... әти Борис исемле иде!
— Әтиең!? Әйе, әйе шул.. Син үтердең бит әле аны, әйеме?
— Мин!
— Әллә син түгелме? Бәлки, башка кешедер?
— Юк! Юк! Мин үтердем Борис әтине! Без килештек бит инде!
— Бигүк килешенеп бетмәгәнбез, ахрысы, кәҗәләнәсең бит, Борис түгел имеш! Мин ничек әйтсәм, шулай була! Аңладыңмы!? — диде тегесе инде шактый ачулы тавыш белән.
— Аңладым, Радик!
— Аңласаң, шул... Бу машина эчендә иблис бар! Карале, кара! Яхшылабрак кара!
Варис Шевроле-джип машинасына никадәр генә текәлеп караса да алдагы көзгегә эленгән тәсбихтән башка гайре нәрсә күрмәде.
— Күрәсеңме, тәсбих эленеп тора?
— Күрәм. Бөтен машинага да эләләр аны.
— Хәзер машинаның маңгаена кара! Нәрсә күрәсең?
— Знак.
— Нәрсә знагы?
— Шевроле фирмасыныкы.
— Нәрсәгә охшаган ул?
— Тәрегәме?
— Вот, вот, үзең дә белдең, молодец! Менә шул, Борис, тәсбих машина эчендәге иблисне куып чыгарып утыра, ә тәре аны кире салонга куып кертә! Аңладыңмы инде хәзер? Кыскасы, ике көчнең, ике энергиянең бәрелеше бара. Алар икесе дә уңай, плюс энергияләр. Тәсбих мөселманга уңай энергия бирә, тәре исә христианга көч биреп тора. Димәк, алар икесе дә — плюс. Ике плюсны бер-берсенә якын китерсәң, нишлиләр!? Этәчәкләр алар бер-берсен! Минус белән плюс кенә бер-берсенә тартыла. Йә, алайса, тәренең энергиясен тискәре, ягьни минус дип алып карыйк. Ләкин кем әйтә ала аны тискәре энергия бирә дип? Бар, берәр христианга шулай диеп кара! Башыңа шул тәресе белән берне генә тондырыр! Мөселманга әйтеп кара алайса тәсбих начар ул, тискәре энергия бирә, дип! Чалмасы белән буып үтерергә может. Аңладыңмы инде хәзер, Борис?
Әлеге демогогиядән берни дә төшенмәсә дә:
— Аңладым, — дип куйды Варис. Радий алдында үзен надан итеп күрсәтәсе килми иде, күрәсең.
— Аңласаң, бу машинаны тиз генә юкка чыгарырга кирәк. Алайса, ул бик күп бәла-казалар алып киләчәк!
— Әтине мин үтердем, — дип пышылдады Варис.
— Син, син! Борчылма! Докажем син икәнлеген! Син акыллы! Сразы аңладың! Димәк, озакламый җаныңдагы иблисләрне куып бетергәч, син мәңгегә 50
ЗИННУР ХӨСНИЯР
50
тынычланып калачаксың! Сиңа икенче задание — Галин! Галинның өенә кереп, сейфын табарга кирәк булачак!
— Галинның сейфын? — дип сорады Варис аптырап.
— Әйе, Галинның сейфын. Сезнең Байтамактагы Әллүки күле юкка чыктымы? Чыкты! Иблис эчеп бетерде аны! Шул иблисне юкка чыгарсак, Әллүкинең суы кире кайтачак! Ә иблис Галимның сейфы эченә кереп бикләнгән! Аңладыңмы инде хәзер? — дип кабатлап сорады Варистан. Ләкин Варис янә берни төшенмәгән иде, тик Радийның сүзенә каршы килү яхшы түгел. Булышам, ярдәм итәм диде бит.
— Син дини гыйлем алган имам. Иблиснең нинди явыз көч икәнлеген беләсең инде! Адәм пәйгәмбәр белән Һәва анабызны да шул юлдан яздырган бит! Без, адәм балалары, шуның аркасында җир йөзендә гомер буе михнәт чигәргә мәҗбүр. Чөнки атабыз Адәм җәннәттән куылган! Шуның аркасында интегә дә инде аның балалары! Тагын бер серле сейф бар әле... Хәер, анысы турында соңрак. Сейф түгел ул, тимер сандык. Сейфтан да яманрак... Син молодец! Син булдырасың! Менә бу шәп киемнәр сиңа!
— Кем киемнәре бу?
— Курыкма, өр-яңа әле алар! Бу коттедж хуҗасыныкы алар. Бер кигән дә шкафка элеп куйган инде. Син киеп йөрерсең. Карале, чын кожа бит. Чалбары да американский. Абрек абыең юк-бар кием киеп йөрмәгән инде ул. Менә күлмәге бөтенләй киелмәгән дә. Джинсысы да өр-яңа бит, карале! Сиңа ничего не жалко! Талантлы егет син!
Әлеге сүзләрдән соң Варис җанланып китте, бу аңа таныш тема иде:
— Муса пәйгамбәр дә аңа, Адәм атабызга, шундый гаеп ташламакчы була. Тик, беләсеңме, әлеге бәхәстә Адәм атабыз җиңеп чыга, чөнки ул хаклы була. Адәм атабыз белән Һәва анабызның гөнаһ кылачаклары хакында Аллаһы Тәгалә ихтыярында алдан ук әйтелгән, ул Адәмне булдырыр алдыннан кырык ел элек...
— Беләм, беләм, — дип бүлдерде аны Радий. — Син — гыйлемле кеше, Иблиснең ниләр майтарганын да яхшы беләсең бит! Беләсеңме?!
— Беләм!
— Белгәч, нигә кирәк мондый сүз базары! Без шул Иблискә каршы көрәшә торган оешма икәнлекне дә беләсең булыр! Чөнки син безнең әгьза хәзер! Әгәр Адәм пәйгамбәр үзе монда булса, ул безгә рәхмәт кенә әйтер иде! Аның кан дошманы булган Иблискә каршы көрәшәбез бит! Син аны, Адәм пәйгамбәребезне, анда тыныч яши дип уйлыйсыңмы әллә?! Үзе аркасында җирдә газиз балаларының газап чиккәнлекләрен белә бит ул, күреп тора! Тыныч булсын Адәм пәйгамбәребез! Без аның күңел тынычлыгы өчен көрәшүчеләр! «Ради Христа, именем Мухаммада и для успокоения души Адама», кыскартып әйткәндә «Әр-Рахим-Иуда».
Варис яман чир белән әнисе үлгәннән соң кайтып җитте авылга. Сәгүд Гарәбстанында укуы тәмамланган, дипломы кесәсендә иде инде. Әнисен югалтуын авыр кичерде егет. Аны ул вакытта бар авыл кызганды, җитмәсә, күмәргә дә кайтып җитә алмады бит. Варис кайтуга әнисенең каберенә китте, зират авыл артында, бәрәңге бакчалары буенда гына иде. Аңа ияреп әтисе дә бармакчы иде, Варис «Үзем генә!» — диде һәм ялгызы китте. Дөньяда әнине югалтудан да авыррак бүтән кайгы бар микән?!! Юктыр, мөгаен. Варис сыгыла- сыгыла елады.
Яңа каберне тиз табып табып алды ул. Әтисе инде чардуган да ясатып өлгергән. Варис, чардуган янына чүгәләп, дога укыды. Шулчак ул гәүдәсендә ниндидер салкынлык тоеп, калтыранып куйды: агачлык эчендә утырган зиратның салкыны идеме соң бу, әллә... әллә чардуган тимеренең суыгы шулай өшеттеме аны?! Бу салкынлык шундук аның күңелендәге кайгы-хәсрәтне кысып чыгарып, анда башка төрле хис-фигыльнең тойгысы кереп урнашты. Нигә кирәк бу чардуган? Кирәк түгел! Шулчак Варис ишегалдындагы утын әрдәсенә сөяп куелган кабер ташын исенә төшерде. Димәк, әтисе аны да монда китереп куярга алдан ук ясатып куйган! Бу бит тиеш түгел!
ГАРАСАТ
51
Ул урыныннан кузгалды да, арлы-бирле зират буйлап йөрергә кереште. Яңа каберләр арасында аңа таныш кешеләрнеке дә, таныш булмаганнары да байтак. Кайсыберләренә рәсемнәрен дә куйганнар. Аның яшьтәшләре дә, ул бергә уйнап үскән кайбер танышлары да очрый, шулай ук Варис белгән башка өлкән яшьтәге авылдашлары да бар иде араларында. Һәммәсендә авыр-авыр кабер ташлары. Варис кабат әнисе кабере янына килеп, ике куллап, чардуганга ябышты, аны урыныннан кузгатырга теләде, ләкин чардуганның дүрт аягы бетонга утыртылган, шуңа күрә ул селкенеп тә карамады. Бу исә Варисның ачуын тагын да катырак кузгалтты. Ул, кыз-кызу атлап, зираттан чыгып китте. Капканы ачып керде дә туп-туры утын әрдәнәсе янына китте, бар көче белән сөялеп торган кабер ташына китереп типте һәм, аягын авырттырып, әрдәнә янына мәтәлде. Кабергә куясы таш та җиргә ауган иде. Варис аны күтәреп торгызырга азапланып карады, тик аягы бик каты авырта, көч-хәл белән генә торып басты. Әтисе өйдә икән, капка тавышына ул да ишек алдына чыкты һәм балта белән ташка кизәнергә теләгән малаен күреп, беравык өнсез калып тоды, аннары, исенә килеп, аның янына килде. Ул әле һаман Варисның ниятен аңламый иде.
— Кабер туфрагы утыргач куярбыз, улым, бу ташны. Пока торып торсын. Күз алдында тормасын дисәң, мин аны янбакчага алып кереп, алмагач буендагы коймага сөяп куярмын, улым. Син, ничек, бардыңмы әниең янына, улым? — диде ата кеше.
— Бармадым! — дип, дорфа гына җавап бирде тегесе. — Нәрсә калган анда миңа! Хәзер мин үлгән әнигә табынырга тиешмени инде!
— Чү! Туктале! Ни сөйлисең син, улым, бәгърем!
— Колагың нәрсә ишеткән булса, шуны сөйләдем!
Борис тынсыз калды, күкрәге катты һәм ул дөпелдәп утын әрдәнәсе буена егылды. Бу хәлдән аптырашта калган улы: «Әти!» дип аның янына чүгәләде.
...Безнең Мәннәви Мансарович түм-түрәләр кавеменнән иде. Әлбәттә, ул да клан ярдәме белән күтәрелде, әүвәлрәк бик озак түмгәк-түрә сыйфатында йөрде, аннары, бер түлле-түрәнең Изольда атлы үтә дә яман холыклы бик чибәр кызына өйләнеп ташлаганнан соң, дөнья акрынлап аның көенә әйләнә башлады.
Сәхаби Галинның фазендасы янына килеп җиткәндә, кояш бату ягына таба бара иде. Ул, күзләрен зур ачып, күккә карады, батып барган кояшның алтын нурларында каурыйсыман болытлар йөзә, әлеге болытлар арасында күрер күз карашы да тоя алмаслык, ләкин ниндидер өченче күз белән генә сизәрлек нур көлтәсе чагыла сыман. Сәхабинең күз карашы әлеге нур көлтәсен үзенә йотты. Шуннан соң аның адымнары тагын да кыюланды, Пәри чокырында күптән түгел генә пәйда булган Көмеш күл ягына борылам дигәндә генә, Галинның ихатасы ягыннан ниндидер тавышлар ишетеп, ул туктап калды. Бәйдәге эт бер мәртәбә ялкау гына өреп куйгач, әлеге тавыш тынды һәм Сәхаби күл ягына таба атлады. Сәхаби бу тирәләрне яхшы белми иде, шуңа күрә ул ерак түгел урман буенда ышыкланып утырган икенче бер күлгә килеп чыкты. Баягы тавышларны җил ихата эченнән түгел, күл ягыннан алып килгән булган икән: Сәхаби яр буенда ике кеше күреп алды. Шуннан ерак түгел әрҗәле машина да тора. Ул алар янына килеп исәнләште. Аның сәламен теләр-теләмәс кенә алган кешеләрнең берсе мәктәп директоры иде. Күптән түгел Сәхаби аңа мәктәп яны бакчасына утыртырга дип яшь алмагач үсентеләре биреп җибәрде.
— Менә монда кирпечебез калган иде, шуны ташыйбыз, — диде ул аклангандай. — Аның сүзен Сәхабигә таныш булмаган икенчесе хуплады:
— Үзебезнең кирпечләр ул, кешенеке түгел!
Мәктәп директоры аңа терсәге белән кагылып алды да:
— Курыкма. Бу үзебезнең кеше! Сатмас. Хәтерлисеңме, Байтамакның алма бакчасы каравылчысын?
— Әә-ә, әйе шул, — дип җаваплады аңа каршы икенче кеше. — Танымый да торам.
— Бу безнең Хәким Нургалиев, — диде мәктәп директоры.
— Әһә, аңладым, — диде Сәхаби аңа каршы. — Батырша фетнәсен кабатларга
ЗИННУР ХӨСНИЯР
52
җыенган тарихчы.
— Фетнәсен түгел, бунтын, — дип төзәтте аны мәктәп директоры. — Фетнә дип кара йөрәкләр махсус атыйлар. Фетнә ул безнең халыкка хас нәрсә түгел. Бунт! Менә анысы хак!
Башка вакыт булса мәктәп директоры бу хакта сәгатьләр буе сөйләшергә әзер иде, ләкин бүген сүзне тиз тотты:
— Без ашыгабыз, туган! Киттек! Без сине, син безне күрмәдең, яме! — диде ул һәм шулчак каяндыр килеп чыккан өченче кеше (яр буенда тәгаен юк иде ул, җир астыннан пәйда булды бугай!) машинаны кабызды, мәктәп директоры белән тарих укытучысы әрҗәгә сикерделәр. Сәхаби шулчак кирпеч ватыкларына абына язып чак кына күлгә мәтәлмәде. Коелган кирпеч ватыклары бая теге шофер килеп чыккан куаклык артына таба сузылган иде. Сәхаби шунда таба атлады. Мәктәп директоры белән таныш ул, тик исемен генә онытты, шуңа күрә аны директор дип кенә атый иде. Менә шул директор җан атып мәктәбен зурайтырга йөри, сыйныфларда балалар саны кимегән заманда аның мәктәбендә, киресенчә, беренче сыйныфка керергә теләүчеләр арта гына икән! Өченче ел мәктәбендә 142 бала укыса, былтыр алар саны 209га җиткән, болар киләчәк биш еллыкка «прогноз» ясап карагач, балаларның саны биш елдан 1000 укучыга кадәр җитәсе ачыкланган! Мәктәп директоры үзе:
— Мәктәпнең арткы коймасын Кирилл атакайдан, алгы ягын үзебезнең Җәмил мулладан өшкерттергән идем,балалар саны арта башлады, — дип шаяртырга ярата. Чынлыкта исә зур шәһәр тирәсендә туган тел дәрсләре булган бердәнбер мәктәп бу. Соңгы елларда, кирәклеген аңлап, башка милләт кешеләре дә балаларын татарча укытырга, дөресрәге, татарча сөйләшергә, язарга өйрәтергә тели икән.
XXI гасырда күп телләр өйрәнү, әлбәттә, гаҗәп күренеш түгел. Ләкин моның төп сәбәбен директор үзе татар телен яхшы белгән баланың инглиз телен дә җиңелрәк үзләштерүе белән аңлатмакчы була. Ник дисәң, әлеге ике телдәге берничә хәрефнең әйтелеше охшаш һәм басым да бик туры килеп тора икән! Әлбәттә, директор мәсьәләне артык гадиләштерә. Сәбәп анда гына түгел, Татарстанда яшәгән һәр милләт вәкиленең дә төп халык телен беләсе, аны өйрәнәсе һәм баласын шул телдә аралаштырасы килә. Чөнки вәзгыятьнең кая таба барганлыгын иң беренче нәүбәттә ата-ана сизә, сизми хәле юк, һәр ата-ана газиз баласының киләчәге хакында уйлый һәм шул нисбәтле аларның алдагы көндәге язмышын кайгырта. Бу хәтта инстинкт дәрәҗәсендә бара, ягьни ата- ананың баланы яклау, аны җил-яңгырдан саклыйсы килү инстинкты. Элеккеге тарих укытучы Хәким Нургалиев фаразлаганча, Үзәк тарафыннан татар теле
ЗИННУР ХӨСНИЯР
һаман кысыла бара, шуның белән бергә башка милли телләр дә. Ходай Тәгалә ихтыяры һәм табигать кануннары буенча кысылган саен организм (Тел дә шул ук организм кебек тере ул!) ирек өчен тагын да гайрәтлерәк, усалрак көрәшә башлый, чөнки аңа һава җитми!. Әлеге көрәшнең нәтиҗәсе исә аның киләчәк үсешенә уңай йогынты ясый.
Шунлыктан директор мәктәп кырыена өстәмә бина салырга хыяллана, ә моның өчен хөкүмәттә акча юк, бигрәк тә татар мәктәпләре өчен, нишләптер, акча җитеп бетми. Ә банкир Галинда акча да, кирпеч тә күп. Аларның Галиннан мәктәп салу өчен кирпеч урлаулары иде.
Куаклык артындагы юл ниндидер мәгарә авызына алып килеп чыкты. Сәхаби, кызыксынып, эчкә узды һәм алдында киң җир асты юлы сузылганын күреп, ис-акыллары китте. Бу чынлап та җир асты юлы, аны Галин махсус казыткан иде. Сәхабинең кызыксынуы көчле булганлыктан, ул юлын дәвам иттерде. Тик бераз баргач, туннель эче дөм караңгыланды һәм ул кире борылды.
Күл буена кире чыгып җиткәндә инде кояш баеп, караңгы төшкән иде. Күл өстендә ай йөзә, камышлар арасында әллә бакалар чупырдый, әллә кыр үрдәкләре тавышы. Шулчак Сәхабинең каршысына бер карамчык пәйда булды. Әлеге карамчыкның теле дә бар икән:
— Син кем, баягы бакча каравылчысымы? — дип сорады ул аннан.
— Әйе, — диде ул һәм элеккеге тарих укытучысы Хәким Нургалиевнең тавышын танып алды.
— Сәхаби, син һаман мондамыни әле? — дип, ул да аның янына ук килде. — Эшләр харап бит! Галинның өендә кәчтүм онытылып калган! — диде ул каушаган тавыш белән.
— Нигә, кирпечне аның өеннән үк ташыдыгызмыни?
— Юк инде, — диде тегесе. — Изольда янында идем мин. Без Изольда белән теге ни... дуслар. Караңгыда Сәхаби аның хәрәкәтләрен күрмәде, кулының кулга тиеп шапылдаган тавышын гына ишетте.
Алар куышлык эченә керделәр. Хәкимнең кесә фонаре бар иде, аның белән яктырткач, башны имичә дә барып була икән.
— Син болай гынадыр бит? — дип куйды Хәким артыннан атлаган Сәхабидән.
— Болай гына, — диде тегесе.
— Акчаны кызганмаган бу, ә, малай! Шундый туннель казытырга! Тик торганда бит ул! Бет котырганнан!
— Тик торганнан түгелдер инде анысы!
— Түгел инде, түгел кәнишне. Изольда сөйләде миңа. Андый-мондый хәл була калса, шушыннан гына чыгып качарга исәбе!
— Кемнән качырга уйлый инде ул? Полициядәнме?
— Нишләп полициядән булсын! Үзе полиция бит ул! Фетнәчеләрдән, гади кешеләрдән, мәсәлән, авыл кешеләреннән!
— Авылдашлардан?
— Әйе... нигә? Күпме кешенең җирен алдап үзенеке итте ул монда! Урманга җиләк җыярга да керә алмый халык хәзер! Аңа үч саклаучылар аздыр дисеңме?
— Белмим шул, — диде Сәхаби һәм тыныч кына Хәким артыннан баруын дәвам иттерде.
— Авылдашлардан да гына түгел инде. Урлап баеганның җаны тыныч, аларга рәхәт дип уйлыйсыңмы әллә син! Ююю-юю! Тыныч түгел! Аның кайдан, ничек урлаганын дуслары белеп тора бит. Дуслары дип... ну... ишләре инде. Банда. Бергәләшеп урлаганда кайсысынадыр азрак та өлеш чыга бит инде ул. 54
Аннан соң ачу саклап йөриләр... Ә, беләсеңме, артына мин ут төрттем бит ул Мәннәви Мансаровичның!
ЗИННУР ХӨСНИЯР
54
— Ут төрттең?
— Ут дип инде... болай гына... Батырша, Пугач, Степан Разин бунтлары турында яшерен хатлар җибәреп тордым мин аның почтасына! Намек белән! Шуннан соң ныгытты бит инде ул бу фазендасын. Каравылчыларын да арттырды.
— Ә безнең монда йөргәнне каравылчылар сизмәсме соң?
— Бу юлның бар икәнлеген хәтта каравылчылар да белми. Хәер, Бурзай белсә генә инде. Үзе, Изольдә и мин. Менә хәзер син дә белдең инде.
— Бурзае кем? Этеме?
— Юк ла! Тән сакчысы.
Шул рәвешле байтак кына барганнан соң өйнең подвалына килеп чыктылар. Хәким капылт кына тагын сорап куйды:
— Мин аңлашыла инде. Ә син нишләп йөрим дидең әле монда?
— Күл эзләп килдем, — дидем бит.
— Алай... Ярый, хәзер мине монда гына көтеп тор, күлне үзем күрсәтермен. Кәчтүмне генә эләктерәм дә чыгам мин.
Мәннәви Мансаровичның подвал дигәне дә махсус бер бункер кебек. Бүлмәләргә бүленгән, һәр бүлмәдә авыр тимер ишекләр. Ләкин Сәхабинең боларның берсенә дә исе китмәде, ул тыныч кына Хәким тарихчының чыкканын көтә башлады. Дөрес әйткән икән, Хәким озак тормады, алар янә бер-бер артлы җир асты юлыннан чыгу ягына киттеләр.
Көмешле күл өстендә тулган ай утыра иде. Беркавым икесе дә тыныч кына шул күренешкә сокланып карап тордылар. Тик Хәким сүзсез тора торган кеше түгел, кыскасы, тел бистәсе иде, ахрысы ул.
— Менә бит! Шаккатмалы хәл! Пәри чокырына су төшсен инде, ә!?
