Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ БӨТЕНДӨНЬЯ СУГЫШЫНДА АЛМАНИЯДӘ МӨСЕЛМАН ӘСИРЛӘРЕ


6. Мөселман әсирләренең шәхси язмалары
«Казан утларымның алдагы санында басылган мәкаләмдә мин мөселман хәрби
әсирләренең хатлары турында сөйләсәм, бу мәкаләмдә, бер караганда, шул ук сюжетны дәвам
итәчәкмен. Ләкин бүгенге мәкаләмдә күбрәк әсирләрнең «үзләренә» сүз бирергә тырышырмын.
Бернинди тарихчы да әсирлек фаҗигасен шул кадәрле җанлы һәм тетрәндергеч итеп бирә
алмас. Бу язмаларда барысы да бар — хис тә, көндәлек тормышны яктырту да, истәлек өчен
китерелгән мәгълүматлар да, әдәби яки фольклор текстлар да.
Инде искә алынган Берлин китапханәсе җыелмасында мөселман әсирләренең хатлары
гына түгел, блокнот формасында көндәлекләр дә, төрле башка язмалар да сакланган.
Алар нинди максат белән язылган соң? Бу сорауга төгәл җавап бирү бик кыен. Уйлап
карыйк: кешеләр әсирлектә, дошман кулында, алар иртәгә нәрсә буласын, туган өйләренә кайта
алырлармы, юкмы, белмиләр, ә истәлек итеп тормышларында булган вакыйгаларны яки
күңелләренә хуш килгән җыр текстларын матур итеп кәгазьгә төшерәләр. Минем уйлавымча,
әсирлек шартларында язылган көндәлекләр, бер яктан, татар халкына традицион рәвештә хас,
язма яки басма сүзгә булган ихтирамны чагылдыра — андый язмалар нормаль яшәү
шартларында да еш очрый. Кызганыч ки, техник тәрәккыят безне бу традициядән «азат итте»
шикелле — без бүген машина-компьютерга күбрәк ышанабыз, хатлар язмыйбыз, көндәлекләр
алып бармыйбыз... Минемчә, зур югалту бу. Көндәлек алып бару һәр кешене тәртипкә,
пөхтәлеккә, уй-фикерләрне берләштерергә өйрәтә ләбаса. Икенче яктан, әсирләрнең
көндәлекләре һәм башка язмалары алар арасында сүнмәгән-сүрелмәгән туган илгә кайту
хыялының көчен, мөселман әсирләренең оптимизмын да тасвирлый.
Хәзер инде бу әһәмиятле һәм кызыклы язмаларның эчтәлегенә күз салыйк.
Менә Вюнсдорф лагереннан бер әсирнең гади арифметикасы. Ул туганнарыннан алган
хатлар һәм посылкаларның статистикасын алып барырга тырышкан, хәтта посылка алу
таблицасын да төзегән, аларның килгән көннәрен һәм алты санлы номерларын шунда теркәп
барган. Аның исеме һәм чыгышы билгесез, болар искә алынмый, ләкин әлеге статистикага
ышансак, 1916 елның декабрендә ул өеннән алты посылка һәм биш сум акча алган, 1917 елның
22 маенда ике посылка алган, 29 майда ата-анасыннан хат килгән. 22 июльдә ул өеннән 9
июньдә язылган хатны алган. Шул ук 1917 елда посылкалар тагын 28 август, 17 һәм 26
сентябрьдә («авылдан сохари») килеп җиткән, ә менә 4 октябрьдә килгәнен юлда кемдер ачып,
исле сабынны урлаган, шулай да 5 декабрьдә тагын бер посылка кәефен күтәреп җибәргән,
анысында «чәй, ярты фунт шикәр һәм сохари» булган.
Әлеге мәгълүматлар төгәлме-юкмы, анысы бу очракта иң мөһиме түгел, иң мөһиме —
Беренче бөтендөнья сугышы елларында мөселман әсирләре Алманиядә лагерьда да тулы
изоляция хәлендә калмаган, соңарып, югалтулар белән булса да өйләреннән хатлар да,
посылкалар да алып торганнар.
