Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТУРЫ ТУЛПАР КАЯ ЧАБА?


I
КамАЗ автомобиленең келәймәсе, ягъни бүгенге тел белән әйткәндә, «бренды» (күркәм сүз булмаса да, кулланырга мәҗбүрмен!), тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк, символы — ат. Акбүзат. Кашка Туры тулпар. Өркетелеп, акылыннан шашып чапкан ат. Әйе, символ, йөрәкләргә төшеп ярсыткан символ бу. Менә утыз биш елдан артык Җир шарының тигез һәм сикәлтәле юллары, хәтта Африка саванналары һәм Көньяк Америка (шарты килсен дип әйтсәк) прерияләре, бөтенләй дә юлсыз комлыклары буйлап шулай акылдан язган халәттә чаба ул. Чын атмы ул, әллә «аттан калган хат» кына — шәүләме? Аны кем, нигә өркеткән? Ни сәбәпле болай шашкан? Саф су урынына бензин эчеп тилермәгәнме? Нигә шулай күзләрен алартып, алдын-артын күрмичә, кайларга таба чаба бу җан-символ? Татар җирендә туган, татар һавасын сулаган, икмәген ашаган, татар суын эчкән, шактый күләмдә татар тырышлыгы, татар кулы белән җыелган заман «дженерал моторс»ы куйган бу сорауларга татар әдәбияты, аныграк әйткәндә, аның әдипләре инде әллә кайчан җавап бирергә тиешләр иде.
Бирә алдыкмы соң сорауларга җавапларны? Бу мәкаләдә сүз шул турыда барачак. Ул сүз әллә кайчан кузгатылырга, уртага салып иләнергә-сөйләнергә, бер фикергә киленергә һәм тиешле нәтиҗә ясалып яши башланырга тиеш иде. Быел Ат турында сүз кузгату — савап. Аллаһның үзеннән төшкән һиммәт. Быел, халыкара җанварлар календаре буенча, Ат Елы.
Ат! Нинди сөйкемле, акыллы, ышанычлы, көчле, планетар энергияле җан иясе ул ат! Аның азиатча матур кылый күзләреңдә ике җир шары бер юлы чагыла бит!.. Кешелек тарихы — ат тоягы белән язылган, әмма еш кына атның ролен читтә калдырып язылган тарих ул. Бу күзлектән караганда, атка караш икегә аерыла: бары тик үзе турында гына уйлаган адәм ат ярдәмендә теләгәненә ирешкәч, атны оныта. Барысын хәтеренә бикли, әмма атны гына «исеннән чыгара». Аттан төшкәч, аның авызлыгын салдырып, үләнгә җибәрергә дә онытып, үзенә һәйкәл куя, әмма атны хәтереннән җуя. Милләт, халык, дәүләт турында уйлап җан аткан шәхес атны беркайчан да онытмый. Борынгы җырларыбызның берсендә «Кайда гыналай барма, дус-иш кирәк йөгереп чыгып атлар бәйләргә» дип җырлана. Борынгы заманда һәр йорт каршында ат бәйли торган багана булган. Ат баганасы — татарның иминлек символы. Зыялы шәхес, зыялы милләтләр атны алга чыгарган. Шуңа да милли мөстәкыйльлек тойгысы нык тамырланган илләрдә атка һәйкәлләр күп. Мәсәлән, Америкада. Минем шундый сыгымта да ясаганым бар: ил үзаллы фикергә никадәр ия булган саен, анда атка куелган һәйкәлләр шулкадәр күп булучан. Татарстанда, мәсәлән, бер генә дә атлы һәйкәл юк. Чөнки дәүләтчелек тойгысы юк дәрәҗәдә зәгыйфь. Хәтта цивилизация — китап тарихы да ат көче нәтиҗәсендә бар ителгән могҗиза бит. Дөнья тарихында урын алган дәүләтләр — ат күзенең алмасыннан өзелеп төшкән ялкын ул. Әдәбият тарихында сурәтләнгән мәхәббәт — ияр өстендә язылган дастаннар бит. Ат булмаса, бөек җиңү-җиңелүләр, яулап алулар нәтиҗәсендәге социаль тетрәнүләр, дәүләти оешу-таркалулар булмаган; төркиләр халыкларның бөек күченешләрен җитәкли алмаган, Бөек Кытай стенасы төзелмәгән, «Илиада», «Котадгу белек»ләр, «Диване лөгатет-төрк» язылмаган, Бастилияләр җимерелмәгән, Берлин алынмаган, кешелек Айга күтәрелмәгән, колхозлар түгел, КамАЗлар да төзелә алмаган булыр иде. Әле моннан утыз ел элек «Атка мактау» дигән шигыремдә, бу хакта уйланып, болай язганмын: Бу ялларда—ирек кошы каны. / Тарих үре—тояк эзләре. /Ат кешнәтеп, таңга бәреп кергән / Тәрәккыят Робеспьерлары... /Бу ялларны космик җил көйдергән. /Ат бит безне Айга күтәрде. /Аттан канат алган ракетада /Без галәмгә чөйдек күпләрне.
Олы юлларның утыз еллык тузаннары аша бу фикергә кире әйләнеп кайтырмын дип кем уйлаган?!.
Җир йөзендә төп образы-символы ат булган гомерлек әдәбиятлар бар. Мәсәлән, Төньяк һәм Латин Америкасы әдәбиятлары. Саванна һәм прерияләр безнең төрки телебездә һәм әдәбиятыбызда табигый рәвештә тугай-сахралар булып сурәтләнсә дә, атның образ буларак сурәтләнеше бу ике әдәбиятта битабигый рәвештә тигез түгел: атта-арбада дөньяны яулап алган, Европага ат белән арбаны (ябык кибет-кибитка) күрсәткән, ир белән ат (ир-ат) бер булып береккән төркиләрнең әдәбиятларында ат образы, минем карашка, Американың борынгы һинди кабиләләре һәм аларны аяусыз яулап алган ак тәнлеләр әдәбиятлары белән
ТУРЫ ТУЛПАР КАЯ ЧАБА?
105
чагыштырганда азрак, күпкә нәкысрак, саранрак сурәтләнеш тапкан. Бер караганда, татар әдәбияты, авыл әдәбияты буларак, дөньяда иң «атлы» әдәбият булырга тиеш иде кебек: анда «формаль» булса да авыл капкасы һәм ат телгә алынмаган әсәр дә табуы кыен кебек.
