Хикәяләр
Евтушенко белән очрашу
Узган гасырның 80нче еллар башында безне, балалар һәм яшьләр өчен чыгарыла
торган гәҗит, журнал редакцияләрендә эшләүчеләрне, Мәскәүгә, Югары комсомол мәктәбенә белем эстәргә җибәрәләр иде. Китә идек, Мәскәү һавасын сулап, бер җилләнеп, дөнья күреп кайта идек. Анда безнең янга әледән- әле зур шәхесләр: Кремль, хөкүмәт тирәсендә эшләүчеләр, сәясәтчеләр, язучылар килеп тора. Күренекле прозаик, атаклы «Вечный зов» әсәренең авторы Иванов, мәшһүр драматург Гельман белән очрашулардан алган тәэсирләр әле суынып та өлгермәде, көннәрнең берендә «Евтушенко килә икән» дигән хәбәр таралды.
Евгений Евтушенко!
Миллионнарның күңелен кузгаткан, җанын эреткән шагыйрь!
«Мама и нейтронная бомба» поэмасы белән дөньяны тетрәндереп- сискәндереп куйган каләм иясе!
Аның «Казан университеты» поэмасын Марс Шабаев тәрҗемәсендә үзебезнең ана телендә укырга насыйп булды:
Күрендеңме, төшкә кердеңме соң,
Күзләремдә әллә язлармы?
Чалт кояшлы апрель иртәсендә Мин яңадан күрәм Казанны.
Бактың исә, ул прозаик та икән бит әле. Аның «Роман-газета» да басылып чыккан «Ягодные места» повестен кулдан-кулга йөртеп укыдык.
Озын сүзнең кыскасы, Евтушенконың шәп чагы!
Хәер, ул мактауга, дан-шөһрәткә беркайчан да мохтаҗ булмады.
Шагыйрь башта Кремльгә барып, СССРның Дәүләт премиясен алырга, аннары безгә килергә тиеш икән, «Ай-һай, килер микән, — дип шик белдерүчеләр булды арабызда. — Берәр җиргә кереп, премиясен «җуып» утырмыйча, нишләп монда йөрсен ул?! Җумыйм дисә дә, дус-ишләре җудыртачак». Юк, килде бит кунагыбыз. Билгеләнгән вакытка килеп җитте. Халык белән шыгрым тулы зал аны алкышлап каршы алды.
Трибунада — Евгений Евтушенко!
Озынча төз гәүдә, бераз калкып, тамырлары әледән-әле тибеп торган ябык яңак, какча йөз, төз борын, үткен күзләр. Өстендә — кара кәчтүм-чалбар, ак күлмәк, галстук. Кремльгә шулай киенеп килергә кушканнардыр инде. Тик менә лауреат билгесе кәчтүменә кыек тагылган. Кремльдән шулай тагып җибәргәннәрме, әллә үзе юри маташтырганмы?
Белмәссең тагы... ул шагыйрьләрнекен...
Евтушенко шигырь укырга ашыкмады. Башта залдагы халыкның кылын тартып, чамасын белеп карады. Кырыс Себердә үткән ач-ялангач балачагын искә төшерде, әле яңа гына тәмамлаган «Станция Зима» поэмасының язылу тарихына тукталып алды. Бүгенге заманның авырткан төшләрен, чуаннарын «сыйпап-сыпырып» алды, шул исәптән байтак талант ияләренең эчеп харап булуларына борчылуын белдерде. «Өйгә кунак килсә, мин өстәлгә «водка» куймыйм. Куйсам, шул «сухое вино» куям инде. Аның әллә ни зыяны юк»,
— диде ул, аннары күкрәген киергәндәй итте. — Әнә шулай бер-ике буынны алкоголизмнан саклап калдым инде мин». Менә ни өчен бүген премиясен «җумаган» икән ул.
Евтушенко сөйләде-сөйләде дә бик киеренке хәлгә калгандай иреннәрен кысып куйды. Аннары тамашачыны серле, тылсымлы, илаһи шигърият дөньясына алып кереп китте. Ул «Станция Зима» поэмасын укый иде. Шагыйрь сәнгатьле укый, һәр сүзен җанны эретерлек, күңел төпкеленә үтеп керерлек итеп әйтә:
Мы, чем взрослей, тем больше откровенны.
За это благодарны мы судьбе.
И совпадают в жизни перемены С большими переменами в себе.
Зал суламыйча тыңлый.
Евтушенко укыды-укыды да кинәт туктап калды. Күзлеген борын очына төшереп, залга төбәлде. Беравык тын торганнан соң, болай диде:
— Сез, кызыкай, нишләп көлеп утырасыз?
— Кем? Минме?
— Әйе, сез! Сезгә әйтәм.
— Мин көлеп утырмыйм. Бик игътибар белән тыңлап утырам.
— Юк, көлеп утырасыз!
— Көлеп утырмыйм! — кыз гаҗәпкә, аптырашта калу билгеләре чыгарып, иреннәрен кысты, ияген шадраландырды, кулларын як-якка җәеп, җилкәләрен сикертеп куйды. Ифрат чибәр иде бу туташ. Томырылып караган зур кара күзләр, аз гына кылычланып торган килешле борын йөзенә горурлык бирә. Шагыйрьнең мондый «игътибар күрсәтүеннән» дугалы кашлары салынып, башы аска иелсә дә, кызның горурлыгына һич кенә дә хилафлык килмәде.
Евтушенко поэма укуын дәвам иттерде:
Что я сказал,
Но был сказать не должен,
Что не сказал,
Но должен был сказать.
Үзем шагыйрьне тыңлыйм, үземнең уемда баягы кыз. Нигә бәйләнде соң әле аңа Евтушенко? Югыйсә үзенә беркем комачауламады, залда «келт» иткән тавыш булмады. Гасырлар буена күпне күргән Кремль диварларындагы тискәре энергияне — һәрхәлдә, бардыр ул анда, булмый калмас — монда алып килгән мәллә? Әллә шагыйрьнең бу чибәркәйгә күзе төшкәнме? Әллә кызга бәйләнүе
— сүз катумы? Алай дисәң, кызларны үзенә карату өчен Евтушенко кебек шагыйрьләрнең бер сызгыруы җитә. Аның йөрәген яулап алырга теләүчеләр аз дисезме?! Хәер...
Белмәссең тагы... ул шагыйрьләрнекен.
Казанга килгәч, татар кызларының, татар шагыйрәләренең чибәрлегенә соклануын белдергән ди ул үзе.
