Логотип Казан Утлары
Бәян

БУЛГАНДА — КАДЕРЕН БЕЛ, ЮГАЛТКАЧ — ЕЛАМА (дәвамы)

Өченче бүлек
Яңа тормыш
***
Җитмәсә, телефоны да биргәнне күптән ашап бетергән икән!
Эштән өенә кайтып җиткәч, ишекнең бикле икәнен күрде, Алсуның кая киткәнен дә
белми иде ул. Ярты сәгать көтте, бер сәгать, ике... Ниһаять, урам борылышыннан
сумка күтәреп кайтучы Алсуны күрде.
— Гафу ит инде, — диде Алсу, ишек кырында чүгәләп утырган Илнарны күреп. —
Кибеттән әйберләр алган идем менә.
Илнар торды да:
— Мин сине ике сәгать ярым көтәм инде! — дип, тавышын күтәрде.
— Гафу ит, — дип, аның хәленә керергә тырышты Алсу.
— Шуның хәтле озакка китәсе булгач, берәр кешегә ачкычны калдырып
булмыймыни ул? — дип каршы чыкты Илнар.
— Мин нәрсә, үз көемә генә йөрдемме әллә, Илнар? — дип аптырады Алсу. —
Нишләп шулай чебеннән фил ясыйсың? Башка вакытларда вокзалда сәгатьләр буе
көтеп утыра идең бит әле. - Шулай диде дә. “Әйдә”, — дип аның җиңеннән тартты Алсу.
— Ул вакытта бар да башкача иде шул, — диде Илнар, өйгә керә-керә.
— Кайсы вакытта? Элек без язылышмаган чактамы? Ә хәзер инде миңа башкача
карыйсың, шулаймы?
— Юк инде, — диде Илнар. — Кайчан сиңа алай дип әйткәнем бар әле?
— Ләкин сүзләреңнең мәгънәсе шуңа барып тоташа, — дип бүлдерде аны Алсу.
— Нишләп «син миңа кирәк түгел» дип кенә әйтмисең?
Илнар аптырап калды. Аннары:
— Әгәр дә син мине киләчәктә дә шулай сүгәсең икән, — дип, елмаеп, Алсуны
кочаклады, — мин сине менә шулай тотачакмын.
— Җибәр әле! — диде Алсу.
— Син өйләнешкәнгә кадәр дә шулай дигән идең, — дип көлде Илнар.
Ахыры. Башы 3, 5 нче саннарда.
— Әлбәттә, чөнки мин үзгәрмәдем, синең кебек түгел инде.
Алсу стенага эленгән календарь янына килде дә, өстәлдә торган ручкасы белән,
бүгенге датаны түгәрәккә алды.
— Нәрсә бу? — дип сорады Илнар.
Ак җилкән
173
— Син минем белән талашкан һәр көнне шулай билгеләп куячакмын, — дип
җавап бирде Алсу.
— Нишләп? — дип көлде Илнар.
— Кияүдә булуның ничек куркыныч икәнен белер өчен.
— Әйе, бу — куркыныч. Кич белән син шулай сугыша башлыйсың, тырналган
җирләремне күрсәтимме? — дип шаяртты Илнар.
Алсу, уңайсызланып:
— Ярар, җитте инде, — дип көлеп куйды.
***
Менә тагын иртә җитте. Илнар да, Алсу да бүген иртәрәк торганнар иде. Илнар
кырынып утыра, ә Алсу, бөтен җирне туздырып, нәрсәдер эзли иде. Алсуның шулкадәр
тырышканын күреп, Илнар:
— Алсу! — дип дәште.
— Нәрсә? — Алсу эзләвен дәвам итте.
— Мине эзлисеңме син анда? Мин монда, Алсу, мин монда, — дип кабатлады
Илнар.
— Минем теге талисманым кайда икән? — дип ишетелер-ишетелмәс сорады
Алсу.
— Эзләп торма, — дип белдерде Илнар. — Мин бит үзем дә синең муеныңа менеп
утыра алам.
— Шаярма әле, — диде Алсу. — Исеңдә булса, син бүләк иткән идең бит. Кая
яшердең син аны?
Илнар шул талисманны кесәсеннән алды да, Алсуга тагып: — Кайчан да булса син
безнең туйны искә төшерергә тиеш бит инде, — дип көлде.
