Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧОРЛАР ҮЗГӘ — МӘСЬӘЛӘЛӘР УРТАК

Г.ИСХАКЫЙ ҺӘМ Г.ГАЛИЕВА ӘСӘРЛӘРЕНДӘ ХАТЫН-КЫЗ МӘСЬӘЛӘСЕ
Язманың исемен укыгач, татар әдәбияты белән азрак таныш булган укучы әйтеләсе
фикерләрнең, сүз сөрешенең кайсы тирәдә барачагын шәйләгәндер. Әйе, сүзем Гаяз
Исхакыйның «Остазбикә» һәм «Кәләпүшче кыз», Гөлчәчәк Галиеваның «Газзәбану» һәм
«Өзелгән өмет» әсәрләре турында. Ике автор төрле чорларда, төрле тарихи шартларда иҗат
итсәләр дә, алар күтәргән хатын-кыз мәсьәләсе һәрвакыт актуаль булып кала. Яшәеш
кыйммәтләре чорга бәйле билгеле бер үзгәреш кичерә, шунлыктан без «замана үзгәрде»,
дияргә яратабыз. Ләкин бит кояш чыгасы җиреннән чыга, байыйсы ягыннан байый, җир үз
күчәре тирәсендә әйләнеп тора. Димәк, замана түгел, без, кешеләр, үзгәрәбез. Ничек кенә
үзгәрмик, Адәм белән Хава яралтылганнан бирле, хатын-кыз мәсьәләсе — көн кадагында. Бу
мәсьәлә күпгасырлык әдәбиятыбызда да зур урын алып тора.
Милли әдәбиятыбызга нигез салучыларның берсе, аның алтын баганасы саналган
Г.Исхакый иҗаты белән китап укучылар узган гасырның 80 нче еллары ахырында таныша
башлады: әсәрләре мәктәп программаларына кертелде, пьесалары театр сәхнәләрендә уйнала
башлады, соңрак кинофильмнар төшерелде. Совет чорында никадәр генә каралтырга, халык
күңеленнән югалтырга тырышсалар да, әдип, «алтынга пычрак йокмый» гыйбарәсенә дәлил
буларак, яңадан халкына әйләнеп кайтты. Бөтен гомере буена үзенең милләтен, аның яшәешен,
киләчәген кайгыртып яшәгән һәм иҗат иткән бу олуг милләтпәрвәр шәхес иҗатында хатын-
кыз проблемасы төп урыннарның берсен алып тора. Хатын-кызның авыр һәм җаваплы роленә
Гаяз әфәнде битараф кала алмый. Бу күренешнең сәбәпләрен ачарга, хатын-кызның киләчәген
кайгыртып, аның милләтне саклаудагы урынын билгеләргә тырыша. Әсәрләрендә ул хатын-
кызны һәрдаим яклый, теләктәшлек күрсәтә, хәлен җиңеләйтергә тырыша. Кайбер әсәрләрендә
хатын-кызны «тормыш төбендә» сурәтләп, аның сәбәпләрен ачыклый, баткаклыктан чыгу
юлларын күрсәтә. Күп очракта аның хатын-кызлары алдынгы фикерле, булдыклы, кыю булып
калка. Мисал итеп «Кәләпүшче кыз» (Кәмәр), «Теләнче кызы» (Сәгадәт), «Алдым-бирдем»
(Галия), «Мөгаллимә» (Фатыйма), «Көз» (Нәфисә), «Остазбикә» (Сәгыйдә), «Зөләйха»
(Зөләйха) һәм башка бик күп әсәрләрен китерергә була.
Мин, гади укучы, гомерем буе әдәбиятыбыздан аерылмаган һәм мөгаллимә булып эшләгән
шәхес буларак, Г.Исхакыйның кайбер хатын-кыз образларына дин- шәригать күзлегеннән якын
киләсем килә. Күренекле әдипнең иҗаты «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең әдәбият укыту
программасына кертелде. Аның күп әсәрләрен укып өйрәнәбез, шәкертләр иҗади һәм фәнни
эшләр башкара. Бу уку йортында әдәби әсәрләр, әхлак тәрбиясе чарасы буларак, исламның
хатын-кызга куйган таләпләреннән чыгып өйрәнелә, анализлана. Р.Фәхретдин дә, әдәбиятның
шәхес тәрбияләүдәге әһәмиятен ассызыклап: «Бер халыкның әдәбияты нинди булса, халкы да
шундый була», — дигән.
