«САГЫНУ»НЫ САГЫНЫП...
Мөнирә Булатова... Бу исемне ишетүгә, үсмер малай чагымнан бер күренеш җанлана...
...1945 елның көзе иде булса кирәк — яңа арыш ярмасыннан ботка пешереп, сугыштан
кайткан туганыбыз Әхмәтсафа абзыйны ашка алдык...
Без аны «шәкерткәй» дип йөртә идек. Ни өчен алай атауның сәбәбен белмим. Тик шунысы
хак: холкы һич кенә дә «шәкертләрчә» түгел иде. Үзе гармунда уйнап җырларга ярата,
аракысын да эчә, тәмәкесен дә тарта, ишеткән һәр сүзен бәхәс аша уздыра. Кыскасы,
«холыксыз Сафа» дигән икенче кушаматына бик тә тәңгәл холыклы иде.
Сугыштан нык үзгәреп кайтты ул: күкрәге тулы орден-медальләр, гармун уйный торган
уң кулы кашык тотарлык та түгел — яралангач, бәрәңге төя торган тукмакка охшап калган;
сул күзен кара төстәге күн белән каплаган, борыны да китек, өстәвенә аксый да.
Кыяфәте үзгәрүенә күрә холкы да үзгә: ни сөйләсә дә, соңыннан елау һәм җырлау белән
тәмамлана. Гармун уйный алмавын бик авыр кичерә.
— Бераз хәлләнгәч, сул кул белән уйнарга өйрәнмәсәм, исемем Сафа булмасын! — дип
әнкәйләргә сүз бирә дә җырларга тотына. Озак утыра ул шыңшып, сызланып. Әткәй дә, әнкәй
дә бер-берләренә карашып, туктатмакчы булалар. Ә шәкерткәй аның саен репертуарын
төрләндерә генә бара.
Күбрәк русча җырларга тырышуы хәтердә. Арада татар көйләренә охшаганнары да
ишетелгән кебек була. Әмма кайсы көй икәнен танырлык булмый иде. Аның шулай утыруына
бераз вакыт дәшми түзсәләр дә, ахырда әнкәй әйтергә мәҗбүр була:
— Әхмәтсафа, җырласаң, кеше тыңларлык җырлар да җитәрлек бит, үзебезнекеләрне
җырла! — ди.
Шәкерткәйнең йөзе ничек үзгәрүне тасвирларлык сүзләр табалмыйм: сыңар күз карашы,
мылтык көпшәсенең мушкалы башын хәтерләтеп, атарга төбәлгән кебек. Кемгә икәнен генә
белми шикелле иде. Шул белмәве безне коткаргандыр да — ул тагы шыңшый, тагы сызлана.
Аннары кинәт тукталып:
— «Тёмная ночь» үзебезнеке түгелме? «Землянка» ошамыймы? «Сагыну» безнеке
түгелме? Ә? Ешшу как безнеке әле! Әйтсәм әйтим: беләсегез килсә, «Сагыну» мине үлемнән
алып калды!
Бик сагындым, дустым,
Бик сагындым сине, Әле дә ничек түзәм мин...
Түлке калган сүзләрен белмим... Самолёт улавы аркасында ишетмичә калынды, отып кала
алмадым...
— Бездә аның тәлинкәсе бар, Әхмәтсафа, патефуны гына күптәнге, энәсе беткән, гыжлый,
чыжлый...
— Давай монда! — энәсен үзебез эшләп уйнатабыз! Машина энәгез бардыр бит: кисәбез
дә куябыз!
— Юк шул, машинаны ачлыкта... саттык...
— Патефонын саклагансыз, молодцы.
— Алучы булмады. Патефун кирәк идеме ул чак...
— Үзем алам! Чыгарыгыз! «Сагыну» өчен күпме сорасагыз да жәл түгел! Ул минем
коткаручым!
Шунда ул үзе белән булган бер хәлне сөйләде...
— Каты яраланып госпитальгә эләккәч, 1944 елның августында булса кирәк, «Татарстан
артистлары концерт куярга килгән», — дигән хәбәр таралды дип башлап китте Әхмәтсафа
абый. — Ул чакта безнең санчасть Эстониянең Выру шәһәре янындагы урманда урнашкан
иде...
Концерт, йөк машинасының кузовында гына узды. Төрле частьларны бергә жыймыйлар,
консперация, һәр часть өчен аерым концерт. Бу күчтәнәчне III Бал- тыйк буе фронты
солдатлары өчен генә диделәр.
Гарипләнгән булсам да, үземне үзем йөртә алам, рөхсәт алып, урман аланына
артиллеристлар өчен оештырылган концертка киттем. Аннары танкистлар өчен була диделәр
концертны. Анысына да бара идем, тик мин бу концертны тыңлаганда, бомба төшеп,
ӘХТӘМ ЗАРИПОВ
146
яралылар белән тулы госпиталь һәлак була. Аларның барысын диярлек күреп белә идем.
