АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ (дәвамы)
Кукмара
Кукмара шәһәр тибындагы посёлогы «Кукмара муниципаль районы» муниципаль
берәмлегенең административ үзәге итеп билгеләнә һәм аңа шәһәр җирлеге статусы бирелә.
Район 1930 елның 10 август аенда оештырылган. Территориясе — 1492,1 кв. км. Халыкның
саны — 52,8. Административ берәмлекләр саны: авыл советлары — 29, шәһәр тибындагы
посёлоклар — 1; авыл торак пунктлары — 123; шуларның берсендә кеше яшәми (2.: б.176).
Кукмара атамасы тарихи чыганакларда, белешмәләрдә шактый очрый.
Казан өязе теркәү кенәгәсендә (писцовая книга) (1602-1603) Кукмара өяз үзәге буларак
беркетелеп калган [1: б.169].
1923 елдан Кукмара шәһәр тибындагы бистә (посёлок городоского типа) статусы ала һәм
Кукмара районының үзәге исәпләнә. Район Киров өлкәсе белән чиктә урнашкан. Кукмара
бистәсе — Казан-Екатеринбург тимер юлындагы станция.
Кукмара атамасы нәрсә аңлата? Атаманың мәгънәсе мари халкы теленнән килеп чыккан
дигән фикер бар. Бу районда марилар да яши. Мари телендә кок «ике» саны, ә мара, мари —
мари халкының үз атамасы. Кукмара, димәк, «ике мари» дигән мәгънә аңлата. Бу фикер белән
килешү кыен.
Икенче фикернең эчтәлеген борынгы фарсы (иран) телендәге кук «тау» мәгънәсе белән
бәйләп аңлаталар.
Адлер Тимергалин чыгарган «Миллият сүзлеге»ндә (Казан: Мәгариф, 2007) мар —
«искергән сүз дип ныгытылган һәм ул курган // Таш мар — таш курган» дип аңлатылган.
Топонимнарда искергән һәм искермәгән сүзләрдә дә сүз ахырында а хәрефе төшеп калу
очраклары бар. Халкыбызның Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Фатыйх Хөсни, Мирсәй Әмир,
Мөхәмммәт Мәһдиев кебек классик әдипләр иҗатында мар термины очрый. Кукмара
тирәсендәге ташлардан гыйбарәт таулар таш курганнар кебек басып торалар.
«Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә кук сүзе «сыйфат» дип ныгытылган һәм кеше
турында «кукрайган, масайган, күкрәген киергән» дип бирелгән (Казан: Татар. кит. нәшр.,
1979, 2 т., б.183). Топонимиягә нисбәтле терминнарны анализлаган вакытта кайбер сүз-
терминнарның географик атамаларга нисбәтле мәгънәләре бирелмәгән булганы ачыклана.
Чөнки «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»н эшләгән һәм бастырып чыгарган вакытта
топонимика фәнендәге терминнар әле эшләнмәгән һәм өйрәнелмәгән була. Бу урында минем
кук сүзенең географик атамаларда кулланылуын әйтеп, «зур, горур мәгънәсен аңлата», дип
өстәп куясым килә. Чөнки кукраю, масаю,күкрәк киерү зур, зураерга, горур булырга тырышуны
аңлата. Кукмара тирә-юнендәге таулар да зур һәм горур булып басып торалар.
«Татар теленең диалектологик сүзлеге»ндә (Казан: Татар. кит нәшр., 2009. — б. 468, 402)
мар, мара терминнарының сергач, кузнецки, хвалын, мәләкәс, тархан
Дәвамы. Башы 2006 елның 6 нчы санында. сөйләшләрендә кулланылуын санап (б. 468),
мәгънәсен ачу өчен безнең игътибарны каш I, 1 сүзенә юнәлдерәләр. Каш — норлат, мамадыш,
лаеш, минзәлә, бөре, пермь, себер татарлары сөйләшләрендә дә «кашлак», «калкулык»
мәгънәләрендә йөри. Биек жир, тауга мөнәсәбәтне күрсәтә. Каш термины белән су
чыганаклары, географик берәмлек атамалары ясалалар. Мәсәлән, Зәлпәк кашы — Кама Тамагы
районы Кече Бортас авылы янындагы биек урын, ягъни тау. Каш урманы — Буа районы
Бикмураз авылы янында. Каш кизләве — Тәтеш районы Келәш авылы янындагы Келәш суы
бассейнында, Каш басуы — Кама Тамагы районы Кече Салтык авылы янында.
«Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә каш терминына мисал китерелгән: «Иртәнге кояш
авыл янындагы каш артыннан яңа гына күтәрелеп чыккан. Каш тау мәгънәсен аңлата».
Диалекталь сүз дип бирелгән кашлак терминының мәгънәсе «калкулык өсте» дип ныгытылган.
Мисал китерелгән: «Зур-зур таулар башында, Текә ярлар кашында, Тора төзелеп олуг яу».
(Муса Җәлил). Кашлак термины да бу мисалда яр кырыендагы текә тау мәгънәсен бирә кебек
(б.77). «... Аңлатмалы сүзлек»тә кашлак терминының сыйфат мәгънәсе болай ныгытылган:
ФИРДӘВЕС ГАРИПОВА
159
«Калкып чыгып торган, калку» (рельеф турында). «Әйбәт тә соң алмагачка Җирнең бераз
кашлагы». (С.Хәким) (3: б.78).
Мар лексик берәмлеге белән дә географик атамалар шактый:
Археологлар мәгълүматларына караганда, Биләр шәһәрлеге Эчке һәм Тышкы шәһәрлектән
тора. Эчке шәһәрлек үзәгендә Тимерчеләр мары (Кузнечный мар) дип аталган зур калкулык
бар. Ул тимерчеләр яшәгән урын булган. Аның мәйданы чама белән 0,5 гектарга якын. Анда
тимер шлак калдыклары һәм кабартмага охшаган түгәрәк тимерләр табыла. Бу саф һәм чиста
тимер. Аннан төзелеш кирәк-яраклары һәм сугыш кораллары ясаганнар.
Карамалы марлары — Чүпрәле районы Иске Чокалы авылы янындагы калкулык атамасы,
Каука мары — Норлат районы Би күле авылы янындагы калкулык атамасы. Информант —
Ә.Садыйков. Мар юлы — Чистай районы Яуширмә авылы янындагы юл атамасы. Информант
— Г.Садыйков. Мар калкулыгы — Чистай районы Яуширмә авылы янындагы калкулык
атамасы. Информант — Г.Нуретдинов. Марлар — Чүпрәле районы Иске Чокалы авылы
янындагы тау-калкулык атамалары. Марлар асты — Спас районы Әҗмәр авылы янындагы
урын атамасы. Шул ук авылда Марлар асты күле, Марлар асты чишмәсе бар. Марлар тавы
— Мамадыш районы Күк Чишмә авылы янындагы тау атамасы. Марлы жире — Буа районы
Черки Килдураз авылы янындагы басу атамасы. Марлы куак — Аксубай районы Яңа Ибрай
авылы янындагы урын атамасы. Информант — И.Гыйльметдинов. Марлы куак күле — Аксубай
районы Яңа Ибрай авылы янындагы күл.
Югарыда әйтелгән фикерләргә нигезләнеп, Кукмара атамасын Зур таулар иле яисә Горур
таулар иле дип аңлатырга мөмкин булмасмы икән дигән нәтиҗәгә киләбез. Мондый система,
ягъни иле сүзе белән ясалган атамалар байтак: Аяз иле, Кодаш иле, Борнаш иле, Олан иле,
Чүрчиле, Чура иле һ.б. Кукмара районының үзендә дә Вахит авылы элек Бүлиле дип йөртелгән.
Мондый атамалар зур бер система тәшкил итәләр. Зур таулар иле яисә Горур таулар иле
атамасы да шушы зур системага керә. Кукмара атамасын болай аңлату бу топонимның
географик яктан таулар белән әйләндереп алынуына тәңгәл килә. Бу күренеш ономастика
фәненә нисбәтле чыганакларда «географическая привязка», атамаларда географик
үзенчәлекләрнең чагылышы дип атала.
Күптән түгел без, бер төркем галимнәр, Кукмара районының Зур Сәрдек авылына кайттык.
Бу авылның гимназиясендә «Урта һәм югары белем бирү системасында туган телләрне укыту
теориясе һәм практикасы: хәзерге торышы, проблемалар һәм бурычлар» дип аталган төбәкара
фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Чыгышлар бик кызыклы булды. Гимназия
укытучылары бик матур мастер-класслар үткәрделәр. Конференцияне Татарстан Республикасы
Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университетының филология һәм
мәдәниятара багланышлар институты, татар теле һәм укыту методикасы кафедрасы, Кукмара
муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе, Зур Сәрдек авылы гимназиясе
оештырды. Конференциядә катнашучылар минем Кукмара атамасының Зур таулар иле яисә
Горур таулар иле дип аңлатуымны кабул иттеләр.
Чынлап та, Кукмара бистәсе төрле яктан зур таулар белән чорнап алынган.
160
АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ
Тауларда төрле агачлар үсә. Кукмараны икегә бүлеп Нурминкә елгасы ага.