Дин сүз сәнгате белән тыгыз бәйләнештә. Тел һәм дин татарны халык буларак яшәткән,
тарих афәтләреннән, юкка чыгудан саклап калган. Кешене рухи яктан тәрбияләү — дин һәм
әдәбиятның уртак бурычы. Дин дә, әдәбият та белемгә, кешенең камиллегенә, кешеләр
арасында дуслык-татулыкка өнди. Әйтелгәннәргә дәлил итеп Коръән аятьләрен китерергә
мөмкин: «Кешегә без ата-анасына яхшылык итәргә әмер иттек...» (Локман сүрәсе, 14 аять);
«...һәркайда кешеләрне яхшылыкка өндә, вә гөнаһлы эшләрдән тыел, вә сиңа ирешкән бәла-
казага, катылыкка сабыр ит...» (Локман сүрәсе, 13 аять). Күргәнебезчә, динебез бәндәне
сафлыкка, рухи пакьлеккә, изгелеккә, мөрәвәтлеккә, шәфкатьлелеккә чакыра. Алдашу, гайбәт,
хәмер куллану, харам, зина кебек һәрбер начарлыклардан тыя. Әдәбиятыбыз да бик борынгы
чорлардан алып кешенең дөньядагы урынын, яшәвенең мәгънәсен ислам кануннары нигезендә
күрсәтә. Әдипләр иҗатында кешенең Аллаһка мөнәсәбәте, әхлак кагыйдәләре, ислам
148
өйрәтүләре җирлегендә бирелә. Кайсы гына чорда язылса да, әдәбиятыбызда гаделлек,
миһербанлылык, хөрлек һәм фидакарьлек, мәхәббәт һәм тугрылык, гуманлылык һәм туган
илне ярату кебек гомумкешелек кыйммәтләре яклана. Явызлык, хыянәт, хөсетлек, алдашу,
кансызлык, бәгырьсезлек, таркаулык һ.б. кире кагыла.
Г.Исхакыйның «Остазбикә» әсәренә килик. Хатын-кыз... Кем ул, каян килгән, ни өчен
дөньяга яратылган, аның җәмгыятьтәге, гаиләдәге урыны нинди? Коръәнгә мөрәҗәгать итик:
«Әй, инсаннар! Сезне бер җаннан яралткан вә аңа хатынны бар иткән, аларның икесеннән ир
җенесен вә хатын җенесен үрчеткән Раббе каршында гөнаһ кылудан куркыгыз...» (Ниса сүрәсе,
1 аять).
Белгәнебезчә, дөньяга һәр нәрсә парлы итеп яралтылган. Димәк, инсани затлар да парлы
булырга, ягъни өйләнеп, гаилә корып яшәргә тиеш. Г.Исхакыйның «Остазбикә» әсәре
геройлары Вахит белән Сәгыйдә — гаилә кору чорына кергән яшьләр. Никах, туй
мәшәкатьләреннән соң бер җан, бер тән булып унике еллап яшиләр. Бергә яшәү чорында булган
милли һәм гаилә проблемаларын, хатын- кызның җәмгыятьтә тоткан урынын автор Сәгыйдә
образы аша ачыклый. Әлбәттә, әсәрдә әхлакый мәсьәләләр дә читтә калмый. Сәгыйдә — татар
хатын-кызының җыелма образы. Г.Исхакый шушы образда татар хатын-кызының иң күркәм
сыйфатларын туплап биргән. Сабыр, киң күңелле, холкы белән тыныч, олы җанлы, хезмәт
сөючән Сәгыйдә танылган остазбикә булып китә. Авторның хатын-кызларга куйган
таләпләреннән берсе — аларның белемле булуы, гыйлем алуы. Шушы максатта Сәгыйдәнең
әтисе Хәйретдин хәзрәт кызы килен булып төшкән авыл кешеләренә болай ди: «...Мин
кызымызны мулла Вахидка биргәндә, анасы да, кардәш-кабиләмез дә, авыллары кара, укыган,
хезмәт итәчәк остазбикәгә мохтаҗлар, олы өйрәтер, намаз-ниязга алыштырыр дип уйлаган
идек... Мин кызымны монда Рәхим мулланың сарык абзарын тазартырга бирмәдем». Өзектән
күренгәнчә, карт хәзрәтнең максаты кызын кияүле итүдән бигрәк, шул авыл кызларын
мәгърифәткә алып чыгу. Бу хәзрәтнең алдагы гамәлендә максатына ирешкәнлеген автор бик
матур итеп ача, Сәгыйдә дөрестән дә кызлар өчен чын абыстай булып таныла.
Әсәрдә күрсәтелгән гаилә бәхете — ир белән хатынның бер-берсен яратып, бер җан, бер
тән булып үз халкыңа хезмәт итеп яшәүдә. Ләкин бу гаилә алдында килеп туган, аны борчуга
салган проблема да калкып чыга: унике ел бергә яшәүләренә карамастан, гаиләдә бала юк.
Шушы хәл Сәгыйдәнең эчке дөньясында каршылыклы уйлар, фикерләр тудыра. Аның бу
бәргәләнүендә үзенең ана булу бәхетеннән мәхрүм калуы гына түгел, ирне балалы итү, нәсел,
үзенә һәм иренә догачы калдыру хакындагы фикерләре өстенлек итә. Чөнки: «Мал һәм балалар
дөнья тереклегенең зиннәтләредер...» (Кәһаф сүрәсе, 46 аять).