— Нишләп алай дисең?
— Соң... син моның тарихын белмисеңдер әле алайса. Революциядән соң, җир убылып, бу күлнең суы юкка чыккан, ди бит. Минем бабай да сөйли торган иде әле. Мин үзем тарихчы булсам да, китаптан гына укысам, бу хәлгә ышанмаган да булыр идем. Бабайның хәтере үткен иде безнең. Туксан яшендә дә район гәҗитен шартлатып укый иде.
— Әйе, бабаңның хәтер шәп иде!
— Менә шул, бабай миңа үзе сөйли торган иде монда балык тотып йөргән чакларын. Революциядән соң бу күл тиктомалдан гына сусыз кала. Кызыл коммунарлар төне буе көмешкә чөмереп утыралар монда, бәйрәм ясыйлар. Кулакларны куып бетерәләр дә... Шуны билгелиләр. Менә шул: берзаман күл дә юкка чыга, теге коммунарларны да җир йота. Ну, ни инде, күл суы белән бергә аларны да упкын үзенә суырып ала, кыскасы.
— Бабаң үзе сөйләгәч дөрестер инде, алайса?
— Мин бу хәлгә шаккатмыйм. Син Әллүкидәге Әбелхәят чишмәсен белмисеңдер инде? Менә шул чишмә янында сүгенсәң яки акырсаң-бакырсаң... Кайда алай гына! Хәтта шул чишмә янында басып торганда күңелеңдә начар уйлар булса да шундук челтерәп агуыннан туктый торган иде. Без хатын белән Бәкер шифаханәсенә дәваланырга бардык. Анда да шундый чишмә бар. Начар уй белән шул чишмә янына килсәң, агуыннан туктый. Суы бик сихәтле икән аның да. Әбелхәятнеке кебек.
— Әллүки күленең суы да юкка чыккан...
— Мәннәви шушы Пәри чокырына суырттырды аны... Әллә кая китмәде аның суы...
— Ничек суыртты? Күл хәтле күл суынмы?
— Соң... — диде беркавым тын торганнан соң Хәким тарихчы. — Күрдең бит инде аның нинди җир асты юлы казыттырганын! Акча бер капчык бит аның! Ышанам, казыттыргандыр!
— Һай-Һай, алай микән? — дип үз шиген белдерде Сәхаби. — Ходай рәхмәте белән эшләнә мондый эшләр гадәттә.
— Син нәрсә, Ходай Мәннәви яклы дип беләсеңме әллә син! АллаҺы Тәгалә аны
ГАРАСАТ
55
бүген үк тәмуг утына тыгарга әзердер әле. Имансыз бәндә бит ул. Безнең күрше киленгә дә күзе төшкән! Өенә чакырттырып алган, ди. Рәнзилә исемле ул. Әле яңа гына кияүгә чыккан иде. Ире бик әйбәт, күз алдында үскән малай. Алтын куллы төзүче.
— Теге... юл Һәлакәтенә эләккән егетме?
— Син үзең барысын да белеп торасың тагын, Сәхаби! — диде Хәким.
— Әйе, шул кеше.
— Мәннәви аны дәваланырга дип Германиягә үк җибәргән түгелме соң?
— Шпиондыр син, Сәхаби, Һәммәсен белеп торасың. Хәер, каравылчы бит әле син. Каравылчы белән пожарникларның шул гайбәт җыюдан башка эшләре юк инде аларның. Вакытлары күп!
— Мин гайбәт сөйләүдән куркам, — диде аңа каршы Сәхаби тыныч кына.
— Болай гына әйттем инде, үпкәләмә.
— Бәлкем, шул яхшылыклары өчен Ходай Мәннәвигә күл суын кире кайтаргандыр?
— Мәннәви Мансарович тик торганнан гына кешегә яхшылык эшли торган адәм түгел!
— Адәм?
— Ну, әйе, андый адәм баласы түгел. Дөресрәге, кеше өчен акча түгә торганнардан түгел. Берәр сәбәбе бардыр. Бәлкем, Рәнзиләне кармакка төшерү өчен эшләгәндер? Яшь килен чибәр!!! Күрсәң син аны! Бер кашык су белән йотарсың! Ул киленгә гашыйк булмаган кеше юк бу авылда. Күз тидерделәр бугай аларның бәхетенә! Ире гарип калмаса ярый инде дә...
— Сере бардыр дисеңме?
— Әйтәм бит, җил исмичә кыл да кыймылдата торган кеше түгел Мәннәви. Алар бит үзләрен АллаҺы Тәгалә дип уйлыйлар!
— Алай ук түгелдер инде? Ходай берәү генә ләбаса... Хәер, син тарихчы. Син атеистыр?
— Жүнле тарихчы ул Ходайга табына торган булырга тиеш! Чын күңеленнән!
— Жүнле тарихчы ул нинди була?
— Камай кебек, — диде Хәким Нургалиев. Менә ул ичмаса белә! Гений ул! Лев Гумилев үзе күрсә күтәреп алыр иде ул егетне! Без дә факультативлар уздырырга чакырабыз аны. Тик хәзер вакытым юк дип заралана, Байтимердә эшли башлаган бит. Борис урынындадыр... Менә дигән кешене, Борисны әйтәм, харап итеп ыргыттылар бит! Тагын да шул... Галин кулы дип сөйлиләр!
Күлнең аргы ягындагы кала юлыннан машина уты күренде. Һәм шуның артыннан ук күктә гөрелте ишетелде.
— Изольда, Галин кайтып җиткәнче дип, кире Казанга чыгып шылды. Ә Галин, әнә, вертолетында монда кайтып килә! Һе, вәт тормыш, ә, малай!
— дип куйды Хәким. Сәхаби аны ишетмәгәнгә салыштымы, әллә игьтибар бирмәдеме:
— Галин белән дошман иделәрме? — дип, баягы сүзне дәвам итәргә теләде.
— Дошман дип... Галин аларның агрофирма җирләренә кызыгып йөри бит инде. Борис аңа әйткән: мин исән вакытта бер кишәрлек җир дә тәтемәячәк сиңа дигән!
— Шундый кыю кеше идеме Борис Илсин?
— Аның Баймурзины да төшеп калган егет түгел! Әнә, кыска гына вакыт эчендә Байтамакны бистә итте,чәчәккә күмде. Җиргә ябышып ята егет! Булдыра! Тик мин ишеткән идем әле, соңгы вакытта элек дәррәү мәчеткә йөри башлаган халык, Байтимергә үч итеп, йөрүләреннән туктаганнар диме?
— Үч итеп?
— Марҗалар белән чуала башлаган диме? Үзе һәр авыл саен таш пулат кебек мәчетләр салдыра... үзе Наташалар белән маташа диме?..
— Хатыны үлгәчтер инде...
— Дөрес булса, хатыны Нурбикә дә сихердән үлгән ди. Бала тапканда түгел...
ЗИННУР ХӨСНИЯР
56
Алтын Бәртәс марҗасыннан сихерләттергәннәр... Матрена бит әле. Минем үземнең ул сихерче янына барганым юк. Ну халык йөри, файдасы тия диләр бугай. Белмим тагын...
— Ә син, кем... Хәким, чалгы тапый беләсеңме? — дип сорады капылт кына Сәхаби.
— Чалгы? — Хәким аңа сәерсенеп карап куйды. — Чалгыны аны сезнең авылның Зыятдин абый шәп тапый бит!
— Элек, тимерчедә эшләгән вакытында кайрый торган булган.
— Әәә, — дип куйды аңа каршы Хәким. — Бу айны, мин әйтәм, суга төшкән айны дим, Пәри чокыры үзенә суырып алмасын тагын!
— Борчылма, алмас. Хәзер ул үз урынына кире менеп утырачак, — диде гайре тыныч тавыш белән Сәхаби.
Шулчак җил исеп куйды. Күл өстендә әүвәл вак, аннан соң эре-эре дулкыннар йөгерешә башлады. Ай, әлеге дулкыннар өстендә тирбәнеп утырды- утырды да, аннары капылт кына үз урынына — төнге күккә менеп китте.
— Бар да синең кодрәтең илә, Әл-Баары! — дип пышылдады Сәхаби.
Хатыннарның күгәргән йозак фәлсәфәсе
Тол хатын Сания өенә таба Камайны аяклары алып китте. Әйе, бер ялгансыз, аяклар тиктомалдан үзләре шунда таба тарттылар. Аннары тол хатынның үтенечен кире кагарга да ярамас бит инде... Камайның сәерлеге өстенә, теләсә нинди йозак серен ачу сәләте бар икәнлеген белмәгән кеше юк. Аны хәтта ябылып калган сейфларны ачып бирергә дип банкларга да чакырталар, бернинди белгечләр ача алмаган катлаулы сейфларны «эһ» дигәндә ача да бирә иде Камай. Бу сәләте аңа кайдан килгәнлеген ул үзе дә, әтисе Җамали абый да, кыскасы, шайтан да белми иде. Камайның куллары рентген кебек, кулын куюга, сынган-тайганны да шундук төгәл әйтеп бирә ала ул. Аның бу таланты бигрәк тә Петнә Пәймәгә ярап куйды. Фермадагы сыер-бозауларның аяклары авыртып бик озак төзәлми йөрсә, сәбәбен мал докторлары да таба алмаганда, Пәймә Камайны эзләп китә. Малның теле юк, кайсы җире авыртканлыгын әйтә алмый, ә менә Камай кулын тидерүгә шундук сизә һәм дөрес диагноз куя ала. Саниянең дә йозагын Камайдан төзәттерәсе килә иде, күрәсең. Тикмәгә чакыруы түгелдер.
Сания өйдә туры килде. Ул егетне кочак җәеп диярлек каршы алды. Тормышын ир-атсыз ялгыз башы алып барса да, Сания җиләк кебек хатын иде. «Ялгыз булганлыгы өчен бар ирләрнең мәхәббәтле карашы шуңа төшә. Шуның өчен дә һаман кызлар шикелле йөри ул!» — дип сөйли авыл хатыннары. Кайберләре, әлбәттә, көнләшә, кайсыберләренең буып үтерердәй булып ачулары килә.
— Камай! — диде ул керә-керешкә. — Син хәзер Байтимернең помошнигы икәнсең бит, име?
— Булса ни. Синең эшләмәгән йозагыңда моның ни катнашы бар? Әйе, анысы дөрес. Мине моннан соң юк-бар белән борчымагыз. Вакыт юк минем. Байтимер абый суларга да бирми.
— Юк, мин болай гына әйтәм. Берәр көнне Байтимер белән икегезне кунакка чакырмакчы идем.
— Син нәрсә, түти! Үз акылыңдамы соң! Без нишләп сиңа кунакка йөрергә тиеш ди әле!
— Нишләп алай дисең, наным, менә йөгереп килеп җиткәнсең бит әле! Сания апаң чакыргач, — дип кеткелдәде тегесе. Саниянең тавышына чаклы бик матур. Әбелхәят чишмәсе челтерәвенә охшаган.
— Кайда, йозагыңны күрсәт тә... шул бер йозак өчен кеше борчып йөрмәсәң! Кибет тулы бит йозак, яңасын аласы да куясы! — диде инде ник килгәненә үкенә башлаган Камай. Сания, ялт кына өйалдына чыгып, аннан зур бер иске йозак күтәреп керде.
ГАРАСАТ
57
— Менә!
— Нәрсә соң бу? — дип, гаҗәпләнеп Камай аны кулына алды. Әлеге йозак бик борынгы булып, ул ачкыч белән ачылу-ябылу өстенә аның саннар ярдәмендә эшли торган биге дә бар.
— Минем бабайның бабасыннан калган бу! — диде хатын аптырап кулында әлеге ат башы чаклы йозакны әйләндереп утырган егеткә.
— Хан заманында ук ясалгандыр бу!
— Шулайдыр! Минем бабайларым бик бай булганнар. Минем хәзерге бәрәңге бакчасы урынында ашлык амбарлары тезелеп киткән булган. Үзләренең умарталары. Иии-ии, җирләре гектарлап булган инде. Бабам мәрхүм мине каршысына утыртып шул турыда бик тәмләп сөйләргә ярата торган иде.
— Мондый йозаклары булгач, бай булганнардыр шул!
— Бабамның үзен дә кулак дип сөрә язганнар. Яңа оешкан колхозга өч айгырын, ике тарантасын илтеп биргән. Җирләрен сорап та тормаганнар инде. Оя-оя умарталарын да колхозга илтеп биргән. Шуннан соң гына тимәгәннәр үзенә. Берсенә дә исем китми, менә җир, җир әрәм булды дип өзгәләнә торган иде. Лапас артындагы бәрәңге бакчасын һәр көзне, һәр язны яңабаштан үзе үлчәп чыга торган иде. Казыкларын гел яңартып торды. Алайса, күршеләргә ышансаң. Әнә... — Сания сүзен әйтеп бетермәде, шул урындә хикәятен өзде дә, йозак белән маташкан Камайга карап тора башлады. Аның карашын егет тә сизде, ләкин күтәрелеп карарга уңайсызланды. Әлеге халәттән котылу өчен Санияне янә сөйләштерергә кереште:
— Җир белән нишләгән соң ул чаклы?
— Җире булган кеше ачтан үлми, җирне яратырга, аның белән телен аңлап сөйләшә белергә кирәк, дип сөйли торган иде бабам.
Сания янә сүзсез калды, тагын Камайга текәлеп карап торды. Менә йозак та эшли башлады. Камай аны Саниягә сузды.
— Булды бу. Моның белән өеңне биклисеңме?
Хатын кычкырып көлеп җибәрде һәм көлүеннән капылт кына туктап:
— Тол хатынның йозагы үзендә аның. Теләсә ача... Теләсә гел бикле тота, — диде һәм янә матур тавыш белән көлеп куйды.
— Тик ятып күгәргән булган икән инде йозагың.
Сания янә ачылып сөйләргә кереште:
— Беләсеңме, бабам сөйли торган иде, амбарларында күпме ашлык булса да алар аны бу йозак белән бикләмәгәннәр. Чыра гына тыга торган булганнар. Әмма мондый дәү йозак барлыгын авылда бар кеше яхшы белгән.
— Бикләмәгәч, нигә кирәк булды икән мондый чуен хәтле йозак?
— Беләсеңме, бикләмәсә дә, бабай йозакны күгәрмәсенгә гел майлап тора торган булган.
— Амбарларына карак та кергәне булмаганмы?
— Булмаган.
— Димәк, байлыгы тир түгеп тапкан байлык булган. Шуңа күрә тимәгәннәр дә, — диде Камайның фәлсәфи иреннәре.
— Урламаган инде ул вакытта. Үзләре тир түгеп тапкан. Эшләгән көне- төне.
— Кызык.. Шәп йозагы да булган, әмма бикләмәгән, чыра тыккан. Әмма йозакны гел майлап тора торган булган үзе. Кызык, — диде Камай беркавым уйланып торганнан соң. — Бүген әнә миллиардлап урлыйлар. Бар амбарларның да йозаклары күгәргән.
— Ә син моны ничек төзәттең соң? Мин аны инде тимерчегә дә илтеп биреп караган идем. Ташла, тузган, диделәр.
— Белмим, — диде Камай. — Үзеннән-үзе килеп чыкты инде шулай. Кул белән тигән идем.
— Синең кулың әллә нинди шул, — диде Сания һәм тынып калды.
— Минем кул... кул кебек инде.
— Ә син авырткан җирне дә төзәтә аласыңмы? Петнә Пәймәсе безнең Камай
ЗИННУР ХӨСНИЯР
58
алтын куллы ди бит?!
— Петнә Пәймәсе ни сөйләмәс.
— Алай димә, Петнә ул белмичә сөйләми инде анысы. — Сания егетнең кулын үзенең учына алды һәм күкрәк турысына китерде:
Мен ничә көн инде гел чәнчеп тора.
— Күгәргәндер...
— Ие, күгәргәндер... Килгән килгән инде... — Сания Камайның кулын үзенең изүенә куйды, шул арада халат төймәләре дә ычкынып, карт егет алдында шәрә бер яктылык ачылып китте. Камайның кай төшендәдер умарта бакчасында кузгалган кытыгы янә кымырҗып куйды. Бәрәңге бакчасы читендәге карт нарат күркәләре дә капылт исеп куйган җилдән селкенешеп алдылар. Ул, уңайсызланып, кулын тартып алды һәм ишеккә таба атлады.
— Беркөн ишегалдында егылып кабыргамны сындырдым бугай. Кайсы сынганын да белмим. Барысы авырта.
— Рентгенга бар, — диде Камай дорфа гына һәм ишек тоткасына үрелде. Тик ишек бикле иде. Ул күзе белән йозак яки биккә охшаш нәрсә эзләде, тик ишектә бернинди йозак та, бик тә күренми. Камай ишекне тезе белән тагын этте, әмма аның ачылырга исәбендә дә юк иде. Әйтерсең, тышкы яктан кемдер терәү куйган. Камай ачу белән тагын этте, ишек барыбер ачылмады. Ул, аптырап, Саниягә таба борылып карады. Тегесе берни булмагандай көзге каршында озын толымнарын сүтеп тора иде. Шул озын толымнар егетне кысып буып куйдылар. Ләкин аның тыны кысылмады, киресенчә, сулыш алулары иркенәеп китеп, баягы кытыгы кан тамырлары буйлап таралды...
Камайны озатканда Сания ишекне үзе ачты. Әүвәл ул аны каты итеп эчкә таба тартты, өйалдында нәрсәдер дөбердәп ауган тавыш ишетелде, шуннан соң ишек үзеннән-үзе ачылып китте.
Монысы,чынлап та, тол хатынның күгәргән йозак фәлсәфәсе иде. Өйалды ягындагы махсус җайланма ишек ничек ябылуга карап, аны тышкы яктан терәү белән терәтеп куя, ә инде ишекне эчкә таба тартканда ул терәү үзеннән-үзе ычкына да ишек ачылып китә икән. Сания кичләрен өйдә үзе генә булганда ишектә терәү күргән кеше, бу өйдә юк икән дип, кире борылып китә икән!..
— Бу бабам җайланмасы, — диде Сания чырык-чырык көлеп. Камай аңа таба елмаеп карады да бусагадан аска төшеп китте.
Ишегалдындагы рәшәткәгә тезелешеп утырган чыпчыклар, ул чыгуга, әүвәл чырык-чырык килделәр, аннары нишләптер, сыерчык тавышлары белән сайрарга керештеләр. Хәер, бу бер Камайга гына шулай булып тоелды бугай.
Камай урамда кеше күзенә күренмәскә тырышып туп-туры өенә кайтты. Бәхетенә күрә, кеше-кара очрамады тагын. Халыкның күзе очлы: шундук егетнең серен чишәрләр иде кебек. Тик әнисеннән сер яшерә торганмы соң! Гөлҗиһан апа бусагадан атлауга улының күзендә ниндидер яшерен сер барлыгын, алай гына да түгел, үз-үзен тотышындагы үзгәрешне сизеп алды да авызын яулык чите белән каплап елмаеп куйды. Тик шулчак йөрәге күкрәк читлеген ватып чыгарга җитешкәндәй еш-еш тибә башлады. Ул, тиз генә киенеп, туганнан туганы Гөлҗамалларга йөгерде. «Вәт, җүнсез нәрсә! Тәки әйткәнен эшләгән бит! — дип, юл буе сеңлесен әрләде. Тик аяк атлаган саен ачуы сүрелә генә барды. Гөлҗамалның ни гаебе бар соң әле? Ул үзе шуны теләде түгелме соң! Тау башы урамындагы Камилә атлы Камайга бик пар килерлек кыз улы артыннан йөреп-йөреп тә, мәхәббәтенә Камайдан җавап ала алмагач, үзендә андый ният туды бит! Камай хатын-кыздан курка, аның малае башка егетләр кебек түгел, ул шуның аркасында гомер өйләнә алмаячак! Монысы әни кеше фикере иде. Чынлыкта исә, Камайның җаны йә глобальләшә барган заманда нечкә хисле алиһәләр генә булып калырга тиешле җенси затның ирдәүкәлеген кабул итә алмый яисә аларда күңел күзе генә күрерлек нәфислекнең, нәзакәтлелекнең тупаслана баруын тоеп, әлеге кавемнән читләшә сыман иде. Сыйныфташ кызлары аны әллә кайчан бик гади һәм кыска гына итеп аңлаттылар да куйдылар: «Кызлар тешләп алыр дип курка ул»!
ГАРАСАТ
59
Бәлкем, моның өчен Камайга хатын-кыз дөньясының аңа серле булган бер читен ачып күрсәтергә кирәктер?! Ююю-юк! Гөлҗамалның башына килгән уй түгел бит бу! Аның, әни кешенең башына килгән бер гөнаһлы фикер! Тик шулай да аның бу эштә Гөлҗамалны гаеплисе килде. Ул әйтте бит: Сания белән сөйләшәм, җаен туры китереп, малаеңны бер кочаклап үпсен, күзәнәкләрен уятсын, курыкма, шуннан артыгын эшләмәячәк ул, диде! Әлбәттә, кочаклап үбүгә генә ул үзе дә каршы килмәде килүен... Хәер, ана кеше баласы хакына ни кылмас!.. Әмма Гөлҗамал Камайның Саниядә булганлыгы турында әлегә үзе дә белми, әмма анда барырга тиешлеге тәгаен мәгьлүм булса да, бу юлы апасыннан да тел яшерергә булды. Бик курыкты ул, Сания, бик чая нәрсә, артык тирәнгә кереп, егетнең башын ук әйләндереп ташламасын дигән уй аңа һич тынгылык бирмәде. Юкса ният апасының кыз- хатынга битараф малаена кот иңдерү, хәтта алай да түгел, егетнең сәламәтлеген тикшереп карау гына иде ләбаса! Алайса өйләнмичә кала бит инде! Андый егетләр аларның авылында гына да буа буарлык. Кайберләре яшьрәк чакта усал аналары янына килен алып кайтудан курыккан, кайсыберләре үзләренә аналары сайлаган кызны ошатмыйча, тора-бара өйләнү ниятенә бөтенләй кул селтәгән, кайсылары исә кызларга сүз кушарга куркудан әлеге кавемнән яшь чакта ук читләшкән егетләр, чынлап та, авылда күп иде. Хәер, Камайны боларның берсенә дә кертеп булмый, ул үзгә иде, бүтән иде. Бәлкем, талантны учлап- учлап биргән баласын Хак Тәгалә башка табигый куәттән мәхрүм иткәндер? Моны берәүдән дә сорап белеп булмаганлыктан, хатыннар вакыйганы үзләренчә ашыктырырга карар иттеләр. Гөнаһыннан бик курыкты югыйсә Гөлҗамал...