Йөздән артык кешенең гомере өзелә шунда. Әгәр мин ул кич сорап, концертка китмәгән
булсам, палаткамда калган булсам, бүген монда кунак булып, ботка ашап, бал эчеп утырыр
идемме?! Юк! «Сагыну»ны мин шунда ишеттем. Понял? Аны туган ил исеменнән, әниләребез,
сеңелләребез, кәләшләребез исеменнән Мөнирә Булатова дигән артистка жырлады:
Бик сагындым, дустым,
Бик сагындым сине, Әле дә ничек түзәм мин...
— Сүзләре алай гына түгел, — диде әнкәй, әлеге жырны белгәнлеген сиздерергә теләп...
— Сагышны аңлату өчен сүз кирәкми, жиңги, йөрәк кирәк, йөрәк!...
Озак яттым мин лазаретларда күз белән. Берсеннән икенчесенә, икенчесеннән өченчесенә
күчереп тагы өч ай йөрттеләр. Өч ай эчендә мин бу жырны өч йөз яралыга өйрәттем. Сүзләрен
һәркем үз телендә үзе язып жырлады. Марилар — марича, чувашлар — чувашча, руслар русча.
Ихластыр, әйбәт чыга иде. Лазареттан терелеп китүчене хор белән жырлап озата идек.
Гомерем булып, Казанга барып чыксам, ул жырчыны күреп, фронтовиклар исеменнән
рәхмәт әйтергә тиешмен. Аның жырын тыңлап, исән калуымны ул белергә тиеш!
...Бара алмады Әхмәтсафа абзабыз Казанга, сул кулы белән гармун уйнарга да өйрәнә
алмады — сугышта алган яралары аны мәңгелек йортка алып китте.
Муса Җәлил сүзләренә Заһид Хәбибуллин язган «Сагыну» жыры фронтовик татарлар өчен
генә түгел, гомумән, солдатлар өчен музыкаль символ ролен үтәгән. Мөнирә Булатованың
патефон тәлинкәсенә язылган бу жырының фронттагы роле турында генерал Фатих Булатов
менә нәрсә дип яза:
«...1944 елның августы, сугышның Польша җирендә барган чагы иде. Безнең дивизия Острув-
Мозовецкийны алгач, дошман чигенә башлаган вакыт. Шунлыктан дивизия штабы да, бер урында
озак тормыйча, алга баруын дәвам итә иде. Менә шунда һич көтелмәгән бер вакыйга килеп чыкты.
Таш гаражда, карта буенча фронттагы хәлне тикшергәндә, адъютант Котов миңа кәгазьгә
төргән бер түгәрәк әйбер бирде. Төргәкне ачсам, патефон пластинкасы. «Мөнирә Булатова
башкаруында Заһид Хәбибуллинның «Сагыну» жыры. Муса Жәлил сүзләре... — дип язылган. Үзем дә
сизмәстән бу бүләкне күкрәгемә кыстым. Шатлыгымның чиге юк иде.
— Каян таптың бу хәзинәне?
— Миңа аны поляк кызлары китерделәр...
Бу пластинканың Польшага килеп чыгуы мине шактый гажәпләндерде. Ул кызларның аны каян
алганнарын белергә куштым. Адъютант кире чыгып йөгерде, ләкин кызлар киткән иде инде.
— Иптәш генерал, бу пластинка Польша татарларыныкы микән әллә? — диде Котов. —
Хәтерегездәме, Польша жиренә килеп кергәч, сез гарәпчә язылган бер дини китап бите тапкан
идегез? Димәк, аларның диннәре дә мөселман дине, телләре дә татарча булса кирәк. Ихтимал, бу
пластинканы Казаннан алдырганнардыр.
— Әйе, булган иде шундый хәл. Мин, чыннан да, ниндидер бер дини китап бите тапкан идем.
Ихтимал, Котов хаклы булгандыр. Югыйсә, татар пластинкасы монда ничек килеп эләксен, ди?
...Ничек кенә булмасын, ул пластинканың кулга төшүе минем өчен бик зур шатлык иде һәм мин
Котовка тизрәк патефон табарга куштым да тагын алга юнәлдек...
Кичкә бер урманда землянкага урнаштык. Немец генералы яшәгән һәм шуннан Острув-
Мазовецкийны сакларга боерыклар биреп яткан землянка иде ул. Өч бүлмәдән торган шул
землянканың өсте биш кат юан бүрәнәләр белән капланган, һәр бүлмәгә үзенә аерым төстәге чуар
кәгазьләр ябыштырылган һәм ишеге төбенә клумба ясалып, анда чәчәкләр утыртылган иде.
Әйе, немец генералына Польша табигате, аның нарат урманнары, киң елгалары бик ошаган
булса кирәк. Ул фашизм теләгенә тиңдәш булырлык барлык кабахәтлекләрне эшләгән һәм,
жиңелмәм дип уйлап, киләчәк «бөек» Германиясе белән хыялланган. Биредә ул «Атла кояш
чыгышына» дигән жырны тыңлаган һәм шуңд куанып утырган. Ләкин ул жентекләп
җиһазландырылган шушы зур землянкасына татар генералы кереп, аның патефонында татар
жырчысы Мөнирә Булатова башкаруында татар көен тыңлар дип бер вакытта да уйламагандыр...
