Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮМОРНЫҢ СОҢГЫ ТӨНЕ

ЯЗУЧЫ ФАИЛ ШӘФИГУЛЛИННЫҢ ФАҖИГАЛЕ ЯЗМЫШЫ ТУРЫНДА
УЙЛАНУЛАР, ВЕРСИЯЛӘР, ФАКТЛАР
Язучы Фаил Шәфигуллин (1939-1982) — күп кырлы талант иясе. Кыска гына гомере эчендә танылып, балалар әдәбиятында, шигърияттә һәм җыр сәнгатендә, бигрәк тә юмор өлкәсендә, бүгенгәчә актуальлеген югалтмаган, кабатланмас әсәрләр калдырган автор. Аның шаян хикәяләре чын мәгънәсендә классик әсәрләр рәтендә. Ни кызганыч, язучының иҗаты мәртәбәле галимнәр тарафыннан тиешенчә өйрәнелмәгән әле. Язылырга тиешле олы фикерләр, тулаем кәгазьгә төшмичә, телдән әйтелгән килеш кенә яши.
СССР Язучылар союзы әгъзасы Фаил Шәфигуллин ерткычлар кулыннан шәһит китте. Бу мәкаләбез моннан унбиш ел элек «Татарстан» журналында басылып чыккан материалларга таянып язылды. Иң аянычы шул: каләмдәш дустыбызның җанын кыйган җинаятьчеләрнең шушы көнгәчә һаман да тотылганы юк...
Алда тора салкын көннәр - Кышны ничек чыгарбыз?
Хәтер сүнсә - чыдамабыз,
Ялгызлыкка чыдарбыз!..
Эльмира Шарифуллина
(«Бер кычкырды кәккүк» поэмасыннан).
1982 ел, 5 октябрь.
Күп еллар үткәч, җинаять үзеннән-үзе фаш ителә...
Фаилне үтереп ташладылар!..
Бөтенесе дә бәйрәмчә башланып киткән иде югыйсә.
Бу көнне көндезге сәгать икедә идарә утырышы берьюлы алты кешене: Газиз Кашапов, Фәрит Гыйльми, Ямаш Игәнәй, Мөнир Мазунов, Нурмөхәммәт Хисамовны һәм мине СССР Язучылар берлеге әгъзасы итеп раслады. Матур йола буларак, алтыбыз берләшеп, әлеге вакыйганы билгеләп үтәр өчен, чәй, купшырак итеп әйтсәк, банкет әзерләп йөрибез. Идарә бүлмәсеннән чыгып, озын коридор буенча егерме метр атласаң, җыйнак кына буфетыбыз бар иде. (Соңрак аны Китап палатасы архивы иттеләр.) Әллә кайлардагы аулак рестораннарга барасы булмагач, Сибгат Хәким белән Атилла Расих, Әмирхан Еники белән Фатих Хөсни, Аяз Гыйләҗев белән Мәхмүт Хәсәнов һәм гомергә чәйле-мәйле табыннан читтә йөри торган Адлер Тимергалин, Хәкимҗан Халиков кебек сабый җанлы кунакларыбыз да бар иде.
Аксакаллар идарә утырышы беркетмәсеннән яшереп алып калган кайбер кинаяләрен җиткерә, кара сакаллар аларны хуплап тост әйтә... Ә без — сакалсызлар, бөтенесенә дә рәхмәт укып утырабыз. Алтыбызга өчәр язучы рекомендация язган — алар барысы да табын артында, түрдә — Фаил Шәфигуллин.
Кичке җиделәр тирәсе.
Буфетчы Мария Соломоновнаның кулкасы коры: «Всё, ребята, всё!» — дип бер генә әйтте, өйдәге кухаркаларга баш иеп күнеккән горур язучылар, әртилләре белән бердәм күтәрелеп, өйләренә таба юл эзли башладылар.
Егерме метрлы коридорда әрле-бирле йөреп, өлкән язучыларның таралышканын түземсезлек белән көткән «банкет санитарлары» бәйрәмне йомгаклап чыккач, буфет эче ятим калды.
ЮМОРНЫҢ СОҢГЫ ТӨНЕ
115
Нәкъ кичке җиде...
Язучылар берлегенең тарихи йортында (Бауман урамы, 19) булган кешеләр еш тукталып, сөйләшеп тора торган баскыч мәйданы бар иде, Фаил шунда берүзе калган. Өч сәгать буе идарә утырышында, аннан ике сәгать буе буфетта утырып та чалбарының «стрелка»сы сынмаган, галстук астындагы ак күлмәге әле яңа гына үтүкләп киелгән кебек, кулында ак кыршаулы кара дипломаты...
Икәүдән-икәү калган форсаттан файдаланып, мин аңа тагын рәхмәт әйттем, эшен калдырып килгәне өчен, Фәрит Гыйльми белән икебезгә дә рекомендация язарга ризалашканы өчен...
