Логотип Казан Утлары
Публицистика

«УРМАН КЫЗЫ»

«Безнең җырланмакта булган көйләремезнең һичберсе дә бер-бер сәбәпсез,
бер-бер нәрсәнең тәэсиреннән башка чыкмаган». Габдулла Тукайның «Халык
әдәбияты» лекциясенең кереш сүзендә шундый юллар бар. Нәкъ шул язмасында
шагыйрь «җырулар вә көйләремез тугърысында тарихи вә әсаслы мәгълүмат
бирү» — кирәк эшләрнең берсе икәнен ассызыклый. «Казан утлары» журналы
редакциясе, әлеге мәсьәләнең бүген дә актульлеген аңлап, җыр тарихына
багышланган даими сәхифә ача. Җырның тууы, яшәп китүе, шагыйрь,
композитор, башкаручы өчлегенең бер-берсенә тәэсир итүе күпләрне
кызыксындырадыр. Бу санда Татар музыкасының алтын фондына кергән, Һади
Такташ сүзләренә Җәүдәт Фәйзи иҗат иткән «Урман кызы» җырының
үткәнен барларбыз.
Редакциядән


«УРМАН КЫЗЫ»
Яшь Такташның иң романтик һәм иң камил әсәрләренең берсе — «Урман кызы» поэмасы
Ташкент чорында языла. 1972 елда А.Гыйниятуллинаның «Казан утлары» журналының 3 нче
санында дөнья күргән «Бәхетле язмыш кешеләре» мәкаләсендә Шәриф Булатов истәлекләре
нәкъ менә «Урман кызы»ның язылу тарихын бәян итә. Шәриф Булатов — журналист, Ьади
Такташ белән ул 1919 ел ахырында Оренбургта «Хөсәения» мәдрәсәсе каршында оештырылган
курсларда укыган чакта таныша. Шагыйрь 14 яшьлек үсмер егеткә аталарча кайгыртучанлык
күрсәтә. А.Гыйниятуллина ассызыклавынча, «Шәриф хәтта Такташка «әти» дип, Ьади исә аңа
«улым» дип эндәшә торган була. Шагыйрь 1921 елны Ташкентка китә, күп тә үтми Шәриф
Булатов та Ташкенттагы татар культура-агарту институтына укырга керә. 1922 ел башында
«әти» белән «ул» кабат очраша һәм шул көннән башлап Такташ Шәриф укый торган
институтка еш кереп йөри башлый. Институтта чыккан «Кызыл укчы» исемле кулъязма әдәби
журналы белән кызыксына, үз киңәшләрен бирә. Әлеге институтта еш кына поэзия кичәләре
үткәрелгән. Шәриф Булатов истәлекләренә караганда, Ьади Такташ чыгышлары ул кичәләрнең
дәрәҗәсен бермә-бер күтәрә. Көннәрнең берендә унҗиде яшьлек Шәриф күзе төшеп йөргән
чибәр кыз рәсемен клуб стенасыннан куптарып, торак бүлмәсенә элеп куя. «Иртә торсам да,
кич ятсам да, дәрес хәзерләп утырганда да шул кызга күз салам, аңа карап елмаям. Мин
табынган шул кыз сурәтен күреп «әти»: «Син бу рәсемеңне миңа бүләк ит әле», — диде. Мин
«әти»нең үтенечен аяк астына сала алмый идем. Кыз рәсеме үземә бик кадерле булса да, аны
«әти»гә бирдем. Шуннан берничә көн узмады, Ьади Такташ безгә, институтта укучы
курсантларга, үзенең «Урман кызы» исемле лирик әсәрен укыды, ул шигырь барыбызны да бик
дулкынландырды. (...) Бу әсәрен шагыйрь үзендә иң саф, иң нечкә йөрәк хисләрен кузгатуга
сәбәпче булган кечкенә буйлы, гаҗәеп чибәр, мөлаем бер кызга атап язган иде. Әминә
Абдуллина без оештырган кичәләргә еш килеп йөри иде. Ул Әминәгә кемнәр генә гашыйк
булмады икән?..»