Менә трофей патефонда «Сагыну» көе ишетелә башлый:
...Бик сагындым, дустым,
Бик сагындым сине, Әле дә ничек түзәм мин...
«САГЫНУ »НЫ САГЫНЫП...
147
Бу һич көтелмәгән куанычлы жырны мин генә түгел, барлык иптәшләрем йотылып тыңлый
башладылар. Украин, рус, чуваш, мари егетләренең барсының да моңнары уртак иде, күрәсең.
Пластинканы ничә мәртәбә әйләндергәнбездер, белмим, санамадык. Аны әле һаман, һаман
тыңлыйсы килә иде, ләкин, вакыт беткәнгә күрә, патефонны ябып куйдык.
Польша урманнарында фашист гаскәрләре белән сугыш алып барган көннәрдә танылган
композитор һәм күренекле артистка башкаруында татар халкының яраткан моңнарын
ишетермен дип кем уйлаган?! Ә бит шулай булды һәм бу минем өчен зур шатлык иде.
Шул көннән башлап «Сагыну» пластинкасы юлдашыма әверелде. Хәтта сугышның беренче
көненнән үк минем адъютантым булып йөрүче булдыклы, баты р һәм житез украин егете Иван
Петрович Котов та ул көйне аккордеонда уйнарга өйрәнде»... («Совет әдәбияты», 1964 ел, №6, 109
бит)
Җыр — үз вазифасын үтәрлек чын җыр икән — ул милли-сәяси чикләрне дә, телдәге
аермалыкларны да тикшереп тормый — адресатына барып ирешә: җырлана да, тыңлана да,
яратыла да.
...Муса Җәлилнең соңгы көннәре турында материаллар табу максатында 1967 елда
шагыйрь Сибгат Хәким Германиягә сәяхәт кыла. Герой-шагыйрь турындагы кыйммәтле бер
ядкәр-истәлек буларак, немецлар Сибгат Хәкимгә шул «Сагыну» пластинкасын куеп
тыңлаталар...
Берлинда дуслык йортында
Уйлап-уйлап таң калдым.
Тагын да көчлерәк яңгырый
Җыры читтә татарның.
Җырда ул илани бер көч,
Җырга икән сал моңың...
Тыңлый немецлар Мусаның
Пластинкада «Сагыну»ын.
Муса да тыңлый: җырлый бит
Булатова Мөнирә...
Очраштылар, елаштылар
Карамыйча бернигә.
Мондый бәйрәм сирәк, бәйрәм
Ничә елга бүген бер.
Очраштылар, елаштылар,
Кыска икән бу гомер...
Сибгат абыйның «Кыска икән бу гомер» дигән фикере белән килешмәү мөмкин булмаса
да, кайбер иҗади шәхесләр әсәрләрендә яшәүләрен дәвам итсәләр дә, җырчылар турында
«алар пластинкаларда яши» дип кенә әйтү дөреслеккә бик үк туры килми. Җырчының
сәнгатьчәнлеге аның җырында гына түгел, ә җыр аша тудырган образында. Җыр — образның
бер канаты булса, икенче канаты — операдагы партиянең, ягъни рольнең «сверхзадача»сы —
максаты. Ә «сверхзадача»ны дирижёр да, режиссёр да, кайчан куелуга карап, кайда куелуга
карап, җырчының үзе белән бергәләп билгелиләр. Опера җырчысының сәнгате, гомумән,
артист сәнгате буларак, бары тик тамашачы белән турыдан-туры контактта гына туа һәм яши.
Ул мизгелләр күңелләрдән күңелләргә генә күчә ала. Аларны тотып калу, дәвамлы итү
ихтималы юк. Аларны бары тик тоеп кына, тәэсирләнеп кенә була. Аңлау да, аңлату да, кирәк
булса, икенче мәсьәлә.
Тамаша залы белән сәхнә арасындагы тәэсирсез җырланган җырлар — алар тавыш белән
ясалган сурәтләр. Сурәтләрнең матурлары була, бердәнберләре, кабатланмас даһи
ясалганнары да очрый. (Эскизлар һәм копияләр турында сүз бармый.) Сакланган
материаллардан күренгәнчә дә, шаһитларның истәлекләреннән чыгып та шуны әйтеп була:
Мөнирә Булатованың уникаль тавышы белән иҗат ителгән «рәсемнәре» соклангыч оста
эшләнгәнлекләре белән дә, җырлау технологиясенең «безупречный», ягъни тел тидергесез
булуы белән дә алыштыргысыз оригиналь җыр үрнәкләре булып калалар һәм шулай
сакланырлар да.
