Логотип Казан Утлары
Шигърият

Шигырьләр

Мин, Алинә Садертдинова, Тәтеш шәһәрендә туганмын. Татар мәктәбенең
IX сыйныфында укыйм. Табигатем буенча шаян, кайчак шук, ачык күңелле,
эчкерсез. Яраткан шөгылем - әдәби әсәрләр уку, шигырьләр, әкиятләр иҗат
итү; җырларга, биергә бик яратам.


Ана өмете
Июнь таңы... Күпме аналарның

Тынычлыгы кинәт югала...
Сугыш башланды, дип хәбәр итә

Радиолар бөтен дөньяга.
Фашист гаскәрләре бәреп керде

Тыныч кына яткан ил чиген.
Шомлы хәбәр бөтен авыл буйлап

Шакып йөрде һәркем ишеген.
Аналарның йөрәк парәләре

Китеп барды Ватан сугышына.
Төннәр озын, башта төрле уйлар,

Газиз ана улын сагына.
Хатлар килми озаграк торса,

Ана түзми: елый, борчыла.

Соңгы хатын улының, кат-кат укып,

Аны үбә, кыса учына.
Түз, түз, ана, тиздән сугыш бетәр,

Улың кайтыр синең яныңа.
Җиңү алып кайтыр уллар, кызлар,

Күмелер илебез алар данына.


Мин, Фирүзә Гыйздәтуллина, Мамадыш районы Норма авылында тудым. 2012 елда XI
сыйныфны тәмамладым, хәзерге вакытта Казан (Идел буе) федераль университетының
Алабуга институты психология һәм педагогика факультетында II курста белем алам.
Мәктәп елларыннан шигырьләр язам, күп кенә конкурсларда катнаштым, шигырьләрем
район газетасы битләрендә басылып чыкты.


Чишмә моңы
Талга кунып сандугачлар сайрый,

Су буйларын сарган куе томан.
Челтер-челтер көмеш чишмә ага,

Чишмә моңы — бишек җыры сыман.
Гасырларны узып аккан чишмә

Үз эченә күпме хәтер җыйган.

Күпме шатлык, сагыш иңгән аңа.

Чишмә моңы — кеше күңеле сыман.
Ничә буын сабыйларның үсеп,

Читкә китүенә шаһит булган.
Җылылыгын, назын югалтмаган.
Чишмә моңы — кояш нуры сыман.
Тирә-ягын матур җырга күмеп,

Авылымның ямен саклап торган,
Хәтерләрдән мәңге югалмаслык,

Чишмә моңы — әнкәй җыры сыман.
Бар сукмаклар туган якка илтә
Чит җирләрдә күпме йөрелсә дә,

Йөрәк һаман кайтыр көнне көтә.
Урау-урау юллар, еллар үткәч,

Бар сукмаклар туган якка илтә.
Көмеш сулы чишмә челтерәгәне

Күңелләргә керә, җанга үтә.
Шул сулардан сафлык иңсен өчен,

Барлык юллар туган якка илтә.
Җәйге җилдә ак каеннар шаулый,

Вакыт әкрен генә йомгак сүтә.
Сагыналардыр, кайтмый калмаслар, дип,

Туган авыл һаман безне көтә.


Ышан
Кояш сүнгән кебек булса күк йөзендә,

Хәлең бетсә тормыш йөген тарта-тарта,

Ышанычың кими барса үз-үзеңә,
Тормышыңны кара болыт каплап алса,
Син ашыкма кулларыңны төшерергә,

Беркемгә дә җиңел генә килми бәхет.
Кич ярамый сабырлыгың югалтырга,

Ярдәм сора өмет белән күккә дәшеп.
Ходай күрә барыбызны, Ходай белә,

Тиешенчә бирә шатлык, кайгысын да.

Тормыш — дәрья. Тигезлегең саклау кирәк

Шул дәрьяның дулкыннары арасында.
Ышан бары бар да яхшы буласына,

Карлар эрер, тиздән җылы язлар килер.

Янәшәңдә якыннарың, туганнарың —

Шул чагында күк йөзендә кояш көлер.