Сәгыйдәнең акылы белән Вахидка булган мәхәббәте, хис-кичерешләре арасында кискен
көрәш башлана. Бу көрәш, рухи газапланулар, сызланулар аша үтеп, кайвакыт чарасызлыкка
китереп җиткерә. Ничек кенә авыр булмасын, акыл өстенлек итеп, көндәшлек ачысы икенче
планга кала. Ләкин остазбикәнең ирен өйләндерергә теләве Вахидның кискен каршылыгына
очрый, чөнки ир «Сәгыйдәдән башка хатын юк», дип яши һәм Сәгыйдәнең тәкъдимен ишетергә
дә теләми. Ир белән хатын арасында шактый тирәнгә киткән конфликт туа. Әмма мулланың
авырып китүе, аның үзеннән соң нәсел калдырмыйча үлеп китү куркынычы алга баскач,
Галимәгә өйләнү нияте туа.
Сәгыйдәнең рухи ныклыгы, көчле ихтыяры, ирен бәхетле итәсе килү хакына үз бәхетен
корбан итә алуы бик күп хатын-кызларыбызга үрнәк булып тора. Хатынның ни дәрәҗәдә олы
җанлы, сабыр холыклы булуы әсәрнең соңгы өлешендә, ягъни
туйның икенче көнендә аның кодалар өенә кияү чәенә баруында чагыла. Хәзерге чор хатын-
кызлары өчен күз алдына да китерә алмаслык вакыйга: иреңне үзең теләп икенче бер кыз белән
никахлаштыр да, әле тагы аларны тәбрикләргә шул йортка кунакка бар. Бара шул Сәгыйдә. Үзе
өчен ни дәрәҗәдә газаплы булса да, героиня бөтен көчен җыеп, ире һәм Галимә алдында илаһи
бер горур кыяфәттә баса.
ХХ гасырда әдәбиятыбызда Г.Исхакый традицияләрен дәвам итеп иҗат ителгән әсәрләрне
күпләп санарга булыр иде. Аларда хатын-кыз язмышы, кеше бәхетен гаилә бәхете белән бәйләп
карау мәсьәләсе чагылыш тапса да, күпхатынлылык темасына иҗат ителгән әсәрләрне атап
булмый. Бу проблема Гөлчәчәк Галиеваның 2010 елда дөнья күргән «Газзәбану» әсәрендә
яңадан калкып чыга.
Әдәбият белән кызыксына башлаганнан соң, үткәнне күздән кичергәндә, өч очрак хәтердә:
ул да булса татар укучысының зурдан кубып китапка-әдәбиятка ябырылуы. Аның беренчесе
безнең буын — узган гасырның алтмышынчы еллары студентлары иде. «Совет әдәбияты»
ЧОРЛАР ҮЗГӘ — МӘСЬӘЛӘЛӘР УРТАК
149
журналында Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без — 41нче ел балалары» һәм «Фронтовиклар» әсәрләре
дөнья күрде. Хәтеремдә: журналны китапханәдән алып уку өчен чиратка языла идек. Ниһаять,
укыла торгач, журнал таушалып, тышлары төшеп бетте. Икенчесе шул ук ХХ гасырның
сиксәненче елларында, Г.Исхакый иҗаты халкыбызга яңадан кайткан вакытта күзәтелде. Һәм
менә ХХ1 гасырда Гөлчәчәк ханымның «Газзәбану» романы укучыларга килеп иреште.
«Газзәбану» — бүгенге көннең гаять актуаль темасына язылган әсәр. Анда тормышта
ныграк урын ала барган күпхатынлылык проблемасы күтәрелә һәм автор аңа хатын-кыз
күзлегеннән якын килә. Вакыйгалар агышы инде бик ерак чорларда калган, ләкин аның идея
эчтәлеге бүгенге яшәешебезнең күп кенә сорауларына җавап бирә.
Иң элек 1921 ел алып килгән ачлык вакыйгалары игътибарны җәлеп итә. Бу афәт турында
әдәбиятыбызда әлләни җәелеп сөйләшү булмады дисәк тә хата түгел. Дөрес, Г.Ибраһимовның
реаль вакыйгаларга нигезләнеп язылган «Адәмнәр» повесте белән М.Гафуриның «Кеше
ашаучылар турында поэма»сын мисалга китерергә була. Ләкин алар басылып чыгу белән үк
цензура тарафыннан тыелган әсәрләр рәтенә кертелә һәм берничә буын укучы бу әсәрләр
турында белмичә үсә. «Адәмнәр» һәм «кеше ашаучылар...» чынбарлыкка нигезләнгән булса да,
ачлыкның реаль сәбәпләре, гомумән, күтәрелми. Дөреслек хакына бу афәтнең Идел буе
халыкларының 90 процентына кагылуын, республикабыздан 232 мең кешенең читкә китүен,
меңләгән кешенең фаҗигале төстә вафат булуын әйтү кирәктер. Бүген татарлар дөнья буйлап
таралган, дибез. Аның сәбәпләре күптөрле. Бу таралу, Казан ханлыгы җимерелеп, халкыбыз үз
дәүләтчелеген югалткан чорлардан ук башлана. Озын, озакка сузылган фаҗигале тарихның
барлык очракларына да тукталып тормыйм, максат ул түгел. Шулай да кайберләрен искә
төшерү кирәктер. Авыр салымнардан, көчләп чукындырудан, таланудан гаҗиз авыл крестьяны
һәрвакыт атлы булу турында хыялланган. Максатына ирешү, атлык акча эшләү нияте белән
шахталарга, төрле приискаларга хезмәткә киткән (Ш.Камал «Бәхет эзләгәндә», «Акчарлаклар»,
Ф.Хөсни «Йөзек кашы»). Күп бәхетләр, рәхәт тормыш вәгъдә иткән Октябрь түнтәрелеше дә
халыкка җәбер-җәфадан тыш әлләни алып килми. Илдә күптөрле сәяси экспериментлар үткәрү
нәтиҗәсендә туган олы фаҗигаләр турында А.Гыйлаҗевның «Өч аршын җир» повестенда
сурәтләнә.