Бу фикерне раслаган тагын бер факт: икенче бер әсир, чыгышы белән Самара
Ахыры. Башы 2-6 саннарда.
губернасы Ташбулат авылыннан, истәлек итеп блокнотына русча «1916 елда Галәметдиннән
— 20, Хөсәеннән — 2, Мусадан — 2, Котлыгыштан — 4, Гыйбадулладан
— 1, Ишмөхәммәт каенатадан — 8, Токанайдан 6 хат алдым», дип теркәп куйган.
Әсирләр блокнотларына бик еш хәрби хезмәт вакытында яки инде әсирлектә танышырга
насыйп булган иптәш солдатларының адресларын яза торган булганнар
— рус һәм татар телләрендә. Кайбер авторлар вак фактларны, кызыксындырган
мәгълүматларны язып барганнар, ул язмалар арасында кайвакыт бернинди бәйләнеш тә юк.
Мәсәлән, бер блокнотта дистәләгән солдатның адресы язылган, аннан соң Морзе әлифбасынын
аңлатмасы, сыер токымы исемнәре, иң файдалы химик ашламаларның атамалары бирелә. Шул
ук блокнот хуҗасы, күрәсең, әсирлек вакытында алман телен өйрәнә башлагандыр — биредә
ул алман һәм литва телләреннән мисаллар китергән һәм аерым сүзләрнең татарчага тәрҗемәсен
биргән. Кеше кеше булып кала шул, авыр булса да, барыбер яңалыкка, белемгә омтыла. Бәлки,
кайберәүләр өчен шундый язмаларны алып бару күргән михнәтләргә каршы табигый бер
реакция булып торгандыр — кеше үз дөньясына күмелеп киткән, тирә-яктагы авырлыкларны
күрмәскә тырышкан. Ә бәлки бу язмалар бары тик аерым кешеләрнең холык-фигылен, аларның
142
битараф булмаганлыгын гына чагылдырадыр? Ничек кенә булмасын, ул язмалар әсирләрнең
көндәлек тормышын, аның авырлыгын яки бәләкәй генә булса да шатлыкларын хәзерге көн
укучысына җиткерә.
Блокнотларда дини язмалар да еш очрый — Коръән сүрәләре, гыйбрәтле текстлар, догалар
— алар хәтердән язылганмы, әллә башка басмалардан күчерепме (лагерьда китапханә
булганлыгын онытмыйк) — анысын әйтә алмыйбыз. Ләкин шунысы бәхәссез: бу язмалар һич
тә алман яки госманлы пропагандасы нәтиҗәсе түгел. Аларны без бары тик әсирләрнең дөньяга
электән үк формалашкан карашларының чагылышы дип кенә бәяли алабыз, чөнки, мәсәлән,
шул ук блокнотларда җиһад яки кяферләргә каршы изге сугыш алып бару зарурлыгы бер сүз
белән дә искә алынмый. Әсирләргә бөтенләй башка нәрсәләр әһәмиятлерәк булып тоелган.
Дөрес, ике блокнотта без төрек телендә аерым текстларны күрә алабыз. Мәсәлән, күренекле
прозаик, шагыйрь, драматург Нәмык Кәмал, сәясәтче һәм язучы Мәхмәд Әмин яки кайбер
башка төрек зыялыларыннан өзекләр. Шулай да мин әсирләрнең төрек текстларын
блокнотларына күчерүен һич тә госманлы солтаны игълан иткән җиһад белән бәйләмәс идем.
Мәгълүм ки, XIX йөздә татар-төрек мәдәни багланышлары шактый интенсив булган, ХХ йөз
башында, Госманлы дәүләтендә реформаларны яклаучы хәрәкәт башлангач, татар зыялылары
бу хәрәкәт белән ихлас кызыксынганнар, шуңа күрә алдынгы һәм популяр төрек
язучыларының әсәрләре Русия мөселман әсирләренә таныш булган икән, бу һич тә очраклы
күренеш түгел — бу инде сугышка кадәр татар җәмгыятенең Госманлы дәүләтендә барган
үзгәрешләр белән танышуын гына исбатлый торган факт.
Әсирләрнең кайбер блокнотларында чын мәгънәсендә көндәлекләр дә күрергә мөмкин.
Кайберләре бик кыска, аерым, иң әһәмиятле вакыйгаларын гына искә алалар, кайберләре,
киресенчә, солдат яки әсир тормышын тасвирлый торган вак детальләрне дә китерәләр.
Мәсәлән, әсирләрнең берсе көндәлегендә күбрәк дини бәйрәмнәрне генә аерып күрсәткән:
«1916 елда июньнең 17се шимбә көн рамазан шәрифкә шөрүгъ кылдык Сатсун (Цоссен. —
И.Г.) лагирында. Рамазан шәриф айның эчендә һичбер эссе көн булмады. Ләкин ягмур бик күп
булды.
Дүшәмбе көн 17 июльдә гает рамазанны укыдык. Сатсунда Төркиядән Шүкрү паша килеп
укыды. 10 сәгать ярымда башлап, 11 сәгать ярымда тәмам булып, зиратларга барып, 4тә
кайттык.
1916 елда синтәбернең 24нче шимбә көн гает корбанны укыдык, лагир Сатсунда, 20 куй
корбан өчен бирелде. Нинд вә Франса әсирләре һәм зур началствалар хәзер булдылар.
1917 елында 8 июньдә чәршәмбе көн кич илән тәрәвих илән шимбә көн рузага шөрүгъ
кылдык лагир Вайнздуруфда (Вюнсдорфта. — И.Г.)»
Тора-бара шул ук әсир сәяси вакыйгаларга күбрәк игътибар бирә башлый:
«1917 елында гыйнварның 9 йүмендә лагир Вайнбиргда безләрә игълан итте Галимҗан
әфәнде «Йолдыз» газитәсендәге сүзләрне: 29 ноябрдә Уфада Милли
мәҗлесендә бер үзидарә игълан итмеш. Үзидарә дийүне, риспубликаны һәм безләр моны
ишетеп зиядә мәмнүн булдык. Аллаһы Тәгалә хәзрәте ярдәм биреп, киләчәктә тугры юл белән
алып баруга насыйп кылса иде, амин. (...1918 елында гыйнварның 29 йүмендә Галимҗан
әфәнде мәчеткә җыеп лагирдагы мөселманнарны игълан итте солых хосусында. Солых
мөфәһәдәсене тәмам бетергәннәр, ләкин әле кул куймаганнар».
Икенче бер әсир Вюнсдорф лагерена килгәнче, башка әсирләр лагерьларында җәфа чиккән,
аның көндәлегеннән бер кечкенә генә өзек китерәм: «Март илә април айларында халык
ачлыктан җөдәп бик хәлсезләнде. Часавайлар таяк илә аркаларына «эшлә, эшлә!» дия кысып
торалар. Бәгъзе берәүләре сугып, берничә көн авыру булып ятып, шул рәвешчә кайтмый торган
урынга китәләр иде. Шул дәрәҗәдә тарчылык булыр икән! Сатып алырга икмәк кадагы ике
марка «рус акчасы бер тәнкә» хисап ителә. Кар эреп бетү илә чыккан һәртөрле үләнне халык
җыеп ашый башлагач, бәгъзеләре авыру булгаладылар. Соңра аны җыюдан мәнигъ иттеләр.
Тыңламаган кешене җәзага боерып ярты гына пурса (порция. — И.Г.) бирә торган булдылар.
Сахра ни кадәр матур булса да, безне моңсыз итәрлек дәрәҗәгә китерә алмый. Шулай ачлык
илә халык газап чигә, бәгъзе вакыт дүрт кешегә бирәләр өч кешегә бирә торган икмәкне».
