Логотип Казан Утлары
Публицистика

БЕРЕНЧЕ БӨТЕНДӨНЬЯ СУГЫШЫНДА МӨСЕЛМАН ӘСИРЛӘРЕ (ахыры)

5. Мөселман хәрби әсирләренең хатлары
Беренче бөтендөнья сугышы вакытында мөселман әсирләренең язмышын тикшергәндә, без
табигый рәвештә күбрәк алман рәсми документларына таянабыз. Әсирләр кулы астыннан
чыккан чыганаклар юк дәрәҗәсендә. Шулай да алар өлешчә сакланган, һәм мин
милләттәшләребезнең шәхси архивларында хосусый язмалар тагын да табылырга мөмкин дип
өметләнәм әле. Шушы фикерне раслап, бер мисал китерәм. Берничә ел элек мине Казанда
яшәүче Әнвәр Гыймалетдинов эзләп тапты. Ул минем мөселман әсирләре язмышы белән
кызыксынганны ишетеп алган, һәм шул турыда сөйләшү өчен өенә чакырды. Ул инде шактый
өлкән яшьтә булса да, хәләл җефете белән үз йортларында матур гына тормыш алып бара.
Ялгыз, балалары юк. Әнвәр абзыйның әтисе Хөснетдин кайчандыр әсир хәлендә гомеренең
берничә елын Алманиядә, Вайнберг лагеренда уздырган. Туган якларына кайтканда ул лагерь
тормышын тасвирлаган берничә дистә гаҗәеп матур фотолар алып кайткан. Менә бит ул
вакытта да техник яктан нинди сәләтле кешеләр булган! Әнвәр абый бу уникаль фотолар да
югалыр дип борчылып аларны миңа тапшырды. Әнвәр Гыймалетдиновка мин бүген тагын бер
тапкыр үземнең чиксез рәхмәтемне белдерәм. Ул биргән фотоларның кайберләре инде «Казан
утлары» битләрендә дөнья күрә башлады.
Менә шулай очраклы рәвештә кабатланмас чыганаклар килеп чыга, шулай алар фәнни
эзләнүләргә юл табалар. Димәк, андый табылдыклар тагын да булыр дип өметләнергә кирәк.
Бу мәкаләмдә мин нәкъ менә әсирләр үз куллары белән язган чыганакларга күз салырга
булдым. Аларның әһәмияте, әлбәттә, көн кебек ачык — алман рәсми язмалары асылда төгәл
максатка буйсынган, алар пропагандистик рухны саклап килгән, болары исә, киресенчә, бик
шәхси, әсирләрнең көндәлек тормышын безгә бөтенләй башка яктан күзалларга ярдәм итәләр,
алар хис, гамь, өмет тулы...
Бу чыганаклар белән танышканда мине тагын бер нәрсә гаҗәпләндерде — кешеләр
әсирлектә, тоткын хәлендә булсалар да барыбер кызыксынучан, белемгә омтылучан затлар
булып калганнар — көндәлекләр алып барганнар, истә калган яки ишеткән җыр-шигырьләрне
язып барганнар, алман телен өйрәнергә омтылганнар, иптәшләреннән нинди дә булса файдалы
мәгълүмат йә киңәш ишетсәләр, аларны да язмада теркәп калдырганнар.
Узган ел миңа ике ай дәвамында Берлин китапханәләрендә һәм архивларында эшләп алу
насыйп булды, менә шул вакытта мин Берлин дәүләт китапханәсенең кулъязмалар бүлегендә
бер артык зур булмаган тартмадагы татар халкына бәйле документларга юлыктым. Шәхси
язмалар, хатлар, фотолар бу... Сан ягыннан күп түгел, ләкин тарихыбыз өчен, татарларның
сугыш вакытындагы язмышын өйрәнү яки һич булмаса күзаллау өчен аларның әһәмияте әйтеп
бетергесез. Шул язмаларга һәм башка табылдыкларга нигезләнеп чыганакларның бу өлеше
турында бераз сөйләп аласым килә.