Безнең татар көнкүрешендә Ат зур хәреф белән язылырга хаклы. Татар Атының тарихи язмышы, минем карашка, өч тарихи чордан тора: «иркен болын-колхозга кадәр» һәм «колхоздан соң»; ирекле тормыш — өтөрмә — өтермәдән соң; яшәү — үлем — үлемнән соң. Боларның һәркайсына аңлатма биреп китәргә кирәк. Без, гадәттә, татарның акыл һәм хиссияти өскорма — цивилизациясен мең ел белән чикләргә өйрәнгәнбез. Әйдә, бу юлы да шулай калсын. Башыбыз үзебез белән булса, безгә мең ел да җитеп тора. Әйе, татар цивилизациясе башыннан 1917 елга, дөресрәге, оешуы утызынчы еллар башына тәмамланган колхоз чорына кадәр чор татар атының болын чоры, яшел печән, ак солы чоры дип аталырга хаклы. Әгәр шулай билгеләргә яраса, атның бәйге-сабантуйлар, хезмәттә төп тартучы көч — генератор булу чоры. Татар атының романтизм чоры. 1930 елдан СССР таркалган, колхозлар таралганчы, ягъни 1991 елга кадәр алтмыш ел гомер татар атының иркен-иректән колхозларның ирексез ат дворы-өтөрмәсенә куып кертелү, саламга һәм кара солы-әвчүккә утыртылу, трактор типкенендә атсыз калу
— татар атының тере җан иясе буларак хуҗасын ташлап китү чоры. Атның «убшый ат дворында» — иҗтимагый «өтөрмәдә», авыр хезмәттән коры саламда колын салу, үлеме чоры. Хәзер исә өченче чорда без үзебез, аттан башка гына, җан тәслим кылып ятабыз. Ягъни без, татар гавамы, атыбыз үлгәннән соң, коллык «убшижитие»ләрендә атсыз, исемсез, җисемсез гомер кичерәбез. Йә, җәмәгать, ничегрәк? Әгәр моннан алдагы мең елда төрки кабилә «татар» аталып, аннан сталинизм тарафыннан дистәләгән «үзбәк, казакъ, төрекмән, каракалпак, башкорт һ.б.» аерылып чыгарылып, үзебезнең кемнәрдән кемгә калганлыгыбызны аешмас дәрәҗәдә ушсызлансак, катып калсак һәм чит кавемнәр язып биргән җидешәр томлык тарих китапларыбызда үзебезне ниндидер «кытай-манчжур татарлары» итеп сурәтләп, чынлап та исемсез — милли аңсыз калсак, бүгенге чорыбызда без инде атсыз да, җисемсез дә калдык. Кайчандыр «татар аты» дип кенә аталган атыбыздан шул ук «үзбәк, казакъ, төрекмән, каракалпак, башкорт атлары» аерылып чыгып, без «татар аты» дигән атыбыздан баш кактык. Халыкта — атыбыз, йөрәктә — дәртебез, музейларыбызда йөгәнебез дә калмады түгелме? Аннан татар «татар балы» дигән балсыз, «татар кымызы» дигән кымызсыз, хәтта «татар катыгы» дигән милли катыксыз да калмадымы? Мин бу фикерләрне курка-курка, тыела-тыела гына әйтәм, чөнки кайбер килде-китте тәнкыйтьчеләребез минем кебек дөреслекне ярып, гарьләндерергә теләүне «зарлану, мескенләнү» дип бәяли. Әйткәнең гаделгә тартсын: миңа калса, татарның бүген күргән-кичергән барлык җәфа-газаплары менә шушы исемсез-җисемсез, ирнең — атсыз, атның — ирсез, татарның ир-атсыз калу, ягъни хәләлне — хәрәм, хәрәмны хәләл итү гөнаһларыннан киләдер.
Әйе, ничек кенә булмасын, татар ире белән татар аты (ир-аты) нинди генә чорлар кичермәсен, әдәбиятыбызда күпмедер дәрәҗәдә урын алган. Күпмедер дәрәҗәдә генә шул. Тиешле, җитәрлек дәрәҗәдә, татарның затын һәм атын сакларлык күләмдә түгел. Евразия халыкларының милли дастаннарында ат үзәк образ булып тора. Шушы Евразиянең Азиясен Европа белән бәйләп торган, ихластан да дистәләгән империяләр, каганатлар, дәүләтләр төзегән татар халкының бөек дастаны «Идегәй»дә шулай: ат
— татар дәүләтчелегенең чуклы әләме, татар цивилизациясен, татар әхлагын-канунын тудыручы җан иясе. Татар атсыз яши алмаган, атлы булу аны бөек империяләрне киләчәккә «үтеп барышлый» гына бар итәргә этәргән. Атны иярләгән милләтләр шактый булып, татар кебек аттан төшмәгән, атта хат язган, атта кыз урлаган, атта туй туйлаган кавемнәр генә сирәк, ә аның кебек «ир-атлы» (ирнең — атка, атның иргә әверелүе, башы — ир, гәүдәсе ат булган сфинкска әйләнүе) кавем бер генә. Ул — татар. Ат — татар бәрәкәте. Аны сакларга кирәк. Даулашып-талашып, атсыз калсаң, бәрәкәтсез каласың. «Идегәй» бу мәсьәләдә катгый: Таяк тайга җиткерер, / Тай дүнәнгә җиткерер, /Дүнән атка җиткерер, /Ат морадка җиткерер...
Ат морадка җиткерер! Нинди даһи юллар! Әмма бүгенге татар укыймы бу бөек әсәрне?! Бетүгә барган татар мәктәбе аны тәмам хәтереннән чыгарган инде. Без инде үз атыбыз- исемебездән мондагы тирәнлекне аңлый алмас дәрәҗәдә ераклашканбыз. Төрки-татар дала камгагы кебек бөтерелеп чапканда да, ерактагы якын туганын онытмаска тиеш. Аның аты да, авызы бәйле булса, колагы белән пошкыра, борыны бәйле булса, күзе белән сулыш ала. Шуңа күрә һәр төрки-татар «Идегәй»нең үзе кебек: Аты юкка — ат булды, / Чүлләгәндә — су булды,
АЙДАР ХӘЛИМ
106
/Адашканга — юл булды, /Ялгызга — ясак, / Җәяүгә — таяк ул булды...
«Идегәй» дастаны башыннан азагына кадәр ир-ат бердәмлеген сакларга һәм якларга боера. Әгәр бу бердәмлек бозылган, җимерелгән хәлдә, табылган мал, төзелгән ил- империяләр генә түгел, төрки кавем үзе дә таркалыр, морадын исраф итәр, дип кисәтә. «Идегәй» — иртәсен-кичен укылырга тиешле әсәр. Кич укыганда, анда кояш баеса, иртән укыганда, анда кояш чыга. Ярый, бүгенге татарның бу хакта онытмыйча искә төшереп торучы әдибәсе бар. Ул Әлмәттән электрончы-инженер Зәрия Хәбипова. Һич арттырмыйча әйткән хәлдә, бездә «Идегәй» буенча даими эзләнүче белгеч. Үзе бер институт. «Казан утлары» журналының ноябрь (2013 ел) санында аның «Атка мәдхия яки «Идегәй» дастаны ат турында ни сөйли?» дигән бик кызыклы хезмәте басылган. Ул атлы татарның атсыз калуга барган юлындагы беренче каршылык-түмгәләкләрне тикшерә һәм бик кызыклы күзәтүләр ясый. Әмма киләчәк хакына без аңа кайбер җитди методологик теләкләр дә әйтергә бурычлыбыз. Зәрия ханым, алынган проблеманы тарайтып, үзен көткән ачышлардан үзе теләп читләшә кебек. Мондый читләшү «татар тыйнаклыгы», «татар тарлыгы» дип атала. Ул нишләптер «бер «Идегәй»не генә «күреп капланып», төрки-татар прогрессын бары тик төркичелек, тәңречелек белән чикли, мөселман цивилизациясенең исен дә якын китерми. Шуның нәтиҗәсендә «Идегәй»дәге тарихи кисәтүләрнең бүгенге татар язмышында, аның әдәбиятында чагылачак һәм инде чагылган фаҗигаи чынбарлыкка күпер салмый, гомумиләштерми, киресенчә, күрми үтә. Уйлап карасаң, бүгенге татар әдәбияты, аның күп кенә күренекле әсәрләре «Идегәй» белән меңләгән җепләрдә бәйләнгән бит! Аларны ничек күрмәскә мөмкин? Нәтиҗәдә, әдәбиятыбызның мирас катламнары бик тә ярлылана. Шушы җитешсезлекне кулымнан килгәнчә йомшарту өчен, мин бу мәкаләмдә «Татар әдәбиятында ат язмышы» дигән теманы яктыртмакчы булдым. Татар чәчмә әдәбиятында сюжет җебен «Идегәй»дәге кебек, ат образы тартып барган, метафорик рәвештә милләт образын сынландырган, ат язмышы милләт язмышын хәл итүче символ бурычын үтәгән дүрт әсәр билгеле. Әгәр мин, әдәбиятчы да, әдәби тәнкыйтьче дә булмаган гади каләм иясе, ат образын сурәтләгән ниндидер башка бер лаеклы әсәрне хәтеремнән чыгарып җибәргәнмен икән, укучыларым өстәрләр, мин аларга моның өчен рәхмәтле генә булырмын. Дүрт әсәрнең беренчесе — Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе (1922). Әсәрләрнең язылу елларына игътибар итегез. Бу бик мөһим. Икенчесе — Айдар Хәлимнең «Өч аяклы ат» повесте (1989). Өченчесе — Вахит Имамовның «Могикан» повесте (2000). Дүртенчесе — шул ук А.Хәлимнең «Хунвейбин» роман-эпопеясыннан «Казыкка кадалган атлар» повесте (2007). «Ат караклары» темасына язылган тере «маҗаралы язмалар», минем фикеремчә, бу төр әсәрләр рәтендә карала алмый, чөнки югарыда күздә тотылган әсәрләрдә социаль аспект беренче урынга куела.
