Логотип Казан Утлары
Публицистика

«АК ЮЛ» КАЯ ИЛТӘ?

ЯШЬ ШАГЫЙРЬЛӘР ИҖАТЫНА КҮЗӘТҮ
Тәүбәгә, тәүбәгә ашыга
Күңеле иң саф чагында.
Р.Сәлах. «Намазлык»


Һәр мизгел — Аллаһ рәхмәте,
Һәр мизгел — олы сынау.
Р.Майорова .
«Адым саен кисешә юл...»


Эзләнеп, табалмый интеккән
Хакыйкать — ул синең
Үзеңдә...
Л.Фәтхетдинова.
«Яныңда, җаныңда, аңыңда...»

Һәр халыкның үз тарихында Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән аеруча истәлекле,
күңелләрдә якты хис-хатирәләр уятучы кадерле, якты көннәре булмый калмыйдыр. Күңел еш
кына еллар, чорлар аша шул көннәргә әйләнеп кайта һәм истәлекләргә күмелеп яши, җан итә.
5* 129
Кемгә ничектер, әмма атаклы 1990 еллар, «Азатлык!» дип шаулаган Ирек мәйданы, озак
еллардан соң дәүләтчелек идеясе белән бергә җыелган бердәм татар халкы — болар барысы да
әле кичә генә булган кебек тоела. Әйтерсең лә, янда торган ишекне ачып җибәр дә... кинәт шау-
гөр килеп торган мәйданга чыгасың! Әй, ул истәлекле еллар! Өмет тулы гүзәл чор! Ирек
мәйданына ул көннәрдә күңелдәгесен уртаклашырга, милли ирек һавасын күкрәк тутырып
суларга кемнәр генә чыкмады да, кемнәр генә килмәде икән! Милли идеяне онытмаучылар, үз
халкы өчен җиһанда лаеклы урын алырга хыялланучы әби-бабайлар, яшьләр, зыялылар һ.б.
күпләр... Мәйданда маңгайларына «Азатлык!» дип язылган яшел тасмалар таккан горур, кыю
Чаллы яшьләре иң беренче күзгә ташлана иде. Алар үзәктә, алар әйдаманнар, кулларында
ярымай төшерелгән яшел байраклар җилферди. Билгеле, мөстәкыйльлек турында ул елларда
газета- журналларда күп язылды, телевидениедән дә, көнкүрештә дә күп сөйләнелде, әмма
инициатива күрсәтеп, Югары Совет бинасы янында иң беренче җыелырга җөрьәт итүчеләр —
автобусларда Казанга килеп төшкән Чаллы яшьләре иде.
Әйе, ул көннәр турында, мөгаен, шактый күп язарга булыр иде. Шулай да, иң истәлеклесе
булып, билгеле, 1990 елның 30 августы каладыр. Депутатларга билгеле бер карарга килергә
комачауламас өчен, халыктан Югары Совет бинасы яныннан Ленин һәйкәле тирәсенә күчүне
сорадылар. Һәм... менә радиокөчәйткечләр аша Мөстәкыйльлек турында Декларацияне укый
башладылар... Шунда Ирек мәйданында беренче кат кешеләрнең тын гына елаганнарын һәм
шатлыктан кочаклашканнарын күрдем. Гаҗәп: бу көнне бер үк вакытта яңгыр тамчылары да
тамды, кояш та көлеп карады. Әйтерсең лә, зәңгәр күкләр, табигать үзе безнең белән бергә
шатлыктан елый иде. Сүз дә юк: бу татар халкы тарихының мөбарәк тәсбихендә истәлекле көн.
Ул вакытта без Татарстан ниһаять мөстәкыйльлек алды дип, СССР составына уналтынчы
республика булып керәчәк дип чын күңелдән ышанган идек, Татарстан
өчен, күпмиллионлы татар халкы өчен яңа, азат чор җиткәненә ихлас күңелдән өметләнгән
идек. Кибетләрдә, автобусларда кешеләр икенче көнне татарча сөйләшә башларлар кебек иде.
Әмма озак та тормады, җиһанда башка җилләр — кырыс капитализм җилләре исә башлады.
Тормыш сәхнәсенә башка төрлерәк, үзгәрәк кыйммәтләр чыкты. Шәхси табыш артыннан куу,
социаль тигезсезлек, үзара битарафлык алгы планга чыккан көннән башлап, милли
кыйммәтләр шактый арткарак чигенә төште кебек.
Гаҗәп түгелмени, шул чорларда туган буын инде үсеп тә җиткән, вә ул гына да түгел, татар
әдәбиятының ишекләрен шактый кыю рәвештә кага, хәтта анда үзенә лаеклы урын да ала бара
түгелме?! Димәк, мөстәкыйльлек өчен көрәшүләр бушка гына булмаган, дип нәтиҗә ясыйсың.
Бу «Азатлык өчен көрәшүләрнең файдасы булмады» диючеләргә ачык җаваптыр да, бәлки?!
