Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ

Гомәр ХӘЙӘМ

Робагыйлар1
Заманага аңлы кеше ярамыйдыр,

Шуңа бәхет безнең йөзгә карамыйдыр...

Килче, шәраб, сине «кабып» аңны җуйыйм —
«Заманага яраклы»га саналыйм бер.
***
Каберлек бу — хан да шаһ та ята шунда,

Күрче күзем — менә, ни ул фани дөнья!

Гүзәлләрнең ай шикелле нурлы йөзе

Күптән монда — кырмыскалар авызында.


Туфан МИҢНУЛЛИН

«Минһаҗ маҗаралары»ннан
Нәрсә сөйләшәләр икән язучы өердәшләр дип, төркемдәгеләрнең сүзләрен тыңларга
керештем. Марсель Галиев дигәннәре, уртага басып, камыш бармагын янындагыларга төзәп,
дөньяның нидән яралганын аңлата икән. Минем дус Ыркаелга аның дөньясы көлке тоелды,
ахрысы, ул чатнап торган көлү авазын Казан өстеннән Чувашия ягына тәгәрәтеп җибәрде.
Сираҗи дигәннәре: «Күрсәтәм әле мин аларга! Кирәкләрен бирәм әле мин аларның!» —
дип кемнәргәдер яный. Озын буйлысы — әпилсинме, мандаринмы дигәне3 — Сираҗи янаган
саен, читкә карап мәгънәле генә елмая. Ни сөйлиләр икән болар дип, кырыйдан гына тыңлап
торам: Ыркаел шигырь язган да шуны тикшерәләр икән. Шигырьдә «сукыр тәрәзәләр каш
сикертә» дигән сүзләр бар икән, шуңа бәйләнәләр.
Ыркаел мине күреп алды да:
— А-а-а, Минһаҗ әкә, — дип кысып кочаклады. Аннан:
— Әйт әле шул наданнарга, «сукыр тәрәзәләр каш сикертә» дигән сүзләр ни аңлата? —
диде.
— Димәк, сүз төн турында бара. Фатирларда ут юк, тәрәзә кара күзлек кигән сукырларның
күзе кебек.
Марсель Галиев миңа җирәнеп кенә карап куйды да:
— Ә «каш сикертә» дигәне ни аңлата? — дип сорады.
— Димәк, фатирда кемнәрдер уйнаш уены уйный. Тәрәзә сукыр булса да, аларның
нишләгәнен ишетә һәм каш сикертә, — дигән идем, Ыркаел аркамнан какты. Чак авып
китмәдем.
— Маладис, Минһаҗ әкә! Шигырь аңламаганнарга аңлаттың, — диде.
Без сөенешкәнгә ачуы килгән Сираҗи:
— Син, бабай, «Единый Россия» членымы? — диде.
— Нишләп алай сорыйсың? — дигәнгә:

