Логотип Казан Утлары
Хикәя

ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ?

Былтыргы 11, 12нче саннарда, дәвам итеп язар өчен, башламнар бирелгән
иде. Килгән хикәячекләрне басуны дәвам итәбез.


Нәни Хәсән
— Исәнмесе-е-е-ез! Хуҗалар өйдәме-е-е? — дип сөрән салды Хәсән, зур
урыс капканы ачып ишегалдына аяк басуга.
— Исәнме, абый, сиңа кем кирәк?..
Хәсән «дерт» итеп китте. Аның каршында тач үзенә охшаган, зур башлы, зур
колаклы җиде-сигез яшьләр тирәсендәге бер малай басып тора иде...
Үзенең балачагындагы вакытын күреп, Хәсән телен чак әйләндереп:
— Син.. син Хәсән буласыңмы? — дип сорап куйды.
һәм эчтән генә «нигә алай дип сорыйм соң әле, бу мин дә инде» диеп уйларга да
өлгермәде, теге малай:
— Ә син минем исемне каян беләсең? - дип сорады.
— Беләм инде. Мин синең турыда барын да беләм.
— Тагы нәрсәләр беләсең? — диеп, теге малай такылдап төпченә бирде.
Хәсән үзенең балачагындагы Хәсәнгә тагы да җентекләбрәк карап торды. Шул ук
ямаулы ыштан. Шул ук ялан аяклар. Хәтта Разыя карчыкның кыяр бакчасына кача-поса
кергәндә кычытканнан чагылган беләкләрнең тимгел- тимгел бүртеп кызарган
урыннары да шул ук. Малай соравын тагы кабатлады. Олы Хәсән, тотлыга биреп:
— Си-ин, син үскәч зур галим булырсың әле. Профессор. Тик моның өчен якшы
итеп, тырышып укырга кирәк.
— Тагы нәрсәләр беләсең?
— Мин барын да беләм. Хәтта синең Разыя әбинең бакчасына кыяр сугарга
кергәнеңә чаклы беләм. Әни турында да беләм, — диюенә, малайның куркудан
куллары калтырый ук башлады. Ул сүзне икенчегә борырга чамалап һәм тавышын
бөтенләй әкренәйтеп:
— Ә әни авырый. Түшәктә ята, тора алмый, — диеп, башын аска иде.
Малай менә-менә елап җибәрер чиккә җиткән иде. Аның хәлен аңлап һәм юатырга
теләп:
— Син егет кеше бит. Нык бул. Ә әни терелә ул. Терелә, — дип, малайның
башыннан сыпырды.
Бу сүзләрне ишеткәч, бәләкәй Хәсән җанланып һәм шатлык аша:
— Чынлапмы? Әни тереләме? - дип сорады.
— Әйе, әйе. Менә күр дә тор, мин әйткән иде диярсең әле. Йөзгә җитә әле ул, —
диюенә, малай бөтенләй шатланып өйгә таба торып йөгерде.
«Хәзер аягын бәрә», дип олы Хәсән уйлап та бетермәде, малай нәрсәгәдер
абынып егылды. Шулай шул, бармагы канап чыкты. Авыртуын басар өчен, аннан да
бигрәк елап җибәрмәскә тырышып:
— Әни, әни! Син тереләсең. Син тереләсең, — диеп ишектән кереп югалды.
Әле генә олы Хәсән шушы хәлне күрде. Аяк бармагы авыртудан чак кычкырып
җибәрмәде. Малай чагы белән сөйләшүдән айный алмый торды. Йортка күз йөртеп
алды. Барысы да нәкь ул балачактагы кебек. Шул ук җимерелә язган салам түбәле
абзар. Шул ук бәрәңге бакчасы. «Уф... Эш, эш дип бөтенләй акылым бутала башлады.
Кайткан көе берәр ял йортына барып, дәваланып алырга кирәк» диеп йорттан тизрәк
чыгып китәргә ашыкты ул.
Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ


Ир була аласың, ә ата булу...
