ГАМЬ
Беренче кисәк
Сугыш тәмамланганда Рәсим унҗиде яшьлек егет иде. Атасы Сафаны фронтка озаткач, алар, сеңлесе Хамия белән, анасының төп терәге булып калдылар. Рәсим кечкенәдән колхоз эшенә катнашты. Исәя төшкән саен хезмәтнең саллырагын тапшыра тордылар. Күрше Тимәк авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, район үзәгендәге урта мәктәптә укый башлаган иде Рәсим. Ананың берьялгызына тормыш йөген тарту авырая төшкәч, тугызынчыны укып чыгу белән, мәктәпне ташларга уйлады.
— Хаталанасың, улым, укып бетерергә кирәк иде, бер генә ел калды бит,
— диде Фәния, улының нияте белән килешәсе килмичә.
— Сиңа авыр. Сугыш беткәч, уку җае чыгар. Аңа кадәр колхозда эшли торам,
— диде егет, карарыннан чигенергә теләмичә.
— Хәзер берәүгә дә җиңел түгел. Түзәр идек әле... Калган эшкә кар ява, укудан бөтенләй читләшмәсәң ярый ла, — дип ана үзенекен тукыды.
— Әнкәй, кайгырма. Миңа, бәлки, укыган чаклысы да җиткәндер. Хамияне укытырбыз. Аннан хикмәт чыкмасмы әле.
— Чыгуын чыгар... Тик кыз бала — кеше кешесе. Канатлы кош кебек. Вакыты җиттеме — оядан оча да чыгып китә, — диде ана, Хамиянең төп йортта вакытлы гына икәнлегенә ишарәләп.
— Сугыш бетәр, әткәй кайтыр... Ике уйлап тормастан укырга китәрмен. Бәлки, техникумга керермен, — диде Рәсим, анасын юатырга теләп.
— Хәерле булсын... Үзеңә нәрсә кирәген аңларлык яшьтә инде син. Яңадан, җилкәң кызмый башлап, үкенергә калмасын. Искә төшәр — соң булыр, — диде Фәния, үзалдына сөйләнгәндәй, тыныч кына.
— Үкенмәм, әнкәй. Сугыш беткәч, михнәт чигү онытылыр әле. Теләге булганнар, шәт, үз юлларын табар. Мин дә төшеп калмам.
1 Журнал варианты
Әмирҗан МОТАЛЛАПОВ (1934) — прозаик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе. «Яшьлегем кайтавазы», «Бал сатучы Төлке», «Абыну», «Шобага» Һ.б. китаплар авторы. Актанышта яши.
— Амин! Шулай була гына күрсен... Икегезне дә укытасым килә минем. Авылда калып, ат койрыгына карап, гомер үткәрмәссең бит. Сәләтең бар. Укырга тиеш син,
Әмирҗан
Моталлапов
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
4
шуны онытма, — диде ана, соңгы сүзен әйтеп.
Рәсимдә гәп куерту исәбе юк иде.
— Онытмам, әнкәй, — дип, анасы белән килешкәнлеген генә белдерде.
Мәктәпне ташлыйм дигәч, әнкәсе ачуланыр, чарага куймыйча чәкәләшер дип уйлаган иде Рәсим. Аның болай тиз ризалашуына гаҗәпләнебрәк тә куйды.
...Фәния укуга үзе дә хирыс иде. Тормыш авырлыгы аркасында гына җиде сыйныфтан ары китә алмады. Яшәү рәвеше рәтләнер дә укуны дәвам итү мөмкинлеге килеп чыгар дигән өметтән аерыла алмыйча, байтак еллар яшәде Фәния. Ике баласы тугач та ышанычы кимемәгән иде хәтта.
Берәр шәһәр егетенә кияүгә чыгып, ияреп китәргә иде, дип тә хыялланды ул яшь чагында. Анда яшәсә, эшли-эшли уку мөмкинлеге дә чыгар иде, дип уйланды. Зур булмаган Аланбаш авылында колачлы хыяллар белән яшәгән, укырга сәләтле, дәрәҗә яратучы кыз барлыгын белүче шәһәр егетләре генә күренмәде. Сафадан башка берәү дә хатынлыкка алырга тәкъдим ясап сүз катмады... Бер-бер артлы өч бала туды. Тик соңгысының гына гомере кыска булды. Фин сугышы кабынып китәр алдыннан гына биш яшьлек кызларын җирләделәр. Кызамыктан вафат булды сабыйкай. Мондый кайгы бер аларга гына килмәде, шул ук елны авылдан алты баланы җир куенына салдылар...
Сафа теше үтмәстәй планнар корып яшәмәде. Буй җиткергәч, шәһәргә юл тотты. Кайткач өйләнде. Колхозга керделәр. Үзе дә күмәк хуҗалык эшенә чумды. Авылда яшәп, шушында эшләүдән башка чара барлыгын уйлап баш ватмады. Күндәмлеге, гаделлеге өчен аны авылдашлары ихтирам итте. Фин сугышыннан исән-сау урап кайткач, Сафаны икенче бригадага җитәкче итеп сайладылар. Герман сугышына шушы хезмәтеннән китеп барды.
Фронтта да риясыз сугышты Сафа. Канкойгыч бәрелешләрдә күп тапкырлар катнашты, ике тапкыр яраланып, госпитальдә дәваланды. Җәрәхәте артык катлаулы булмаганлыктан, аны кабат фронтка озаттылар. Күптән түгел генә хаты килеп төште. Ул анда:
«Белоруссияне азат итү сугышлары бара. Дошманны озакламый сәүит җиреннән куып чыгарабыз. Тәмам дөмеккәннәрен генә күреп булса иде инде...» — дип язган иде.
Кара төннең кай мәлендә күзен ачса да, Фәния Ходайдан иренә исәнлек бирүне теләп ялвара. Авылдан киткән ирләрнең яртысына «үлде» хәбәре алынды инде. Бөтенесе дә кырылып бетәргә димәгән, кемгәдер кайту фарыздыр бит?!.
***
1942 нче ел башында Аланбаш авылы бер гаиләгә ишәйде. Гаилә зур түгел- түгелен: ана һәм кыз. Сугыш башлангач, Украина якларыннан җибәрелгәннәр. Ульян, Самара, Нижгар өлкәләре аша узып, никтер ул тирәләрдә төпләнмичә, Татарстанга килеп чыкканнар. Сугыш барган җирләрдән күченеп килгән берничә гаилә авылда болай да яши иде инде. Алары хәзер үз кешеләр кебек, халык белән уралышып яшиләр, өлкәннәре колхозда эшли.
Яңа килүче гаиләне дә тарсынмый кабул итте авыл. Эшче көчкә кыргынлык кичергән вакытта бер кешегә артуны да хәтәр зур казанышка санадылар. Әле алар икәү бит, кызы да кул арасына керерлек.
Яңа гаиләне Рәсимнәр күршесендәге ялгыз карчыкка урнаштырдылар. Хатын Софья, ә кыз Оксана атлы иде. Татарчага охшатып, аларның исемнәрен якын кабул иттеләр.
— Суфия дученка, родыгызда татарчуклар юк идеме? — дип иң әүвәл фатир хуҗасы Рәсилә түти кызыксынды.
— Каян беләсең? Бәлки, булгандыр да. Нәсел тамырының очына кем чыгып беткән? — дип җавап кайтарды Софья. Урысча әйтте. Рәсилә түти шулай да төшенде.
ГАМЬ
5
Марҗа халкы белән аралаша алуына сөенеп тә куйды әле. «Бед өйдәшем белән урычча рәхәтләнеп сүләшәбед», — дип күрше хатыннар алдында мактанып та алды.
Өлкәннәр Софьяны «Суфия сеңлем», яшьрәкләр «Суфия апа» дип атап йөрттеләр, кызга «Үксинә» исеме беректе.
Унөч яшьлек Оксана шук һәм тере кыз иде. Әнисенә ияреп колхоз эшенә йөрде. Мәктәптән кайткач, кышкы салкыннарда авыл хатыннары белән басуга кар тотарга, салам эскерте төпләрен көрәргә чыкты.
Авылга килүенә биш-алты ай узуга, Оксана татарча рәхәтләнеп аралаша башлады. Алтынчы сыйныфны украинча тәмамлап килгән кыз, Рәсимнең сеңлесе Хамия белән бер партада утырып, җиденче сыйныфта татарча укый башлады. Тимәк мәктәбенә көн саен барып-кайтып йөрделәр.
Кызны беренче тапкыр күрү белән Рәсим үзе дә аңламаслык халәт кичерде. Телдән әйтү түгел, уйларга оялырлык хисләр биләп алды йөрәген. Бу тойгы аның тынычлыгын югалтты. Оксананы очратканда гына түгел, аның турында уйлый башласа да йөрәге ашкынып тибәргә керешә, хисләреннән үзе оялып, йөзе кызыллыкка күмелә.
Тәүге мәхәббәтнең йөрәк тилертерлек сихерләү көченә ия икәнлеге турында китаплардан укыганы да, өлкәннәр авызыннан ишеткәне дә бар. Нәкъ шундый халәт кичерә Рәсим. Димәк, аның йөрәгендә дә беренче мәхәббәт ялкыны дөрли башлаган!
Мәхәббәтнең көче бу тиклем буладыр дип Рәсимнең уена да керткәне юк иде. Сихерләдеме соң әллә бу украин кызы аны? Тынгылыгын алды, йокысын качырды, тамактан яздырды, уйга батырды — күз алдында үзгәрде егет.
Ана йөрәге улындагы үзгәрешләрне сиземләде. Башта, укуын ташлавына үкенәме әллә, дигән фикердә иде, тора-бара, яшьлек кичерешләре үз башыннан да үткәнгә, улының йөрәгенә сөю дигән садә хис кереп оялавын төшенде ул. Бу тилерүдән берәүнең дә котыла алмавын белгәнлектән, Фәния улының сагышка бату сәбәбен сорап вакланмады. Кирәк тапса, үзе чишелер, дип уйлады.
Нигә төпченсен инде?! Тәүге мәхәббәт кемнәргә килмәгән дә кемнәрдән үтмәгән?! «Бу «чир» ничек килеп кагылса, шулай китеп барыр да», — дип фикер йөртсә дә, Рәсимнең кем өчен янып-көеп йөрүен беләсе килде ананың. «Үзенә тиң микән? Юк-барга төшкән эт гыйшкы төсле генә түгелме? Башын арзанлатып йөрмәсен тагын», — дигән икеләнүләрен ачыклыйсы килә иде Фәниянең. Рәсимнең күзе күршедә яшәгән украин кызы Оксанага төшәр, дигән уй Фәниянең башына барып җитми иде әле...
***
...Фәния гаиләдә бердәнбер кыз иде. Иркә үсте. Кием-салымга мохтаҗлык кичермәде. Бөтү йөрттеләр. Төскә-биткә, буй-сынга да төшеп калганнардан түгел иде. Зәңгәр күзле, соргылт чәчле, нәзек билле, зифа буйлы кыз егетләр күңелендә беренче караштан ук урын алырга лаек иде.
Вакыт үтә торды, әле дә булса сөелүнең тәмен ихлас татымаган чибәр кыз гомер баскычларыннан күтәрелә бирде. Егерме биш яшен каршыларга торганда, ата-анасы бер-бер артлы үлеп китте. Өйдә берьялгызы торып калды Фәния. «Ихата-кураны туздырып, авылдан башны алып олагыргамы әллә?» — дигән фикер дә еш килде аның башына. Тик тәвәккәллеге җитмәде.
Егерменче-утызынчы еллар тирәсендә авылдан-авылга йөреп киез итек басучылар, кием-салым тегүчеләр, калай җиһаз ясаучылар еш күренәләр иде. Көннәрнең берендә Аланбашка аталы-уллы тегүчеләр килеп чыкты. Алар Фәнияләрдән ерак түгел генә яшәүче карт белән карчыкка урнаштылар. Шуларда торып, авыл халкына кием тектеләр.
Тегүчеләр озакламый китәләр икән, дигән хәбәр ишетелгәч, Фәния осталар янына керде. Күп еллардан бирле сандыкта яткан, атасы ерак ярминкәдән сатып алып кайткан затлы сукнодан пинжәк тектереп каласы килде кызның. Китәргә ашыксалар
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
6
да, Фәниянең соравын кире какмады осталар. Тегеп бирергә ышандырдылар.
Яшь тегүченең күзен дә алмыйча томырылып каравына оялып, тегү үлчәмен алганда үзен ничек тотарга белмичә аптырап бетте Фәния. Өлкән тегүче: «Булды», — диюгә, чыгып таю ягын карады...
Кара тиргә баткан иде ул. Өенә кереп, көч-хәл белән чишенде дә, әллә нинди авыр эш башкаргандай ару тоеп, озын сәкегә утырды. Нишләп мондый хәлгә тарыды соң әле ул? Мондый хикмәтнең гомерендә булганы юк иде бит! Оялуданмы? Бәлтерәп төшәр яше түгел ләбаса!
Сәбәбе бар икән! Тегүче егет бер караштан аның күңеленә кереп оялады. Менә кайчан икән аның дуамалланыр чагы! Мәхәббәт дигән өттергеч хис биләп алды аның йөрәген. Унҗиде-унсигез яшьлек кызлар да егет турында уйланып болай тилермәс. Нишләп әле үзен кулга алалмый соң ул? Сазаган кыз югыйсә!
Каяндыр килгән, кемлеген белмәгән егеткә бер күрүдә карап капланыр вакыты күптән артта калган. Фәниянең йөрәк белән түгел, акыл белән пар сайлар вакыты. Кинәт кабынган хисләр томанында югалып калу үкенеч белән тәмамланырга да мөмкин бит...
Шуны аңлый торып та, Фәния акылы белән идарә итү куәсен югалтты. Күршеләрдә теге егетне күреп чыкканнан бирле сихерләнгән бәндә кыяфәтеңдә йөри ул. Үзен кая куярга урын тапмый...
Төн саташып, уяулы-йокылы узды. Ул гадәттәгедән озын тоелды. Иртән түнгән баш белән торды. Баш, җилгә эленгән буш тубал шикелле, туктаусыз гөжли. Кичәге хисләр дә томан аша күренгән шәүлә шикелле генә. Яшь тегүченең көйдергеч карашы да йөрәккә кадамый төсле.
Көн барыбер егет турындагы уйлар белән кайнашып узды. Алардан арынырга вакыт та табылмады. Култык астына төенчек кыстырып, өйләгә чаклы егет үзе килеп керде. Типчелгән пиджәкне кызга кидереп карарга диюе икән.
— Иртәгә үк әзер итәм. Үзгәртәсе урыннары килеп чыкмасын, шуңа кидертеп карарга кердем, — дип егет Фәниянең иңенә пинжәк өлгесен салды.
Егет кулы кагылу белән кыз ихтыяр көчен югалтты, тез буыннары хәлсезләнде, гәүдәсе чайкалып, авып китүдән чак-чак тыелып тора башлады. Иелгән башын күтәрмәде. Тимгелләнеп кызарган йөзен егеткә күрсәтәсе килмәде.
— Хәтәр килешле чыгачак. Сезнең зифа гәүдәгә ятып кына торачак, — диде тегүче, Фәния өстендәге киемне сыпыргалап.
— Кешелеккә киярлек булса иде инде, — диде кыз, ишетелер-ишетелмәс кенә.
— Ничек кенә әле! Авыл кызлары көнләшерлек булачак.
— Исемең Фәния бит әле? — диде егет, кинәт кенә.
— Әйе.
— Минеке — Фаяз. Исемнәрне әйтеп сөйләшик. Бер чоргылардыр бит без.
— Мин олырактыр, — диде Фәния, кул селтәп.
— Ничә яшь?
— Күп инде, күп...
— Чамасы бардыр бит? Минем сыман утызда түгелдерсең әле?
— Алай ук юк.
— Тормышланмадыгыз? Шулаймы?
— Әйе.
— Утызга җитеп, мин дә өйләнергә җитешә алмадым.
— Әй лә! — диде Фәния, егет әйткәнгә битарафлык күрсәткәндәй. — Күп сайлагандырсың... — Үзе исә кызыксыну белән егеткә күтәрелеп карады. Кем белә, бәлки аның бәхете шушы тегүче егет кулындадыр?! — Мир арасында йөрүчеләрне кем белеп бетергән? Өйдә хатыннары була торып та егетләнеп йөрүчеләр бардыр, — диде Фәния, Фаязның тел төбен тартып карау исәбе белән.
— Өйдә хатын калдырып, айлар, еллар буена сукбайлыкта йөреп булмый. Өйләнсәм, мин һичшиксез, утраклыкка күчәм. Чит өй идәнендә, как сәкедә йоклау
ГАМЬ
7
миңа да рәхәт түгел, — диде егет, авыллар гизеп йөрүнең читенлеген төшендерәсе килеп.
— Нишлисең, икенең берсе инде... — «Йә акча эшлисең, йә кул кушырып өйдә утырасың», — дигән мәгънә аңлатып әйтүе иде кызның.
— Шулай инде, — дип егет аның белән килеште.
Бер сәгать тирәсе гәпләштеләр. Бер-берсе белән күпмедер танышып өлгерделәр. Фаяз бирегә кергәнче үк кызның ялгыз яшәве турында өй хуҗаларыннан ишеткән иде инде.
— Берьялгызың тормыш куу җиңелдән түгелдер, — дип әйтеп куйды Фаяз, кызның өйләнешүгә карата булган фикерен чамалау өчен.
— Юньле егетләр карамый, әшәкеләре белән бәйләнәсе килми, — дип, кызлар тарафыннан еш кабатлана торган сүзләр белән җавап бирде Фәния.
— Шушы чибәрлегең белән ялгыз яшәвеңә аптырыйм мин. Сәбәп үзеңдә дә бардыр, мөгаен. Ризалаш кына, сиңа бүген тотып өйләнергә әзер мин.
— Кызларга авыл саен әйтелә торган сүзеңме бу? — дип көлемсерәде Фәния.
— Һич юк. Андый сүз белән шаярырга ярамый. Күпме сайласам да синнән артыкны таба алмам, дип уйладым. Син миңа ошыйсың...
— Кай арада кабынып өлгерде соң әле андый хис?
— Сине беренче тапкыр күрү белән дөрләде. Өй хуҗалары да сине мактадылар. Әгәр килешәбез икән, өйләнешү мәсьәләсен озакка сузу ниятем юк.
Фәния җавап кайтарырга ашыкмады. Каяндыр кемдер килер дә йөрәген яулар, дигән хис аны беркайчан да ташламады. Хыялының чынга ашуына икеләнсә дә, ул мәлнең килерен көтте... Шул көн тудымы әллә? Хыялда көткән егет әллә шушымы?..
— Нигә эндәшмисең? — дигән сорау белән егет аны уйларыннан бүлдерде.
— Нәрсә әйтим? Бер сөйләшүдә хәл итә торган мәсьәлә түгел бит. Бераз уйларга кирәк...
— Уйлый тор, сөйләшербез. — Фаяз, алып кергән төенчеген күтәреп, чыгып китте.
...Кичке аяк юлы басылгач, Фәниянең ишеген шакыдылар...
— Кем бар?
— Мин!..
Келә күтәрелде, Фаяз эчкә узды. Бу төнне Фаяз Фәния кочагында үткәрде...
Тегүчеләр бер атнадан икенче авылга күченделәр. Киткәндә егет Фәнияне кисәтте:
— Безнең эш артык озакка сузылмас, тиздән китәрбез. Кайткач, бераз әзерләнми булмас, шулай да озакка сузмабыз. Ай эчендә сине килеп алырмын. Әзер тор. Тоткарлык килеп чыкса, хат аша хәбәр салырмын, — дип ныклап торып ышандырды.
Инанды Фәния. Ул үзен Фаяз хатыны итеп тоя иде инде. Тегүченең тасма теленнән коелган тәмле сүзләргә йөрәк тиз эреде. Үзе белән идарә итә алмаслык хәлгә төште Фәния. Беренче төнне үк кызлык намусына хыянәт итте. Фаязлар авылдан киткәнче ир белән хатын булып яшәделәр...
Фәния егеткә җаны-тәне белән ышана иде. Күңеленә мәкер ташы төйнәп, барган бер авылында кызлар алдап йөри торган залим бәндә дип уена да кертә алмый. Елдамлыгы бар-барын, тик дуамал бәндәгә тартмаган...
Егерме көн чамасы вакыт узгач, Фаяз килеп чыкты. Туп-туры Фәния янына кагылды. Күптән киткәннәрдер, дип исәпләп йөри иде Фәния, җитешә алмаганнар икән.
— Кием тектерүче күбәеп китте. Тегесе дә, монысы да үтенеп сорый, тыңламыйча булмады, — дип аңлатты тоткарлану сәбәбен. Иртәгә юлга кузгалачакларын, китәр алдыннан Фәнияне күрү, теге чакта әйткән сүзләренең хаклыгын раслау өчен йөрүен әйтте.
— Килеп алуыңны көтәм. Бу хәлдә мин бүтән кемгә кирәк, — диде Фәния, багланышның тирәнгә китүен искәртеп.
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
8
— Син кемгә дә кирәк. Әртисләр чибәрлеге бит синдә. Кайсы гына егет кызыкмас!
— Хатын кешегә сикереп төшмәсләр.
— Кыз син! Бәби китермәс борын хатыннар арасына керәләрмени?
— Анысына да озак түгел...
— Әллә әзерләнәсең дә?
— Шөкер, әлегә юк. Корсак күтәреп, иргә бармаска иде инде.
— Дөрес уйлыйсың...
Фаязның иңеннән тау төшкәндәй булды. Чәй эчәргә дә теләмичә, китәргә ашыкты. Юлга җыенырга кирәклеге белән аңлатты кабалану сәбәбен. Кагылуының төп максаты Фәниянең авырга узу-узмавын белешү иде. Ярый, эш катлаулыга китмәгән. Өйләнмичә кала алмас иде югыйсә. Ә хәзер аяк-кул чишүле аның...
Егет Фәния яныннан канәгатьләнү тойгысы белән чыгып китте. Бүтән аяк басмас ул бу тупсага. Ятим-җилпе кыз белән азалануга атасының риза-бәхиллеге юк. Аның ихтыярына каршы бара алмый бит инде ул. Фәния көтәр-көтәр дә Фаяз дигән егетнең дөньяда барлыгын онытыр. Икенчене табар...
Айлар узып, Фаяздан бернинди хәбәр килмәгәч, Фәния төп башына утырып калганлыгын чамалады. Болай да кимсенгән күңелгә тагын хәсрәт өстәлде. Өмете чәрдәкләнде, ир-атка карата ышанычы кимеде... Бер күрүдә нишләп капланды соң Фаязга? Сихерләдеме әллә?
Авыр, бик авыр иде Фәниягә. Көннәр, айлар үтте. Акрын узгандай тоелса да, вакыт дигән галиҗәнап үз адымы белән бара торды, йөрәк яраларын ямый бирде. Фәния үз язмышы белән ризалашып яшәвен дәвам итте. Ул хәзер теләсә нинди иргә хатынлыкка барырга риза инде...
Күмәк хуҗалыклар оештыру турында мәш килеп йөргән көннәрнең берсендә авылга Сафа исемле егет кайтып төште. Тулы ятим иде ул. Атасы ягыннан чыбык очы саналган түтәсенә тукталды. Шунда яши башлады.
Авылга аяк басуының икенче көнендә үк Сафа Фәниягә кагылды. Бераз кызмача иде. Кыюлык өчен, тел «ачкычы» урынына «чеметкән» иде егет. Иркен сөйләште ул. Кызның тормыш-көнкүреше белән ныклап кызыксынды. Үзенең сукбайлыкта узган тормышы белән дә таныштырды.
— Ил гиздем, бәхет тапмадым. «Кая барсаң да кара сакалың үзеңнән калмый», дип, минем кебекләр әйткән. Вакыт үтә, яшь бара, әмма бәхеткә юлыгып булмый. Кайда йөри торгандыр ул? — диде Сафа, йодрыгы белән өстәл өстен җиңелчә төеп.
— Һәркемнең бәхете үзе белән. «Агыйделнең аръягында — бер энәгә бер сыер», дигәнгә алданып йөрисе юк, — диде Фәния, егеткә акыл биргәндәй.
— Мин юк җирдә рәхәт яшиләрдер кебек тоелды. Шундый урынны юлладым. Хәзер аңладым: бәлтерәп йөрисе калмаган.
— Авылда төплән.
— Сыеныр урын юк шул... Бәлки, икәү союз төзербез?..
— Нинди союз?
— Бергәләшү... Син дә ялгыз, мин дә ялгыз, син дә ятим, мин дә ятим — кушылыйк, бер булмаса!
— Чыннан да, без игезәк язмыш кешеләре икәнбез ләбаса! Синең тәкъдим хакында уйлашырга ярый торгандыр, — диде Фәния, кыюлана төшеп.
— Уйлап вакыт үткәрәсе юк. Авыл советына барабыз да язылышабыз.
— Хәзер үкмени? — диде Фәния, көлемсери төшеп. Сафа шаярта дип уйлады ул.
— Хәзер барабыз.
— Иртәгә чаклы көтик булмаса. Төн чыкканчы акылың үзгәрүе бар.
— Үзгәрмәс. Мин синең ризалыгыңны алырга өметләнеп килдем.
— Уйларга вакыт бир, Сафа. Әлегә төпле фикерем юк.
— Уйлан, тик сузма.
ГАМЬ
9
— Тырышырмын...
...Сузмадылар. Бер атна дигәндә Сафа Фәния янына күчеп килде. Шулай итеп, авыл бер гаиләгә артты...
***
Рәсим юл буе уйланып кайтты, әмма төпле карарга килә алмады.
Колхозда калу иде аның исәбе. Авылда эшләсә, гаиләгә ярдәмем күбрәк тияр, дип исәпләде. Тәкмәк мәктәбе директоры Саттаров абыйсы аңа укытучылык хезмәтен йөкләмәкче.
— Әйбәт укыдың, сәләтең бар, синнән бер дигән укытучы чыгачак, — диде директор, сугышка алынган математика укытучысы урынына килергә димләп.
Егет көтелмәгән тәкъдимнән аптырап калды. Укытучы булырмын дип күз алдына китергәне, язмышымны мәктәп белән бәйләрмен, дип уйлаганы юк иде аның.
— Минем белем белән генә ул фәнне тартып булырмы соң? — дип икеләнеп сорады Рәсим, директор тәкъдименә каршы бүтәнчә җавап таба алмыйча.
— Булдырырыңа ышанганга күрә дә сине чакырттым. Мөгаллимлек хезмәтенә күңелең ятуы кирәк. Алынып кара, охшап китсә, җәйгә чыккач педучилищега экстерн тәртибендә имтихан тапшырып, документ алырсың, тулы хокуклы укытучы булып китәрсең. Ары таба да уку теләгең туа икән, институтка ухталып карарга була, — дип үгетләде егетне директор.
Рәсим колхозда эшләү нияте белән укуын ташлавы турында әйтмәде. Гаиләне алып бару авырлыгына сылтады. Мәктәпкә урнашуына әнкәсе, әлбәттә, каршы килмәячәк. Акчалы хезмәт бит, граммнар белән исәп-хисап ясала торган арзанлы хезмәт көне түгел. Укытудан гаилә өчен ярдәм күбрәк киләчәк, билгеле.
— Сезнең тәкъдимгә нәкъ бу мәлдә генә кырт җавап бирергә мин әзер түгел. Әнкәй белән сөйләшеп карыйм әле, ул нәрсә әйтер? Ризалык бирә икән — мин каршы түгел, — диде Рәсим, соңгы фикерен белдереп.
Ике-өч көн эчендә төпле фикергә килергә килештеләр. Озакка сузарга ярамый, укулар башланырга санаулы көннәр калып бара. Рәсим ризалык белдермәсә, икенче укытучы юллау өчен вакыт кысылып килә...
Рәсим өйгә кайтып, авызын ачарга өлгергәнче, ана телгә килде:
— Синдә нинди йомышлары калган? — дип кызыксынды, улы бусагадан атлап керүгә үк.
— Директор эш тәкъдим итә.
— Кем итеп?
— Укытучы...
Рәсим шаярта дип уйлап, ана әйтергә сүз таба алмыйча торды.
— Чын әйтәсеңме? — диде улының җавабын кабат ишетәсе килеп.
— Әйе. Тик синең белән киңәшмичә торып, ризалык бирәсе итмәдем.
— Ышаныч белдерәләр икән, бар гына, улым, — диде Фәния, ниндидер горурлык белән.
— Син ничек әйтсәң, шулай булыр, әнкәй...
Бу сүзләр ананы янә куандырды. Улының үзен санга сугып шулай диюенә эреп төште ул.
— Минем бер каршылыгым юк, улым...
Мәктәпкә урнашудан баш тарту турында уена да кертми Рәсим.
Тимәккә йөреп эшли башласа, ул көн саен Оксананы күрәчәк...
Август түгәрәкләнеп килә. Тиздән — сентябрь башы. Уку ае саналса да, ул балаларны колхозда эшләтеп узачак. Елдагыча, һәр бала үз авылында хезмәт куячак. Аланбаш балаларына җитәкчелек һәм күзәтчелек итүне Рәсимгә йөкләячәкләр. Егет көн саен укучылар белән булыр, көн саен Оксананы күрер...
...Рәсим урамга чыкты. Кояш офык өстенә утырган — менә-менә баерга тора.
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
10
Бүген караңгы төшәрен оныткандай, авыл көтүе һаман күренми. Көтү, гадәттә, иртә кайтучан. Ялан-кыр бүре белән тулы. Караңгыга каршы кайсыдыр бер мал төп көтүдән аерылса, аның исән калырына өмет итү кыен. Атка да, сыерга да ташлана хәзер бүреләр. Сарык-кәҗә турында әйтеп торасы да юк. Аларны көтүдән эләктерә башладылар. Ач бүреләрдән чыбыркы яки таяк белән генә саклану әмәле калмагач, көтүчеләргә мылтык тоттырдылар. Аның файдасы күренде. Бүре атып екканнары юк көтүчеләрнең, шулай да шарт-шорт атыштырып, бүреләр йөрәгенә курку салдылар.
Рәсим урап килгәндә кичке салкын һава авылга кереп килүче мал тавышлары белән тулган иде. Көтү каршыларга чыккан бала-чага чыр-чуы да өстәлгәч, урамга ныклап җан керде, авыл шау-шу белән тулды.
— Малларны япкач, бала яшерешле уйнарга чыгабыз. Уенны алачык яныннан башлыйбыз, — дип, кычкырыша-кычкырыша, малайлар һәм кызлар бер-берләрен кич чыгарга чакыралар иде.
Күптән генәме Рәсим дә шушы уенны башлап оештыручыларның берсе иде. Урта мәктәптә укый башлагач кына бизенде. Күңел эрелеге көчәюдән түгел, үсә төшү билгесе иде бу. Сугышка кадәр урам буйлап ташлама сугуда, бала яшерешле уеннарында өлкәннәр дә катнаша иде. Хәзер зурлардан уен кайгысы китте. Аларны ачлыктан җан саклау хәсрәте басты...
— Рәсим, кичке уенга чыгасыңмы?..
Кинәт ишетелгән тавыштан сискәнеп китте егет. Таныш тавышны мизгел арасында абайлап, каушый калды. Аңа сорау бирүче кыз — Оксана иде. Рәсим бер мизгелгә аптырап торды. Бу сорауны башка берәү биргән булса: «Юк!» — дип кырт кисәр иде. Әмма аннан җавап көтүче зат алсу йөзле, зәңгәр күзле, аны хисләргә батырган кыз Оксана иде...
— Картайгансың, дип, уенга кертмәсләр мине, — дигән булды, өздереп җавап бирмичә.
— Сүләп торган буласың тагын! — диде кыз, авыл карчыклары әйткәнчә итеп. — Уенга йөрүчеләрнең күбесе синең чордагылар.
— Син чыгасыңмы соң?
— А как же! Мин чыкмый калсам, дөньяның чите кителә, — диде кыз, кет-кет көлеп. Аның көлүе дә ягымлы, елмайганда йөзе тагын да чибәрләнә төшә.
— Сиңа иптәшкә чыгам, алайса.
— Көтәм, чык...
«Көтәм», — ди бит, Рәсим ничек баш тарта алсын инде?!
...Уенда катнашу уе түгел, Оксана янәшәсендә буласы килү теләге урамга тартты Рәсимне.
«Бала яшерү» уены авыл буйлап йөгермәле. Бер төркем каядыр кача, икенче төркем шуны эзли. Яшеренү өчен урынны тиз генә эзләп таба алмаслык итеп сайларга тырышалар. Каралты-кура тирәләре, чокыр-чакыр аралары да калмый. Яшеренгәннәрне эзләү тапканчыга кадәр дәвам итә. Табучылар аннары үзләре кача... Шулай итеп, уен алмаш-тилмәш эзләүгә көйләнгән. Качучыларны эзләп таба алмыйча өйләргә таралышу очраклары да булыштыра...
Рәсим Оксана тирәсендә кайнашты. Алар бер төркемдә иде. Башта каршы яклар качтылар, аларны тапкач, Рәсимнәр яшеренде. Яшелчә бакчасы астындагы куаклы тирән чокырга сыенды алар төркеме. Төнлә түгел, көндез дә юллап тапмалы түгел бу урын. Рәсим Оксана янәшәсенә чүмәште. Бераздан Оксана:
— Суытты, салкын бәрә башлады, — дип зарланып алды. Рәсим пинжәген салып, кызның иңенә япты. Янәшә утырсак, җылырак булыр дигәндәй, кызны үз янынарак тартты. Ярдан шуып төшеп китүдән курыккандай, «ой» дип аваз салып, кыз Рәсимнең муеныннан кочаклап алды. Аңлы рәвештә килеп чыктымы, очраклымы — бу чаклысын уйлап тормады егет, Оксананы кысып кочаклады. Кыз тавыш-тынсыз аңа
ГАМЬ
11
елышты... Иреннәр иренгә тиде...
...Ике яшь җилкенчәк, шушы тирән яр эчендә, гомерләрендә беренче тапкыр үбешү тәмен татыды. Шушы көннән алар йөрәгендә Мәхәббәт дигән олы хис тудырган ялкын дөрләп яна башлады...
