Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАРАЧКЫ ВАКЫЙГАСЫ

Колхоз рәисе булуына ике дистә елдан артып киткән Гали Вәлиевичка да яман
авыр чор килде. Бер яктан, инде ярты ел буе хезмәт хакы бирелмәгән колхозчылар
белән эшләү авырлашса; икенче яктан, тагын да хәтәре, район башлыгының көчәя
барган күзәтүе аның тәмам тынычлыгын алды. Икенче ел рәттән күрсәткечләр аска
тәгәри. Моңарчы күнегелгән алымнарның берсе дә үзен акламый башлады. Яңаклап
тәртипкә кертү, колхоздан куу, аркадан сөю, кызыксындыру чаралары дисеңме —
берсе дә файда бирми. Күтәрелеп каршы чыгучылар да, сөзелеп эшләүчеләр дә
күренми. Рәиснең җитәкчелек стиленә түзә алмагач, хуҗалыкта юньле белгечләр дә
калмады.
Әле ярый, озак еллар партоешма секретаре булып эшләп, партия таралгач,
профсоюзны җитәкләгән сыман йөрүче, авыл халкының ямьсез кушаматын иңенә
күтәргән — куштан Сәгъдие бар. Моңарчы сер бирәсе килмәгәнгә, аның белән
169
киңәшмәде ул. Ә менә бүген миенә оеткы салып карарга булды. Шундый уйлар белән
Гали Вәлиевич иртән дүртләр тирәсендә телефоннан Сәгъдигә шалтыратты.
Сәгъди тиз генә киенеп, хәвефле уйлар белән элекке колхоз, бүгенге күмәк
предприятие конторына ашыкты. Хуҗаны көткән арада тагын фаразлар чоңгылына
чумып: «Әй каһәре, пенсиягә дә дүрт ел бар бит әле, эштән алса, ни эшләрмен?» —
дип кыбырсыды. Гали Вәлиевичның аяк тавышлары ишетелгәч, Сәгъдинең йөрәге
сикерә үк башлады. Тормыш аны хуҗаларның аяк тавышын танырга өйрәтте.
Музыкант ноталарны белгән кебек, алардан көтәргә мөмкин мәрхәмәт һәм
хәвефләрне бик оста сизә ул. Хуҗалар тавышындагы интонация, күз карашы һәм авыз
ясалышлары буенча да ул бер атналык прогноз бирергә сәләтле. Әнә шул сәләте аны
тормыш арбасыннан төшереп калдырмады, һәр хуҗага яраклаша алучы маэмайга
әверелдерде. Юк-юк, бу турыда ул үзе генә белә, башкаларга сиздермәскә тырыша.
Әнисенең: «Соңгы сүзеңне хатыныңа да сөйләмә!» — дигәне аңа әллә нинди
законнардан да өстенрәк.
Сәгъди бисмилласын әйтеп, рәис кабинеты тупсасыннан атлады. Гали
Вәлиевичның йөз чалымнарында үзенә куркыныч янамавын сиземләгәч, кулын сузып
күрешергә җөрьәт итте. Һәм акыллы эт шикелле хуҗасының күзләренә карады.
Шулай итеп үзенең тугрылыгын бөтен барлыгы белән хуҗасына сиздерергә
тырышты.
Шуңа бераз кәефе күтәрелгән рәис:
— Йә Сәгъди, ни эшлибез, көймә комга терәлде бит, киңәшләшик булмаса! Түлке,
алдан әйтеп куям, партия заманы бетте, күперләр яндырылган. Кире кайту була калса
да, анда синең белән миңа урын юк. Шуңа күрә ул турыда сөйләшмик, вәссәлам.
— Контроль бетте, Гали Вәлиевич, контроль. Син көн дә юлда. Белгечләрнең
шырдый-бырдые гына калды. Зарплата юк дип халык эшләми. Әллә, мин әйтәм, сыер
абзарларына, остаханәләргә телевизорга төшерә торган җиһазлар
ГАБИТ ФӘРХЕТДИНОВ
170
куйыйкмы? Язып торучы микрофоны да булса... Кемнең эшкә таяк тыкканын
минутында белер идек, чарасын да күрер идек.