Исәнмесе-е-е-ез! Хуҗалар өйдәме-е-е? — дип сөрән салды Хәсән, зур урыс
капканы ачып ишегалдына аяк басуга.
— Исәнме, абый, сина кем кирәк?.. Хәсән «дерт» итеп китте. Аның каршында
тач үзенә охшаган, зур башлы, зур колаклы җиде-сигез яшьләр тирәсендәге бер
малай басып тора иде.
Хәсәннең капкадан чыгып кирегә йөгерәсе килде. Юк, ярамый. Әнә бит малайның
сорау тулы елтыр күзләре аңа төбәлгән. Бу күзләр дә, бу караш та аңа таныш.
Сулышы бераз тынычлангач авыр итеп тын алды да, малайга сорау бирде:
— Әниең өйдәме?
— Юк, ул мәктәптә эштә, өйдә апам гына.
— Ә синең исемең ничек?
— Ильяс, — диде малай аптырый төшеп.
Хәсән сәгатенә күз салды, нәкъ көн үзәге икән. Мәктәптә дәресләр бетәргә әле
ике-өч сәгать вакыт бар. Фәрзәнәнең эштән кайтуын көтәргә булып урамга чыкты.
Җиңелчә генә тамак ялгап алырга исәпләп кафега кереп утырды. Утырды һәм
үткәннәргә кайтты. Хезмәт күрсәтүче кыз аның яныннан «Абый, сезгә нәрсә китерим?»
— дип берничә кат әйләнсә дә, аны ишетмәде. Күрше республикадан килеп Казанда
югары уку йортында укыган еллары. Тулай торак, институтта узган ял кичләре, сәнгать
түгәрәкләре, Мирсәет Яруллин җитәкләгән хорда чыгыш ясаулар, һәм, ниһаять...
Фәрзәнә. Аннан кино-театр залларында бергә утыру, сөю-сөелү, вәгъдәләр һәм
Әфганстан...
Фәрзәнәне җәен укытучыларның белемен күтәрү курсларына җибәрделәр. Менә
ул ел саен үтәргә кирәк булган лекцияләрне тыңлый. Бүген никтер эче поша, борчыла.
Бер пар лекцияне тыңлагач, ул, сөйләшү пунктына кереп өенә шалтыратырга,
гаиләсенең хәлен белергә уйлады. Главпочтамт янына җиткәндә генә янына җиңел
машина килеп туктады да, эченнән шадра битле, киң җилкәле, кулына кәшәкә тоткан
бер ир-ат төшеп, аңа исеме белән эндәште.
— Фәрзәнә!
Хатын сискәнеп китте, адымнарын тизләтергә уйлады, ләкин инде ир аның
каршысына ук чыгып баскан иде. Әле һаман да аптырау катыш куркуын җиңә алмаган
хатын иргә күтәрелеп карады. Янәсе, нәрсә кирәк сиңа миннән? Ләкин сорауны бирә
алмады. Сыңар кашлы шадраланган бу йөздәге янып торган күзләрне күргәч, сорау
бирергә дип ачылган иреннәр кабат ябыла алмады. Таныды ул аны, күзеннән таныды.
Йә, Хода! Ике дистә еллар элек ул бит аның үлеме турында, аны табутын
ачтырмыйча гына авылларына алып кайтып җирләүләре турындагы хәбәрне аңа
Ильясның хезмәттәше Фәрваз сөйләгән иде бит. Фәрваз хәтта Хәсәннең 186
Фәрзәнәгә язган хатларын, аның соңгы амәнәтен дә тапшырган иде. Хәсәннең таулар
арасында оборона тотканда танкта януын, авыр хәлдә госпитальгә озатуларын, шунда
вафат булуын да Фәрваз сөйләде аңа. Ни соң бу? Өнемме, аяк өсте урам уртасында
төш күрәмме, әллә саташаммы? Мизгел арасында башыннан мең төрле сорау йөгереп
узарга өлгермәде, үзенә таба сузылган куллар аны инде кочагына алды. Фәрзәнә әле
һаман берни дә аңламый иде. Шул куллар аны җитәкләп җиңел машина эченә алып
керде. Менә инде алар кунакханә бүлмәсендә. Тын да алмыйча берникадәр утыргач,
Фәрзәнә, ниһаять аңына килеп, сорау бирде.