Тагын бер көндәлек авторы үзенең әсирлеккә кадәр булган язмышын язып бирә — ничек
ул солдатка алынганын, фронтка нинди юллар белән килгәнен, юлда нинди гаҗәп нәрсәләр
күргәнен, ниһаять, сугыш газабын аерата төгәл тасвирлый: «Кояш чыгу илә атышу башланды.
Сәгать 11гә кадәр һич туктамый атыш булды. 12гә 10 минут булганда, сул тарафтан дошман
һөҗүм итә. «Без җиңеләбез», дип хәбәр килде. Шул сәгать үк безнең рота чигенә башлады.
Хәндәкдән чыгу илә дошман тарафыннан әснәрәт ява башлады. Чыгу илә күп кешеләр
җәрәхәтләнде. Һәркем «Алла, Алла!» дия үзенең башының котылуын тели вә бәгъзесе мәхрүм
БЕРЕНЧЕ БӨТЕНДӨНЬЯ СУГЫШЫНДА МӨСЕЛМАН ӘСИРЛӘРЕ
143
хәлендә кальбенең иң тирән урыныннан чыккан тавыш илә: «Мине генә алып китсәнә!» — дип
ялынып елый. Кайсының бите, бәгъзе берләрнең кул, аяклары мәхрүм рәвештә һәмишә алга
баралар. Шулай зарлап барган вакытта, туп килеп төшә дә күз алдында торган адәмләрдән һич
бере күренми гаип була. Борчак яуган кеби ягмур да ява...»
Күпчелек блокнотларда без шулай ук шигъри текстлар күрәбез — җырлар, бәетләр,
мөнәҗәтләр. Аларның бер өлеше халык арасында таралган әсәрләр булса, икенче өлеше
әсирләр үзләре иҗат иткән, әсир тормышын эчтән чагылдырган текстлар. Әдәби яктан алар
камил дә түгелдер, ләкин әсир язмышын аңлау яки күз алдына китерү өчен аларның әһәмияте
гаять зур.
Укучыларыбызга минем өчен бигрәк тә кызыклы булып күренгән әсәрләрдән өзекләр
китерәм.
«Туган ил» — үзенә күрә «хит» — бу жыр сакланган ике блокнотка күчереп язылган, шулай
ук безгә мәгълүм хатларның берсендә дә аны күчереп Минзәлә өязе Гайнелһади Хәйретдинов
туганнарына җибәргән булган.
Сагынам туган-үскән илне,
Әллә кай төше бигрәк ямьле иде, Сөямен, шул илемне уйлап көямен. Яшел
болыннардан шаулап аккан Сулары да татлы, тәмле иде, Бигрәк тә шул
сулар тора йөрәктә. (...) Атам да анам, туганнарым, Дуст-ишләрем,
кардәшем шунда Барсын да сагынып елыйм, йөрәк ярсуда, Яшьләремне
түгеп еласам да, һичбер кеше миңа карамый әйләнеп. Ят илләрдә калдым
бәйләнеп.
Кайталмыйм — туган илем, сиңа —
Дөнья өзгән безнең араны
Беткән юл, туган үскән илем, исән бул.
(Әсир Нәбиулла Зәйнуллин блокнотыннан)
Күрәсең, әсирләр арасында язмышлары охшаш булган шәхесләр турындагы язмалар
популяр булган.
«Мәхбүс шаһзадә» дән бер өзек:
Ничә еллар бу бәндә ялгыз утыра башым,
Бер савыт су, бер телем икмәк иде минем ашым, Күрмәде Һич ике күзем
якты дөнья нурын, Көне төне елый елый бетте инде күз яшем.
Кайда минем яшь чагымда назлы үскән чакларым? Йөз мең алтын торыр
иде минем менгән атларым.
Алтын илә җиз иткәндер минем утырган тәхетем, Инде тәхет урнына
калды утырган салкын ташым. (...) АҺ, насыйп булырмы икән якты
дөньяны күрү, Әллә шул зиндан эчендә чыгачак газиз җаным.