1907 елда Гаага шәһәрендә имзаланган сугыш алып бару кануннары турында
Дәвамы. Башы 2-5 саннарда.
150
халыкара килешүгә күпчелек Европа илләре кул куйган булган — бу рәсми документ тарихка
Гаага конвенциясе дип кереп калган, кул куючылар арасында Алмания белән Россия дә бар. Бу
халыкара килешүдә сүз хәрби әсирләрнең хокукларын яклау турында да бара. 16нчы маддә
билгеләвенчә, хәрби әсирләр туган илләренә хат язарга һәм аннан хат яки посылка алырга
хаклы булганнар, мондый корреспонденция хәтта гадәти почта салымнарыннан азат ителергә
дә тиеш булган. Ьәм әлеге күрсәтмә Беренче бөтендөнья сугышы вакытында үтәлгән. Ошбу
факт безгә бүген сәер булып тоела алса да, алман әсирлегендәге Россия гаскәре вәкилләре, шул
исәптән мәселманнар да туганнарына хат язганнар, алардан хат һәм посылка алганнар.
Кызганыч ки, хат бик «нечкә» табигатьле чыганак, гадәттә гади кешеләр хатларны язалар,
укыйлар да, аларны саклап тормыйлар, шуңа күрәдер, китапханә, архивларда да аерым хат
җыелмалары юк диярлек. Бары тик
«даһилар» гына киләчәк турында уйланган һәм хатларын саклап килгәннәр. Шулай да әсир
солдат хатлары турында без берникадәр мәгълүмат таба алабыз.
Хат алышу процессында алман ягы өчен иң әһәмиятлесе, әлбәттә, контроль оештыру
булган — хатларга яшерен, тыелган яки әсир тормышын артык тискәре яктан күрсәткән
фактлар керергә тиеш булмаган. 1916 елда, мәсәлән, алман хәрби җитәкчелеге барлык
лагерьларга дә махсус күрсәтмә тараткан, ул күрсәтмәдә әсирләр хатларында тулысынча
тыелган темалар исемлеге китерелгән — хәрби хәбәрләр, җәмәгатьчелекнең һәм гаскәрнең
рухы, икътисади хәлләр, матбугат турында фактлар, әсирләрнең качу очраклары һ.б.
Цензорлар һәм һәрбер лагерьда оештырылган цензура үзәкләре бу күрсәтмәләрне һәрвакыт
истә тотканнар. Болар барсы да табигый, шулай да алманнар өчен шактый катлаулы хәл
туганлыгына игътибар итик. Мәсәлән, рус телендәге хатларны тикшерү әллә ни кыен түгел,
Алманиядә рус телен белүчеләр җитәрлек, ә татарча язылган хатларны кем тикшерер?
Алманиядә ул вакытта татар теле укытылмаган, татарча белгән кешеләр, хәтта галимнәр дә
булмаган диярлек. Шуңа күрә сугышның беренче айларында, лагерь җитәкчелеге (бу очракта
сүз ике «пропагандистик» лагерь турында гына түгел, дистәләгән хәрби әсирләр лагере
турында бара) шактый озак вакыт баш ваткан — гарәп хәрефләре белән, аңлашылмый торган
телдә язылган хатлар белән ни эшләргә?
Берлин университетының Көнчыгыш телләре семинарында озак еллар төрле Шәрекъ
телләре укытылганын исәпкә алып, барлык «аңлашылмаган» хатлар лагерьлардан тәрҗемә һәм
тикшерү өчен шунда җибәрелә башлаган. Архив чыганаклары раславынча, татар телендә
беренче хатлар Берлин университеты адресына 1915 елның февралендә җибәрелгән, ләкин
татарча укырлык кеше булмаганлыктан, гадәттә укылмаган һәм тикшерелмәгән хатлар кире
лагерьларга озатылган... Шулай итеп, әсирлек фаҗигасен татырга мәҗбүр булган татарлар
туганнарына үз хәлләрен хәбәр итү хокукыннан да мәхрүм калганнар. Бары тик 1915 елның
августыннан татарча язылган барлык хатлар ике «пропагандистик» лагерь тормышы өчен
җаваплы булган махсус төзелгән оешма — Шәрекъ буенча мәгълүмат үзәгенә җибәрелә
башлаган, чөнки биредә татар телен белгән тәрҗемәчеләр хезмәт иткән. Ә инде 1916 ел
февраленнән хатлар тикшерү өчен яңадан Берлин университетына юлланган — биредә,
ниһаять, татар телен белүчеләр пәйда булган.