II
Ат турында кайгырту — милләт турында кайгырту ул. Г. Ибраһимовның Лев Толстойның атаклы «Холстомер»ы кебек, тулаем атка, аның фаҗигале язмышына багышланган әлеге әсәре 1922 елда язылган. Бу — гражданнар сугышы тәмамланып, инде большевиклар кулы астына кергән илнең тарихта күрелмәгән 1921 ел ачлыгыннан чыккан чоры. Әмма әлегә Галимҗан абзыйның шул ачлыкка багышланган һәм Җир йөзендә булып узган ачлыкларның берсендә дә языла алмаган һәм татар тарафыннан гына язылырга мөмкин, куркынычлардан куркыныч, дәһшәтлеләрдән дәһшәтле «Адәмләр» (аны хәзер безнекеләр «Адәмнәр» дип төзәтеп чыгаралар, шулай атап йөртәләр, хакыйкатьтә исә Ибраһимов кулы астыннан кәгазьгә ул «Адәмләр» буларак төшкән) әлегә язылып өлгермәгән аралык. Әмма тема һәм образлар язучының кальбендә колмак балы шикелле әчеп, мичкәсендә бөкесен атып чыгарырдай басым туплап яталар. «Адәмләр» ачлыктан бераз һуш алгач, 1923 елда язылачак. Илдә инде Ленин һәм партиянең Х съезды тарафыннан игълан ителгән Яңа Икътисади Сәясәт (НЭП) хосусый милеккә вакытлыча булса да юл ачып, тормышны җанландыра башлаган чор... Бер уңайдан, форсаттан файдаланып, темадан читкә чыгуым өчен гафу үтенеп, шунысын да әйтеп китим әле. Ачлык — кешелекнең даими халәте. Берләшкән Милләтләр Оешмасы китергән мәгълүматлар алты миллиард кеше яшәгән Җир шарында ел саен сиксән миллионлап кешенең туйганчы ашамавын раслый. Әмма шунысы кызык: дөнья халыклары әдәбиятларында ачлыкны Г.Ибраһимов кебек адәмзатлылык яссылыгы аша болай глобаль сурәтләгән язучы юк. Аллаһы Тәгалә «Адәмләр» кебек сирәк әсәр тудыру батырлыгын Идел-Уралдагы татар милләте вәкиленә биргән. Бу бит юкка түгел! Моның кадерен белергә кирәк.
ТУРЫ ТУЛПАР КАЯ ЧАБА?
107
Минем бүгенге әдәбиятыбызда исе дә булмаган ниндидер «постмодернистик әсәрләр» уйлап чыгарып, мәкаләләр язган тәнкыйтьчеләребезне төртеп уятасым килә: юк белән маташмагыз, ачыгыз Г.Ибраһимовның «Адәмләр»ендәге тирән реалистик һәм каннибалистик катламнарны, күрсәтегез аларны кешелеккә! Менә кайда ул «постмодернизм»! Аны язганда, Галимҗан абзыйның йөрәге бәйгедәге Алмачуарыныкы кебек ничек шартламый калды икән? Дөнья яратылганнан алып Ленин-Сталинның коммунистлар хакимиятенә кадәр күрелмәгән, бу хакта язу түгел, телгә алырга да куркыныч мондый вәхшилекне сурәтләгәндә, ничек кенәләр түзде икән ул?! Күпмилләтле совет әдәбиятында Ленин- Сталин диктатурасын Г.Ибраһимовның «Адәмләр»е кебек тирән һәм натуралистик фашлаган башка әсәр юк. Ул Короленконың Ленинга язган хатларыннан, Максим Горькийның «Новая жизнь» газетасында басылган мәкаләләреннән күпкә көчлерәк. Без йомыклыгыбыз, мескенлегебез аркасында гына аны бәяли белмибез. Шунысы кызык: «Адәмләр» матбугатта басылып чыкканнан соң, бүгенгә кадәр татар гуманитар югары уку йортларында аңа багышлап күпме фәнни эш язылды икән? Без булдырабыз. Ьичшиксез, татар әдәбиятында талантлар, даһилар бихисап булмаса да, бар.
