КҮҢЕЛ ЯРЛАРЫНА КАГА ДУЛКЫН
Арчада бер кичә
Ә бу кичә кабатланырмы соң?
Кабатланырмы соң бу кичә? —
Китә алмыйм шуны белмичә.
М. Әгъләм
Белеп киттем, —
Якты бер төш төсле
Күңелне гел торыр җылытып.
Җаннан-җанга җитеп аңлашканны
Ничек инде булсын онытып!
Җәй азагы.
Моңсу бер яктылык,
Якты бер моңсулык тирәдә.
Күңелләрне язга алгысытып,
Ап-ак күбәләкләр тирбәлә.
Саубуллаша август.
Сары кырлар
Муллык-иминлеккә ишарә.
Шул кырларны бер кочасы килә! —
Без — җирнеке, нәрсә дисәң дә.
Без — җирнеке.
Фикердәшләр менә
Җыелганбыз шушы табынга.
«Арча» көйләренә җырлаганда,
Күңелләрдә йолдыз кабына.
Ә бу кичә...
Әйе, онытылмас.
Тик хатирә булыр күңелдә.
Кабатланмас яңа кичәләрне
Насыйп булсын безгә күрергә.
Авылдан китү
Каерылып карыйм артка:
Бик эленгән зәңгәр капка,
Буп-буш калган капка төбе.
...Кем озатсын мин ятимне.
Каерылып карыйм артка...
Хәтеремдә — зәңгәр капка,
Әни тора өй каршында, —
Сагышлы моң карашында...
Каерылып карыйм артка...
Туган нигез.
Зәңгәр капка.
Әти-әни озатып кала,
...Балаларны кала ала.
Каерылып карыйм артка:
Өй дә шул ук.
Шул ук капка.
Тик озатмый беркем, Беркем...
Килә икән шулай бер көн.
Җәй белән хушлашу
1
Җәй уртасы.
Чикерткәләр җырлый.
Авыл тулган печән исенә.
Мин таң калып җәйне тоеп йөрим, —
Сүзләр таба алмый хисемә.
Шундый рәхәт, Шундый моңсу миңа...
Бу хисләрне ничек кушасы!
Офыкларда болыт кабарына.
Килсен әйдә,
Яусын, Бушансын!
Минем күңелем дә шул халәттә:
Кабарына хисләр,
Тулыша.
Җанны өтеп алыр җәй уртасы.
Кайнар тыны каба сулышка!
2 Җәй уртасы.
Пркупида1 йөрим.
Билдән печән. Беркем чапмаган.
Аксыл рәшә төсле ромашкалар
Кайтавазмы балачаклардан?!.
Безнең пай җире бу. Тырма белән
Печән җыеп йөргән урыннар.
Пакус-пакус кипкән печәннәрне
Мин әле дә күрәм уемда.
Әти тапкан зәңгәр утраулар —
Мәтрүшкәләр кайда? Югалган?..
Үләннәрне ярып эзләп барам
Балачагым үткән юллардан.
Рәхмәт, җәем! Сабый чакларымның
Саклагансың икән эзләрен.
Кул яссуы җирдә — мәтрүшкәләр...
Иелеп иснәдем дә... Өзмәдем.
Әни белән икәү килгән идек
Бик сагынган җәйдә әтине.
Инде әни дә юк... Мәтрүшкәләр,
Юатыгыз мине... ятимне.
«Мәтрүшкәңне таптың мәллә, әни?» —
Кызым килә үлән аралап. И, дөнья!
Үзең яралыйсың... Һәм бирәсең дәва ярага.
3 Кызым белән Пркупида йөрдек,
Мүкле күлгә төшеп су кердек.
Бала чакка, яшьлек елларыма
Бу сәяхәт иде... бер көнлек.
Урап кайттык Карташ болыннарын,
Үбәтелнең2 яшел аланын.
Җәйләремнең сутлы җиләкләрен
Учларына салдым баламның.
Сайлап кына өздем җиләкләрнең
Өлгергәнен — алын, кызылын.
Җиләкләрнең тулып пешкән чагы,
Җиләк кебек чагы кызымның.
Бер җиләккә, бер кызыма карыйм:
Күз тимәсен, Сүз дә тимәсен!
Өзелмичә калган җиләк кебек
Моңсуланып башын имәсен!
1 Пркупи — туган авылым
Сараландагы коры елгалы болынлык.
Прокофьев атлы алпавытның җирләре булырга тиеш.
2 Үбәтел — авылдан ерак булмаган урманлык.
Күңеленә күчсен минем илем —
Мүкле күлем, урман, болыннар...
Күбәләкле җәйдә
Миннән соң да
Чакрып торсын аны бу юллар!
...Хатирәләр тулы җәйдә йөрим
Кызым белән.
Хисләр ташыган...
Хисләремә төреп мин кызыма
Яшел җәйләремне тапшырам!
Минем җәем
Җәйләр һаман минем төсне саклый:
Мәтрүшкәләр тагын чәчәк аткан,
Аланнарга зәңгәр моң тараткан
Күзләремнең төсе.
Ромашкалар йөгерешә тагын,
Ак хисләре белән төреп җанын,
Минем сагыш төсле.
Аланнарда каен җиләкләре, —
Алсу-алсу өметләрем сыман.
Болындагы төсле чәчәкләргә
Минем сабый шатлыкларым сыйган.
Һәм... бал исе
Моңсу хәтер булып
Тибрәп тора урман өсләрендә.
Минем балачагым уйнап йөри
Җәйләремнең якты төсләрендә...
Акъдиңгез көндәлеге
***
Урта диңгез комлы ярын юа, —
Комлы ярларына таш куа.
Теләсәм дә ташланалмам кабат
Башларымны алып ташкынга.
Ташкыннарга ташланыр чак үткән,
Сабыр гына үтәм ярлардан.
Ә шулай да кабатланыр төсле
Бөтен узган гомер яңадан.
***
Ак дулкыннар ап-ак күбек булып
Ярга ята.
Эри,
Югала.
Мин охшатам ап-ак дулкыннарны
Синең белән узган елларга.
Комга сеңгән еллар.
Күчкән комнар...
Хәтер генә бары теп-тере.
Акъдиңгезнең таулы ярларында
Без дә күрешербез шикелле...
Без диңгездә бергә булалмадык,
Ашкындырды сине Ак таулар.
Сине сагынып Акъдиңгездә йөрим.
Ийи гюнләр!
Ийи ахшамнар!
Хәерле көн,
Хәерле кич телим,
Хәерлегә булсын, хәерле!
Күңел ярларына кага дулкын, —
Телеп-телеп ала бәгырьне.
***
Ап-ак иртә.
Тып-тын диңгез яры.
Салкын комда минем эз генә.
Иксез-чиксез дәрьяларга карап,
Ник үзәгем болай өзелә?!
Телгәләнгән бәгыремә минем
Сипмә син дә ачы тозыңны,
Әй, Акъдиңгез, Аңла ана хисен,
Кайтара күр миңа кызымны!
***
Саумы, диңгез!
Саумы!
Мәрхәбәләр.
Әй дулкыннар!
Каян киләсез?
Ярга ятып, аякларым үбеп,
Ни сөйлисез,
Ниләр диясез?
Дәрьяларда туган дулкыннарның
Күпме чоңгыл-упкын юлында.
Ни кичсә дә, барыбер
Һәрбер дулкын
Үз ярына кайтып егыла...