***
Рәсимнең Тимәк мәктәбенә эшкә урнашу хәбәре авыл өйләренә яшен тизлегендә таралып өлгерде. Балалары шунда йөреп укыган ата-аналар бу хәбәрне шатланып кабул итте. Бер борчулары кимегәндәй булды. Рәсим Тимәккә балалар белән бергә барыр, бергә кайтыр, аларга күз-колак булыр, дип сөенделәр.
Тимәк мәктәбенә балалар дүрт авылдан йөреп укый. Малайларның юлда үзара низагка кергән чаклары булгалый. Бер авыл белән икенче авыл малайлары арасында тәпәләшү очраклары да юк түгел. Рәсим янәшәсендә балалар «әтәчләнергә» батырчылык итмәсләр, дигән өмет бар ата-ана күңелендә.
Атасыз калган малайларның күпчелеге тезгеннән ычкынды, аналарын тыңламый башлады. Укытучыларны санга сугулары да чамалыга әйләнеп бара. Тәртипсезлек кылучылар, нигездә, ярты ятим үскән малайлар. Ир-ат тарафыннан ярдәм булмыйча торып, аларны тәртә арасына кертү җиңел түгел, билгеле.
Балалары Тимәккә йөреп укучыларның аналары өчен хәвефләнергә икенче сәбәп тә бар иде. Соңгы вакытта: «Якын-тирә урманнарда сугыштан качучылар яшеренеп ята икән. Юлбасарлык кылалар, мал-туарга кыргынлык салалар, кешеләрне талыйлар», — дигән сүзләр куера төште. Качкыннарны күрүче дә, алар зыян салган бәндәләрне очратучы да юк әлегә. Ә сүзләр күперә, телдән- телгә күчеп, авылларга тарала.
Авыл халкының шиген арттырырдай сәбәпләр чыгып кына тора. Базардан яки район үзәгеннән йөреп кайтучылар чираттагы шомлы хәбәрне ирештерә. Янәсе, качкыннар фәлән авылдан бер хатынны көчләп, икенче бер төбәктә көтүдән кайтмый калган сыерны суйганнар. Кайдадыр кибет басканнар, амбарга төшкәннәр...
Курку көчәя бара. Хәзер көтүне гадәттәгедән иртә алып кайталар. Төнгелеккә яланга чыгарылган ферма малларын берничә кеше каравыллый. Кулына шакылдаткыч тотып, урам буйлап таңга кадәр төнче йөри. Мондый кизүлек өй чиратыннан оештырыла. Халык аларны «ночной» лар дип атый.
Кичтән ут алучы сирәгәйде. Лампа кабызганда да, яктылык тышка төшмәсен өчен, өй эчендә бар булган әйбер белән тәрәзәне ныклап томалыйлар. Лампасы яки керосины булмаганнарның кышкы төннәрдә болай да ут яктысы күргәне юк.
Рәсим Тимәккә балалар белән бергә йөри. Аның бу гамәлен мәктәп директоры Фаяз да хуплады. Балаларның хәрәкәтен күз алдында тотуың хәерле. Заманасы хәвефле, юлда алар белән ни булмас, диде.
Барганда да, кайтканда да Рәсим янәшәсендә Оксана атлый. Гәпләшә- гәпләшә шулай йөрү алар өчен гадәтигә әйләнде. Татар егете белән украин кызы арасындагы багланышның көннән-көн тирәнгә китүен күреп-белеп торалар. Берәү дә яманлау, гаепләү ягында түгел. Мәхәббәт дигән бөек һәм кайнар хис шулар яшендә кабына да инде. Яшьлек сукмагын үткәннәр гыйшык утының көйдерү көчен, талымсызлыгын яхшы белә. Аларның гайбәтен сату яшьлекне мыскыл итү булыр иде. Уналты яшьлек егет белән ундүрт яшьлек кыз мәхәббәт дигән хиснең мәгънәсен аңлау дәрәҗәсенә күтәрелгәннәр инде...
Бүген, педсовет үткәрелгәнлектән, Рәсим кайтырга соңга калып чыкты. Октябрь аеның сүрән матурлыгы хөкем сөргән көн кичкә ныклап авышып килә. Ай бетеп килүгә карамастан, кар бөртегенең күренгәне юк әле. Көннәр болай сузылса, каз өмәләренең соңга калуы да ихтимал. Башка еллардагыча, ноябрь башларында үткәреп булмастыр.
— Рәсим!
Кинәт ишетелгән тавыштан Рәсим каушап калды. Тирә-якка күз салды, әмма
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
12
берәүне дә шәйләмәде. «Янәшәдә кем булсын инде! Авыл яныннан ишетелгәндер», — дип уйлап, егет юлын дәвам итте.
— Энем Рәсим!..
Тавыш якыннан килә. Рәсим карашын урман полосасы ягына текәде. Шәрәләнеп калган сәрви куагы арасында күренер-күренмәс торган кеше шәүләсен чамалады. Эндәшүче, үз янына якынаерга ишарәләп, кул изи иде. Бер мизгелгә шөлләү тойгысы кичерсә дә, куркудан тиз арынды. Таныш түгел кеше аңа үз исеме белән эндәшер идемени? Якынайды Рәсим. Аның каршында сакал-мыек баскан, сәләмә киемле ир-ат басып тора иде.
— Танымыйсыңмы әллә? Мин — Хаҗи абзыең булам...
— Көч-хәл белән таныдым, Хаҗи абый, бөтенләй икенче кешегә әйләнгәнсең, — диде егет, көлемсери төшеп.
— Танымассың да! Урман карачкысына әйләндем бит, кача-поса гына йөримен.
— Сине яраланып госпитальдә яткан, озакламыйча фронтка җибәрәчәкләрен әйтеп хат язган, дип сөйлиләр иде. Каян килеп чыктың соң әле?
— Хак әйткәннәр... Минем фронтка китеп барышым.
— Ничек? Фронтка юл шушыннанмыни? — дип шаярткандай итте Рәсим.
— Госпитальдә ятканда миңа сеңлем Сәлимә Гашия җиңгәңнең ир-атлар белән уйнашлык кылуы турында хат язган иде. Чын хәлне үзем күреп-белеп китү өчен кайтуым иде.
— Очына чыга алдыңмы?
— Завхуз Сафетдин белән ятканда өстенә кайтып кердем. Иштем мәгәр икесен дә. Сынмаган сөякләре аз калгандыр, — диде Хаҗи, үз гамәленә канәгатьлек белдереп.
— Эш зурга китмәгәе.
— Китмәс. «Тын-тавыш чыгара калсагыз, зираттан урын эзли торыгыз»,
— дип кисәттем мин аларны. Арт яклары чөйле бит, читләргә сиздерергә шөлләрләр... Энем, сиңа соравым шул: Сафа абзыйдан калган искерәк җылы кием алып килсәң иде. Төнгә каршы юлга чыгам. Үзең беләсең, салкынлык үзәккә үтмәле бит хәзер, — диде Хаҗи төп йомышын җиткереп.
— Мондый гына йомышны үтәргә булыр. Озакламыйча килеп җитәрмен,
— дип Рәсим авылга таба атлады...
Тиз әйләнде егет. Күлмәк-ыштан янына шарф, бияләй эләктерергә дә онытмаган.
— Рәхмәт, энем. Исән калсам, кайткач бәхилләшербез, Алла боерса... Мине тегеләр күрде дә син генә. Очрашу хакында берәүгә дә сөйләмә инде. — Хаҗи, Рәсим китергән киемнәрне солдат капчыгына салып аркасына асты да, полоса буйлап әрәмәлеккә таба китеп барды...
***
Гашия Аланбашка сугыш башланыр алдыннан килен булып төште. Хаҗи белән бер ай элек танышканнар иде. Хаҗи армия хезмәтен үтәгәч, буш өйгә кайтып керде. Үзе юкта ата-анасы бер-бер артлы гүр иясе булды. Үзеннән өлкән ике апасы башка авыл егетләренә кияүгә чыгып, үз тормышларын корганнар иде. Ялгызлыктан гаҗизләнгән егет күңеленә хуш килгән беренче кызны күрү белән өйләнергә карар кылды. Гашияне очратты да күрү белән гашыйк булды. Озакка сузмыйча, тәкъдим ясады. Кыз ялындырып, көязләнеп тормады, ризалык бирде. Май башларында никахлашып, бергә яши башладылар.
Килен булып төшү белән Гашияне яшелчә бакчасына эшкә билгеләделәр. Бакчада эшче кулның иң кирәк чагы иде.
— Хәлебезнең хөртилеген сизенеп, безнең авылга килен булып төшкәнсеңдер син, — дип шаярттылар бакчачы хатыннар, Гашия эшкә керешүнең беренче көнендә үк.
Сугыш елларында да яшелчә бакчасын ташландык урынга әйләндермәде
ГАМЬ
13
аланбашлылар. Аны тагын да киңәйтә төштеләр. Чөгендер, кәбестә, шалкан, кишер, бәрәңге ише яшелчәләрнең мәйданнары зурайды. Колхозчыларның хезмәт көненә бүлеп бирә башладылар аларны. Икмәкне кырып-себереп алып киткән елларны халык яшелчә белән җан саклады. Ярый әле бәрәңгедән кала башкасын дәүләткә мәҗбүриләп тапшыртмыйлар иде.
Бакчада әйбәт кенә эшләп йөргән җиреннән Гашияне амбар алдына күчерделәр. Хуҗалык мөдире Сафетдиннең «тырышлыгы» аркасында килеп чыкты бу үзгәреш.
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
— Гашия яшь, куәтле чагы. Амбар алдында капчыклар белән эш итү өчен шундый хатын-кыз кирәк, — дип бригадирның колак итен «ашый» торгач, Гашияне Сафетдин карамагына тапшырдылар. Колхоз җитәкчесе Хәлимә дә бу тәкъдимгә каршы килмәде.
Сафетдиннең Гашияне амбар янына эшкә алуының төп сәбәбе — хатынны үз тирәсенә якынайтырга теләүдән иде. Астыртын гына гыйшык тотышалар алар. Халык күзенә чалынмаска тырышалар, шулай да күпләр хикмәтнең асылын сизенә. Авыз тутырып гайбәт сатучы гына юк. Тол хатыннар арасында мәхәббәт уены уйнаучылар күбәеп китте, бозыклык гадәти күренешкә әйләнде. Шуңа күрә тол хатыннарның ирләр белән мавыгуына шаккаткыч вакыйга итеп карамыйлар иде инде...
***
Хаҗи Самара госпиталендә дәваланды. Терелгәч, ялга кайтарып җибәрмәсләр микән дигән өметтә тора иде. Бу теләге тормышка ашмады. Яралары төзәлгән һәр солдатны фронтка озата тордылар. Хаҗи да элек үзе сугышкан частька барып кушылырга тиеш иде.
Сеңлесеннән хат алганнан соң авылга кайтып килү теләге көчәйгән иде. Сиздермәстән генә пәйда булып, хатынын этлек өстендә тотып, аның арт сабагын укыту нияте аны туган якка әйди иде. Бәреп үтерердәй булып ачуы кабарды аның. Ул чит-ят җирләрдә кан коеп йөрсен, ә хатын сугыш сөреме күрмәгән җыбытый ирләр белән өегеп ятсын инде! Икәвен үтерсәң дә фарыз буладыр...
Баштарак шулай уйлап йөрсә дә, тора-бара кан кызуы басыла төште. Соңгы чиккә барып җитүне урынсызга санады. Икесен берьюлы кул кычытуы басылганчы дөмбәсләп алса, шул җиткән, дигән карашка килде.
Госпитальдән чыгар алдыннан, ниндидер мәслихәт сәбәп уйлап табып, авылга кайтып килү турында баш ватып ятты Хаҗи. Урап килү өчен өч көн вакыт җитә аңа. Каян алырга ул өч көнне? Частька өч көнгә соңарып барып керсә, әлбәттә, үзенә эләгәчәк, дезертирлыкта гаепләп, трибуналга бирүләре дә ихтимал. Дәвалаучы табиб белән сөйләшеп караргамы? Татар кешесе бит, аның хәлен аңламый калмас.
Шул өмет белән ул табиб бүлмәсенә керде һәм үз хәлен аңлатты. Өч көн алдан чыгарып, частька китү вакытын өч көнгә кичектереп язуын сорады.
— Син фаҗига чыгарып, үзеңне дә, мине дә бәлагә тарытмакчы буласыңмы? — диде табиб, Хаҗины тыңлагач.
— Кәнтәй өчен бәла-казага юлыгу планы корганым юк. Тырнак белән дә чиртмим. Үз авылына куып җибәрәм дә өй ишеген кадаклап китәм. Исән калып, кайту бәхетенә ирешсәм, үзем торырмын. Шәһит китсәм, ике апаның берсе өйгә хуҗа булыр, — диде Хаҗи.
— Соравыңны үтәрмен мин, тик бер шарт куям: авылга кайткач, кеше күзенә күренмәскә тырыш. Әләк-чәләк аркасында тикшеренә башлаулары ихтимал. Ул чагында икебезгә дә рәхмәт әйтмәсләр.
— Аңлыйм.
— Аңласаң шул — бүген кич үк сыпырт...
Бәхете бар икән. Юлда җай чыгып кына торды аңа. Татарстаннан килгән атлы юлаучыны очратты. Аның белән төне буе кайттылар. Атлы үз авылында туктап калгач, Хаҗи утыз чакрымны җәяү атлады. Тәүлек тулганда ул авылы урамына аяк басты. Корбанын көтеп поскан ерткыч җәнлек шикелле, караңгы төшкәнче куаклар арасында яшеренеп ятты. Авылны урап чыгып, күрше-күлән, дус-иш белән күрешәсе килсә дә, бу теләген авызлыкларга мәҗбүр булды. 14
Табиб әйткән хак сүзләрне күрәләтә аяк астына салып таптый алмады Хаҗи. Сизгерлекне бер генә минутка да югалтырга ярамый иде аңа.
ГАМЬ
15
Ихатага ындыр артлап керде. Аяк очларына гына басып, мәче саклыгы белән атлап, тәрәзә янына килде. Өй эченә колак салды. Сизгерлек җитәрлек иде Хаҗида. Өй эчендә шыпырт кына барган әңгәмәнең аерым сүзләрен эләктереп алды ул. Аның хатыны кайсыдыр бер ир белән гәп кора, хәтәр кәнтәйләнеп сөйләшәләр.
Хаҗиның исәбе тәрәзә төбе саклап вакыт үткәрүдә түгел иде. Аңа өй эченә үтәргә кирәк. Ишекләрне ничек ачу турында аңа өйрәтәсе юк. Үзе көйләгән келәләр бит. Тавыш чыгармыйча, шыпырт кына ачты ул ишекләрне. Өй ишеге бикләнмәгән булып чыкты.
Немецлардан кулга төшерелгән кесә фонаре белән яктыртып, Хаҗи сәке янына килде. Шәрә гәүдәсен яшерү өчен, хатын ямаулы юрган астына чумды, чәрелдәп кычкырырга тотынды: «Бур бар! Талыйлар!..» Ир торып утырды, калтыранган кулларын көч-хәл белән тыңлатып, киенергә кереште. Хаҗи аны бер карауда таныды. Чатанлыгы аркасында фронтка алынмаган Сафетдин иде ул.
Хаҗи хатын өстеннән юрганны тартып төшерде дә кулындагы сыек тал чыбыгы белән шәрә гәүдәне сыдырырга кереште. Хатынны кызганыпмы, ирлеген күрсәтәсе килепме, Сафетдин арага кермәкче булып кыланган иде, солдат каешының саллы аелы чигәсенә эләккәч, идәнгә бөгелеп төште.
Кулы кинәнгәнче, алмаш-тилмәш ярды Гашия белән Сафетдинне Хаҗи. Җан тәслим кылуларыннан шикләнеп, ахыры чиктә туктыйсы итте, шөлләп куйды. Ахыры яман бетүе бик ихтимал бит. Үзенә авырлык киләчәк...
— Әгәр өегүегезне туктатмыйсыз икән, җаныгызны алачакмын. — Хатынына төбәп әйтте: — Син, себерке, ишекне тыштан кадаклап, иртәгә үк авылыңа ычкын. Монда эзең суынсын. Чыраеңны күрәсем килми. Исән калсам, миңа юньле хатын табылмый калмас... Мине аңладыңмы? — дип, җавап та көтмичә, өйдән чыкты да, кызу-кызу атлап, төнге караңгылыкка кереп югалды...
Иртәгәсен, ярым үлек хәлендәге Сафетдинне капка төпләреннән күреп алып, өенә кертеп салдылар. Көзге салкын җирдә ятып, тәмам өшегән, сүз әйтә алмаслык дәрәҗәгә килеп, авызы күшеккән иде. Нинди хикмәткә таруын аңлатырга рәте юклыгын чамалап, сорау белән аны тинтерәтергә уйламадылар. Хикмәтнең асылы барыбер ачылачагына икеләнмәделәр. Кечкенә авылда яшереп калырлык сернең булганы юк ләбаса!
...Ни гаҗәп, аякка баскач та ачылып китмәде Сафетдин. Кызыксынып сораштыручылар белән сөйләшеп торырга да теләмәде. Кыйналуын яшермәде, чөнки аның билгеләре әйтмәсәң дә ярылып тора иде.
— Капка төбенә кайтып җиткәч, арттан килеп суктылар. Һушымны югалтканмын, кемнәр икәнен белә алмадым, — дигәнне әйтүдән башка кулай җавап бирмәде ул. Районнан килгән тикшерүчегә дә шулай диде. Алар да чын гаеплене тапмады. Хаҗиның, җир ярыгыннан чыккандай кинәт пәйда булып, төн уртасында Сафетдинне тукмап юкка чыгарын берәү дә күз алдына китерә алмады.
Сафетдиннең икеле-микеле сүзләре авылда төрле гайбәт таралуга сәбәп булды. «Төнлә амбар басарга килүчеләр кыйнаган икән», — дигән сүзләр куерып алды. Качкыннарга эләккән, дигән фикерләр дә әйтелде. Гашиянең авылдан кинәт китеп баруы да төрле уйдырмалар куеруга юл калдырды. Гайбәт таратырга маһир хатыннар: «Амбар алдында икесен берьюлы ишкәннәр. Төнгә чаклы буш келәттә өегеп яткан булганнар», — дигән хәбәргә канат кую белән, ул яшен
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
16
тизлегендә таралып өлгерде. Аланбашта гына тукталып калмады, күрше-тирә авылларга да барып җитте...
...Чынбарлыкны авылда өч кенә кеше белде. Шуларның берсе — Рәсим иде. Ул Хаҗи сөйләгәннәрдән аңышты...
***
Сафетдин белән Гашия мәрәкәсе хакында төрлечә гоманлап алдылар да бераздан тынып калдылар. Чынбарлыкны белмәгәнлектән, гайбәтнең гомере кыска булды.
Сафетдин күзгә күренеп имгәнгән. Таякка асылынып, көч-хәл белән йөри. «Бер килгәнгә килә — гариплеге өстенә гариплек», — дип аны кызганучылар да байтак иде. «Саранлыгы өчен Ходай Тәгаләдән җибәрелгән каза бу», — дип юраучылар да табылды.
Тар күңеллелек бар, әлбәттә, Сафетдиндә. Амбар алдында эшләүче хатыннарның кесә төпләрен какмыйча торып, аларны өйләренә җибәрми. Ул күрмәгәндә ашап туенсалар гына инде. Үзләре тамак ялгау беләнмени?!. Өйдә ач балалар көтеп утыра бит аларны. Сабыйларның күңелен ничек күрергә соң?.. Моны төшенми завхоз. Үз баласы булмаган кеше башкалар хәлен ничек аңласын инде? Шундый миһербансызлыгы өчен өнәми аны авыл халкы. Күпләрнең Сафетдин йөгенә кермәвенең сәбәбе дә шуннандыр, мөгаен...
Эшләрлек рәте калмавын чамалап, хуҗалык мөдирлегеннән баш тартты Сафетдин. Аның гаризасын идарә утырышында тикшереп, соравын канәгатьләндерергә дигән карарга килделәр.
Амбарларга хуҗа булырдай кеше урынына Фәнияне кулай таптылар. Авылда белемле кешеләрнең берсе, исәп-хисап ягына башы эшли, гаделлеге бар, дип фикер йөрттеләр. Фәния үзе генә икеләнде: «Тарта алырмынмы соң?» — дип әйтеп карады. «Хәзер аерым тармаклар гына түгел, заманасы авыр. Авырлыктан барыбыз да кача башласак, эшләргә кем калыр соң?» — дип мәсьәләне кабыргасы белән куйдылар.
— Ирләр сугыштан кайтканчы эшләп торырмын, алайса, — дип ризалык бирде Фәния ахыр чиктә.
Аланбашта җитәкчелек тулысынча диярлек хатын-кыз кулына күчте. Идарә әгъзалары арасында сугыштан бер кулын өздереп кайткан хисапчы Салихтан башка бер ир заты калмады.
***
Софья да башкалар белән бергә колхоз эшенә кереште. Урак урганы гына булмаган аның. Авылда туып-үскән хатын-кыз буларак, игенчелек һәм терлекчелек хезмәтенең нечкәлекләрен бик яхшы белә. Җәйге айларда болында печән чапты, чүмәлә өйде. Болын эше тәмамлангач, ашлык сугуда катнашты.
Кышкы айларда авыл хатын-кызларының төп хезмәте кар тотудан, салам эскерте төпләрен көрәүдән, бәләкәй чана белән басуга тирес чыгарудан гыйбарәт. Софья да шушы эшләргә тартылды. Гашия авылдан киткәч, бригадир Талига аны яшелчә бригадасына күчерде.
Хатыннар Софьяны тиз арада үз иттеләр. Исемен дә татарчага җайлаштырып, «Сафия» дип йөрттеләр. Белгән чаклы санаулы урыс сүзләренә татарныкын кушып дәшә башлагач, Софья хезмәттәшләренә:
— Сез миңа татарча гына эндәшегез. Мин аңларга тырышырмын. Тора-бара әллә сөйләшеп тә китәрмен, — диде. Шуннан соң хатыннар Софьяга татар телендә генә сүз каттылар. Украин хатыны да акрынлап татарча пупалый башлады.
— Сезнең тел катлаулы. Гел аралашканда өйрәнмәслек түгел шулай да, — диештерде башта еш кына.
ГАМЬ
17
— Ныклап торып өйрәнәсең әле син. Хәзер үк аңлаша башладык бит. Әнә, кызың Үксинә татар кызларыннан аерылгысыз. Сиптерә генә татарчаны, — дип рухландыралар хатынны.
— Яшь тал тиз бөгелә. Ә мин карт өрәңге белән бер, бөгү өчен көч тә, вакыт та кирәк, — ди Софья җавабында.
— Бөтенләйгә үзебездә калырсың. Сөйләшергә дә өйрәнерсең, безнеңчә яшәргә дә, — диләр хатыннар, мөмкин булса, аның бүген үк кайтып китәргә атлыгып торуын белүгә карамастан.
— Калыр идем дә, сездә кыш салкын. Чыдый алмам, — дип шаяртып җавап бирә Софья.
— Кызың калса, нишләрсең?..
Оксана белән Рәсимнең чат беркешеп йөрүеннән чыгып әйтәләр, билгеле.
— Ул гомер буе барыбер миңа бәйләнеп ятмас бит. Кызлар — туган оясыннан чыгып китү өчен яратылган. Тәкъдир кая ташлый — алар шунда. Ата-ана ихтыярында түгел, — ди хатын, кызының язмышы аның кулында түгеллеген аңлатып.
Хәлбуки, эченнән икенче төрле уйлады. Бер бөртегеннән аерылып, ничек яшәсен соң ул? «Соңгы сулышыма кадәр кызым янымда булсын иде», — дип адым саен Ходайга ялвара. Шушы теләге кабул булсын өчен чукынып та алмакчы иде, дин тотмасалар да, үзләрен мөселман кавеменнән дип атап йөрткән хатын-кызлар алдында христианча табынуны уңайсыз санады.
— Алда нәрсә чыгарын кем белгән? Вакыт күрсәтер. Ул чорга кадәр яшисе бар, — дип фикерен йомгаклап куйды, бераз тын торгач.
Кызы белән Рәсим арасындагы мөнәсәбәтнең көннән-көн куера, тирәнәя баруын белә ана. Яшь йөрәктә кабынган сөю хисен киртәләрдәй әмәл юклыгын да чамалый... Вакыт үтәр, алар китеп барырлар. Яңа танышлар барлыкка килер. Оксана берсеннән-берсе елгыр, чибәр егетләрне очратыр, дуслашыр. Йөрәгендә янә мәхәббәт уты дөрли башлар. Биредәгесе күптән күргән татлы төш сыман гына булып хәтердә калыр... Ана әлегә шулай уйлый...
Ундүрт яшьтә кабынган мәхәббәтнең гомерлек түгеллегенә инанып җитмәгәнгә, ана шундый фикердә тора. Кызының бүгенге хисләрен вакытлыча мавыгуга гына саный. Еллар узу белән әһәмиятсез бер истәлеккә генә әйләнеп калырына инана.
Биредә калу!.. Софьяның башына мондый уйның юри генә дә килгәне юк. Бу хакта уйланырга да теләми. Кызының азалануы гына тирәнгә китмәсен. Рәсимне гомерлек юлдаш итеп сайлый гына күрмәсен. Ил икенче, тел икенче, җир икенче. Читлек кошы халәтендә гомер кичерергә калыр балага... Юк, юк! Ул кызының үз ихтыяры белән язмыш колына әверелүен теләми... Ярый, Оксана балалыктан чыкмаган, еракка карап корылган планнар белән яшәми торган чагы. Шулай да әлләни килеп чыгуы ихтимал... Тфү-тфү... Үзең сакла!..
Софья кызы белән басымлап бер сөйләшү ниятенә керде. Хатыннар белән бүген ярым шаяргандай сөйләшү аны тирән уйга батырды...
***
Рәсим белән Оксана мәктәптән бүген дә җитәкләшеп кайттылар. Софья аларны авыл башында каршылады.
— Әни, нәрсә булды? — дип гаҗәпсенеп сорады кыз, аның Рәсим белән бергә кайтуын күрү өчен килүен чамаласа да.
— Амбар алдына килгән идем. Сезне күрдем дә, бергә кайтырбыз дип көтеп алдым, — дигән булды ана, очраклы күрешү икәнлекне искәртергә теләп.
— Көтүең әйбәт булган, Софья түти. Әйдәгез, бергә-бергә кайтабыз, — диде Рәсим, Оксананың йөзендәге ризасызлык билгесен юкка чыгарырга теләп. Софьяның аларны каршылау сәбәбен Рәсим белә иде инде. Ана белән кыз арасында җитди
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
18
сөйләшү булган. Аның эчтәлеген Оксана Рәсимгә түкми-чәчми җиткерде. «Кирәгеннән артык мавыгып китеп, йөрәгеңә тирән яра алырлык булма», — дип вәгазь укыган ана. «Без хәзер сабый түгел. Мәхәббәтебез җитди безнең. Беркайчан да, нинди генә сәбәпләр килеп чыкса да ташлашмаячакбыз», — дип үзенекен тукыган кыз. «Хәзер генә шулай тоела ул. Кайтып киткәч, бу хисләрдән гел арынырсың, кайдадыр Рәсим атлы егет барлыгын да онытырсың. Беренче мавыгу кемдә дә була, кемнеке дә онытыла», — дигән Софья, үз башыннан кичкән хисләргә нигезләнеп. «Безнең мәхәббәт син аңлаганча, син күргәнчә түгел. Үлгәч тә онытылыр микән әле?!» — дип Оксана сүзен бирмичә, үз фикерендә калган...
Сүзсез килеш озак атлый алмадылар. Кичә өзелеп калган фикерен дәвам иткәндәй, ана телгә килде:
— Бераз гына да аеры тора алмыйсыз икән. Башка укучылар әллә кайчан кайтты. Ә син, Рәсимнең эше бетүен көтеп, кагаеп басып тордыңмы? — диде ул, кисәткәнне һич аңлый торган түгел икәнсең дигәндәй, баш селкеп.
— Әни, ул хакта бүтән сүз куертмыйк инде. Сөйләштек, аңлаштык түгелме соң?
— Сөйләштек, тик син һаман аңламагансың сыман.
Кыз башкача сүз катмады. Рәсимнәр турына кайтып җиткәннәр иде инде алар. Үзләренең торган өйләре дә рәттән генә. Керә-килешкә сорау бирде кыз:
— Минем адымны болай тикшереп йөреп, ни кылмак буласың соң син, әни?
— Артык оятсызланып китүегездән куркам. Синең яшьтәге кызлар арасында бала табучылар азмыни? Ялгыз килеш татар баласы карап үстерергә язмасын, дим.
— Әни, хафаланма, безгә ул хакта уйларга иртә әле.
— Сез нәрсә хакында гына уйлыйсыз соң?
— Киләчәк хакында.
— Сез уйлаган киләчәк ниндирәк инде?
— Бик матур... Сугыш бетәр, ил тынычланыр. Тормыш рәтләнер. Барыбыз да рәхәт яши башларбыз. Самолетларда очарбыз, поездларда йөрербез.Теләгән җиргә барырбыз, кайтырбыз...
— Барып-кайтып йөрерсез йөрүен. Кайда утракланырсыз соң?
— Бу хакта уйлап бетермәдек әле.
— Монда калмакчы түгелдер бит?
— Кем белә? Вакыт күрсәтер, — диде Оксана, зурларча җавап биреп.
— Шулай да тыйнак бул, кызым. Хисләреңне яшерә бел. Эчеңдәге тышыңда булмасын Беркатлы кызларга егетләр ышанмыйлар, акыллы кызларны кулай күрәләр... Шуны аңла: пешек сагызы шикелле чат берекмә. Үзеңне тыйнак тотсаң гына дәрәҗәң булыр, ихтирам итәрләр, — дип, ана әңгәмәгә нокта куйды.
Җиткерәсе фикерләре калды-калуын. Аңынчы Рәсимнең анасы Фәния белән гәпләшүне кирәк санады. Ике ана, һичшиксез, уртак фикергә килми калмаслар. Фәния дә уйланмыйча гына йөрми торгандыр. Балалар арасындагы мөгамәләне ул да белә бит...
***
Җирне көзге кырпак япкан көннәрдә: «Якын-тирә урманнарда качкыннар күренештерә икән», — дигән хәбәр тагын куерып алды. Сүз таралуга нинди вакыйга сәбәпче булгандыр, кышкы айларда качкыннарның бу якларда яши алмаячаклары һәркемгә мәгълүм, югыйсә. Зәмһәрир салкыннарда бил тиңелте сырынтыны ярып, агачлар арасыннан ничек йөрсеннәр дә, каян нәрсә табып тамак туйдырсыннар? Кеше аяк басмаган урыннарда эз калдыру — качак өчен үз-үзен тоттыру белән бер бит. Күреп кенә алсыннар, сугыш афәтләрен кичерүдән бәгырьләре ташка әйләнгән, бер-берләрен сатуны тиенгә санамаган бәндәләр хәбәрне кирәкле урынга шундук ирештерәчәк.
Эт өрә торыр, бүре йөри торыр, дигәндәй, качкыннар турындагы сүзләр чыгып-чыгып торса да, халык урманга да барды, басуга да чыкты. Дөнья кирәге йөртте
ГАМЬ
19
кешеләрне. Ачлык-ялангачлык изүе качкыннардан шөлләүдән яманрак иде...
Беркөнне эштән кайтып килгәндә, урам башында Рәсим белән Оксананы Фәния каршылады.
Әнисенең аны көтеп тору гадәте булмаганлыктан, Рәсим хәвефкә төште.
— Әнкәй, әллә берәр хәл бармы? — дип кабаланып сорады.
— Белмим инде, улым... Ниндидер бер офицер йөри. Сине авыл советына чакырып ике тапкыр килделәр. Шул хәрби сората, ди.
— Шикләнерлек нәрсә булырга тиеш түгел. Борчылма, әнкәй, — дип егет анасын тынычландырырга тырышты.
Фәниянең йөрәге үз урынында түгел инде. Заман өркетеп бетерде бәндәне, куян хәленә төшерде. Рәсимнең хәрби яныннан чыгуын Фәния белән Оксана ут йотардай булып көтеп алдылар. Ярый әле озак тоткарланмады.
— Нигә чакырткан? — Бу икесе берьюлы биргән сорау иде.
— Ике авыл арасында йөргәндә чит-ят бәндәләрне күрү-күрмәвем турында кызыксынды. Качкыннар турында сөйләнәләр бит. Мондый сүзләр органнарга да барып ирешкәндер, күрәсең, — дип җавап кайтарды Рәсим.
— Алай гына булса ярый, — дип, аны көтеп торучылар җиңел сулап, тынычланып калдылар...
Рәсим ишектән килеп керүгә, өстәл артында утырган капитан урыныннан күтәрелде, күптәнге танышын очраткандай елмаеп, күн итекләрен шыгырдатып, кул биреп исәнләште.
— Энем, син Нәбиев буласыңмы әле? — Белмәгәннән сорамады, билгеле. Нәселенең төбе-тамыры белән кызыксынган иде инде.
— Әйе, Нәбиев булам, — дип җавап кайтарды Рәсим.
Алар арасында сүз куера башлаганчы ук бүлмәдәгеләр чыгып беттеләр. Икәүдән-икәү калгач, Рәсим шомлана төште. Җитди мәсьәлә буенча сүз барачагын чамалады. Әткәсе турында ниндидер хәбәр ирештермәкчеме? Түгелдер. Андый яңалыкны әйтү өчен Рәсимнең Тимәктән кайтуын көтеп утырмас иде бу капитан...
— Сафа улы бит, әйеме?
— Шуныкы.
— Атаң, мәрхүм, шәп кеше иде...
Рәсимнең йөрәге жу итеп китте. Димәк, аның әтисе вафат... Һәлак булган?..
— Кайчан? — диде ул, агарына төшеп.
— Ничек «кайчан»?
— Әткәй кайчан мәрхүмгә әйләнгән?
— Ник? Ул исәнмени?
— Кичә генә хатын алган идек бит...
— Гафу ит. Икенче кеше белән бутаганмын, — диде капитан, хәтер калдырырлык сүз ычкындырмаган гөнаһсыз җан төсле кыланып. Рәсим эндәшмәде.