Бая әйткәнемчә, «Алмачуар» кебек тулаем ат язмышына багышланган гүзәл, нечкә лиризм белән сугарылган бу әсәрнең сәер рәвештә «Бер мәхәббәтнең тарихы» дип «адәмиләштерелеп» билгеләнүе бүгенге укучыны сискәндерергә мөмкин. Атка нинди мәхәббәт булуы мөмкин, имеш? Монда бернинди дә гыйшык-мыйшык һәм мәхәббәт боҗрасы юк, бары тик авыл малае Закирның башкорт бүләк иткән бурлы биядән туган колын — булачак толпар, бәйгеләр тотачак чабыш атына, ягъни ир баланың, бу очракта мал баласына — колынга, аннан кырыкмыш тайга, аннан чабыш атына булган «мал ярату» тойгысы гына бар. Их, ничекләр генә онытылып, сагынып сурәтләми язучы үзенең Алмачуарын һәм ул чеметә торган сусыл үләннәрне! Андагы суларның сафлыгы, һаваның чисталыгы, табигатьнең матурлыгы! Ялгышмасам, булачак чабыш атының арка- билен кызлар биле белән дә чагыштыра, тояк тавышларын көмеш кыңгырау зеңгелләре белән дә тәңгәлләштерә, чабып барганда борын тишекләренең фырылдап киңәюен, күзләренең кабарып зураюын татар атына дөньяви иркенлек җитмәү идеясенә китереп тоташтыра кебек. Әнә бит ничек: «...Асыл сөяк булган Алмачуарым бу арада карап туйгысыз булып чибәрләнде. Ял, койрык җефәкләнеп, дулкынланып тора. Эч каеш белән тарттырган кебек нечкәреп, тип-тигез булып эчкә керде. Буе тагын да озыная төшкән кебек күренә. Аяк атлаулары шундый җиңел инде, әйтерсең, ул җиргә басмый, бәлки күзгә күренми торган канатлары белән очып кына бара...» Әйе, безгә билгеле татар цивилизациясенең ун гасырлык генераторын тәшкил иткән татар атының ирекле — 1917 елга кадәр булган романтик чорын — болын чорын, яшел печән, ак солы чорын шулай мөкиббән китеп сурәтләгән биредә язучы. Ул үзенең бөек художник-сурәтчелек көчен-талантын «адәмләр»дән генә түгел, аларның малыннан да сыйнфый дошман эзләп эзәрлекләгән кара көчләрдән яшереп, аны әле кичә генә «кеше ашаучылар» оештырган 1921 ел ачлыгыннан исән-аман чыккан һәм бүген НЭП биргән өмет-яңарыштан килгән куанычын кая куярга белмичә, Агыйдел буе тугайларында чабулаган Алмачуарына бүләк итә. Кыйммәткә төшә бу бүләк. Язучы нечкә сизем белән сизә — большевиклар Алмачуарларга «колхоз буразнасын» алып килә. Ул бу хакта ачыктан-ачык әйтергә курка, чөнки аны, «җир-су социалистын», шушы ук буразнага төшерделәр һәм кесәсеннән эсэрлар партбилетын суырып чыгарып, большевиклар партбилетын тыктылар. Әйе, илдә сыйнфый дошман эзләү көчәйгәннән-кәчәя, язучының үз гәүдәсе дә Архангель зиратындагы чокырга ташланыр сәгатен озак көтәсе калмаган. Әмма әлегә... бөдрә таллы тугайларда, НЭП алып килгән романтик чорда, башына яшел яулык бәйләнгән романтик Закирны алып киләчәккә томырылган татар аты — Алмачуар белән нишләргә?! Сирәк психолог-язучы аптырашта. НЭП «җепшеге» озакка бармас. Бу ике адымлык тын алыш кына. Алда — хосусый шәхеслектән кумәкчел шәхессезлеккә күчү фаҗигасе. Артта — аерым хуҗалык, алда — колхоз. Артта — яшел печән, алда — сарык сидегендә җепшегән салам. Артта — алтындай сары солы, алда — тилебәрән орлыгы. Урталык һәм уртаклык юк. Булмаячак та. Әмма кая чаба бу тулпар? Нинди упкынга? Һәм якын киләчәктә йорттан йортка, келәттән келәткә, абзардан абзарга йөреп, мал талап колхоз төзиячәк коммуннар кулына тапшырырга теләмәгән язучы үзенең кадерле мирасын
— Атын-Алмачуарын — чираттагы бәйгедә «яндырып үтертә». Бу сталинизм тарафыннан татар атына, аның аша татар әдәбиятына бирелгән сигнал иде.
АЙДАР ХӘЛИМ
108
Ш
Һәм татар аты, һәм әдәбияты бу һәлакәт сигналын ишетте. Әмма диктатура шартларында алар бернәрсә дә эшли алмый, бары тик булганны һәм булачакны теркиячәк хронометрлар булып кына хезмәт итә алалар иде. Бу күзлектән караганда, татарның чәчмә әдәби поэтикасында икенче игътибарга лаек әсәр 1989 елда язылып, 1992 елда «Казан утлары»нда басылып чыккан «Өч аяклы ат» повестедыр, мөгаен. Язучы үзенең остазы туктаган, Алмачуарның йөрәге шартлап ауган төштән торып үткән гасырның утызынчы елларына һәм аннан илленче елларга сикерә һәм татар аты, татар авылы кичергән иң зур фаҗигане — атсыз, киң масштабта гомумиләштереп әйткәндә, атсыз-җисемсез генә түгел, атсыз-исемсез (игътибар итегез: атың-исемең кем?) калу чорын сурәтли. Әгәр Галимҗан Ибраһимов заманнарында, югарыда әйткәнемчә, бары тик кешеләр генә сыйнфый дошман дип игълан ителсә, атылса һәм катыр китсә, инде А.Хәлим сурәтләгән чорларда мондый «дошман»нарның маллары да «сыйнфый дошман» итеп игълан ителә һәм репрессиягә эләгә. Әсәр үзе тулаем авыл тормышының көндәлек романтизмы белән сугарылса да, биредәге сурәтләнеш чаралары бик кырыс. «Алмачуар»дагы романтик буяулар «Өч аяклы ат»та күренми. Ул — колхоз буразнасыннан чыкмаган арык мәхлук. «Кулак нәселе» булганы өчен тукмактан калмаган Бамбукның арба араталары кебек шәрә кабыргаларын гына санамый язучы. Әмма Бамбукның табигатьтән сылу бия булуын аның Бамбук дигән романтик исеме, кайчандыр бамбук камышын хәтерләткән нәзек сыйраклары раслый.
«Өч аяклы ат»тагы бүре тешенә эләккән буаз Бамбукның язмышы — үз чорының «тере пашпорты» ул. Менә кайда «Идегәй»дәге тарихи кисәтүләр, берсе икенчесенә яу чапкан ир-атлар, ике төрки-туган Аксак Тимер белән Туктамыш алышлары, дала тулып кыйралып яткан атлар күз алдына килә!.. Биредәге әсәрнең эчтәлеге авылның үзе кебек бик гади. Авыл гүзәле Саниянең әти-әниләрен «кулакка үткәргәндә», совет куштаны, сәнәктән көрәк булган сукбай Гыйльметдиннең шушы гүзәлгә күзе төшә. Әмма Сания үзенең сөюен хакимият вәкиле белән алыш-бирешкә алыштырмый һәм Гыйльметдингә кияүгә чыгудан баш тарта. Саниянең сөйгәне, инде аның кияве Хәлим, сугышта ятып кала. Сугыштан соңгы чорга таланган һәм ач-ялангач калган авылда бригадир булып үрмәләп өлгергән Гыйльметдиннән ат алып, улы Кәбир белән Сания кайчандыр утызынчы елларда авылдан качып киткән һәм ерактагы совхозда яшәп яткан тутасы белән җизнәсенә кунакка бара. Тик биредә аларны фаҗига көтә: төнлә абзарга бүре төшә һәм Бамбукны яралап, аягын имгәтә. Бала белән ана илле чакрым юл үтеп, авылга җәяү кайталар. Биредә аларны тагын да аянычрак фаҗига көтә: Саниядән шәхси үчен кайтарып, алдына тезләндерергә хыялланган Гыйльметдин тарафыннан ул колхозны атсыз калдыруда гаепләнеп, эше прокуратурага тапшырыла. Атның исәнлеген расларга һәм әнисен коткарырга теләгән ун яшьлек Кәбир җиде сынау, җитмеш бәла аша Бамбукны авылга алып кайтуга ирешә. Үз хәйләсенең фаш ителүен теләмәгән Гыйльметдин, Саниянең район эчке эшләр КПЗсында утыруыннан файдаланып, «ач колхозчылар»ның «тамагын туйдыру» ниятендә буаз Бамбукны суйдырта. Татар колхоз крестьяны белән аннан тартып алынган мал-туар — Ат арасындагы тере җеп, ниһаять, шартлап өзелә, татар авылының социаль җирлеге
— үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге менә шушында упкынга убыла...
Моннан ун ел чамасы элек IV Халыкара мөселман кинофестивалендә җиңүче урыннарның берсен яулаган «Өч аяклы ат» фильмының авторлары белән булган матбугат конференциясендә кинорежиссёр Нурания Җамалиның, Казан артындагы Биектау районында фильмны төшергәндә, Бамбук ролен башкарыр өчен бөтен районда бер ат таба алмаганнарын сөйләгәне хәтердә. Табылды ул ат эзли торгач, арык булырга тиешле Бамбуктан аермалы рәвештә эре сөякле һәм чамадан тыш симез булса да. Аның исерек хуҗасының сәгать саен аракы сорап килеп йөдәтүе дә хәтердә калган. Болар барысы да татар күптән арынырга, үзенең нинди һәлакәт алдында торганын аңлап, айнырга тиешле галәмәтләр дә бит, югыйсә...
Атсыз татар авылының ямьсез калуы, аның «перспектив рәвештә» бетүгә баруы
— бүгенге чынбарлыгыбыз. Югарыда сурәтләнгән картиналардан соң илле еллап вакыт үткән. Әгәр Татарстан хөкүмәте, беренче чиратта, аның югары уңышлар яулаган авыл хуҗалыгы министрлыгы «Татар атын аякка бастыру» дигәнрәк программа булдырып, эшкә башласа, безнең авыллар бу кадәр бөлгенлеккә төшмәгән булыр иде. Әмма, әмма... Татар атлары белән бүгенге хәлләребез ничегрәк тора соң? Гарәбстаннан миллион долларлар
ТУРЫ ТУЛПАР КАЯ ЧАБА?
109
исәбенә Татарстанга китертелеп, җылы түшәкле ипподром араннарында кара уылдык һәм сортавай печенье ашап, «гылавалар» һәм башка киң җилкәләрнең алтын- көмешкә чумган хатыннарының яхшы кәефләре хакына гына түгел, дөньякүләм Спорт узышулары өчен дә әһәмиятледер, әмма ул узышкан медальле тулпарлар безгә мәртәбә дә китерми, авылыбызны атлы-колынлы да итми, ягъни бездән «колхоз пычагы» алып киткән татар атларын кире кайтармый. Бу хәл шул ук Айдар Хәлимнең моннан өч- дүрт ел элек «Казан утлары»нда чыккан «Хунвейбин» роман-эпопеясының «Казыкка кадалган атлар» китабында сурәтләнә. Әгәр Ибраһимовның ХХ гасыр Алмачуары печәндә һәм солыда, Айдар Хәлимнең ХХ гасыр уртасындагы Бамбугы соры саламда тотылса һәм иткә чалынса, «Хунвейбин»дагы Кизләү авылы җитәкчелеге үз атлары алдына, кая ди балык уылдыгы, черек салам да салып маташмый: кайчандыр кешеләре качкан, инде хәзер ачлыкка түзә алмыйча авылдан качкан атларын, эзләп табып, абзарга биклиләр һәм аларның барлыгы да онытылып, айлар буе азыксыз, сусыз тотылган малкай-мескенкәйләр, абзардагы матча-өрлек ишарәтен ашап, тешләре белән өзелгәнче кимереп, акылдан язалар һәм казыкларга кадалып җан бирәләр.
IV
КамАЗ автогигантының келәймәсенә әверелгән Кашка Туры Тулпар күзләрен алартып кая чаба? Шулай алдын-артын белми чаба-чаба, җил-юргага әверелгән бу җан иясе, Лермонтов әйтмешли, үзенә бәла эзлиме? Вахит Имамовның Могиканы ул. Шул исемдәге әсәрнең төп герое Вәлит кечкенә акылы белән халкының язмышын туган Идел-Чулман буе татарларына тиңдәш күреп, Шонкар дигән биядән туган булачак чабыш атының исемен Көньяк Американың һинди кабиләсе — Могиканнар исеме белән атаган. Замандаш язучыбыз үзенең сирәк лирик әсәрләреннән исәпләнергә хаклы «Могикан»ындагы тулпарын Галимҗан Ибраһимовның Алмачуар чалымнарын күреп тасвирлый: «Маңгаенда ап-ак йолдызы бар. Сыйраклары озын. Карындыктан арынып, ярты сәгать үтүгә үк, әнисенең җилененә барып ябышты. Ай-һай тере!.. Әнисе сымак тулпар булмагае!..»
Әмма татар чабышкысының тыны кысылган. Аны кичә генә сабан арасыннан чыгарып, бер-ике көн җикми тордылар, кеше кыйлана дип кыйланган булып, авызын шакарып, ак тешле тамагына бер-ике йомырка тамыздылар да бүген бәйгегә ярышка чыгардылар. Автор татар атының һәм татар авылы язмышын бертигездән куя. Ат юк
— авыл юк, авыл юк — ат юк. Биредә киңрәк алырга кирәк иде: ир-ат юк — авыл юк, авыл юк — ир-ат юк: «Әле кичә, өченче көн генә тәртә арасында йөргән бичара малкайлар, ярты чакрым ара үтүгә, ак күбеккә баткан. Чабатадай җәелгән тояклары тузанлы, йомшак юл өстендә лап-лап килә. Хуҗаларының аяусыз камчылавына, яман типкәләп, һау- һаулап куалавына түзмичә, бәбәкләрен акайтып, гыжлап-пошкырып чапкан була алар. Боларның бер өлеше аксап-туксап ярты юлда туктап калачак... Юк булгач, юк инде ул, гомер буе читлектә, коллыкта интеккән, ирекнең, чын дала һәм чиксез күк йөзенең ни икәнен дә белмәгән, өркетелгән, тоткын кошлардан башкаларны чүкеп ала йә булмаса әйдәп бара торган бөркет, лачын, шонкар чыгамыни?!»
Яхшы бит, җәмәгать! Матур бит! Татар атының, димәк, авылының юкка чыгуына багышланган реквием-поэманың кереше бит бу!
Могиканга өркерлек кенә түгел, бәеннән алагаемга ычкынып, упкыннарга ташланыр сәбәбе бар: аның туган авылы Гәрдәлегә, җир актарып, бульдозерлар кереп килә. «КамАЗ сезнең артта калган төбәгегезне алга җибәрәчәк», имеш. Авыл халкын күп катлы баракларга куып кертеп, урынында чуен кою заводы төзеләчәк. Әйе, татарның бары тик илле-алтмыш еллык гомерендә нинди үзгәрешләр: әгәр Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар»ындагы Закир тулпарының бәйгедә янып үлүе белән егетләрчә «килешсә», атының үлеп тә, аның һәм үз (ир-ат) нәселенең мәңге исән булачагына инанып, авылының «үлемен» күз алдына да китерә алмаса, Айдар Хәлимнең «Өч аяклы ат»ында Кәбир, Бамбугының суелып ашалуы белән килешә алмыйча, исән авылын ташлап, «шәһәргә чыгып качарга» хәл итсә, Вахит Имамовның Вәлите һәм Могиканы исә бөтенләй авылсыз калалар. Болар барысы да «бәхетле киләчәк-коммунизм» һәм аны югарыда утырып тормышка ашыручылар («Сыка белән совет хөкүмәте») хакына. Ничек түзмәк кирәк? Завод төзү өчен нигә кара туфраклы җирдә иген үстергән, мал асраган авылны күчерергә? Аһ, татар авылы булган өчен. Туфракның культуралы кара катламын культурасыз кызыл катлам, зыялы татарны башка кавем белән буташтырыр, катнаштырыр өчен. Бу кадәр гаделсезлек һәм мәгънәсезлектән җаны әрнегән язучы әсәренә ашыга- ашыга публицистик гыйбарәләр белән яңа диспозицияләр ача: «Ялан-кырларда, инеш-ерганаклар кузгалып, калкулыкларда тәүге «түбәтәйләр» пәйда булгач, шул
АЙДАР ХӘЛИМ
110
ук далага һәркайсы авыл йортларыннан да биегрәк грейдерлар, бульдозер, экскаваторлар, «КрАЗ», «БелАЗ» машиналары килеп тулды. Шул гыйфритләр калкулыкларны уңга-сулга йолкып җимерә, көздән генә орлык чәчелгән иген басуларын катлам-катлам итеп кисә башладылар. Тау-тау булып өелгән чем-кара туфракны экскаваторлар «БелАЗ», «МАЗ»га төйи, ә тегеләре икмәк өстенә ягып ашардай шул байлыкны әле теге, әле бу яктагы ерымнар, чокырлар эченә, күлләр, чишмәләр өстенә илтеп аудара торды.»