«Интеллигент бишегеннән төшкән булсагыз, кәгазь әрәм итми идем мин сезгә! Килер бер көн, син дә яшьләрне Союзга тәкъдим итә башларсың әле»... — диде Фаил, ә үзе минем рәхмәтләремнән оялыпмы, кирәкмәгән җиреннән дипломатын ачып, нидер эзләгән булды, анда — чиста кәгазь битләре өстендә — тышлыгы таушалган калын китаптан гайре берни дә юк иде.
Фаил үзе белән гел китап йөртте, мәҗлесләр ул теләгәнчә бармаса, партҗыелышларда бәхәс купмаса, докладчыларның чыгышы сыегайса — ул ачу китереп китап укый башлый иде.
Остазымның исән чагы белән иң соңгы тапкыр сөйләшүем булган икән: «Мин хәзер буфетчыны такси белән кайтарып куям. Әйдә, Фаил, юл уңае синең өй аркылы китәрбез. Кайтасыңмы?»
Ул сәгатенә карап куйды.
«Өйгәме?! Бу вакытта кайтып керергә әллә син мине...»
«Бәлки, саубуллашу йөзеннән берәр рюмка?..»
«Юк. Иртәдән бирле бүген баш сызлый. Өстәл артында да грамм капмадым. Ну, кыен димәсәң, берәр сухойны алып чык».
Мин исән калган хәзинәдән бер шешә ак шәраб алып чыккач, ул аны тиз генә кәгазьләре белән каплап, дипломатын япты һәм, бу Шәле малае мине артык үгетләп, өйгә кайтарып куймасын тагы дигәндәй, ашыгып кына араны өзде дә бильярд шарлары чәкәләшкән якка кереп китте.
«Пока!» дигәне «берничә космик елга» булган икән...
Кеше үкенечле үлемгә дучар булса, аның соңгы сүзләреннән фәлсәфи мәгънә эзли башлыйсың. Күңеле сизенгән, тәкъдирен алдан күргән, дисең.
Идарә утырышына ашыгып чыгып киткәндә (ул гомумән әкрен йөри белми иде), Фаил «Чаян» журналындагы хезмәттәше-бүлмәдәше В.Луценконың эш өстәленә болай дип язып калдырган: «Вадим Иванович! Меня не ждите, я ушёл на несколько космических лет!»
Хәзерге акылым булсамы?!
Кичке сәгать җидедән соң Фаил кебек дусларны, аяк-кулларын бәйләп, хатыны янына илтеп куяр идем... Өенә кайтырга ашыкмаган күпме ир әрәм булды инде бу дөньяда!..
1982 ел, 6 октябрь.
Мин ул вакытта Язучылар берлегенең матур әдәбиятны пропагандалау бюросында «уполномоченный» идем. Язучылар аппаратында эшләүчеләргә эш сәгатен уникедән башларга рөхсәт булса да, бу ташлама безгә кагылмады, чөнки әдәбиятны халыкка җиткерү авыл җитәкчеләре белән килешү нигезендә эшләнә, ә авыл кешеләрен, район җитәкчеләрен кабинетларында туры китерү өчен, телефонга иртәнге җидедән ябышырга кирәк иде .
Килдек. Кичәге идарә утырышын искә алдык, СССР билетына тәкъдим ителгән алты яшь язучыга дусларча бәя биреп, буфетта үткән мәҗлесне сагынып утырабыз...
Бактың исә, нәкъ шушы вакытта язучыбыз үлем ачысы кичереп яткан икән...
Фаилнең фатирына Бауман районы айныткычыннан сары чәчле, озын буйлы, шәрә погонлы бер егет килеп керә. Эльмира ханым коелып төшә.
«Бер дә борчылмагыз, сезнең ирегез бездә...» — ди ул, русчалатып һәм чынында ниләр булганын сиздермәскә тырышып.
Фаилнең кулы алтын, зиһене уяу, фикере асыл. Ул туктаусыз эштә, көне-төне яза, хикәяләре матбугатта өзлексез басыла килә, конкурсларда гел җиңүче. Гонорар шәп керә. Акчага интекмәгәч, дус-ишләре бихисап. Дусларыннан бигрәк «ишләре» күбрәк. Шуңа күрә дә иренең өйгә кайтмый калуы Эльмира ханым өчен инде яңалык түгел иде.
Ләкин...
КАМИЛ КӘРИМОВ
116
Язучы хатыны дигән мәртәбәле, әмма аеруча җаваплы, үтә сизгер һәм тынгысыз профессия бар. Язучы хатыны ирне мәктәп баласын карагандай көйли, пөхтәли, дәвалый, уңышлары өчен сөенә, тәнкыйтьләүләре өчен көенә. Кыскасы, аның иҗатында яши. Ул язучының иҗат рухы итеп балаларын үстерә.