Әгәр безнең буын тамашачысы Мөнирә Булатованы радио аша тыңлап яисә
телевизорлардагы язмаларын күреп кенә белә икән, опера артисты турында фикер йөртергә
хакы бармы соң дигәндә, фикер йөртергә хакы булса да, бары тик җырның һәм җырлаучының
үзенчәлекле кайбер сыйфатлары турында гына; артист иҗаты турында да, образлары
турында да сүз алып баруның нигә мөмкин булмавы алда әйтеп узылды.
Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Мөнирә Булатова замандашлары өчен кем
булган да хәзерге буын тамашачысы өчен кай ягы белән үрнәк шәхес буларак кадерле? Шәхсән
мин аның опералардагы партияләренең кайберләре белән таныш булсам да, кызганыч,
спектакльләрдә күреп,тыңлый алмадым.
1957 елның җәендә, декада вакытындагы хушлашу концертында һәм, Казанга кайткач,
төрле юбилей концертларында гына күреп тыңлау насыйп булды миңа җырчыны.
Репертуарында, нигездә, Көнбатыш классик опералардан арияләр булса, милли
композиторларыбызның романслары һәм музкомедияләре белән операларыннан үзе
башкарган рольләрнең арияләре иде алар.
Дөресен әйтергә кирәк, опералар тыңлап үсү эләкмәгәнлектән, концертларда ишетеп кенә
Мөнирә Булатова сәнгатенә профессиональ бәя бирүдән бигрәк, мин аның җырлавын
ишеткән һәм залның ничек кабул итүен күргән бер шаһит буларак кына әйтә алам:
концертларда бер иш халык шашып кул чапса, нигә кул чабалар икән, дип аптырап
утыручылар да була иде.
Хәзер аңлавымча (минем карашка), сәбәбе — башкарылган ариянең «Сабагыннан өзелгән
гөл» булуында. Икенчесе — опера сәнгатенә безнең милләттә чын мәхәббәт кабынып китә
алмавындадыр. ...Ни өчен опера сәнгатенең милләтебездә ерактан килгән кунак кебек кенә
каралуын Тукаебыз болай аңлата: «...Безнең халыкның җырлау вә көйләвендә, минемчә, үзенә бер
төрле хосусият бар кеби. Башка милләтләрдә булдыгы кеби, бездә калын тавыш илә вә мөмкин кадәр
көчләнеп вә авызны бик зур итеп ачып җырлау бер дә мәкъбүл түгел. Бездә җырланган чакта
тавышның йомшак булуы һәм бераз уен коралы авазына охшашрак булуы вә иреннәрнең дә мөмкин
Берлинда дуслык йортында
Уйлап-уйлап таң калдым.
Тагын да көчлерәк яңгырый
Җыры читтә татарның.
Җырда ул илани бер көч,
Җырга икән сал моңың...
Тыңлый немецлар Мусаның
Пластинкада «Сагыну»ын.
Муса да тыңлый: җырлый бит
Булатова Мөнирә...
Очраштылар, елаштылар
Карамыйча бернигә.
Мондый бәйрәм сирәк, бәйрәм
Ничә елга бүген бер.
Очраштылар, елаштылар,
Кыска икән бу гомер...
«САГЫНУ »НЫ САГЫНЫП...
149
кадәр аз ачылуы кабул ителгән һәм күркәм күрелә. Мәсәлән, мин дөм чукрак булып та, җырлап
утыручы бер татарның авызына карасам, мин аны җырлый дип белмәс, бәлки бернәрсәне кызу -
кызу сөйли икән дип хөкем итәр идем. Әгәр дә шул чукрак хәлемдә бер русның җырлап утырган
хәленә карасам, мин аның авызының ертылганчы ачылуыннан вә үзенә көчлек килүеннән, шиксез, бу
җырлый дип уйлар идем. ...Безнең бер көйне руслар арасында бик яхшы тавышлы саналган бер
кешедән җырлатсаң, әллә ничек шуның безнең күңелгә охшарына күңел ышанмый. Көебезнең
алтынын кояр шикелле тоела».
Шагыйребез турыдан-туры опера җырчыларына карата әйтмәсә дә, аның бу сүзләрен
милләт сүзләре дип кабул итүебез бик табигый. Безнең җырыбыз да, җырлавыбыз да үзгә.
Опера сәнгате, бик гүзәл сәнгать булса да, чыгышы белән безнең милләтнеке түгел. Ул —
килгән сәнгать.
Алай карасаң, рәсем сәнгате дә читтән кергән, сынчылар да татарда ХХ гасыр уртасында
гына үзләренең барлыгын сиздерәләр...
Ә опера турында узган гасырның беренче чирегендә генә сүз алып барсалар да, 1926 елда,
ягъни революциянең 10 еллыгына инде беренче опера язылып куела да! Шуннан башлана да
инде. Нәҗип Җиһанов җиде опера иҗат итә, Җәүдәт Фәйзи, Мансур Мозаффаров, Хөснул
Вәлиуллин, Салих Сәйдәшев белән Александр Ключарёв опералары сәхнәгә менә. Боларның
барсында да һәм әле тагын музыкаль комедияләрдә дә Мөнирә Булатова җаваплы
партияләрне башкаручы! Моннан тыш актрисаның Европа классикасы һәм рус
операларындагы партияләре: «Кармен» да — Кармен, «Риголетто»да
— Маддалена, «Фауст»та — Зибель, «Чио-Чио-Сан»да — Сузуки, «Евгений Онегин»да
— Ольга, «Пиковая дама»да — Полина һәм Графиня һәм башкалар...
