Логотип Казан Утлары
Шигърият

ГОМЕР БУЕ ЯНА-ЯНА ЯШӘ ИДЕҢ!

Каян килә
— Каян килә, туган халкым, синең

Ирекле бер халык булуың?
— Барыбызны уртак иткән зур юл,

Барыбызга ирек биргән ул юл —

Тарихлардан килгән юл, улым!
— Каян килә, туган республикам,

Илдә йолдыз булып балкуың?
— Мине йолдыз итеп балкытучы,

Республика итеп яктыртучы

Тырышлыгы туган халкыңның.
— Мәскәүдәге затлы, зур залларда

Гөрләп узды Тукай кичәсе.
— Бәйрәм монда килеп җитсен өчен

Кирәк иде әле, улым, баштан

Тукай җанын, рухын кичәсе.


Ватаның бармы?..
Урыс иле көчәйсен, дип,

Күпме көч куйган татар!
Сибелгән дә, таралган да,

Үз илен җуйган татар.
Р. Корбан

Үз җирен җуйган шул татар.
Иле юк инде аның.
Ә туган халкым рухында

Саклаган илнең җанын.
Туган ил җаны йөрәктә —
Шулдыр бәхетләребез.
Илне саклый хәтерләрдә
Бөек шәхесләребез.
Туган ил ул Кол Галинең
Йосыф кыйссаларында,
Тукай, Такташ, Туфаннарның
Шигырь кысаларында.
Туган ил ул «Кара урман»,

«Тәфтиләү», «Әллүки»дә.
Татар җыры, татар моңы,

Татлы һәм җанлы көйдә.
Шул көйләрне марш итеп

Татар чыккан яуларга.
Европада, Азиядә
Рәсәйгә ил яуларга.
Тик аптыраш...
Рәсәй һаман
Урыс иле булалмый—
Чөнки ул татар илен дә
Үз иледәй тураклый.
Күрче, бүген бу Рәсәйне
Рус иле дип булмый бит.
Күпме генә санасаң да,

Йөзгә берәү тулмый бит.
Тарих ул шундый үзсүзле,
Замана шундый кырыс—
Туган илкәең кая соң,

Ватаның бармы, урыс?..


Безнең чор кешесе
XXI гасыр хакыйкате

Аюдан курыкмый кеше,

Бүредән курыкмый кеше,

Таулардан курыкмый кеше—

Кешедән курка кеше.

Таңнарга соклана кеше,

Йолдызга соклана кеше,

Үзенә соклана кеше—

Кешегә сокланмый кеше.

Кояшка ышана кеше,

Менә шундый кеше инд

е Әкияткә ышана кеше,

Хыялга ышана кеше —

Безнең чордагы кеше.

Кешегә ышанмый кеше.

«Бу шигырьдә тулысынча

Ачылмаган бит кеше», —

Болынны ярата кеше,

Диячәк кайбер кеше.

Чәчәкләр ярата кеше,

Моны әйтәчәк шигырьдә

Чишмәләр ярата кеше—

Кешене яратмый кеше.

Тик үзен күргән кеше...

Әнкәем
Йөрәккә дәрт бирә,
Тәнемә көч өрә
Өзелеп, балам, дип әйткәнең.
Син — минем яклаучым,

Бәладән саклаучым,

Бердәнбер киңәшчем, Әнкәем!..
Тормышлар авыр, дип,

Талчыктым, ардым, дип

Зарланып бер сүз дә әйтмәдең.

Күп газап кичердең,
Кызганмый көчеңне,

Һаман да эшләдең, Әнкәем!..
Гомерең узды, дип,

Картайдың, туздың, дип,

Беркайчан, беркайчан әйтмәмен.

Син — мәңге яшь кеше,

Күңелләр яшьлеге—

Гел кызлар кебек син, Әнкәем!.

. Әнкәем!.. Әнкәем!..


Менә шундый хәл
«Мәхәббәтнең иң югары формасы— гаилә».
(Бер фәйләсүф әйтеме)

Малайлыктан егетлеккә күчкән,

Бераз исәр чагым булгандыр.

Мәхәббәтне аңламыйчадырмы,

Санламыйчадырмы,
гаилә корганмын.
Мәхәббәткә пародия булып
Басып торам тормыш алдында.
Тормыш мине ерак җибәрми дә —

Кочагына тартып алмый да.
Шигырь яз дип, кулга каләм бирә —

Илһам ал дип, бирми мәхәббәт.
Яңгыр болытыннан ишеп ява —

Сөю болытыннан — сибәләп.
Эшкә уңыш тели уң кул белән —

Мәхәббәттә суза сул кулын.
Төшләремә сөю булып керә —

Кочагымда ята «ул» булып.
Юлга чыксам, чыбыркылап куа —

Сөюдә селтәми камчы да.
Үз газабын чүмеч белән суза —

Мәхәббәттән бирми тамчы да.
Сөю уты белән янганнарның

Йөрәген дә күр, ди, утын да.
«Кызын!» — диеп шулай кояш бирә —

«Ян!» — дип бирми сыңар шырпы да.


