Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырьләр

Актаныш таңнары. Агыйдел дулкыннары. Әлеге сүзтезмәләр үзләре үк җсыр, шигырь булып яңгырый. Район газетасы каршында эшләп килгән «Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсеннән иҗ.ат белән мавыгучы затлар бер дә өзелеп тормый. Берләшмәнең 1955 елда ук Бурсык авылы мәктәбе директоры Суфиян Поварисов тарафыннан оештырылуы да (хәзер ул зур әдәбиятчы галим), үз вакытында аңа Рифгат Закиров, Мөслах Таҗи, Хәмит Миннегалиев, Әмирҗан Моталлапов, Мөхәммәт Мирза, Фәнәвис Дәүләтбаев кебек мәгълүм шагыйрь-язучылар җитәкчелек итүе дә, соңгы ун-унбиш елда әлеге берләшмәдә беренче иҗат адымнарын ясаган Лилия Гобәйдуллина, Эльмира һәм Гөлнара Җәлилова, Гөлнур Корбанова, Ленар Шәех, Айгөл Әхмәтгалиева һ. б. олы иҗатка килүе күп нәрсә турында сөйли. Кыскасы, бай тарихлы, игътибарга лаек берләшмә.
Бу санга тәкъдим ителүче авторлар Фәнәвис Дәүләтбаев белән Роберт Сәлахиев та әлеге берләшмә әгъзалары.

Фәнәвис Дәүләтбаев
Тормышта да шахматтагы кебек

Тормышта да шахматтагы кебек

Син ясыйсың башлап йөрешне.

Җиңү яулыйм дисәң йөрешләрнең,

Табу кирәк һәрчак дөресен.
Курыкмыйча алга барып була,

Ялгышмасаң гына син монда.

Уяу булу, баш эшләтү кирәк

Җиңел чыгар өчен соңында.
Тормышта да шахматтагы кебек —

Хаталарны авыр төзәтү.
Көтмәгәндә тормыш матын куйса,

Булмый ул чак берни үзгәртеп.
Җирдән атлап бару гына түгел,

Эш-гамәлләр — безнең йөрешләр.

Көч-акылын җигеп җиңү яулый

Йөрешләре җирдә дөресләр.


Ат өстендә — татар урыны!
Бәләкәйдән ат өстендә үскән,

Үскәчтен дә аннан төшмәгән.
Бүгенгесе күзгә күренәме,
Атсыз — татар. Әллә нишләгән...
Атсыз татар — затсыз татар икән,

Югалтканга тугры
юлдашын.
Заманында бергә утлар кичкән

Юлдаш кына түгел, чордашын.
Һич курыкмый яу алдыннан барган,

Аты барга көчле булган ул.
Явыз дошманнарын үз алдында

Тезләндерер кеше булган ул.
Хакыйкатьне онытмаска кирәк —

Кечеме ул яки олымы.
Мүкәләргә җир өстендә түгел,

Ат өстендә — татар урыны!
Тарих шаһит: аты белән бергә,

Юктыр җирләр татар кичмәгән.

Бәләкәйдән ат өстендә татар,

Үскәчтен дә аннан төшмәгән.


Бутамагыз мине
Тормыш — рәхәт, тормыш — оҗмах диеп

Бутамагыз әле сез мине.
Дөньясында йә сез алдакчылар,

Йә булмаса инде мин тиле.
Күренмиме сезгә дөньясында

Хафаланып яшәвем әллә?
Тормыш рәхәт, оҗмах диючеләр

Кермәссез шул сез минем хәлгә.
Сез ни генә дисәгез дә анда,

Бу тормышка минем үз фикер.
Теләсәм дә тормыш дигәннәре

Яхшырмый бит ул һаман никтер.
Шулай булгач илнең мөнбәреннән

, Оҗмах сөйләүчеләр, тыныгыз.
Гарык күптән — ялган кирәк түгел,

Кирәк миңа сезнең чыныгыз!


Караңгылыкта
Кара күзлек кимәсәң дә әле,

Караңгылык монда җитәрлек.
Ил тарафы кайчан яктырыр дип

Яшәгән чак җирдә үртәлеп.
Бай, хәерче — капма-каршы булып

Ил бүленгән ике катламга.
Байлык белән әгәр бәяләсәң —

Өстен һәм дә түбән затларга.
Ил бүленгән, инде нишләтәсең,

Тигезлеккә өмет калмаган.
Күзгә карап, матур сүзләр сөйләп,

Ул караклар безне алдаган.
Мәңге рәхәт күрмәс түбән катлам —

Без алданган сыйныф кабаттан.
Иле шундый, монда яшәгәндә,

Баш чыкмастыр ахры газаптан.
Гел байлыкта яшәп кинәнәләр,

Өстәгеләр аның каравы.
Вич мантымас хәерче ил ясау —

Ходай түгел, алар карары.
Гаделсезлек җирдә тулып ашкан —

Бу тормышка исең китәрлек.
Кара күзлек кимәсәң дә әле,

Караңгылык монда җитәрлек.

 

Роберт Сәлахиев

Тел язмышын уйлап
Туган телен аңлый алмый торган

Туганымны күргәч шаккаттым.
Үз җиремдә үстем. Якын күрдем
Уңган халкын туган ягымның.
Үз халкымның эчке матурлыгы
Сөйләмнәре белән ягымлы.
Бик еш булам кала-шәһәрләрдә,

Барлап чыгам кардәш-ыруым.
Җан ачытты күргәч туганымның
Туган телен онытып баруын.
Саклый алмадык шул телебезне,

Үткән чакта гомер арасын.

Юкса, белеп тордык дөньябызны

Телсез маңкорт басып аласын.

Үрчи маңкорт, яши калаларда,

Ил-тел кайгылары юк анда.

Нәтиҗәдә, иман шартын үтәр

Ир-егетләр саны югала.
Әллә ниләр уйлап тынып калам,

Вөҗдан эчтән телә бәгырьне.

Көн-таң атса, урыс җырын җырлап,

Телебезнең бетә кадере.
Соң түгелме җанны уятырга,

Телсез калып, яшәп арыгач?

Дәшми калу, дөрес булырмы соң

Илем, телем диеп яшәгәч?
Үз-үземә сорау бирәм: илдә

Булып йөрмәс өчен бер бахыр,

Шушы көндә телең язмышында

Нинди гамәл кылдың син, бәгырь?

Соң булса да җавап бирер өчен,

Кәгазь, каләм алдым кулыма,

Һәм үрнәккә бик еш «Туган тел»не

Мин күрсәтәм сөйләп улыма.

Үз җиремдә үстем. Көйләп үстем

Гүзәл телен туган ягымның.

Якташларның эчке матурлыгы,

Сөйләмнәре белән ягымлы

.
Төшләремдә генә булса да
Төшләремдә чакырып, кул изәдем,

Якын гына юкса йөрисең.

Инәлепләр күпме чакырсам да,

Ни өчендер үзең килмисең.
Уртак хисләр белән янган чаклар,

Еракларда калды, дисеңме?

Ерак, имеш, әле һаман бик еш,

Кабатлыймын синең исемне.
Иделләрне йөзеп чыгар идем,

Булсаң әгәр аргы якларда.

Идел түгел, диңгез бүлсә юлны,

Кичәр идем, чынлап, ансын да.
Бер назлыйсым килә сине сөеп,

Бик күп еллар инде узса да.

Чәчләреңнән бер иркәләр идем,

Төшләремдә генә булса да.
Төшкә кереп бер күрешү җитә

Минем кебек хисле кешегә.

Сине күргән көнне очып кына,

Канатланып йөрим эшемдә.
Үзең назлы, үзең кырыс димме,

Әдәпле дә тыйнак идең син.

Төшләрдә дә әдәп саклыйсыңдыр,

Шуңа, ахры, якын килмисең.


Уйлар
Печәннәр, шөкер, җыелган

Дип уйлап аласың да

Ятасың күкләргә карап

Уйларың арасында.
Бер болыт юк. Көннәр аяз.
Җәйләр дә үтеп бара.
Уйланыйм дисәң, кинәнеп,

Чалкан ят, күккә кара!
Әй, ул уйлар, чиксез уйлар,

Бетмәс, ахры, беркайчан.

Җәйләр белән гомер уза,

Әллә шуңа мин уйчан?
Гомерләр дә җәйләр кебек,

Көзгә таба баралар.
Ә уйларым, сагыш булып,

Җилләрдә таралалар.


Мөмкин түгел онытырга
Бала чакка башка кайтмам инде,

Күп кайтылды соңгы елларда.

Юкса, хәтерләрне яңартканда,

Туры килә эчтән еларга.
Бер уйласаң, кемгә, нигә кирәк,

Әллә кайда калган ул көннәр?

Мәңге ашмас хыялларга чумган

Ай-йолдызлы, серле ул төннәр?
Бик белсәм дә ерак ул көннәрнең

Еллар агымында калганын,
Искәрмәдем, аның һәр минуты,

Бәгырьләргә сеңеп барганын.
Шыгыр-шыгыр дөнья күчәрендә

Уралды да еллар, уралды...
Килеп чыкты шуннан матур гына

Бер түгәрәк гомер йомгагы.
...Бала чакка башка кайтмам инде

Пәм язмам да ахры ул турда.
Ләкин алар миңа шундый якын,

Мөмкин түгел һич тә онытырга!..