Шәриф Булатов фаразлавынча, әлеге фотосурәт Такташ хисләренең кәгазьгә түгелүе өчен
бер этәргеч кенә булган: бикләнеп яткан яшерен хисләр киң дөньяга ташып чыккан. Әминә —
шагыйрь өчен хыял, өрфия. Чынбарлыкта Такташ бу кызга үз хисләрен белдергәндерме-юкмы,
бу турыда фактлар билгеле түгел. Бары тик Казанда «әти» белән «ул»ның тагын күрешүе һәм
Әминә рәсеменең Казан фатирында да (1926-1928 еллар) эленеп торуы гына билгеле.
«Урман кызы» сүзләренә музыка Такташның вафатына бер ел тулу уңаеннан үткәрелә
торган кичә өчен махсус иҗат ителә. Искә алу кичәсен оештыручы Фатыйх Мөсәгыйть
композитор Җәүдәт Фәйзигә Һади Такташның берничә шигыренә музыка язу үтенече белән
мөрәҗәгать итә. Юридик факультетны тәмамлап, белгечлеге буенча аспирантурада укып
йөргән Җәүдәт Фәйзинең ул вакытта эзләнү чоры. Кечкенәдән әдәбият һәм музыка белән
кызыксынган егет тормышының бу этабында иҗатка тартыла. Язучы-шагыйрьләр,
композиторлар белән тыгыз аралаша, үзе дә каләм тибрәтә, җырлар иҗат итә. Такташ сүзләренә
җыр язу исә зур җаваплылык. Яшь композиторга ун көн вакыт бирелә. «Халык җәүһәрләре.
147
Күңелем кыллары» китабында композитор бу көннәр турында менә ничек искә ала:
«Текстларны кат-кат укып чыктым. Музыка язар алдыннан аларның формаларын ачыкларга
кирәк бит. «Урман кызы»ннан башкаларының сүзләре күп. Иң әһәмиятлеләрен генә калдырып
кыскартмыйча булмый. Музыка шуны сорый. «Син дошманым минем», әлбәттә, монолог
формасында, марш темпында һәм кырыс характерда булырга тиеш. «Байрак тегәбез» — өч
кисәкле. Романс сыман әсәр булыр. «Урман кызы», әлбәттә, лирик җыр. Күңелем хәзердән үк
көйли башлады инде. Мин аның музыкасын күңелемнән Мөсфирәгә багышлап язачакмын. (...)
Бер биш көннән соң институт эшләреннән, төнге йокы сәгатьләремнән урлап алынган вакыт
эчендә өчесе дә язылды. Тик үзем генә канәгать түгел. Гармонияләре дә ятышсыз төсле, ритмик
төзелешләре дә шикле. Көйләре өчен борчылмыйм. Алар үзем уйлаганча язылдылар. Ә менә
тулаем алганда музыкада җитешсезлекләр күп. Шундый җаваплы кичәдә башкарырлык булсын
өчен киңәш кирәк, ярдәм кирәк».
Истәлекләрдән аңлашылганча, Җәүдәт Фәйзи ярдәм сорап остазы Василий Виноградовка
мөрәҗәгать итә. Өлкән композитор укучысына көйне гармониягә салуда булыша. Фәйзи
тарафыннан әлеге эш барышы да җанлы сурәтләнә: «Виноградов «Син дошманым минем»
белән «Байрак тегәбез»гә кайбер төзәтмәләр кертте, ритмик якларын ачыклады. Ә «Урман
кызы»на чират җиткәч, аны кат-кат уйнады, гадәте буенча «аһ, аһ!» дип соклануын белдерде.
— Бу — гаҗәеп музыка! «Эшче»дәге Нигъмәт жырыннан да яхшырак. Монда яңа
интонацияләр бар. Бу жыр татар музыкасында яңалык булачак. Көе турында әйтәм.
Аккомпанементы начар. Көйнең матурлыгын боза, — дип, урыныннан торып, папиросын
кабызды.
— Сез, иптәш Фәйзуллин, шагыйрьнең урман кызы образын ничек күзаллыйсыз?
— дигән сорау бирде. Мин, бераз уйланып:
— Минемчә, Такташ ул кызны, кояш нурларына төренгән каен агачлары арасында күргән,
— дидем.
— Менә, менә, дөрес күрәсез. Ә сезнең кызыгыз куе караңгылык белән капланган имән
агачлары күләгәсендә булып чыккан.
Шулай итеп, Виноградов Фәйзигә Әминәне «яктылык»ка алып чыгарга булыша, бүгенге
көндә дә ноталарда көйнең Виноградов гармонияләштерүендә икәне ассызыкланган.
1932 ел... Хәзерге Кәрим Тинчурин театры бинасы... Татар халкы Такташны искә ала...
«Урман кызы» жыры яңгырый... Аны яшь артист Галия Кайбицкая башкара. Халык дәррәү кул
чаба. Җәүдәт Фәйзи тарафыннан Такташ сүзләренә язылган башка җырларны халык сүлпәнрәк
кабул итә, шулай да Казанда зур вакыйга булып саналган кичәдә өч җыры башкарылуы яшь
көй язарга тәэсир итми калмый. Нәкъ шул кичәдән соң ул үз тормышын музыка белән бәйләү
турында җитди уйлана башлый. Һәм 1934 елда, юристлыгын ташлап, яшь кәләше Мөсфирәне
Казанда калдырып,
148
Җәүдәт Фәйзи башка композитор-җырчылар кебек үк Мәскәүгә — опера студиясенә укырга
китә. Шунысы кызык: соңрак композитор «Урман кызы» поэмасының алты бүлеген дә җырга
сала. Без аны «Соң мәртәбә» җыры буларак беләбез.
Нади Такташның әлеге сүзләре Фәрит Яруллинны да илһамландыра. Нәкъ опера
студиясендә укыган дәвердә композитор әлеге сүзләргә үз вариантын яза. Беренче карашка, бу
ике җыр бер-берсенә охшаган кебек, ләкин игътибар белән тыңласаң, композиторларның язу
манерасы шактый аерылуын тоемларга мөмкин. Фәйзи музыкасы халыкчан, анда татар һәм рус
халык җырлары төсмерләре, рус романсы интонацияләре ишетелә, шуның белән ул ХХ гасыр
башында татар милли музыкасына яңалык алып килә. Фәрит Яруллин варианты халык
арасында киң танылмаган, ләкин музыка белгечләре аны югары бәяли. Чыннан да, җырдагы
катлауландырылган гармония, динамика аны кызыклы әсәрләр рәтенә куя һәм әлеге вариант
бик заманча яңгырый. Юкка гына Россиянең атказанган, Татарстан һәм Башкортстанның
халык артисты Идрис Газиев Фәрит Яруллин җырлары һәм романсларыннан төзелгән «Йөрәк
җыры» җыентыгында аңа мөрәҗәгать итмәгәндер. Фәйзи вариантын исә элек тә, бүген дә
кемнәр генә башкармаган! Беренче тапкыр Галия Кайбицкая яңгыраткан бу җырны Фәхри
Насретдинов, Азат Аббасов, Хәйдәр Бигичев, Гөлзадә Сафиуллина, «Башкарма», «Сәйяр»,
«Казан егетләре» төркеме һ.б. үз репертуарына алган. Музыка уку йортларында да вокалчылар
өчен әлеге җыр — мөһим материалларның берсе. Кыскасы, «Урман кызы» бүген дә
әдәбиятчыларга гына түгел, сәнгать әһелләренә дә, тамашачыга да, укучыга да — рухи азык.