Кемгә ышанырга?..
Мәңге ышанычлы
Әткәм-әнкәм күптән юк инде...

Бу дөньяда ышанырлык кешем

Калмады да кебек шикелле...
Дошман миңа көрәш дәрте бирә,

Дуслар мактап мине йоклата.
Кемгә ышанырга?..
Аллагамы,
Әллә муллагамы?..
Мин аптырап калам бу чакта...

Аллага бит акча, мал кирәкми,

Ә муллага давай мал, акча!..
Кемгә ышанырга?..
Акчагамы?..
Әллә иреккәме — табышмак?!.
Акча миңа ирек бирә алмас,

Ирек акча бирми — ансы хак!..
Кемгә ышанырга?..
Бүгенгәме?
Әллә иртәгәге көнгәме?..
Бүген барам кебек яктылыкка,

Ә иртәгә кара төнгәме?..
Кемгә ышанырга?..
Дуска... Дошмангамы?
Бу хәл мине бик нык уйлата.
Кемгә ышанырга?.. Акылгамы?
Тормыш мине ерак җибәрми дә—

Кочагына тартып алмый да.

Мәхәббәткә пародия булып

Басып торам тормыш каршында.
 

Көт
Оҗмахтагы бер бакча син, туган авылым,

Ак тәнемне беренче кат юган авылым.
Җылы, татлы җилләр исә тау битләреннән,

Салкын сафлык бөркеп тора кар көртләреннән.
Әрәмәдә сайрап тора сары сандугач,

Авыл күгенә моң ята әнә ул булгач.
Тау итәкләреннән ага чылтыр чишмәләр,

Ярларына ятып дуслар сулар эчәләр.
Бер кое да юк, гел чишмә безнең авылда,

Бозланып катмыйлар алар кышкы давылда.
Күр, бер болыт ерактан безгә таба ага,

Килеп җиткәч, ул тукталып авылга бага.
Кинәнегез, диеп безгә яңгырын сибә—

Күз керфекләремне чиста тамчылар үбә.
Айбагарлар кояшка борылып карыйлар.
Саф җилләр каеннарның чәчләрен тарыйлар.
Танау сузып, саф һава сулыйлар таналар,

Казлар җепкә тезелгәндәй күлгә баралар.
Авылымны оҗмах диеп әйткән сүземә

Дин әһелләре «Дәһри» дип әйтер үземә.
«Ялгышасың, шагыйрь, изге оҗмах хакында,
Аның урыны җирдә түгел, кафлар1 артында,
Җирдә булмый ул теләсәң-теләмәсәң дә,

Ул була тик теге дөнья биләмәсендә...»
Хөрмәтле дин әһелләре, гафу үтенәм,

Мин бит дини оҗмахны да бар диеп беләм.
Әмма дини генә түгел, җири2 оҗмах та

Чәчәк ата, бәхет бирә мин туган якта.
Исән чакта синдә яшим, җири оҗмахым,

Көт, килермен озакламый, дини оҗмахым!


Галәми бер мизгел

Айлы төн...
Минем күләгәм
Арттан ияреп бара.
Бу — Җир кылган сурәт түгел,

Галәм сурәте, кара!..
Ай яктысы белән Галәм

Ясый минем сурәтне.

Мин монда тик бер натурщик—

Галәм монда куәтле!..
Ясадык минем сурәтне

Галәм һәм Мин — аптыраш...

Бу сурәтнең авторы без,

Галәм һәм Мин автордаш.
Галәм белән ике ара

Бик тә нык якынайды.
Ай мине тотып карый күк,

Мин исә капшыйм айны.
Ай, Галәм белән аралар

Шулкадәр гадиләште —
Ай миңа: «Саумы, Гәрәй?..» — дип,

Галәм: «Брат!..»— дип дәште.
Мин үземне сиздем инде

Галәми бер Зат итеп...
Иҗатым да Галәмгә үк

Иңгәндер Җирдән китеп!..
Сез — Җирдә, ә мин — Галәмдә,

Дип, дуслар, күңел ярсый.
Ай, Күкләр, Галәм үзләре

Минем сурәтне ясый!..
...Шул мәлдә бер бик караңгы

Болыт килеп чыкты да,

Минем бөтен хыялымны

Эх... дигәнче сытты да...
Күләгәм сүнде...
Минем дә
Уйларым кайтты җиргә...
Яшәү бик начар түгел бит

Бу җайсыз, каты Җирдә...