«Концертларда тамашачының бер өлеше Булатованы алкышлар белән каршыласа, икенче
өлеше моңа гаҗәпсенеп карый иде», — дидем дә хәзер уйланып утырам: артистның максаты
алкыш алумы, әллә тамашачыны уйга салумы?Бу соравыма җавапларны мин артистканың
иҗатын күреп сокланган сәнгатькярләрнең хатларыннан табам: уйландыру! Мөнирә
Булатовага адресланган хатлар күп булса да, аларны әлеге язма кысаларына сыйдырып
булмый. Шулай да ике бөек шәхеснең хатыннан өзек китерми булдыра алмыйм. Бакый
Урманче яза: «Кадерле Мөнирәкәй! Сезгә хат язуны бер зур шатлык итеп һәркөн күңелемдә
ташыйм. Кайвакытта хәтта язылачак җөмләләремдә бөтен сүзләре б елән күңелемдә әзер була,
ләкин теләгемне эшкә иңдерә алмыйм. Балан кичектерәм, хат бик озын булыр төсле күренә. Аны
кайда язармын, кайчан язып бетерермен? — кебек вак-төяк сөальләр комачаулый. Янә язмый калам.
...Аннан соң әлеге «курку» да мине һич ташламый. Ул «курку»ның мәгънәсе... бик катлаулы...
Ихтимал, кайчан булса да, ул курку турында мин сезнең белән бүлешә алырмын...»
Бу — Булатованың Тугзагын тыңлагач язылган хат.
Мондый хатны гашыйк булган кеше генә язар кебек. Әмма Бакый Урманче
— сынчы-иҗатчы. Актрисаның үзеннән бигрәк, аның сәнгатенә, иҗатына гашыйк! Даһи
рәссам, бәлки, тагы ниндидер хатлар язгандыр — аларын белмим, әмма шунысы шаккатыра:
ул Мөнирә Булатованың портретын хәтердән ясый. Бу инде, концерт карагач, кул чабу гына
түгел, хөрмәтле укучым. Бу — сәнгать! Могҗиза!
Икенче хат Нәҗип Җиһановтан. Дөресен әйткәндә, бер-берсе белән көн дә диярлек
очрашып торган кешеләр арасында хат язышу — сирәк очрый торган хәл. Бу — бер кечкенә
генә язу кисәге. Әмма ләкин бик «характерлы язу»: «Мөнирә ханым! Бу пустякны минем иҗат
кичәсендә җырласаң, бигрәк яхшы булыр иде. 21.11.1956 ел. Нәҗип һәм шуңа өстәп ноталар белән
җыр тексты».
Бу — гадилек, дуслык, эшчәнлек, ышаныч символы булырлык язу. Даһи композитор
җырчыдан үзенең яңа язган «Сиреньнәр хуш ис тарата» җырын башкаруны үтенә. Яхшы
булачагына ышанып сорый. Бу романс соңыннан Мөнирә Булатованың «фирменный» җырына
әверелә.
Гаҗәп бу «сәнгать»
дигән тылсымлы дөнья:
татар опера һәм балет
театрының музеенда бер
картина саклана. Анда алты
композитор арасында бер
җырчы — Мөнирә Булатова
сурәтләнгән.
Композиторлардан Салих
Сәйдәшев, Мансур
Мозаффаров, Заһид Хә-
бибуллин, Александр
Ключарёв, Җәүдәт Фәйзи
һәм рояль артында Нәҗип
Җиһанов утыра.
(Җырчының иң якын
сердәше һәм фикердәше
композитор Рөстәм
Яхинның ни өчен юклыгын
бүген сиземләсәк тә, рәсми
документлары булмагач,
әйтә алмый- быз.) Картинада Мөнирә Булатованың композиторларыбыз уртасында ялгыз булуы —
композиция таләбе генә түгел, ә чынбарлыкның реаль чагылышы ул. Шулай барган ул чак
музыкаль тормыш. Булатова сораган, композиторлар аның һәр соравын, һәр үтенечен җиренә
җиткереп үтәргә тырышканнар һәм үзләрен бәхетле санаганнар. Рәсемдә шул чорның
шагыйрьләре дә булган булса — бу бүген иң кыйммәтле полотнолардан саналыр иде.
Шагыйрьләргә никтер урын тапмаган сурәтче. Ә җыр бит башлап шагыйрь күңелендә ярала!
Күгемдә җемелди йолдызлар,
Таңнарым алсулы, зәңгәрле.