Эльмира ханым нәкъ менә 5 октябрь кичендә сөекле ире Фаилне ниндидер фаҗига көткәнен сизеп бәргәләнә, ике бәләкәй кызының йокысын саклап, төне буе ут йотып чыга, «дерт» иткән тавышка да ишеккә йөгерә. Билгесезлек вакыты үтсен, тизрәк таң атсын дип шигырь яза. Шагыйрь белән яшәп, шагыйрә булмам димә...
Безнең күңел нигә моңлы икән,
Безнең күңел ничә кыллы икән?
Онытыласы иде тын калып.
Гарасатка кереп югалмыйча,
Гөнаһларга гына уралмыйча,
Бәхет йөрсә икән юл ярып.
Эльмира Шәрифуллина («Безнең күңел»),
Гомердә булмаганны, коммунист башы белән, сәрхушләр кунакханәсенә эләккән! Кайтып күренергә оялып йөри торгандыр...
Ләкин күңел сызлана, бәргәләнә һаман.
Кичке сигезләр тирәсендә, авырулар янына кертү сәгатьләре тәмамлангач кына, Фаил фатирына тагын борчулы хәбәр өстәлә: «Ирегезне 15нче хастаханәгә алып киттеләр. Хәле уртачадан әйбәт!..»
Язучылар оешмасында атнаның соңгы эш көне тыныч кына үтеп китә. Фаил Шәфигуллин фаҗигасе турында беркем, бернәрсә белми кала. Ыгы-зыгы, күз яшьләре, төрле имеш-мимешләр икенче көнне генә башлана.
Үләр алдыннан Фаил берничә исем атаган. Әллә чынлап, әллә махсус, палатадагылар ул исемнәрне искә төшерә алмый: «Татар исемнәре иде, отып булмады, ләкин Резидә, Раушания, Эльмира да, Зөлфәт тә түгел», — дигәннәр. Айныткычта ул вәхшәтле төнне кизү торган шәфкать туташы да: «Минем нәни кызчыгымны исән-имин үстерәсем бар, тизрәк өемнән чыгып китегез», — дип елый-елый ялвара. Күрәсең, айныткыч хезмәткәрләре шаһитларны алдан ук «эшкәртеп» өлгергән инде... Соңрак Эльмира ханымның үзенә дә ачыктан-ачык янаулар җиткерелә: «Туктат эзләнүеңне, юкса арестуем!» — диләр.
1982 ел, 11 октябрь.
Гөнаһ шомлыгына күрәдер, 7 октябрь көнне мин иртән иртүк Әгерҗе аша үтүче беренче поезд белән хатынымның туган авылына киткән идем. Язучы исеме алуым белән горурланып кайтам, имеш. Килсәм — Матбугат йорты ишегендә Фаилнең кара кысалы фоторәсеме эленеп тора. Ну, минәйтәм, шушы егетнең шуткылары!.. Якынрак килеп укысам «...фаҗигале төстә вафат булды...» диелгән. Ул елларда «һәлак булды» дип язарга ярамый иде.
Ары сугылдым, бире сугылдым, бу явыз хәбәргә ышанасы килми генә бит. Ләкин язмыш ялган сөйли белми — кемнән генә сорасаң да, «кыйнап үтергәннәр», диләр.

кичә үк, якшәмбе көнне күмгәннәр булып чыкты. Мин аның гүренә бер уч туфрак та сибә алмадым. Аның «берничә космик елы» — Яңа Бистәдә. Тукайдан соң киткән олы шәхесләребез- нең Даими йорты менә шушы зиратта — бу урын татар зыялыларының фаҗигале антологиясе кебек. Татар эстрада юморының Тукае — Яшел Үзән районы, Карашәм авылы егете Фаил Шәфигул- лин — шул антологиянең бер сәхифәсе. Язучы кешенең гамен язмаучы кеше аңламас... Хөкүмәт карары белән генә урын алып була торган әлеге каберстанда Тукайлар-Фаилләрнең нигезе кара- кызыл гранитлы, ак мәрмәр һәйкәлле «яңа байлар» күләгәсендә хәзер. Базар реформаларының алыпсатар тукайлары күбрәк икән...
Шау чәчәкле май аенда туган Фаил 43 яшендә шыксыз, салкын, юеш октябрь куенына иңде.
Үлгәннәрнең арбасы исәннәр кулына кала. Аның ике кечкенә кызы — 13 яшьлек Раушания белән 4 яшьлек Резидә; җиде яучыңны куып җибәрерлек багалмадай хатыны һәм без — әдәбиятта Фаилнең диңгезче шинеленә сыенып үскән кәрлә пәһлеваннар, ятим калдык.
Өзлексез сорау алулар башланды.