Әле хәтерлим: 1990 елның 30 нчы августында туган балалар турында икенче көнне газеталарда
«яңа, азат чор балалары» дип чын мәгънәсендә шатланып-сөенеп язып чыкканнар иде! Шул
чорларда туган сәләтле яшьләр инде күпләп татар әдәбиятына килә дә башлады. Чыннан да,
әдәбиятка килүче сәләтле татар яшьләре арасында үзгәртеп корулар башланган 1980-1990
еллар аралыгында туучылар күбрәк тә түгелме икән әле?! Алар күпмедер дәрәҗәдә
корылыктан интеккән татар җиренә килеп яуган бәрәкәтле яңгыр сыман булдылар. Димәк,
әдәбиятыбызда буыннар чылбырында өзеклек юк, алай гына да түгел, киресенчә, ул шактый
тулы күренә кебек. Шушылай күп итеп сәләтле татар яшьләренең татар әдәбиятына килгәне
XX гасыр башыннан бирле булмады кебек. Язучылар берлеге тарафыннан 2012 елны әзерләп
чыгарылган «Ак юл» әдәби җыентыгын һәм яшь шагыйрь вә шагыйрәләрнең соңгы елларда
чыккан аерым китапларын, мәҗмугаларын кулга алгач та күңелгә шундыйрак уйлар килә ала.
Лилия Гыйбадуллина, Лениза Вәлиева, Рифат Сәлах, Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл
Мөхәммәтшин, Фәнил Гыйләҗев, Эльвира Һадиева, Булат Ибраһим, Айдар Җамал, Резедә
Гобәева, Лилия Закирова, Рүзәл Әхмәдиев, Ләйсән Фәтхетдинова, Руслан Сөләйманов һ.б...
Алардан бераз гына өлкән булган Гөлнур Корбанова, Ленар Шәех, Гөлназ Вәлиева, Фидаил,
Гөлнара Җәләлова, Луиза Янсуар, Энҗе Авзаловаларны да әлеге буынга кертеп өйрәнү
күзәтелә. Бер-берсен кабатламаучы, һәрберсе үз дөньясын, хәятын төзергә омтылган яшь иҗат
әһелләре, шагыйрь вә шагыйрәләр. Әлеге мәкаләдә ошбу буын шагыйрьләр иҗатына җентекле
анализ ясауга дәгъва белдермичә, гомуми күзәтүне максат итәбез. Нәрсә күзәтәбез әлеге
шагыйрь вә шагыйрәләрнең әйтерсең лә Күккә омтылган язгы яшеллектәй самими иҗатында?
Милләт турында уйлану-сызланулар да, мәңгелек сөю-мәхәббәт темасын да, рухи-дини-
фәлсәфи фикерләүләр дә, яшәү мәгънәсен эчкерсез эзләү дә... Әлеге яшь буын әдәбиятка
алдарак килгән башка буыннар төсле үк (әйтик, Р.Фәйзуллиннар буыны, Р.Зәйдуллалар буыны)
җиһанга үзенең кабатланмас шигъри сүзен әйтергә тели, үз фикерен белдерергә ашкына, әдәби
галәмдә үзенә генә лаеклы урын алырга дәгъва белдерә. Әйе, сүз дә юк, әдәбият ул еш кына
шаулы диңгез- океан кебек, андагы һәрбер яңа буын, әйтерсең лә, яңа кабатланмас гүзәл
ИЛШАТ ВӘЛИУЛЛА
130
дулкын — укучылар күңеленең киң ярларына ни дә булса ачыш-ядкәр калдырып китми
калмыйдыр. Искә төшерсәң, болар бит соңгы, аеруча сикәлтәле елларда — 90 нчы елларда
шәкелләшкән буын. Әйе, алар ирекле (цензура беткән, «тимер пәрдәләр» төшкән, тыелган
әдәбият вә газета-журналлар кире кайткан) елларда үстеләр, шәхес буларак өлгерделәр. Дөрес,
бу еллар бертөрле генә түгел иде, әмма башка бер мәкаләмдә әйтеп узганымча («Тәүбәле еллар,
тәүбәле юллар...»), рухи эзләнүләргә, рухи ачышларга, адәм баласына чын мәгънәсендә рухи
сулыш алырга яңа юллар табылды. Дөресен әйтик, бу елларда күп кенә рухи богаулар өзелде,
табулар алынды, күп кенә нәрсәләргә хөрлек ачылды, мөгаен, иң мөһиме вә сөенечлесе —
Ислам дине, хакыйкый кыйммәтләр җәмгыятебезгә янә әйләнеп кайтты. Адәм баласына
бердәнбер җанын коткарып калырга яңа мөмкинлекләр ачылды. Икенчесе, инде алдан әйтеп
узганыбызча, милләт, халык бу елларда күпмедер дәрәҗәдә азатлык хисен татыды; татар теле
вә мәдәнияте өр-яңа сулыш ала алды. Әйтик, шәһәрдәге татар яшьләре, ниһаять, төрле
баскычтагы уку йортларында туган телләрендә белем алу бәхетенә иреште. Кайчандыр без
милләт, туган тел, аларның торышы турында уйланып сызланган, борчылган кебек, бүгенге
яшьләр дә шул турыда уйлана, сызлана, борчыла икән. Алар да халык өчен бәхеткә илтүче ак
юл табарга ихлас хыяллана, алгысый. Бу тема алар иҗатында беренчеләрдән күзгә ташлана да.