Уңган, таза тормышлы игенчеләрнең шәхес хуҗалыкларын туздырып, малларын алып,
кулак ярлыгы тактылар, аларны сөргенгә озаттылар. Шул рәвештә меңнәрчә игенчеләрнең
язмышы фаҗигагә әйләнә. Күбесе әле үз теләге белән хуҗалыгын ташлап качарга мәҗбүр була.
Гасырга якын вакыт үткәч, югалган шәхси хуҗалыкларны торгызырга омтылу бара. Ләкин ул
тырыш крестьянның берничә буыны алышынган, халык хуҗалык итү маһирлыгын, шул эштәге
мөстәкыйльлеген, җиргә булган элекке мөнәсәбәтен җуеп өлгергән шул. Шунлыктан бу эш бик
әкрен бара.
Газзәбану әсәрендәге Нургали дә бит, әнә шул егерме беренче елгы ачлыкта ата-анасын,
хатыны-баласын калдырып, Ташкент якларына чыгып китә. Өч-дүрт айга гына дип киткән ир
үзе эшләгән кибет хуҗасының кызына өйләнеп тә куя. Дөрес, аның хезмәткә чыгып китүе
бәрабәренә гаилә ачтан үлмичә кала. Чөнки Нургали акчасын, азык-төлеген җибәреп тора.
Әсәрдә иренең өйләнүе турындагы хәбәрне ишетү мизгелен автор Газзәбануның үзеннән
сөйләтә: «Һа-ай, ул коточкыч хәбәрне ишетеп өнсез калганнарым, кара кайгыда керфек тә
какмый йокысыз узган төннәрем исемә төшсә, йөрәккәем әле дә булса, нәкъ шул вакыттагыча,
сызып-сызып сулкылдый башлый. ...Чыдаса да чыдый икән бу йөрәк дигәнең... Ул көннәрдән
соң юкса алтмыш еллап вакыт узса да, йөрәгемдә калган шул җәрәхәттән әле дә булса кан сава.
...Ир бирмәк — җан бирмәк, дип әйтмәсләр иде шул аны».
Газзәбану иренең үле хәбәрен ишетергә да әзер, ләкин бу хыянәтне (ә ул аны хыянәт дип
кабул итә) күтәрү ачысының ни дәрәҗәдә авыр икәнен үзе генә белә. «Үлгәннең үкенече зур
булса да, хурлыгы юк бит аның», — дип бәргәләнә Газзәбану. Шундый авыр вакытта, җан
гаҗизләнгәндә, кая, кемгә барабыз? Әлбәттә, әти-әни янына. Газзәбану да йокысыз үткән
төненнән соң туган авылына, әти-әнисе янына ашыга. Хатынның, рөхсәт итсәләр, әти-әнисе
йортына кире кайтырга да исәбе юк түгел. Әмма ана белән бала арасындагы сөйләшүгә әти
кеше килеп кушыла. Аның фикере, хәтта таләбе башка: «Кискән икмәк кире ябышмый. Абый,
энекәшләрең яшәгән бу йортта син инде киселгән икмәк. Синең үз йортың бар, ул — балаң
туган йорт. Эш аты бит син ул йортта. ... Шул Нургали кияү аркасында гына яшәп ятабыз бит
әле», — ди, ачтан шешенеп үлгән гаиләләрне саный-саный, һәм сүзен дәвам итә: «Син, кызым
Газзәбану, сабырлыгыңны җуймале. Ачуыңнан Нургалигә үзеңнән биздерерлек итеп хат яза
күрмә тагы. Кода-кодагыйга да илтифатлырак булырга тырыш, чыраеңны бозма. Тешләреңне
кысып булса да түз. Болай да югалтканнардыр инде үзеңне, тизрәк балаң янына кайт, каената-
каенанаңа елыш». Әти кеше кызын озата барырга теләгән анага акыл бирә: «Үзем дә бармыйм,
ФЛЁРА ХАННАНОВА
150
сине дә җибәрмим, ничек килгән, шулай кайтып та китәр, каенана-каенатасыннан узып
йөрмәсен, чәеңне эчерсәң эчер дә, абыйсы белән җиңгәсе кайтып җиткәнче, озат үзен».