Фаилне гомер буе белгән, аны соңгы көннең соңгы сәгатенәчә күргән язучылар үз версияләрен алга сөрде. Эчке эшләр министрлыгы үз версиясен, тикшерүчеләрен һәм үз егетләрен яклады. Дөреслек ике арада юкка чыкты. Ә дөреслек югалган җирдә халык яңа төрле дөреслекне үзе уйлап чыгара башлый.
Россия империясе Пушкинны Дантес кулы белән үтерде дигән табу балалар язучысы, шагыйрь һәм юморист Фаил Шәфигуллинга кагылмый. Фаил хөкүмәт белән тату яшәде. «Чаян» журналында эшләсә дә, фельетоннар язмады, гел хикәяләр генә бастырды, башкалар белән әчелешле булмады. Ул анда татар әдәбияты һәм тәрҗемә бүлеген җитәкләде. Эстрада өчен язган әсәрләре көнкүреш юморына кагыла, сарказм алымнарын ир белән хатын, гаилә-мәхәббәт орбитасында гына куллана иде. Югары урыннарда утырганнарга эзоп теле белән кинаяләп, бармак төртеп күрсәтмәде. Кыскасы, фаҗиганең бу өлкәдә версияләре юк.
1982 ел, 16 ноябрь.
Мәскәү. «Литературная газета» редакциясенә.

(Хат оригинал телендә бирелә). Уважаемая редакция!
6 октября 1982 года при неизвестных обстоятельствах был убит член Союза писателей СССР, заведующий отделом республиканского сатирического журнала «Чаян», член КПСС с 1969 года, писатель-сатирик Шафигуллин Фаил Хафизович, 1939 года рождения.
Излагаем некоторые подробности, ка-сающиеся убийства Шафигуллина Ф.Х.
5 октября 1982 года, где-то в 20-21 часов вечера на возвращавшегося домой вероятно напали неизвестные лица, избили его, захватили «дипломат» и исчезли. На месте происшествия потерпевший лежал до утра 6 октября. Около 5 часов утра по звонку неизвестной женщины подъехала спецмедслужба и Шафигуллина увезли в медвытрезвитель (?!) Бауманского РОВДг.Казани Избитый до смерти, раненный в голову, со сломанными рёбрами Шафигуллин находился в медвытрезвителе до 15 часов дня и ему никакой медицинской помощи оказано не было. Затем его отвезли в городскую больницу №15, где он вскоре скончался.
Материалы для расследования были переданы в Бауманский РОВД г. Казани, в чьём распоряжении находится и вышеуказанный медвытрезвитель. Далее материалы переданы в прокуратуру данного района, следователю Фатыхову Р.Р.
Прошло уже более 40 дней после гибели нашего товарища, а виновные до сих пор остаются безнаказанными.
Я, молодой прозаик Каримов Камиль Адгамович, по праву ученика потерпевшего, обращаюсь к вам с убедительной просьбой направить в г.Казань специального корреспондента для изучения фактов трагической смерти писателя Шафигуллина Ф.Х.
Возникает ряд вопросов: почему т.Шафигуллин, избитый с вечера, лежал на мостовой до утра и никем это не замечено? Почему его, раненного, увезли в медвытрезвитель, а не в больницу, где своевременная помощъ, возможно, спасла бы ему жизнь? Почему так упорно затягивается расследование ? Почему притихла общественность? Ответить на эти вопросы 

* * *
Мәхәббәт турында күпләп язган авторлар хакында төрле эротик легендалар йөри, дөресрәге, ул легендаларны шагыйранә затлар үзләре уйлап чыгара.
Исән калган егетләр аркылы Фаилнең гаиләдән тыш элемтәләрен эзләү башланды. Язучы халкы талантлырак булган саен, күбрәк типтерә дигән төшенчәне алга сөрү иде бу. Типтерә — димәк, сөяркәләре бар, ә сөяркәләр булган җирдә җәнҗал чыгара торган ирләр йөри. Бәлки, алар Фаилне сагалап йөргәннәрдер дә... Ләкин бу версия өч кенә көн яшәде... Чөнки Фаил өзелеп яратырдай кызлар дөньяда икәү генә: олысы
— Раушания һәм кечесе — Резидә. Кыз үстергән әти кеше читкә китә алмый. Кыз бала әти кешене әнисеннән дә артыграк ярата. Мин моны бүген үзем дә беләм инде. Әтиләрнең җаны — кыз балада! Кыз бала — гаилә ныклыгы. Аерылышучылар арасында ир бала үстерүчеләр күбрәк. Ә Фаилнең берьюлы ике кызы үсә — ике катлы тышау.
1976 еллар иде. Сүз ара сүз чыгып, ул миннән берзаман сораштырып алды.
«Өеңдә иминлекме?»
«Аерылышырга туры килер, ахрысы...» — дидем мин, аның төпле киңәшен ишетергә теләгәндәй.