Гөлҗиһан исә баласы хакына әллә ниләр кыларга, утка-суга керергә дә разый иде шул... Бәлкем, Хак Тәгалә, аның ошбу ниятен андап, әлеге гамәле өчен ярлыкап та куяр әле?.. Йа, Ходаем! Үзең ярлыкый күр, зинһар, балалары өчен утка-суга керергә әзер торган аналарны!
Күгәргән йозак фәлсәфәсе, ни әйтсәң дә, фани дөнья, җир фәлсәфәсе иде шул...
Шул кич улының үз гомерендә беренче мәртәбә клубка җыенганын күргән ана, чаршау артына качып, кайнар яшьләрен түкте. Шатлык белән кайгы аралаш яшьләр булганга күрә бик кайнар иде алар... Бу ана хәзер гөнаһлы уйлары өчен тәүбә сорап яшь түгә иде...
Гөлҗиһан атлы хатын икенче көнне үк намазга басты.
И тәрбиячебез Аллаһ! Без сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм һәр эшебездә синнән генә ярдәм сорыйбыз. И, тәрбиячебез Аллаһ! Безне туры юлга күндер! Ул юлны син әүвәлгеләргә ингам итеп бирдең, безне Синең ачуың төшкән вә адашкан кешеләрнең бидагать һәм заләләт юлыннан башка юлга күндер, ягьни Сине ачуландырмаган һәм хак юлдан адашмаган кешеләр юлына күндер. Амин, дип пышылдады дөньяга малай табып, шул газиз баласын бик тә, бик тә бәхетле итәсе килгән мескинә ананың кипкән иреннәре...
Иң татлыдан ни татлы?..
«Уң кулдагы да, сул кулдагысының да бармаклары тигез булмаган кебек дөньяның татлы җимешләре дә, ачылары да һәркемгә тигез бирелә алмый. Адәм Ходай тарафыннан ни рәвешле яратылган (Төрле кыйтгалардагы төрле төстәге һәм төрле сыйфатлы туфрак-балчыктан) Ахирәт көненә чаклы ул аерым кавем-милләтләр булып тереклек итәчәк. Моны танымау, бер милләттән икенчесен өстен кую яки башка шундый гаделсез гамәлләр Ходай ихтыяры түгел. Ул җәннәттән куылган Иблис һәм аның шайтаннары, һәм дә шуларга иярүче имансыз бәндәләр эшедер».
Унынчы сыйныф малае Галләмов Әхнәфнең «Әхлак дәресләре» факультатив сәгатьләре өчен махсус ачылган дәфтәренең беренче битендә әлеге сүзләрне укыгач, Җәмил хәзрәтнең эченә шатлык тулды.
— Галләмов бүген дәрестә юк. Әллә авырып киткәнме? — дип сорады ул факультативка җыелган укучылардан. Арадан берсе «кыһ» итеп көлеп куйгандай
ЗИННУР ХӨСНИЯР
60
итте. Җәмил хәзрәт, әлеге укучыны күзе белән эзләп тапты, ләкин шелтәләмәде, бермәл шул тарафка карап торганнан соң, дәресен дәвам итәргә уйлап, кара такта янына килде. Сыйныфта кизү торучы укучы торып басты һәм:
— Хәзрәт, Галләмов бүген мәктәпкә килмәде ул. Алар... ни... Әтисен саклап ята ул.
— Әтисе авырып киткәнме әллә?
Кизү торучы җавап бирергә өлгермәде, арадан берәү үзен бик белдеклегә санап:
— Аның әтисе күршесенең өенә ут төртмәкче булып йөри!
Җәмил хәзрәт, аптырап, кизү торучыга карады:
— Ел саен шулай инде алар, хәзрәт, бәрәңге җире өчен ике күрше талаша. Әхнәфнең әтисе кайчакларда исереп ала да күрше хатынына бәйләнә башлый. Юк, уйламагыз, әйбәт кеше ул Әхнәфнең әтисе. Эчә торган кеше дә түгел. Шул бәрәңге җире өчен күрше Сания апа белән сүзгә килгәндә генә инде. Әхнәф иртәгә килә ул, әтисе әйбәт кеше аның... Шул бәрәңге җире генә инде...
Җәмил хәзрәт, рәхмәт әйтеп, кизү торучыга урынына утырырга кушты. Кизү торучы аңа икенче бер калын дәфтәр сузды:
— Моны Сезгә Әхнәф тапшырырга кушты. Сез биргән биремнәрне эшләгән ул.
— Әхнәфнең әтисенең эченә Иблис кереп оялаган. Әхнәф догалар укып, шуны куып чыгарырга йөри ул! — дип сүзгә кысылды баягы укучы. Башка вакыт булса, Җәмил хәзрәт әлеге тел бистәсен сыйныфтан куып чыгарган булыр иде, тик бу юлы да сабырлыгын туплап өлгерде, шул тарафка усал караш ташлаганнан соң, балаларның өй эшләре эшләгән дәфтәрләрен җыеп алды. Бүген дәрес укытырга ярамый иде, мәктәп директоры аңа балалар белән саубуллашырга бары ун минут вакыт бирде. Хәзрәт өстеннән, дин укытып балаларны боза дигән, шикаять бар иде. Әлбәттә, бу хакта сүзләр күптәннән йөри, мәктәп директоры үзе иманлы кеше булганлыктан, моңарчы алар андый-мондый сүзләрне ишетмәгәнгә салышып, факультатив рәвешендә әхлак дәресләрен дәвам итеп килделәр. Хәзер, имеш, аның белән органнар шөгыльләнә башлаган. Мәсьәлә җитди иде. Җәмил хәзрәт, ярдәм итүен үтенеп, бүген иртән Байтимер янына барды. Баймурзинның сүзләре кыска булды: «Укытабыз әхлак дәресләрен, Җәмил хәзрәт! Тик сиңа бер үтенечем бар: син бүген үк Алтын Бәртәстәге поп янына, Кирилл атакай янына барырга тиеш! Ул да укытсын христиан дине дәресләрен. Мин аларның мәктәпләрен ремонтлап бирәм. Алтын Бәртәскә хәзер күченеп кайтучы рус гаиләләре арткан ди. Укытсын шуларның балаларын Кирилл атакай! Аннан соң безгә дә беркем бер сүз әйтә алмаячак! Аңладыңмы?
— Аңлавын аңладым, Байтимер. Тик ул күченеп кайтучыларның балалары бар микән соң? Алар бомжлар ди бит!
— Бар булыр, беләм мин. Алтын Бәртәстә яшәп, шәһәрдә эшләргә теләүче рус гаиләләре күп. Шәһәр якын бит аларга. Ата-аналары авылда эшләрләр дип, вәгьдә бирмим. Ә яшәвен яшәрләр.
Әлеге сүзләр Җәмил хәзрәткә канат куйгандай итте, ул батыраеп китеп:
— Байтимер! Мин бүген үк попның аягына барып егылачакмын! Аның белән күптән үземнең дә танышасы килеп йөри иде инде. Бүген үк аягына барып егылам! Укытсын ул да балаларга үз дәресләрен, христиан дине нигезе буенча!
— Кирилл атакай сиңа таныш кеше инде ул болай да, — дип куйды Байтимер аның сүзләренә каршы.
— Белмим шул, анысын әйтә алмыйм.
— Сез сельхозда аның белән бергә укыгансыз. Потапов фамилияле.
Әлеге хәбәрне ишеткәч, Җәмил хәзрәт телсез калды һәм беркавымнан, йөзләре ачылып китеп:
— Аңладым хәзер. Артык кара фикерле бәндә ул. Әлбәттә, ләкин сабакташ белән уртак тел табып булыр дип уйлыйм. Аягына барып егылсам егылам түлке...
Җәмил хәзрәт, балаларның дәфтәрләрен җыеп алды да, мәктәптән чыгып китте. Шулчак артыннан сыйныфтагы баягы тел бистәсе малай куып җитте. Бригадир
ГАРАСАТ
61
Хәлфин Азат малае иде ул.
— Җәмил хәзрәт, Сез бүтән безне укытмыйсызмы инде?
— Нишләп алай дисең әле? — дип, Җәмил хәзрәт малайның башына кулын куйды. Тегесе «белмим» дип, иңбашларын сикертеп алды.
— Укытыгыз инде, ә, Җәмил хәзрәт, пожалысты!
— Нишләп алай өзгәләнәсең әле? Синең әхлак дәресләренә бик исең китми бугай бит?
Хәлфин малае бик тере, хәрәкәтчән бала иде.
— Укыйм! Укыйм! Җәмил хәзрәт! Минем дә сез өйрәткән догалар белән Иблискә каршы көрәшәсем килә! Әхнәфләр безнең күрше генә бит алар!
— Күрше булса соң!
— Менә, Әхнәф яхшы укып, догалар өйрәнер дә, атасының эчендәге Иблисне куып чыгарыр! Аннан соң ул Иблис кая барачак? Күрше булгач, йөгереп безгә кереп җитәчәк! Минем әтинең эченә оялаячак! Аннан соң... теге безнең күршедәге Сания апай белән ул әрләшә башлаячак! Йә, кунакка дип инде... утынын ярып бирергә керәчәк. Сания апайның ире юк бит аның. Хатын-кыз үзе ничек утын ярсын инде.
— Нигә, күршегә ярдәм итү яхшы эш бит инде?
— Яхшы. Беләм. Түлке аның утынын минем әти түгел, башка кеше ярып бирсен! Мин...кирәк булса, Әхнәф белән икәү ярып бирәбез. Дога укып, Сания апайның өендәге шайтаннарын да куып чыгарабыз! Усал ул, алайса. Әни әйтә, җеннәре бардыр аның, ди. Күрше Сәлим абый белән бер буразна өчен кара- каршы сугыша ала ул! Без аның җеннәрен куарга ярдәм итәбез!
Җәмил хәзрәт малайны кочаклап алды да күз яшьләре белән көләргә тотынды. Тыйлыга алмыйча, рәхәтләнеп, ихлас күңелдән көлде. Малай аптырап аңа карап тора иде. Беркавымнан Җәмил хәзрәт көлүеннән туктады да малайны катырак кочып:
— Борчылма, Әмир, ул Иблисне сезнең өйгә керттермибез! — диде. Әлеге сүзләрдән күңеле булган малай мәктәбенә таба кире йөгерде. Юл буе көлә-көлә кайтты Җәмил хәзрәт. Кәефе дә күтәрелеп китте.
Җәмил хәзрәт өйгә кайткач, җанын тынычландыру өчен, балаларның өй эшләре язылган дәфтәрләрне кулына алды. Менә Хәлфин Азатның дәфтәре. Күн тышлы калын дәфтәр инде язу белән тула язган. Малай чынлап та әтисенә ярдәм итәргә тырыша, ахрысы. Ул бик кызыксынучан бала. Җәмил хәзрәт матур кул белән язылган дәфтәрнең беренче битен ачты. Ул аларга өй эшенә моннан бер ай элек үк төрле китаплардан дини хикәятләр күчереп язарга кушкан иде.
«Ибраһим (с.г.) бик юмарт күңелле кеше иде. Ибраһим йортында берәр тәмле ризык пешсә, урамга чыгып, берәр күршесен чакырып керә иде. Кыскасы, бик юмарт иде ул.
Менә бер дә бер көнне Ибраһимнең (с.г.в.) ишеген шакыйлар. Ачса, бер мосафир икән. Тамагы бик каты ачкан мосафирның.
— Ялгышмасам, син юмартлыгың белән танылган Ибраһим буласыңмы?
— дип сорады ул.
— Анысын Аллаһ белә. Ә исемем, чыннан да, Ибраһим, — дип җавап бирде.
— Әй, Ибраһим, мин тамагы ач бер мосафир буламын. Әгәр тамагыма ризык бирсәң, мин сиңа бик рәхмәтле булыр идем.
— Әй, өс-башы сәфәр тузанына баткан мосафир! Синең тәңрең кем, син кемгә табынасың?
— Минем тәңрем — ут, мин утка табынучылардан булырмын.
— Мин Аллаһтан башка тәңреләргә ышанучыларга, Аллаһны танымыйча, утка табынучыларга ярдәм кулы суза алмыйм шул. Аллаһны бер дип таны. Шулай итсәң, минем малым — синең малың. Теләсәң, җанымны да бирергә әзер булырмын.
Утка табынучы мосафир Ибраһим (с.г) әйткән сүзләрне бик игьтибар белән тыңлады да:
— Әй, Ибраһим. Мин туганнан бирле утка табынып яшим. Синең бер сынык икмәгең өчен ата-анамнан мирас булып калган динемнән ваз кичмәячәкмен!
ЗИННУР ХӨСНИЯР
62
— дип, чыгып китте.
Күп тә үтмәде Аллаһы Тәгалә Җәбраил фәрештә аркылы Ибраһим пәйгамбәргә эндәште: «Әй, Ибраһим, ул бәндәгә ярдәм итмичә син бик ялгыштың. Бу бәндәмә җитмеш яшь, шул гомер буе ул утка табына. Әмма мин аны бер көн дә ризыксыз калдырмадым. Син ничек, Минем колым, аңа ризык бирүдән баш тарттың? Бар, эзләп тап ул мосафирны һәм разый ит». Ибраһим (с.г.) пәйгамбәрнең әлеге сүзләрдән соң күзенә яшь килде, ул тиз генә теге мосафирны эзләп китте.
— Әй, мосафир, зинһар, син мине гафу итә күр! Ходай Тәгалә синең өчен мине бик каты шелтәләде. «Мин бу бәндәмне җитмеш ел буе ашатам, эчертәм, ә син ни өчен аны разый итмичә чыгарып җибәрдең!» — диде.
Әлеге мосафирның күзләре кайнар яшьләр белән тулды.
— Әй, Ибраһим пәйгамбәр, синең раббың миңа карата шундый мәрхәмәтлелек кылганы өчен мин Аңа инанмыйча, Аны бердәнбер Алла дип танымыйча ничек булдыра алыйм!? — диде һәм иман китерде: — Ләәә илләһе илләллаһ!..»
Әлеге сүзләрне укыгач, Җәмил хәзрәтнең күзенә яшь килде. Әхнәф әлеге вакыйганы Шәрәфетдин хәзрәт китабыннан күчереп алганлыгы аңа мәгьлүм иде. Күчерүе әйбәт, ул аның барыбер исендә калачак, башкаларга сөйләячәк. Төп хикмәт монда малайдан мулла ясауда түгел, ә, бәлки, баланың иман дигән нәрсәнең ни икәнлеген аңлавы, яшьтән үк шушы ише нәрсәләрне күңеленә сеңдерүе кадерле. Мондый бала зур үскәч, яманлык кылучы адәм булмас, миһербанлы бер гүзәл кеше булыр, Алла боерса!.. Ул хәзердән үк атасы күңеленнән шайтан коткысын куып чыгарырга тели. Хәерле булсын! Әхлак дәресләре балаларга беркайчан да зыян кылмаячак. Бәгьзе бәндәләр дә моның шулай икәнлеген белмиләрме? Белә, яхшы беләләр... Шулай да бу дәресләрне укытудан тыялар...
Җәмил хәзрәт укуын дәвам итте: «Әюп галәйһиссәлам үзенең халкына пәйгамбәр итеп җибәрелгән иде һәм Аллаһы Тәгалә аны башка пәйгамбәрләрне сынамаган сынаулар белән сынады. Әюп галәйһиссәламнең мул алмалы бакчалары, әдәпле гаиләсе һәм нык сәламәтлеге бар иде. Җитешле булуына карамастан, Әюп галәйһиссәлам Аллаһы Тәгалә үз өстенә йөкләгән бөтен эшләрне төгәл эшләп баручылардан иде. Менә бер дә бер вакыт аңа төрле сынаулар килә башлады. Әүвәлдән алма бакчасы харап булды. Шайтан аның янына килеп: «Ташла гыйбадәтеңне, бераз үзеңне кайгырт», — дип әйтте. Ләкин ул: «Без Аллаһныкы һәм яңадан аңа гына кайтачакбыз. Ул үзе бирде, үзе алды, шуңа күрә мин ничек итеп аңа ачуланыйм!» — диде дә шайтанны куып ук җибәрде. Алда тагын сынаулар бар иде әле. Әюп галәйһиссәламнең төрле авырулардан балалары үлә башлады. Кеше сурәтендәге шайтан тагын аның кырына килеп: «Әй, Әюп, мин кызганам сине, бакчаң һәлак булды, балаларың үлеп бетте, ә син һаман Аллаһ, Аллаһ дисең. Ташла бу эшеңне! Акылыңа кил!» — дип котыртты. Әюп болай дип җавап кайтарды: «Без Аллаһныкы һәм аңа кайтачакбыз. Ул үзе бирде, үзе алды. Биргән әйберен кире алганы өчен ничек мин аңа ачуланыйм!» — дип, шайтанны янә яныннан куды. Бу сынаулардан соң Аллаһы Тәгалә Әюп галәйһиссәламнең сәламәтлеген алды. Авыруы көннән-көн көчәя барды. Чирең безгә йокмасын дип, аны авылыннан да кудылар.
Әюп галәйһиссәламнең хәле начарайганнан-начарайды. Янында янә кеше кыяфәтле шайтан пәйда булды: «Әй, Әюп, мин сиңа шаклар катам! Малың, балаларың юкка чыкты. Үзең авырыйсың, хатының кулына калдың, ә үзең һаман Аллаһ дисең!» дип котыртты аны шайтан. Әюп галәйһиссәлам аңа каршы тагын: «Без Аллаһныкы һәм аңа кайтачакбыз! Үзе бирде, үзе алды!» — дип тегенең авызын томалады.
Хәле тагын авырая башлагач, ниһаять, Аллаһка мөрәҗәгать итте ул:
ГАРАСАТ
3. «К. У.» № 7 63
«Әй, Раббым, торып гыйбадәт кыла алырлык сәламәтлек насыйп итсәңче!» Шуннан соң Аллаһы Тәгалә сабырлыгы өчен аның догасын кабул итте һәм югалтканнарының хакын ике мәртәбә арттырып кайтарды. Әюп галәйһиссәлам фани дөньялыкта дөнья хөрмәтенә, ахирәттә ахирәт бәхетенә иреште».
Ошбу хикәятләрне бик тырышып, пөхтә итеп күчергән Әхнәф. Дәфтәр битләренә бер тап та төшермәгән, мондый пөхтәлек малай кеше өчен гайре табигый хәл иде, әлбәттә. Димәк, бик тырышкан малай, чын ихластан башкарган эшен. Әле өстәвенә хикәят ахырында үз сүзләрен дә өстәп куйган: «Иблис, шайтан коткысы аркасында күпме бәла-казалар кичерә кешеләр. Әмма барыбер шуның коткысына биреләләр! Без шул шайтаннардан да түбәнрәкмени!?» Бу сүзләр Җәмил хәзрәтне тетрәндерде.
«Әгәр поп балалар укытырга риза булмаса, аягына егылам, үтенеп-ялварып сораячакмын! — дип уйлады ул күз яшьәрен сөртеп. — Күрше мәктәптә христиан дине нигезләре буенча әхлак дәресләре укытылган очракта безгә дә сүз әйтмәсләр!»
Балаларның күңелләре бәллүр пыяла кебек, хисләре бик нечкә. Аларга ялгыш зыян салудан Ходай үзе сакласын! Ул киләсе дәрестә балаларга Коръән хакында бер галимнең яңа ачышы хакында сөйләргә уйлаган иде. Әле ярый сабыр иткән, ашыкмаган. Чөнки әлеге галимнең фикерләрен дәлилли торган мисалларны үзе дә тапты бит ул. Әгәр киләчәктә дәресләрне дәвам итәргә рөхсәт алып булса, сөйләр, Аллаһ боерса, рәхәтләнеп, тәмләп сөйләр.
Аны Алтын Бәртәскә алып барып кайтырга капка төбенә машина килеп туктады. Рульдә Камай үзе икән. Камайны күргәч, Җәмил хәзрәт сөенеп куйды, чөнки сөйләшәсе сүзләре бар иде. Тик Камай бүген никтер кәефсез. Җәмил хәзрәт сәбәбен сорарга ашыкмады, чөнки егетне белә, бераздан барыбер ачылып сөйләшә башлаячак иде ул.
— Юлга чыгар алдыннан су эчтеңме соң, хәзрәт? — дип куйды ул дорфа гына.
— Эчтем, — диде тегесе тыныч тавыш белән, әйтерсең, Камайның дорфалыгы аңа кагылмый иде.
— Мин дә су эчтем, — чак кына паузадан соң: — Беләсеңме, Иван Грозныйның Казанны басып алуы ул татарларга каршы тәре походы булган! — дип куйды. Әлбәттә, юлдашның тиктомалдан гына шундый сүз башлавы Җәмил хәзрәтне аз гына гаҗәпләндереп куйды, тик җавап кайтармауны кулайрак күрде, чөнки Камай юктан гына сүз башлый торганнардан түгел, ул йомшак итеп тамак кына кырды.
— Дмитрий Донскойдан үрнәк алып, Иван да үз походын... Казанга каршы походын диюем, Коломнадагы храмга барудан башларга уйлый. Тик Кырым ханы Дәүләтгәрәйнең гаскәрләре Тула астына тупланган дигән хәбәр аның юлын кире бора. Мәскәү митрополиты Макарий барыбер үз максатына ирешә, Казанга барганда ул Иванның игьтибарын патша нәселенең изгеләре саналган Петр белән Февронияне чиркәү тарафыннан искә алу вакыйгасына юнәлтә. Муромда июнь аенда чиркәү әлеге көнне зурлап бәйрәм итә. Казанга барыр алдыннан Тула астындагы җиңүе белән канатланган Иванны хәйләкәр Макарий Муромдагы изгеләргә баш ияргә чакыра. Муромга килеп җитүгә Иван Макарийдан зур хатнамә ала. Макарий анда Петр белән Феврониянең кешелек дошманы аҗдаһага каршы көрәшүләре хакында яза, аны канатландыра, Муромдагы изгеләрнең аңа Казан походында ярдәм итәчәкләре хакында тәкрарлый. Шул рәвешле ул яшь патшаны дин исеменнән, ягьни кулына тәре тоткан сурәттә татарларга каршы барырга чакыра! Патшаның төп эше христиан динен саклау булырга тиеш, ди баш поп. Һәм Иванның Казанга каршы булган барлык походлары да, шул исәптән башка татар ханлыкларын басып алу идеологиясе дә, нәкь Макарий теләгәнчә, имеш, христиан динен басурман изүеннән коткаруга нигезләнә. Аурупа державалары каршында аклану өчен кирәк була әлеге сәясәт Мәскәүгә. Алар без җир өчен, байлык өчен түгел, христиан динен бәладән коткарабыз дип шапырыналар! Шулай булгач, Иван ул вакытта тәре походлары оештыра булып чыга түгелме соң?