Нәрсә, кара туфраклы басулар, татар халкының үзе белән шулай булмадымы? Иң яхшы, затлы никах ул катнаш никах икән. Никадәр күбрәк булса, шулкадәр һәйбәт. Бигрәк тә «олы туган» вәкиле-вәкиләсе белән. Иң теләктәшсез, начар никах — үз милләтең белән. Менә төрки-татарның башка бер генә милләттә дә булмаган тарихи «ир-ат» төшенчәсе кайларга барып ялганды һәм акланды! «Сау кеше аракы эчәргә тиеш. Кырлы стаканлап». Килмешәкләр авылның түтәйләренә көн дә иртән «йөкләмә» биреп китә: «Кичкә җан башына ким дигәндә берәр шешә «первач» әзерләргә». Караңгы төшүгә ярты авыл исерек. «Өйдәш»ләргә ияреп, хуҗалар үзләре дә эчә. Һәркөн саен ихаталар эчендә талаш-сугыш. Ата — улны, ана кызны белми. Иваново марҗалары ямалныкыларга ияләшкән. Псков ирләре Рязань хатыннары янында, йә лапас сәндерәсендә, йә мунчада кунып йөри».
Вахит Имамов заманында туган авылыннан да ваз кичереләчәк татар аты үзе көннән- көн камалышта кала бара: ул черки-кигәвеннәрдән кача, салкын күләгәсендә шартлатып үлән өзә, ял итә торган урманнар киселә, кырыла; ул суын эчә торган чишмәләр-күлләр күмелә; печәнле болыннар бетон астындагы завод нигезләнәчәк «геодезик объект» булып кына кала. Гәрдәлеләр бәйге-Сабан туй үткәрү хокукыннан мәхрүм ителә. Хәзер аның сараенда да килмешәкләр яшәгән һәм почмаксыз калган Могикан икенче елны Чаллы сабантуена бөтенләй кертелми. Атның хуҗасы Вәлитнең сөйгән кызын килмешәкләр көчли, дөресрәге, ул үзе бирелә, чөнки «Мәрьямнең имчәкләренә мыек төртеп күңел ачкан, аның белән күптән әшнәләшкән бәндә янына килеп йөргән иң «галаунайларның» берсе икән». Биредә бер уңайдан шунысын да әйтми булмый: Вәлитнең Мәрьям, «мыеклы түрә» һәм Сабантуй ярышында башкорт җайдаклары арасындагы конфликты үтә дә ясалма һәм примитив килеп чыккан кебек. Монда сурәтләүне сөйләү, сурәтче- художникны очеркчы-публицист җиңгән. Иң мөһиме: автор мир белән төзелгән КамАЗның, объект буларак, субъектның ирек сөйгән холкын үзгәртүен күрсәтүгә ирешкән: Мәрьямен яклап, аны көчләүчеләргә каршы ташланасы урында Вәлит каядыр кача; шулай итеп, «герой» өстән төшкән күрсәтмәләргә буйсынып кына яши башларга тиеш була. Могикан үзе дә бәйгеләрдә ярыша алу-ярышмау хокукыннан мәхрүм ителә. Тора-бара камалыш авыл тупсаларына килеп җитеп тарая. Йорт-җирне чит-ят халык баса. Хатын-кызларны сакларга хет милиция куй. «Сентябрь башында Гәрдәлене юкка чыгардылар... — дип кырыс сабырлык белән нәтиҗә ясый автор. — Халык зар елады. Кар базлары, иске бурадан салган мал йортлары, келәт, чиннек — бөтенесе дә ун сумга янды. Әмма гомерендә беренче мәртәбә мондый «зур акча» тоткан күпчелекнең күзе сукырайды... Уяураклар үзенең мунчасын-йортын сүтеп, бер-ике төн эчендә якын-тирә авыллардагы туган-тумачасына илтеп куйды. Ачыгавызларга анысы да тәтемәде, аларнын ихатасына «кызыл әтәч» кунды. Октябрь аенда инде авыл урынында тигез мәйдан гына җәйрәп ята, анысы да гыйфрит-бульдозерлар белән ерылып, чокылып, асты-өскә килеп беткән иде. Шуны күргәч кенә халык айныгандай булды.
— Ә зират кайда? Әби-бабайларыбыз яткан газиз зиратыбыз кая киткән?!
Юк, анысы да юк, ул «газиз»не дә гыйфрит төрәне тетеп үткән иде...»
«Халык айныгандай булды» дип язучы ашыгыбрак әйткән, минемчә. Мин Вахит Имамовны анлыйм. Анын татарны айнытасы килә. Әмма, ни гаҗәп, безнен халык әле бүген дә айнымаган. Без монын чынлап та шулай икәненә язмабыз дәвамында ышанырбыз.
КамАЗ — татар халкынын, бигрәк тә Татарстан татарынын, аеруча Кама аръягы татарынын йөрәк ярасы. Бу ярадан кара кан булып безнен бәхетсезлекләребезнен башы булган җир мае — нефть саркый. Без аны хәзер, гадәттәгечә, татарча «нәфт» дигән атамасын ташлап, урысча «нефть» дип кенә атап йөртәбез. Юк, Нефть үзе, җир асты байлыгы буларак, һич кенә дә бәхетсезлек чыганагы түгел. Киресенчә, бәхет чыганагы. Нефть исәбенә яшәп яткан гарәпләрне искә төшерегез. Ул — безгә Аллаһтан бирелгән газиз байлык. Куллана белеп кулану һәм бәрәкәт табып баю өчен. Без аны куллана белмәдек, хуҗа була алмадык һәм бүгенге мескенлеккә төштек. Шунын өчен Аллаһ җәзасына лаек булдык. КамАЗны безгә үзебезнеке булган нефть, җир, су, һава, эшчеләр, ипекәй, сөт, май, ит «чакырып» китерде. Барысы да үзебезнеке, барысы да бушка, тик КамАЗ үзе генә безнеке түгел — «ский»ләрнеке.
ТУРЫ ТУЛПАР КАЯ ЧАБА?
111
КамАЗ безне кайгылы итсә итте, бәхетле генә итә алмады. Инде талаунын чигеннән чыккач, янгын чыгарып, тагын бер тапкыр таладылар. Ичмасам, бер генә пожарный да җәза алмады. Ә менә шушы КамАЗ алып килгән социаль-әхлакый, милли-мәдәни, рухи-матди һ.б.ш. проблемаларны ачып салган публицистик, әдәби-чәчмә, шигъри әсәрләребез бармы? Алар тарихта калганмы? КамАЗ сафка басканнан сон үткән кырыклап ел эчендә Татарстан Язучылар берлегенә килеп исәпкә баскан йөзләгән язучыларыбыз «КамАЗ һәм татар милләте» дигән глобаль проблеманы яктыртуда нинди эшләр майтарган? Милләтне, Вахит Имамов әйткәнчә, айныткан, мәсьәләләрне җан ачысы белән ачкан, тетрәткән, безнен нинди хәлгә төшкәнлегебезне Чынгыз Айтматов, Виктор Астафьев, Валентин Распутин кебек осталык белән сурәтләгән язучыларыбыз, очеркларыбыз, хикәяләребез, романнарыбыз бармы? Юк. Ә нәрсәбез бар? Тикшеренүләрем шуны күрсәтте: КамАЗ төзелә башлаганнан бирле, аны шаштырып мактауга — кирпеч кебек калын, әмма буш, социалистик ярыш алдынгыларын чамасыз шыттыруга багышланган менләгән «Огонёк» глянецлары, төче вә баллы очерк җыентыклары, елтыр, ярпач альбомнар, календарьлар чыгаруга барлыгы 137 вагон фин кәгазе киткән, әмма алар арасында дистә менләгән хезмәтчәннәрнен тозлы вә ачы яшь тамчысын күрсәтеп язылган бер генә тетрәткеч язма — очерк та, хикәя дә юк. Әмма, гафу, татар әдәбиятында бер хикәя бар икән. Ул да, кичерәсез, А.Хәлимнен 1993 елда язылган «Энгер» хикәясе. Укучы анын белән янәшә куярлык башка берәр хикәя тапса, хәбәр итәр — бу язмабызга өстәрбез. Әмма Татарстан Милли китапханәсенен библиография бүлеге һәм халыкара интернет әлегә безгә бүтән мәгълүматларны бирми. Ул 1972 елда минем күз алдымда булган вакыйганы сурәтли.
«Энгер» язылган һәм басылып чыкканнан сон шактый гомер узгач, КамАЗ исеме астында татар өстенә төшкән проблемаларны шундый кискенлек белән күтәрү һәм ача алу вәхие Аллаһы Тәгалә тарафыннан күренекле язучыбыз һәм публицист-нәширебез Вахит Имамов өлешенә туры килгән булып чыкты. Монын өчен намус, сәләт-талант кына түгел, шактый дәрәҗәдә батыр булу да кирәк иде. Рәхмәт анарга. Ә бит Татарстан Язучылар берлегендәге дүрт йөзләп язучынын һәркайсы тәрҗемәи хәле, туганлык җепләре, матди халәте һ.б. ягыннан чыгып караганда, ниндидер күләмдә КамАЗ белән бәйләнгән иде һәм бүген дә бәйләнгән хәлдә кала. Ә нигә күтәрмибез без КамАЗ темасы аша татар, гомумән, татар халкы, Татарстан, анын табигый байлыклары булган нефь, газ, су, һава, кара туфрак, җир, урман һәм башка төр мирасыбызнын Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан җирле милләт мәнфәгатьләрендә якланган күләмдә файдаланылуы һәм сакланылуы мәсьәләсен?! Бу язучыларыбыз, журналистларыбыз, сәнгать эшлеклеләребезнен бурычы түгел мени? Әнә, намусы булган һәм гражданлык бурычын тойган язучыбызны сискәндергән бит! Һәм ул бу темага романнар, «Кәнәфи», «Күке», «Могикан» кебек курку-өркү белмәгән повестьлар, «Сәет батыр», «Татарларның яшерелгән тарихы» дигән тарихи-публицистик эзләнүләр, дистәләгән үткен мәкаләләр язган һәм, Аллага шөкер, бүген дә язуын, үзе баш мөхәррир булган «Мәйдан» журналында чыгаруын дәвам итә. Әмма һаман үз бәясен генә ала алмый!.. Тәнкыйтьнең бурычы — язучы язганны ачу! Уңы һәм сулы белән! Бары һәм югы белән! Көнләшмичә, тибешмичә, сүгешмичә. Бер генә язучының иждты да бары тик җәүһәрләрдән генә тормый. «Могикан»да байтак тел һәм сурәтләнеш табышлары очрый. Американың колонизаторлар тарафыннан кырылып беткән һинди кабиләләренең тел-атама, мәдәни- мәгърифәти структурасын «үзебезнең әйбәт колонизаторлар» тарафыннан кырылып диярлек беткән татарның тел-атама структурасы белән бербөтен булып сурәтләнүе, татар балаларының һинди мифлары, ат-мустанглары белән саташуы, минемчә, язучының кызыклы җәүһәре буларак танылырга хаклы. Менә бит иртәгә җир белән тигезләнәчәк Гәрдәле малайлары ничегрәк кенә сөйләшә: «Кичә мустангларны прериягә алып чыккан идек. Бивакка туктагач, муссон купты, томогавклар белән ботак-санак кисеп, бик зур вигвам кордык... Мустангларны лассо ыргытып кына тотарга туры килде...»
Милләтнең иҗтимагый хокукы турында сүз кузгалганда, язучы тарихның курку- өркүдән үткән мирасы белән чын «Сәет-батырларча» эш итә. Кайвакыт биредә, югарыда әйтә биреп куйганымча, язучылыкны публицистлык басып киткәндәй тоела: «Мөшһид Иван илле икенче елны Казанны яуласа да, безнең кавем халкын тезләндерә алмаган. Аннан соң падишаһ булып килгән Алексей, Пётр, Анна, Екатериналар да буыннан- буынга әманәт тапшырган: «Татарларга янә берләшергә ирек бирмәс өчен, Казан җиренә урыс авылларын күчереп утыртырга. Юлбасар, катил, караклар табыла икән, аларны үлем җәзасыннан азат итәргә дә шулай ук татар авыллары арасына мәҗбүриләп китереп утыртырга. Мәчетләрен җимереп бетерергә, мәдрәсәләрдәге шәкертләрен куып таратырга, халкын чукындырырга,
АЙДАР ХӘЛИМ
112
каршыларын җирсез калдырырга. Андагы җирләр тимер-бакырга бай. Шуңа күрә ул җирләрдә заводлар төзергә дә татар крестьяннарын шунда беркетергә, теленнән аерырга. Менә шундый сәясәт нәтиҗәсендә безнең җирдә Алабуга, Чистай, Зәй, Питрәч, Тәтеш сыман урыс утраулары үсеп чыккан. Патшалар кулыннан килмәгәнне хәзер Совет власте эшли...»