Шушы урында Гөлчәчәк ханым бүгенге ата-аналарга, яшь гаиләләргә сабак бирә түгелме?
Бүген таркалган гаиләләрнең саны һаман арта-ишәя бара. Әлбәттә, моның сәбәпләрен күп
санарга була. Мин арадан берсенә генә тукталасым килә. Гаиләдә савыт-саба шалтырамый
тормый, бигрәк тә яшь гаиләләрдә, әле очлы почмаклар ышкылып шомарып, ягъни бер-берсенә
яраклашып беткәнче, бу хәл еш кабатлана. Әлбәттә инде, яшь бикәч үпкәсен күрсәтү өчен, ата-
анасы янына йөгерә. «Үз сөягебез үзебездән артмас, бала да ким-хур булмас. Кайт, кызым,
үзебезгә, интегеп яшәмә», — дип киңәш бирә ана кеше. Әти кеше еш кына бу сөйләшүгә
катнашмый, чөнки бүген безнең җәмгыятьтә ата культы дигән әйбер юкка чыга бара. Шулай
итеп, әни кеше кызының язмышын хәл итә дә куя. Берничә тапкыр кайталы-китәле уйнагач,
гаилә таркала, кыз һәм кияү — тол, бала ятим кала.
Инде ир, аның хатыннары мәсьәләсендә динебез, шәригать карашыннан фикерләп алыйк.
«Бер ирнең никахлы хатыны ике (яки өч вә дүрт) булып та, кием- салым, торыш-йөреш, ашау
вә эчү, кичәләү вә бүләк бирү кебек эшләрдә тигезлек кылмаса, кыямәт көнендә ярты ягы
корыган хәлдә халык хозурына килер», — ди Пәйгамбәребезнең бер хәдисе. Бу хәдискә
аңлатма биреп, Р.Фәхретдин болай ди: «Мөселманнар өчен дүрткә кадәр хатын алу дөрес булса
да, бу дөреслек чикләүсез түгел, бәлки күп шартлар астында дөрестер. Чарасызлык вакытында
бердән артык хатын алырга рөхсәт бирә торган шәригать, әдәп вә әхлак ноктасыннан карап, бу
эшне кайвакыт күп кешеләргә тыю итәдер. Һәрхәлдә, хасталык вә баласызлык яки
мәхәббәтсезлек вә әхлаксызлык кебек кимчелекләр аркасында, зарурилык булмаганда, яки
әйтелгән кимчелекләр булып та хатыннарына тигезлек кыла алуына ышанмаганда, хатын
өстенә хатын алуда сакланырга тиешле».
Нургалинең өйләнүе куелган шартларга туры киләме? Нургалинең икенче хатыны Маһирә
чибәр, малы бар (атасы сәүдәгәр), яхшы нәселдән, укымышлы, ислам динендә. Ә тигезлек
хакында Гөлчәчәк ханым Газзәбануның атасыннан әйттертә: «Шул Нургали кияү аркасында
гына яшәп ятабыз бит әле. Шөкер, сине яраткач, безне дә ташламады. Ашаган җиренә сыер да
кайта, кияү дә кайтыр. Алла боерса, менә күрерсең». Әйе, кайта Нургали. Ләкин яшь хатыны
Маһирә белән. Газзәбануның эчке халәте, хәле-әхвәле ничек? Иренең өйләнгән хәбәрен инде
ул ишеткән, ягъни яшене яшьнәгән, күге ничек күкрәр? Кунакларны каршы алуга әзерлек бара.
Газзәбануның каенанасы Зөлкамал килененә яшьләр йоклар өчен ак келәтне, юынырларына
мунчаны җыештырырга куша. Карышмый Газзәбану, эшли каенанасы кушканны. Ләкин
соңыннан идәннәрнең чиста-ак булуын аңлатып, өзлексез түккән күз яшьләре белән юганын,
шулар ачысыннан агарганын әйтә. Әйе, йөрәгенең җәрәхәте юк — авырта, төтене юк — яна.
Әле җитмәсә Газзәбану, үз ястыгына яңа теккән матур тышлыкны киертеп, Нургалиләрне
каршы алырга барасы атның тарантасына салырга тиеш икән.
Монысына Газзәбану түзми, җан ачысы белән болай ди: «И-и, әнкәй, малаең үзе генә
кайтасы булса, ниләр генә эшләмәсием. Кушканны гына эшли торган кешемени мин? Ничек
бер дә сизмисең соң син? Менә инде ничә көн йокым — йокы, ашым — аш, эшем эш түгел.
Эчләрем тулы ут. Болай да бит, мунчаны ю дидең, юдым, аларга йокларга ак келәтне ю дидең,
анысын да юдым. Инде аларны каршы алырга үземнең бирнә ястык-җәймәләремне әзерләп
куярга кушасыңмы? Каенана булдым дигәч тә... Бу баланы рәнҗетмәгәем дип тә уйлый
алмыйсың бит ичмаса...» Зөлкамал килененең үпкәсен аңлый, уңайсызланып та кала, ләкин ана
кеше буларак күтәрелеп бәрелми. Киленен тынычландыру юлын таба, назлап, Газзәбануның
аркасыннан да сыйпап куя.