Илнар эшкә киткәч, Алсу янына Илнарның дус кызы килде. Көне буе рәхәтләнеп
сөйләштеләр алар. Алсу гомер буе эчмәгән кофесын ясарга булды. Икешәр шикәр
салды да, бер стаканны шул кызга бирде, икенчесен үзенә алды. Шул чакта ишек
ачылган тавыш ишетелде. Илнарның эштән кайткан вакыты.
— Менә, кайтты синең дустың, — диде Алсу. — Карап тор, хәзер гауга куптарачак.
— Юк, — дип каршы килде ул кыз. — Мин Илнар алай итәр дип уйламыйм.
— Тукта, бер минут кына көт әле, — дип көлде Алсу.
Илнар боларның янына килде дә теге кыз белән дә исәнләште, Алсуга да сәлам
бирде. Шуннан соң Алсуның кулыннан стаканын алды да, икенче бүлмәгә кереп китте.
Алсу аптырап калды.
— Күрәсеңме, бернәрсә дә булмады, — дип елмайды кызый Алсуга.
— Көт инде, Гөлназ, егерме генә секунд, — дип, Алсу чәчен җыя башлады.
— Син үзең башларга җыенмыйсыңдыр бит? — дип сорады Гөлназ.
— Юк, — Алсу чәчен җыюын дәвам итте. — Унбиш...
— Көтәм, — дип белдерде Гөлназ.
— Биш...
— Алсу! — Илнарның кычкырганы ишетелде.
— Күрдеңме? — дип көлеп җибәрде Алсу, аңа Гөлназ да кушылды.
— Минем визиткаларым кайда ул, Алсу? — дип, кызлар торган бүлмәгә чыкты
Илнар.
Алсу календарь янына килде дә бүгенге датаны билгеләп куйды. Ул мескен ап-ак
календарь кап-карага әйләнеп беткән иде инде.
— Нишләп син аларны һәрвакыт каядыр куясың? — дип сорады Илнар.
Алсу түзмәде, кычкырып көлеп җибәрде.
— Сиңа кызык, — диде Илнар. — Ә миңа — юк. — Алсу Илнарны кочаклап алды.
Икенче көн иртән үк Алсуны эшенә дәшкәннәр иде. Бер малайны машина
бәрдергән икән. Шуңа медицина ярдәме күрсәтергә ашыкты ул. Малайның әнисе бик
борчылды, нәрсә эшләргә белмәде, елап та алды. Ул ананың кыяфәтен күреп, Алсу
174
үзе дә әздән генә елап җибәрмәде.
Малайны коткарып, эшләре беткәч, Алсу өенә йөгерде. Өй янында Илнарны күреп,
аны кочаклап алды ул.
— Кочакла мине, нык итеп кочакла, — диде Алсу.
— Алсу, нәрсә булды? — дип елмайды Илнар.
— Юк, бернәрсә булмады, — дип, күзен йомды Алсу.
— Алсу, — диде Илнар, урамдагы кешеләргә карап, — безгә карап торалар.
— Булсын.
— Урам уртасында кочаклашып тору бик үк...
Алсу аңа әйтеп бетерергә ирек бирмәде, Илнарның күзенә карап, шунда ук
җавабын әйтте.
— Нәрсә? Мине кочаклау сиңа оятмыни?
— Ярар, Алсу, әйдә, өйгә керәбез.
— Җитте, — дип, Илнарны җибәрде Алсу. — Син миннән хәлләремне дә
сорамыйсың! Бүген нәрсә кичергәнемне дә белмисең!
Алсу өенә кереп китте. Илнар да аның артыннан иярде.
— Ярар, гафу ит мине, — дип елмаерга тырышты Илнар. — Мин каян белим инде
сиңа бүген нәрсә булганын? — дип йомшак кына әйтте ул, кулларын Алсуның
җилкәсенә куеп.
— Ал кулларыңны, — дип боерды Алсу. — Җитте инде! — Алсу тәрәзә янына
килеп басты.
— Элек син минем хәлләремне тавышымнан ук аңлый идең, — дип сөйләп китте
Алсу. — «Нишләп моңсуланасың?» — мине күрү белән шулай дип сорый идең. «Өеңдә
нәрсәдер булдымыни?», «Әниең белән ачуланыштыңмыни?»... Хәлләремне генә
белер өчен дә син миңа көненә ике тапкыр шалтырата идең. Исеңдәме?!