Моңа кадәр күрешеп сөйләшкәне булмаса да, бу хәрби хакында кайбер хикмәтле сүзләр ишеткәне бар иде. Район үзәгендә укыганда очрашты ул бу бәндә белән. Өлкән лейтенант погоны таккан иде ул чакта. Үзеннән алда гайбәте йөрде. Хатын-кыз аеруча өнәми иде үзен. «Безнең ирләр фронтта кан коя, ә бу хәшәрәт ике айга бер тапкыр кайта да килә, кайта да килә. Сугыш беткәч: «Мин батырларча сугыштым», дип күкрәк төеп мактанып йөрер әле», — дип зарланалар иде өлкән лейтенант Алтаф турында.
Үзенә карата әйтелгән сүзләрне ишетмәдеме, әллә ачуларын юри кабартасы килдеме, өр-яңа парад формасы киеп кайтып төшә иде. Аның билендәге киң каешында пистолет кобурасы, тезенә тикле асылынган тар каешта кынасына тыгылган бизәкле саплы хәнҗәр булыр иде. Шушы килештән, ялтырап торган итекләрен тешкә тиярдәй шыгырдатып, үзәк урамны көнгә берничә тапкыр урар иде...
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
20
Рәсим офицерның тагын бер сәер гадәте турында ишетеп белә: кыш айларында кайтканда, тимер юл станциясенә җигүле атта бары тик хатын- кызларга гына илттерә икән ул. «Ярты юлда кунасы бит, Алтаф ялгыз йокларга курка», — дип гайбәтлиләр иде.
... Алтаф өстәл артыннан урын алды. Рәсимгә үзенә якын бүкәннән урын күрсәтте. Егет утыргач, әйтте:
— Энекәш, бер деликатный вапрусны ачыклыйсы бар. Шуның өчен чакырту иде сине.
— Минем ярдәм тияр микән соң? — диде Рәсим, җилкәләрен сикертеп.
— Бәлки, тияр... Беләсең, авыр чорда яшибез. Сугыш бара, берәүләр кан коя, ә икенчеләр качып йөри. Дезертирларны әйтүем...
«Хаҗи абзый артыннан иснәнеп йөрүеме әллә?» — дигән шик йөгереп үтте Рәсимнең башыннан. Түгел икән. Аерым кеше турында дәлиле барлыгы сизелми. Шулай да кемнәндер, нәрсәдәндер шөбһәләнеп йөрүе ачык...
— Син, энем, Тимәккә көн саен барып-кайтып йөрисең. Кырга охотага да чыгыштырасың икән... Юлда шикле бәндәләр күренгәне юкмы? — диде Алтаф, егетнең күзенә сөзеп карап.
— Ю-у-у-к! — диде Рәсим, сузып.
— Аяк эзләре дә күзеңә чалынмадымы?
— Бер дә күренгәне булмады.
— Алай икән... Энем, шулай килешик: шикле затларга юлыгасың икән, миңа хәбәр итү ягын кара. Мин булмаганда, военкомның үзенә җиткер. Түлке берәү дә сизенмәсен. Бүгенге сөйләшүне дә сер итеп сакла, — диде капитан, Рәсимне кисәтеп...
Рәсим Алтаф Хаҗиевнең ни өчен ике айга бер тапкыр ялт итеп кайтып төшүенең сәбәбен аңлый төште сыман. Тышкы кыланмышы белән кайберәүләр Алтафны дуамалга санасалар да, эчке яктан серләр сөременә төрелгән бәндә икән ләбаса! Холык-фигыленә төшенеп бетәрдәй затка тартмаган ул бу килештән. Бер төрле сөйли, икенче төрле гамәл кыла кебек...
Өч көн үтүгә, Иркәш авылыннан бер ирне кулына богау салып алып киттеләр, дигән хәбәр ишетелде. Бер тәүлек элек кенә кайткан булган. Мунча керергә генә өлгерә алган. Аны «аулауда» капитан Хаҗиевнең кулы уйнавын чамалады Рәсим. Кайтуы, сораштырып, иснәнеп йөрүе юкка булмаган икән...
***
Эштән арып-талып кайтуга карамастан, авыл халкының байтагы фронт хәбәрләрен ишетү өчен, кызыл почмакка җыйнала. Кайбер көннәрне бүлмәгә сыярлык булмый. Тәрәзәләрне ачып, радионы тышкы яктан тыңларга мәҗбүр булалар соңарыбрак килгәннәр.
Бу арада ишетелгән хәбәрләр буенча, җиңү көннәренең Каф тавы артында түгеллеген чамалый халык. Украина җирләрен азат итү өчен каты бәрелешләр бара. Бу төбәктә тиз арада дошманның эзе дә калмаячак, дип яза гәзитләр. Софья шул хәбәрне ишетүгә үк, шатлыгын кызы белән уртаклашты:
— Кызым, биредә яшисе көннәребез санаулы гына калып бара, — диде ул, басудан талчыгып кайтып, тамак ялгарга утырган Оксанага.
— Нишләп алай? — дип сорады кыз, аны-моны аңышмыйча.
— Безнең җир тиздән азат ителеп бетәчәк...
Сөенергә дә, көенергә дә әзер түгел иде Оксана. Ана баласының хәлен сизенде, әмма белмәмешкә салышты. Юату сүзләре әйтүдән дә тыелды. Гәп агышын икенче эзгә кертеп җибәрү өчен җай тапмыйча, үзе дә бер мәлгә аптырап торды...
Шулчак урам ишеген шакыдылар. «Кем бар?» — диюгә, ирләр тавышы килде. Рәсимнеке. Оксана, урыныннан сикереп торып, өй ишеген ачты, Рәсимнең муенына асылынды.
ГАМЬ
21
— Кайчан кайттың, Рәсим?
— Әле генә. Бер стакан чәй эчтем дә караңгы төшкәнче сезгә кагылыйм, дип керүем.
— Имтиханнарыңны биреп бетердеңме? — дип төпченде кыз.
— Барысын да түгел. Тагын ике атнадан килергә куштылар.
— Ул чакта диплом алып кайтасың, әйеме?
— Исәп шулайрак.
— Рәсим, бер тотынгач, ярты юлда калма, институтка кер, — дип, Софья яшьләр арасында куерган әңгәмәгә кушылды. — Синнән үрнәк алып, башкалар да белемгә омтылырлар. Тыныч тормышка күчкәч, белемлеләр кайда да кирәк булачак.
Егет авыз ачканчы, Оксана сүзне икенчегә борды:
— Без озакламыйча китәбез, — диде ул, Рәсим өчен мөһим яңалык җиткереп.
— Ничек? — Рәсим сораулы карашын хәбәр ирештерүче Оксанага түгел, Софьяга төбәде.
— Гомерлеккә килмәдек бит, озакламый китәрбез инде, — дип ана кызының сүзен раслады.
—Сугыш туктамый торыпмы?
— Без яшәгән урын азат ителде инде. Озакламый туган җиребез тулысынча чистарып калыр. Кайтып, ныклап торып оя кору хәстәренә керергә кирәк булачак...
Рәсимнең йөзе җитдиләнде, уйчанлык чаткылары йөгерде. Дмитриенколарның гомерлеккә килмәвен, иртәме-соңмы китәчәкләрен белеп йөрсә дә, ул көн тиз килеп җитәр төсле түгел иде. Мәхәббәт хисләре белән тулы йөрәк нинди авыр заманада да көннәр санын тоймый икән...
Өй эчен сүрән караңгылык биләп алды. Өстәл өстендә кукраеп утырган сукыр лампа яктысы үз тирәсеннән китми. Ул да менә сүнәм дигәндәй, кечкенә утлы телен як-якка болгап утыра. Җәелеп утыруны урынсыз санап, Рәсим чыгып китүне кулай күрде. Хәерле төн теләп, өйдәгеләр белән саубуллашты. Оксана аны озата чыкты. Тышкы баскычта егетнең муенына сарылды, Рәсим аны кысып кочаклады...
Өйгә кергәч, Оксана сәке түренә өелгән урын-җир өстеннән мендәр тартып алды да шуңа капланып еларга кереште. Кызының эреп төшү сәбәбен аңласа да, ана сорау бирде:
— Ни булды, кызым?
— Булмады, — диде кыз, күз яшьләренә тыгылып.
— Булмаган өчен үксемиләр бит.
— Үксемичә! Аерылышабыз бит... Без әллә бүтән мәңгегә күрешә алмабыз...
— дип Оксана тагын да ярсый төште.
— И-и, җүләр! Сезнең барысы да алда. Кырык күрешеп, кырык сөйләшерсез,
— диде ана, әйткәннәренә үзе үк ышанып җитмәсә дә...
Оксана тынычлана төште. Башкача сүз катышмадылар. Җәйге төн кыскарып килә, иртән иртүк икесенә дә эшкә кузгаласы...
***
Авыл кешесе өчен фронт сызыгыннан хат алудан да киеренке тойгы юктыр. Фәниягә бүген хат китереп тоттырдылар. Ире Сафадан иде.
Бер айга якын хәбәре килми торды. Эчендәгесен сиздермәсә дә, төрлечә юрап, ныклап торып хафалана башлаган иде Фәния. «Үлде хәбәре китереп кенә тоттырмагайлары», — дип хәвефләнеп, утлы кузга баскандай, курка-өркә генә йөрде...
Җәһәт-җәһәт кенә ачты да хатны укырга кереште Фәния. Яраланган икән аның ире. Бер госпитальдән икенчесенә күчереп йөртүләре аркасында, адрес аныкланмыйча торып, хат яза алмаган. Өй эчендәгеләргә, күрше-күләнгә кайнар
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
22
сәламнәрен тезгәннән соң, түбәндәгеләрне хәбәр иткән:
«... Ходай Тәгалә тагын бер үлемнән алып калды. Өченче тапкыр яралануым югыйсә. Ә мин исән! Әйткәнем булмасын... Яшәргә иде бит әле. Тыныч тормышта тагын бер тапкыр рәхәтләнеп яшәп карыйсы килә...
Самара госпиталендә ятам. Снаряд кыйпылчыгы уң аякның тез капкачын чәрдәкләде. Кисү ихтималы барлыгын да әйткәннәр иде, шөкер, аңа барып җитмәделәр — бөгелмәсә дә, үз аягым белән калдым...
Кадерлем, озакламый күрешербез. Мине бөтенләйгә кайтарып җибәрәчәкләр.
Хәерсез үлем белән монда адым саен очрашмалы. Ул госпитальдә дә кешеләрне сагалап кына тора. Кичә авыр яраланган бер татар егетенә операция ясаганнар иде, аңына килә алмыйча бакыйлыкка күчте. Кукмара ягыннан иде. Безнең тирәне белә, күп йөргән. Тегүчеләр нәселеннән икән. «Сезнең якта яраткан кызым бар иде, ятим булганы өчен әткәй алдыртмады. Бай кызга өйләнгән идем, баладан үлде. Исән калсам, беренче яраткан кызымны юллаячакмын», — дип хыялланып ятты. Шунысы кызганыч: кызның исемен, кайсы авылдан икәнлеген сорамаганмын. Ә ир Фаяз атлы иде...»
Фәниянең тез буыннары калтырарга кереште. Беренче мәхәббәте, тегүче Фаяз хакында язган ләбаса аның ире. Менә язмыш! Кемнәр белән кемнәрне генә очраштырмый! Һәм нинди хәлләрдә генә...