БЕРЕНЧЕ БӨТЕНДӨНЬЯ СУГЫШЫНДА МӨСЕЛМАН ӘСИРЛӘРЕ
151
Беренче булып бу эшкә Берлин университетына стоматология буенча укырга килгән татар
студенты Бәдри Кәмалетдин улы Сәйфелмөле- ков катнаша башлаган. Соңрак ул «Татарлар-
ның тешләре» дип аталган стоматолгия буенча диссертация дә яклаган, алман хастаханәләрен-
дә стоматолог булып эшләгән, ләкин Берлин университетында татар теле укытыла башлагач,
тәрҗемәчелек белән дә, укыту белән дә шөгыльләнгән. Ләкин Бәдри, татар телен шәп белсә дә,
әле яңа гына Алманиягә килгәнлектән алман телен камил рәвештә үзләштермәгән, шуңа күрә
чын цензор да була алмаган, бу эштә ул алман галиме Готтһолд Вайльгә ярдәм иткән. Күрәсең,
сугыш елларында бу тюрколог галим чын-чынлап татар теле белән кызыксынып, аны
чагыштырмача тиз өйрәнгән, һәм Берлин университетында эшләгәнгә күрә цензор вази-
фаларын үтәгән.
Готтһолд Вайль (1882-1960) Берлин университетында 1914 елдан китапханәче булып
эшләгән. Сугыш вакытында татар әсирләре белән туплаган тәҗрибәсенә таянып 1918 елдан
1931 елга кадәр ул биредә татар телен укыткан һәм профессор дәрәҗәсенә ирешкән. 1935 елда
эмиграциягә китәргә мәҗбүр булган, шуннан соң озак еллар Иерусалим университетында
эшләгән. Бу зур шәхес Европа галимнәре арасында беренчеләрдән булып татар теленә,
фольклорына, музыкасына игътибар иткән, турысын гына әйткәндә, Европага татар дөньясын
ачкан. Сугыш вакытында ике «пропагандистик» лагерьда айлар буе әсирләр белән аралашып,
аларны сөйләткән һәм җырлаткан, ишеткәннәрен язып барган. Нәтиҗәдә, 1930 елда Берлинда
бай эчтәлекле җыр, фольклор текстлары, мәкальләр, төрле сүз үрнәкләрен үз эченә алган
«Татар текстлары» дигән җыентык бастырып чыгарган. Бу җыентык татар теленә зур һәйкәл
булып тора. Сүз уңаеннан әйтеп узыйм: ошбу җыентык 2009 елда Казанда яңадан басылып
чыкты.
1923 елда Берлинда «Чит халыклар арасында» дигән тарихи-этнографик җыентык басыла,
бу китапта алманнар Беренче бөтендөнья сугышы вакытында «танышкан» халыклар турында
сүз бара. Аларның тормышын, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, телләрен җыентык авторлары —
алман галимнәре әсирләр арасында эшләп өйрәнгән. «Татарлар» дигән күләмле, бай эчтәлекле
мәкаләне Готтһолд Вайль язган. Мәкаләдән бер генә цитата китерәм: «Татарларга гаҗәеп
тырышлык һәм максатчан энергия хас. Иң рәхимсез эзәрлекләүләр дә аларның рухын һәм
ихтыярын бастырмады, киресенчә, ныгытты гына. Аларның мәкальләре шуны раслый —
безнең алдыбызда кыргый Шәрекъ халкы түгел, максатка омтылышлы Европа вәкилләре.