— Әлбәттә, исемдә, — Илнар Алсуның җилкәсенә башын куйды.
Алсу аны этеп җибәрде. Тагын сөйләвен дәвам итте. Шуннан соң гына Илнар да үз
сүзен әйтте:
— Кайчан үсәсең инде? Син студент кыз түгел бит инде, Алсу! Хәзер мин синең
өчен җавап бирәм! Ә син — минем өчен.
— Нәрсә, хәзер туйдан соң кешеләр бер-берсен яратудан туктыйлармы әллә? —
дип, Илнарга таба борылды Алсу.
***
Алсу автобуста эшенә бара иде. Кәефе юк иде аның. Күпмедер ара баргач, автобус
туктады. Ишекләр ачылды. һәм шуннан Алсуның әнисе белән апасы килеп керделәр.
Аларны күреп, Алсуның күзенә яшьләр килде.
Алар да Алсуны күрделәр. Аңа каршы якка утырдылар. Алсу да алар янына күчеп
утырды. Күз яшьләре белән әнисенә карап торды ул.
— Карама миңа, — диде әнисе. — Бер генә тапкыр булса да безнең белән
кызыксынганың булдымы соң синең: исәнме без, әллә инде юкмы? — дип ярсыды ана
күңеле.
Алсу башын әнисенең күкрәгенә куйды да елап җибәрде.
— Әни, алай дип әйтмә, — диде ул. — Сезне көн саен уйлыйм мин, көн саен. Мин
сезгә шалтыраткан идем дә.
— Син кереп тә чыга ала идең бит.
— Ничек? Үзегез бит, миңа өйдән куып чыгарган вакытта, кайтма, дип әйткән
идегез.
— Әтиеңнең шундый кирелеге безнең бөтенебезне дә юкка чыгарачак,
— дип әйтте әнисе. — Аның авырып китүенә карамастан.
— Нәрсә булды аңа? — дип аптырап сорады Алсу.
— Мин бит врач түгел, — дип җавап бирде әнисе. Алия кесәсеннән анализларны
алды да Алсуга бирде.
АК ҖИЛКӘН
175
Алсу аларны күрү белән нәрсә булганын аңлады.
— Бу — рак, әни! Минем аны күрәсем килә.
—Аның белән күрешсәң, бик яхшы булыр иде, — дип, каршы килмәде аңа әнисе.
— Без синең янга дип килә идек инде. Ләкин күрешкәнне әйтмәссең инде аңа.
Өенә кайткач, Алсу иренә әнисе белән апасын очратуын, әтисенең авыру икәнен
— барысын да сөйләп бирде. Барырга кирәк икәнен дә аңлатты. Ләкин Илнар каршы
килде — Алсуларга барасы килмәде аның. Шулай итеп, көн арты көн үтә торды. Алсу
үзе генә бармады. Төгәл бер атна үткәч кенә юлга чыктылар. Көн уртасына барып
җиттеләр. Урам буйлап барганда күрше апасы очрап:
— Ашык, кызым, ашык! Бәла килде, — диде.
Бу сүзләрнең ни аңлатканын тиз төшенде Алсу белән Илнар. Йөгереп керсәләр, ни
күрсеннәр: өй тулы халык, бүлмәнең нәкъ уртасында Алсуның кәфен ябылган әтисе
ята иде.
Алсу тиз генә йөгереп килде дә, чүгәләп утырды. Ни эшләргә, нәрсә дияргә
белмәде ул. Әтисе янында апасы, әнисе утыралар иде.
Алсу әтисен сыйпамакчы иде, ләкин әнисе, Алсуның кулын тотып:
— Кагыласы булма аңа, — дип тыныч тавыш белән әйтте. — Аның җанына бу
ошамас. Бер кеше дә үзенең ата-анасына син китергән хәтле хәсрәт китермәгәндер.
Алып кит моннан үзеңнең иреңне. Бүтән безнең йортка әйләнеп кайтасы булма!
Алсу әнисенең алдына тезләнде.
— Әни, — дип кычкырып елады ул. — Әни!..
Әнисе берни дә әйтмәде, кулын да кымшатмады. Алсу янында утырган апасын,
Алияне кочаклап алды. Мескен кыз елавын дәвам итте.