Тик берәү, тик берәү аңлар күк Миндәге ярсулы хәлләрне,
— дигән юлларга имзаны Мөнирә Булатова орбитасында әйләнгән һәр шагыйрь куяр иде.
(Бусы да кул чабу гына түгел!) Җырчы-артист репертуарындагы күп җырлар һәм
романсларның шигырь авторлары Әхмәт Ерикәй белән Мостафа Ногман булуын белсәләр дә:
Кич утырып сиңа хатлар язам,
Йолдыз яна минем күгемдә.
Балкып янган йолдыз таңда сүнә,
Ә син наман минем күгемдә.
Гомерлеккә ярым булмагачтын,
Нигә сөйдем сине, акыллым?
Нинди сулар сибеп сүндерим соң Йөрәгемнең янган ялкынын?..
— дигән юлларга авторлыкны дәгъвалап, Мөнирә Булатова җырлавын тыңлаган күп ир-
егетләр көрәшкә чыгар иде.
Ирләрдән генә торган иҗат төркемендә бер талантлы җырчы хатын-кызның үз булып,
аралашып йөрүе, онытылмас җырлар, романслар тууга турыдан-туры йогынтылы сәбәп булса
да, үзара мөнәсәбәтләре саф дуслык кысаларыннан читкә чыкмаган. Мәхәббәт булган , яшәгән, яшәткән, иҗат иттергән, берләштергән. Кавышу,
кавыштыруларны гына чит иткән ул мәхәббәт.
Эшенә, профессиясенә ничек тугрылыклы булса, мәхәббәттә дә Мөнирә Булатова
«однолюб» булып калган, хисләр ташкынын иҗатына хезмәткә юнәлтә алган.
Аларның Бакый Ур- манче белән булган озын гомерле ихлас дуслыгы талантларның үрнәк
мәхәббәте дип аталырлык мөгамәләләр рәтеннәндер.
Ә инде Рөстәм Яхин белән Мөнирә Булатова дуслыгы турында, аерым әсәрләр иҗат ителсә
дә, гаҗәп булмас иде. Чөнки заманыбызның даһи композиторы җырчыга ихластан ышана, аңа
таяна, аны тыңлый. Романсларын иң элек аннан гына җырлата. (Кул чабу түгелме бу?) «Киек
казлар», «Дулкыннар», «Күңелемдә яз», «Китмә, сандугач», «Оныта алмыйм» кебек җәүһәрләр
шул иҗади дуслык җимеше булу гаҗәп түгел.
«Күңелемдә син», «Аңлыйм, дустым», «Серле киңлекләргә», «Ни сөйли урман», «Иделкәем
минем», «Күңелем өзгәләнгән минутларда» җырлары туганда, җырчы белән композитор
хезмәттәшлеге сәнгатькә җаваплылыкның күргәзмә дәресләре булырлыклар.
Композитор Рөстәм Яхинга карата Мөнирә Булатова: «Минем өчен кадерле һәм якын дус
кына түгел, миңа кирәк булуын белеп туган талант ул», — дигән.
Мөнирә Булатованың бүгенге җырчыларга үрнәк булырлык сыйфатларыннан берсе —
авторларына карата булган тирән хөрмәтедер.
Шигырь авторларын түгел, көй авторларын да әйтмичә, үз исемнәрен генә калкытып
күрсәтүче замана җырлаучылары эстраданы тутырган гамьсез һәм комсыз бу чорда Мөнирә
Булатованың композиторга да, шагыйрьгә дә партнёр-иҗатчы дип кенә түгел, ә рухи туганы,
имандашы итеп каравы соклангыч. Чыгышында катнашкан һәр иҗатчыга үз тиңе итеп
караган, сүздә дә, җырда да, тормышта да рухи тугандашларына «җил-яңгыр тидертмәскә»
тырышкан, яклаган, саклаган.
«Бары-югы уртак» мәкале — Мөнирә Булатованың холык ачкычы, ягъни «пароле»
булгандыр кебек.
Әлеге романсны аеруча яратып башкарган ул. Аның «бәхетле сәгатьләре»н дә,
бәхетсезләрен дә җырчы узган сикәлтәле тормыш юлларында күрәбез.
Талантлы шәхесләрнең халык мәхәббәтен яулау юлын өйрәнгәндә, тәрҗемәи хәлләренә
тукталгач, иң элек аларның ата-аналары кем булуга, кайда туып-үсүләренә игътибар ителә.
Мөнирә Булатова — күп балалы, эшләп үзләрен-үзләре туендырган һәм киендергән
гаиләдән. Әтисе Закир белән әнисе Шәфикамал Бикбулатовлар чыгышлары белән Казан-
Мәскәү тимер юлының Төрләмә станциясеннән ерак булмаган Кармыш авылыннан. Хәзер ул
авыл «Янгилде» дип аталып, Чувашстанның Козловка районына керә. Җирләре Яшел Үзән
районы җирләре белән чикләнсә дә, Кармыш халкы Татарстан авыллары белән аралашуда
чикләргә карамыйча, Шырдан, Ачасыр, Күгәй халкы белән кыз бирешеп, кыз алышып-
туганлашып яшиләр. Закир абзый да, Шәфикамал апай да эзләнүчән, тынгысыз җаннар
булганнардыр, күрәсең, бәхет эзләп, тимер юл узган күп җирләрдә кәсеп итәләр алар. Вятка
(хәзерге Киров) белән Архангельск шәһәрләрендә дәвамлыракка тукталып эшлиләр. Шул
ерак Архангельск шәһәрендә гаиләнең биш баласы туа.