Аларның тырышлыгы файда китерсен өчен, туган илләренә яңа методлар алып кайтырга
ниятләп, хәрби әсирләрнең кечкенә, ләкин сизелерлек төркеме Алманияда калды, без аларның
университетларда һәм мәктәпләрдә, фабрикалар һәм остаханәләрдә тырышканын күрәбез, һәм
алар тугрылыклары белән Татарстандагы милләттәшләрен куандыралар». Г.Вайльнең
мәкаләсе татарларга карата зур симпатия белән генә аерылып тормый, бу мәкалә Европа
фәнендә татар тарихына, мәдәниятенә, гомумән татар халкына беренче җитди караш дип
бәяләнергә мөмкин. Шуңа күрә, минем уйлавымча, Готтһолд Вайль исемен татар халкы бүген
дә тирән ихтирам белән искә алырга тиеш.
Г.Вайль цензор буларак бик күп тырышырга мәҗбүр булган — лагерьлардан әсирләр язган
хатларның саны көннән-көн арткан, ә ярдәм күрсәтерлек кеше — бары тик шул ук татар
студенты Бәдри генә. Бу хәлне архив документлары да раслый — мәсәлән, 1916 елның 17
июлендә бер Ван әсирләр лагереннан гына да Берлин университетына тикшерү өчен берьюлы
168 хат җибәрелгән, шуларның 44е
— татар телендә. 1917 ел мәгълүматлары буенча, университет укучылары әсирләр хатларын
38 телдән тәрҗемә иткәннәр, ул хатлар бирегә 100гә якын лагерьдан җибәрелеп торган,
Көнчыгыш телләре семинарына соңгы атнада гына да 3100дән артык хат җибәрелгән,
шуларның 200дән артыгы — татарча. Бу хатлар барысы да Г. Вайль карамагында булган.
Шулай итеп, Берлин университеты укучылары сугыш елларында үзләренә хас булмаган
хезмәтне үтәп торганнар, хәрбиләр өчен әсир хатларын тикшергәннәр. Бу бик үзенчәлекле,
тарихта сирәк очрый торган вәзгыять.
Хәзер инде сакланып калган, үзем күрә алган хатларның эчтәлеге хакында берничә сүз.
Югарыда искә алынган Берлин китапханәсе җыелмасында Вайнберг (Вюнсдорф) лагере
әсирләре һәм башка мәселманнар тарафыннан язылган татар телендәге 32 хат саклана. Алар
барысы да бер вакытта язылган — 1919 елның 28 маеннан 1 июненә кадәр. Күрәсең, аларның
сакланып калуы, адреслар буенча җибәрелмәве очраклы хәл булган, хатларны
тикшермәгәннәр, аларга цензура билгеләре куелмаган. Ни өчен хатлар ахыр чиктә
җибәрелмәгәнлеге сер булып калыр, ахрысы. Сугыш, мәгълүм ки, ул вакытта инде
тәмамланган, әсирләр түземсезлек белән ватаннарына кайтуны көткәннәр.
ИСКӘНДӘР ГЫЙЛӘҖЕВ
152
Адресатларның географиясе бик киң: Казан, Түбән Новгород, Самара, Тамбов, Томск, Уфа
губерналары, Екатеринбург, Керчь, Петропавловск, Оренбург, Троицк шәһәрләре. Хат
авторлары күбесенчә гади әсирләр, ләкин биредә Галимҗан Идрисинең ике хатын, Бәдретдин
Кәмалетдиннең, Берлин консерваториясе студенты Бари Кәримовның хатларын да күрәбез.
Стиль, язу осталыгы буенча да документлар бер-берсеннән аерылып торалар
— гаҗәеп матур, төгәл почерк белән язылган хатлар да бар (Тамбов губернасы Шацк өязе
Тархан авылына әнисенә язган Габделгазиз Дәүләткилдеев яки Петропавловск шәһәренә
Шәриф Бикчәнтәев хатлары). Ләкин күпчелек текстларның ашык-пошык язылганы күренә,
кайберләре хәтта гади карандаш белән язылган.