Элек таулардан ком һәм бакыр алганнар, шуңа ул казылып беткән булган. Тауларда әлегә
кадәр сакланып калган бакыр базлары бар. Аларны тикшерү өчен спелеологлар да килеп йөри
икән. Тау һәм тау тирәләрен яшелләндерү өчен бөтен Кукмара халкы зур көч куйган. Бу
игелекле эшнең нәтиҗәсе күз алдында. Кукмара урамнары, тау битләре, бөтен урыннар агачлар
белән капланган, алар Кукмара һәм аның тирә-юненә нур һәм ямь өстәп торалар, һаваны
чистарталар. Беренче мәктәп янында да бакча булдыруга халык зур хезмәт куя. Мәктәп яны
гөлбакчага тиң.
1640 елларда Кукмара җирлегендә бай бакыр ятмалары табыла. Алар кечкенә авылның тиз
үсешенә нигез була.
Кукмара — кустарчылык тармакларының борынгы үзәге, анда бигрәк тә агач һәм йон
эшкәртү алга киткән булган. Бистәдә җиңел сәнәгать (киез итек басу, мех һәм тегү
фабрикалары), азык-төлек сәнәгате (сөт-май комбинаты), метал савыт-саба ясау һәм кирпеч
заводлары, элеватор һәм типография эшли. Соңгы елларда «Олимп» боз сарае, «Зилант» спорт
комплексы, яшүсмерләр өчен «Ялкын» спорт комплексы, 4 мәктәп, 3 мәчет, мәдрәсә, музей,
ипи заводы, шифаханә, берничә шәхси эшмәкәрнең пекарнялары, кибетләр төзелгән. Бистәнең
үзәгендә базар эшли.
Район җирләрендә бодай, арыш, борчак, бәрәңге, солы һәм арпа чәчелә.
Терлекчелектә мөгезле эре терлек үрчетелә.
1901 елда Кукмарада хастаханә төзелә. 1954 елда мәдәният сарае салына, 1930 елдан бирле
«Хезмәт даны» газетасы чыгып килә. Шулай ук Кукмарада музыка мәктәбе, ресторан,
кинотеатр төзелә. Китапханә эшләп тора.
Халык телендә «Могҗизалар кыры» дип йөртелгән урында яңа йортлар төзелә. Күп яңа
микрорайоннар барлыкка килгән. Бу йортлар чыннан да могҗизалы төстә тиз калкып чыгалар.
Кукмара хәзер елдан-ел матурая һәм зурая.
Бистә халкы үзәкләштерелгән газ яга, юлларга асфальт түшәлгән.
Революциягә кадәр Кукмарада алты гына урам булса, хәзер урамнар 120 дән артык. Монда
С.Разин, А.Пушкин, Л.Толстой, С.Сәйдәшев, Н.Идрисов, М.Җәлил, Г.Тукай, М.Гафури,
Г.Гафиятуллин, Н.Баян, К.Тинчурин, В.Кельмаков урамнары бар.
Кукмара районыннан күп кенә җитәкчеләр, галимнәр, шагыйрьләр һ.б. зыялылар чыккан.
Ф.Галимуллин — әдәбият галиме, тәнкыйтьче, Казан федераль университетында татар
әдәбияты кафедрасы мөдире вазифаларын башкара. Ул районның Арпаяз авылында туып
үскән. Ч.Харисова — педагогия фәннәре докторы, профессор, КФУның татар теле һәм аны
укыту кафедрасында эшли. Ул Зур Сәрдек авылында туган. Аның ире, Башкортстанда туып
үскән Ф.Харисов — педагогия фәннәре докторы, профессор, шул ук университетта татар теле
һәм аны укыту кафедрасы мөдире. Г.Морат — шагыйрь, «Мәдәни җомга» газетасының баш
мөхәррир урынбасары, Зур Сәрдәк авылында туган. Р.Мөхәммәтшин — шагыйрь, «Идел»
журналының бүлек мөдире, Татар Толлысы авылында туган. Р.Рахман
— шагыйрә, прозаик, КФУ доценты, Мәмәшир авылында туган.
Кукмара халкының тормышы җитеш, дөнья көтүләре ышанычлы. Анда эш сөючән, уңган
һәм булган халык яши.
Файдаланган әдәбият
1. Писцовая книга Казанского уезда 1602-1603 годов. Публикация текста. — Казань Изд-во
Казанского университета, 1979. — 239 с.
2. Татарстан Республикасының административ территориаль бүленеше (Белешмәлек. 2005
елның 1 апреленә) / ТР Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов редакциясендә.
— Казан: Инновация технологияләр үзәге, 2005. — 408 б.
3. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. — 2 т. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1979.
4. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге. —Казан: Татар. кит. нәшр., 2009.
5. Тимергалин А.К. Миллият сүзлеге. — Казан: Мәгариф, 2007.