«Дуракланма! Язучы гел ирек турында хыялланып яшәсә дә, өен ташлап китә алмый ул. Кодрәтеннән килсә, бөтен шагыйрьләр, драматурглар, галимнәр, артистлар
— барысы да аерылышып бетәр иде. Йөрәге җитми иҗат кешесенең...»
«Минем йөрәк таза!»
«Белмим инде. Син башка материалдан ясалган булсаң гына».
«Бер кузгалгач, азакка сузмыйча араны өзәргә инде ул...»
«Ә бәлки, ир бала үстергән кешегә җиңелрәктер дә?!»
Әлеге сөйләшүдән соң мин шуны гына аңладым: акыллы кеше бәхетле була алмый икән ул...
Төрле гайбәтләрне дә версия итеп була, ләкин ул сүзләрне «дело»га теркәп булмый. Ирләрнең «бер-ике генә сәгатькә буйдак булып карыйсы иде», дип хыялланырга хакы бар. Ләкин ул сагышлы кичләрдә, фаҗига китерердәй төннәрдә гаилә ышыгында булырга омтыла. Ирләрдә генә түгел, «азатлык» турындагы хыял хатыннарда көчлерәк тә була әле ул... Табыгыз сез миңа бәхетле дигән берәр парлы шагыйрәне?!
Иң кыска һәм иң туры юлдан өенә кайтып барганда, Фаилнең язмышына кем аркылы төшкән соң? Бауман районы айныткычының гаебен аклар өчен, куштан сәрхушләр өр-яңа версия уйлап чыгара.
Шундук 1972 елгы бер вакыйганы да искә төшерәләр, Казанның Красное Знамя урамында яшәгән чакта кемнәрдер Фаилне тукталышта посып көтеп торган һәм йодрыкка төрелгән кастет белән сугып, аның башын ярып качканнар. Төнге сәгать унбердә Фаил аңына килә — сәгате исән, акчасы исән, портфеле таланмаган... Өч көннән соң ул эшкә чыга. Милициягә бу турыда хәбәр итми, кыйнаучыны эзләтми. Фаилнең әле «Идел» альманахында җаваплы мөхәррир булып утырган чагы. Дүрт катлы Матбугат йортының һәр коридорында очраткан кеше: «Нишләдең, Фаил, нәрсә булды?» — дип теңкәсенә тия башлагач, ул үзенчә юмор белән җавап бирә:
«Төнге унбердә автобус ишеген фатир ишеге белән бутаганмын...»
Пәһлевандай ир — матрос Фаил мине малай-шалайлар дөмбәсләп китте дип зарланып тора аламы?!.
Мин Фаилнең гаилә коллизияләрен өйрәнүне максат итеп куймадым. Берәүнең дә гамь казаны буш түгелдер... Ун ел буе аралашып, мин — яшь язучы, остазымның гаилә хәлләрен сорашып утырырга җөрьәт итә алмадым. Остаз үз шәкертенең бөтен тормышын яттан беләдер, яшь язучы өчен остазның шәхси тормышы — тыелган зона кебегрәк, аны белмәсәң дә ярый.
«Гаилә драмасы» дигән версия бик тиз коелып төште.
1982 ел, 5 октябрь.
Ак кыршаулы кара дипломатка салынган болгарский шәрабны Язучылар берлегенең бильярд өстәленә китереп куя Фаил, тамагы кипкән ирләрне сугара...
Бильярд шарлары тәгәрәшеп арыгач, кичке тугызлар тирәсендә язучылар гөр килеп таралыша. Фаил идарә утырышына дип килгән Чаллы, Әлмәт, Лениногорск язучыларына
КАМИЛ КӘРИМОВ
120
иярә, дөресрәге, алар тукталган «Совет» кунакханәсе аның кайту юлында... Кичке унбердән соң Фаилне күргән кеше юк. Иртәнге бишләрдә урам себерүче апа «аунап» яткан ир кешене күреп, милициягә шалтырата. Башы ярылганчы, кабыргалары сынганчы кыйналган дустыбызны айныткычка алып китәләр. Тикшерүләр эшенә күләгә салырдай төп факт шушы. Кыйналган, яралы, авыру кешеләр җирдә ятса да, милиция хезмәткәрләренең аларны айныткычка илтеп ябарга закон алдында хокуклары юк, кичекмәстән медицина ярдәме күрсәтелергә тиеш ләбаса! Ә Фаилне алып киткәннәр, һәм безнең күңелдә шик калды: «Димәк, ул айныткычка эләккәндә сау-таза булган. Димәк, аны милиция хезмәткәрләре «тәрбияләгән»... Ни өченме? Барыбызга да мәгълүм, погонлы агай-энеләр үз адресларына төрттереп шаяртканны өнәп бетермиләр. Янына «луноход» килеп туктагач һәм фуражкалы егетләр таныклык сорап юморист язучыга бәйләнә башлагач... — Фаил, тумышыннан «Чаян» рухлы Шәфигуллин, дәшми калгандыр дисезме?!. Менә шушы соңгы юморы хәл иткәндер аның язмышын. Ә инде кулындагы дипломатны һәм кесәсендәге «Чаян» журналы таныклыгын юри күрше ишегалдына ыргыталар да, үзе белән берние дә юк иде, диләр, кем икәнен белмәдек, шуңа күрә артыграк дөмбәсләп ташлаганбыз дип аңлатма да язып куярлар...