Ни өчен? Әгәр фикер йөртсәң, татар халкы соңгы елларда күпмедер уңышларга иреште, әмма
шул ук вакытта милли тормышта проблемалар да, артка чигенүләр дә җитәрлек түгелме?!
Мәсәлән, шовинистик даирәләр басымы астында РФ Дәүләт Думасы кабул иткән 309 нчы
номерлы канун, БДИны урыс телендә бирү турындагы канун — үзләре генә дә татар хәятына
җитәрлек зур зыян салды һәм сала. Бүгенге көндә илдә күп кенә татар балаларының Аллаһ
Тәгалә тарафыннан бирелгән туган телдә белем алуга булган изге хокуклары кискен бозыла.
Болар, билгеле, сәламәт булмаган күренеш буларак, җәмгыятьнең үзенә яхшылык булып кире
кайта алмаячак. Киресенчә, туган теленнән, мәдәниятеннән аерылган буын фәхешлеккә,
«Казан феноменнары»на, криминалга тиз бирешергә мөмкин. Ошбу мәсьәләләр туган
халкының әдәбиятына хезмәт итәргә алынган яшь әдипләрнең җан-кальбенә дә борчу булып
ятмый кала алмыйдыр. Алар үз халкының үткәне вә киләчәге белән яшәргә, суларга, җан итәргә
омтыла бит. Яшь буынның чагыштырмача өлкәнрәк шагыйрәсе Йолдыз Миңнуллинадан,
мәсәлән, түбәндәге юлларны табарга була:
Һәр заманның үз шигаре була, Дөрес сүзләр генә сайлау кирәк: Икмәк!
дидең — Икмәк! дип шаулады, Милләт! дидең — дау кубарды милләт.
(«һәр заманның үз шигаре була...»)
Билгеле, бу шигырьнең төп темасы башка фәлсәфи-иҗтимагый проблемаларга
багышланган. Әмма, шигырь-лозунг, шигырь-өндәмә дигәндә монда хаклык та бар. Әйе, 1980
еллар ахыры — 90нчы еллар башында «милләт!», «азатлык!» дию сагындыргыч дәрәҗәдә
гаҗәеп көчле иде. Ул истәлекле елларда әлеге темага күпме әдәби әсәрләр иҗат ителде дә, ничә
мәкалә язылды икән!.. Әмма «милләт!» дигәнгә карап кына татар халкы урамнарга чыкмады
кебек, бу хасият бөтен СССР киңлекләрендә 1990 елларда барган олы милли күтәрелешнең
гүзәл бер кайтавазы да иде. Ни генә булмасын, бигрәк тә цензура юкка чыккан, матбугат иреге
ачылган еллардан соң милләт вә аның азатлыгы турында эчкерсез, ихлас шигырьләр еш вә
дәвамлы туа башлады...
Ни булды, милләтем, күзләрең сагышлы?
Бу җырымны мин сиңа, тик сиңа багышлыйм, Исемен такмыйча
борчулы хисемә...
Ирекле идек без!
Исемдә... Исемдә...
— дип яза әдәбиятка шактый тиз арада килеп кергән яшь шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин
шигъри сагышка батып. Гомумән, бу егеттә милли гамь белән тулы шигырьләрне без күпләп
таба алыр идек. Нәкъ менә аның иҗатында милли мәнфәгатьләр өчен җан ату, өзгәләнү башка
яшьтәш шагыйрьләр белән чагыштырганда аеруча тулы вә киң чагылыш таба. Бу фактор аны
вакыт-вакыт үз буыны әйдаманнарының берсенә әверелдерми микән?!. Нәрсә өчен өзгәләнә
соң бу яшь шагыйрь? Ни дип сызлана, моңлана? Мөстәкыйльлек елларында күтәрелгән
лозунглар кай тарафларга китте икән? Ни өчен күп өметләр әлегәчә акланмады?! Болары
тормыш биргән ачы сораулар булып кала...
«АК ЮЛ» КАЯ ИЛТӘ?
131
...Шул дәвердән килгән йола белән
Мин дә дәшәм: «Халкым, исәнме!»
Чорлар аша Хәтер җиле исә:
«Мәңге исән, улым, Без мәңге!!!»
(«Хәтер җиле»)
— дип яза милли җанлы яшь шагыйрь Фәнил Гыйләҗев тә үткән чорларга күз атып. Ул
халкынын үткән вә киләчәк буыннары арасында булган олуг бәйләнеш турында уйлана,
аларнын сәламәт асылын, нигезен кайгыртырга тели. Шуннан башка киләчәккә юнәлү юктыр
да ул. Ә менә яшьтәшләреннән алдарак әдәбиятка килгән каләм иясе Ленар Шәех «Милли
төсләр» исемле шигъри әсәрендә үткәннәрне һәм бүгенгене күзалларга тырышып түбәндәгечә
эндәшә:
Гомер буе төзегәнбез калалар.
Шәһәрләрне берәм-берәм алалар. (...) Безгә калган ике төрбә, манара.
Ә күңелдә меңләгән йорт
яңара...