Дүртенче бүлек
Бер айдан соң...
Алсу белән Илнар өйләрендә иде. Алсу китап укый, Илнар йомырка кыздыра һәм
үзенең Мәскәүдә үткәрә торган проектын сөйли. Ләкин Алсу тыңламады
— күзендә яшь иде. Илнар моны күрде дә тыныч кына...
— Тагын ничаклы еларга җыенасың? Күпме вакыт үтте бит инде, — диде.
— Нишлим соң инде? Күз яшьләре үзе аккач, нишли алам соң мин?
— Әгәр дә мин туй белән башыңны катырмаган булсам, бу хәл булмас та иде.
— Мин үзем гаепле, — диде Алсу. — Качып язылышыйк дип мин үзем әйттем бит
сиңа.
— һәм миңа моны эшләргә туры килде.
— Шулкадәр үкенгәч, нишләп соң мине ташламыйсың? — дип бүлдерде аны
Алсу. — Әтисез дә яши алгач, синсез яши алырмын әле.
Илнар ачуыннан пешереп тә бетермәгән йомыркасын савыты белән идәнгә атып
бәрде дә чыгып китте.
Бер минуттан борылып керде дә, Алсуның күзенә карап:
— Кайдан мин үземә икенче тормыш алыйм соң? Син бит миңа язмыштан
бирелдең. Хәзер гомер буе синең белән интегеп яшиммени инде? — диде.
Алсу тагын елый башлады. Илнар:
— Менә, һәрвакыттагыча, — дип аңа төртеп күрсәтте. — Үзең кабынасың, аннары
үзең үк елый башлыйсың. — Янынарак килде дә:
— Минем белән шулкадәр авырмыни сиңа? — дип сорады. — Нинди начарлык
эшләдем мин?
— Начарлыкны мин эшләдем ул! — дип җавап бирде Алсу. — Әти- әниләремне
ташлап калдырып синең белән киттем!
— Шулай булгач, кире кайт шул өеңә!
— Син чынлап әйтәсеңме? — дип тыныч кына сорады Алсу.
— Әйе! Тай моннан!
— Ярар, — дип кабатлады Алсу, — ярар...
176
***
— Алсу! Алсу, — дип артыннан чапты апасы. Алия Алсуны куып тотты да
исәнләште.
— Сәлам, — дип бер көйгә генә җавап бирде Алсу.
— Кайдан гына эзләмәдем мин сине, — дип, еш-еш сулый-сулый әйтте Алия.
— Ә нәрсә? Берәр мөһим эш бар идеме әллә?
— Ничек дип әйтергә дә белмим инде, — дип көлде Алия. Аларның артында күп
вакытлар элек Алиянең кулын сорарга килгән егет басып тора иде.
— Сәлам, — дип елмаеп исәнләште ул егет.
— Без тиздән өйләнешәбез, — дип җавап бирде Алия һәм шатлыгыннан көлеп
җибәрде. Алсуның да кәефе күтәрелде.
— Ник яшердегез моны миннән? — дип сорады ул.
— Сине шуның өчен эзләдем инде мин. Шуңа күрә Илнарга берни дә әйтергә
кушмадым.
— Илнар? — аптырады Алсу. — Ул сезнең хәбәрне беләмени?
— Безнең очрашуны Илнар үзе оештырды, — дип җавап бирде Алия.
— Әйе, мин аңа бик рәхмәтле, — дип, апасының сүзләрен раслады егет.
Алсу ни әйтергә дә белмәде.
— Алия, миңа хәзер үк Илнарны күрергә кирәк, — дип, Алсу йөгереп китеп барды.
Алар саубуллаша да алмадылар.
Алсу бүген бик бәхетле иде. Әйтерсең, ул беркайчан да кәефсез булмаган —
авызын ерудан тыела алмады. Илнарны уйлый-уйлый йөгерде ул. Зур юлны аркылы
чыгып барганда, Алсуның каршына кинәт кенә бер машина килеп чыкты. Алсу берни
эшләргә дә өлгермәде — машина аны шундук бәрдереп китте.
***
Илнар офисында иде. Телефон шалтырады. Трубканы бер кыз алды.
— Алло, — диде ул гади генә. — Әйе — бу юлы моны сөенгән кыяфәт белән
әйтте. — Әйе! — бу юлы инде елмаеп ук җибәрде.