АҺ, әткәем Һәм әнкәем, йөзегезне күрмәем, ИншаллаҺ, без сезләрне бакый
җирдә күрдәем.
Әлбәттә, әсирләрнең ачы язмышы шигъри текстларның төп темасы булган:
Әй, җан дустым, җылама син,
Хәсрәт чикмә, кайгырма,
Сакла күңел сихәтлеген
Туган илгә кайтырга.
Күрәсең бит, мин егламыйм
Ник ул кадәр көяргә?
Иң яхшысы безнең өчен
Сабыр итеп түзәргә.
Онытма ҺӘМ кайгырма син
Ихтимал тиз кайтырбыз.
Ә хәзергә, газиз дустымыз, Әсирбез без, фәкыйрьбез.
Онытма, дуст, без бәхетле
Үлгәннәр кардәшләрдән.
Котылдык, мең шөкер булсын, Коточкыч атышлардан.
ИСКӘНДӘР ГЫЙЛӘҖЕВ
144
Яки
Саргаядыр көз көнендә Һәр агач яфраклары, Шул яфраклар күк, кардәшләр,
безнең дә йөз сап-сары.
Саргая таллар, усаклар, алмагачлар ҺӘМ каен, Иртә торгач сөйләшәбез
туган илне көн саен. Әй, Ходаем, бир сабырлык барчамызның күңелгә,
Шадланышып насыйп булсын кайтырга туган илгә.
Әй, туганнар, иттифакта булыйк безләр Һәрдаим, Тиз көннәрдә мир
булсын дип әйтәек барчамыз, амин!
Әсирлек фаҗига булса да, әсирләр күңелләрен төшерергә тиеш түгел, алар киләчәк
турында уйланырга тиеш:
Әй әсир, син нигә моңаясың?
Йорт, җир, балам калды, дисеңме,
Син белмисең үзең, көтә сине
Дөнья — ахирәт, бәхет ишеге.
Көттең инде хәзер бик күп хикмәт, Уйласаң син, бу бик зур гыйбрәт.
БЕРЕНЧЕ БӨТЕНДӨНЬЯ СУГЫШЫНДА МӨСЕЛМАН ӘСИРЛӘРЕ
145
Ходайның бар нинди кавемнәре: Тырышканга бирә нәм куәт.
Хак Тагәлә биргән акылга дип Әйтә бугай синең күңелең.
Юк, әфәндем, хәтта алай түгел Фәкать тырышканга бирә әмәл. Тырыш
син дә көн, төн атлар кеби Тырышып салдыр зур-зур мәктәпләр. Укыт
анда ир нәм кыз балаңны, Җитешсеннәр бар да галимнәр. Булсын синең
татар фәлсәфәң, Инжинир, доктор, һөнәрчең. Зикерең булсын һаман
авызыңда Уку, тырышу, укыту, милләтең. Тырыш хәзер. бер дә ялкау
булма, Уку, укыт угыл кызыңны.
Караңгы төн кояш балкыр сиңа, Адашмассың нич тә юлыңны.
Шул вакытта гына яшәрсең хөр, Милләтең хөр булыр, динең хөр.
Ялынмассың бер дә чит милләткә, Чит милләтләр булыр сиңа кол.
Уку-укыту перспективасы әсирләрне авыр шартларда да җылытырга тиеш булган, шуңа
күрә блокнотларда ул еш очрый:
Әй, туганнар, укыйбыз Исламият юлларын.
Бирсен канарман татарлар Бер берсенә
кулларын.
Ән, туганнар, җыелабыз Мәктәп авылы
бүлмәгә, Хак Тәгалә насыйп итсен Милләт
өчен үлмәгә. (...)
Әй, туганнар, бу кяферләр Итмәй безгә
яхшылык.
Әгәр шулай укымасак Арттырырлар
вәхшилек. Әй, туганнар, без укытыйк
Угыллар нәм кызларны.