Уйга каласын: ни өчен мәгърур халкыбызнын үткән тарихыннан еш кына монсу хәрабәләр
кала икән? Ни өчен татар халкы үзенең милли бәйсезлеген югалта төшкән? Ни өчен Аллаһы
Тәгалә өстенлекне күпмедер дәрәҗәдә башка кавемнәргә биргән? Болары инде Галиҗәнап
тарих биргән фикерләү вә уйлану сораган бик үк җинел булмаган сораулар булып кала бирә.
Чаллынын яшь шагыйре Фидаил исә үзенә хас турылык белән замандашларыннан түбәндәгечә
борчылып-уйланып сорый:
Богаулардан инде ычкындык дип,
Оран салган иде Мулланур.
Кояш тотылдымы, әллә аймы,
Безнең көннәр тагын болгавыр?..
(«Сөйләшер шул күңел Ленин белән...»)
Яшь иҗат әһелләренен, бигрәк тә чагыштырмача мөстәкыйльлек, милли уяну елларында
үскән, шәкелләшкән буыннын халык азатлыгы өчен җан атуы анлашыла да. Аларнын
шигырьләрендә өметле, хыяллы елларнын азмы-күпме ачынуы да, ачыргалануы да ачык
күренеп китә. Әмма ирек ул анын өчен көрәшкәннәргә, тырышканнарга, бердәм булганнарга
гына бирелә. Кешелек тарихы шул турыда сөйләмимени?! Һәрхәлдә, зарланып кына азатлыкка
ирешеп булмый икән. Ни өчен? Асылда бит барысы да һәркемнен үткәнен вә киләчәген чолгап
алган Бер Аллаһ Сөбханәкә Тәгаләдән тора. Кем сон бу җиһанда Бер Аллаһтан — Галәмнәр
Раббысыннан башка милләтебезгә, халкыбызга имин, якты киләчәк вәгъдә итә ала? Беркем дә.
Әйе, без үзебезне ошбу җиһанга яраткан Бердәнбер Хуҗабыздан — Әл-Хактан-Әл-Кавийдан
(Көчлеләрнен Көчлесе, Җинүче) кылган гамәлләребез өчен әҗер алып яшибез. Изге Коръәндә
түбәндәгечә әйтелгән: «Ягъни, кавем начарлыкны ташлап яхшылыкка үзе теләп чыкмаса,
Аллаһ, әлбәттә, көчләп чыгармый, вә кавем яхшылыкны ташлап яманлыкка чыкмаса, әлбәттә,
Аллаһ көчләп чыгармый» (Коръән, «Әнфәл», 53). Димәк, безгә, ин беренче чиратта, үзебезне
тәрбияләргә, яхшырырга кала түгелме? Ә камиллеккә, билгеле булганча, чикләр юк! Бу,
билгеле, үзеннен Аллаһтан бирелгән хакыйкый хокукларын өчен көрәшмәү дигән сүз түгел,
бәлки, киресенчәдер дә. Шуна күрәме нечкә хасияткә ия булган шагыйрьләрдән без күп кенә
уйланулар, күнел сыктаулары да, вә шул ук вакытта рухи тормышка, рухи үсешкә чакырулар
да таба алыр идек. Алар үз дәверенен бер үк вакытта актуаль дә, бакый да булган мәсьәләләре
турында уйланалар, фикер йөртәләр, җитди сораулар бирәләр һәм аларга ачык, тулы җавап
бирергә алгысыйлар. Булат Ибраһим, мәсәлән, җирдә аунап яткан замандашларын, бәлки
кардәшләрен күреп ала, аларны уятырга, торгызырга тели, әмма бу гамәле барып чыкмагач,
шигъри уйлануларга бирелә, ахыр чиктә шулай ук әти-әнисе белән йокыга тарган бер яшь
малайны (берәр бакча-парктамы, вокзалдамы?) күреп ала һәм сүзен болай дип тәмамлый:
Йокла.
Тик онытма уянырга,
Тик онытма уятырга.
Үткән буын йоклап калды,
ИЛШАТ ВӘЛИУЛЛА
132
Үз вакытын уянырга.
(«'Уянырга кирәк»)
Монда шагыйрь, күрәсең, Аллаһ биргән гомереңне төрле бозыклыклар кылып әрәм-шәрәм
итмәскә, аны, беренче чиратта, изге, игелекле гамәлләр өчен тотарга чакырадыр. Шигырьдә сүз
физик йокы турында башланса да, ул ахыр чиктә замандашларын-кардәшләрен рухи йокыдан
кисәтү белән тәмамлана. Чөнки монысы тагын да куркынычрак, аннан уяну тагын да авыррак
икән. Билгеле, җиһанда шагыйрьләр миссиясе һәрвакыттагыча бер үк кала: ул — рухи яктылык
тарату, рухи яктылыкка чакыру, Аллаһ биргән Хакыйкатькә дәшү. Бүген әдәбиятыбызга
килгән яшь иҗат әһелләре дә ошбу изге миссияне онытмыйлар төсле, ул алар иҗатында төрле
кимәлдә күренеп, ачылып китә ала. Резедә Гобәева үзенең бер шигырендә, мәсәлән, болай ди:
Таң ата...