Фаилнең шаяртуларын кабул итәр өчен, аны бик якыннан белергә кирәк. Кул биреп күрешкәч, син аннан: «Нишләп кулың бик салкын?» — дип сорасаң, ул сиңа: «Әле генә кабердән чыктым!» — дип котыңны алыр. Махмырдан интеккән дустын очратса: «Бөтенләй беткәнсең ич син, бар, тизрәк өеңә кайтып үл!» — дияр. Яшел Үзән поездыннан төшкән чакта туры китерсәң, туган авылыннан күчтәнәчләр күтәреп кайтып килгән Фаил тотлыгып та тормас: «Менә, айныткычтан чыгып киләм әле», — дип сорау бирүчене сөендерер иде...
1975 ел, 25 май.
Фаилнең шаянлыгы димәктән, халыкара «Волга» лагеренда иҗат яшьләренең бер атналык семинарында «ял итәбез». Бер бунгалода без алты кеше: Фаил, Хәлим Җәләлов, Зөлфәт, Ризван Хәмид, Фасил Әхмәтов һәм мин. Безне бер түбә астына Фаил үзе җыйды... Шулай иртәнге алтыда Идел буендагы тансык йокыны бүлеп, Фаил минем аяк очыма килеп утырды:
«Син кайсы авылдан әле?» — ди бу тыныч кына.
Берәр этлек уйлап чыгарганын сизенәм, шуңа күрә дә: «Шәледән!» — дип рас кына җавап бирергә ашыкмыйм.
«Үзең дә беләсең ич!» — минәйтәм.
«Юк, чынлап та, әйт әле, кайсы авылдан соң син?»
«Кыланма инде, Фаил, Шәледән икәнемне миннән дә шәбрәк беләсең бит!»
«Ә, Шәледән?!! Чынлап мәллә, Шәленең үзеннәнме?» — ди бу, беренче тапкыр ишеткәндәй шаккатып һәм бунгалодан сикереп төште дә:
«Җәмәгать! Шәле кешесе бар! Коткарыгыз, Шәле кешесе бар! Шәле кешесе!» — дип, бөтен лагерь буйлап йөгерә башлады. Үзе кроссовкасын, трико чалбарын, футболкасын кигән.
Мин куркуымнан ап-ак булып торып утырдым. Бунгалодагы абзыйлар дәррәү күтәрелеп, көлешә-көлешә җиргә коелгач кына, иртәнге зарядка вакыты җиткәнен абайлап алдым.
«Волга» лагере дип аталган истәлекләр ярында без Фаилнең бер атна элек кенә үтеп киткән туган көнен дә билгеләп өлгердек. Аңа 36 яшь тулган иде. Прозаиклар өчен бөтенләй үсмер чак инде бу. Иҗат кешесенең гомере башка үлчәмнәр белән үлчәнә, ул хәтта үлгәннән соң да үсә...
«Волга» лагере дүрт ел рәттән иҗат яшьләренең оазисына әверелеп алды. Исемсез бармакларның алтын богавын онытып, гаилә нужаларыннан качып, эш арбаларыннан бер атнага булса да туарылып торасың, шагыйрь ирләрен тикшерергә дип эзләп килгән хатыннарны кораллы сакчылар капкадан ук кертми.
Көне буе лекция тыңлыйбыз. Кичен яңа әсәрләр турниры оештырыла. Ә төнлә учак ягып, таң атканын көтәбез. Ашау-эчү комсомолның өлкә комитеты хисабына... Без ул чакта егерме биш яшькә яшьрәк. Безнең бәхеткә сөенеп, Илдар Юзеев гармун уйный; Гөргөри (Гәрәй Рәхим) җырлый; Аяз Гыйләҗев радио һәм телевидение хәбәрчеләренә туктаусыз интервью бирә; Батулла юан наратның симез ботагына кунып, сандугач булып сайрый; Рөстәм Мингалимов, күрше бунгалода эт яши дип зарлана-зарлана, дәһшәтле учак эченнән кичәге бәрәңгесен эзли; Равил Фәйзуллин, тарихка кереп калыр өчен, кәртечкәгә төшерүчеләрне аулап йөри; Туфан Миңнуллин учакны сүндерерлек акустик тавышы белән Гөргөри кияүләреннән көлә; Роберт
ЮМОРНЫҢ СОҢГЫ ТӨНЕ
121
Миңнуллин каеннар арасыннан үзенең тәүге китабына исем эзли; Разил Вәлиев кичке аштан калган алмасын бишкә бүлә; Марсель Галиев, Чаллыдан килгән шагыйрьләрне мактый-мактый, «күчтәнәчле» сумкаларын бушаттыра; Мансур Вәлиев Иделнең сай ярыннан котылыр өчен, ятим бүрәнәне интектерә...
