Логотип Казан Утлары
Хикәя

Тальян гармун кыйссасы

Дамир дуска

Сугыштан соңгы еллар... Ил күпме генә михнәтләрне кичсә дә, тормыш

барыбер дәвам итә, яраларын ялый-ялый алгы көннәргә таба юл тота. «Җиңү

килде...» дип җиңел сулыш алган Тубалгы авылы бер яктан сөенсә, икенче

яктан һаман да хәсрәт кичерә: типсә тимер өзәрдәй күпме уллары яу кырында

ятып калды ич аның...

Исән-бөтен кайтканнар да юк түгел. Шулардан берсе — хәзер инде колхоз

кәнсәләрендә бухгалтер булып эшләүче «читават» Сәйфетдин абый. Сугыштан

сыңар аягын өздереп кайтса да сынатмый, әнә нинди дәрәҗәле эштә эшли, чут

төймәсен йөрткәндә, бармаклары арасыннан ут чыгара дип сөйлиләр. Авылда

абруе зур аның, каршында «Сәйфетдин абый» дип биеп кенә торалар. Үзе

югында исә «Чатан Сәйфи» дип кенә йөртәләр. Дөрес булса, бу фронтовик

агай җен-шайтаннар ияләшмәсен дип, сугыштан алып кайткан трофей

пистолетыннан өенең дүрт почмагына дүрт тапкыр атып җибәргән, имеш.

Белмәссең, ниләр булмас бу дөньяда!..

Берсендә кышын шулай ферма тирәсеннән узып бара икән ул. Яшь тайны

җигәргә азапланучы егетләр төркеменә юлыга. Тегеләр күпме генә тырышса

да, ни йөгәнли алмыйлар, ни чана тәртәсенә кертә алмыйлар яшь малкайны.

Чөнки аны беренче тапкыр җигүләре, чана тартырга өйрәтүләре икән...

— Башына капчык киертеп җигегез, егетләр! Шундук кулга ияләшер, — дип

төпле киңәш бирә яшьләргә Сәйфетдин агай. Менә шундый тәҗрибәле кешенең

ничек инде абруе булмасын икән!

***

Тубылгы дигән авылда Таҗи атлы бер малай да яши. Ятим бала ул, әле

алты яшендә генә. Сабантуйларда дан тоткан әтисе фин сугышыннан алып

Кенигсбергка кадәр килеп җиттек дигәндә генә дошман ядрәсеннән һәлак

була. Моны бабасы хәл кадәри сөйләп-аңлатып бирде аңа. Авылда әби-бабасы

тәрбиясендә яши малай. Әнисе нишләптер Казанда, өтермәндә, диләр. Әлеге

«өтермән» дигән сүзнең мәгънәсен Таҗи юньләп аңлап та бетерми, ләкин моның

юньле нәрсә түгел икәнлеген яшь күңеле белән тоя. Күзләренең зәңгәрсу-яшькелт

уртасында кара борыч бөртеге чаклы гына күз алмасы барлыгын да белми әле

ул. Аның самими-гөнаһсыз күзләре киң дөньяга бага — бары шул. Алты яшьлек

бу малайның күңелендә тузан бөртеге хәтле генә дә кер, кинә юк.

Күңеле тулы сәер, беркатлы сораулар аның. Балыклар суда ничек яши икән?

Кичен кояш кайда, нинди мендәрләрдә йоклый? Кара тәлинкәле радио ничек

итеп озын-озак көйләр башкара? Тагын-тагын әнә бик күп сораулар...

Беркатлы, дидек диюен, әмма бер тапкыр да күрмәгән әтисе турында

уйлаганда, ул җитдиләнеп китә. Күңелендә үзе дә аңлап-белеп бетермәгән

әллә нинди кыллар өзгәләнә башлый... Гитлер дигән явызны әтиләре ничек тә

йөгәнләр кебек аңа. Юк, кайтыр, улын күрер өчен кайчан да булса бер кайтыр

әле әтисе. Ул моңа ышана.

Таҗи инде унга кадәр саный белә. Шулай да аның иң яратканы — 5ле саны.

Хикмәтле сан бит бу: кулларда биш бармак, ул ясарга яраткан кызыл йолдыз

да биш почмаклы. Хәтта кар бөртекләренең дә күбесе биш почмаклы энҗегә

охшаган. Киләсе елга мәктәпкә йөри башлагач, әби-бабасын сөендереп, гел

«бишле»гә генә укыячак ул.