Аерылышуга ничә еллар узуга карамастан, Фәния Фаязны йөрәгеннән чыгарып ташлый алмады. Күпмедер онытылган тоелса да, тәүге мәхәббәт күңелдән уелмый икән. Көндәлек мәшәкать, нәрсә беләндер мавыгу, кайгы- хәсрәт кебек кичерешләр генә аны артка чикереп тора да, барыбер, көтмәгәндә искә төшеп, бәгырьне телеп, йөрәкне җилкендереп ала...
«Фаяз... Фаяз... Мин бит сиңа барыбер ачу тотмыйм. Мәхәббәт көчен таныткан беренче кешем буларак, сиңа бәхет кенә теләдем мин. Син бәхеткә барыбер кинәнә алмагансың...»
Фәния, шундый бер фикергә килеп, янә бер көрсенде дә Фаязга җәннәттә урын теләп, гадәти чынбарлыкка әйләнеп кайтты. Аның үзен яратучы, ихтирам итүче ире бар. Аннан туган балалары бар... Тиздән аның белән күрешәчәк. Бергәләп, гөрләшеп яши башлаячаклар...
***
Эштән кайтышлый, вакыт соң булуга карамастан, Софья кызыл почмакка кагылды. Халык байтак җыйналган иде. Шылт иткән тавыш чыгармыйча, радио тапшырган фронт яңалыкларын тыңлыйлар. Софья килеп кергәндә, радио Икенче Балтик буе фронты гаскәрләре тарафыннан дошманның «Пантера» дип аталган көчле оборона линиясе өзелүе хакында сөйли иде.
Икенче һәм Өченче Белоруссия фронтлары гаскәрләре азат иткән шәһәрләрнең, авылларның исемнәре аталды. Днепр елгасы флотилиясе морякларының батырлыклары турында мактау сүзләре әйтелде...
Софья Украина фронтына кагылышлы хәбәрнең яңгыравын түземсезлек белән көтте. Ул хакта әллә сөйләмиләр микән, дип икеләнеп торганда, диктор: «Беренче Украина фронты гаскәрләре, һөҗүмгә күчеп, Львов юнәлешендә немецларның көчле оборонасын өзделәр һәм соңгы өч көн эчендә илле километрга алга киттеләр», — дип хәбәр итте. Азат ителгән шәһәрләрнең исемнәре аталды, алты йөздән артык торак пунктның кире кайтарылуы әйтелде.
— Безнең гаскәрләргә немецларның кырык бишенче дивизия командиры генерал Энгель әсирлеккә төште, — дип сүзен төгәлләде диктор...
Софья башкасын тыңлап тормады, китү ягын карады. Ул кайтып кергәндә Оксана өйдә иде. Сирәк-мирәк сүз алышып, мич төбендә телемләп киптерелгән каткан бәрәңгене ипи урынына чәйнәп, тәмләп кенә гөлҗимеш чәе чөмерделәр.
— Мин Хәлимә янына барып киләм, — дип кузгалды чәй яныннан Софья.
ГАМЬ
23
— Төнгә каршы нигә тагын? Иртәгә көн беткәнмени? — дип гаҗәпсенеп сорады кыз.
— Беткән. Иртәгә эшкә чыкмаска иде. Минем урынга башка кеше билгеләсен.
— Аның өчен рәис янына бару мәҗбүри түгел, бригадир белән дә килешергә була.
— Икенче йомышым да бар. Ашарга сорыйм.
— Бүтәннәргә бирмәгәндә, сиңа тәтер дисеңме?
— Соңгы үтенечкә колак салыр, бәлки... Юлга кәтеркәй катырмый булмас. Поездда нәрсә ашарбыз?
— Китү вакыты килеп җиттемени?
— Тиздән...
Ана барысын да әйтергә теләмәде. Рәсим кайтып күренгәнче кузгалу исәбендә тора ул.
Күрешми калсалар, икесенә дә җиңелрәк булыр дип уйлый иде ана...
...Казан юридик институтына 1944-1945 нче уку елына студентлар кабул итү буенча район газетасында белдерү басылган иде. Педагогия училищесын тәмамлап кайткан Рәсимгә мәктәп директоры Саттаров шушы институтка барып карарга киңәш итте. Читтән килүчеләр икмәк карточкалары белән тәэмин ителәләр, тулай торакта яшиләр, диелгән белдерүдә. Шушы якларын
ӘМИРҖАН МОТАЛЛАПОВ
искә алып, егет бәхетен сынап карамакчы булды. Укырга керә алганда, авызга көн саен ипи эләгәчәк. Стипендия дә түләнәчәк икән әле...
Институт каршында әзерлек курслары эшли икән. Документларны тапшырган вакытта кабул итү комиссиясендә утыручылар Рәсимгә шушы курсны узарга киңәш иттеләр.
— Сугышта катнашучыларга, авыллардан килүчеләргә институтка керүдә өстенлек бирелә. Сез бу төркемгә эләгәсез. Икенче ягы да бар: әгәр курсларны уңышлы үтәсез икән, имтихансыз кабул ителергә мөмкинсез, — диделәр аңа.
Укырга булгач — укырга, дип, Рәсим җиң сызганып, курсларда белем алырга кереште. Уку программасы шактый катлаулы иде. Укулар урыс телендә алып барыла. Авылда туып-үскән татар малае өчен белгән кадәресен аңлаешлы итеп сөйләү җиңелдән түгел иде. Тырышты егет, курсны алдынгылар рәтендә тәмамлады. Институтка берсүзсез кабул ителде ул...
... Рәсим курсларда укып йөргәндә аналы-кызлы Дмитриенколар авылдан китеп барганнар иде инде...
***
Ерак юлдан кайтып, тамак ялгап алгач, Рәсимгә сеңлесе Хамия хат тоттырды. Күңеле сизенде егетнең. Конвертны ачмыйча кулында бөтергәләде дә өстәлгә куйды, иркәләгәндәй итеп, аны акрын гына сыпырыштырды. Тынлык сузыла төште. Хамия аны бозарга базмады. Хәер, аның уенда абыйсын юатырдай җылы сүзләр дә юк иде. Рәсим башын күтәреп тәрәзәгә карады. Ерактагы ниндидер ноктага текәлеп күпмедер торганнан соң:
— Кайчан? — дип сорады.
— Өченче көн киттеләр, — диде кыз, җавабында.
— Бераз көтә алмаганнар икән...
— Оксананың китәсе килмәгән иде, әнкәсе чарага куймады. Җае да шулайрак килеп чыкты. Салих абый бер айлык курска китте. Аны тимер юл стансасына илтәсе аттан Софья түтинең дә каласы килмәде, — дип аңлатты Хамия булган хәлнең асылын.
Ачаргамы-юкмы, дип икеләнгәндәй, Рәсим хатны кулында кырыкка әйләндерде. Ачса, хатны укырга хәленнән килмәстәй тоелды аңа. Күңелен бушлык биләп алды. Сөрән салып, нидер кычкырасы, өзгәләнә-өзгәләнә җылыйсы килде егетнең. Тик тамак төбенә утырган коры төер, аваз чыгару түгел, сулыш алуны да тоткарлый иде...
— Абзыкай, үзеңне кулга ал, борчылмаска тырыш. Алар барыбер китәсе кешеләр иде бит... Вакытлы яшәүчеләр... Оксана киткәндә: «Тормыш бераз рәткә кердеме, мин монда киләчәкмен», — диде. Күрешерсез әле, — дип Хамия абыйсын тынычландырырга теләде.
— Шулаймы? — диде Рәсим, йөзенә бернинди чаткы чыгармыйча.
— Әйе. Хатында да әйтеп язгандыр әле...
Хамия, хатны тынычлап укысын дип, абыйсын ялгыз калдырып, өйдән чыгып китте. Рәсим конвертны ачты. Күңелгә якын таныш кулъязма... Хат амбар кенәгәсе битенә язылган. Төсен югалтып, саргая төшкән бу кәгазь кисәге Рәсим өчен бар нәрсәдән кадерле иде. Анда язылганнарны бирелеп укырга кереште ул...
«Рәсим, йөрәгемнең яртысы синең янда калды. Аның барлыгын тоеп яшә, мине онытма. Ә мин сине бер минутка да истән чыгармам. Әни: «Яшь чактагы мәхәббәт килә дә, китә дә. Синнән дә үтәр», — ди. Кемгә ничектер, әмма минем мәхәббәтем сүнә-сүрелә торган түгел. Сине өзелеп яратам. Әгәр синең хисләрең 24 дә миңа карата шундый көчкә ия икән, безнең мәхәббәт ни өчен килеп-китә торган мавыгу гына булырга тиеш?! Мин моңа ышанмыйм...
Кадерлем, китәсе төндә сине төшемдә күрдем. Акбүз атка атлангансың да авыл
ГАМЬ
25
башындагы Суганлы тауга менеп барасың. «Нигә мине ияртмисең?» — дип кычкырам сиңа. «Бераз көт, сине дә алам», — дип кул болгап китеп бардың.
Уяну белән, төшне әнигә сөйләгәнче, үзем юрадым. Мәртәбәле, абруйлы кеше булачаксың син. Хезмәтеңдә югары күтәреләчәксең... Ияртергә инандырдың бит, димәк, мин дә синнән калмаячакмын...
Рәсим, бәгърем, онытма мине. Кызганыч, киткәндә гашыйклар шикелле җылы аерылыша алмадык. Вәгъдә куешмадык. Өлгерербез, дип уйлыйм. Барып чыгармын әле. Бәлки, үзең дә килергә тәвәккәлләрсең...
Авылдан китү авыр булды миңа. Сине күрмичә юлга кузгалу бәгырьне телгәләде. Түзмәдем, җыладым. Әни төрлечә юатты, әмма аерылышу сагышларын үгет-нәсихәт белән генә бастырып буламыни?!
...Рәсимкәем, кайтып төпләнү белән хат җибәрермен. Минем хатны җавапсыз калдыра күрмә берүк. Синнән хат килми башласа, үзем белән ни булырын күз алдына китерә алмыйм. Саргаеп үләрмен мин... Ишетәсеңме?
Кызган, ярат син мине. Язмышлар чатында ялгызымны калдырма. Мин һәркайда, һәркайчан сиңа тугрыклы калырмын...
Сине өзелеп яратучы Оксана дип белерсең.
21 июль, 1944 нче ел.»
Хатны укып бетергәч, башын ике кулы белән кысып, Рәсим тирән уйга калды. Беренче күрешүдән үк дөрләп кабынган һәм ике яшь йөрәкне көяр дәрәҗәгә җиткереп яндырган иң самими, иң саф, иң гөнаһсыз тәүге мәхәббәт шушы көннән сүнә башлар сыман тоелды аңа.
Юк-юк... Мөмкин хәл түгел бу! Рәсим беркайчан да, нинди генә хәлләрдә дә сөйгәнен бүтәннәргә алыштырмас. Гомер буе тугрылыклы калыр ул Оксанага!
Оксананың: «Без озакламый китәбез», — дип еш кабатлаган көне килеп тә җиткән, узып та киткән. Рәсимнең сөйгәне хәзер туган җирендә инде. Бу минутларда, бәлки, аңа хат язып утырадыр? Язсын гына. Егет хатның берсен дә җавапсыз калдырмас, хәбәр көттереп тилмертмәс...
Рәсим, уйга чумган халәтеннән бераз айный төшеп, урыныннан күтәрелде. Баш җилләтү өчен урам һавасы кирәк иде аңа. Акрын гына атлап, амбар ягына юнәлде. Әнисе аның кайтканын да белми бит әле. Институтка керү яңалыгын җиткереп, куандырасы килде Рәсимнең. Гел шомлы хәбәрләр генә көтеп яшәргә димәгән бит. Йөрәк бер җылы хәбәргә дә кинәнсен...
Дәвамы киләсе саннарда