Мөхәммәт Мәһдиев белән Фаил Шафигуллин ярыша-ярыша көлкеле хикәя укыйлар. Иң әүвәл Мәһдиев сөйли, аннан соң гына — Фаил. Фаил бик күп очракларда ярышларга беренче булып ыргылмады... Мәһдиев «тишек ләгәнле» роман өзеге укыганда, халык башын артка ташлап көлә... Бу вакытта Фаил, сулыш алырга да онытып, хикәя сайлый. Ул сәхнәләрдәге җиңелүне авыр кичерә. Аңа Мәһдиевтән дә катырак итеп кул чабарга тиешләр, һәм шулай була да...
Кайсы гына газета-журналларда конкурс игълан итсәләр дә, Фаилнең кыска хикәяләре җиңеп чыга иде!..
Эстрада кануннарын бөтен нечкәлекләре белән тоя торган комарлы юморист иде ул. Сәхнәләрдә, язучыларның Тукай исемендәге клубында гына түгел. Хәтта җиде метрлы «Тынгысыз каләм» дивар газетасын да ул чын сәхнә әсәре итеп чыгара белә иде.
Комарлы дигәннән, Язучылар берлегенең пропаганда бүлеге аша Актаныш районы игенчеләре белән очрашулар ясап йөргәндә, Фаил «хохма» уйлап чыгара. Төркемдә трибун шагыйрь Зөлфәт тә бар, тамашачылар аның шигырьләренә хәйран мавыгып кул чаба торган була. Ләкин китапханәләр өчен язылган иҗат белән сәхнә әсәрләре арасындагы аерманы бик яхшы сизгән Фаилнең алкышларны Зөлфәт белән бүлешәсе килми... Бер кибеткә кергәч, Фаил өч шешә «тройной» хушбуе ала. Нәрсәгә ул шулхәтле одеколон, дип аптырый Зөлфәт. Чынлап та, эчәсең килсә, әнә — аракының иркен чагы...
«Син, энем, бернәрсә белмисең икән, «тройной» одеколон тавышны ныгыта ул, чыгыш ясаганда җиңелрәк булачак!» — ди Фаил.
Торналы кое янына килеп, тешеңне сындырырлык су кушкач, ул мөлдерәмә тулы стаканны Зөлфәткә суза: «Мә, энем, эчеп куй!»
Зөлфәт бер стаканны каплап куйгач, Фаил калган ике «тройной»ны портфеленә салып, кое яныннан китеп бара.
«Ә син нишләп эчмисең, Фаил?» — дип аптырый Зөлфәт.
«Мин дурак түгел ич. Одеколон тавышны яндыра ул!» — ди Фаил җиңүчеләр тантанасы белән.
Чынлап та, кичен клубта халык алдына чыгып баскач, Зөлфәт гыжылдап кала. Бөтен алкышлар Фаилгә эләгә.
Дуслары аның шаяртуын аңлый, куана һәм көтеп ала иде. Димәк, 1982 елның 5 октябрь төнендә Фаил янында дуслары булмаган...
Шунысы сәер: Фаилне яхшы белгән, аның белән күбрәк аралашкан дусларын, танышларын допросларга чакырырга бик атлыгып тормадылар. Мәгъсум Хуҗин белән мин, әйтик, тикшерүче янына үзебез ялынып кердек. Ни өченме? Чөнки безнең версия башкалар теленнән барып җиткән иде инде аларга: «Фаилнең үлеменә милиция хезмәткәрләре үзләре гаепле!» — дип тукыдык без. «Өч көн эчендә айныткыч хезмәткәрләрен алыштырып куюлары һәм Фаил җан салган 15нче хастаханәнең алтынчы палатасындагы күрше авыруларның, кинәт телсез калып: «Белмәдек, күрмәдек, ишетмәдек», — дип утырулары безнең шикләрне көчәйтте генә.
1982 ел, 3 ноябрь.
Прокурору ТАССР тов. Узбекову В. С.
копия: прокурору РСФСР тов. Кварцову Б.И.
Несмотря на то, что прошёл уже целый месяц, преступники не обнаружены. Как стало известно, материалы по факту убийства без конца передаются из рук в руки. Даже дело дошло до такого абсурда, что этот материал вёлся Бауманским райотделом милиции г.Казани, хотя отдельные работники спецмедвытрезвителя данного РОВД были замешаны в деле непосредственно.