— Йә-йә, кызма әле, күктә йөрмә, җиргә төш! — диде Гали Вәлиевич. — Ул син
әйткән нәрсәләргә акча каян аласың? Куйсаң да ватачаклар бит. Хәзер халыкта курку
бетеп бара. Ну шушы демократия дигән нәрсәне каян казып чыгардылар?! Гөрләп
бара идек... Колхозчыларның иң ачуы килгән кешесе, яшерен-батырын түгел, мин
бит. Аларның ачуын басам дип көйләп йөрсәң, минутында үтереп ташларлар... Кара,
малай, әллә нинди дурак уйлар килә башка...
— Үтерүен үтермәсләр дә... Менә японнарны әйтәм, — дип кабынды Сәгъди,
— иллә дә башлы халык, диләр. Элекке елларда бер гәзиттән укыган идем. Шофёрлар
кагыйдәләрне бозмасын дип, юл буена полицейский манекеннары ясап куйгач, тәртип
бермә-бер яхшырган. Бер завод хуҗасы, имеш, эш артка киткәч, проходнойга үз
карачкысын ясатып куйган. Ачуы килгән эшчеләр аның чыраен төяләр, ди. Шулай
итеп эшләре ходка киткән. — Сәгъди кыюлана төште: — Бездәге җитәкчеләрне зур
акчалар түгеп гарәпләрдә ял иттергәнче, японнарга эшкә өйрәнергә җибәрсәң иде!
— Эх, беткән баш беткән, әллә үземнең карачкыны ясатып куйыйммы икән?
Сәгъди рәис сүзеннән бөрешеп үк калды:
— Бездә килешер микән, югарыдагылар ни әйтер, көлкегә калмабызмы?
— кебек сораулар тезде.
— Соң, хуҗалыкны тәртипкә кертмәсәм, мине барыбер эштән куачаклар бит.
Башка ход юк, брат!
***
Карачкы ясауны хатынын аерып даны чыккан клуб мөдире шома Гайфигә
тапшырырга булдылар.
Ике көн дигәндә иске сырмалардан төрелгән, шәп костюм-чалбар кигән, йөз
чалымнары да хуҗага охшаган карачкы әзер булды. Гайфи үзен бөек скульптор
дәрәҗәсендә тоеп, иҗат шатлыгына ләззәтләнеп шактый утыргач, телефоннан
шалтыратып, көр тавыш белән:
— Гали Вәлиевич, нәрәт үтәлде, — диде.
Рәис озак көттермичә килеп тә җитте. Карачкыны күрү белән: молодец,
булдыргансың, мә мәгәричен, дип бер шешәлек акча төртте дә иртүк, кеше
күрмәгәндә, контор каршындагы каенга бәйләп куярга кушып чыгып та китте.
Иртән конторга килгәндә, теге каен тирәсендә халык күплегеннән Гали Вәлиевич
адымнарын акрынайтты. Аны күргән төркем, гаепле сыман, як-якка чайкалып куйды.
Хуҗа: «Кара, каһәрләр, ошатканнар бит, ә?» — дип бераз уйланып торды да ишеккә
юнәлде.
Яңалык авылга яшен тизлегендә таралды. Хихылдап көлүләр, төрле фаразларның
иге-чиге булмады. Халык мавзолейга Ленинны күрергә барган кебек агылды да
агылды. Хәтта моннан җиде ел элек Гали Вәлиевич кыйнап параличланган фазан
Шәйхи дә аягына баскан иде.
...Ул төнне карачкы ничек куелган булса — шул килеш кунды. Бары икенче төнне
генә кемдер эшләпәсен бәреп төшерде. Бу хәбәр авылга тиз таралды.
Өченче төндә карачкы шактый зәгыйфьләнде. Милиция чакыртып эзәрлекләүләр
булмагач, карачкыны көндезен дә килеп типкәләүләр башланды. Халык арасында
төнлә карачкыны көчләргә маташканнар икән, дигән имеш- мимешләр дә таралды.