Шушы вакыйгалар бүгенге каенана белән килен өчен үрнәк түгелмени? Гаиләләр таркала,
дибез. Күбесе бит килен-каенана мөнәсәбәтләре аркасында була. Димәк, бу ике хатын-кызның
бер-берен аңлап, юл куеп, сабыр итеп, бер-берсенең, халык әйткәндәй, кирәкле кылларына
басып яшәгәндә генә гаиләне, аның тынычлыган саклап була.
Сабырлык — түземле булу, авыр хәлләр килгәндә чыдам булып, үзеңә хуҗа булу, ямьсез
сүзләр һәм начар хәрәкәтләрдән үзеңне тыя белү дигән сүз. «Бары тик сабыр итүчеләргә генә
хисапсыз бүләкләр, саваплар булачак», дип әйтелә Зөмәрә сүрәсенең 10 нчы аятендә.
Сабырсызлык дөнья һәм ахирәт бәхетсезлегенә сәбәп булыр. «Газзәбану» романы нигезенә дин
кушканча яшәү төшенчәләре, милли гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз (аш-су әзерләү, кунак
дәшү, Сабантуй күренешләре, кендек әбисе булу һ.б.) салынган. Алар барысы да халкыбыз
арасында булган тыйнаклык, олы җанлылык, сабырлык, бер-берең белән яхшы мөнәсәбәтне
күрсәтү, әхлак тәрбияләү максатына юнәлгән. Геройларның һәр гамәлендә гаиләдә ата кешенең
урыны, шәхес тәрбияләүдә аларның роле ярылып ята. Чыннан да, халкыбыз дини кануннарга
буйсынып яшәгәндә, ата сүзе, ата киңәше беренче планда булган бит. Әти кеше, гаиләгә
ЧОРЛАР ҮЗГӘ — МӘСЬӘЛӘЛӘР УРТАК
151
кайтып, өстәл артына утырмыйча, балалар кашык күтәрмәгән, аның гаиләдә үз урыны, үз
бурычы булган. Газзәбануның каенатасы Зариф, үз атасы Ибраһим шул гамәлләрнең үрнәге
булып тора. Автор үзе үк «әсәр күбрәк ирләр колагына диебрәк язылды», ди. Чыннан да,
динебез бу хәяттә ирләргә дә күп бурычлар йөкли. «Сезнең һәрберегез көтүче. Ьәрберегез
үзенең көтүе өчен җаваплы. Идарәче көтүче, ул шулай ук үзенең көтүе өчен җавап бирә. Хатын-
кыз үзенең ире йортында көтүче, хезмәтче үз хуҗасының милеге өчен көтүче һәм һәркайсы үз
көтүе өчен җаваплы», — диелә хәдистә. Күп гаиләләрдә тавыш хатыннарның ирләренә
буйсынмауларыннан килеп чыга. Аллаһы Тәгалә Коръәндә ирләрне хатыннар өстеннән
тәрбияче кылып яратуын әйтә. «Аллаһ кешеләрнең берсен икенчесеннән өстенрәк иткәнгә күрә
һәм малларын сарыф кылганга, ирләр хатыннар өстеннән карап, күзәтеп торучылар» («Ниса
сүрәсе, 34 аять)
Бүген җәмгыятьтә күпхатынлылык турында сүз байтак. Күп хатыннар моңа каршы.
Берсенең дә диярлек үзләрен Сәгыйдә яки Газзәбану урынына куясы килми. Ләкин кайсыгыз,
хөрмәтле хатыннар, ирем фәкать минем белән генә яши дип ышанып әйтә ала? Бүгенге
статистика буенча ирләр һәм хатыннар санын чагыштырып караганда да бу проблема актуаль
булып кала.
Әйе, татар укучысы «Газзәбану»ны ябырылып укыды. Төрле очрашулар, «түгәрәк
өстәл»ләр, тәкъдир итү кичәләре үткәрелде. Әлбәттә, мактау сүзе генә булмады. Кемдер киңәш
бирде, кемдер тәнкыйтьләде. «Безгә бүген Газзәбанулар түгел, Альбиналар кирәк», —
диючеләр дә табылды. Гөлчәчәк ханым, тәнкыйть көчле булган саен, үз әсәре өчен сөенеп,
горурланып яшәде.
Гөлчәчәк Галиеваның заман рухын тоеп иҗат итүче әдибә булуын «Өзелгән өмет» повесте
да раслый. Әлеге әсәрне Г.Исхакыйның «Кәләпүшче кыз» повестена нисбәтле бәяләп үтик.
1900 елда дөнья күргән әсәрендә Г.Исхакый хатын-кыз мәсьәләсен милли дәрәҗәгә күтәрә,
укучыга әсәрне язуының максатын да ача. «Укучым! Минем бу хикәяне язудан максудым —
Камәр кеби булуның ахыры ни булачагын күрсәтеп, милләтемнең туташларын шул кара
бәхетләрдән коткарыр өчен, аларга Камәр булуда нинди авырлыклар барлыгын белдереп,
үзләрен саклар өчен бар тәнбиһтер».