В настоящее время расследование материала поручено молодому, неопытному следователю прокуратуры Бауманского района и ведётся очень пассивно.
КАМИЛ КӘРИМОВ
122
Мы, писатели ТАССР, убедительно просим, чтобы материалы по убийству писателя Шафигуллина Ф.Х. были переданы в прокуратуру ТАССР для высококвалифицированного расследования одним из старших следователей.
Ответ просим адресовать жене потерпевшего.
Подписи: Члены Союза писателей СССР —
1. (К.А.Каримов), 2. (З.Г.Маликов), 3. (М.С.Шабаев).
Күңелдә тагын бер үкенеч калды. Ул вакытта да язучыларыбыз арасында дәүләт эшлеклеләре бар иде. Әлеге гариза астына депутат имзасы да куелса, җинаятьчеләрне эзләү җитдирәк төс аласы иде. «Жалобага сез генә кул куегыз, югары органнар сораса, мин үз фикеремне әйтермен», — дип юатты безне Гариф Ахунов. Мин аларны аңлыйм. Коммунист Фаилнең фаҗигасен ачып салыр өчен, ул көннәрдә милиция, прокуратура һәм КПСС өлкә комитеты адресына ямьсез сүзләр әйтергә һәм билгеле бер дәрәҗәдә үз язмышыңны куркыныч астына куярга кирәк иде. Менә шуңа күрә дә кырыс жалобаларга кул куярга кирәк булганда, Фаилнең йөзләгән дуслары арасыннан без өч кенә кеше торып калдык.
Ә теге — «Литературная газета»га җибәрелгән хат СССР прокуратурасына киткән. СССР прокуратурасы аны РСФСР органнарына, ә инде РСФСР, үз чиратында, ТАССР прокуратурасына тапшырды. Шулай итеп, бөтен көчәнүләребез иске эзгә кайтып төште. Өч баскыч — өч инстанциядән килгән җавап өч игезәк кебек иде: «Товарищ Каримов К.А.! Ваше письмо поставлено на особый контроль...»
Шикаятьләрне яңартып торуның нәтиҗәсе шул булды: мәрхүмнең гәүдәсен гүреннән чыгарып, кабат экспертиза ясадылар һәм баш сөягенең ватылуы — икенче каттан баш белән асфальтка төшүгә тиң дигән карарга килделәр. Шуннан соң инде менә утыз ел узды, әле һаман бу фаҗига «контрольдә тора».
Без бүген В.Листьев, Д.Холодов, Г.Старовойтоваларга корал күтәргән киллерларның тотылмаячагын базар хаосына, Мәскәү чиновникларының җинаятьчел структуралар белән үрелгәненә сылтыйбыз. Ә Фаил язмышы — татар әдәбиятының фаҗигасе. Ачылмаган җинаятьләр ил намусында кала.
Югалган көмеш алтынга әверелә...
Фаил Шәфигуллин исән чагында да алтын иде!..
1999 ел, 27 апрель.
Фаил Шәфигуллинның туган көненә багышланган әлеге язмада мин бик күп тапкыр аның исемен телгә алдым. Әтисенең, үлүе турындагы хәбәрне ишетеп, берара теленнән язган һәм үскәч, һичшиксез, юрист булам, үтерүчене үзем табам, дигән кызы Раушаниянең «Идел» журналында бастырган аналитик язмасы, гаилә альбомыннан алынган фотолары белән таныштым, М.Хуҗин белән Зөлфәтне тыңлап, истәлекләрне кабат яңарттым, документлар өйрәндем. Инде 1999 елның 27 апреле, кич, алты тулырга ун минут булыр, Фаил турында җөмләләремне түгәрәкләп маташам. Кинәт, «Чаян»ның мин утырган бүлмәсенә Фаил Шәфигуллин үзе килеп керде! Ай буе гел аның турында гына уйлап йөргәч, күземә күренә бугай инде дип бисмиллаларымны укыштыра башладым. Йа Хода, шулкадәр дә охшаш кешеләр булыр икән! Диңгезчегә хас киң җилкәле, уртача буйлы, кылыч борын, тирән күзле, маңгай чәче сул якка авыштырып таралган. Тавышы, күз карашлары, хәтта йөреше дә Фаилнең үзеннән дә фаилрәк...
«Мин Чакмагыш районыннан, Алмаз исемле булам. Казанда укыйм, өченче курста. «Шәһри Казан»да практика үтәм. Шигырьләр, хикәяләр язам», — диде әлеге егерме яшьләрдәге егет.
Һәм шулвакыт Фаилнең: «Мин берничә космик елдан соң әйләнеп кайтырмын!» — дигән соңгы җөмләсе исемә төште.