Шунысы кызык, ул чор татар хатларының формалары бик төгәл булган. Гадәттә хат
түбәндәге «трафарет» буенча язылган. Башта югары стиль белән адресатлар атала — мәсәлән,
«гыйззәтле вә хөрмәтле булып торучы әткәем илән әнкәем хәзрәт шәрифләренә» яки «сез ки
гыйззәтле вә хөрмәтле булып торучы әткәемә бик сагынып вә бик саргаеп бик күп дога сәлам
укырым вә йәнә әнкәем хәзрәт шәрифләренә бик сагынып бик саргаеп бик күп дога сәламнәр
укырым» (биредә һәм түбәндә
— сүзләрнең язылышы хәзерге язылышка якынайтылган — «сагынуб» урынына «сагынып»,
яки «улуб торгучы» урынына «булып торучы»). Бу очракта инде күп нәрсә авторның
фантазиясенә бәйле, әлбәттә, абсолют бер-берсенә охшамаган хатлар бар. Мисал өчен бер
шундый гаҗәеп җөмләне китерәм: «без ки иленнән аерылган адаштырган кош кебек ят
падишаһның кулында чит ят җирләрдә читлектәге кош кебек бер күрергә мәрг булып кәфер
дошманның кулында тоткын булып бер күреп сөйләшергә зар интизар булып йөрүче газиз
углыңыз Гарифулладан һәр көнне исемә төшереп бер күреп сөйләшергә йөзләрегезне бер
күрергә хак тәгалә хәзрәтләреннән сорап бик сагынып бик саргаеп бик купдин куп меңләрчә
дога сәламләремне кундереп хәер догагызны өмид итеп калдым» (Чабаксар өязе Җангилде
(Кармыш) авылына, әтисе Җиһаншага Гарифулла Фәтхуллин язган хаттан).
Беренче сәламнәрдән соң тагын да күбрәк сәламнәр китә — туганнарга (гадәттә аларның
барысының да исемнәре аерым санала һәм һәрберсенә аерым сәлам әйтелә), күршеләргә,
таныш-белешләргә, «мәчет картларына», ниһаять, «безнең турыда барлык сорашучыларга».
Боларның барысына да «бик сагынып бик саргаеп чукдин-чук күпдин-күп сәламнәр»
адреслана. Бу «күпдин-күп» сәламнәр типик хат эчтәлегенең 80-90 процентын алып тора.
Аннан соң тагын бер трафарет фраза бара, әлбәттә, аның да вариантлары бар
— ләкин асылда «үзебездән хәл әхвәлне сорасагыз әлхәмдүлиллаһ сау сәламәтбез бу көндә».
Бу сүзләрдән соң инде авторларның күбесе информатив бүлеккә күчкән — кыскача гына тормышы, әсирлектә авылдашларын очратуы
турында хәбәр иткән, туганнарын сагыну хисләрен,
кайбер өстәмә фактларны белдергән. Бу кыска бүлектән
соң еш кына хатларда тагын бер «парадокс» җөмлә китә
— «сүзем күп иде, яза алмадым, гаеп итмәгез»(гәрчә
автор сәламнәрдән башка артык күп язмаган булса да!).
Аннан соң инде саубуллашулар китә.
Типик әсир хаты менә шундыйрак формада
язылган. Мондый хатлар белән танышканда кайвакыт
ихтыярсыз елмаеп куясың — цензорларның эше артык
авыр булмаган икән, алар бит «сәламнәрне» тикшереп
тормаган, бары тик хатның «төп өлешенә» игътибар
иткәннәр, ә ул төп өлеш артык күләмле булмаган да...