Үткәндә кичергән
Кайгылар, газаплар
Барысы да онтыла.
Барсы да җуела.
Төн үтеп, күңелле
Көн тугач, азактан
Берсе булмаган
Шикелле тоела.
АҺ, ләкин онытылмый
Гомергә, гомергә
Электә татыган
Шатлыклар, рәхәтләр
Яндырып йөрәкне,
Саклана күңелдә
Кадерле минутлар,
Бәхетле сәгатьләр.
Закир абзый оста итеп гармунда уйнап, җырга сәләтле булса, Шәфикамал апа исә тегү, чигү
эшләренә һәвәс була.
Архангельск шәһәрендәге татар мөһаҗирләре вәкилләреннән Газиз Айдарский
оештырган үзешчән театраль труппада артист буларак төрле спектакльләрдә катнашып,
Закир Бикбулатов танылуга ирешә. Әмма ул, төп кәсебе — сәүдәгәрлекне ташлап, сәнгатькә
генә хезмәткә күчә алмый...
...Коммерциядә эчкерсез, гадел кеше буларак, ул партнёрларына артыграк ышанып, «ярык
тагарак»ка утырып кала, ягъни алдана; башлаган эшләре уңышсызлыкка очрый, шул чордагы
«НЭП»чылар телендә әйткәндә, «Закир Бикбулатов ширкәте яна». Театр җене, музыка чире
кагылган Закир Бикбулатов, сәүдә-коммерция өлкәсендә сагалаган һөҗүмнәргә әзер эшмәкәр
булмаган, күрәсең, Шәфикамалны биш бала белән тол калдырып 1925 елда вафат була.
Мөнирә — 1914 елда туган өченче кыз бала. Әтисе үлгәндә, аңа нибары 11 яшь, бер энесе
Госманга 3 яшь, төпчек энесе Шамилгә әле бер яшь тә тулмаган була.
Биш баланың бишесен дә ятимлекләрен сиздерми үстереп, җәмгыятьтә үз урыннарын
тапкан гражданнар итеп тәрбияләп, укытырлык мөмкинлекләрне ничек һәм каян табуы
турында уйланганда, Шәфикамал апа Ана Даны орденына лаек. Ике улы да Ватан сугышына
үз теләкләре белән китәләр. Ана ризалыгы белән, әлбәттә. Шамил «Советлар Союзы Герое»на
тәкъдим ителгәч, герой исеме килеп өлгергәнче, самолёты һавада икенче самолёт белән
бәрелешеп, һәлак була.
Мөнирә апаның һәр туганы — аерым китап язылырлык бай тормыш юлы үткән шәхес. Бу
язмада сүзебез халык артисты Мөнирә Булатова турында гына. Артистлык оеткылары
Мөнирәгә әтисе Закирдан күчкән булса, һәр эшне җиренә җиткереп һәм яхшы сыйфатлы итеп
башкарырга кирәклек геннары әнисе Шәфикамалдандыр. Тол калган Шәфикамал кара
хәсрәткә салган Архангельск шәһәрендә озак яши алмасын сизенеп, туган авылына кайтып
төпләнә. Авылда йорт-җирне ныгытып, мал-туар булдырып, гаилә үзен-үзе карап яши
башлагач кына, илдә күмәк хуҗалыклар төзү компаниясе башлана. Көчле ихтыярлы эш сөяр
гаилә башы Шәфикамал беренчеләрдән булып «колхозга языла», язылып кына калмый,
озакламый аны яңа төзелгән «Карл Маркс» күмәк хуҗалыгының беренче рәисе итеп
сайлыйлар.
1927 елда ук република хатын-кызларының I съездына тавыш бирү хокукы белән
сайланган делегатның 1929 елда рәис итеп сайлануын авыл халкы хуплап каршылый. Аны
туры сүзле, гадел, вәгъдәле булуы өчен хөрмәт итәләр. Ләкин Шәфикамалга балаларын
үстереп, олы юлга чыгаруы мөһимрәк. Ул Казанга күченү ягын карый. Сәбәбе дә бар:
Янгилдедә дүртенче классны тәмамлагач, ана кеше Мөнирәне элекке «Казанский»
санаториесе тирәлегендәге интернатка урнаштырган була. (Соңыннан ул берничә приютны
берләштергән «Балалар шәһәрчеге»нә әверелә.) Шәфикамал балалары хакына Казанга күчеп,
калган гомерен балаларын тәрбияләүгә багышлый.