Кыямәттә нурландырсын Алар безнең
йөзләрне.
Әсирләр шулай ук тарихи яки сәяси темаларга шигырьләрне яратып укыган:
Һәм, ниһаять, тагын бер шигъри текстны китерәсем килә — бу язмада татар бәетләренең
стилендә әсир тормышының бер ягы яктыртыла — әсирлектә вафат булган иптәшләренә исән
калганнары һәйкәл куярга ниятләгәннәр һәм, билгеле булганча, ниятләрен тормышка
ашырганнар.
Әҗәл шундый нәрсәдер: барчабызга киләчәк,
Ләкин үз түшәкләреңдә үлү артык булачак.
Менә безнең кардәшләр монда үлеп калалар,
Шушы алман җирләрендә гүргә илтеп салалар.
Шуларга ядкәр булсын — таш куймакчы булабыз, Шуңар акча җыю өчен,
күп иҗтинад кылабыз. Рәхмәт сезгә, кардәшләр, бик зур ярдәм иттегез,
Кулыгыздан килгән кадәр акча җыеп бирдегез. Ташка язылачак сүзләр: «лә
иләнә ил алла», һәр вакты салават, барчабызга, иншаллан, Ходай җәннәт
насыйп итсен үлгәннәр нәм безләргә, Тиз көннәрдә солых булып кайтсак иде
илләргә!
Китерелгән текстлар — сакланган мирасның бер өлеше генә. Хәтта бүген искә алынган
Берлин китапханәсе җыелмасында да әле шактый күп язмалар саклана. Уйлавымча, максатчан
рәвештә эзләнә һәм өйрәнә башласаң — китапханә- архивларда, шәхси фондларда андый
сугыш язмаларын тагын да күбрәк табып булачак. Шул ук искә алынган «махсус» лагерьлардан
әсирләр 1920 еллар башында туган илләренә кайткан бит — алар үзләре белән язма
Әй, Казан, син нурлы идең,
Тотты сине татарлар. Ул
арыслан татарлар Кайда
киттеләр алар? Урысларның
арасындан Иван Грозный
чыкты, Колымыз дип
Казанны, Безне аяктан екты...
...Урыска хезмәт итми идең,
Үз ханымыз бар иде.
Урыс дигән вәхшиләрнең
Куәте дә аз иде.
Урысларның кенәзенә
Безнең ханнар сар иде. Әй,
татар милләте, уян,
Йокладың инде, җитәр'
Гафил улма, ач йокыңны,
Азрак башыңны күтәр'
ИСКӘНДӘР ГЫЙЛӘҖЕВ
146
материаллар да, фотолар да алып кайткан булырга тиеш. Димәк, бүгенге көн тарихчыларына,
вакыт шактый узган булса да, эзләнү мөмкинлекләре бар әле.
Гомумән, бу мәкаләләр циклын тәмамлап, тәкъдим ителгән җитди мәсьәлә бер яктан,
әлбәттә, зур дәүләтләр — Алмания, Русия һәм Госманлы империясенең Беренче Бөтендөнья
сугышы вакытында алып барган сәясәтләрендә нинди дә булса яңа төсләр табарга мөмкинлек
бирә, шул ук вакытта бу мәсьәлә татар тарихын, мәдәниятен өйрәнгәндә дә бик зур урын алып
тора. Чын-чынлап ул өйрәнелә генә башлый әле. Әсирлек хәлендә аерым шәхесләрне,
милләтләрне өйрәнү, гомумән, сугышлар тарихында шулай ук яңа ачыла башлаган юнәлеш. Ул
аерым кешеләр, аларның психологияләре, милли хисләре, мәдәни яки сәяси көчләре
экстрималь шартларда нинди юл белән барганлыгын тасвирларга нигез бирә, димәк, аерым
милләтләрнең рухи потенциалларын барлау һәм бәяләү өчен юл ача. Без әле бу юлның
башында гына дип саныйм.