— Сез районыгыз белән Туфан Миңнуллинга иярәсез бит. Туфан Миңнуллин коммунист
булганда, большевик идегез. Туфан Миңнуллин единыйга күчкәч, шул якка авышкансыздыр,
— диде.
Озын буйлы — гәрәйфруктымы, лимонмы дигәне — тагын, авызын ермыйча гына, читкә
карап елмайды да:
— Син, абзый кеше, Ыркаел Зәйдулланың без тикшергән шигыренә пародия яза
аласыңмы? — диде.
— Нәрсә ул пародия? — дип сорадым.
— Пародия ул — кеше язганга охшатыбрак, көлебрәк язган нәрсә, — дигәч, Ыркаелның
шигырен сорап алып укып чыктым да, уйлап та тормастан, пародия укыдым:
Сукыр тәрәзәләр каш сикертә,
Чукрак тимер ишек күз кыса.
Аксак бетон баскыч чалкан яткан, Шул баскычта кемдер кыз
кыса.
Ә фатирда — чулак караватта — Тыңкыш юрган шәрә тән көтә,
Кәләш кебек бүртенгән җил генә Табут капкачларын селкетә.
Язганым Ыркаелга ошады, Казанны яңгыратып тагын бер көлде. Марсель Галиев, көлгән
сыман кебек шикелле итеп, «кых-кых» дип куйды. Сираҗи сүгенергә өлгермәде, абзар капкасы
хәтле ишектән бик тә мәртәбәле гәүдәле берәү, чыгып:
— Әйдәгез, егетләр! — дип, машинага утырып, каядыр китте.
— Кая ашыга безнең рәис? — диде берәүсе.
— Фәнни канфиринсиягә даклад сөйләргә китте, — диделәр.
— Нинди канфиринсия?
— «Дөнья әдәбиятын чәчәк аттыруда Роберт Миңнуллинның искиткеч зур роле» дигән
фәнни канфиринсия була, — диде кемдер.
Мин танымаганы:
— Роберт үзе каршы килгән икән, «мин тыйнак кеше, канфиринсия үткәрмәгез», дигән,
тик Ким Мөгаллимович: «Алай итмәгез инде, Роберт Мөгаллимович. Беренчедән, сездән башка
канфиринсия үткәрерлек бүтән шагыйрь юк, икенчедән, безнең институтка да эш күрсәтергә
кирәк», — дигәч, Роберт ояла-ояла ризалык биргән, имеш.
— Димәк, диде кайсыдыр, — безнең республикада кризис тагын да көчәячәк.
Канфиринсия материаллары китап булып чыгачак та бөтен татар, эшен ташлап, ябырылып шул
китапны укыячак.


Рөстәм МИНГАЛИМ
***
Җитдиләр янында миңа
Шаяннар җитми кебек.
Шаяннар янында миңа
Җитдиләр җитми кебек.
Дөньяның кайсыдыр ягы
Гел мине читли кебек.


Марсель ГАЛИЕВ
Көнләштереп...

Кышкы төн. Як-ягын кар көрте сарган асфальт юлдан машинада кайтып киләләр. Икәү.
Руль тотканы — Буа театры каһарманы, ярык курай гыжылдавына охшаш тавышлы Раил
Садри, аның янәшәсендә — дуамал мәкаләләр чыгарып, күпләрне йокыдан яздыручы Искәндәр
Сираҗи.
Өч көн буе Кукмарада булганнар, хатирәләр бүлешеп, гөр килеп кайтып киләләр болар. Юл
тигез. Кәеф шәп. Фара яктысы төн карасын талымсыз гына уртлап бара.
168
Кинәт!.. Яктырып, каршыга ап-ак куян сикереп чыга. Куркуыннан юл уртасында катып
калган җан иясен таптатмыйм дип, Раил рульне кырт борып өлгерә. Машина, күләгәле итәген
җыеп, асфальт астына томырыла, мәтәлчек атып, кар көртенә кадала.
Икенче көнне Язучылар берлегенә килеп керәләр болар. Яңадан туган шикелле икесе дә
шат.
— Жигули челпәрәмә килде, анысы чёрт с ним. Үзебез исән калдык бит, үзебез, егетләр!
— Юарга кирәк бу вакыйганы, — диешә сәбәп табылуга сөенгән язучылар.
— Кылган гөнаһларыбыз куян булып каршыга чыкты, бугай, — ди Искәндәр Сираҗи.
— Гөнаһларыгыз ерунда, куян чаклы гына икән, — дип Ркаил Зәйдулла шаркылдап көлә
һәм егетләрне көнләштереп, өстәп куя. — Әнә, мөфти Госман хәзрәтнең джибына поши кадәр
поши килеп бәрелгән!


Сөт калыр да ни китәр?
Сигезенче класс укучысы Марат Кәбиров, такта янына чыгып, Дәрдемәнднең шигырен
яттан сөйли башлады. Шигырьнең соңгы куплеты мондыйрак булырга тиеш иде:
Ул мөкаддәс кан белән ул
Изге сөткә ни җитәр!..
Сөт калыр, Ватан китәр!
Сөт калыр, Ватан китәр!
Марат Кәбиров салкын-таләпчән күзле укытучыга карап алды да каушап китте һәм соңгы
юлларны болай дип ярып салды:
Сөт калыр, Вамин китәр!
Сөт калыр, Вамин китәр!


Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде.