УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ
Габделҗаббар КАНДАЛЫЙ
***
(Имди назланган кызлардан әйтелгән)
—Чүсәнә, абзый, чүсәнә,
Кысыбрак яхшы сөйсәнә,
Сөйгәчтин күңелем үсә лә, —
Диеп уйнар матур кызлар.
— Чү, абзый, тимә имигә,
Имием сиңа тими лә!
Тигәчтен кадере кими лә, —
Диеп уйнар матур кызлар.
— Чү, абзый, шаярып ятма,
Буыннарыңны катырма,
Уңайсыз булыр ятырга, —
Диеп уйнар матур кызлар.
Моны язды ки бер талиб,
Укыган булмасын галиб,
Соңра булмасын гаиб, —
Мәгъшукымдин җөда булдым!
1850 ел.
Һади ТАКТАШ
Мәхмүд Максудка
(Хатлардан юллар)
— Кояш көлми дә, елмаймый да.
Чөнки ул, синең кебек вечный шоколад ашап, авызын ерып йөрергә вакыт тапмый.
Аның, күзгә-күз карашып, утырып чәй эчкәндә көләргә хатыны да юк.
Ул ялгыз һәм көлми. Аның эше дә юк.
Мәхмүд!
Ә без синең белән, ике ачык авыз, көләбез. Шуның өчен дә мин сине өзелеп яратам. Син
мәңге ачык — йөрәктән көлеп йөрисең. Шуның өчен дә мин синең
хатларыңны яратып укыйм. Синең хатларыңны уку минем өчен матур бер шигырь уку белән
бер. Шуның өчен дә мин сиңа хат язам.
Шуның өчен дә...
— Тьфу! Тәкрарлау киткән. Картая башладым.
[...] Үзем әле авырып кына тордым.
Шуның өчен баш кәбестә кебек таралган.
Казан үз эшендә.
[...] Казан — төкерми дә Мәскәвегезгә. Сездә булган нәрсәләр бездә дә бар. Анысы белән
ялындырмасагыз да, хатларыгыз белән моңайтасыз.
Кышлар килгәч, гыйнвар булгач, каникулга кайта торган идең. Сөйләшәдер идек. Акча
сорап ала торган идем, үзеңне дә яратадыр идем. Бу ел кайтмадың. Көткән булсам да,
кайтмадың, усал. Язлар килер. Бер кайтырсың әле, Алла боерса.
1926-1927 еллар.
Туфан МИҢНУЛЛИН
Ренат Хариска
Лирик шагыйрь белән дөнья тулган,
Тиле-милеләр дә җитеп арткан.
Кайчан туып, кай арада өлгерәләр,
Уйлап-уйлап торамын да шаклар катам.
Ренат Харис ләкин бары берәү генә —
Дөрес шагыйрь!
Логикалы һәр фикере.
Ул бит чөнки...
Ул бит, әйтсәм әйтим,
Татар шигъриятенең кәмпитере.
Марсель ГАЛИЕВ
Әй, татар кешесе
Гәрәй Рәхимнең «Татар кешесе» дигән шигыренә язылган җыр заманында бик таралды.
Үзен-үзе изәргә яраткан татар аны рәхәтләнеп җырлады, ләззәтләнеп тыңлады.Җырда
мондый юллар яңгыраганын хәтерлисездер: «Болгарында болганган, Суварында сызланган,
Сараенда саргайган — синдер, татар кешесе... Себергә себерелгән, Чиләбедә чиләнгән,
Ырымбурда орылган — синдер, татар кешесе...
Истанбулда ысланып, үзбәкләрдә үзгәреп, Кырымнарда кырылып, беттең, татар кешесе...
Уралында уралган, Касыймнарда кысылган...»
Разил Вәлиев бу җырны азагынача түзеп тыңлап бетергәч, салкын су эчеп, хәл алган да
Гәрәйгә:— Татарны интектерү буенча син зур көч куйгансың, — дигән.
Мондый да мактау сүзеннән күңеле тулган Гәрәй Рәхим очынып китә:
— Мин әле үзебезнең республика районнарын да санап чыкмакчы идем. Әйтик:
Азнакайда — азынган, Бөгелмәдә — бөгелгән, Буасында — буылган, Арчасында — арчылган...
Разил Вәлиев аны бүлдерә: — Артыкка китә. Ышандырмый башлый. Масштабта тарая, — ди. — «Касыймнарда
кысылган», дисең бит әле. Шуңа бер җөмлә генә өстәп куй: «Чукоткада чукынган», дип. Шул
җитә.
Ямаулы янчыктан
***
Шаян сүз — көлүнең имезлеге.
***
Әңгәмә вакытында сүзне мөгезеннән эләктерә алмыйча азаплану п а у з а дип атала.
***
Кеше хатыннары хыянәт итә, ә минеке — һичкайчан! дигән астыртын ышаныч һәммә
ирне кабергәчә озата бара.
***
Телевизордан Валуевның самими йөзен күргәч, Шандыбинны сагынып куйдым. Экранда
чын руслар күзгә кырып салырлык кына күренә шул.
***
Җир шары язмышын кайгыртып барган Шагыйрь, бозга таеп егылган әбине дә искәрмичә,
өстеннән атлап чыгып китте.
***
И башлы да бит син! Башсызлыгыңны белеп, шуны яшермичә йөрүең белән башлы...
***
Президентлар буш булырга мөмкин, әмма Вакыт буш булалмый, чөнки Вакыт һәрчак
вакыт белән тулган була.
***
Сайрыйм дип уйлый бытбылдык та, сөйлим дип уйлый бытылдык та.
***
Миләш әчесеннән балан көлгән ди.
***
Тигәнәк ябышкан сакалын вәкарь белән селкетеп, сәхтиян иреннәрен кыйшайтып, сагыз
чәйнәп торган кәҗәдә «чихал мин сезгә...» дигән мут горурлык бар.
Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде.