ӘДИП «КОЧКАН» ДӨНЬЯ
Әдәбият турында уйланулар, әдәби
детальләр, хикмәтле гыйбарәләр, йомры
сүзләр, сюжет үрнәкләре, төрле күзәтүләр
теркәлгән калын дәфтәр - ләр һәр язучының иҗат лабораториясендә бар-
дыр. Кызганыч, аларның күбесе язучының
өстәл тартмасыннан укучыга ирештерелә дә
алмыйча кала. Ә бу язмаларның әдәбият
тарихын өйрәнү, әдәбият белеме фәне һәм,
әлбәттә, язучының үз иҗатын тулырак аңлау
өчен бик файдалы булуын һәркем аңлый.
Күптән түгел Татарстан китап нәшриятында
Мәгъсум Хуҗинның әнә шундый
дәфтәрләрдән җыелган, озак еллар дәвамында
тормышны, әдәбиятны өйрәнүе, эзләнүләре,
күзәтүләре нәтиҗәсендә туган хезмәте
соңарып булса да дөнья күрде. Юк, «Кочасы
иде дөньяны...» китабы (Татар. кит. нәшр.,
2013) язучының хатирәләр яңартуы гына
түгел. Биредә М.Хуҗин татар әдәбияты, татар
әдәбият белеме фәне үсешенә йогынты
ясарлык эзләнүләре, күзәтүләре белән
уртаклаша һәм бу өлкәдә шактый гына
яңалыклар да ача. Язучының фикерләре,
дөнья әдәбияты белән танышканда тапкан
үзенә күрә кечкенә генә «табышла- ры-
ачышлары» бүгенге көн укучысына да
кызыклы һәм файдалы.
Тирә-юньне күзәтү, укыган китаплар,
аралашкан язучы-шагыйрьләр хакында
уйланулар аша туган язмаларда язучының
эчке дөньясы, аның күңел халәте, өмет-
шатлыклары, борчу-хәсрәтләре чагыла. Татар
әдәбиятында башлыча авыл тормышын
яктырткан язучы буларак танылу
башлана да Гёте, В.Скотт, Ги де Мопассан,
А.Чехов, Л. Толстой, Ф. Хөсни, Ә.Еники,
С.Хәким, Ф.Шә- фигуллин, Зөлфәт, М.Әгъ-
ләм дөньяларына барып тоташа. « Сулар-
җирләр гизәсе иде! Дөньяны кочасы иде!» —
бу Мәгъсум исемле малайның самими теләге.
Без дә аңа ияреп дөньяны кочабыз, иҗат
дөньясын. Язучы әнә шул сихри дөньяны
аңларга һәм үзе төшенгәнчә укучысына да
аңлатырга тырыша. Ләкин үзе әйткәнчә,
«...иҗат серләрен берәүнең дә төп-төгәл белеп алган Мәгъсум Хуҗинның иҗат дөньясы
авыл каршындагы тау түбәсеннән, чы-
тырманлы Йомгалак урманыннан, Мишә
болыннарыннан, Шүрәле сазлыгыннан бетергәне юк һәм бу серләр беркайчан да
беркем тарафыннан да (хәтта күмәк көч белән
дә!) тулысынча ачылмаячак. Чөнки... Чөнки
иҗат ич ул!» Дистәләрчә әдәби әсәрләр
авторы, дөнья, рус әдәбияты белән таныш
М.Хуҗин бу дөньяның төсмерләрен генә
тоемлавын, шуңа бу хезмәтен «Иҗат
тасвирате төсмерләре» дип атавын бик еш
ассызыклый иде. Ләкин «Кочасы иде
дөньяны...» китабы белән танышкач,
М.Хуҗинның иҗатның шактый тирәндә яткан
серләрен белүенә, ул тоемлаган төсмерләр
тулы картина тудырырлык булуына инанабыз.
Әйе, биредә әдипнең иҗат лабораториясе,
аның кайбер язучы-шагыйрьләргә карата
булган фикерләре, уйлары, хатирәләре генә
яктыртылмый, бәлки дөньяны күзаллавы,
иҗат барышы, әдәбият тарихы да сурәтләнә.
М.Хуҗин хатирәләре аша без татар
әдәбиятының күренекле каләм ияләре иҗаты
белән танышабыз. Автор үзенең чордашлары,
үзе сокланган язучы- шагыйрьләр
эшчәнлегенә бәя бирә, аларның иҗат
алымнары белән таныштыра. Фатих Хөсни,
Хәсән Туфан, Фаил Шәфигуллин, Зөлфәт,
Гурий Тавлин, Мөдәррис Әгъләм, Нури
Арсланов, Зыя Мансур, Бари Рәхмәт, Аяз
Гыйләҗев һәм татар әдәбиятында билгеле
башка шәхесләр образы М.Хуҗин
истәлекләре аша яңара. Автор, бу каләм
ияләренең әсәр язу алымнарын сурәтләп, иҗат
итү серләрен аңларга һәм безгә дә аңлатырга
тырыша. Уйлап карасаң, язучы гына түгел, ә
шахматчы уены да иҗат икән бит. Әлбәттә,
«Солтанатлы каһарман» язмасында
сурәтләнгән Рәшит Нәҗметдинов
дәрәҗәсендәге оста булса. М.Хуҗин шахмат
остасының уенын иҗат дип атый һәм моны
кире каккысыз дәлилләр белән раслап күрсәтә.
...Ьәм, әлбәттә, хикәя! Хикәя, хикәя,
хикәя... М.Хуҗин булган җирдә хикәясез
буламыни?! Бу жанр белән «исәрләнгән» язучы иде ул. Бер жанрга гына тугры язучылар
татар әдәбиятында башка юктыр да. М.Хуҗин
— ике дистәгә якын хикәяләр җыентыгы
авторы, татар әдәбиятында иң үрнәк
хикәяләрне туплап, антология төзүче дә. Әле
болар белән генә чикләнмидер. Беренче
карашка үтә гади, кыска жанрны илаһи
югарылыкка күтәрүче дә, тирәнтен өйрәнүче
дә ул. Кайберәүләр хикәя язуның нәрсәсе бар,
менә роман язсаң, диярләр. Андыйлар- га
әдәбият галиме Р.Сверигин сүзләре белән
җавап бирәсе килә: «Болай фикер йөртүчеләр
бер әйберне оныталар: җыйнак жанрларның
да үз югарылыклары, үз биеклекләре була...
Һәм анда күтәрелү, ай-һай, һәркемнең
көченнән киләме икән? Чөнки ул гаҗәеп нечкә
зәвык, әдәби техниканың үтә дә камиллеген
һәм сәнгатьне, тормышны үзенчәрәк күрә
белүне сорый. Әйе, әдәбиятның мондый
кыяларына О.Генри, Ги де Мопассан,
Дж.Голсуорси, А.П.Чехов, Әмирхан Еники,
Фатих Хөсни, Айдар Хәлим кебек әдәбиятның
чын альпинистлары, титаннар гына күтәрелә
ала». М.Хуҗин да әнә шул титаннар арасында
үзенең лаеклы урынын алып тора. Хәзерге
көндә татар әдәбиятында хикәя иҗат итүчеләр
активлашып китсә дә, кызганыч, бу биеклектә
иҗат итә алучылар сирәк әле. Теләсә нинди
вакыйганы өзек-өзек сурәтләп, үзләрен хикәя
язучыларга санап йөрүчеләргә М.Хуҗинның
«Кочасы иде дөньяны...» хезмәте дөрес
юнәлеш бирә ала.
Әйтелгәнчә, М. Хуҗинның бөтен иҗаты
тулысынча диярлек гел хикәяләрдән генә
тора. Уйлап карасаң, безнең тирәдәге һәр
кеше, һәр эшебез, көнебез кимендә бер
хикәягә торырлык икән бит. «...Тормышта
мин бик күп кешеләр белән очраштым. Алар
мине якты йөз белән каршыладылар. Алар
әйбәт. Һәм бәләкәй сәяхәтләремдә очраган
«бәләкәй» кешеләр дә ифрат әйбәтләр бит.
Әйбәт кешеләр авыл саен, алар Югары очта
да, Түбән очта да, Арткы урамда да. Алар
авылда да, шәһәрдә дә йорт саен. Бик күп алар
— игелекле кешеләр! Нигә аларның һәркайсы
турында бер генә булса да хикәя язмаска
икән?! Һәм язарга кирәк». Тик моны күрә белү
һәм кәгазьгә төшерә алу өчен М.Хуҗин ос-
талыгы кирәк. «Кочасы иде дөньяны...»
китабын хикәя жанры буенча энциклопедия
дип тә санарга буладыр. Биредә татар, рус,
дөнья әдәбияты язучылары- ның
(хикәячеләренең!) иҗатлары, иҗат итү
алымнары, бу жанрның теоретик нигезләре,
принциплары буенча бик күп мәгълүмат
табарга була. Китапның «...Уеннан — уймак»
дип атала торган бүлеге хикәя жанрының төп
асылын ачуга багышланган. Ә моны татар
әдәбиятында М.Хуҗиннан да яхшырак белүче
юктыр. Биредә язучы үз иҗат лабораториясе
ярдәмендә хикәянең генә түгел, ә гомумән
әдәби әсәрнең язылу барышын сурәтли һәм
иҗат итү алымнарының шактый серләрен ача.
Үз гомерендә бик күп яшь язучыларга юл
күрсәткән, киңәшләре белән ярдәм иткән
язучының бу язмалары башлап язучылар өчен
бик файдалы кулланма да булып тора.
Хезмәттә язучы әле беркайда басылмаган
хикәяләрен тәкъдим итә. М.Хуҗин аларны
«язылмаган хикәяләр» дип атый.
Язылуларына күп вакыт узса да, кай- берләрен
ул егерме ел элек язган, кат- кат
эшкәртелүләргә, төзәтүләргә дучар булган,
мөстәкыйль әсәр таләпләренә тулысынча
җавап бирә торган бу хикәяләр укучы
хозурына барып ирешмәгән. Үз-үзеңә
таләпчәнлек, укучың алдында җаваплылык
тою М.Хуҗинга бу хикәяләрне бастырырга
ирек бирмәгән. Мондый сыйфатларга ия
язучыларыбыз күбрәк булса, безнең
әдәбиятыбыз түбән дәрәҗәдәге әсәрләрдән
азат булыр иде. М.Хуҗинның әлеге
хикәяләрен «язылмаган» сыйфатламасы белән
укучысына җиткерүенең җитди сәбәбе дә бар.
Төрле редакцияләрдә эшләгән дәвердә
«бөекләр»нең үзләре кабаттан бер кат та укып
чыкмаган әсәрләрен укырга туры килгән
язучы шул рәвешле яшь каләм тибрәтүчеләргә
әдәби әсәр язуның, иҗатның никадәр
катлаулы процесс икәнлеген төшендерергә
тырыша.
Биредә без М.Хуҗинның үз иҗатына
бәясен дә күрәбез: «Әдәбиятта хикәя иң
өстене дип инанганлыктан — ярату ярым-
йорты була алмый! — мин бу төр әсәр
турында еш уйланам. Бервакыт хикәяләремне
баштан ахыргача бер рәткә тездем.
Уйлавымча һәм күрүемчә, алар тигез үк
тормыйлар. Баштарак язылганнарында
яктылык сүлпәнрәк, аннары җетелек көчәядер
дә тагын сүлпәнәеп аладыр һәм хикәя кояшы
тагын яктырадыр. Бәлки. Язу эше бит ул бер
тигезлектә генә бармый. Әйе, керентеле-
чыгынтылы бу рәт. Нишлисең, бар булганы
шулай». Нәкъ Хуҗинча, кырыс һәм төгәл бу
бәя.