Икенче тапкыр миңа Евтушенконы Мәскәүдәге Чайковский исемендәге Зур концерт залында тыңларга туры килде. Бу юлы чалбарына кыстырмыйча гына кигән чәчәкле-чуар күлмәктән иде ул. Бу юлы да шигырьләрен ярсулы- ашкынулы хис белән укыды.
Берничә шигырь укыгач, тагын туктап калды ул. Тагын теге «пауза». «Тагын берәр чибәркәйгә кадала инде бу», дип уйлыйм эчтән генә. Тагын кайсын «чукыр» икән? Шагыйрь күзен залдан алмый.
Эзли!
Шушы минутта сәхнә кырыена килеп баскан сары чәчле, сылу бер кыз астан чәчәк сузып тора иде. Шагыйрь башта аны әллә күрде, әллә күрмәде, әллә юри күрмәмешкә сабышты. Аннары чибәркәйне көттереп торуы өчен йөзенә уңайсызлану, каушау-каударлану билгеләре чыгарып, йөгерә-атлый кыз янына килде һәм чәчәк бәйләмен зур канәгатьләнү белән алды.
Бу кичәдә Евтушенко берәүгә дә бәйләнмәде. Бәйләнергә тиеш идеме?
Белмәссең... шагыйрьләрнекен.
Бер акыл иясе әйткән: «Шагыйрьләр сүзе — җиһан сере».
Сүзе генә түгел, бәлки үзе дә серле булырга тиештер ул шагыйрь!
Устиновны озату
СССР оборона министры, Советлар Союзы маршалы Устинов вафат. Мин Мәскәүдә идем. Кышның салкын-кырыс көннәре. Кичен кунакханәнең мамыксыз бүлмәсендә эчкә җылы төшерә алмыйча утыра идем. Суыкны да туңдырган кебек булды бу хәбәр. Устинов... Соңгы елларда армия аңа табынып яшәде. Устинов исемен кисәтү, куркыту, дәһшәт символына әверелдерделәр. Солдатын санлата алмаган, дәрәҗәсез вак-төяк командирдан алып якасындагы дәфнә яфрагының исен тойгандай һушланып йөргән генералларга кадәр аның исемен төрләндерергә ярата иде:
— Устинов әмерен үтәмәскә хакың юк.
— Устинов шулай куша...
— Моны белсә, моны күрсә, Устинов ни әйтер иде икән?..
Хәер, армиядә гомер-гомергә шулай инде. Аңа кадәр булган министр, маршал Гречкога багынмаганнармы? Ничек кенә әле! Аның Германиягә сәфәре алдыннан шунда хезмәт итүче совет солдатларын тонна-тонна буяу ташырга һәм очсыз-кырыйсыз полигондагы саргая башлаган үләнне яшелгә буяп чыгарга мәҗбүр иткәннәр, имеш.
Гречко безгә килер алдыннан, Казан танк училищесын да бер ай юалар, кыралар. Йокламыйлар һәм... пүчтәк белән яналар. Гречко килә, килгән хутка капкадан кереп тә китә. Аны бер корпус янында каршы алалар.
— Что за организация? — дип сорый ул.
— Казан танк...
— Нинди бардак бу?! Капкагыз төбенә кадәр ачык.
Үзен капка төбендә каршы алмаганнарына министрның ачуы килгән, имеш.
Ул заманда бөек шәхесләрнең җәсәден яндырып, көлен Кызыл Мәйданда Кремль стенасына куялар иде. Маршал-министр да шулай «җирләнәчәк» икән.
Мәскәүдә ятып Устинов кадәр Устиновны озатырга бармау килешмәс. Каләм тибрәтүче буларак, күңелдә кызыксыну дигән корт та бар бит әле. Мондый бөекләр белән хушлашырга ничек әзерләнәләр? Кремль диварында көл куярга урынны кайчан, ничек хәстәрлиләр? Мин Кызыл Мәйданга килеп җиткәндә, әле бик иртә, көн яктырып кына килә иде. Мәскәү кара кайгыда. Сабы очына кара тасма бәйләнгән әләмнәр аска иелгән. Алардан җиргә сагыш тама, күңелгә шом иңә. Җитмәсә, көне бер дә галәмәт салкын. Ничә градус икән? Һәрхәлдә, утыздан артык. Суык тынны буа, күкрәк читлеген кыса. Кремль диварларын, агачларны ак бәрхет бәс сарган.
Мәйдан тутырук солдат. Мин бүген йокыдан ни иртә тордым бит инде, болар кайчан торды икән соң? Катып-калҗып беткәннәр. Бер-икесенең колагы өшегәч, командирлар бүрек колакчыннарын төшерергә рөхсәт иткән үзе. Моны миңа бер бабай әйтте. Ул картаймыш көнендә әче таңнан торып ни эш бетереп йөргәндер: мәрхүм белән хушлашырга килгәнме, әллә узып барышлый шушы солдатларны кызганып торуы идеме?
Мавзолейга килеп җитәрәк колакка чүкеч тавышы ишетелде. Кремль дивары буенда өсләренә берсе — кара сырма, икенчесе уңган бушлат кигән ике ир заты кайнаша. Берсе баскычка менеп баскан да «чек-чек» итеп кирпеч чокый. Икенчесе астан баскычны тотып тора. Бәй, болар «кабер казучылар» лабаса. Зиратта кабер мәетне чыгарасы көнне казыла. Кремльдә дә шул тәртип икән. Тик менә кабер казучылар кулында көрәк булса, мондагыларның коралы зубило белән чүкечтән гыйбарәт. Аерма тагын шунда: безнең авылда мәет булса, кабер казырга аягында басып тора алган бөтен ир-ат җыела. Егермеләп, утызлап кеше була, ә Мәскәүдә, Кызыл Мәйданда бөек шәхесләрнең мәңгелек йортын ике генә кеше «казый» икән.
Устиновны Союзлар йортының колонналы залыннан сәгать 12 дә чыгарачаклар, ди. Ничә сәгать көтәсе бар. Мин әле берәр җиргә кереп җылынып чыга алам, бу солдатлар нишләр? Шыкырдап катачаклар бит.
Бервакыт мәйданда акырыша башладылар. Командирлар әмер бирә икән.