Җәмил хәзрәт аның әлеге фикерләренә каршы бер сүз дә әйтмәде. Аның үз уйлары иде. Кирилл аларның бүгенге сәяхәтләрен ничек кабул итәр, элек дин ягыннан
ЗИННУР ХӨСНИЯР
64
консервативлыгы һәм үҗәтлеге белән аерылып торган Потапов үзгәрдеме икән? Үзгәрсә — кайсы якка? Тагын да каралганмы, әллә бераз гына булса да, яши торгач, күзе ачыла төшеп, дөнья мәсьәләләренә аек карый башлаганмы?
— Ә син беләсеңме, Камай, Коръән дөньяга иңгәнче үк Библиядә адәм балаларына Коръән киләчәге хакында әйтелә бит? — диде ул үзенең соравына җавап ала алмагач, кинәт тынып калган егеткә борылып. Камай әлеге сорауны үзенчә кабул итте:
— Миннән көлүеңме, Җәмил хәзрәт?! Мин чын хәлләрне сөйләдем, тарихи фактларны! — диде ул.
— Нишләп көлим! Ышанам мин сиңа, безгә карата андый походлар бүген тукталган дип уйлыйсыңмы син. Мин сиңа Библиядәге Коръән турындагы хәбәрне генә әйтәм.
— Чынлап тамы, Библиядә Коръән хакында искә алынганмы? Мин бит сине, минем сөйләгән сүзләргә ышанмыйча, мине котыртып, шаяртып утырасың дип торам!
— Чын! — диде Җәмил хәзрәт. — Второзакониенең 32нче бүлеге 10нчы шигырь юлында шундый сүзләр бар, русча әйтәм, яхшырак аңлашылсын өчен: «Он нашел его в пустыне, в степи печальной и дикой, ограждал его, смотрел за ним, хранил его, как зеницу ока Своего». Хәер, инде сиңа бу хакта җентекләп аңлатып утыра алмыйм, кыскасы, «Коръән» дигән сүз ачыктан-ачык языла анда. Септуагинтада ул. Христианнарның пәйгамбәрлек китабы. Христос исеме дә шунда беренче тапкыр әйтелә.
«Зеница ока, глазное яблоко», ягьни күз алмасы хакында сүз бара анда һәм латин хәрефләре белән: «Koran ofthflmou» диелгән! Гарәпчә коръән «уку» дигәнне аңлата. Һәм шул уку аша Илаһы һәрвакыт адәм баласына багып тора, гел күзәтеп тора, үзенең хәер-фатихаларын җибәрә. Шул күз алмасы аша бара барысы да!..
Әлбәттә, богословлар моны бары фонетик охшашлык белән, ягьни очраклы охшашлык дип аңлатмакчы булалар. Йә, хуш, шулай да булсын, ди. Мин шуннан соң үзем эзләнә башладым. Коръән Пәйгамбәргә борынгы гарәп телендә иңә, Библия борынгы грек телендә. Шуннан мин әлеге ике телне чагыштырып өйрәнергә керештем һәм шаклар каттым! Беләсеңме, бу ике телдә охшаш сүзләр, төшенчәләр байтак икән бит! Димәк, Библиядәге «Коръән» сүзе дә очраклы хәл түгел.
— Ничектер барыбер ышанып бетәсе килми, Җәмил хәзрәт. Чөнки без һәрвакыт үзебезнең якны каерырга күнеккән, христианнар — үз ягына...
— Соң, балакаем, ышанмасаң, тыңла дальше! Ник бүлдерәсең?! Мисал өчен грекларның Зевс атлы алласының исеме борынгы гарәп теленнән! Гарәпчә «зевс»... Тукта, әүвәл әлеге телләр турында, алайса аңлату кыен булыр. Борынгы гарәп теле һәм шулай ук борынгы грек теле дә семит телләре семьялыгына керә.
ГАРАСАТ
Камай яшьлеге белән түзмәде, бик тәмләп сөйли башлаган хәзрәтне бүлдереп:
— Ләкин алар шартлы рәвештә әлеге семьялыкка керә, — дип сүз кыстырды.
— Әйе, әйе, минем сүзем дә шул хакта. Менә шул: семит семьялыгына кергән телләр грамматик яктан да, килеп чыгу урыннары белән дә һәм хәтта таралулары белән дә охшаш түгел. Бу, Библиядә әйтелгәнчә, әлеге халыкларны генеалогик классификацияләү сәбәпле килеп чыккан. Борынгы яһүди телләренә якын сөйләшләрнең һәммәсен дә Нух улы Сим токымына кертәләр. «Сим»нан «семит» килеп чыккан. Үле семит телләре дә бар, аралаша торганнары да күп. Шулар исәбеннән гарәп теле һәм иврит телләре. Зевс дидем бит әле? Көндезге күк, яктылык, яшен Алласы бит инде ул. Менә әлеге сүз гарәпчә яктылык дигәнне аңлата. Гректа мондый сүз юк, Алла аларда «теос» була. Гера, белгәнебезчә, Зевсның хатыны. Гера бик көнче хатын була. «Гера» дигән сүз исә гарәпчә «көнче» дигәнне аңлата. Тагын мисаллармы? Рәхим ит: мәсәлән, Зевсның туганы, диңгез давылы алласы Посейдон. Ишеткәнең бардыр инде: «...мчался по морю на колеснице, запряженной длинногривыми конями, с трезубцем, которым вызывал бури». Посейдон грекча бернәрсә дә аңлатмый диярлек. Ә гарәпчә ул «давыл чыгаручы»! Мәхәббәт Алласы Афродитаны алыйк соң: Гефестның хатыны бит ул, мәхәббәт һәм матурлык алласы. Гарәпчә ул «грива» дигәнне аңлата. Татарчасы ничек була торгандыр... Ялмы? Мәсәлән, Геракл. Ул Зевсның уйнаштан туган малае бит. Шуның өчен көнче Гера Гераклны яратмый, аңа акылдан яздыра торган сихер жңбәрә. «Геракл» гарәпчә «акылдан язган». Мондый мисаллар белән буа буарлык. Шулай булгач, нинди фонетик, яки очраклы охшашлык булырга мөмкин ди монда!
Камай, башын чайкап куйды.
— Күреп торам, бу мәсьәләне шәп өйрәнгән син, Җәмил абый!
— Шуларны Кириллга аңлатмакчы булам да...
— Ышанмыймы?
— Тыңлап та тормый, кулын гына селки. Бүген менә ничек кабул итәр инде?
Камай дәшмәде. Ул күңеленнән генә Гайсә, Ходай тарафыннан инҗил иңдерелгән Гайсә пәйгамбәр хакында уйлана башлаган иде. Аның хакында ул үзе укып белә. Баксаң, Аллаһы Тәгалә Адәм, Нух, Ибраһим пәйгамбәрләрне, Ибраһим нәселеннән килгән башка пәйгамбәрләрне, Гыймран гаиләсеннән Мәрьямне, аның улы Гайсәне бер кавемнән итеп яраткан. Болар барысы да бер нәселдән. Шулай булгач, араларында нинди ызгыш алмасы булырга тиеш ди?! Ә бар! Нинди генә ызгыш бар әле! Ә бит чынлыкта менә ничек булган: «Гыймранның хатыны Хөннәнең Раббысына ничекләр итеп ялварганын хәтерләгез. Гайсәнең барлыкка килүе шуннан ук башлана бит инде. Гыймран Гайсәнең бабасы, чөнки ул Мәрьямнең әтисе бит. Чынлыкта, Гыймран белән Хөннәнең балалары булмый. Көннәрдән бер көнне агач күләгәсендә утырганда алар янындагы агачка бер кош килә һәм баласын ашата башлый. Моны күреп торган Хөннә Раббыга ялвара: «Йә, Раббым, миңа да бер бала бирсәң, аны дин юлына куяр идем», ди. Аллаһ аның теләген кабул кыла: Хөннә Мәрьямгә йөкле була. Хөннә Мәрьямне тудыргач: «Кәй, Аллам, кыз бала тудырдым, ир бала булса, дин хезмәтенә яхшы булыр иде», — ди.
Бу хәлләр хакында Камай Коръән аятьләре аша белде, тәфсиренең бер өлеше исә сүзгә сүз, җөмләгә җөмлә түбәннән гыйбарәт иде. «Аллаһ белүчерәктер, нинди бала тудырганыңны. Хөннә әйтте: «Ир бала, әлбәттә, кыз бала кебек түгел, аның исемен Мәрьям куштым, бу баланы вә аннан туачак балаларны рәхмәтеңнән сөрелгән шайтан шәреннән Синең саклавыңа тапшырдым». Мәрьямнең анасы 3.* 67
ЗИННУР ХӨСНИЯР
66
Хөннә, Зәкәрия пәйгамбәрнең хатыны белән бертуган иделәр. Мәрьямне Раббысы мәсҗид Әкъсага күркәм кабул итү белән кабул итте һәм яхшы тәрбия белән тәрбияләде, һәм тәрбияләп үстермәк өчен Зәкәриягә тапшырды. Хөннә Мәрьямне тудыргач, мәсҗид әкъсага алып барып, андагы намаз укучыларга: «Бу бала Аллаһ юлына нәзер әйтелгән, кабул итеп алыгыз», — диде. Мәсҗид әһелләре баланы кабул итеп алдылар һәм тәрбияләп үстерү хакында һәрбере: «Мин алам»,
— дип, үзара бәхәсләштеләр. Бу бәхәскә нокта кую өчен Аллаһтан юл күрсәтелде: «Барчагыз да каләмнәрегезне суга салыгыз, кемнең каләме суга батмаса, Мәрьямне шул кеше алыр». Әйтелгәнчә эш кылдылар. Зәкәриянең каләме суга батмады, Мәрьям аңа тапшырылды. Зәкәрия мәчет эчендә бер урын хәзерләп Мәрьямне шунда тәрбия кылды. Мәрьям зекер, гыйбадәт белән мәшгуль булды. Зәкәрия Мәрьям янына кайчан гына керсә дә алдында җимешләр һәм башка ризыкларны күрер иде. Бер килгәнендә: «Ий, Мәрьям, бу ризыклар сиңа кайдан килә?» — дип сорады. Мәрьям әйтте: «Бу ризыклар Аллаһ хозурыннан килә. Аллаһ, әлбәттә, үзе теләгән бәндәсен ризыкландыра». Мәрьямнең дәрәҗәсен Аллаһ күтәргәнне күреп, Раббысыннан ялварып дога кылды. Әйтте: «Ий, Раббым, рәхмәтеңнән миңа бер бала бирче! Шиксез, син минем догамны ишетәсең». Зәкәрия михрабта намаз укып торганда Җәбраил килеп кычкырды: «Ий, Зәкәрия, дөреслектә, Аллаһ сине Яхъя исемле изге угыл белән шатландыра. Ул Яхъя Аллаһтан булган сүзгә ышанучы булган хәлдә, ягъни Гайсә пәйгамбәргә иң беренче иман китереп, ярдәмче булыр. Янә ул Яхъя каүме арасында хөрмәтле вә олугъ булыр, һәм дә хатыннар белән собхәт итүдән сакланучы изге пәйгамбәрләрдән булыр». Зәкәрия әйтте: «Ий, Раббым, миңа кайдан угыл булсын, дөреслектә, миңа картлык иреште, хатыным да бала тудырмаучыдыр». Аллаһ әйтте: «Ий, әнә шулай Аллаһ Тәгалә теләгәнен кылыр». Зәкәрия әйтте: «Ий, Раббым, хатынымның йөкле булуына миңа бер галәмәт бир». Аллаһ әйтте: «Синең кешеләр белән сөйләшә алмавың сиңа галәмәт булыр, кешеләр белән өч көн сөйләшә алмассың, мәгәр ишарәт белән генә сөйләшерсең». Хатыны йөкле булгач, Зәкәриянең теле бәйләнде, зекер тәсбихтән башка сүзләрне сөйли алмас булды. Аллаһ әйтте: «Ий, Зәкәрия, Раббыңны күп зекер ит вә көндезләрен һәм кичләрен намаз укы! » Фәрештә әйтте: «Ий, Мәрьям, дөреслектә, Аллаһ сине сайлады вә сине гөнаһтан пакълады һәм бөтен дөнья хатыннарыннан сине өстен куйды. Ий, Мәрьям, Раббыңа итагать һәм рәкүгъ, сәҗдә кылып намаз укучылар белән намаз укыгыл!» Бу Мәрьям кыйссасы Коръән иңмәс борын синең өчен яшерен иде, инде вәхий белән белдерәбез. Мәчет Әкъса мөселманнары шобага өчен каләмнәрен суга салганда, син алар арасында юк идең, һәм Мәрьямне тәрбиягә алыр өчен тартышкан вакытларында да яннарында булмадың. Җәбраил әйтте: «Ий, Мәрьям, Аллаһ сине бер бала белән шатландырадыр. Ул бала атасыз, Аллаһның «бар бул» дип әйтүе белән булыр, ул баланың исеме Гайсә (Иисус, сын девы Марии) булыр, ул бала дөньяда һәм ахирәттә дәрәҗә иясе вә Аллаһка якыннардан булыр. Ул бишектә чагында һәм үсеп җиткәч тә хикмәтле сүзләр белән сөйләшер һәм ул изгеләрдән булыр». Мәрьям әйтте: «Ий, Раббым, миңа бала кайдан килсен, чөнки миңа ир затының кулы тигәне юк». Аллаһ әйтте: «Әнә шулай Аллаһ үзе теләгән нәрсәне халикъ кылыр. Берәр нәрсәне булдырырга ниятләсә фәкать: «Бул!»
— дияр, ул нәсрсә Ул теләгәнчә бар булыр». Аллаһ Гайсәгә язу белемен, шәригать хөкемнәрен һәм Тәүрат, Инҗил китапларын өйрәтте. Вә Ягъкуб балаларына пәйгамбәр итеп кылды. Гайсә рәсүл булгач, Ягъкуб балаларына әйтте: «Мин, Гайсә, сезгә Раббыгыздан пәйгамбәремә ачык дәлилләр һәм галәмәтләр белән килдем. Ул хикмәтләрнең берсе шул булыр: мин балчыктан кош сурәте ясармын да аңа өрермен. Аллаһ әмере белән ул кош булып очар. Янә Аллаһ әмере белән сукырларны күзле итәрмен, ала тәнле кешеләрне сәламәтләндерермен. Янә
мин сезгә нәрсә ашаганыгыздан, өйләрегездә яшереп саклаган нәрсәләрегездән хәбәр бирермен. Бу хәлләрдә, әлбәттә, минем пәйгамбәрлегемне хак кылучы дәлилләр бардыр, әгәр хаклыкка ышанучылардан булсагыз. «Миннән әүвәл индерелгән
ГАРАСАТ
67
Тәүратны тәсдыйк иткәнем хәлдә, һәм сезгә хәрам булган кайбер нәрсәләрнең кайберләрен хәләл иткәнем хәлдә, Раббыгыздан галәмәтләр белән сезгә пәйгамбәр булып килдем. Шулай булгач, Аллаһыдан куркыгыз, миңа итагать итегез һәм карышудан сакланыгыз. Хакыйкатьтә, Аллаһы мине дә, сезне тәрбия кылучыдыр. Тәрбияче булган Аллага, әлбттә, гыйбадәт кылыгыз! Аллаһка итагать итү һәм Аңа гына гыйбадәт кылу — иң туры юл бит. Гайсә, мөшрикләрнең һаман-һаман көферлекләрен дәвам иткәннәрен күргәч: «Аллаһ диненә миңа кем ярдәмче була?» — диде. Гайсәгә ияргән мөэминнәр: «Аллаһ динендә без сиңа ярдәмче булырбыз, без Аллаһка нык ышандык. Аллаһка итүче хак мөселман икәнлегебезгә шаһит бул», — диделәр. Ий, Раббыбыз, син иңдергән китапларга ышандык һәм пәйгамбәргә иярдек. Безләрне Синең берлегең вә исламның хаклыгы белән шәһадәт бирүче мөселманнар белән бергә кыл! Кяферләр исә Гайсәгә карата явыз хәйлә кордылар. Аллаһ исә аларга каршы тагын да көчлерәк хәйлә әзерләде. Кяферләр Гайсәне гаепләргә, үзләрен дөресләргә дәлил тапмагач, ниһаять, ачуларыннан Гайсәне үтерергә карар кылдылар. Мөселманнар арасында кяферләргә сатылган бер монафикъ бар иде, кяферләр Гайсәне үтерергә әмер иткәч, шул монафикъ Гайсә кергән өйгә кяферләрне җыеп алып килде. Ләкин бу вакытта Аллаһ Гайсәне күккә күтәргән иде инде. Монафикъ, Гайсәне тотабыз дип өйгә кергәч, Аллаһ аның сурәтен Гайсә сурәтенә кертте. Кяферләр аны Гайсә дип белеп, тотып астылар. Менә аларга Аллаһның бер гамәле шул булды. Аллаһ әйтте: «Ий, Гайсә, Мин, әлбәттә, сине үтерүче һәм хозурыма күтәрүчемен һәм сине кяферләрнең явыз хәйләсеннән саклап, пычрак йогынтыларыннан пакълаучымын. Янә,ий, Гайсә, сиңа ияргән мөэминнәрне кыямәт көненә кадәр кяферләрдән өстен кылырмын. Кяферләр белән арагызда булган бәхәсле эшләрдә гадел хөкемдар булырмын. Әмма Коръән белән гамәл кылмыйча кяфер булган кешеләрне дөньяда һәм ахирәттә каты газап кылырмын, Минем газабымнан котылырга аларга ярдәмче булмас. Әмма иман китереп изге гамәлләр кылучы мөэминнәрнең әҗерен Аллаһ тулысынча үзе бирер. Ләкин Коръән белән гамәл кылмаучы залимнәрне Аллаһ һич тә сөйми. Ий, Мөхәммәд с.г.в., Без сиңа укыган кыйссалар синең пәйгамбәрлегеңә ишарәт итүче дәлилләр. Вә без вәхий кылган сүзләр, барча хикмәтләрне зекер итүче Коръән Кәримдер. Гайсәнең атасыз халикъ кылынуының мисалы Аллаһ хозурында Адәм галәйһиссәлам кебектер. Адәмнең тәнен балчыктан ясады да соңрак аңа: «Бул» дип әйтүе белән булды. Гайсә хакында булган хак сүзләр Раббыңнан килә, шикләнүчеләрдән булма!»
Гайсә пәйгамбәрнең анасы Мәрьям икәнлеге, бабасы Гыймран атлы булганлыгын бел!.. Моңа Ходайдан иңгән Коръән Кәрим бәхәссез һәм ачык дәлилдер, Иншаллаһ!..
— Син барлык диннәрне дә бергә берләштерергә уйламыйсыңдыр бит? Килешү хакында?
— Никогда! — дип кычкырып җибәргәнен үзе дә сизми калды Җәмил хәзрәт. — Аллаһ бер, диннәр төрле, халыклар, милләтләр төрле. Алар аерым-аерым, һәркайсы үз юллары белән, ләкин үзара тату яшәргә тиеш, — дип кенә уйлыйм мин. Максатым да шул. Ызгыштан ни мәгьнә! Хәер, ни мәгьнә икәнлеген тарих сабаклары күп күрсәтте бит инде! Бөтен хикмәт тә татулыкта. Беләсеңме, гаилә табынында иң татлыдан ни татлы?
Сүзләре шунда капылт өзелде, алар Бәртәскә килеп җиткәннәр, юл аша дуңгыз көтүчесе малларын чыгарып маташа иде. Камай мәхлүкләрне таптатмас өчен машинаны туктатты.
ЗИННУР ХӨСНИЯР
— Җәмил хәзрәт, карале, дуңгыз очраткан мөселман кешесе нинди дога укырга тиеш әле? — диде Камай авызын ерып.
— Нәрсәгә авызыңны җырасың, энем. Соравың дөрес бит!..
Җәмил хәзрәт җөмләсен тәмамлый алмады, Камай дуңгыз көтүчесенә таба төртеп күрсәтеп, кычкырып җибәрде:
— Карале, кара! Хөллиев бит бу! Абрек!!!
Җәмил хәзрәт тә сискәнеп куйды:
— Чынлап та охшаган бит, ә?!
— Охшаган гына түгел! Үзе ул! Нәкь үзе!!! Вәт, олигарх, ә! Налоглардан качу өчен, кыяфәтен үзгәртеп, дуңгыз көтүчесе булып йөри бит, ә! Менә нишләтә ул акча! Югыйсә миллиардер иде бит ул! Шулай, шулай, налоглардан качып йөри ул, Җәмил хәзрәт! Мин аны бүген үк полициягә заявить итәм!
— Итмә, кирәкми, — дип куйды Җәмил хәзрәт тыныч тавыш белән. — Алайса ул дуңгызларны кем көтәр?..
— Көләсең инде син, Җәмил хәзрәт, көлгән буласың... булабыз... Хәерчеләр байдан көлеп утырыр заман җитте, ә? Олигархлар дуңгыз көтүе көтәр көн килеп җиткән... хәерчеләр байдан көләр көннәр килеп җиткән!..
— Кем хәерче әле?
— Юк, юк, сине әйтүем түгел! Син гыйлем кеше, Коръәнне беләсең...
— Коръәнне белеп, аңлап бетерү өчен бер кеше гомере генә җитми, энем, — дип куйды Җәмил хәзрәт һәм авыз эченнән дога укырга кереште. Чөнки бу вакытта көтү дә, көтүче Абрек Хөллиев тә тыкрыкка кереп күздән югалганнар иде инде...