Аннары телефонын сүндерде.
— Дуслар, — диде ул бөтенесенә дә күз йөртеп, — без Мәскәүдән контракт
алдык!
Офистагылар шатлыктан ни эшләргә дә белмәделәр. Иң бәхетлесе Илнар иде. Бу
хәбәрне Алсуга әйтергә дип тиз генә чыгып та китте ул. Ай, шат та иде соң бүген Илнар!
Моның кадәр беркайчан да сөенгәне юк иде бугай аның. Наушникларын колакларына
асып, ялтырап торган мотоциклына утырды да, элдерде генә. Көн кызу булганлыктан,
өстендә футболка гына иде. Көйгә кушылып җырлый-җырлый барды ул. Зур урам
буйлап барганда юл уртасына җыелган халыкка да игътибар итмәде, чөнки кәефе шәп
иде. Ләкин шунда аны бер полиция хезмәткәре туктатты:
— Күрмисеңме әллә, кая чабасың?
— Миңа бу урам буенча барырга иде, — диде Илнар, елмаеп.
— Монда авария булды, юллар ябык. Әйләнеп икенче урамнан бар, — дип,
кулларын болгый-болгый аңлатты аңа әлеге хезмәткәр.
— Ярар, — дип җавап кайтарды да Илнар, икенче юлдан вокзалга китте. Алсуга
«Вокзал каршында очрашыйк әле» дигән смс кына җибәрде.
Кичке җиденче ярты. Илнар вокзал каршына килеп туктады. Шунда ике танышын
очратты. Танышларын гына дип тә әйтеп булмый инде, төркемдәшләрен дисәм
дөресрәк булыр.
— Сәлам, — дип сүз башлады Илнар.
Аның каршында берсе ябыграк, икенчесе, киресенчә, тазарак ике кыз басып тора
иде.
— Сәлам, Илнар, — дип җавап кайтарды алар.
— Син монда нишлисең? Алсуны көтәсеңме? — дип сорау бирде ябыграгы.
АК ҖИЛКӘН
177
— һәрвакыттагыча, — дип елмайды Илнар.
— Әгәр дә син миңа өйләнгән булсаң, монда кеше көтеп тормас идең, — диде
тазасы, шаяртып.
Илнар югалып калмады — җавабын кайтарды.
— Әгәр Алсу ун минут эчендә килмәсә, без шушы Казанның берәр ЗАГСына
кереп язылышырбыз.
— Вәт алдакчы, — диде тазасы, көлеп.
Кызларның икесе ике юлдан китеп барды.
Илнар исә түземсезләнеп көтә бирде. Ун минут үтте, унбиш... Ярты сәгать, бер
сәгать. Ә Алсу һаман юк. Телефоннан егерме кат шалтыратты бугай инде, ләкин Алсу
җавап бирмәде. Үзенә урын таба алмады Илнар. Аптырагач, эшенә шалтыратты.
— Исәнмесез, доктор!
— Илнар? Хәлләр ничек?
— Минем яхшы, — дип җавап бирде Илнар. Ләкин кыяфәте яхшы дип әйтерлек
түгел иде.
— Ә Алсуның хәлләре ничек соң? Мин бүген аның белән сөйләшмәкче идем,
ләкин ул эштән алдан ук киткән булган. Алтынчы яртыда ук.
— Ярар, доктор, соңыннанрак сөйләшербез, — өметен җуеп, телефонын
сүндерде Илнар.
Шунда вокзал янына полиция машинасы килеп туктады. Машинадан бер тазарак
кына кеше чыкты да, шул тирәдәге халыктан:
— Сезнең арагызда Илнар исемле кеше бармы? — дип сорады.
— Илнар мин булам, — диде Илнар, каушый төшеп.
— Әйдәгез, минем белән киттек, — диде полицейский.
— Кая? — дип аптырап сорады Илнар.
— Хатының янына, — дип җавап бирде тегесе.
Эпилог
Илнар Алсу яткан палатага керде. Палатада Алсу үзе генә түгел иде — аның әнисе,
апасы да бар иде. Илнар әкрен генә Алсу янына килде. Башның күздән өске өлеше
капланган, күзе йомык иде Алсуның.