Солдатлар төркемен нәкъ уртадан кисеп икегә аердылар. Яртысын музейга таба кудылар, яртысын Минин һәм Пожарский һәйкәле янына кысрыкладылар. Аннары тезелергә команда булды. Ике якта да солдатларны рәт араларын киң итеп калдырып тезделәр һәм бер-берсенә кара-каршы китереп йөгертә башладылар. Әһә, солдатларны әнә шулай җылытмакчы булалар икән... Егетләр бер-берсенә коридор биреп башта — бер якка, аннары икенче якка чаба. Рәт араларын киң итеп калдыруларының максаты каршы яктагыларга йөгерергә тыкрык ачу икән. Солдатлар чаба. Командирлар аларны бертуктаусыз өтеп бара, салкын һаваны өзек-өтек тавышлар яра. И Алла!.. Кемнең башына килде икән соң бу галәмәт. Вәйт дивана димә инде син аны. Мондый суыкта йөгерергә ярыймы соң?! Ахмаклыкның нәтиҗәсе үзен озак көттермәде. Кемнеңдер бите, кемнеңдер борыны өшеп чыкты.
Йөгерешне туктаттылар.
Оборона министрының шундый салкын көннәрдә китеп баруы, бәлкем, тикмәгә-тиктәскә түгелдер, хәрбиләрнең чыдамлыгын, ныклыгын һәм... зирәклеген гүя тагын бер сынаудыр бу.
Тора-бара минем аякларга да үтә башлады бит әле суык. Битне дә чеметкәли, күзне әчеттерә. Берәр җиргә кереп җылынып чыгарга кирәк.
Мин Союзлар йортына таба төшеп киттем. Мәрхүмнең көле шунда куелган. Берочтан ул тирәгә дә күз салып алырмын. Берәр ашханә-мазарга кереп тамак ялгап чыксаң да ярар иде. Югыйсә иртән чәй дә эчмичә чыгып йөгердем. Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына, ди. Союзлар йортыннан чүт кенә арырак, урамның каршы ягында бер кафе таптым. Килеп-китеп торган ак-кара «Волга»ларны исәпкә алмаганда, бу тирәдә ыгы-зыгы әлегә сизелми.
Кафеда да җылы түгел. Аның каравы монда кайнар чәй, кайнар ризык бар. Чәй белән пилмән китерттем. Каршыма тәбәнәк буйлы, түгәрәк битле, кысык күзле, кулына дипломат тоткан ир заты килеп утырды. Казакъстаннан булып чыкты ул. Алма-Атадан. Сәкен атлы. Мәскәүдә командировкада. Мин үземнең Казаннан икәнемне әйттем.
— Устиновны искә алып, бер йөз-йөз иллене җибәрсәк тә ярар иде, — дип куйды ул.
— Бездә — мөселманнарда андый гадәт юк югын, җылыныр өчен тотарга була.
Официант башта өстәлгә бәләкәй генә бәллүр чәркәләр куйды, аннары бәллүр графинда аракы алып килде.
Хәмере тешне сындырырлык салкын. Бераз гына җылытмыйча булмый моны. Аракы белән тулы чәркәмне өстәл янындагы кайнар батарейга куйдым.
— Нишлисең? — диде Сәкен гаҗәпкә калып, аннан болай дип өстәде. — Ә-ә-ә, аңладым, башта сез аны җылытасыз, аннары ул сезне җылыта. Взаимно! Ах, хитрый татарин!
Сәкен белән шактый озак юандык без кафеда. Кая ашыгырга? Союзлар йорты моннан күренеп тора. Устиновны кузгатмыйлар әле.
Матәм көне булгангадыр инде, безнең сүз күбрәк мәет озату, кабер казу тирәсендә барды. «Дөрес гамәл микән соң кешене Кремль диварына күмү?», — дибез. «Аллаһы Тәгалә адәмне җирдән, туфрак-балчыктан яралткан. Кеше үлгәч тә җиргә иңдерелергә тиеш. Кабер — кешенең мәңгелек йорты», — ди безнең авыл мулласы. Кабер дигәннән, Казакъстанның ерак далаларында, дөнья читендәге авылларында шакаллар күп икән. Шулар нишли дисезме? Мәет ашый. Зиратта яңа кабер пәйда булдымы, төнлә шуны казып кереп, мәрхүмнең җәсәден тартып чыгаралар һәм рәхимсез ботарлыйлар икән. «Свежий» мәет килгәнен көтеп кенә торалар, ди. Моны миңа Сәкен сөйләде. Ышансаң — ышан, ышанмасаң — ышанма.
И дөнья! Адәм баласына үлгәч тә тынгы юк. Кремль диварына кереп калачак Устиновка исә мондый куркыныч янамый. Хәер, монда «җирләнгәннәр»нең дә соңыннан гаеп-кыегын тапмадылармы, «кыңгыр эшләрен» казып чыгармадылармы, нахак сүз тагып, рухларын ботарламадылармы?!
Сәгать унике тулды. Хәзер Устиновны алып чыгарга тиешләр. Союзлар йорты ишеге төбендә ыгы-зыгы куерды. Машиналар өзлексез килеп тора. Чит ил машиналары да күренгәли. Болар илчеләр, вәкилләр, атташелардыр инде.
Устиновны сәгать бер тулып икенче киткәндә генә алып чыктылар. Оркестр Шопенның матәм маршын уйный. Алда — маршалның зур портреты. Аннары бик озын булып орденлы-медальле мендәрчекләр тоткан хәрбиләр колоннасы сузылды. Ишектә чәчәкләргә күмелгән тартма күренгәнче дә байтак көтәргә туры килде әле. Кайгы процессиясе Кызыл Мәйданга юл алды. Милиция, хәрбиләр читтән берәүне дә кертмиләр. Хәер, без үзебез дә кайгы агышына иярергә ашкынмадык, капкан килеш анда йөрүне килештермәдек. Читтән генә карап калдык.
Хуш, Дмитрий Фёдорович!
Авыр туфрагың... Нинди туфрак? Кремль дивары. Кирпечләр... Авыр кирпечең җиңел булсын, дип әйтеп булмый бит инде.
Мин тагын бичара солдатлар турында уйлап куйдым. Алар нишләп кенә беттеләр икән инде. Нава үзгәрмәгән. Без генә җылынгач та, көн сындыру турында уйлыйсы да юк. Җитмәсә, Устиновны сәгать уникедә түгел, икенче киткәндә генә алып чыктылар. Әле Кызыл Мәйданга әкрен генә барып җитәсе, Политбюродагы карт-корыларның мавзолей трибунасына озаклап күтәреләсе, озын-озак речьләр тотасы бар.
Бу көнне Кызыл Мәйданда ничә солдатның борыны, ничәсенең колагы өшеде икән? Ничә солдатның салкын тиеп, үпкәсе кабарды, ничәсендә бронхит башланды икән? Тарих мондый статистиканы яшереп калдырды.