— Борчылма, сындырабыз аны! — дип куйды шулчак Камай һәм машинасын кабызды. Сүзне шулай капылт Кирилл атакайга борган иде ул. Чөнки әле генә алар тап булган тамаша икесенең дә хушларын алган, алар бик каушаганнар иде. Камай машинаның арткы утыргычыннан шешә алып, Җәмил хәзрәткә сузды:
— Су эчеп куй, Җәмил абый.
Тегесе бер йотым эчте дә күршесенә сузды:
— Үзең дә эч, — диде.
Алар Кирилл атакайны чиркәүдән кайтып килгәндә очраттылар. Янәшәсендә таныш булмаган берничә ир-ат та бар иде. Поп киемнәрендә булуга карамастан, Потаповны шундук танып алды Җәмил хәзрәт. Ни гаҗәп: эшләр Җәмил алдан фаразлаганча барып чыкмады, Потапов сабакташын күрүгә шат иде, алар кочаклашып күрештеләр һәм тегесе икесен дә өйгә чакырды. Ләкин Җәмил хәзрәт үтенечен... юк, үтенеч түгел, тәкъдимен тиз генә әйтеп, китеп бармакчы иде, шуңа күрә алдан ук үзенең вакыты чикләнгән икәнлекне сиздереп куйды. Аның тәкъдимен Кирилл атакай яхшы кабул итте итүен, ләкин аның үз мәшәкатьләре чиләк авызына чаклы тулган.
— Кемнәрне укытыйм соң? Нинди балаларны? — диде ул җилкәләрен сикертеп.
— Элеккеге спирт заводына шәһәрләр кайтып, йортлар салган бит. Аларның балалары юкмыни?
— Бар, тик алар шәһәр кешеләре бит. Җәйләрен генә монда кайтып торалар. Үзең дә беләсең бит, кыш көне бу якларга машина түгел, кар ерып җәяү дә йөрерлек түгел!
— Байтимер монда дамба төзетәм ди. Быел ук.
— Алай булса гына. Хәзергә өч бала бар барын, алайса, мин шуларны укыта башлыйм.
Алар кул сугып килештеләр. Тик шундый җылы мөгамәлә булса да араларында барыбер ниндидер салкынлыкмы, яки башка берәр төрле каршылыкмы бар 70
ГАРАСАТ
69
кебек иде. Камай алар сөйләшкәндә Кирилл атакайның ихатасына кереп чумды, шуңа күрә ул моны сизмәде, юлда кайтканда Җәмил хәзрәт бу хакта аңа үзе сөйләде.
— Миннән күзләрен яшерә нигәдер, — дип куйды ул.
— Соң сез студент вакытта ук чәкәләшеп, бәхәсләшеп яшәгәнсез бит инде?
— Анысы шулай... Беләсеңме, бу Потапов белән бергә укымаган булсам, бәлки, мин дин юлына кереп тә китмәгән булыр идем, дип уйлыйм кайчакларда. Аның белән бәхәсләшкәндә җиңеп чыгу өчен мин тырыша-тырыша Коръәнне өйрәнә башладым. Шул үзенә алып кереп китте дә инде.
— Планнары нинди синең сабакташыңның? Сөйләдеме?
— Юк... нишләптер бик канатланып яшәми ул монда. Үзе Байтимер ярдәмен дә кире какмый. Аңламассың аныкын... Ничектер серле тоелды ул миңа...
— Пе, аптырама, Җәмил абый, бу авылда бөтен нәрсә сер белән тулган! Мин шуларның берсен ачтым бит тәки!
— Нәрсә ачтың инде тагын?
— Хөллиев белән күрештем бит мин! Теге... дуңгыз көтүчесе белән!
Аның әлеге сүзләреннән Җәмил хәзрәт сискәнеп китте һәм, томырылып, аңа карады:
— Йә, сузма!
— Абрек Хөллиевнең үзе түгел ул... Малае!..
— Кит аннан! Булмаганны!
— Ант әгәр!.. Тик уйнаштан туган малае. Аның дөньяда барлыгын Абрек үзе дә белмәгән, имеш! Менә сиңа тагын бер табышмак, ә!
— Табышмак шул! Нишләп йөри ул монда. Көтү көтеп?..
— Эзәрлеклиләр икән аны. Әтисенең бер компаньоны. Абрек аны заманында кидать иткән! Хәзер малайдан атасының акчаларын таптыралар. Имеш, Хөллиев бар байлыгын әлеге малайга калдырып киткән, ди.
— Юктыр, бомж булып йөрмәс иде.
— Тегеләрдән качкан ул. Бомжлар арасына качкач кына эзне югалта алдым, ди.
— Ә нишләп нәкь бу тирәгә качкан?
— Бәлкем, көн саен атасының каберенә дога укырга бара торгандыр?
— Көлмә! — диде Җәмил хәзрәт әңгәмәдәшенә үпкәләп. Камай моңа игьтибар итмәде, баягы сүзен дәвам иттерде:
— Кирилл атакайдан гайре буларак, бу малайның күңелендә ниндидер планнар бар! Шулай сизелә...
— Әйе, мондагыларның планнарын мин дә белдем. Тизрәк шәһәргә таю ягын карап йөриләр.
— Шулай микән?
— Мондагы авыл эшеннән гарык без диләр. Кирилл атакай, чынлап та, хуҗалыгын киңәйтеп җибәргән. Үзенең көтүләренә чаклы бар. Тик түләвен аз тамыза. Бушка кемнең эшлисе килсен!?
— Шулайдыр шул, — дип җөпләде Җәмил хәзрәт. Бу вакытта машина Байтамакка якынлашып килә иде инде. Тау башыннан авыл уч төбендәгедәй күренеп тора. Байтамак үзе елга буендагы үзәнлектә утырса да, аның кырыенда әлеге тау булганлыктанмы, әллә башка сәбәп беләнме, байтамакларны «тау башындагылар» дип атаулар бер караганда сәеррәк тә. Бу авыл кешеләре бик үзенчәлекле, алар горур, вәкарь белән генә сөйләшәләр, үзләре эшкә уңган, үзәндә утырсалар да, күрәсең, авыллары белән бергә үзләрен дә җирнең биек ноктасында — тау башында итеп хис итә торганнардыр.
— Күңел колачының чикләре юк шул, йа, Хода! — дип куйды Җәмил хәзрәт.
Соңгы вакытларда үзгәрде Байтамак. Баймурзин — каты куллы егет, җир җимертеп эшли. Тик... тик соңгы вакыттагы хәбәрләр генә Җәмил хәзрәтнең күңелен тырнап тора иде. Камай аның уен сизгәндәй кинәт әйтеп куйды:
— Алтын Бәртәснең Марфа белән бер класста укыдык без. Шәп укыды ул,
ЗИННУР ХӨСНИЯР
70
«биш»легә генә. Нишләп авылда калырга уйлагандыр?
— Байтимер тирәсендә чуалган кәнтәйне әйтәсеңме?
Камай хәзрәтнең тавышын да, үзен дә танымады. Кемгәдер ачулы иде ул, усал иде Җәмил хәзрәт.
— Кәнтәй түгел ул. Әйбәт кыз, — диде Камай. — Әтисе умартачы иде аның, Гена абый әти белән дуслар иде. Җәмил хәзрәт, капылт кына руль артында утырган Камайның кулына кагылып куйды һәм кырыс тавыш белән:
— Туктат әле машинаңны! — дип боерды.
— Туктатам. Нишлибез?
— Күрәле син безнең Байтамак авылын! Бөтен Рәсәендә юк бүген мондый авыл, мондагыдай агрофирма! Халык авылдан качып беткән бер заманда кешене эшкә сайлап кына, конкурс белән алалар! Хәтта көтүчеләр дә махсус аттестация уза түгелме соң?! Элек колхоз көтүләрен көтәргә Маридан яллый торганнар иде. Хәзер әнә чират. Урта мәктәп белеме белән генә чыбыркы да ышанып тапшырмыйлар... Бар кешенең өсте бөтен, тамагы тук. Элгәре Байтимергә рәхмәт укып туя алмыйлар иде. Хәзер әнә халык мәчеткә йөрми башлады. Халыкны сарык димә син, сизә ул! Үзе мәчетләр салдырган кеше куенына тиктомалдан тәре яшереп куйсын әле!
— Җәмил абый. Килешәм мин синең белән. Әмма... Хәер, үзең дә беләсең, — дип җөмләсен өзде Камай.
Чыннан да, алар гына түгел, Байтамакны хәзер Рәсәй күләмендә сөйли башладылар. Дүртәр йөз гектар җир алып та адәм рәтле эш кыра алмаган инвесторлар белән чагыштырганда җитмеш гектар җире булган «Байтамак» агрофирмасы төрле яклап күп алга китте. Өйләр нәкь шәһәрчә, бөтен уңайлыклары бар. Халык үзе шәһәр шартлары белән яши, үзе җирдән аерылмаган.
— Кайтып җитәбез бит инде, машинаны кабызыйммы, Җәмил абый? — диде Камай.
— Кабыз. Бар да җитеш, бар да бар. Тик халык Гарасат мәйданында кебек хис итә үзен. Мондагы халык кына түгел, бөтен җир шары халкы!
— Җәмил абый, нигә дулыйсың! Мәхәббәткә маңка мишәйт итми дигән сүзне беләсеңме син?!!
— Итә!.. — дип сузды хәзрәт, — ничек кенә итә әле. Маңкасы агып торган чибәр кызны үбәсең килер иде микән, энем?
— Син бигрәк инде, Җәмил хәзрәт! Мә, су эчеп куй әле булмаса!
— Үзең эч суыңны, — диде хәзрәт төксе генә һәм мәчет каршында машинаны туктатырга кушты.
Әлбәттә, Камай хәзрәтнең үзе янында гына сүзне шаяртуга борырга тырышты. Байтимер белән Марфаны уйлап хәсрәтләнүе түгел иде егетнең, әлбәттә. Кышкы озын кичләрдә Җәмил хәзрәт белән күп сөйләшеп утырганы бар. Гарасат дигән сүзне ул күптән әйтеп килә. Бу минутларда уйлары шул яссылыкта иде аның. Чукынсын шунда Марфалары!.. Беркемне дә гаепләргә уйламый ул, чөнки бу мәсьәләдә үз эшләре дә көйле түгел. Теге чакта кытыгы уйнаганнан соң, егет кара кайгыга батты. Әлеге кайгының сәбәпчесе аннан яшьрәк булган тау башы кызы Камилә иде. Камилә шул, шул четеркән кыз. Алар мәктәпкә күрше авылга йөреп укыдылар бит әле. Юлда өелешеп бергә йөриләр, зуррак сыйныфлар да, түбәнрәкләр дә. Шул өч чакрым араны барганда, кайтканда нинди генә хәлгә тармыйлар иде канә! Ул вакытта да хәзерге кебек кием фасоны гел үзгәреп торучан иде. Хәтерли, берзаман балагы киң булган, аны «клеш» дип атыйлар иде бугай, чалбар модага керде. Бер атна эчендә бар авыл малае шундый чалбар тектерде. Аннан соң вельвет чалбарлар модасы башланды, бар авыл малае әти- әнисеннән елый-елый шундый чалбар таләп итте. Берзаман әле хәзер таксистлар кия торган кара пластмасс «козеруклы» кепкалар модасы булып алды, тагын, тагын... Әгәр модадан «төшеп» каласың икән, син мәктәп каршында җүнле егетләр рәтендә түгел инде. Бигрәк тә авылдаш кызлар алдында хурлыгы ни тора. Андый модалы кием кия алмыйсың икән, димәк, син хәерче. Ә хәерчегә кем һәм
ГАРАСАТ
71
нинди кыз кызыксын! Ә бу вакытта Камайның нәкь менә Камиләгә күзе төшеп йөргән көннәре иде. Шул Камилә бер көнне юлда кайтканда аның башыннан «таксист» кепкасын бәреп төшерде дә сыйныфташы Фиргатькә сузды. «Менә бу Фиргатькә килешәрәк икән!» — ди тагын үзе җүнсез нәмәрсә! Бу булды бер. Икенчесендә ул аның куе зәңгәр төстәге яңа вельвет чалбарына бармагы белән төртеп: «Кайсы кибеттән алып кайтып бирделәр моны?» — дип мыскыллап көлгән кебек булды. Кыз, бәлкем, шаярткан гынадыр. Әмма аның әлеге сүзләре Камайны суйды да салды. Шуның белән бергә күңелендә бөреләнә башлаган иләс-миләс хисләрен, очкын-чаткыларны да. Укуында эленке-салынкы гына булган Камалетдин, җен ачулары белән китапка ябышты, бер чирек эчендә «отличник»лар рәтенә күтәрелеп, район, шәһәр олимпиадаларында әүвәл призлы урыннар, тора-бара беренче бүләкләрне дә яуларга кереште. Анысы анысы, теге көннән башлап Камай Камилә ягына таба борылып та карамас булды. Авылдашындагы мондый үзгәрешне, әлбәттә, беренче булып кыз сизде һәм, кирәксә-кирәкмәсә дә, кырыкмаса кырык төрле сәбәпләр тапкан булып, Камайга «бәйләнә», аңа үзенең барлыгын сиздерә башлады. Ләкин Камай аның теге чактагы мыскыллы көлүен кичерә алмады, дөресрәге, кичерергә теләмәде! Тора-бара яшүсмер, кыз-кыркын турында бөтенләй онытып, башы-аягы белән укуга кереп чумды. Кыз Камайдагы икенче үзгәрешне дә беренче булып сизде: Камай хәзер бөтенләй башка, сыйныфташ малайларга охшамаган, алар белән аралаша, ләкин кызлар катнашкан кичәләрдә катнашмас булды. Укыды Камай, көн-төн белем эстәвендә булды. Кулында дини китаплар да күренә башлагач, иптәшләре егеткә сәерсенеп тә карый башладылар бугай. Камай шул вакытта үзенең беренче «ачышын» ясады, бернинди генә фән дә, физика да, химия дә, бигрәк тә ул яраткан биология дә дини тәгьлиматләрдән башка дөньяны аңлатып бирергә сәләтле түгел! Мәктәп тәмамлаганнан соң аны муллалыкка укырга китәр бу дип уйладылар, ләкин ул тагын барысын да шаккатырып, биология факультетына барып керде. Әмма алдыннан да, үз артында да «тиле», диюче булмады егеткә, бары «тигәнәк» кенә ябышып калды. Халык егетнең холкына, кылган гамәлләренә иң югары шигърият кимәлендә бәя бирде, зур сәнгать югарылыгыннан чыгып фикер йөртте: «Тиле тигәнәк буе сикерер!» Димәк, Тигәнәк!
Теге чакта, мәктәп елларында, Камиләгә карата кабынган хис очкын гына булмаган икән, күрәсең. Ут булган ул шул вакытта ук! Хәзер янә дөрли башлады!.. Тик әлегә Камай ни эшләргә кирәклеген үзе дә белми. Кыюсыз иде Камай... Кыюсыз булса да йөрәгендә зилзилә, давыл башланырга тора иде! Җәмил хәзрәт теле белән әйтсәң, зилзилә шул гарасат була түгелме соң инде ул?! Ююю-ююк! Хәзрәт аны башка мәгьнәдә әйтә. Хәтта ки Коръәнгә салынган мәгьнәсендә дә түгел... «Күкләр төтен белән капланыр. Бу барча кешеләрне сорып алачак»... Коръән аятьләре аша иңгән Гарасат мәйданында булачак хәл бу! Әлегә бу караңгылык күкләрдән дә бигрәк, күңелләрне сорып алмактыр!.. Бу Гарасат мәйданы түгел, бу — Гарасат кына әле, зилзилә генә әле!.. Ул төтен адәм балаларының башларын әйләндерер, ул аларны исертер. Адәмнәр исә әлеге исереклектән ашыга-кабалана мал җыярга керешерләр, киемнәренә сеңгән «гарасат төтене»нең исеннән котылырга теләп, кабалана- кабалана чишенеп ташлап, шәрә калырлар. Берсеннән күреп икенчесе чишенер һәм әлеге кыяфәтләре, һәммәсе шундый хәлдә булганлыктан, оят тоелмас. Әлеге куе төтен адәмнәрдәге хөсетлекне арттырыр, миһербансызлык, шәфкатьсезлек, намуссызлык орлыклары бар Җир шары буйлап таралыр. Иблис үзенең мунчаладан ишелгән себеркесе белән әлеге төтенне төрле кыйтгаларга таба куып торыр. Ул төтенне эчәрләр, исерерләр, башлары әйләнеп, күзләре акаер! Җир өстен иген басулары урынына киндер, мәк чәчәкләре басып алыр. Әле Мәһди килергә дә миллион еллап вакыт арасы булыр. Тик адәм балалары Ходайның гамәл дәфтәренә язылган Гарасат мәйданына сарыклар кебек тупланыр көннәрен үзләре ашыктырып, чакырып китерерләр...
Иң татлыдан ни татлы дигән сорауга, бишектән яңа төшкән сабый бала да «Әнием
ЗИННУР ХӨСНИЯР
72
күкрәге!» дип түгел, «Тимер тәме!» — дип җавап бирер. Ул тимерләр сугыш кораллары, алтын-көмеш сурәтендә булырлар...
Кабер куптаручылар
Айсыз бер төндә, кемнәрдер килеп, Абрекның каберен актарып аттылар! Мондый хәлнең Байтамакта гына түгел, тирә-юньдә дә булганы һәм ишетелгәне юк иде!!! Полицияне дә аякка бастырырлык, шул тирәдәге түмгәк-түрәләрне дә үрә торгызырлык шомлы бер хәбәр иде бу!..
Әлеге вакыйга бигрәк тә Байтимер өчен аянычлы иде. Ни генә әйтсәң дә, ул Байтамакта хуҗа кебек кеше. Хуҗа икәнсең, димәк, син беренче чиратта халыкның тынычлыгын, куркынычсызлыгын, иминлеген кайгыртырга тиешсең. Күңелеңне иркен тот, хуҗа әфәнде!
Иң алдан имеш-мимеш хәбәрләр китте. Янәсе, Хөллиевнең үзе белән каберенә күмелгән бик күп алтыннары булган икән, имеш, элеккеге дошманнары аннан үч ала, үлгәч тә тынычлыкта калдырырга теләмиләр, имеш, Ябалак урманы артындагы Галинга һаман җир җитми; ул халыкны өркетеп, Байтамакның нигезен корытмакчы була, бу җирләргә үзе кызыга! Имеш-мимешләрдән генә аркан ишеп булмый иде шул. Милиция «полиция» дип кенә түгел, «чуртым» дип үзгәртелсә дә, әлеге җинаятьчеләрне табачакларына, әлбәттә, берәү дә ышанмады.
Байтимер өчен вакыт узган саен хәят төеннәре һаман төйнәлгәннән төйнәлә бара, берсен чишсә, икенчесе калкып чыга. Инде зур эшләр башкарылды югыйсә! Бар нәрсә дә җитеш, кешеләрнең эшләре бар, эшләре булгач, ашарларына бар, кияргә киемнәре, утырып йөрергә күбесенең шәхси машинасы бар. Авыл булса да өеннән чыгуга кеше хәзер пычракка түгел, таш тротуарга яки асфальтка баса... Ни җитми соң? Кай җире килештерелеп бетмәде икән?..
Байтимер ярдәм сорагандай күккә карады. Күк җавап бирмәде фермер Баймурзинга. Күк дәшми, күк ләм-мим... Байтимер телефоннан Камайны чакыртты. Камай кулын сындырган дип ишеткән иде, шулай булса да барыбер чакыртты: киңәшергә кирәк иде. Камай тиз килеп җитте, тик аның кулы сынмаган, уң кулындагы чәнчә бармагы гына бәйләнгән иде. Шуны күргәч, Байтимер бүген беренче мәртәбә елмайды.
— Кул сынды дигән хәбәр тараткансың!
— Мин хәбәр таратып йөрүче түгел, Байтимер абый. Хәбәрне җилләр тарата аны...
— Ул җилләрең зират ягыннан да берәр хәбәр алып килмәгәндер ич?
— Алып килде. Байтимер абый, берәр стакан суыңны эчеп куйыйм әле, ә? Мөмкинме?
— Мөмкин, Камалетдин Җамалиевич!
Камай өстәл читендә торган графиннан су алып эчте дә кесәсеннән алма чыгарды:
— Моны сиңа Сәхаби бирде, — дип, Байтимергә сузды.
— Алма кайгысы түгел әле монда!
Икесе дә беркавым тынсыз тордылар. Әлеге тынлыкны ачык тәрәзәдән кергән җил бозды. Чөнки ул шул мизгел эчендә өстәл өстендәге кәгазьләрне тузгытып ташларга өлгерде.
— Хөллиев каберен бер генә кеше казыган. Сәхаби күргән. Таң атып килә иде инде ди.
Байтимер, кызыксынып, Камайның сүзен әйтеп бетерүен көтте, ләкин тегесе ашыкмады, нәрсәдер сузды, көттерде.
— Шуннан?! Сәхаби танып калганмы соң ул кешене?
— Юк. Сәхаби безнең авылда яңа кеше әле, төс-кыяфәткә бөтен кешене дә белеп бетерми. Син борчылма, Байтимер абый! Ул кешене сиңа үзем табып бирәм мин! Дөрес, мин сиңа полиция булып эшкә урнашмадым урнашуын. Шулай да..
ГАРАСАТ
73
— Нәрсә шулай да?..
— Борчылма, Байтимер абый, табарбыз! Кем икәнлеген белербез!.. Минем сиңа башка, әһәмиятлерәк соравым бар: нишлибез?
— Ничек? Нишлибез?
— Менә, — Камай уң кулын алга сузды, — үзем бармакны каерып сындырдым бүген!
— Камай! Беләсеңме нәрсә? Надоели синең табышмакларың мине! Аңладыңмы!? Сөйлә әле барысын дә бәйнә-бәйнә!
— Тагын бер стакан су эчим, Байтимер абый?
— Икене эч!
— Врачка приемга бару өчен... ни инде... шуңа сәбәп булсын дип сындырдым бармакны! Ә врач янына барырга үзем һаман куркып йөрим.
— Кайсы врачка? Бездә икәү бит алар хәзер?
— Яңа эшли башлаганы янына, Камилә, безнең авыл кызы.
— Йә, шуннан?
Камай куен кесәсеннән өчкә бөкләнгән кәгазь кисәге чыгарды:
— Байтимер абый, менә шушы хатны Камиләгә тапшыра алмыйсыңмы син, ә?
Берни аңламаган Байтимер аңа карап торуын дәвам итте.
— Мәхәббәт хаты бу! Яратам мин ул кызны. Үзем әйтергә куркам...
Байтимер шаркылдап көлеп җибәрде. Озак көлде ул, күзләре яшьләнгәнче, эчен тота-тота көлде һәм шул арада аңа күзләрен мөлдерәтеп карап торган Камайның җилкәсенә сугып:
— Ну, Камалетдин! Үтерәсең син!
— Юк, Байтимер абый, мин түгел, алар үтерә! Мине дә, сине дә!.. Әйе, әйе, сине Марфа, мине Камилә яндырып үтерәләр инде.
Камай үзе дә Байтимергә кушылып көлә башлады.
Ә хәлләре, чынлап та, бер караганда, көләрлек тә, икенче караганда еларлык та иде.
— Байтимер абый, беләсеңме, Сәхаби миңа бүген нәрсә сөйләде? Ишетсәң, шаклар катасың! Марфа белән Нурбикә апа туганнар икән бит, туганнар булганнар!
— Син нәрсә, энем?!
— Әйе, Марфаның әтисе Василий абый умартачы бит. Безнең урманда булган аларның умарталары. Әтиләре бер, әниләре генә икенче. Икесенең дә биологик әтиләре Василий дәдәй.
Камай Сәхабидән ишеткәннәрен бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
Нурбикәнең әнисе Нургаян апа авыл хатыннары белән урманга җиләк җыярга барган җиреннән адашып калган. Авылдашлары аны эзләп-эзләп тә таба алмагач, Нургаян җиләкле урынга тап булгандыр да, шуңа күрә тавышсыз-тынсыз гына күп итеп җиләк җыядыр дигән карарга килеп, авылга кайтып киткәннәр. Нургаян ул көнне чынлап та җиләкле аланга туры килгән. Ул җиләкле аланны иптәшләреннән аерылып калган Нургаянга гомерен урманда үткәргән Василий- Бачылый күрсәткән. Аңа кадәр ялгыз башы урманда кайтыр юл эзләп йөргән хатынны умартачы өенә алып кайта. Хатыны Мария белән ачыккан-талчыккан Нургаянга якты йөз күрсәтеп, чәй эчерәләр, кунак итәләр. Бачылый белән Мария икесе генә умарталыктагы йортларында гомер итә торган булалар. Балалары юк, Ходай Тәгалә Марияга бала бирмәгән. Ләкин бик ачык йөзле, чылтырап торган көмеш сыман яңгыравыклы тавышлы Мария һәрвакыт көр күңелле, яхшы күңелле хатын була.
Шуннан соң Бачылый лым тулы җиләкле чиләге белән бергә үз атында Нургаянны авылга ук илтеп куя. Әлеге вакыйгадан соң алар дуслашып калалар, Нургаян монда ире Нурулла белән бергә дә килеп йөри башлыйлар. Нурулла ат җигүче булганлыктан, ат белән киләләр. Җәй көне булса, кайткан чагында алар умартачы печәнлегеннән күп итеп хуш исле урман печәне, көз көннәре утын төяп кайталар. Бу
ЗИННУР ХӨСНИЯР
74
дуслык бигрәк тә Нурулла белән Нургаян өчен бәхет була. Чөнки утын белән печәннең алтын бәһасе торган вакытлар, бу байлыклар исә алар өенә бушка кайтып тора! Нургаян — тирә-якта дан тоткан оста тегүче, хатын Марияга матур-матур күлмәкләр тегә торган була. Бу дуслык салырга яраткан Нурулла өчен икеләтә куанычлы, чөнки Бачылый җиренә җиткереп медовуха ясый белә. Тора-бара әлеге ике гаиләнең дуслыгы шулчаклы ныгый, алар бер-берсеннән иң нечкә, иң тирән серләрен дә яшерми башлыйлар. Мария бала таба алмый бит, ул һәрвакыт шул хакта сөйләп елый, Нуруллага сиздермичә генә бер бала алып кайту теләге булу хакында килгән саен Нургаянга зарлана. Мария бар нәрсәгә дә, барлык сынауларга да риза, тик өендә бала тавышы гына яңгырап торсын. Менә шул рәвешле алар Нургаянны үзләренә бер бала бүләк итәргә күндерәләр. Тик ул бала Бачылый орлыгыннан оешырга тиеш була!.. Умартачы Василий белән татар хатыны Нургаяннан балдан гына ясалган бер матур кыз туа...
Бу вакыйганы ишеткәч, Байтимер эченнән генә уйлап куйды: «Менә нәрсә тарткан икән Марфаны мәчеткә!? Ата каны...» Ә аны Марфага нәрсә тарта? Нурбикәне сагынумы? Байтимер хәзер генә Нурбикә белән Марфаның берберенә охшаган булуларының сәбәбен аңлады. Икесе дә бер әнидән туган кызлар икән ләбаса!..
Марфа да Нурбикә кебек бик чибәр, яшьрәк булганга күрәме, хәтта күпкә матуррак та иде. Марфага гашыйк булмаган ир-ат ул матур җәйге иртәдә таң атканны күрмәгән кеше! Аның тавышының матурлыгын ишетмәгән кеше ул үз гомерендә беркайчан да сандугач сайравын ишетмәгән ир-ат!.. Болар барысы да Байтимерне үз эченә бөтереп алды дию дөреслеккә хилафлык булыр, әлбәттә. Ләкин кызның мәхәббәтенә каршы җавап бирмәү, туң йөрәкле булып кылану тагын да зуррак хилафлык түгелме соң?
Марфаның төз басып йөрүләренә сокланмаган ир-ат ул, гомумән, матурлыкның ни икәнлеген күрә, таный алмаган кеше!..
Тик вакыт бар нәрсәгә дә дәва дисәләр дә Нурбикә вафатыннан соң Байтимер күкрәгендә ясалган җәрәхәт йомылып бетә алмады, аннан гел кан саркып тора торган булды.
Кайнар йөрәкле Марфа исә Байтимергә тынгылык бирмәде, кайда барса юлында әлеге зәңгәр күзле кыз пәйда булды, Нурбикәнең чагылышы очрады. Марфа ярата һәм шул исәптән үзен дә яраттыра белә торган бер асыл зат иде... Ләкин акыл белән генә яратып булса икән, йөрәккә әмер биреп булса икән лә! Булмый, мәхәббәт ул адәм балаларына Ходай Тәгаләдән иңгән бер могҗиза, хикмәттер... Мәхәббәт ул канны дуылдата, ул күктәге Кояшны, якты нур көлтәсе итеп, мул итеп күкрәк читлегенә сала, яз көне агач бөрегә уянган сыман тәндәге генә түгел, җандагы күзәнәкләрне дә уятып җибәрә... Җан да күзәнәкләрдән торамы икәнни, Ходаем?!!
Әгәр Байтимер, кыз белән очрашкан вакытларында, аның кайнарлыгыннан акыл-аңын югалтырлык халәт кичермәсә, бәлкем, ул Марфаны кабул да итә алмаган булыр иде. Ул аны Нурбикә, бары Нурбикә итеп кабул итте, дөресрәге, әлеге теләк-нияте үзеннән-үзе җанына шундый бер гүзәл нур салды...
Ир-ат нәсел дәвамына нигез салучы, хатын-кыз шул дәва оеткысына җил- яңгыр тидермичә саклаучы үзе бер Илаһи зат сыман. Күп вакыт ир-атны әлеге инстинкт әйди, акыл-аңнан бәйсез рәвештә кыз-хатын янәшәсендә табигый гармоннар кайнарга керешеп, алар дөньялыкка чыгып янә бер гүзәл гармоннар белән кушылырга ашыга торгандыр. Очрашулар ешая башлагач, Байтимер беренче мәртәбә кызның кулына орынып, әлеге гамәл аның бар гәүдәсен пешереп алгандай иткәч, җәһәт кенә кире тартып алганын үзе дә сизми калды. Тора-бара кулы, бөтен тәне әлеге кайнарлыкка ияләшә башлады кебек, кайнарлык рәхәт бер җылылыкка әйләнде һәм анда кызның тәмен тоясы килү теләге уянды. Һәр өлгереп җиткән балигъ кыз-хатынның үз тәме, кабатланмас искиткеч тәме була. Әгәр организмда андый тәмне тоярлык күзәнәкләр
ГАРАСАТ
75
бар икән, ул ир-ат ошбу гүзәлне, әлбәттә, үбеп караячак; зәвык тәмне үзе сайлый, тәмле конфетны тозга манып ашап булмаган кебек, әгәр ул тәмне тоя алмыйсың икән, хатын-кыз «тешләтеп» карарга никадәрле генә әзер булса да, теләк ничек тиз кабынса, шулай тиз сүрелер дә. Әлеге хиссият дөньясы барлык ир-атка да кагыламы, юкмы икәнлеген, әлбәттә, Байтимер белми, әмма аның үзенең «конституциясе» нәкь шундый иде.
Дөньялыктагы күп чишелмәс табышмакларны кешеләр гади тел белән «очраклылык» дип атаган хәл-вакыйга хәл итә. Һәрхәлдә, Ходай Тәгалә ихтыярында бернинди очраклылык булмаса да...
Печән өсте иде ул. Байтимернең гел печән генә җыя торган бер болыны бар, исеме дә «Чәчәкле». Чөнки күпме генә сукаласаң да, башка орлык чәчеп карасаң да, әлеге болында бары печән генә мул булып уңа һәм маллар аның печәнен дә прәннек ашагандай итеп кенә ашый. Шуңа күрә елның елында «Чәчәкле»гә печән чәчелә. Киптерү ысуллары да үзенчә иде ул печәнне. Хәзер кипкән печәнне полиэтилен капчыкларга төрү җайланмалары да, силос итүнең дә күп төрле ысуллары бар. Тик бу болындагы печәнне алар күләгәдә киптерәләр, аннан соң вак-вак чүмәләләргә өеп, тагын бераз җилләтеп алалар. Малларга «прәннек» әнә шул рәвешле әзерләнә. Мондый чүмәләдә вакытында «тәмле»печән бурларның да күзен кыздыра иде.
Байтимер кояш баер алдыннан кара айгырда «Чәчәкле»не урап кайтырга булды һәм басуга керүгә, аты тарткалавына да карамастан, елга буена чаптырып алып китте. Кара айгыр юкка гына бу тарафка әйдәмәгән икән: елга яры
ЗИННУР ХӨСНИЯР
буендагы чүмәлә янында иярле, ләкин хуҗасыз байтал чемченеп йөри иде. Байтимер шиккә калды, чүмәләне бер мәртәбә урап чыкты ул, икенче тапкыр әйләнде, ләкин теге атның иясе күренмәде. Менә берзаман ул чүмәләнең селкенгәненә игьтибар итеп, тагын да якынрак килде. Шулчак чүмәлә өстеннән бер тавыш ишетелде: «Абау, төшәргә куркам! Ярдәм итегез!» Чүмәлә өстендә күрше Алтын Бәртәс кызы Марфа төшәргә куркып утыра иде.
— Ничек мендең, шулай төш! — диде Байтимер төксе генә.
— Мин монда менмәдем, мин чүмәлә өстенә төштем!
— Кайдан төштең син анда?
— Атым дулап китеп чөеп җибәрде дә менә чүмәлә өстенә очып кундым, Байтимер абый!
— Мин сиңа абый түгел!
— «Бабай» дип әйтергә кушмыйсыңдыр ич? — Кызның урысча оешкан теле татар телен бик матур әйләндерә иде.
— Үзем шуып төшәм. Син аста мине тотып кал!
Тотып калды Байтимер Марфаны. Тегесе аңа сөлек кебек ябышты. Хәер, Байтимер бу минутларда үзе дә сөлектән ким түгел иде. Алар бер- берсенә дә, болай да бүтән сүз катмадылар. Кызның чәч толымнары исенә яңа чапкан печәннең хушбуйлары кушылды. Ул исерде. Марфа исә күптән исергән иде.
Күктәге баеп баручы кояш шул чакта басудагы йөзләгән кибән арасыннан нәкь менә шунысын гына аралап алгандай көлтә нурларын алар өстенә сипте. Марфаның күлмәк төймәләре бер-бер артлы черт-черт коела һәм өзелгән берсе печән чүмәләсе арасына кереп югала иделәр. Бәлки, алар гадәти табигый юллар үтеп, көз көне янә шушы басуга әйләнеп кайтырлар. Бәлки, сизгер маллар аларны төкереп ташлар?..
Офыктагы алсу шәфәкъ шәрә кыз баланы үзе төсле күлмәккә киендерде...
Шулчак ак байтал кешнәп җибәрде. Кара айгыр аңа җавап кайтарды. Шул мәлдә Байтимернең иреннәре салкын тимер тәме тоеп, ул куырылып килде һәм, сискәнеп, күзләрен ачты: шәфәкь нурлары кызның муенындагы алтынны куе кызыл кан төсенә керткән иде...
Ак байтал, кара айгырны тешләп алды да, үз артыннан елга буена алып төшеп китте. Атлар туйганчы су эчтеләр... Елга буенда шуннан ары табигый дә, гайре табигый дә хәл булмады, чөнки бу вакытта кояш үзе дә урман артына төшеп утырган иде инде...
...Камай Байтимерне Алтын Бәртәскә алып китте, чөнки тегесенең Хөлли каберен кем казыганлыгын бик тә беләсе килә. Байтимернең үзенең дә бу якларга күптән киләсе килеп йөри иде. Кирилл атакай, аның белүенчә, артык мәшәкатьләнмичә генә, берничә гектар җирне чәүкәләр оялаган чиркәүгә беркетеп куйды, урман, елга буендагы кара туфраклы иң уңдырышлы җирләрне! Өстәвенә Алтын Бәртәскә урыс гаиләләре дә кайтып тора дип ишетте. Бу тирәләрдә каладан җәй көннәрендә генә кайтып яшәүчеләр әүвәл дә бар иде, тик аларны ул хуҗалык санына кертми, кыскасы, алар «дачниклар» гына һәм күршедәге Байтамакка аларның зыяннан башка бүтән файдалары юк. Зыяннары исә күбрәк «Кыяр» бригадасына төшә, чөнки байтамаклар анда җәен-кышын яшелчә үстерәләр.
Бу тирәләрдәге җирләр уңдырышлы булса да Байтимер аларга нәфесен сузмады, чөнки хуҗалыкның җире җитмеш гектардан артып китсә, аны файда китерерлек итеп алып бару бу илдә шактый кыен эш. Ләкин, аның җирләренә кызыккан кебек, бу яктагы басуларга да күз кыздыручылар күп, чөнки арзан бәядән генә сатып алып, соңыннан шунда йә йортлар салып яисә бәяләрен 78 биш-алты тапкыр арттырып сатып җибәрү өчен иде. Шуңа күрә Байтимер монда элеккеге урыс авылын торгызырга һәм җирнең әрәм-шәрәм ителмәвен тели, бик тә тели. Чиркәүгә ремонт ясыйм дип Кирилл атакайга вәгьдә итте ул һәм вәгьдәсендә торачак та. Чиркәве
ГАРАСАТ
77
булса, авыл халкы да иманлы булыр, ә күршеләрнең иманлы булуы бик мөһим иде.
Теге чакта печән кибәне төбендә очрашканнан соң Марфа белән бүтән күрешкәннәре булмады. Ул очраклы рәвештә авылда кызны очратудан куркып, Камайны рульгә утыртты да үзе артка чүмәште.
— Байтимер абый, син юкка Кирилл атакайның чиркәвенә ярдәм итәм дип йөрисең! Аның алтыннары бер сандык дип сөйлиләр! — диде Камай авылга килеп кергәч.
— Сөйлиләрдер анысы... — дип куйды Байтимер, әмма сүзе шунда өзелеп калды, хәтта ул телен тешли язды, урамнан Абрек Хөллиевкә охшаган бер кеше атлый иде.
— Әйдә, тиз! Шуның артыннан! — дип боерды хуҗа һәм машина әлеге кеше турысына якынлашуга, ишекне ачып аңа дәште:
— Туктале! Сүз бар!
Байтимер килә башлагач, әлеге адәм, башын якасы эченә яшереп, тиз генә качып китәргә теләде, ләкин Байтимер аның арткы чабуыннан эләктереп калырга өлгерде. Аны таныгач, икесенең дә өннәре китте:
— Варис!?? Нишләп йөрисең монда?!! Машина кайда? Сине атна буе полиция эзли бит инде!
— Җибәрегез! — дип кычкырды тегесе үрсәләнеп.— Җибәрегез! Мин Варис түгел! Мин Әл-Рәхим-Иуда!
— Әй син, Иуда! Кайдан табып алдың Абрек Хөллиев киемнәрен?
Варис әче тавыш белән: «Коткарыгыз!» — дип кычкырып җибәрде, Абрек Хөллиев йортының капкасы ачылып, аннан сакаллы биш-алты кеше чыктылар да автоматтан атарга керештеләр. Байтимер Варисны җибәрде. Машина чиркәүгә таба ыргылды, шуның артыннан ук ату тавышлары да тынды.
Байтимер белән Камай икесе дә агарып катканнар иде, байтак вакыт сүз әйтә алмыйча тордылар.
— Кемнәр булды ул, Камай? — дип сорады бераздан Байтимер хәрәкәтсез утырган юлдашыннан.
— Иудалар! — диде тегесе. Прокуратора ОМОН белән килеп тикшереп карады инде аларны, бернинди гаеп тапмаганнар, беләсеңме?
— Белми идем...
— Башлыклары Мәскәү түрәләре белән турыдан-туры элемтәдә тора ди. Хәер, монысы имеш-мимеш кенә, ышандырмый.
— Киттек Кирилл атакай янына! — дип боерды Байтимер. — Чиркәүгә ярдәм итмә дисең син! Хәлемнән килсә, бу кабахәтләрне юкка чыгару өчен ун чиркәү салдырыр идем әле мин монда! Секта бит болар! Христианга да, исламга да каршы алар!
— Аның каравы ике дин байрагы астында эш итәләр!
— Төкердем мин аларның байракларына! Киттек!
Машинаны Кириллның капка төбенә туктатып, ишегалдына үттеләр һәм өй эчендә ниндидер тавышлар ишетелгәч, икесе дә шым булдылар.
О, Всеблагий Господи, я знаю, что великое счастье мое зависит от того, чтобы я Тебя любила всею душею и всем сердцем моим, и чтобы исполняла во всем святую волю Твою. Управляй же Сам, о Боже мой, душею моею и наполняй сердце мое: я хочу угождать Тебе Одному, ибо Ты Создатель и Бог мой.
Камай Байтимерне урамга таба тартты, ләкин тегесе «юк» дип баш айкады да, алар атлар-атламас кына өй ишегенә таба киттеләр.
— Нигә куркып калдың? Киресенчә, сөенергә генә кирәк. Күрдең бит теге иудаларны, — дип пышылдады Байтимер. Өй эченнән һаман дога укыган тавышлар ишетелеп тора иде: Святый Ангеле, предстояй окаянней моей души и страстней моей жизни, не остави мене грешнаго, ниже отступи от мене за невоздержание мое.
Не даждь места лукавому демону обладати мною, насильством смертнаго сего телесе; укрепи бедствующую и худую мою руку и настави мя на путь спасения...
Кирилл атакай үз каршысына ике хатын-кызны утыртып дога көйли. Хатыннар
ЗИННУР ХӨСНИЯР
78
икесе дә кара күлмәктән-яулыктан, кулларында иконалар иде. Камай каты итеп Байтимернең жңңеннән тартты. Тегесе ирексездән аның артыннан ияреп өйалдына чыкты.
— Киттек, — дип пышылдады Камай һәм жил-жил атлап капкага таба китте. Әлегә берни аңламаган Байтимер дә теләр-теләмәс кенә аның артыннан иярде. Машинага утыргач кына Камай телгә килде:
— Хатыннарның берсен таныдыңмы? — дип сорады ул Байтимердән.
— Икесе дә таныш шикелле тоелды.
— Әйе, берсе Екатерина, попка кияүгә чыккан дип сөйлиләр, ә тегесе... Беләсеңме, кем иде? Марфа!
— Үзем дә таныдым, — дип куйды аңа каршы Байтимер. Машина янә, юллары шуннан булганлыктан «иудалар» оялаган элеккеге Хөллиев коттеджына якынлашкан иде. Әйләнечтән юл туры дисәләр дә, бу тирәләрне әйләнечтән дә узып булмый, бердәнбер юл бары баягы шомлы коттедж яныннан уза. Шул яктан тимер тавыш белән укыган сүзләр ишетелде. «Молитва о спасени России» иде бу.
Господи Иисусе Христе, Боже наш! Прими от нас, недостойных рабов Твоих, усердное моление сие и, простив нам все согрешения наши, помяни всех врагов наших, ненавидящих и обидящих нас, и не воздав им по делам их, но по веле Твоей милости, обрати их неверных ко правоверию и благочестию, верных же во еже уклонивших от зла и творит благое...
Камай инде алгы утыргычка чүмәшкән Байтимер ягына борылды да:
— Карале! Бу кабахәтләр нинди дога-молитва укыйлар бит, ә! — дип куйды.
— Нинди?
— «Молитва о спасении России!..» дип атала.
— Су эч, Камалетдин! — диде Байтимер. Тегесе кулына шешәле су алды һәм үзе йотып куйганнан соң Байтимергә сузды:
— Син дә эчеп куй, Байтимер Байбулатович!
— Безнең егетләрдә ничәләп ау мылтыгы булырга мөмкин? — дип сорап куйды Байтимер шулчак.
— Ау мылтыгы гына түгел, «калаш» та бар!
— Кит инде! Камай, мин сине вертолетта очарга өйрәтәм әле, яме?
— Юк, мин биеклектән куркам бит, Байтимер абый!
— Син, энем, биеклектән курыкма, бөеклектән курык... Күпләр шулай ычкынды бит... Бөеклек каланчасыннан мәтәлеп төшеп!..
— Мәтәлеп кенә түгел, кадалыплар китеп...
Икесе дә су эчтеләр. Әмма бу юлы Байтамак зиратындагы кабер такталарын кемнәр кубарганын тәки белә алмады егетләр...
Алма
Аю булып тапта, җаным!
Таралып китсен каным!..
Йомычкадай тирбәләм мин, Юк минем туктар ярым.
Ярым да юк, сөйгәнем дә, Өзгәләнә бу җаным.