Аңлашыладыр — бу китерелгән хат формасы —
бер схема гына, хатларның эчтәлеге бер-берсен сүзгә-
сүз кабатламаган, ул язучыларның белем
дәрәҗәсеннән, фантазиясеннән, хәтта язар өчен вакыт
булу-булмавы белән бәйле. Китерелгән трафаретка
тулысынча туры килми торган хатлар да бар бу
җыелмада. Шулай да күпчелек хатларын якынча шул
формада язган. Бу хатлар язылган көннәрдә әсирләрнең репатриациясе башланган булган инде,
текстлардан күренгәнчә, лагерьда калучылар барысы да шул кайту минутларын түземсезлек
белән көткән. Шулай да әле Вюнсдорф лагеренда шактый мөселман әсирләре калганлыгы искә
алына — Бәләбәй өязе Арслан авылыннан Фәхрелислам Габдуллин язганча: «мусулмански
лагирда өч меңләп кеше бар». Ул вакытта, күрәсең, әсирләрнең хәлләре мактанырлык
булмаган: «Гирманиядә бик кыен хәлләр, ашарга бик ачык, ходай хәерле итсен инде» (шул ук
Фәхрелислам сүзләре).
Хатларда репатриациянең кайбер үзенчәлекләре дә күренә. «Безнең лагирдан 16нчы
дикәбрдә китә башлады. Мин ошбу көнгә кадәр калырга мәҗбүр булдым. Ни өчен дисәң, актык
транспорт англичаннар тарафыннан туктатылды» (Екатеринбург шәһәреннән Габделмөҗиб
Сабитов). Бу фикерне Бәләбәй өязе Ярмунча авылыннан Идрис Латипов дәвам итә: «Мин
дикәбрнең уныннан бирле плинный лагирдамын, бәнем иптәшләрем куптәннән илгә кайтып
киттеләр. Ул вакытта мин шалунга (эшелонга — И.Г.) сайлангачтын, авырып лазаритка киттем.
Мин анда авырып ятканда, дүрт шалун китте дә, безнең лагирдән атпрафка тукталып торды».
Үзләренең әсирлек тәҗрибәсен уңай бәяләргә тырышкан кешеләр дә булган: «Инде
үзебезнең мондагы хәлләрне бәян кылам. Плингә төшеп Аллага шөкер монда бик күб
гыйбрәтләр күрдек. Үзем сигез ай егерме тугыз кеше бер памишиктә эшләдек. Анда минем
урыным бик яхшы булды, машинист булып тордым. Аннан безне гыйнварнең унөчендә өйгә
кайтырга диеп кайтарганнар иде, егерме беренче гыйнвардә шалун китә диеп. Безне багуннарга
сайлап куйганнар иде. 21 дән 27 сенә кадәр диделәр. 27се килеп җиткәч гүпчи китми диеп хәбәр
бирделәр. Безнең анда тукталуыбызга инглиз белән франсуз аркылы төште. Менә шуннан
бирле бишенче ай лагирда ятабыз. Хәзер тиз көндә Алла бирсә кайтып кавышырбыз диеп өмет
итәбез». (Искә алынган Ярмунча авылыннан Мөхәммәтшакир хатыннан).
Казан өязе Мәмсә волостеннән Җәлалетдин Насыйров хатына яңа төсләр өстәгән, аларны
хәтта фәлсәфи уйланулар дип кабул итеп була: «Без әсирлектә күп заманнардан бирле ятабыз.
Төрле хәлләр булды. Баштан күп эшләр, күп нәрсәләр үтте. Ярый, ничек булса да, яшь вакыт
булды әле монда. Безнең белән ак сачлы картлар да күп. Аларга караганда, без, яшь кешегә,
үзебезнең кайгы».
Әсирләр хатлары шактый катлаулы юллар белән ватанга барып җиткән, еш 10да. Шуннан
бирле һичбер хәбәр юк. Миннән сезгә һәр хат югалды. 18нче елда синтәбрнең 8дә карточка
җибәргән идем, шуннан бирле хат язганым юк». (Җ.Насыйров хатыннан). «Мәгълүм булсын сезләргә: күп заманнардан бирле хат салып булмады, ягъни хат йөрмәде.кына алар гомумән югалган, җавап хатларын да андый язмыш читләтеп узмаган: «Сезнең
1917 елда дикәбрнең 15дә язган хатыгызны алдым 18нче елда март аеның  Бәлкем үзегезгә дә мәгълүм булгандыр — өзелеп калдык». (Шафран станциясе янында
урнашкан Ыслак авылыннан Фәтхелислам Диләвәров хатыннан).