Салкында егетләрне шулай азапларга кем кушты икән соң? Устиновмы?! Пәрхәлдә, йөгерергә Устинов кушмады бит инде.
Әрвахлар әмер бирми.
Мусинны күрү
Чистайга килеп төштем. Максатым — мондагыларны «Яшь ленинчы» газетасына язылырга кодалау. Кодалау гынамы, комсомол, мәгариф җитәкчеләрен утлы табага бастыру. Яшь чак, җүләр чак. Пионерлар һәм балалар газетасының тиражын бер селтәнүдә хәл итеп атармын кебек. «Яшь ленинчы» безне үстерде, дөньяга күзне ачты. Ничек инде шушындый газетага язылмаска ди?! Күңел дә, язылсыннар, каты әйт, иманнарын ки, дип ярсып тора әнә.
Комсомолның шәһәр комитетына керәм. Киләсемне телефоннан шалтыратып әйтеп тормадым, үгезне мөгезеннән алырга булдым. Тәк, кемгә керим? Беренче секретарь каядыр киткән. «Өченче»гә керәм инде. Кәкрәс ул кирәк. Мәктәпләр белән шушы секретарь эшли.
— Хәерле көн! Илдә подписка бара. Мин «Яшь ленинчы»га яздыртырга килдем.
— Хәерле көн! Полющенковның юбилее бит...
Григорий Григорьевич Полющенков — партиянең Чистай шәһәр комитеты беренче секретаре. 70 тула икән инде үзенә. Яхшы исәптә йөргән бик абруйлы җитәкче. Чистайның да данын күтәрде. Икмәк ишелеп уңа. Ит бар, сөт бар. Чистай сәгать заводы үзе генә дә ни тора!
— Бөтен балаларны «Яшь ленинчы»га яздыртырга кирәк!
— «Бабай»ның (Полющенковны шулай дип йөртәләр икән) юбилеена әзерләнәбез!
— «Яшь ленинчы»...
— Бездә юбилей...
«Өченче» белән уртак тел таба алмадык. Мәгариф бүлегенә кердем. Анда да сүз нигездә олуг юбилей тирәсендә барды.
Кичен комсомолның «беренче»сенә кергәч, ул миңа гаҗәпләнеп карады. «Син нәрсә, айдан төштең мәллә? Без монда «бабай»ның юбилее дип ут йотабыз, ә син
подписка-миписка дип йөрисең. Ат дагалаганда, бака ботын кыстыра...» дигән кебек иде аның карашы.
— Полющенковның юбилеена Казаннан, обкомнан «Беренче» килә. Рәшит Мусинович үзе килә!
Мусин кем дә, мин кем? «Подписка» дип йөргән булам, авыз талдырып. И хыялый Хәйрүш, хәчтерүш.
Газетага язылу мәсьәләсендә җитәкчеләр белән ботка пешмәсә дә, һәрхәлдә Чистайга сәфәрем юкны бушка аударып йөрү булмады. Полющенковнын. ашына кара таракан булып төшмим әле дип, авылларга чыгып киттем. Мәктәпләрдә булдым. Бераз гына ялкаурак, бераз гына һавалырак, бераз гына мактанчыграк мишәр малайлары, бераз гына иркәрәк, бераз гына хәйләкәррәк, бераз гына кыланчыграк мишәр кызлары, саф күңелле, матур балалар белән очраштым- сөйләштем. Болар — язасы мәкалә-язмаларымның геройлары. Мин бит әле «Яшь ленинчы»ның журналисты да. Язармын, Алла бирса. Исән-сау Казанга кайтып җитәргә насыйп булсын! Кайту дигәннән, ул елларда Иделнең, Чулманның аръягына фәкать самолётта очышлы иде.
Аэропортта утырабыз. Без очасы самолёт әлегә күренми, тоткарлана. Тоткарлануының сәбәбен дә белдек. «Бабай»ның туган көне бүген бит! Мусин бүген киләчәк. Менә-менә шушы минутларда ул утырган очкыч җиргә кунарга тиеш икән.
Күп тә үтмәде, күк түрендә каракучкыл нокта күренде. Ул отыры зурайганнан- зурая барды.
Килә!
Республиканың беренче кешесе килә!
Килә дә, үзен каршы алучы бармы соң? Һәрхәлдә, аны «бабай» үзе каршы алырга тиештер бит инде. Монда «эшем кешесе» рәвешенә килеп йөргән бер-ике егеттән башка адәм заты юк. Теге нокта вертолёт булып чыкты. Менә ул җил чыгарып, давыл өреп утырды. Аннан ике кеше төште. Берсе — гәүдәгә озын, икенчесе — тәбәнәгрәк. Кайсысы Мусин икән соң боларның? Вертолёттан төшүчеләр теге егетләр белән җәт-җәт күрештеләр, сөйләшеп тормадылар. Күр инде, ничә көн Мусин телләреннән төшми, ә үзен юньле-башлы каршы алмыйлар.
Теге ике кеше без утырган өйгә (аэропорт бинасы гади генә бер катлы йорт) таба килә башладылар. Килделәр, әмма безнең янга кермәделәр. Юк, боларның берсе дә Мусин түгел, аны телевизордан күргәнем бар. Озынын мин партиянең Түбән Кама шәһәр комитеты беренче секретаре Садыйковка, икенчесен Чаллының «беренчесе» Беляевка охшаттым. Алар өй тирәли сөйләшә-сөйләшә йөреп тордылар. Димәк, болар да Мусинны көтә.
Берзаман Чистай ягыннан машиналар күренде. Әнә алар озын колонна булып аэропортка таба килеп яталар. Ак, кара, яшел, сары, тагын әллә нинди төстәге «Волга» лар. Ничек җыеп бетергәннәр? Бер Чистайда шуның хәтле «Волга» бар микәнни?! Автомобильләрне тигез итеп бер рәткә тезеп куйдылар. Машиналар ялт-йолт килеп тора. Дәрәҗәле кунакны каршы алырга дип кат-кат юганнар, сөрткәннәрдер инде боларны. Бер шофёрның гына кулы җитмәгән машинасын юарга. Аның «тимер аты» да балчык-тузан төсендә. Әллә шуңа юылмаган кебек күренә микән? Шайтан белсен.
Ниһаять, күктә вертолёт пәйда булды. Монысы, тәгаен, Мусин инде. Китте ашыгу-кабалану... Районның бөтен элитасы мәш килә. Без тәрәзәдән карап торабыз.