Кыскасы, Вахит Имамов үзенең «кечкенә дә төш кенә» кебек «Могикан»ында татар әдәбиятында беренче тапкыр Магниткалар, Чиләбе ЧТЗлары, КамАЗлар басып киткән татар авылларыннан берсе булган фаҗигаи Гәрдәле авылының елый-елый җир йөзеннән китеп баруы турында поэма тудырган. Үзенең алтмыш яшен каршылаган әдипне мондый уңышы белән котларга кирәк. Әлбәттә, камиллекнең чиге юк. Бу урында язучыга берничә теләк тә әйтәсе килә. Әгәр дә шушы теләкләр «язучы язган чакта» ниндидер могҗиза белән аның зиһенендә утырган һәм гамәлгә ашырылган хәлдә әсәр күпкә уңышлырак, камилрәк туган булыр иде. Әсәр бик ашыгып язылган. Язылганнан соң аек зиһен, ачык күз белән яңадан карап чыгылмаган. Әсәрнең «ат башы» итеп казыкка элеп куярлык символы табылмаган. Әдәбиятта чын ачыш символлар аша гына бара бит. Тел тигез түгел. Ясалма рәвештә китереп чыгарылган конфликтлар, тел төгәлсезлекләре, урынсыз кулланылган гыйбарәләр шактый. Бер генә мисал. Татарда ара-ераклыкны борынгы заманнарда «дилбегә буе» белән чагыштыру булган. Әмма, халыкчан булам дип, егерменче гасыр уртасында, космик кораблар Айга менгән заманда, «Григорий дәдәй аның кыяфәтен инде ике-өч дилбегә буе озынлыктан ук чамалап өлгергән иде» дигәнне бүгенге укучы ничегрәк күз алдына китерергә тиеш икән? Җитмәсә, «кыяфәтен», җитмәсә, «чамалап». Йөзен, сынын түгелме? Гади генә «күреп» түгелме? «Первыйлар» күрсәтмәсенә «протест» рәвешендә бәйгедә «мотоциклдан һәм өч меңнән «баш тарткан Могиканның ничегрәк тормыштан китүе — «җиңеп җиңелүе» аңлашылып җитми.
Чынлап та, язмамның башына чыгарылганча, КамАЗ келәймәсендәге Могикан — «Туры Тулпар кая чаба?» Язучының бер раславында, Могикан җилеп барышлый, читкә каерылып, «өч йолдызлы полковник»ны фуражкасы-ние белән «чәчрәтеп очырса», шуннан ике бит аша гына аны «Арлувка җанындагы чокырда суеп үтерделәр» дип расланыла. Монысын, әдәбият кануннары ачылганны кабатлау тенденциясеннән чыгып караганда, бөтенләй дә аңлап булмый кебек. Моннан егерме елга якын элек «Өч аяклы ат»ны — Бамбукны татар колхозы бер тапкыр суеп ашаган иде бит инде.
Болар әдәбият тормышында була торган хәлләр. Әсәрнең киләсе басмаларында язучы алардан җиңел котылып, «Могикан»ны әдәбиятыбызның асыл әсәре итә ала. Ничек кенә булмасын, Вахит Имамов Гәрдәле авылын йоткан, димәк, татарны, Кама аръягы татарын авылсыз калдырган КамАЗ темасына тотынып, язучылыкның зур социаль-әхлакый бурычын үтәгән. Аннан язучының йөрәктән тетрәнеп чыккан авазы, Чаллының Сидируфка пачулкасында төзелгән биек йортның уналтынчы катындагы Вәлитнең сыкрануы, юк ителгән татар авылларының тере авазы булып яңгырый: «И туган җир! Син юк инде! Урынында хәзер күк йөзенә кара баганалар сузып гыйфрит завод утыра. Мичләрендә руда, күмер түгел, ә шул завод астында калган ил зираты, хәтер, тарих яна... Аларга ил-йортыңның күптән кирәге юк. Айрат, Мәрьям, Делавар, Могиканнарның һәммәсен дә шулар кәнәфи һәм акча хакына сатты. Мондый илнең миңа кирәге юк. Телсез бөҗәк булып яши алмыйм, син мине ярлыка. Хуш туган җир! Саумы газиз, гаярь Могикан!»
V
Менә юнәлешен югалтып чапкан Туры Тулпарыбыз кая килеп чыкты. Саумы, газиз, гаярь Могикан! Бу бит тарихи аваз! Тарихи чакыру!.. Таң калырлык! Соңгы йөз ел эчендә әүвәлдә татар ире-егете тарафыннан мең ел янәшәдә булган татар атын юк иттерү, расхутка чыгарттыру, аннан татар ир-егетен үзен юкка чыгару хакына язылган өч әсәрне — «Алмачуар», «Өч аяклы ат — Бамбук», «Могикан»ны — гүя бер даһи режиссёр кушуы буенча бер даһи сценарий остасы язган һәм төрле заманнардагы төрле тиран-падишаһлар түгел, ә бер замандагы бер падишаһ тормышка ашырган диярсең! Әмма Вахит Имамовның «Хуш, туган җир!» дип төшенкелек аңкытып куйган гыйбарәсенең иң азакта, күңелләрне җилкендереп: «Саумы, газиз, гаярь Могикан!» — дип әсәрен тәмамлавы бездә, татар баласында, реквиемнан соң патетик ораторий тыңлау хиссиятен уята.
Ат елы 2014 елны була, дидек. Иншалла. Татар баласы, татар ир-егете, үзенең бай тарихы, тоташ бер цивилизациясе белән юкка чыгарга теләми, ә киресенчә, аты- исеме, Алмачуар-Әлифбалары белән мәңге яшисе, кешелек харитәсендә югалмыйча, үз юлы белән барасы, шиксез таланты белән дөньяны сыгындырасы килә икән, ул, ничек кенә, кайда гына, нинди генә материкларда, хәзерге тел белән әйткәндә, регионнарда — Алтайдамы, әллә Мөслимдәме
ТУРЫ ТУЛПАР КАЯ ЧАБА?
113
— яшәвенә карамастан, үткәне һәм бүгенгесе, Европаны таң калдырган арбасыннан алып, безне харап иткән колхоз нигезләренә, алардан үрчегән кооператив ҖҖЖдарга (колхозга кадәр — колхоздан соңгы чор), үзен татар санаган һәр адәм затына кадәр җегәрләнеп һәм илһамланып, тарихтан китеп югалган татар атын аякка бастыра башларга тиеш. Татар йорты, татар капкасы каршында татарның иминлек символы — ат бәйли торган баганасы булырга тиеш. Татар ир-аты аякка басмый, гамәлгә килми торып, татар мөстәкыйль була алмый гына түгел, хәтта аның турында уйлый алу батырлыгына да ия була алмаячак. Бүген бу идея һәр татар авылы тупсасыннан шәһәрләрнең иң биек йортларында яшәгән татар җаны аша Казан Кремле, Татарстан җитәкчелегендәге «ат җанлы» ирләр (ир-ат) йөрәгенә кадәр үтеп, Татар атын гамәлгә кую программасын булдырырга һәм шуны тормышка ашырырга керешергә тиеш. «Идегәй»дәге Идегәйнең ир-ат бердәмлеген сакларга кушкан васыятен үтәү булыр иде ул. Татар аты үзбәк, төрекмән, башкорт һ.б.ш. атларга бүленеп юкка чыкканнан соң, без татар аты буларак кире кайтырга тиеш. Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы әлеге программаның штабы ролен үтәргә бурычлы. Бу — прожект түгел, яшәтә һәм яшәртә торган проект. Аллаһ безгә шундый тантаналы бурыч-җәза әзерләде: исән каласыбыз килсә, татар атын яңадан тудырырга һәм аның иярсез сыртына атланырга тиешбез. Бу уен эш түгел. Кыен эш. Бәрәкәтле, иманлы, гуманлы эш. Бу — яһүди кардәшләребезнең, Синай комлыкларыннан куылганнан соң өч мең елдан үткәч, үз дәүләтләрен торгызырга тотынуларына һәм шуңа ирешүләренә тиң бәракәт. Шулай була күрсен иде. Шулай булмаса, 2014 елның АТ ЕЛЫ дип игълан ителүеннән татарга ни файда?