Ә дулкыннар исән әле
Дифгат Сирай исемен телгә алсалар, шунда ук Алабуга төбәгендәге ул туган, тарихи исемле Камай авылы хәтергә килә. Җитмешенче елларда без, бер төркем шагыйрьләр, әдәби очрашулар белән йөргәндә, Камайда да булган идек. Ул чакта танылып кына килгән, соңрак халкыбызның яраткан җырчысына, милләтпәрвәр көрәшчегә әвереләчәк Вафирә дә шушы авылдан икән — аның әтиләре йортында кундык. «Дифгат Сирай дигән шагыйрь дә бездән», — дип, горурлык белән сөйләде алар. Шунда ук ул яратып, сагынып язган Буҗай суы дулкыннарына гашыйк шагыйрь сурәте күңелдә калыкты. Ә бер шигыре болай тәмамлана:
Кайберәүне балык кызыктыра,
Мин юләрне — Һаман дулкыннар...
Хәзер дә шул сүзләре белән хәтерлим аны. Ялгышмасам, аңа Язучылар берлегенә рекомендация язганда, Равил Фәйзуллин да әлеге юлларны мисалга алган иде кебек... Әйе, Камай авылы, Буҗай дулкыннары... Ьәм аннан аерылмаган, моңнар эзләп, шигырь табып яшәгән авыл егете, гомергә Камай кешесе булып калган каләмдәшебез Дифгат...
Гел пөхтә-ыспай киенеп йөргән, җитди, хәтта кырысрак күренгән шагыйрьне мин әүвәл Балтач районы редакциясендә эшләгәндә күрдем, аннан Казанда, «Социалистик Татарстан» газетасында. Шигырьләрен дә, китапларын да күзәтеп баруым, шагыйрьләр секциясендә сөйләшүебез дә хәтердә. Егор Уткин белән дус иде ул, чордашлар булганга, исемнәрен дә гел бергә әйтә идек. Кызганыч, икесе дә дөньядан иртә китте. Дифгат Сирай — тормыш, армия, аннары югары партия мәктәбен дә күргән, әзерлекле журналист, шигырьдә исә бөтен барлыгы белән ил-чор кешесе иде. Әмма аны авылын ярату, сагыну хисе шагыйрь итте, тормыш дулкыннарына карап уйлану, хәтта сагыш, моң да бар аның шигырь, поэмаларында. Ул аларны туган ягына, хатынына, балаларына, димәк ки, киләчәккә дә мирас итеп калдырды. Актаныш ягы кызы, үзен бик яратып, иҗатын хөрмәт иткән хатыны Замфира ханым аның юбилей даталарын безнең искә төшерә, китапларын чыгара, Камай-Буҗай дулкыннарының һаман тынмавын тели. Бу — табигый теләк. Без дә шундый ук авыллардан илһам алган, мәңге туган туфракка бурычлы малайлар лабаса!
Рәдиф ГАТАШ
Дифгат Сирай
Тагын бер кыш үтте...
Тагын бер кыш үтте, тагын бер,
Ашыга каядыр бу гомер.
Тышта яз,
Яз сулый киерелеп,
Болытлар йөриләр кабарып.
Томаннар куркынган шикелле,
Тауларга ябышкан агарып.
Юлларда — ком-туфрак, сазлыклар,
Сак кына ясыйсың адымны.
Абына күрмә, дим, үземә,
Юлларда бик күпләр абынды...
Тагын бер кыш үтте, тагын бер,
Ашыга каядыр бу гомер.
Ашыга күңелем,
Каядыр
Ашыга гомер дә, тиз үтә:
Кышлары — язларны,
Язлары
Кышларны көттереп тилмертә...
Өмет кебек
Кояш батты.
«Тукта, ашыкма!» — дип
Кычкырасым килде шул чакта.
Тик шәүләсе калды комачланып,
Ялкын дөрләгәндәй учакта.
Ә бераздан ул да тоныкланды,
Күк читләре калды агарып...
Кояш батты.
Тик өмет күк балкып
Ай калыкты соңыннан нурланып.
Кайберәүне балык кызыктыра
Киләмен дә, татлы уйга бирелеп,
Каршылыймын Идел таңнарын:
«Дулкын кебек,
Текә ярга кагылып,
Уяталсаң иде талларын.
Аның кебек
һәрчак ярсый-ярсый
Барсаң иде алга, турыга.
Алган үрең калсын иде артта,
Һәйкәл булып үткән юлында...» —
Шулай димен.
Әйдә, бар йөрәкләр
Шул омтылыш белән тулсыннар.
...Кайберәүне балык кызыктыра,
Мин юләрне — һаман дулкыннар.
Рәхмәт, әнкәй
Күчтәнәчең өчен рәхмәт, әнкәй,
Как җибәреп бик шәп иткәнсең.
Күрмәгәнмен, белмәгәнмен яшьләй,
Үзең бигрәк оста икәнсең.
Маңгаема тирләр бөркелделәр,
Шифасыдыр инде кагыңның...
Бар бакчасын
Карлыганы белән
Кочтым гүя туган ягымның.
Казлар кайта
Кыр казлары каңгылдашып,
Тагын җылы яктан кайтты.
Мин аунаган болыннарның
Өсләрендә канат какты.
Канат какты, Әйтерсең лә
Сәлам бирде малай чагым...
...Казлар кайта, Минем дә бар
Кайтып канат кагар ягым.
Җырларымны калдыр
Зәңгәр күккә тургай күтәрелде,
Оча, җырлый, канат кагына...
Гомеремнең менә шул иртәсен
Һаман, һаман күңел сагына.
Юк, сер итеп саклый алмадым мин
Моңнарымны төйнәп күңелгә.
Тургай белән бергә җырладым мин,
Үрелә-үрелә тормыш күгенә...
Җилкенәм мин,
Талпынам мин һаман,
Тургайлардан телим калмаска.
Канатымны каерсаң да, тормыш,
Җырларымны калдыр алмашка.
Нигә соң?
Болытлар агыла.
Нигә соң
Түгел мин шул болыт, шул болыт?
Тәрәзәң каршына төшеп мин,
Утырыр идем ак тау булып.
Яңгырлар шыбырдый.
Нигә соң
Түгел мин шул яңгыр, шул яңгыр?
Тәрәзәң каршына төшеп мин,
Яңгыратыр идем гел дәртле җыр.
Яшеннәр ялтырый.
Нигә соң
Түгел мин шул яшен, шул яшен?
Тәрәзәң каршына төшеп мин,
Чытырдар идем әй көн вә төн...