— Сез кем? Ни өчен мине бирегә алып килдегез?
— Танымадыңмыни соң, Фәрзәнә? Әйе, юктыр шул. Синең белән вәгъдәләр
бирешкән Хәсән юк шул инде. Каршыңда физик һәм рухи яктан яртылаш таланган
Хәсәнең, ягъни аның өрәге генә басып тора.
— Юк,юк. Алай димә. Таныдым мин сине, таныдым. Күзләрең бит үзгәрмәгән.
Нәкъ яшьлектәгечә ялкын чәчеп торган көйдергеч карашың Хәсәннеке булып калган.
Инде аңыма киләм бугай. Сөйлә үзең турында.
— Сүзләр күп, Фәрзәнә. Әйдә, бераз капкалап алыйк та, йөреп керик.
Сөйләшербез, аңлашырбыз. Сагындым мин сине.
Хәсән чәйнекне кушты, суыткычтан җиләк-җимеш алып табын әзерләде. Фәрзәнә
керфек тә какмыйча аның хәрәкәтләрен күзәтте.
Алар караңгы төшкәнче урамда йөрделәр. Идел, Кабан күле буйларын урадылар.
Бу сөйләшүдән Хәсәннең Әфганстандагы яралары, елдан артык госпитальдә
дәвалануы, аннан кайткач, укуын дәвам итүе һәм бүген дәүләт учреждениеләренең
берсендә җитәкче булып эшләве, гаиләсез икәнлеге мәгълүм булды.
Кичкә алар яңадан кунакханә бүлмәсенә әйләнеп кайттылар. Бу кайтуны ничектер
алар икесе дә шулай тиеш кебек кабул итте. Хәсән кунарга чакырып тәкъдим ясамады,
Фәрзәнә ник һәм ни өчен кайтканын аңламады. Ләкин хатынның күңелендә бушлык,
шул ук вакытта Хәсәнгә тартылу бар иде. Фәрзәнә, кулындагы бәллүр савытның төшеп
ватылуыннан курыккан сыман, кинәт кенә пәйда булган Хәсәннең шулай ук кинәт кенә
юкка чыгуыннан курыкты. Аның аяклары да, күңеле дә бернинди карышусыз
кунакханәгә атлады...
Иртәнге якта Фәрзәнә ире Фәрвазга шалтыратып балаларның хәлен белде, өч
көннән соң укулар тәмамлануын әйтеп, килеп алуын үтенде.
Ә Хәсән ничә еллар өметсезлектә яшәгән җанының уянуыннан, тәнендәге һәр
күзәнәкнең хәрәкәткә килүеннән туган шатлыклы бер канәгатьлек кичерде. Алар
хушлашмадылар, вәгъдәләр бирешмәделәр. Гап-гади «Сау бул», — сүзен генә әйтеп
аерылыштылар. Менә шул. Хәсән кафе өстәлендә суынып беткән салкын чәен эчеп
стаканын каплады да урамга чыкты.
Аны каршылыклы уйлар биләгән иде: «Миңа бит госпитальдән чыкканда «өйләнә
аласың, ләкин әти була алмыйсың», — дигәннәр иде. Баксаң, малаем үсеп ята икән
бит. Рәхмәт, Фәрзәнә. Икебез генә белгән бу вакыйга шулай сер булып калсын, ә
улымның кайчан да булса мине табачагына ышанып китәм.
Хәсән Фәрзәнә эшләгән мәктәп капкасы янында озак кына басып торды да, аның
гаиләсен бозмаска, кайткач та үземә өйләнергә кирәк дигән ният белән юлга чыкты.
Флюра ХАННАНОВА