Терлекчеләрдән беренче булып кылый Фәйрүзә хезмәт хакы бирелмәү үчен алды.
Өч тапкыр ике бот арасына типтем дип мактанып йөргән.
Шуннан китте инде карачкыдан үч алулар... Шома Гайфигә аны бер атна эчендә
биш тапкыр яңартып куярга туры килде. Клубны ачмыйча, шуның белән генә
шөгыльләнде.
Менә шуннан соң сәер хәлләр башланды. Акча даулап, хатынын кыйнарга
КАРАЧКЫ ВАКЫЙГАСЫ
171
гадәтләнгән төксе Ибрай карачкы дөмбәсләп канәгатьлек ала башлады. Сыер
савучылар иртән эшкә барышлый карачкыны яңаклап китә торган булдылар. Мал-
туарга көрәк-сәнәк белән сугулар бетте. Механизаторлар салам тарттырырга дигән
солярканы аракыга алыштырмагач, ферма яннары да эскерт белән тулды. Терлек
азыгы кертүчеләр дә сүгенмичә генә бөтен көчләрен куеп эшли. Чечен сугышында
сапёр булып хезмәт иткән Гәптери малае Фәрит тә, на всякий случай дип саклаган
динамиты белән сенаж өстендәге бер метр калынлыктагы туң балчыкны шартлатып,
фермага зур файда китерде.
Колхозчылар эчке киеренкелектән бушанып, тырышып эшли, тынычлап яши
башладылар. Район сводкасында элекке «Коммунизмга» колхозы — бүгенге «Үрнәк»
күмәк предприятиесе сөт саву буенча егерме җиденче урыннан беренче урынга
күтәрелде. Гали Вәлиевич исә мактаулы җитәкчегә әверелеп, киңәшмәләрдә алгы
рәткә депутатлар янына утыра торган булды. Кыска гына вакыт эчендә халыкка
берьюлы өч айлык хезмәт хакы бирелде. Ә стрессны йомшартуны инде башкалар
дәвам итте. Гали Вәлиевич басымына чыдый алмыйча авылдан чыгып качкан
бәндәләр Казан, Мәскәү һәм башка яклардан махсус кайтып, аның карачкысын
кыйнап киттеләр. Шул ихтыяҗны исәпкә алып, асфальт юллар салынды, күмәк
предприятие үз автобусын йөртеп, кассага шактый акча кертте. Балалар, һөнәр
остаханәсендә сувенир карачкылар ясап, шуларны базарларда сатып, мәктәпне
компьютерлар белән тутырдылар.
Бу биниһая зур вакыйгалар беркемнең дә игътибарыннан читтә калмады,
үрнәклеләрнең эш тәҗрибәсе акрынлап республика масштабына күчте. Анда атна
саен семинарлар үтә торды. Дәрәҗәле делегацияләр агылды да агылды. Гали
Вәлиевичның да дәрәҗәсе күтәрелеп, хакимият башлыгының беренче урынбасарына
әверелгәч, куштан Сәгъдиен үзенең ярдәмчесе итте. Аның тәкъдиме белән район
үзәгендә карачкы ясау цехы ачылып, көнкүреш комбинаты кризистан баеп чыкты,
эшсезлек бетерелде.
Әмма тора-бара карачкы кыйнау халыкны туйдырды. Бихисап семинарларда
кунак сыйлый-сыйлый, «Үрнәк» хуҗалыгы бөлгенлеккә төшә башлады, алган товар
кредитлары бурыч сазлыгына батырды. Хезмәт хакы бирү янә тукталды,
күрсәткечләр түбән тәгәрәде.
Колхозчыларда тагын Гали Вәлиевичны тәпәләп бушану теләге барлыкка килде...
Әмма ул бу вакытта, аларның кулы җитмәслек биеклектә, яңа идеяләр белән янып
эшли башлаган иде инде.