Репатриация башланганнан соң, туган иленә кайтучылар артыннан хат җибәрергә
мөмкинлек туган, һәм әсирләр бу мөмкинлектән файдаланганнар.
«Сигез кеше мөселманнар кайтып китәләр, шулар белән биреп җибәрәм, алар үзләре
Сибириядән икән, Мәскәүдә почтага ташларга дип сөйләштек». (Тамбов губернасы Бостан
авылыннан Мөхәммәтҗан Брамыков хатыннан).
«Бу мәктүбебездән әүвәл бер мәктүб вә һәм карточка җибәргән идем Расига (шулай! —
И.Г.) киткән кешегә биреп. Ул мәктүб юлыккан булса, язылган хәбәрләр мәгълүм булгандыр.
Ошбу мәктүбне җибәрәм Мансур авылының мелла Әсадуллинга биреп. Ул сау сәламәт кайтып
җитсә, безнең хәлләрне һәм хәбәрләрне мәгълүм кылыр иншаллаһ». (Бөгелмә өязе Кряжле
авылыннан Нигъмәтулла Әхмәтҗанов хатыннан). Истәлек өчен Нигъмәтулла әтисе-әнисенә
бер фотосын да җибәргән булган, ләкин бу юлы да хат та, фото да Алманияда калган...
Искә алынган хатлар башлыча күрсәтелгән форма буенча язылса да, күрәбез — алардан без
кызыклы, үзенчәлекле, өстәмә фактлар таба алабыз. Шул фактлар безгә әсирләр язмышын
яхшырак аңларга ярдәм итәләр. Ә менә кайбер хатлар бөтенләй башка стильдә, «яңача»
язылган. Шундыйлардан, мәсәлән, Эстәрлетамак шәһәренә Берлин консерваториясе студенты
Бари Кәримов хаты — студентларның хаты әсирләр хатлары белән бергә булуы, күрәсең,
элекке мәкаләләремдә искә алынган Галимҗан Идриси оештырган «Русия мөселман
шәкертләренең ярдәмләшү җәмгыяте» эшчәнлеге белән бәйле булгандыр.
Хатларның стилен чагыштыру өчен Бари Кәримовның текстын тулысынча китерәм: «Газиз
әткәем вә әнкәем! Аерылышуыбызга ничә еллар вакыт үтеп китте. Сезнең минем хакта, минем
сезнең хакыгызда һич хәбәр юк. Бу үткән озак вакыт эчендә дөньяда да чиксез үзгәрешләр
булып узган шикелле. Безнең гаилә тормышыбызда да бик күп үзгәреш булгандыр. Мондый
үзгәрешләр хәзер бөтен дөнья кешесенә килгәнлектән, без дә бер-беребез белән бу вакытка
кадәрле очраша алмавыбызга бик кайгырмыйк инде!
Сезнең хакта бик уйланам. Үземнең тормыш хәзергә рәтле. Музыка мәктәбендә укыйм.
Алла теләсә, юллар рәтләнсә, өйгә сезнең янга кунакка кайтып киләчәкмен. Шул вакытка
кадәрле сабырлыкта булыгыз! Хушыгыз! Бөтен туганнарга сәлам! Бари Кәримов».
Студент Бари инде һичшиксез яңа формация вәкиле булганлыгы күренә... Ул да конвертка
матур гына фотосын кыстырган, бу фотоны да туганнары күрә алмаган.
Хатлардан тыш Берлин китапханәсендә бик тә үзенчәлекле язмалар белән танышып була
— әсирләрнең көндәлекләре һәм башка язмалары. Бер яктан, аларның эчтәлеге хатларга якын,
икенче яктан — хатларга караганда алар киңрәк, аерым шәхесләрнең эчке дөньясын тирәнрәк
ачып бирәләр. Алар турында мин бу циклның соңгы мәкаләсендә сөйләрмен.


Ахыры киләсе санда