Нур булып күзләргә куна да,
Җыр булып җиһанга тарала...
Гөнаһсыз сабыйдай көн туа,
Җаныңны хатадан арала...
(«Таң ата»)
Җаныңны хатадан араларга чакыру... — бу Аллаһ Тәгалә биргән яңа саф- пакъ көн
алдыннан адәм баласын булырга мөмкин булган һәртөрле адашулардан шигъри кисәтү булып
яңгырый! Чөнки яңа көн үзе белән кешегә өр-яңа сынаулар, котыртулар да алып килә аладыр.
Төпсез Галәмдә пуля тизлеге белән очучы Җир планетасы өстендә һәр көнеңнең ничек
узуыннан күп нәрсә тора икән. Дөньяда болай да миһербанлык, гаделлек, шәфкать, яхшылык,
сафлык аз кебек. Изге кыйммәтләр һәр вакыттагыча, һәр замандагыча яклауга мохтаҗ. Шушы
миссиядә нык тору мөһим. Әгәр син шигырьләрең яки башка төрле әдәби әсәрләрең белән
фәхешлеккә, бозыклыкка чакырасың икән (әйтик, ниндидер тыштан матур, әмма эчтән черек
булган берәр «фәлсәфәгә» ияреп) — бу инде инсанны яктылыкка түгел, ә җәһәннәмгә илтүче
караңгылыкка дәшү булыр иде. Ә җәмгыятьтә җаһиллек, рухи наданлык болай да аз түгел
кебек.
Рухи үсеш, рухи алгарыш юллары. Күңелләрне, җаннарны саклап калу, Аллаһ биргән
тормыш сынауларын имин кичә алу сукмаклары. Уйласаң, Аллаһ бүләге дин-гыйбадәттән
башка (Коръәндә әйтелгәнчә, кешеләр вә җеннәр дөньяга Аллаһка гыйбадәт кылыр өчен генә
яратылган («Әз-зарият», 56), изге догалардан башка нәрсә бүген кеше күңелен, җанын саф
килеш, пакъ килеш, сау-имин килеш саклап кала ала микән? Бу яктан Аллаһның олы бер
нигъмәте булган сөю, мәхәббәт темасы да искә алуга мохтаҗдыр? Сүз дә юк, яшь шагыйрьләр
вә шагыйрәләр үзләрен еш кына Мәхәббәт өлкәсендә эзлиләр (яшьлекне мәхәббәттән башка
күз алдына китерүе дә авыр, ул аның белән янәшә атлый!) һәм табалар (алар иҗаты һич тә ошбу
темага гына кайтып калмаса да). Мәсәлән, Лилия Гыйбадуллина, Гөлнур Корбанова, Лениза
Вәлиева, Резедә Гобәева, Эльвира Ьадиева һ.б. Саф мәхәббәт, пакъ мәхәббәт, ярларның
кавышуга булган изге алгысуы яшәешнең үзе төсле табигый дә, гүзәл дә, мәңгелек тә... Ул,
белүебезчә, мәңгелек яшәешнең самими бер кайтавазы. Саф сөю-мәхәббәт сине биек,
йолдызлы-айлы күкләргә алып менәргә дә, аннан янә яшел үзәннәре вә зәңгәр чишмәләре дә
булган кара җиргә алып кайтырга да мөмкин. Гомумән, мәхәббәт ул еш кына ике сизгер йөрәк
арасында барлыкка килгән тирән, серле бәйләнеш кебек тә табыла ала.
Синең ай — минем ай,
Уртак бер моң сыман...
Тоясың, ул бүген
Тулышкан тылсымнан.
Тоясың, әз генә
Күңеле яралы:
Сер кергән кечкенә -
Ике җан аралык!..
һәм киткән тамырдан,
сак кына, таралып...
(«Шигърилек»)
— дип яза Эльвира Бадаева үзенең бер шигырендә ике күңел арасында кабынган кабатланмас
«АК ЮЛ» КАЯ ИЛТӘ?
133
мәңгелек хисләргә ишарәләп. Бу шагыйрәдә без Сөю-Мәхәббәт темасына бәйле шундый
шигырьләрне күпләп таба һәм укып юана алыр идек. Күрәсең, бу каләм иясе үзен күбрәк нәкъ
менә Мәхәббәт өлкәсендә ача, ул сөю шигырьләреннән үзенчәлекле шигъри Галәм төзи. Монда
көтелмәгән шигъри ачышлар да, метафоралар да («хыял дәфтәре», «өмет күләгәсе», «түзем
келәмнәре», «ак сер», «сабыр яңгыр», «җиңүче сәгать»), үзенчәлекле образлар да табыла ала.
Хәер, мондый «сөюгә багышланганлык», табигый, башка сәләтле шагыйрәләребездә дә аз
түгел. Мәсәлән, Гөлнур Корбанованың «Утлы яшеннәргә кагылсаң» исемле китабы тулысынча
ошбу мәңгелек тема белән сугарылган. (Э.Бадиевага исә үзенең сәләтен башка шигъри
өлкәләрдә дә сынап карасын иде дигән теләк белдерергә генә кала.)