Китапның «Саннардагы чагылыш» бүлеге
әдәбият белеме өчен бик бай хәзинә һәм
әдәбият сөючеләр өчен дә бик кызыклы
булырга тиеш. Татар әдәбиятын гына түгел, ә
рус, дөнья әдәбиятын тирәнтен өйрәнеп,
М.Хуҗин үзе тапкан «табышлар» белән
уртаклаша. Моның кадәр язучының иҗат
лабораториясен үз эченә сыйдырган хезмәт
бездә юк иде әле. Биредә автор иҗатлары
белән таныштырган язучыларның исемнәрен
санау мөмкин булмас, чөнки аларны бер
журнал бите генә сыйдырырлык түгел.
6. «К. У.» № 6 157
М.Хуҗин иҗатта сан һәм сыйфатның
бәйләнешен өйрәнә. Язучы мондый алым
куллануының сәбәпләрен менә ничек аңлата:
«Сан-цифрларны ярдәмгә чакыруым
иҗатның, башлыча әдәби иҗатның, җәелү-
киңәю ихтималына бүтән юнәлештән карауны
да урынлы санавымнан булды. Саннарда
һәрнәрсәнең, димәк, иҗатның да, асылы
ялтырап чагыла ич». Чынлап та, китапта
китерелгән саннар язучыларның әсәрне ничә
тапкыр күчереп язулары, күпме вакыт
аралыгында язылулары турында гына хәбәр
итми, ә аларның иҗатын тасвирлый. М.Хуҗин
биредә китергән мәгълүматлар иҗат
мөмкинлеген, аның күләмен һәм, үзе
әйткәнчә, иҗат җимеше тәмен күзаллау өчен
бик нык ярдәм итә.
М.Хуҗин өчен иҗат — изге төшенчә.
Бүген аңа кәсеп, акча итеп кенә караучылар
күп. Рус, дөнья әдәбияты бер көнлек әсәрләр,
бульвар-романнар, М.Хуҗинча әйтсәк,
«хаҗәтле китаплар» белән чуарлана бара.
Кызганыч, бу күренеш татар әдәбиятына да
үтеп керә башлады. М.Хуҗинны аларның
ямьсезлекне пропагандалавы борчый.
«Димәк, базар мөнәсәбәтләренең иң яман
якларына сан артыннан куып язылган
китаплар беренче чиратта хезмәт итә түгелме?
Коточкыч, хәтта үтергеч хәл! — дип борчыла
әдип. — Галиҗәнап Китапның вазифасы
гомер-гомергә кешеләргә изгелек-игелек
кылуда лабаса! Хәзерге базарда, чыннан да,
әлеге дә баягы «кем-кемне» үзәктә тора икән.
Ниһаять, шуны аңладым».
Әдәбият турында энциклопедик
мәгълүмат туплаган бу хезмәт иҗатның төрле
якларын колачлый. М.Хуҗин музыкантлар,
рәссамнар, скульпторлар, биючеләр һәм хәтта
һөнәрчеләр хезмәте аша да иҗат дөньясын
аңларга тырыша. Язучының күзәтүләре, вак
кына детальләрне дә күрә белүе иҗат
дөньясының тулы картинасын тудырган
хезмәт барлыкка китерә.
Әдипләребез озак еллар дәвамында
туплаган тәҗрибәнең, иҗат серләренең юкка
чыкмыйча, мирас булып укучыга кайтуы һәм
татар әдәбиятының үсеш- үзгәрешенә уңай
йогынты ясавы - гаять матур, файдалы
күренеш. Ул мирасны барлау һәм укучы
кулына тапшыру һаман киләчәк бурычы
булып кала. Ә «Кочасы иде дөньяны...»
китабына килгәндә, бу хезмәтнең дөнья
күрүенә өлеш керткәннәре өчен Саба
муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали
улы Миңнеха- новка, Тәлгать Самат улы
Нәҗмиевка, Татарстан китап нәшрияты
коллективына рәхмәт белдерәсе килә.