Вертолёт җиргә якынлаша. Беравык һавада эленеп торды.
Әһә төшә! Төшә!
Әнә берәү төркемнән алгарак чыгып басты. Мөхтәрәм вә могтәбәр бәйрәмдар Полющенков шушыдыр инде. Җитмешен тутырса да, бәдәнле, энергияле күренә әле.
Вертолёт җирдә!
Берәү ипләп кенә төште. Аның Мусин булуына беребез дә шикләнми иде инде. Менә ул — бабайга, бабай аңа таба килә башлады. Икесенең дә адымнары нык, ышанычлы. Нәкъ парадтагы кебек. Менә йөзгә-йөз килделәр һәм бер- берсенең кочагына ташландылар.
Нинди күрешү, нинди тантана! Һәрхәлдә, республикадагы беренче кешенең юбилей белән котларга килүе — күңелле хәл. Булдыклы Полющенков моңа һичсүзсез лаек. Аны Геройга да тәкъдим иткәннәр, ди. Бу очрашу, бу күренешне күреп күңел тулды, күзгә яшь килде хәтта. Мусин да, бәйрәмдар да, олы
кунакны каршы алучы эреле-ваклы түрәләр дә — барысы-барысы бик бәхетле иде бу минутларда.
Шулвакыт «Волга»ларның берсе урыныннан кузгалды. Бәй, теге машина бит бу. Әллә шофёры шушы ыгы-зыгыда тиз генә юып килергә уйлады микән? Алай дисәң, ул туп-туры вертолётка таба бара. Күр әле, Мусин белән Полющенков янына килеп туктады. Бер егет йөгереп килде дә җәт кенә арт ишекне ачты. Кунак белән бәйрәмдарның кереп утырулары булды, машина тирбәлә-чайкала китеп тә барды. Каршы алырга килгән халык та машиналарга сибелде. Дәрәҗәле колонна, үзеннән якты нур таратып шәһәргә юл алды. Машиналар узганда, юлга түшәлгән сары яфраклар, көпчәк җиленнән биешеп, юл кырыендагы кипкән-саргайган сутсыз үләннәр баш иеп, җиргә елышып калды.
Бераздан без дә очтык. Аэропортта Мусинның вертолёты һәм аның янында бер милиционер гына нәүмиз булып басып калды.
Самолётта уйланып кайтам. Нишләп дәрәҗәле кунакны «Волга»ларның өр-яңасына, иң чистасына утыртмадылар? Бәлки, бу үзенә күрә бер «маскировка» дыр, шулай итеп «беренче»нең иминлеген кайгыртудыр. Юлда ни булмас, кем очрамас? Бәлки, бу Полющенков машинасыдыр. Юбилей мәшәкатьләре белән йөреп, шофёрының машинаны юарга вакыты калмагандыр. Әллә инде партия «туз» лары затлы автомобильләргә утырып башкалар алдында масаеп йөрмичә, әнә шулай тыйнаклык күрсәтәме. Самолёт ду килеп оча. Их, тамак ялгап алсаң иде ул хәзер, бүген тәгам капмаган. «Бабай»ның бәйрәм табыны шәптер инде. Чулманның майлы балыклары, махсус симертелгән тәкә итләредер инде анда. Алар янында зур түрәләргә генә насыйп озын муенлы «Чистай малайлары» кукраеп утырадыр.
Иртәгесен сәфәр тәэсирләреннән арынып ял итәрмен, юл тузаннарын юармын дип, иртүк мунчага киттем. Килсәм — чират. Ярый әле өйдән «Казан утлары» журналын, гәҗитләр алган идем. Шуларны укып-караштырып утырам.
— Пресса ниләр яза? — дип сорап куйды янымда утырган, өстенә төсе уңып, яка тирәләре тузып беткән сырма кигән ач яңаклы бер абзый.
— Искитәрлек яңалык юк.
— Ишеттегезме? — Абзый беравык уйланып торды, аннары кыяр-кыймас кына әйтеп куйды. — Мусин үлгән, ди.
— Сез ни сөйлисез?! Нишләп үлсен?! Кичә генә күрдем әле аны, Чистайда...
— Үлгән дип ишеттем.
— Кайда, ничек үлсен ул?
— Үлгән дип әйтәләр инде менә...
— Бер зур мәҗлестән соң кинәт вафат булган.
Ул көнне ни радио, ни телевидение Мусин турында бер сүз дә әйтмәде. Иртәгесен редакциягә эшкә килдем. Ничәмә-ничә газета, журнал редакцияләре урнашкан йортта Мусин турында ләм-мим. Бер сүз юк. Үлгән булса, иң әүвәл монда ишетелер иде ул хәбәр.
Кичен яңалыкларны тыңларга дип телевизорны кабыздым. Менә экранда диктор пәйда булды. Башка көннәрдә йөзендә балкып торган елмаю бүген юкка чыккан. Хәбәрләрне укуны да паузадан башлады. Эч «жу» итеп куйды. Мунчада теге абзыйның әйткән сүзе дөрескә чыкты бит. Халык белә.
Рәшит Мусин белән хушлашу Опера-балет театрында булды. Ирек мәйданында халык, халык... Театр тирәсенә якын килә торган түгел. Мин Зур Кызыл урамы чатында басып торам. Мусинны алып чыккач, кайгы процессиясе, Арча кырындагы зиратка Карл Маркс урамыннан туры гына менеп китмичә, 120
Офицерлар йорты, консерваториянең концерт залы алдыннан үтеп, безнең яннан борылды һәм Зур Кызыл урамына керде. Шулай итеп Мусинны монда да күреп кала алдым. Йөзе тыныч, мәмнүн иде аның. Табут артыннан карадан киенгән бер ханым белән бер туташ бара. Болар — хатыны белән кызы, күрәсең. Артларыннан терәлеп, аларны терәтеп үк диярлек Верховный Совет Президиумы председателе Батыев атлый.
Кайгы мәрәсиме Горький паркындагы Мәңгелек ут янында дәвам итте.
Барысы да русча сөйләде. Партиянең Сарман райкомы беренче секретаре И.Зәйнуллин гына: «Хуш, Рәшит ага! Авыр туфрагың җиңел булсын!» — дип татарча әйтте. Җитәкчеләребез тарафыннан туган телебезне төрле яктан кысу барган заманда шуннан артыгын көтеп булмый инде. Мәрхүм белән хушлашырга килүчеләр зиратка сыярлык түгел иде. Мәетне җирләп чыкканчы халык Ершов урамын тутырып басып торды. Көзге кара, кыска көн моңсу гына кичкә авышты.