Ул китте еракка...
Артыннан киң дала җилләре дулады,
Карурман куйнында сарылып,
Кара төн улады...
Таң аткан бер чакта
Кайтыр ул яңадан.
Җил булып тибрәтер күңелне, Аерыр гомерне карадан!
— дип яза Лилия Гыйбадуллина сөйгәнен көтү мизгеле турында образлы итеп тәүге
җыентыгына кергән «Ул китте» шигырендә... (Сөйгәненең китүе «карурман куйнындагы кара
төн»гә тиң булса, кайтуы исә «гомерне каралыктан аеручы» «күңелне тибрәтүче җил»гә тиң).
Бу сәләтле шагыйрә исә үзен башка шигъри өлкәләрдә дә ача алган, үзенең шигъри сәләтен
ачу-куллану кыры киң. Еш кына олы хисләр галәмен, күңел күкләрен, күңел сафлыгын
сорылыкка омтылган, кайчак, бәлки, рухсызлыкка да тәгәри башлаган җәмгыятьтән араларга
тырышып үз сүзен әйтергә омтыла кебек:
Таңнарымның әле Туган гына мәле, Күзләремдә - Ак киләчәк яме...
Тимәгез сез, Хисләремне Калдырыгыз, яме? Мин таңнарда Шашып
көләм әле, Бу җиһанга Кирәклегем беләм әле!..
Лилия Гыйбадуллинаның беренче җыентыгыннан булган «Таңнарымда» шигырендәге
ошбу ихлас юллар тормышка яңа аяк баскан күп кенә замандашларының күңелләрендә
йөрткәннәргә аваздаштыр да, бәлки... Ә инде күңелеңнең сафлыгын, пакьлеген саклап калу
дигәннән исә гомер дәвамында сирәк инсаннар гына моңа ирешә ала һәм Аллаһның яхшы
әҗерен алачак, диелә Изге Корьән китабында («Әт- Тин»). Мөгаен, Мәхәббәт-Сөю, чыннан да,
бүгенге көндә җаннарның сафлыгын- пакьлеген саклап калуның изге бер чарасы кебек күз
алдына баса ала. Чөнки чын Мәхәббәт, билгеле, кешеләрне яман нәрсәләргә, гөнаһларга
этәрми, киресенчә, игелекле гамәлләргә илтә, ул кешене көчлерәк, ныграк ясый. Әйе, бүгенге
көндә саф-пакь хисләр, әхлак, мәңгелек рухи кыйммәтләр игьтибарга, яклауга аеруча лаек.
«Ирекле» еллар җитү белән «инде теләсә нәрсә эшләргә дә ярый» дигән уй-фикер дә тарала
башлады түгелме?! Җәмгыятьтә кайчандыр тыелган, әхлаксызлыкка илтүче нәрсәләр өскә
чыгарга омтыла башлады кебек: бүгенге көндә порнографиянең, зинаның таралуы яки
моңарчы күренмәгән, табигатькә, сәламәт акылга каршы килүче җенси азгынлык —
гомосексуализм күренеше һ.б. Мондый җәмгыятьнең якты киләчәге бар дип әйтергә, дөресен
әйткәндә, тел әйләнми. Хәтерлим әле, без үскәндә кияүгә чыкканчы зина кылып йөргән
кызларга кискен тискәре мөнәсәбәт иде. Әмма ирек килеп озак та узмады, бу нәрсә бездә
гадәтигә әйләнә башлады кебек. Мондый яшәү рәвеше күпмедер дәрәҗәдә бозык мәдәният аша
да пропагандалана түгелме? Элегрәк, «тимер пәрдә»ләр төшеп, яңа гына Голливуд киноларын
карый башлаганда, андагы егет белән кызның танышырга өлгермичә дә ятакка ятулары башта
«шок» кебегрәк кабул ителә иде. Чөнки бездәге әдәби әсәрләр (совет чорында язылган татар
роман-бәяннарын, әйтик, Гомәр Бәшировны, Әмирхан Еникины һ.б. искә төшерик), нәфис
фильмнар, ни әйтсәң дә, пакьлеккә, әхлакка, тотнаклыкка, сафлыкка өйрәтәләр иде. Тора-бара
мондый тотнаксызлык, бозыклык әкрен генә безнең җәмгыятьтә дә урнаша башлады һәм,
шуның белән бергә, билгеле, фаҗигаләр дә шактый арта төште. Ахыр чиктә ошбу хәлләр үсеп
килүче буынга да үзләренең тискәре тәэсирен ясамыйча узмады. Ни генә әйтсәң дә, кешенең
язмышы җитәрлек дәрәҗәдә укыган китаплар, караган нәфис фильмнар аша, аларны вә
алардагы каһарманнарны идеаллаштыру, кайчак, бәлки, гөнаһлы рәвештә кумирлаштыру
(кешегә табынырга ярамый) аша шәкелләшә түгелме?! Ирек кешедән, чыннан да, зур
җаваплылык та сорый икән. Шуңа күрә хәләл һәм хәрамны сайлау, Аллаһ теләсә, бүгенге көндә
ИЛШАТ ВӘЛИУЛЛА
134
бары тик адәм баласының үзеннән генә тора. Иң мөһиме: бүген башка бер юл — изге юл —
Ислам дине, рухи үсеш, рухи чистарыну, тәүбәгә килү- истигъфар мөмкинлекләре яши. Сүз үз
милләтеңнең мәңгелек рухи традицияләренә тугры калу турында бара. Гомумән, әдәбиятка
килгән яшьләргә уйланулар өчен җирлек җитәрлек. Бүгенге җәмгыять үз-үзенә бик үк җиңел
булмаган сораулар биреп, аларга лаеклы җаваплар да табарга тырышып-алгысып яши
түгелме?! Бу
— демократик кыйммәтләр вә мәңгелек рухи кыйммәтләр очрашкан яссылыкта да ачык
чагыла ала, чөнки кайсыдыр бер ноктада ирек белән җаваплылык, шиксез, очрашмый кала
алмый. Моннан исә синең сайлавыңа бәйләнешле рәвештә кеше язмышы шәкелләшә, туа. Әйе,
яшьлек үзе дә еш кына уйлану-эзләнүләргә этәрә. Чөнки һәр яшь инсан, һәр яшь буын, әйтерсең
лә, дөньяны өр-яңадан ачарга тели, өр-яңадан аны сурәтләп бирергә алгысый, өр-яңадан
тормыш биргән җитди сорауларга җаваплар эзләргә омтыла.
Нәрсә калыр?
5 сум акча, билет кисәкләре Кесәләрдән чыгып, юганда Кемне сагышка
салыр?
Нәрсә калыр?
(«Нәрсә калыр'?»)
— дип уйчанланып сорый Рүзәл Әхмәдиев үзенең фәлсәфи шигырьләренең берсендә. Ә бит
бу уйлар һәр кешенең дә күңеленә килә ала. Шуңа күрә кеше кеше булып кала инде: ул
мәңгелек сорауларга җаваплар эзли, шуннан башка аның күңеле тынычлана да алмый. Чыннан
да, ахыр чиктә бу гүзәл дөньяда нәрсә кала ала соң? Әйтик, борынгы музейларда яки калын
тарих китапларында әле нәрсәдер кала ала, хәтта ничәдер гасыр әле сакланырга да мөмкин;
әмма барыбер, бу фанилыкта барысы да вакытлы икән бит. (Иске билет кисәкләре генә түгел.)
Аллаһы Тәгалә Коръәндә дөнья тормышын «уен гына», ди. Кыямәт көнендә таулар да йон
кебек кенә калыр, диелә («Әл-Каригаһ» («Җәза»). Асылда, бакыйлык алдында кешенең изге
гамәлләре каладыр, ахыр чиктә синең мәңгелек яшәешеңне билгеләүче тормыш сынаулары
аша язылган гамәл дәфтәрең кала икән. Бүген олы һәм урта буын гына түгел, ә әдәбиятка
килгән яшьрәк буын шагыйрь вә шагыйрәләр дә рухи-дини кыйммәтләр турында уйлануга
килми калмыйлар кебек. Мәсәлән: Р.Майорова, Л.Фәтхетдинова, Э.Авзалова, Р.Сәлах, Ф.
Гыйләҗев, Г.Яппарова, Г.Корбанова һ.б. Әйе, кешенең тормышы, гомере дәвамындагы ихлас
рухи эзләнүләре, рухи алгысулары, дөреслекне кабат-кабат эзләп табарга тырышулары, бәлки
фәлсәфи бәргәләнүләре дә шушындый Әл-Хак-Әл-Кәбиир (Бөекләрнең Бөеге)-Әл-Гәлий
(Олугларның да Олугы), дин вә хакыйкать темасына китерми кала алмыйдыр. Ахыр чиктә,
кешенең нәни яки зур тормыш тәҗрибәсе, инануы әдәби әсәрләргә дә күчә ала.
Ходай биргән игелекнең эзе, Бар бит әле күңелең түрендә. Иман китер
берүк, Иман китер, Начар хисләр йөртмә күңелдә.
(...)
Мәңгелектән аваз ишетелә, Синең йөрәк аны тоямы? Иман сүзен
китер йөрәгеңә, Синең йөрәк әллә кыямы?
— дип язган иде япь-яшь шагыйрә Энҗе Авзалова 1990 елларда басылган «Мәңгелектән аваз
ишетелә» исемле шигъри әсәрендә. Һәм менә әдәбиятка Энҗенең бераз соңрак — XXI гасыр
башында килгән яшьрәк замандашлары да Хакыйкатькә кагылышлы рәвештә уйланалар,
хисләнәләр, үзләренә генә хас булган фәлсәфи-мантыйки кимәлдән торып фикер йөртергә
алгысыйлар. (Бу
— аларның бәхетедер, югыйсә, әле бик үк ерак булмаган үткәндә генә Аллаһ Тәгалә, дин
темасына, гомумән, шигъри яки чәчмә әсәр бастыру мөмкин түгел дә иде.) Мәсәлән, Ләйсән
Фәтхетдинова «Таң алдыннан» шигырендә, сайрар кошларның иртәнге авазларын тыңлап,
түбәндәге ассоциацияләргә, фикергә дә килә ала:
Таң алдыннан кошлар сайраша:
Мөселманны дәшә намазга.
— Акылга кил, адәм, уян инде, Җиргә килдек, — диләр, — бик азга.
(«Таң алдыннан»)
XXI башында — интернет-кесә телефоннары һәм башка югары технологияләр чорында —
«АК ЮЛ» КАЯ ИЛТӘ?
135
адәм баласына үз яшәешен, гомерен, җан-кальбен Аллаһ чакыруы белән бәйләү гаҗәп мөһим
икән. Ә менә дин темасына еш мөрәҗәгать итүче яшь шагыйрь Рифат Сәлах исә түбәндәгечә
фикерләп яза:
Дога юлы һәрчак ачык, диләр...
Беребез дә түгел әүлия.
...Син иманга кайта алырсың бит, Кайта алырсың бит, әй Дөнья!
(«Үкенергә әзер торасыңдыр...»)
Шик тә юк, яшьрәк буынның үз яшәешен Аллаһ юлы белән бәйләргә теләве гаҗәеп
әһәмиятле. Бәлки бу аларга ошбу «ирекле» дәвердә кайбер ялгыш адымнардан сакланып
калырга ярдәм итәр, хакыйкый маякларга, чын Сәгадаткә илтүче туры юлдан тайпылудан
саклап, аралап кала алыр?!
Әдәбиятта, мәдәнияттә киләчәккә таба рухи-дини мотивлар көчәя генә төшәр, ахры. Чөнки
бердәнбер, гади вә мәңгелек Хакыйкать кешегә гаҗәеп якын, тансык икән бит! Ул һәрнәрсәнең
Хуҗасы булган Аллаһы Сөбханәкә Тәгаләгә-Әл-Хәйгә (Мәңге тере)-Әл-Газыймга (Бөекләрнең
Бөеге) юл эзли, Аның кушканнарына колак сала. Аллаһ кушканча яшәмәү (димәк, тормыш
сынауларын да ахыргача уза алмау) бу гүзәл дөньяда да, мәңгелек Ахирәттә дә бәхет китерә
алмый икән. Киләчәктә Аллаһ юлындагы эзләнү-уйланулар белән тулы, рухи-дини мотивлар
белән сугарылган әдәбиятыбызда тормыш фәлсәфәсе, әдәби тирәнлек, фикерләү киңлеге дә
шактый үсә төшәр дип уйларга ышаныч бар кебек.
***
Әгәр уйласаң, чыннан да, кая һәм нинди якты магистраль-юлларга, нинди якты, серле,
гүзәл биеклекләргә илтә икән безне шигъри күңелләрдә барлыкка килгән «Ак юл» яки
«Дәвам»? Кая һәм кайсы якты, матур офыкларга илтә безнең күңелләрне «Мин бәхетне
күрәм!», «Тынлык кайтавазы» (Л.Гыйбадуллина), «Утлы яшеннәргә кагылсаң», «Уемның
куены» (Г.Корбанова), «Сагышлар да алтын була икән» (Фидаил), «Дүртенче кат... бишенче
кат..», «Җылытасы иде дөньяны...» (Л.Шәех), «Диңгездә йолдыз коена» (Л.Вәлиева), «Синме
бу, бәхет?», «Кояшлы сукмак» (Г.Җәлилова), «Күкрәгемдә — күкләр...» (А.Җамал), «Күңел
күзе» (Г.Вәлиева), «Күк тирмәсе» (Й.Миңнуллина), «Яшел ай», «Таш өстендә гөлләр»
(Р.Сәлах), «Яшерен мәхәббәт» (Л.Закирова), «Гади була алмый ярату» (Р.Гобәева), «Каралама»
(Р.Мөхәммәтшин), «Бәгырь кыллары тартылган» (Р.Әхмәдиев), «Тере тынлык»
(Л.Фәтхетдинова), «Без бүгенгедәй ихлас була алмабыз» (Э.һадиева) һ.б. китаплар? Моны
Галиҗәнап Вакыт үзе генә күрсәтер инде. Ә АК ЮЛ ул аклык-сафлык белән, пакъ өмет-
хыяллар белән берлектәдер, изге гамәлләр белән игездер, иншәаллаһ. Иң мөһиме: икеләнмичә,
Галиҗәнап әдәбиятның киләчәге бар дияргә була. Бүген дә татар шигъри күгендә өр-яңа
йолдызлар кабынуын дәвам итә һәм киң Галәмгә үзләренең якты нурларын сибә, сибәргә
омтыла. Бүген дә җиребездә шигъри тормыш дәвам итә, яши, җан итә. Алар үзләренең Аллаһы
Тәгалә тарафыннан бирелгән изге миссиясен — дөньяга, кешеләр күңеленә рухи яктылык
тарату, рухи яктылыкка чакыру миссиясен онытмасыннар иде, иншәаллаһ. Яшь, сәләтле
шагыйрь Булат Ибраһим язганча:
Заманалар яңа шагыйрь сорый,
Ә шагыйрьләр — яңа замана. Каләм үзгәрешләр өмет итә, Күңел өмет
итә яңага.
(«Заманалар сорый»)