Ире үлеп, унбиш яшьлек кызы Камәр һәм унөч яшьлек улы Габделәхәт белән калган,
кәләпүш тегеп тамак туйдыра башлаган Кәримә кияүгә чыгу фикеренә килә. Ир буласы кеше
балаларны кабул итми, шунлыктан Габделәхәтне мәдрәсә интернатына тапшыра.
Кәләпүшләрне сәүдәгәр Сәлимовлар кибетенә илтү кызы Камәргә йөкләнә. Кибеттә сатучы
булып эшләгән иске карашлы Вафаның күзе Камәргә төшә. Әсәрдә Вафа «бөтен дөньядагы
матур хатын-кызны гүя Вафага гына рәхәт өчен яратылган» дип яши һәм Вафа кызны үз
максатында файдаланырга була. Әле моңа кадәр егетләр белән беркайчан да аралашмаган, инде
ана назыннан, ана тәрбиясе һәм аның җылы сүзеннән дә мәхрүм калган Камәр, егетнең матур
сүзләренә, вәгъдәләренә ышанып, сафлыгын югалта. Соңыннан Вафа аннан котылу юлын
карый. Егет аны кызлар белән кәсеп итүче Зөһрә карчыкка тапшыра. Карчык кызны акчага
сатып, табыш чыганагына әверелдерә. Героиня кулдан-кулга китә. Куркыныч чир йоктыра,
шифаханәгә эләгә, аннан чыккач та элекке шөгылен дәвам итә. Корсаклы булып, яңадан
шифаханәгә керә. Үле баласын ярып алалар, шунда үзе дә үлә.
1900 елда дөнья күргән бу әсәрдә татар дөньясында борчу тудыра торган зур мәсьәлә
күтәрелә. Автор татар кызларын Камәр фаҗигасеннән саклауны зыялыларыбыз бурычы итеп
карый, һәм әсәр, басылып чыгу белән, укучыларның да, җәмәгатьчелекнең дә игътибарын
җәлеп итә. Әсәрне укыгач, һәркем үзенә «кем гаепле?» соравын куярга хаклы. Әсәрнең
«хәтимә»сендә автор Вафа белән Зөһрә карчыкны гаепләсә дә, гаепне Камәрнең үзеннән дә
эзли. Моны без шул ук әсәрдәге Васфикамалның Камәргә каршы куеп сурәтләнүендә күрәбез.
Намуслы булганы өчен Васфикамал яхшы кешегә кияүгә чыга һәм бәхетле була.
Әлбәттә, әсәрдә сурәтләнгән бәхетсезлекнең сәбәпләрен башлап дөрес тәрбия бирмәүдә,
динсезлек, наданлык, әхлаксызлык кысаларында карау кирәк. Коръәндә болай диелә: «Зинага
якын да бармагыз, аның сәбәпләреннән дә ерак булыгыз, чөнки ул пычрак эш, вә бик яман
кабахәт юлдыр»; «...Зина кылу кебек фәхеш эшләрнең ачык эшләнә торганнарына да, яшереп
эшләнә торганнарына да якын бармагыз» («Әнгам» сүрәсе, 151 аять).
Үзебез яшәгән XXI гасырга кайтыйк. Бу чорда хатын-кыз әхлагы мәсьәләсе тагы да
кискенрәк булып алдыбызга килеп басты. Матди һәм кешелек кыйммәтләренең үзгәрүе
җәмгыятебездә хатын-кызның кадерсезләнә баруын, аңа товар итеп карауны барлыкка китерде.
Гаяз Исхакый традицияләренең уңышлы дәвамы буларак Гөлчәчәк Галиеваның «Өзелгән
өмет» повесте дөнья күрде. «Әхлакка әхлаксызларны күреп өйрәндем», — дигән бер акыл иясе.
Шушы гыйбарәнең мәгънәсен Гөлчәчәк ханымның әлеге әсәреннән аермачак күреп була.
ФЛЁРА ХАННАНОВА
152
Повестьта нәкъ безнең көннәр сурәтләнә.
Әсәр герое Талия урта мәктәпне тәмамлап, зур бер эшкуарга сәркатип булып урнаша һәм
аның сөяркәсенә әйләнә. Талиянең бу тормышыннан әнисе дә канәгать, чөнки Касыйм
Кадырович аны сыерлы, мунчалы иткән. Табибларга да йөртеп тора, кирәк чакта акчасын бирә,
күчтәнәчләреннән дә калдырмый. Талиянең дә хезмәт хакы әйбәт, барлык кирәк-ярак, йорт
җиһазлары белән тәэмин ителгән заманча фатиры да бар. Хуҗасы аны үзе белән чит илләргә
командировкаларга да алып чыга. Ләкин Талия тора-бара бу «рәхәттән» туя. Аның үз
тормышын, үз гаиләсен булдырасы, ана буласы килә һәм Касыймга бу турыда әйтә. Соңрак
Талия, Касыйм белән араларын өзеп, хатыны, баласы авариягә очрап үлгән Ахияр белән
никахлаша... һәм Касыймнан бала таба.