Таҗиның бик яраткан Саҗидә апасы бар. Ялгызак әбине тәрбиягә алу

сәбәпле, вакытлычадыр, авылның икенче очында яшәп ята ул. Медпунктта

фельдшер булып эшли үзе. Кияүгә чыкмаган әле.

Көннәрнең берендә Таҗи өчен искитмәле яңалык булды. Апасы кияүгә чыга,

мөмкин кадәр матур киендереп, аны да туйның бер почмагына чакырачаклар...

Әйе, чынлап та чып-чын туйда булды ул, мич буе сәндерәсеннән генә апасын,

җизнәсен, санаулы кунакларны күзәтеп утырды, өлкәннәрнең ни-нәрсә

сөйләшкәнен тыңлады, җыр-гармун моңнарын күңел түренә салып куйды.

Күңел ачып утыручы кунаклардан, мондый да яхшы кешеләрдән, гармунлы

мәҗлестән башы әйләнеп киткәндәй булды аның. Ниндидер көтелгән, сусаткан

бәйрәм иде бу! Туй вакыйгасы аның япь-яшь күңеленә канатлар куйды, өстәмә

көч бирде шикелле.

Җизнәсе Мирсәлим — таза гәүдәле, көләч, киң күңелле бер кеше.

Йөрәгеннән ялкын бәреп торган ир-егет. Шулхәтле килешле итеп елмая ул,

хәтта ап-ак тешләре дә елмая, нур чәчә кебек. Аның сөйләшүләренә хәтле

тәэсирле, бизәкле-чәчәкле. Тик менә ни хикмәттер, сөйләшкәндә дәү борыны

селкенгәләп куя иде.

Болары бер хәл, ә Таҗи өчен яңалыкның иң зурысы, куанычлысы, һич тә

көтелмәгәне алдарак булды лабаса.

Олылар өйрәткәнчә, ул ишек катына килеп басты да кыз сорарга килгән

кияү егеткә такмак әйтте:

Ишек бавы бер алтын,

Минем апай мең алтын!..

Менә шул чакны җизнәсе Мирсәлим киндер капчыгыннан тальян гармун тартып

чыгарды! Таҗиның авызы шундук колагына чаклы ерылды, аның бөтен күзәнәкләрен

бәхет билгеләре басты... Ул гынамы соң, тирә-юньдәгеләр бөтенесе «Аһ!» иттеләр

кияү бүләгенә, ятим балага нинди куаныч, дип ихластан сөенештеләр.

— Менә сиңа гармун, кайнеш энем. Уйнарга өйрән, — диде җизнәсе һәм

дәү куллары белән малайның аркасыннан җиңелчә генә кагылып сыйпарга да

онытмады.

Таҗиның ничекләр шатланганын белсәгез иде! Шатлыгыннан күңелендә

салават күпере кабынды бугай аның... Иптәшләре янына уйнарга чыга калса,

мактанычка якын бер тойгы озата барачак малайны... Тальян гармунга ул тәти

бер уенчык итеп карамады. Унике телле гармунның төс-кыяфәте, каешлары

матур сакланган иде. Чәчәкле күрекләре дә ачылам-ябылам дип кенә тора.

Бүләк дисәң дә бүләк!

Байтак азапланды, тирләп чыкса-чыкты Таҗи, ләкин берничә көннән соң

гармунда «Әпипә» көен чыгара башлады. Ап-ак кына гармун телләре акрынлап

малайга буйсыныр, аның нәни бармакларына ятышып китәр шикелле. Иншалла,

шулай була күрсен. Бабасы да шундый сүзләр белән дәртләндереп тора ич әнә...

***

Дөнья гел шулай матур, ямьле булыр иде кебек. Әмма көннәрнең берендә

Таҗиның япь-яшь гомеренә бик тә күңелсез көн килеп җитте.

Бер-ике ай вакыт узды микән, Саҗидә апасы белән Мирсәлим җизнәсе

көтмәгән-уйламаганда аерылыштылар. Малайның «аерылышу» дигән сүзне юньләп

аңлап бетергәне дә юк, билгеле, ләкин ул моның яхшы нәрсә түгеллеген япь-яшь

күңеле белән шактый ачык тоемлый иде. Мич башыннан карап яткан туй нинди

могҗиза, бәйрәм иде, кунаклар ничек итепләр күңел ачкан иде... Хәзер боларның

барысы да ялган бер әкият булды микәнни? Малайның хыялында әлеге туйның

тәэсирләре, төрле кыйпылчыклар булып, дөньяның дүрт ягына сибелде.

Күңелсез көннәрнең иң күңелсезе менә нәрсәдә иде: берничә көннән соң

Мирсәлим җизни теге киндер букчасы белән килеп төште дә үзенең тальян

гармунын кире алып китте. Сөйләүләре буенча, моннан унбиш чакрым

ераклыктагы күрше районда аның беренче хатыны булган икән. Бик тә гаярь,

усал хатын булган, күрәсең, җил булып килеп кергән дә давылдай үзенең ирен

үзе белән ияртеп алып кайтып киткән бу.

Таҗи мондый хәлләрне каян аңлап бетерсен икән, гармуны кызганыч аңа.

Гүя, кулына килеп кунган бәхет кошын кулыннан тартып алдылар... Элеккеге

куаныч югалды, аның йөзен-маңгаен хәсрәт күләгәсе каплады. «Әпипә» көен

өйрәнгәндәге тылсымлы елмаюлар юкка чыкты. Кемгә икәнен дә белмәстән,

аның күңелендә рәнҗү-үпкәләү шикеллерәк бер нәрсә төймәләнде.

Инде үз итеп, яратып өлгергән гармунын кире тартып алгач, баштарак аның

йөрәге шартлагандай булды. Биргән бүләкне кулыңнан кире тартып алсыннар

әле... Бу тормыш дигәнең шулай гаделсезлеккә корылды микәнни соң? Таҗи

дигән ятим малай гармунны йөрәгеннән һич кенә дә алып ташлый алмады.

Гармун бер хәл, Саҗидә апасы бигрәк тә кызганыч малайга. Әнә бит ничек итеп

моңаеп, моңсуланып калды ул, яулык почмагы белән капланып елап та алды.

***

Фронтовик, читават Сәйфетдин агай авылдагы бу хәбәрләрне бик уфтанып кабул

иткән, диделәр. Алай гынамы, якыннарын җыеп, ул тиз арада ныклы бер карарга

килә, үзенең уй-ниятләрен хәтта колхозчылар җыелышында да әйтеп сала:

— Җәмәгать, — ди ул, авылдашларына мөрәҗәгать итеп. — Без, ярый инде,

сугыштан исән-сау әйләнеп кайтканбыз. Ә менә малайның әтисе, җиңү килде

дигәндә генә, яу кырында ятып калды... Ятим баланы без кимсетергә, гармунсыз

калдырырга тиеш түгел, шулай бит, туганнарым... Минем тәкъдим шундый:

мөмкин булганча һәр очтан хәл кадәри акча җыйнарга һәм Таҗи малайга ничек

тә гармун юнәтергә кирәк. Бу саваплы эш булыр... Бирер өлешләрегезне, соңгы

тиеннәрегезне кызганмасагыз иде ятим бала хакына... Бу гамәлебез өчен Аллаһы

безне үзенең шәфкатеннән ташламас...

Авыл халкы, мөмкинлеге булган һәркем аның бу сүзләрен күтәреп ала. Заем,

недоимка, йон-мамык, йомырка, сәдака акчалары да тамчылап-тамчылап бер

җәймәгә җыйнала башлый. Кем кайдан, кайсы базарда үрелгән кәрзин сатудан

юнәткәндер, анысы мөһим түгел, әмма көннәрнең берендә Тубылгы авылына

Вараксиннар эшләгән тальян гармун кайтып төшә! Моңлы гармун Таҗиның

кулларына тапшырыла.

Икенче гармуны, җитмәсә — өр-яңасы! Әй, шатлана малай, үзенең

яңа гармунына һаман саен ныграк елыша. Авылдашлар арасында Донбасс

шахталарын кичеп кайткан ир-егетләр дә җитәрлек. Алар, Таҗи уйнаганны

тыңлаганнан соң, бармак шартлаталар:

— Их, тегендә, шахта төпләрендә күмер казыган чакларда да без шушы

татар моңнарын һәрвакыт күңелдә саклый белдек. Сагышларны шуның белән

баса идек, юана идек...

***

Еллар узар. Таҗи атлы үсмер егет көннәрнең берендә Казан дигән ташкалага

китеп барыр. Авылдашлары бүләк иткән кадерле тальян гармунын ул авыл

клубына бүләк итеп калдырыр. Киләчәктә Ай һәм Кояш һәрвакыт аның яклы

булыр. Музыка-сәнгать сукмагыннан түгел, спорт һәм фән юлыннан китәр.

Бүгенге көнгә кадәр бер сорауга җавап таба алмый ул: аның өчен туй гармунымы,

әллә авылдашлары бүләк иткән гармун кадерлерәк булды микән?