Сиңа кияүгә чыгармын Әзерлә миңа калым.
Оча җаным, чайкала Диңгез кебек дөньяда.
Туктап кунарлык урын
Табылырмы бу җанга?
Күңлем күбәләк минемдер, Дөньям түгәрәк иде.
Түгәрәк бу дөньяларда Үзем күбәләк инде...
— Иза! Син гений!
ГАРАСАТ
79
— Среди удобрений! — диде Изольда Рафинадовна, гитарасын диван башына сөяп куеп. — Гарәфәнеке бу! Сүзләре аныкы, көен үзем маташтырдым...
— Мин чынлап та!
— Ә мин шаярып кына! Менә моның сүзләре дә үземнеке:
Шаярып кына сөйгән идем, Утында менә көйдем.
Янып бетәм дигәндә
Ярый әле син килдең!..
Бу сиңа багышланган җыр булачак, Харакери!
— Харакери түгел! Хәким!
— Хакимушка! Әйдә, мин синең өстеңә менеп сикерим әле, ә?
— Сикергечеңә зыян килмәсен, яме, Изольда Рафинадовна!
Изольда «пых!» итеп куйды да, караватында аркылы яткан килеш тәгәри- тәгәри көләргә кереште.
— Ну, Хакимушка! Ты мой дорогой! Ә нәрсә ул сикергеч, Хакимушка?
— Скакалка! — диде Хәким җитди генә һәм торып киенә башлады. — Ычкынырга вакыт! Йә Галинның берәр бурзае күреп алыр!
— Күрсен, күрсен, Хакимушка! Курыкма! Мине аерырга курка ул! Беләсеңме мин аннан сколько отсужу?! Сволочь ул! Япь-яшь кызларны боза башлаган!
— Кыз түгел бит инде, яшь килен.
— Да какая разница! Карт айгыр! Уф, Хакимушка! Миңа что-то һава җитми!
— Нава җитәргә! Түбәгезгә кадәр бакырдан бит сезнең!
— Ну, анысы аның против разных излучений гына.
— Барыбер инде...
— Миңа болай һава җитми, Хакимушка! Йәле, тагын, воздух качать ит әле!
Изольда Рафинадовна, Хәкимнең күлмәк итәгеннән эләктереп алып, үзенә таба тартты.
— Насосның мае бетте! — диде Хәким, аның үзе кебек шаяртып һәм, читкә тартылып, киенүен дәвам итте. Аның әлеге җавабыннан соң Изольда янә тәгәрәп көләргә тотынды һәм беркавым шулай онытылып көлгәннән соң, күз яшьләренә буыла-буыла:
— Хакимушка! Как я тебя люблю! Не бросай меня, ладно! — диде.
Не брошу никогда, любимая!
Я только твой, весь твой!
Сердце твое, душа моя твоя,
А где моя, где же моя?!
— О, Хакимушка, ты тоже сочиняешь? Складно!
— Юк ла, болай гына телгә килде.
— Ә минем, беләсеңме, кайчан вдохновение килә, берзаман һава җитми! Бар нәрсәгә аллергия була башлый да...
— Ә син балаларың янына барып кайт. Англиядәме әле алар?
— Алар минем үз балаларым түгел, Хакимушка! Приемный балалар алар... Я жертва оборта! В молодости! Галин он сволочь!
Әле генә гитарада үзе уйнап, матур тавышы белән җырлаган, йә бармак күрсәтсәң дә, тәгәрәп көлгән бу чибәр хатынның кара күзләрендә моң чагылды. Ул Хәкимгә кызганыч булып китте. Хәким Изольда янына караватка утырды һәм тузгыган чәчле башын күкрәгенә кысты:
— Син яшь бит әле, Иза! Үзеңнекеләр дә булыр!
— Юк! Или мин, или Галин үзе бесплодный! — диде хатын, башын Хәкимнең күкрәгеннән алып. — Может миндер, Хакимушка? Чөнки минем бар нәрсәгә дә аллергия! Хәзер инде Галинга да аллергия! О, беләсеңме, Хакимушка, мин «Птицеферма» ачам! Необычную! Не с инкубатором! Әтәчләр белән! Идеяме?! Ооо!
ЗИННУР ХӨСНИЯР
80
Минем мең, миллион үз чебиләрем булачак! Классно? Нәм мощный әтәчләрем!
— Синең аларга да берзаман аллергияң башланмасмы соң?
— Юк, башланмас, Хакимушка! Элек миндә бернинди аллергия юк иде! Хәзер барлык фрукталарга даже аллергия! Бәрәңге генә ашап торасымы соң инде әллә? О, беләсеңме, Хакимушка, син алып килгән теге алманы ашап бетердем бит мин! Бернинди аллергия булмады? Кайсы кибеттән алган идең син аны?
— Кибет алмасы түгел иде ул, Иза. Алма бакчасы каравылчысы бирде аны, Сәхаби дигән бер адәм.
— Таныштыр әле шул каравылчы белән мине, Хакимушка. Ә?
— Таныштырырмын, Иза. Только аңа гашыйк булмаска!
Изольда Рафинадовна янә матур тавышлары белән көләргә кереште.
— Әллә көнләшәсең инде, Хакимушка?
— Көнләшәм, — диде Хәким һәм хатынның битеннән үбеп алды да ишеккә юнәлде.
— Көнләшәсең, димәк, яратасың!? Это здорово, Хакимушка! Миннән бер кешенең дә көнләгәне юк иде моңарчы! Хәтта Галин да! Мине үзенә мөгез куяр дип башына да китерми ул! Чөнки мине бәйдәге бер ана эт дип исәпли!
— Пока, Иза!
— Пока! Пока!..
...Изольда Рафинадовна, нинди генә бай ата кызы һәм олигарх хатыны булмасын, ул барыбер асылда гап-гади хатын-кыз иде. Хәким биргән алманы ашаганнан соң аны алыштырып куйган кебек булды. Хатынның моңарчы күкрәген кысып торган ниндидер билгесез төер эреп юкка чыкты, яшисе килә башлады, моңарчы әлләни мәгьнә чагылмаган күз карашына чаклы үзгәрде, аларны моң басты. Изольда хәзер еш кына гитарасын кулына алып моңлана торган булып ките. Илһамы да әллә кайдан гына килеп тора, ул яраткан шагыйре Гарәфә китабыннан үзенә ошаган берәр шигырь табып ала да әлеге сүзләргә күңеленнән көй эзли һәм иң кызыгы шул: көй бетмәс-төкәнмәс иде.
Мин моңлы бер бала бугай,
Мин бер ялгыз ана бугай.
Язга килеп керде бу күңелем,
Күкрәгемдә
Гөлләр чәчәк ата бугай...
Изольда гитарасын болан мөгезенә элеп куйды да тиз-тиз киенә башлады һәм лифт белән генә гаражга төшеп машинасын кабызды. Кая барасын әле үзе өчен дә аныкламаган хатын, урман артына таба сузылган юлга борылды. Машина үзеннән-үзе башка якка, Байтамакның алма бакчасына таба юнәлде. Алма бакчасы каравылчысы Сәхаби шунда иде. Затлы машинада кәттә хатын килеп туктагач, ул бер дә аптырамады, аны күптән көткән кунагы кебек каршылады. Дөресрәге, соңгы вакытларда күпләп алма сатып алырга килүчеләр күбәйгән иде, ул аны шуларның берсе дип уйлады бугай. Тик әлеге хатын-кызны күрүгә әлеге уеннан кире кайтып, Сәхабинең зур күзләрендә сораулы караш кына эленеп калды. Шулай да итагатьлек өчен:
— Алмага килгәнсеңдер бит инде? — дип сораган булды.
— Алмага! — диде хатын. — Тик миңа машиналап кирәк түгел! Миңа бер генә алма кирәк!
Сәхаби дәшмәде, әүвәл бик озак бу чибәр хатынга карап торганнан соң, карашы күккә юнәлде һәм ул шунда эреп югалды да! Әйе, әйе, бу хәлне Изольда үз күзләре белән күрде, әмма ул бу мәлдә сүз әйтерлек хәлдә түгел, алма бакчасы каравылчысы аны сихерләгән иде.
— Мин сихерче түгел! Мин алма бакчасы каравылчысы! — диде Сәхаби һәм капка янындагы алмагачтан бер алма өзеп алып, таныш булмаган хатынга сузды. — Алма бик файдалы. Ләкин берзаман ул туйдырачак, күп ашасаң, аллергия
ГАРАСАТ
81
башланырга мөмкин...
— Мин алма яратам.
— Алманы бар адәм баласы да ярата. Хәзер аны ашау гаеп түгел инде. Җирдә яшибез бит. Ә жңрдә алма үсә. Кайчандыр ул бер генә алмагач булгандыр, хәзер күп инде.Чөнки адәм балалары да күп хәзер жңрдә...
— Күп, — дип жөпләде аны чибәр хатын.
— Синең чибәрлегеңә күз тигән. Әбелхәят чишмәсе белән битеңне юарга кирәк тә... Тик...
— Тик ул чишмә хәзер юк инде, әйеме?
— Бар ул, үпкәләгән генә...
— Чишмә суы үпкәли беләме?
— Су жанлы ул!.. Алмада да су күп. Алма аша.
— Рәхмәт, Сәхаби!
— Чишмә суы белән битеңне юарсың...
— Юармын, Сәхаби!.. Тагын бер алма алыймчы! Иремә...
— Галин алма яратмый бит ул, теше камаша.
— Ә син аңа иң ачысын сайлап бир, ачы алма тешне камаштырмый, чөнки аны күп ашап булмый. Үтен сытса, шул җитә.
— Үтеңне сытарлык ачы алмалар да бар монда. Менә монысын ал!
Изольда кире өенә таба кузгалды. Галин да кайтып кергән, хезмәтчегә төрек мунчасын кабызып җибәрергә әмер биреп тора иде. Изольда аңа баягы алманы сузды:
— Сиңа бу, берәү генә! — диде хатын. Галин алманы кулына алды да тешләп куйды. Алма бик баллы иде, ул елмаеп башын кагып куйды һәм:
— Мондый тәмле алма ашаган юк иде әле! — диде.
— Галин, әйдә мин тавык фермасы ачып җибәрим әле!
— Син? Тавык фермасы?
— Әйе, тавык фермасы. Тик бройлер түгел. Гап-гади әтәчләр белән.
— Хәзер гади булмаган әтәчләр дә күп анысы. Карале, Иза, шәп идея бит бу! Химикат белән симергән тавык итеннән туйган бит инде халык! Деликатес булачак андый тавыклар салган күкәйләр дә!
— Только исем кирәк, шәп исем. Мин бер исем таптым, сиңа ошаса инде?
— Йә, йә, Иза?
— «Галин күкәйләре»!
Аның әлеге сүзеннән Мәннәви сыгылып төште һәм беркавым тынычланганнан соң:
— Иза! Син — гений! Әйдә, «Галин» дип түгел, «Галия күкәйләре» дип атыйбыз тавык фермасын! Беләсеңме, безнең әни күп итеп тавык асрый иде, шул күкәйләрне Сабантуйга берәр ай кала эчкән көрәшче һәрвакыт батыр кала торган иде. «Галия күкәйләре» дигән даны чыкты шуннан соң. Әни тавыкларына үзе белгән әллә нинди дару үләннәре генә ашата иде. Әтәче дә особый була торган иде! Особый дип... гел яшь әтәчләр. Чөнки әтинең әтәч кычкырганны җене сөйми, шуңа күрә ул атнага бер мәртәбә утын пүләне бәреп аякларын сындыра да, әни, каргана-каргана, тагын яңа яшь әтәч табып кайта торган иде!
Изольда дәшмәде, ул баядан бирле иренә аптырап карап тора иде: «Нәрсә булган бу Мәннәвигә? Алыштырып куйган кебек бит?»
— Ну, алмасы шәп, Иза! Кайсы кибеттән алдың?
— Кибетнеке түгел ул! Байтамакта алма бакчасы бар. Шунда үскән алма.
Галин дәшмәде. Өстәлдән коньяк шешәсе алып, тустаганга эчемлек агызды. Тик, иснәп карады да, кире куйды һәм янә хатынына күтәрелеп карап:
— Иза, мин мунча ягарга куштым. Әйдә, гәүдәләрне язабыз бераз! — диде.
— Гөнаһларны юабыз диген.
— Гөнаһлары да юылыр инде шунда бергә.
— Әйдә, — диде хатын һәм, үзенең «коренной» җырын көйли-көйли, бүлмәсенә
ЗИННУР ХӨСНИЯР
82
кереп китте. Әлеге җырны Мәннәви Мансарович та исендә калдырган иде, ул да бер-ике куплетын шыңшыды:
Булмагач син, утлар сүнде.
Бары төтен керә күзгә...
Кышларымны җәй иттең син,
Мин яз идем сары көздә.
Ялкын сүнде, очкын калды —
Күзгә керә бары төтен.
Югалтканны табармын күк,
Ташлап китмә, өметем!..
Җырның авторы сәер фамилияле, берәр гарәп яки фарсы шагыйре микән: Изольда аны икенче иҗеккә басым белән «Гарәфә» дип үзенчә әйтә.
Галин мунчадан соң, машинасына утырып, каядыр китеп барды,гадәттә үзе белән тән сакчыларын да ияртә торган иде, бу юлы руль артына да үзе утырды.
— «Странно...» — дип калды аның артыннан хатыны.
Бер караганда, Галинның бу гамәлендә әлләни гаҗәп нәрсә юк иде, руль артына үзе утырса да, Бурзайга икенче машина белән ияреп барырга кушты ул.
Изольдә биргән алма Мәннәвинең күңелен ачып җибәрде. Моңарчы дөнья мәшәкатьләреннән арына алмаган Мәннәви Мансарович Галин кинәт иркенәеп, бушанып калгандай булды. Күңел ачылу исә аның өчен гадәти күренеш яки халәт кенә түгел, бу олуг һәм зур вакыйга иде. Чөнки бик нык үзгәрә, бөтенләй алыштырып куйган сыман булалар аны андый вакытларда. Ә андый вакытлар, кызганычка каршы, сирәк була, хәтта юк дәрәҗәсендә иде соңгы елларда. Ул хәтерләгән беренче җилпенү күптән түгел теге яшь килен белән очрашкач булды, менә хәзер тагын кабатлана шул хәле. «Бүген үк яңа мәктәп төзелешен башларга кирәк!» — дип уйлады Мәннәви эченнән. Һе, кызык... Яшь килен белән очрашкач, сәерләнде җаны, хәзер менә хатыны кулына алма тоттыргач? Нигә булыр бу? Әллә бөтен сәбәп хатын-кыздамы? Әнә шул сорауга җавап эзләп чыгып китүе иде Мәннәвинең. Машина юлы туп-туры алма бакчасы капкасы янына алып килеп чыкты. Моңарчы күргәне булмаса да, каравылчыны ул шундук танып алды, әйтерсең, күптәнге танышлар, хәтта дуслар шикелле.
— Менә юл уңаеннан сугылдым әле. Быел алма бик уңган диләр, — дип сүз башлады ул.
— Алма кызыгырлык җимеш, — диде Сәхаби үзенең мәгьнәви иреннәре белән.
— Кая, сыйлыйсыңмы соң?
Сәхаби капка янындагы алмагачтан бер алма өзеп алды һәм аны кунакка сузды:
— Мә!
— Берне генә бирәсеңмени?
— Әнә бит, — диде Сәхаби, — аргы очка төртеп күрсәтеп. — Бурзаең агачы- ние белән умырып ята теге башта.
Мәгьнәвигә үз гомерендә беренче тапкыр уңайсыз булып китте, ул кесә телефонын алып, төймәсенә басты һәм боерулы тавыш белән:
— Бурзай! Анаңны сатыйм! Туктат хәзер үк мародерстваңны! — диде.
— Ярар, тыйма инде. Сезнең урлап ашамасагыз тамагыгыз туймый бит, — диде Сәхаби тыныч тавыш белән. Сүзләр ябышмасын сизгән Мәннәви аның бу ачулы сүзләреннән соң машинасына таба борылды һәм утыруга шатырдатып кулындагы алманы тешләп алды. Алма суы бар тәне буйлап таралып, ул рәхәтлек дөньясына чумды.
Бу аның хәтерен ачып җибәрде: йомгагы сүтелә башлап, ул Мәннәвинең яшьлегенә таба тәгәрәде. Ә яшьлеге кайнар иде Мәннәвинең. Гомер дисбесенә илле дистәне җыйганнан соң ул давыллы елларның хатирәсе тагын да якынрак кебек,
ГАРАСАТ
83
моңарчы гел алга карап кына яшәргә өйрәнгән адәм баласы, аз гына тукталып торып, хатирәләрен яңартып алучан; вакыт узган саен әлеге истәлек- хатирәләр үткәннең көзгесендә тагын да ачыграк булып шәйләнә. Кызганыч, Мәннәви Җәмил хәзрәт белән таныш түгел, югыйсә, аның: «Алла рәхмәте белән адәм баласының хәтер дигән могҗизасы аны гомере буе озата барып, күпмедер мәгьлүм яшькә җиткәч, аңа бала акылы ук кире кайта; кем генә булмасын, ул кем дигәнең ни генә кылмасын, ул барыбер үз кавеменең иманы яссылыгындагы юлдан барыр, муенына чорналган гамәл дәфтәреннән котыла алмас. Хәтерне яңарту ул иманны яңарту белән бер. Бу могҗиза Аллаһы Тәгаләдән» — дигән сүзләрен ишетер иде, Байтимер белән якыннан аралашып, аның галәмдәге кичерешләрен белә алыр һәм, бәлки, байлыгын галәмгә турист булып бару өчен сарыф итәр дә, җирдә тапкан малына шул югарылыктан карап, фикер йөртер иде... Әлегә хатирәләр генә. Аның әтисе гомер буе сарык көтүе көтте. Гомумән, нәселләрендә барысы да урта-кул хезмәт кешеләре, югары уку йортларында белем алучылардан Мәннәви беренчесе иде. Мәктәп тәмамлагач, укырга керә алмады ул, армиягә алып киттеләр. Анда десантчылар полкында хезмәт итте. Мәннәви шул чакта әтисе сарык көтүе көтеп йөргән җир өстен болытлар биеклегеннән күрә алды. Парашют белән һавада йөзгәндә тирә-юнь уч төбендәгедәй күренә, моңарчы авыл белән авыл, авыл белән шәһәр арасын, урамдагы тыкрыклардан китә алмаган егеткә югарыда алган тәэсирләре гаҗәеп булып тоелды. Ул күк карашы югарылыгында миллионлаган сарыклар утлап йөрергә мөмкин булган зур җирләр күрде. Дөньяның зур һәм киң икәнлеген тойды шулчак егет. Аның һәрчак шул биеклектә каласы килү теләге уянды!.. Армия вакыты тәмамланыр алдыннан әлеге хис отыры көчәя генә барды. Ике елга якын солдат шулпасын чөмергәннән соң армия хезмәте шактый җиңеләйгән, тормыш иркенәйгән вакытлар иде бу. Парашюттан сикергәндә кабынган теләк (иптәшләренең дә һәммәсе диярлек шундый хис кичерә иде) казарма эчләренә, койма белән әйләндереп алынган полк коймаларына гына сыймый иде инде.
Хезмәтендә аны бик яраттылар. Ул аеруча взвод командиры капитан Михайлов белән дуслашты. Михайловны бүген-иртәгә бригаданың башка ротасына командир итеп билгеләргә тиешләр. Ләкин шул вакыт нәкь аның взводыннан ике автомат юкка чыкты! Бу коточкыч вакыйга, бу әйтеп-аңлатып биреп булмаслык гадәттән тыш хәл («ЧП») иде. Кая ул рота командиры булу турында хыяллану, моннан соң Михайловны армиядән үк сөрергә мөмкиннәр иде. Әлеге гадәттән тыш хәл хакындагы хәбәрне, моның өчен үзенең дә башы киселәсен чамалаган рота командиры Клименков, бер-ике көн генә рота эченнән чыгармаска җан тартышты.
Автоматларны Мәннәви урлады. Капитан Михайловның үзе яшәгән хәрби шәһәрчектә сөяркәсе бар иде. Беркөнне Мәннәвине ул үзе белән ияртте. Мәннәви әүвәл капитанның мондый гамәленә аптыраган иде, соңыннан ачыкланды: сөяркәнең дәрте ташып торган туганнан туган сеңлесе бар икән, шуңа иптәш кирәк булып чыккан да, капитан инде армия вакытын тутырырга озак калмаган сержантны шуның белән таныштырды. Любаның сеңлесе Люда бик чибәр яшь марҗа иде. Ул беренче күрүдә, гашыйк булып, егеткә капланды. Кичләрен, рота командиры кайтып киткәч, алар капитан белән икәүләшеп уҗымга йөрделәр. Тора-бара Мәннәвине Людага өйләндерү турында сүзләр чыга башлады, моның өчен нигез дә бар икән, кызларның бабалары сугыш вакытында монда украин кызына өйләнеп калган Казан татары булып чыкты. Люданы Мәннәвигә, күрәсең, шул татар каны тарта иде. Алар башта дүртәүләшеп Любаның бер бүлмәле фатирында кәеф-сафа корып утыралар, соңыннан Люда егетне аулакка, абыйсының буш фатирына алып китә иде. Беркөнне Люданың шул абыйсы кайтып керде, Люда аны булачак киявем дип таныштырды. Прапорщикка булачак кияүнең Казан татары булуы бик ошады, алар дуслашып киттеләр.
Кавказда халык уяна башлаган вакытлар иде бу. Прапорщик шунда командировкада булып кайткан икән. Ул аңа беркөнне эшлекле тәкьдим ясады: дембелгә җыенган егеткә зур акчалар эшләү мөмкинлеге бар икән! Вакыты җиткәч,
ЗИННУР ХӨСНИЯР
84
үзем әйтермен диде. Әлеге вакыт озакка сузылмады тагын, прапорщик серне чиште: ротадан калашников автоматлары урларга кирәк икән. Зур акчаларга! Кавказдагы боевикларга җибәрү өчен! Акчасы-акчасы, әлбәттә, шәп нәрсә! Тик анда Мәннәвинең мөселман туганнары азатлык өчен көрәшкә күтәрелгәннәр икән! Шуларга ярдәм итәргә кирәк! Өстәвенә прапорщикның бабасы да мөселман кавеменнән бит әле!.. Аның тамырларында да бабасы каны уйный!
Ул акчалар белән «гражданкада» нәрсәләр эшләп булачагын Мәннәвигә исәпләп тә бирделәр: Киевның үзендә яки Казанда бер бүлмәле фатир алырга мөмкин һәм кооператив ачарга була икән! Заманалар башка бит хәзер: форсаттан файдаланып калырга кирәк!.. Рәсәй халкында урлау (төркемнәр арасында канлы бәрелешләр, дәүләт малын бүлешүләрнең нәкь башланган вакыты. Казармадагы телевизор көне буе автоматлар күтәреп йөргән башкисәрләрне күрсәтеп тора) психологиясенең чәчәк ата башлаган еллары иде бу! Әлеге гамәлнең ахыры хакында Мәннәви уйлап та карамады, чөнки тиздән өйгә кайтасы, укырга керә алмаса, кая бара да, ни эшли! Әтисе кебек көтү көтеп йөрмәячәген, әлбәттә, егет үзе өчен күптән тәгаенләгән иде!..
Моннан бер ай элек кенә, «картлачларның» мыскыл итүенә түзә алмаган бер хохол малае автоматы белән урманга качты. Аны бер атнадан тотып алдылар алуын. Бу вакыйга армиядә дә хаос башланганын хәбәр итә иде.
Бер атнадан аларның бригадасы зур хәрби уенда катнашырга тиеш. Рәсәй президенты Ельцин үзе киләчәк икән! Әлеге уенга әзерләнү ыгы-зыгысы башланды. Рота урмандагы полигонга күчте. Шул вакытта сержант Галиев ике урынына дүрт автомат һәм бер тартма «лимонка» гранаталары урлап, урманга яшерде. Рота командиры нишләргә белмичә ут йотып йөргәндә, әлеге хәл штабка барып ирешкәнче, коралларны бик ерак яшереп өлгерделәр. Прапорщикның планы алдан уйланган иде. Ләкин моның белән генә эш бетмәде әле, хәбәр штабка барып җитүгә, чынлап торып эзләүләр башланачак һәм Галинның да, прапорщикның да эзенә төшәргә мөмкиннәр. Прапорщикның бу нисбәттән дә планы булган икән. «Ротада син күралмаган берәр солдат бармы?» — дип сорады ул беркөнне сержанттан. Андый кеше бар иде, әлбәттә, ул буйга ике метрлы украин малае Павловский фамилияле сержант. Павловский рота командирының «стукачы» иде. Галиевнең төнлә хәрби шәһәрчектә кунып калганын рота командирына ул сатты. Ротный исә аңа, үз чиратында, дембелгә иң актыккы кеше булып китәсең дип, янады. «Дембел» вакытының бер көнгә генә сузылуы да өенә кайтып китәргә әзерләнгән солдат өчен иң зур, иң авыр җәза иде!..
Ул көнне сержант Галиев рота буенча кизү торды. Мәннәви, прапорщик өйрәткәнчә, аягы гөмбәләп, уенга бармыйча палаткада аунап яткан Павловскийны полкка җибәрде. Янәсе, аны тиз арада рота командиры чакырткан! Кичке якта сазлыкта «стукач» хохолның пилоткасын гына табып алдылар, шуннан ерак түгел урланган автоматларның берсе табылды, анда сазлыкта һәлак булучының бармак эзләре калган иде. Шуның артыннан ук калган кораллар белән сержант Павловский сазлык төбенә китеп барган дигән хәбәр дә таралды. Рота командирын эшеннән алдылар, шуннан соң, уен вакытында взводының яхшы күрсәткечләре өчен, Михайловны үзенең ротасына командир итеп билгеләделәр...
Мәннәви Киевта калмады, Людага, фатир сатып алгач, сине дә килеп алырмын дигән вәгьдәләрен калдырып, Казанына кайтып китте. Казанда акчалы егет өчен яңа тормыш башланды. Беренче эш итеп ул, әлбәттә, бер бүлмәле фатир юнәтте, аннан соң финанс-икьтисад институтына читтән торып укырга керде (әлбәттә, акча төртеп!.) һәм әтисенең бертуган абыйсының малае Юлбарыс белән «НОРД» дигән кооператив ачып җибәрделәр. Аннан ун яшькә өлкәнрәк Юлбарыс таксист булып эшли, үз вакытында бер зур түрәне дә йөрткән шактый шома адәм иде. Эшләр җайлангач, Украина да, Люда да онытылды. Берничә айдан прапорщик суккан: «Ты нас кинул!» — дигән телеграммадан башка, Украина ягыннан бүтән җилләр исмәде. Мәннәви фамилиясен алыштырды.
Мәннәви армиядән кайткач, десант формасын тиз генә салмады, шуның белән
ГАРАСАТ
85
укырга барып керде һәм әле тагын өч атналап киеп йөрде. Көтүче Мансарның малаена әлеге кием килешә иде килешүен, тик, әүвәл малаеның күкрәгенә ялтыравыклы калайлар тагып кайтуына сөенгән Мансар абзый, аның киемен алыштырмавына үзе үк көенә башлады. Эчтән калтырасалар да, тыштан «ялтырарга» тырышу аларның нәселендә бар иде. Мансар абый яшь чакта үзенең «Мансур» исемен кешедән аерылып торасы килеп «Мансар»га үзгәрттерде, абыйсының малаена дөньяда булмаган ят исем «Юлбарыс» дип куштылар. Тик ни генә кылансаң да, язмышың койрыгы көтү көткән чыбыркың кебек гомерең буе артыңнан сөйрәлеп барыр, ди. Мансар абзый, көтү көтүен инде күптән ташлап, яшелчә бакчасында каравылчы булып урнашса да, ул авыл халкы өчен барыбер сарык көтүчесе Мансур булып калды.
Ул елларда авыл халкы күпләп сарык-кәҗә асрый иде бу якларда. Сарык йоны оекбаш, бияләй, киез итек кебек салкын кыш өчен бик кирәкле кул-аяк киемнәре бәйләргә бик яхшы (ите дә ярап куя!) булса, кәҗә мамыгы шәл өчен үтергән инде! Бу төбәктә «көтүче ашату» дигән гадәт-тәртип бар. Көтүче ашату үзенә күрә бер җаваплы эш булып тора: ул көнне өйдә өчпочмак, пәрәмәч кебек тәмле ризыклар пешә, иртән дә сарык көтүчесе, чираттан берәрсенә кереп, көтүгә тамагын туйдырып чыгып китә. Мич ашлары, гадәттә, төш вакытына өлгерә, аннан соң аны, суынмасын дип, ашъяулыкка һәйбәтләп төреп, болынга көтүчеләргә илтәсе. Ул көнне гаиләдә бәйрәм! Бигрәк тә малайларга: көтүчегә әбәд илткәндә болында рәхәтләнеп бер чыбыркы шартлатсаң, өстәвенә сыйланырга да җае чыгачак — ашъяулыкта сиңа дигән берәр өчпочмак яки пәрәмәч тәгаенләнгән була! Җиләк вакыты булса, кайтканда рәхәтләнеп җир җиләге, йә урман кырыенда каен җиләге белән сыйланасың! Көтүчеләр үләнгә кырын ятып, тамак ялгаган чагында Ашкын суында чумып чыгуың үзе генә дә ни тора!.. Мондый бәйрәм исә көтүчегә җәй буе, көн саен! Көн дә мич ашлары гына ашап тора бит алар! Аллай, кадерле кешеләр! Мансар ага авылда менә шундый кадерле кешеләрнең берсе иде. Тик шунысы гаҗәп: көн дә бәйрәм, көн дә туй дигәндәй, җәй буе шундый хасияттә яшәсәләр дә, көтүче булырга атлыгып торган кеше булмый торган иде авылда! Берән-сәрән генә алар!.. Әле өстәвенә сарык яки кәҗәләрнең баш саны буенча һәр хуҗалыктан көзен бәрәңге җыеп чыгасың бит! Үзеңә бәрәңге утыртып, җәй буе эт эчәгесе чүпләп азапланасы да юк. Печән-саламын — әгәр җүнле колхоз булса, — мир көтүен көткәне өчен көтүчегә колхоз рәисе бирә торган иде! Һәр хуҗалыктан сарык башы буенча җыелган игене генә ни тора! Менә шул: гади сарык көтүчесе генә иде Мансур — Мансар абыең, тик авылда иң кадерле кешеләрнең берсе иде. Салырга яратты ул, тик «кыек баш»тан азып-тузып йөрмәде. Салу кизүе башланган атналарда ул чираттагы хуҗалыкта ашап тормады, иртән, көтү куар алдыннан шул тиешле йортына кереп, тамак ялгыйсы урынга берәр чүмеч әче бал гына чөмереп чыга да аннан соң өйләгә чаклы шул кәеф белән чыбыркы шартлата, төш вакытында чираты үзендә булган хуҗабикә янә берәр банка әче бал кыстырып килә, кабымлыкка булары чыгып торган пәрәмәч.
Малаеның да мулла кушкан исеме Мәннән иде, авылның аргы очында тагын бер малай туып, аңа да Мәннән кушканнан соң, ата кеше малайның исемен авыл советына үзе барып «Мәннәви»гә үзгәртеп кайтты. Дөресрәге, ул аның койрыгына «бәй» дигән койрык кына өстәтмәкче иде, җиде класс кына тәмамлаган сәркатип хатын «Мәннәви» дип ялгыш яздымы, әллә махсус шулай (ул чакта «Вий» дип аталган пәри турындагы кино бик популяр иде, бәлки, шуның шаукымыннан айнып җитә алмаган булгандыр апаң?) эшләдеме, анысы — караңгы.
«Көтүче малае» булу аның артыннан көтүче чыбыркысы кебек бертуктаусыз өстерәлеп йөрде. Югыйсә, көтүче алар ягында дәрәҗәле һөнәр иде, чөнки көтүче бурга теләүчеләр булмаганлыктан, аның урыны түрдә, исеме хөрмәт белән телгә алына иде.
Атасын да, аның чыбыркысын да яратмады Мәннәви. Хурланды. Яшүсмер чагында кызлар янына якын килә алмады, гүя аны «көтүче малае» дип мыскыл итәрләр кебек тоелды. Һәрхәлдә алай дип берәү дә мыскыл итәргә уйламаса да, Мәннәви моны үзе уйлап чыгарды бугай. Гомере буе «көтүче малае» дигән исемнән
ЗИННУР ХӨСНИЯР
86
котылырга хыялланды ул. Кооператив оештырып, хәлләнә башлагач исә авыл белән дә, ата-анасы белән дә араны өзде, дөресрәге кунакка да алмады, үзе дә кайтып йөрмәде. Мансар агай, аптыраганнан, көтүен ташлап, яшелчә бригадасына эшкә дә урнашып карады. Тик малай «йомшармады».
Өйләнер алдыннан барыбер әти-әнидән качып булмый иде, туганы Юлбарыс Мансар агайны гаиләсе белән шәһәр янындагы бер бистәгә күчерде, Мәннәви акчасына ике катлы коттедж салдылар һәм алай гына да түгел, инде пенсия яшенә җиткән Мансар агайны шул бистәнең советына эшкә керттеләр. Укый- яза белмәгән, кул урынына тамга гына куя белгән Мансар агаебыз беркавымнан зур түрә булып китте. Хәер, Рәсәй илендә түрә булу өчен талант һәм гыйлем әлләни кирәкми дә инде. Терәгең генә яхшы булсын!..
Көннәрнең берсендә десант киемнәрен салырга өлгермәгән Мәннәви Әтнә автобусында Казанга барырга чыкты. Ул көнне Дөбьязның үз автобусы нигәдер йөрми иде, аларны стансыдан Әтнә автобусы алып китте. Автобуста кеше күп түгел, берзаман ыспай киемле десантчы янына, иптәшләреннән аерылып, Әтнә кызы күчеп утырды. Кыз бик чибәр булу өстенә, үтә дә чая булып чыкты, үзе янына килеп утырды, үзе сүз башлап сөйләштерергә кереште. Мәннәви дә рәхәтләнеп сөйләште аның белән һәм автобус Дәрвишләр бистәсенә якынлашканда ул Тәнзилә исемле әлеге шаян матуркайга гашыйк булып та өлгергән иде. Кызның тулай торакка абыйсы янына барышы икән, медицина институтының икенче курс студенты, хәзер авылында каникулда. Мәннәви аны Калинин урамындагы тулай торакка кадәр озата барды. Ишек төбендә Тәнзиләне берничә иптәш егете белән абыйсы каршы алды, алар адресларын алышырга гына өлгереп калдылар.
Яшьлек үзе гүзәл шул! Үзе дә укырга кергәч, Тәнзиләне эзләп тапты Мәннәви. Әтнә кызы егетне башы-аягы белән сихерләп өлгергән иде. Коңгырт күзле, уртача буйлы, матур тавышлы бу кыз гүзәлләрнең гүзәле булу өстенә, бик итагатьле-әдәпле кыз да. Баштарак егет аның кулын да тота алмады. Кыз үзе төрекөмеш кебек хәрәкәтчән, тиктормас, ләкин икесе генә ялгыз калып, аңа якын ук килгән егетнең сулыш алулары ешая башлагач, ул капылт югалып кала, җиргә сеңеп, бөтенләй юкка чыккандай була. Кыз үзе дә ярата иде бугай Мәннәвине. Берзаман алар бер-берсеннән башка тора алмас булдылар.
Тик дөнья дигәнең шулчак бик тиз генә башка сукмактан тәгәрәтеп алып китте. Юлбарыс абыйсы аны элек үзе йөрткән бер түрәнең кызы белән таныштырды, таныштырып кына калмады, хәтта димләде дә. Бу түрә абзыйның ихтыяры иде. Чөнки аның бердәнбер сөекле кызы, атасының сүзен тыңламыйча, көйләр язып сәхнәдә җырлап йөрергә кереште. Өстәвенә ниндидер бер мактанчык һәм җилбәзәк артист калдыгы белән дә әвәрә килә башлаган. Яшь «кооперативчы», кызны үзенә каратып, әлеге гамәленнән биздерергә, алар бергәләшеп матур гаилә тормышы төзергә тиеш иде. Менә шуннан бирле алар Изольда Рафинадовна белән матур тормыш төзү эшендә... Ә Тәнзилә гомерлеккә йөрәгендә калды егетнең!.. Төзәлмәс җәрәхәт булып калды, иң-иң көчле бер нур булып, яктылык булып калды. Еллар уза торган саен ул аны ешрак сагына башлады. Ун-унбиш еллап вакыт узгач, ул аны эзләтеп тә карады, тик эзләве ул чакта шулай гына булдымы икән (кияүгә чыгып, фамилиясен үзгәрткән хатын- кызны табу җиңел эш түгелдер инде ул), алар бүтән кавыша алмадылар.
Күрше урам килене Мәннәвинең ялкынлы яшьлеген исенә төшерде. Килен тач аның яшьлегендәге Тәнзиләгә охшаган. Шуңа күрә, икенче тапкыр күрешү алдыннан, Мәннәви Миша Бурзайга аның әнисенең исемен ачыкларга боерды һәм, үз күңеленә килгән фаразларның дөреслеккә чыкмавын теләп, әлеге кыз- хатын белән очрашуны көтте.
Галин абыйсының ире Мансурга кыйммәтле операцияләр ясату өчен зур акчалар түләгәнен белә иде яшь килен. Шуңа күрә Миша Бурзай артыннан, кем әйтмешли, барса да барды, бармаса да барды. Тән сакчысы аша мәгьлүмат алырга өлгергән
ГАРАСАТ
87
Мәннәви Миңлегөл атлы хатынның гүзәл кызын аеруча дулкынлану белән көтте. Шулчак Мәннәвинең башына бер фикер китереп сукты: ул Рәнзиләгә гашыйк булган иде! Аның танышлары-дуслары, әлбәттә, бу мәсьәләдә башкача эш итәләр. Алар әүвәл берәр ышанычлы кеше аша авылыннан кубып киткән яшь һәм саф татар кызы белән танышалар, хатыннарына сиздермичә генә аның белән диңгез буйларына кыйммәтле сәфәргә йөриләр, шул рәвешле дә, башкача да аралашып торалар, «объектны» өйрәнәләр, әгәр кыз күңеленә ятмаса, икенчесенә алыштыралар, мәгәр инде әлеге саф татар кызы җаннарына бик хуш килә икән, хатыннарын аерып, шуңа өйләнүчеләр дә бар. Тик бу гамәлләр, өйләнгәнче, кырык йозак астында саклана һәм, әлбәттә, хатыннары бу кыек эшләр турында белү түгел, хәтта ике ятып бер мәртәбә төшләренә дә кереп карамый. Сәркәтип кызлар белән чуалулар чутка керми, барыбер минем янга кайта ул, дип фаразлый байбикәләр. Хәер, артык көнчеләре сәркатип кызны да эзәрлекли. Түм-түрәләрнең яшәеш рәвеше әнә шул рәвешлерәк бара иде... Шунысы да мәгьлүм булсын: әлеге түрәләр, билгеле, исемнәре ишетелгән кешеләр түгел! Алар телевизор экраннарында ялтырамыйлар, журналистларны якын китермиләр. Ләкин алар, заманында хөкүмәттән арзанлы милек эләктереп калган, хәзер инде бик бай адәмнәр! Галин Юлбарыс абыйсы белән бергә кооператив ачып йөргәндә тегесе авыр сулап әйтеп куя торган иде: «Энем, барып чыгар микән эшебез? «Рожденные ползать летать не умеют!» — диләр бит! Безнең нәсел гомер буе, шул исәптән бабалар да ярлы-ябагай рәтендә йөргән!.» Ләкин шулай дисә дә, алар күңелләрен төшермичә, янә яңа «Наполеон» планнары кора башлыйлар, җиң сызганып эшкә чума торганнар иде. Беркавымнан исә үзләре дә шуны аңладылар: бу илдә чиста эшмәкерлек белән шөгыльләнү гаять кыен мәсьәлә! «Җонлы кулың», әйбәт терәгең булырга тиеш, әгәр дә син берәр «түлле-түрә» шәҗәрә агачында бер нәни яфрак кына булсаң да, моңа шөкер итәсе генә, чөнки эшләрең, нинди каршылыклар булуга да карамастан, барыбер такыр юлдан тәгәрәячәк. Рәсәй тормышының бик ачы һәм кабахәт аксиомасы иде бу! Үз көчләре белән күтәрелгән егетләрнең һәрберсенә һәйкәл куеп чыгарлык лабаса! Ул вакытта Мәннәвинең үҗәтлеге көчле иде. Ул үҗәтлек әле дә бар аның җанында. Бер күрүдә күңелен яулап алган Рәнзинә атлы кыз-хатынны көткәндә йөрәге гөрт-гөрт тибеп, әлеге очрашуны күз алдына китергән Мәннәви чак кына борчылса да, әлеге үҗәтлек барыбер үзенекен итәчәк!..
Изольданы алдагы көндә үк шәһәргә озатты Галин. Үзе югында монда кемнәр килгәнлеген хатыны барыбер беләчәк, аның «разведкасы» да шактый нәтиҗәле эшли иде. Ләкин бу мәсьәлә аны борчымый, аны бу минутларда күбрәк татлы очрашу борчый. Мәннәви өстәлдәге вазага Миша Бурзай Сәхаби бакчасыннан урлаган алмаларны да куярга кушты.
Яшь киленнең күзләрендәге куркуны ул килеп керешкә сизеп алды һәм бу аны шактый каушатты. Дөньяның мөгезеннән тотып торган дәһшәтле Галин үз-үзен танымады, югалып калды, җебеп төште, теле көрмәкләнде, әйтәсе килгән сүзен әйләндереп чыгара алмыйча азапланды. Әүвәл киленнең кайнар, йомшак кулыннан тотты, тегесе карышмады, бары башын түбән иеп күзләрен генә яшерде, аннары, чак кына кыюлык иңә башлаган «кияү егете» яшь бичәнең башын үзенең күкрәгенә куеп, чәченнән килгән хуш исләр дөньясына кереп чумды. Шунда гына теле ачылып китте сыман, ул тыныч тавыш белән:
«Син миңа бик ошыйсың!» — диде. Бу сүзләрдән соң бичәнең гәүдәсе дерт итеп куйды, ул артка тартылды. Ләкин Мәннәвинең көчле куллары аны каты итеп кыскан иде. Көтүче Мансар малае, хәзер инде дөньясының артына тибеп яшәгән Мәннән Галиев үз гомерендә беренче мәртәбә эреп аккандай булды. Чынлыкта исә, әллә аның куенындагы яшь килен шулай эреде, әллә аның тыгыз, ак күкрәкләре арасында Мәннәви үзе югалды. Бу чаклысын икесе дә аңлый алмадылар бугай...
Кыз чыгып киткән чагында да Мәннәвинең үз кыюлыгы кире кайтмаган иде әле. Ул өстәлдән алма алып Рәнзиләгә сузды. Тегесе шундук алманы тешләп алды һәм шуның артыннан ук кычкырып җибәрде: «Әнием!»
ЗИННУР ХӨСНИЯР
88
— Бик ачысы эләктеме әллә? — дип сорады аптыраган Мәннәви. — Әллә әниең Миңлегөл ханымны сагынып куйдың инде? Кирәк булса, хәзер үк машина бирәм, янына барып кайт. Кайда яши ул?
— Хәзер Әтнәдә яшиләр инде, — диде кыз һәм шуның артыннан өстәп куйды: «Тәнзилә исемле ул, паспортында шулай. Тәнзилә. Миңлегөл мулла кушкан исеме. Миңнәре күп булгач... Авылда әле дә шулай дип йөртәләр». Ул шулай диде дә аннары, авызын ачып, аптыраган кыяфәт белән Мәннәвигә карады.Янәсе, минем әнинең исеме нигә кирәк булды әле сиңа, абый кеше?
— Су эч! — диде шулчак кемдер Галинга. Галин су алып эчте һәм кинәт кылкына башлады, сулышы кысылып, буылам дигәндә генә Миша Бурзай каты кулы белән аркасына китереп сукты. Бу вакытта Тәнзиләнең Рәнзилә атлы кызы бүлмәдә юк иде инде...
Ул өстәлдән бер алма алып, бар көченә учына кысты, яшькелтем алманың әчкелтем суы күзләренә чәчрәде һәм битләре буенча агарга кереште... Мәннән Галиев чын күз яшьләре белән елый иде...
Ахыры киләсе санда