УЛ КУРГАШЫН СОЛДАТ БУЛМАГАН
29 мартта отставкадагы полковник Зәки Минабетдин улы Низамов дөнья куйды.
Кем соң бу полковник? Дөньяда аның нинди эзе калган? Моны аңлар өчен нәкъ җитмеш
ел артка чигәргә кирәк безгә... 1944 елның 11 маенда Сталин Дәүләт Оборона комитетының
Кырым татарларын сөрү турындагы карарына кул куя. Пәм 18 майда тулы бер халыкны товар
поездларына төйи башлыйлар. Тиз арада җыенырга һәм бик аз әйбер генә алырга кушыла
сөрелүчеләргә.
Бу хәлләрне без хәзер мәшһүр «Хайтарма» фильмы аша да күз алдына китерә алабыз.
Фильмда кайгылы ыгы-зыгы эчендә кайнаган халык массасы булып артистлар түгел, халык
үзе — теге афәтне балалар яки үсмерләр килеш кичергән кардәшләребез һәм аларның
балалары, оныклары уйный. «Хайтарма»ны «фильтрлы» залда («закрытый показ») мәскәүләр
дә карый. Журналист Е.Ардабацкая болай дип язган: «Люди, пережившие депортацию,
принесли с собой на съемки вещи, которые тогда были с ними. В кадре мелькают то швейная
машинка, то Коран, завёрнутый в полотенце...» («Электронное периодическое издание... «MK.ru»)
Тегү машинасына «Комсомольская Правда» журналисты Г.Сапожникова да дикъкать иткән:
«Один кадр тронул меня до слёз: во всеобщей суматохе старик тащит на плече швейную
машинку — оказалось, ту самую, которую успела в самый последний момент схватить его
мама, и которая их в Узбекистане спасла от голода!» (2013, 18 июнь) Журналыбызда «Кырым
татарлары фаҗигасе» дигән мәкалә чыгарган (2013, №5, 6) Х.Исмәгыйлевкә шушы ананың
оныгы белән сөйләшү насыйп була. «Картәниләрне алып китәргә килгән солдат бик яхшы
кеше булган, — дип сөйли Зиләрә ханым. — Картәнигә әйткән: «Әби, бик алама эшләр. Сезне
хәзер бик еракларга алып китәчәкләр. Шуңа күрә тормыш көтәргә иң кирәкле һәм иң
кыйммәтле әйберләрегезне алырга тырышыгыз»,
— дигән... Картинәм теге солдатка гомере буе рәхмәтләр укыды...»
Могҗиза инде бу: исемен беркем белмәгән «теге солдат» исән булып чыкты һәм аның
белән Казанда ук күрешеп сөйләштем мин! Әңгәмәбез узган елның сентябрь санында
басылды. «Бер кадерле нәрсәгезне дә калдырмагыз, тегү машинасын обязательно алыгыз!»
— лейтенант Зәки Низамов шулай дигән теге вакытны. Башка хәрбиләр алган әйберне
приклад белән суга-суга ташлатканда бит бу. «Бик уңайсызланып килдем мин бу авылга,
— диде Зәки агай. — Сталиннарның юньсезлеге өчен дә, үзем өчен дә оялып». Партиягә
кандидатлыкны да ташларга тели ул хәтта, ләкин тыелып кала — сугыш барганда, мондый
эш өчен аны стенага терәп аткан булырлар иде. Әмма, инде 60нчы еллар башында бу, тагын
бер гаделсезлеккә тап булып, партиядән барыбер чыга ул. «Әҗере» зурдан була моның: башта
төрмәгә үк тыгып, аннан 9 ай психбольницада яткыралар.
Хәрби вазифасын бик шәп башкара Зәки агай. Киев хәрби округы командующие аңа хәтта
шәхси «ТТ» пистолетын да бүләк итә. Ләкин һәр кушканны сукырларча үти торган кургашын
солдат та булмый ул, погонында йолдызлар саны арту-артмауга да исе китми аның. Ике
тапкыр: «Мине кую дөрес түгел!» — дип, хәтта шәп акчалы югары постлардан да баш тарта
әле. Бармы хәзер түрәләр арасында шундый затлар?
Зәки абый туксан яше тулып, ярты ел үткәч дөнья куйды. Әңгәмәбез чыккан санны (2013,
№9), «Хайтарма»ны карау белән, аның режиссёры Әхтәм Сәйтаблаевка тапшырдым мин. Тик
Кырымдагы кардәшләребездән сәлам алып, аларга ялганып өлгермәде шул агаебыз...