Әсәрнең финалы да гаҗәеп гыйбрәтле, Ахияр баланың Касыймнан икәнен аңлый. Талия баласы белән авылга анасы янына китә. Авылдан килгәндә, авариягә очрап, Касыйм үлә.
Касыймның законлы хатыны Камәрия авызыннан автор Талиягә менә нәрсәләр әйттертә:
«Никадәр гөнаһсыз җаннарны харап иттең. ... Иреңә коточкыч борчу, хурлык китереп, йөрәген
җәрәхәтләдең. Сабыеңа «зинадан туган» дигән хурлыклы тамга салдың. Яратып кабул иткән
атасыннан аны да мәхрүм иттең. Үзеңне кызганмыйм, әле ир дә табарсың, кемнеңдер сөяркәсе
дә булырсың. Әмма дә балаң жәл... Әниеңне дә кызганмыйм, һәр ананың үзе тәрбияләп
үстергән җимешен үзе татып карамый хәле юк». Әйе, автор әйткәнчә, Талия, беренчедән,
тәрбия җимеше. Моның шулай икәнен соңарып Талия дә аңлый: «И-и, әни, кияүгә чыгып,
Касыймны ташласаң, риза-бәхил түгел дип баштук кем әйтте — син! Нәчәлник хатыннарының
күбесе сөяркә тоталар икән, дип тукып торучы да син түгелме соң? Онытмагансыңдыр әле,
унтугыз яшемдә үк, Касыйм абый сиңа өй салып бирергә вәгъдә иткәч, ашка чакырганнарые
дип, безне кич буена ялгыз калдырып чыгып киткән әни кеше син түгелме соң? Каян килгән ул
сиңа шулкадәр акчага, байлыкка хирыслык? Инде ул чир миңа да йокты бугай... Ә менә үзең
хәзер мине гаепләргә маташасың».
Әйе, Талия әнисен дөрес гаепли. Чөнки шәригатебез хатын-кызга кич буена түгел, бик аз
вакытка да ир-ат янында ялгыз калуны тыя. Икенче зур сәбәп — халкыбызда булган рухи
кыйммәтләрнең юкка чыгуы. Аларны бүген бер-беребездән уздырып дөньяга табыну, байлык
җыю алыштырды. Муеннарына бармак юанлыгында алтып чылбырлар асып (Коръән ир-
атларга алтын тагуны тыйса да), танк зурлыгындагы чит ил машиналарында сөяркәләре янына
ашыгучы ирләрдә, бүген өстемдәге бүрек- туным иртәгә башка хатын-кызда булмаса ярар иде,
дип кайгыручы хатыннарда, олы юл буена тезелеп, «кайчан мине алып китәрләр икән», дип
чиратта торучы кызларда нинди рухи кыйммәт була ала икән? Ачның күзе — икмәктә, тукның
күзе — хикмәттә, ди халкыбыз. Әйләнә-тирәбездә ризык, күзләреңнең явын алырлык кием-
салым, ә күңелебездә, җаныбызда бушлык.
Динсезлекнең иң югары ноктасына җиткән узган гасырның 60-70 нче елларында да
фәхишәлек әле бүгенгедәй түгел иде. Гасыр азагындагы үзгәртеп корулар, эшсезлек, ягъни
җәмгыятебезнең түбән тәгәрәве алып килде бугай бу әхлаксызлыкны. Әнә бит «Шәһри Казан»
битләрендә (29 август, 2013 ел) бер фәхишә: «Мин татар милләтен түгел, татар телен дә
ташкаүлчим генә беләм. Ул дәүләт, ул милләт мин шушы эшкә керешмәсен өчен нәрсә эшләгән
соң? Укуым өчен түләгәнме, өч баланы ялгыз үстергән әниемә булышканмы? Мин бик озак
үксез, ташландык, ач яшәдем — ул тормышка бер аягым белән дә кире басасым килми», — ди.
Шуңа да үзе турында: «Мин фахишә түгел, мин — эшмәкәр, — ди. — Акылым да, белемем дә,
тырышлыгым да җитәрлек. Әмма безнең илдә акылың белән генә ерак китеп булмый, йә
блатың, йә эшлекле әтиең, йә матурлыгың булу кирәк. Миндә аның соңгысы гына булды». Бу
сүзләргә аңлатма соралмый. Нәтиҗәне акыллы укучы үзе ясар, дип кенә әйтә алам.
Шулай итеп, хатын-кыз язмышын, гаилә мәсьәләләрен төрле планда ачкан Г.Галиева
әсәрләре серле, мавыктыргыч вакыйгалары, сурәтле теле, гыйбрәтле язмышлары белән китап
укучылар күңеленә үтеп кереп, аларны тормышка, мәгънәле яшәешкә өнди, битарафлыктан
чыгара. Әдибә безгә шуның белән якын һәм кадерле. Бу язмабыз күптән түгел генә мәңгелеккә
күчкән Гөлчәчәк ханым рухына дога булып ирешсен иде. Амин!