— Кызым, ач күзеңне, — диде күз яшьләренә буылып әнисе. — Син бит һәрвакыт
сөйләшә торган булдың. Нишләп соң хәзер дәшмисең? Нәрсә дә булса әйт инде, ач
инде күзеңне.
Алсу селкенмичә ята бирде.
— Миңа үпкәләдеңме син? — дип сорады ана кызыннан. — Үпкәләмә инде миңа.
Ач, кызым, күзеңне.
Шулвакыт Алсу бөтен җаны-тәне белән калтырана, селкенә башлады. Әнисе,
апасы, Илнар нәрсә эшләргә дә белмәделәр.
— Доктор, нәрсә булды?! — дип кычкырып җибәрде Алия. — Нәрсә булды?!
Палатага тиз генә доктор керде дә, калганнарга чыгып торырга кушты, бүлмәнең
ишеген ябып куйды.
Илнар палатадан чыгуга дусларын очратты. Дуслары килгән — авыр минутта
ташламаганнар аны.
Дусларының берсе, утырып торган бер ир-атка төртеп күрсәтеп:
— Илнар, машинаны менә шушы кеше йөрткән, — диде. — Ул, Алсуга операция
ясасыннар өчен, үзен туганы дип әйткән.
Илнар шул ир-ат янына килде дә, күз яшьләрен яшерә алмыйча, туп-туры күзенә
карап:
— Догаларыңны укый тор. Үзең өчен. Әгәр дә аның белән берәр нәрсә булса, мин
синең тормышыңны тынычлыкта калдырмаячакмын, — диде.
Күпмедер тынлыктан соң Илнар дәвам итте.
178
— Ничек бәрдердең син аны? Исерек идеңме?
Карап торышка исерек дип тә әйтеп булмый үзен. Йөзе чиста, саф, начар кешегә
дә охшамаган. Кайгырганы, үкенгәнлеге дә күренеп тора.
— Мин сине тынычлыкта калдырмыйм! — дип кабатлады Илнар.
— Ходайның үзенә тапшырыйк, — дип җавап бирде теге ир-ат. — Алсуың белән
бар да яхшы булыр.
Менә палатадан врачларның чыкканы күренде. Керергә ярый, дип белдерде алар.
Палатага иң беренче булып Илнар керде. Алсу янына килде дә, чүгәләп:
— Алсу, Алсу! — дип исемен кабатлады. — Мин беләм, син барысын да
ишетәсең. Син ишетмәгән булып кыланасың гына. Ачуым чыксын дип.
Алсу дәшмәде.
— Тор, тор хәзер үк, — диде Илнар, күз яшьләрен тыя алмыйча. — Нишләп син
мине калдырасың? Син мине бәхетле иттең, хәзер миннән китмәкче буласыңмы?
Беләсеңме, — дип дәвам итте Илнар, —сине болай итеп беркайчан да эзләмәгән идем
мин. Бүген сине беренче тапкыр үземнеке иткән кебек тоелды миңа. Шуңа күрә мин
сине тагын җуя алмыйм... Алсу, Алсу, үтенәм синнән. Кадерлем, Алсу, кайтчы минем
яныма, — дип ялварды Илнар. —Үтенәм синнән.
Шул вакытта Алсуның керфекләре селкенеп куйды. Әз генә вакыттан соң күзен дә
ачты. Алсу әнисен, апасын күрде. Аннан соң гына чүгәләп торган Илнарын күрде.
Илнар бәхетеннән елмаеп тора иде. Алсу көчкә-көчкә генә:
— Курыктыңмы? — диде.
— Мин инде үлгән идем, — диде Илнар елмаеп. Алсу, авырлык белән булса да,
елмаеп алды.
— Миң бөтенләйгә киттем дип уйладыңмыни? Ул вакытта кем белән талашкан
булыр идең соң? — дип тагын да ныграк елмайды Алсу. — Мин сине яратам.
— Минем өчен син нәрсәгә әзер? — дип сөйгәненең битеннән үпте Илнар.
— Мин сине яратам, — дип кабатлады Алсу.
— Поезддан сикерә аласыңмы? — дип сорады Илнар. Алсу «әйе» дип тә әйтеп
бетермәде, Илнар:
— Юк, беркайчан да алай дип әйтәсе булма. Шаярып кына булса да, алай дип
әйтәсе булма.
— Мин сине яратам..