Мусинны мин ике генә күрдем. Беренчесе — аны каршы алу, икенчесе — озату булды. Әйе, кеше гомере шулардан тора.
Очрашу — аерылышу.
Килү — китү.
Күрешү — хушлашу.
Бу хушлашу — мәңгегә...
И гомер...
Хонеккерның Казанга килүе
Казанга Германия Демократик Республикасы социаль-бердәм партиясе Үзәк Комитеты генераль секретаре Эрих Хонеккер җитәкчелегендә делегация килә! Университетта да буласы икән. Татарстан башкаласы моңарчы ике ятып бер төшкә дә кермәгән кунакларны каршы алырга әзерләнә башлады. Университетта да ду-галәмәт килделәр. Сөйләүләренә караганда, әллә ничә төрле исемлек төзегәннәр, аларны раслаганчы кат-кат сызганнар-бозганнар, обком белән ике арада тыз-быз чабып йөргәннәр, университетның ишегалларын, чормаларын, подвалларын тикшереп чыкканнар. Ни дисәң дә, эч пошканнан эшсез картка туй итү түгел инде, чит илдән мондый дәрәҗәле делегациянең Казанга беренче килүе. Әнә үзебезнең Генеральный мөхтәрәм вә могтәбәр, хөрмәтле вә гыйззәтле Леонид Ильич ничәмә-ничә еллар ил башында утыра инде, ә Казанга килгәне юк. Хәер, Себергә сәфәр кылганда үтеп барышлый, вагон ишегеннән башын тыгып, Казан вокзалына карап торган да: «Бу нинди станция?» — дип сораган, имеш.
Брежневның Казанга килгәне юк, ә менә Хонеккер килә. Килсен! Хәере белән килсен Хонеккер! Без каршы алырга әзер! Без дип әйтүем тикмәгә түгел, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укып йөргән көннәребез. Төштән соң укыйбыз. Хонеккер да университетка төштән соң килергә тиеш. Безгә болай дип аңлаттылар: «Бер пардан соң колонналы бина каршына — «сковородка» янына чыгып басасыз, кунакларны каршы аласыз, киткәндә озатып каласыз. Хонеккер пәйда булуга, «дружба — фроендшафт» дип кычкырасы икән.
Делегация иртәгә киләчәк. Бүген әле без аудиториядә лекция тыңлыйбыз. Соңгы пар. Каршыбызда — журналистика кафедрасы мөдире Әгъзәмов. Флорид Имамәхмәт улы һәр сүзне сеңдереп әйтә, килештереп тамак кырып куя. Лекция тәмамлангач, сүз үзеннән-үзе иртәгә булачак вакыйгага күчте. Әгъзәмов бездән рөхсәт сорап тәмәке кабызды. «Опал»ны тирән итеп, тәмләп
суырды, төтенен эченә тартты һәм аз-азлап бәрәкәтле чыгарды. Бер тәмәкедән соң түгәрәклисе сөйләшү озакка китте. Кызларның «иртәгә нәрсә киеп килергә?» дигән соравы бәхәс уятты. Фасон тотучы зәһәр кызларыбыз джинсы чалбар киеп килмәкче.
Джинсы кигән кеше әлләкем булып йөргән заман бу. Егет, кызларның иң кәттәләрендә генә андый ыштан. Сорочи базарында тәмам тузып-тетелеп беткәне дә 100 сумнан ким тормый. Бер айлык хезмәт хакы! Ыштан никадәр кыршылган булса, шулкадәр «модный»рак.
— Шундый зур кунакны кыршылып беткән чалбар белән каршы алмыйлар инде, — диде староста Света.
— Американский чалбар бит ул!
— Американский булмагае, чуртымский булсын. Хонеккерның чалбар кигән кызларны өнәмәве ихтимал. «Культурный» кешедер ул, — дип Светаның сүзләрен куәтләде Гөлсем.
— Джинсы «запад»та да модада!
— Белмим, мин джинсы киям, — диде Алия, янып торган бит алмаларын кызартып, күзләреннән очкын сибеп. — Минем джинсы — Германиянеке!
— Капиталистик Германиянекедер әле ул. Аныкы булса, ыштаныңны салдырып, шуның белән берне хундырыр Хонеккер, — диде Ришат.
Бәхәс шактый озак барды. Күпме генә тартышсалар да, бер-ике кызыбыз, шул исәптән Алия джинсы киеп килергә булды.
Әгъзәмов моңлы карашын безгә төбәп торды да бәхәскә нокта куйды:
— Ни телисез, шуны киегез. Ләкин белеп торыгыз: сез үзегезнең «фирменный» джинсыларыгыз белән Хонеккерны шаккатыра алмаячаксыз. — Флорид Әхмәтовичның ике каш арасындагы сөйкемле чокыры селкенеп куйды, йөзендә якты-тыйнак елмаю чагылды.
Иртәнге сәгать уннарда Әбжәлилов тукталышы турысында тротуарда басып торабыз. Көзнең агачларны шәрә калдырып, үләннәрнең яфракларын салпайтып, кышка авышкан чагы бу. Шулай да көн якты. Сүрән кояш нурларын күгелжем болытлар аша саркытып булса да жңргә иңдерергә тырыша. Урамның ике ягында да — халык. Автомобильләр хәрәкәте туктатылган. Урамнар себерелгән. Берзаман «Акчарлак» рестораны янында аэропорт ягыннан килүче машиналар пәйда булды. Киләләр! Халык кыбырсый башлады. Уртада киң «күкрәкле» кара «Чайка» йөзеп бара. Аның ике ягында — «Волга» лар. Алда, артта милиция, ГАИ машиналары. Хонеккер «Чайка»дадыр инде. Дәрәжәле кортеж «гөж» итеп килеп тә житте, «выжт» итеп узып та китте. Без, тисә тиенгә, тимәсә ботакка дигәндәй, кул болгап калган булдык. Хонеккерны күреп булмады. Университетка килгәч күрербез әле. Аның каравы, янәшәмдә басып торган Алиянең кайнар сулышын тоеп калдым.
Бер пар лекциядән соң ак колонналар каршына чыгып бастык. Без төшкә кадәр күргән кортеж хәзер инде университет алдына килеп туктады. Ыгы- зыгы китте. Тән сакчылары, корреспондентлар, фотокорреспондентлар, телеоператорлар тегендә-монда чапты. Ишек төбе, баскычлар, колонналар арасы кеше белән тулды. Башка сыймаслык киеренкелек. Үзләре тагын ни арада кереп тә беттеләр. Хонеккерны тагын күреп булмады. Без — урамда. Дәрәжәле кунакның инде чыкканын көтәргә тиеш. Хонеккер башта музейны карап чыгачак икән. Аннары Актлар залында — тантаналы жыелыш.