«Балалар шәһәрчеге»ндә кызчык музыкага тартыла, җырларга ярата, үзешчән
спектакльләрдә катнаша. Аның сәләтлелеген күреп, тәрбиячеләр һәм педагоглар чыгарылыш
тәзкирәсенә, ягъни свидетельствога өстәп, имтихансыз музыка техникумына керергә юллама
бирәләр. Шатланып, рәхмәт әйтеп, музыка буенча белемен чарларга китәме кыз? Юк! Ул
үзенең музыкаль сәләтенең чынлыгына ышанмый. Барлык үзен белгән-күргән кешеләрне таң
калдырып, гаҗәпләндереп, Вахитов исемендәге Жиркомбинатка, киез итек басу фабрикасына
химик-лаборант булып урнаша. Алты ел эшли ул анда. Эшләп тапкан икмәкнең тәмен шунда
«САГЫНУ »НЫ САГЫНЫП...
153
татый. Шунда — Жиркомбинатта, тагы җырга, музыкага тартыла. Ләкин бу тартылу инде
вакытлы мавыгу гына булмый.
1934 елдан Мөнирә Булатова — көнчыгыш музыкаль техникумында кичке бүлек
студенты. 1936 елда укытучылары аны Мәскәү консерваториясенең опера студиясенә укырга
җибәрергә дигән карарга киләләр. Профессор Райский — комиссия әгъзасы — Булатованың
тавышын сирәк очрый торган меццо-сопрано («чудесный, бархатный голос») тавыш икәнен
һәм аны Мәскәү педагоглары гына укытырга тиешлегенә республика җитәкчеләрен
ышандыра.
— Бармыйм! — ди Мөнирә. — Мин әле яңа гына 95 сум хезмәт хакы ала башладым, аны
югалтасым килми! Миңа Казанда кичке техникумда уку да бик җиткән! — ди.
Анасы Шәфикамал апа ризалашырга, барырга куша. Мөнирә исә: «Ярты ел укып карыйм
да, бер эш тә барып чыгарлык булмаса, комбинатыма кире кайту шарты белән генә барам», —
ди. Ризалашалар! Китә Мәскәүгә Мөнирә Булатова. Укый. Концертларда катнаша. Яңа ачылган
опера театрының җырчы артисты булып Казанга кайта. Эшли! Җырлый!
Нинди операларда нинди рольләрне башкаруын, нинди партияләрне җырлавын, ничек
җырлавын тасвирлаган мәкаләләр бик күп. Мондый язмада олы талант иясенең тәрҗемәи
хәленнән иң мөһимнәрен сайлау бик авыр. Чөнки мәшһүр артистканың озын иҗади
гомерендә булган вакыйгаларның һәркайсы әһәмиятле. Алар ниндидер хәлиткеч роль
уйнаган очраклар.
Сүземне Мөнирә Булатованы фронтта очраткан туганым хатирәләреннән башлавым да
тиккә түгел. Фронтовик сугышчылар каршында 77 концертта катнашуы белән ул үзе дә
сугышчы-фронтовик. Үзе катнашмаса, җыры белән катнашуын артистканың фамилиядәше —
генерал Булатов та раслады.
Алдымда Мөнирә Булатова катнашында опера театры сәхнәсендә куелган
спектакльләрнең афишалары, программалар, театр адресына, артистка исеменә килгән
йөзләгән телеграммалар, котлаулар, чакыру хатлары. Аларны акыл иләге аша үткәргәндә,
гади татар авылы кызының опера сәнгатендә ирешкән уңышлары, гомумән, татар милләте,
татар хатын-кызлары ирешкәннәргә җанлы мисал икәнен аңлап була.
Милләт аның хезмәтләрен онытмасын өчен, варислары бүген нинди гамәлләр кыла? Әллә
инде кыла алмаудан гаҗизләрме? Аның дәрәҗәсендәге сәнгатькярләрнең исемнәрен
мәңгеләштерү максатыннан, урамнарга бирәләр, җыр сарайларын алар исемнәре белән
атыйлар. Булатова фамилиясе беркайда да мәңгеләштерелмәгән.
Ә бит ул халык артисткасы гына түгел — заманында берничә чакырылыш депутат та,
театр директоры да, ВТО председателе дә булган олы шәхес. Мин — аның ВТО председателе
чагында артистлар йортын төзү өчен көрәшеп йөргән чакларын, тиешле оешмалардан
тиешле имзаларын алуга ирешкәч, шатлануларын күргән кеше. Бүген ул төзеткән Актёрлар
йорты гөрләп эшли һәм ул башка кеше исемендә. Шик тә юк, лаеклы кеше исемендә. Әмма
Актёрлар йортын төзүгә дә, төзетүгә дә аның катышы ни дәрәҗәдә? Алар икесе дә күптәннән
мәрхүмнәр. Намуслы кеше буларак, Актёрлар йортына исеме куелган шәхес тә, исеме
куелмаганы да гүрләрендә рәнҗеп яталардыр кебек. Бу хакта уйлансак иде...