Урамда шактый озак тордык. Моңсу көзнең мәшәкатьле көне бик тиз сүлпәнләнде, сүрелде, отыры жиргә караңгы иңә башлады. Ниһаять, чыгалар. Әнә Хонеккер! Кичкә таба суытып жибәрдеме, бер урында озак басып торгангамы, туңып киттек, шуңа «дружба — фроендшафт» дип кычкыруыбыз зәгыйфь
чыкты. Кунаклар ишеткәндерме-юктырмы?! Сабакташым, безгә күрсәтмичә генә шигырьләр язучы Вазыйх Фатыйхов белән үзебезчә, татарча «дуслык» дип дә кычкырган булдык әле. Ул заманда безне кем ишетсен инде?!
Менә ул Алман иле лидеры каршыбызда ук горуранә басып тора. Баш түбәсендәге сыекланган чал чәче артка таралган. Ялтырап торган күзлеге күккә төбәлгән. Тәк... Тәк... Мин күземне йомам.
Хонеккер яныбызга килеп сөйләшә башлады. Тылмач кирәкми үзенә, русча белә. Белми ни, заманында Магнитогорскида металлургия комбинаты төзелешендә эшләгән, Мәскәүдә, ЦКның Югары партия мәктәбендә укыган бит ул. «Сез студентлардыр инде. Укып буламы соң? Кәефегез әйбәтме? Синең исемең ничек, чибәр кыз? Алия. Татармы син? Сез бик матур халык икән. Джинсың да үзеңә килешеп тора, Алия. Кайсы илнеке бу чалбар? Фыергы. Фыергыныкы булуга карамастан, килешеп тора». Күземне ачтым. Хонеккер инде китеп тә барган. Кая ди ул безнең янга килү?! Кая ди ул безнең белән сөйләшү?! Хыялланып алуым гына бу. Хонеккер безне күрде микән әле, андыйлар өскә, биеккә карап йөрергә гадәтләнгән бит. Түбәнгә карап шөкер ит, югарыга карап зекер ит, ди татар. Мондый мәгънә белдергән мәкаль немец телендә дә бардыр инде югыйсә.
Хәер, Әгъзәмов безгә: «Хонеккерны шаккатыра алмаячаксыз...» — дип әйтеп куйган иде бит.
P.S. 1990 елда ФРГга качарга омтылган кешеләрне үтертүдә гаепләп, Э.Хонеккерны кулга алмакчы булдылар. Ул берникадәр вакыт Мәскәүдә, Горбачёвта качып ятты. Ельцин властька килгәч, аны Россиядән куды. Хонеккер Чилига качты һәм шунда 1994 елда рактан үлде.
Чанышев янында булу
Беләсезме, мин кайда? Мәскәүнең кыл үзәгендә, ЦыКага карап торган бөек шәхесләр яши торган тарихи йортта.
Беләсезме, мин кем янында? Татар халкының легендар улы, мәшһүр полководец, генерал-лейтенант Якуб Чанышев янында.
Килгәнемә өч сәгать инде. Озаклап сөйләшеп утырдык. Бер гасырга якын дәверне баштан кичердек, күңел иләгеннән үткәрдек.
Шөкер, Якуб аганың кәефе шәп, күңеле күтәренке, тавышы көр. Сүзгә дә кесәгә керми. Ул сөйләгәннәрне язып кына өлгер. Данлы исеме батырлык үрнәге булып кечкенәдән үк безнең күңелләргә уелган, дошманнар өчен дәһшәт булып яңгыраган, патша армиясенең гади солдатыннан Совет Кораллы Көчләренең генерал-лейтенанты дәрәжәсенә күтәрелгән Чанышевның гади, мөлаем, ихлас кеше икәнлеген моңарчы ишетеп белгән булсам да, тәэсирләр көткәннән дә артыграк булып чыкты.
Монда килүемнең максатын әйтмәдем бит әле. Мине Мәскәүгә «Яшь ленинчы» газетасының мөхәррире (хәзер инде газетада бу вазифаны башкаручыны баш мөхәррир дип йөртәләр) Роза Туфитуллова җибәрде. Комсомол ЦыКасы Ленинның тууына 110 ел тулуга багышлап балалар һәм яшүсмерләр газеталары арасында конкурс игълан итте. Бөтенсоюз конкурсы! Шушы бәйгедә «Яшь ленинчы»да катнашырга булды. Чынлап торып еласаң, сукыр күздән яшь чыгар, ди, газета катнашты һәм конкурста беренче урынны алды!
Бездә Ленин музейлары бармы? Бар! Ул музейларда истәлек язулары дәфтәре бармы? Бар! Бер уйласаң, андагы сүзләр гади генә сүзләр түгел бит. Мәгънәле, изге сүзләр. Кемнәр генә кул куймаган ул дәфтәргә. Чанышев та куйган.
Якуб ага сөйләгәннәрне яза-яза блокнот тулды, кул талды. Саубуллашып, китәргә кирәктер инде. Чанышевның бу дөньяда күрмәгәне калмаган: балачактагы ачлык-ятимлек (әтисен ызаннан бер буразна җир сөргәнсең дип кыйнап үтерәләр), революция, Гражданнар сугышының дәһшәтле көннәре, шул чорда төрмәгә ябылу,
Бөек Ватан сугышы, аның рәхимсез юллары буйлап җиңү яулый-яулый, Мәскәүдән Берлинга кадәр барып җитү... Каршымда чал тарих үзе утыра. Туктале, барыбер нәрсәдер җитми бит әле монда. Әһә, аңладым ни җитмәгәнен — бер соравым калган икән. Шундый авыр, михнәтле, хәтәр гомер юлын үтеп тә ничек сакланган һәм 90 яшькә җитә алган ул? Гадәттә, озын гомерлеләр мондый сорауга аракы эчмәдем, тәмәке тартмадым, дип җавап бирә. Чанышев ни дияр? Якуб ага берни дә әйтмәде, соравымны әллә ишетте, әллә ишетмәде.
— Кара әле, — диде ул, бик мөһим сүзне әйтә алмыйча калган кеше кебек каударланып, җил-җил килеп, — пионерларга әйт әле анда, спорт белән шөгыльләнсеннәр, «Зарница» уйнасыннар!
— Мин әйтермен, Якуб ага. Менә Сез әйтегез, ничек шулай саклана алдыгыз? Сөбханалла, күз тимәсен, туксанда да җир җимертеп йөрисез.
— Әйтә күр, ГТОны тапшырсыннар, «Зарница»ны ташламасыннар. Кечкенәдән җиңәргә өйрәнеп үссеннәр.
Менә шулай генерал үзенә төбәлгән сорауны тагын колак артыннан шудырды. Юк, колакка каты димәс идем мин аны. Каты булса, сизелгән булыр иде инде.
Шулвакыт ишектә кыңгырау чыңлады. Кемдер килгән. Чанышев аны каршы алырга чыгып китте. Мин бүлмәдә ялгыз башым үз соравыма үзем җавап эзли башладым: «Мондый кешенең саулыгын табиблар даими карап-тикшереп торадыр. Организмы фәлән вакытта укол кадатырга, фәлән вакытта дару эчәргә күнеккәндер. Ризыкның иң файдалысын гына, шул исәптән эремчек, кайнар ботка, кесәл, шулпа, яшелчә, җиләк-җимешне режим белән генә ашыйдыр. Вакытында ял итәдер. Бүген озак утырып, ветеранны ялыктырмадым, режимын бозмадым микән инде? Хәзер генә ишек шакыган кеше дә табиб, доктор-мазардыр әле».
Якуб ага бүлмәгә урта буйлы, бәс кунган чәчен кыска итеп алдырган һәм артка таба тарап куйган бер кеше белән килеп керде.
— Күрешмәгәнгә күпме еллар бит, иптәш генерал! — диде кунак.
— Әйдүк, түрдән узыгыз, түрдән!
— Мин, иптәш генерал, сезнең янга Алма-Атадан килдем.
— Аз гына сабыр итегез, дускай, — диде Чанышев. — Пионерлар иленнән килгән «илче» белән сөйләшеп бетерик.
Мин теге сорауны тагын биреп караргамы-юкмы дип, аптырашта утыра идем. Шул мәлдә Алма-Атадан килгән абзый сумкасын ачып, нидер эзли башлады. Ул эзләгәндә, нәрсәнеңдер «чың» итеп идәнгә төшкәне ишетелде. Калай кружка икән.
— Нинди кружка ул? — дип сорады Якуб ага.
— И-и-и... иптәш генерал, минем белән бергә поход юлларын узган кружка ул.
Чанышев «дерт» итеп кабынып киткәндәй булды.
— Поход кружкасы дисең, ә, — генерал биштәрдә йөри-йөри бәрелгән- янчелгән, төбен-тоткасын корым-сөрем сарган, күпне күргән бу шадра кружканы кулына алып, әйләндерә-әйләндерә карады. Озак карады. Йөзендәге җыерчыклар язылып, бите шомарып, якты такыр башы балкып киткәндәй булды. Җаны теләгән тансык уенчык тоткан сабый бала кебек иде ул бу минутларда.
— Яшьлегемне искә төшерде бу кружка, — ветеранның күңелендәге сөенеч- шатлык хисләре тавышына ияреп ташып чыкты, сүзләре гөлдерәде-мөлдерәде. — Сез үзегез кайда сугыштыгыз соң?
— Мин сезнең дивизиядә рота командиры идем, иптәш генерал.
— Шулаймыни?! — Якуб ага ике кулын жәеп, кунак янына килде. Алар бер-берсенең аркасын кага-кага кочаклашты.
Шунда Чанышевның өстәлендә торган чәйнекне искәреп алдым. Ул да шушы кружка кебек күпне күргән гап-гади поход чәйнеге икән бит. Бәй, генералның йоклый торган урыны да гап-гади одеял ябылган гап-гади тимер карават. Нәкъ солдат казармасындагы кебек. Бүлмәдә тагын Ленин томнары куелган шүрлек һәм тарихи
ТОРМЫШ ЯЗГАН ХИКӘЯЛӘР
123
фоторәсемнәр бар. Башка әйбер юк.
Күр әле, аксакалыбыз Мәскәүнең үзәгендә «престижный» йортта атлас, ефәк, бәрхет халатларга төренеп, йомшак кәнәфигә чумып, чит илнең алтын путалы чынаяк-тәлинкәләреннән каһвә эчеп утырасы урында гап-гади солдат булып яши. Шуңа да яши инде ул, чөнки солдат һәрвакыт сафта. Аның өстендә дә солдат күлмәге. Ишектән кергәч, мине дә шул күлмәктән, честь биреп каршы алды. Беренчедән, генерал-лейтенант (ә мин лейтенант кына), икенчедән, башына кимәгән булуга карамастан, честь бирде. Аның өчен бик кадерле Татарстаннан, Казаннан килүемне белгәч, онытылып киткән икән. Шулай итеп, соравыма ж,авап таптым. Рәхмәт сиңа, Алма-Атадан килгән кружкалы кунак! Соравыма Чанышевтан ж,авап алмый утырганда, Ходай үзе керткәндер сине монда.
Чанышев яныннан чыккач, ЦыКа бинасына карап тордым. «Соры кардинал» Суслов, күндәм Капитонов, төче Черненко — без демонстрацияләрдә аларның портретларын күтәреп йөрибез — шушында утыра бит инде. Алар да тәрәзә янына килеп Чанышев яшәгән йортка карап аладыр, бөек идеяләр турында уйланадыр.
Янәшәдә — Кремль. Тагын бер ел чамасы вакыт үтәр. Монда күк чалбарының кызыл лампасларын балкытып, Я.Чанышев килеп керер. Аягында — ялтырап торган штиблет, башында — биек соргылт папаха. Аны ишек төбендә үк зәһәр егетләр каршы алыр һәм зур-затлы кабинетка озатып куяр. Анда: «Хуш киләсез! Мин Сезне көтәм!» — дип күрешүче КПСС Үзәк Комитетының генераль секретаре Ю.Андропов булыр. Брежнев үлгәч, аның яңа гына ил башы урынына тәгаенләнгән вакыты. Шушы олы эшкә керешкәндә, аксакалны киңәшкә чакыруы.
Чанышевның киңәше хәрбиләрчә кыска һәм төгәл булыр:
— Тәртипсезлекләргә юл куймагыз. Либерал булмагыз, Юрий Владимирович! Либерал булмасагыз, эш барыр.
— Либерал булмам, Якуб Зигангирович. Мин Сезгә «обещаю».
Калганын тарих белә.