РОБАГЫЙЛАР ӨЛӘШҮДӘН ЯЛЫКМЫЙМ
***
Шагыйрьне шагыйрь итә үз кавеме,
Болай гына төшерәм искә моны.
Кол Галидән башлап безнең көнгәчә
Һәрбер шагыйрь раслыйдыр безгә шуны.
***
Олыны да, кечене дә санла син,
Изге эшкә йөрәгеңне ялла син.
Узып яшә галиҗәнап Вакытны,
Ике килми кеше, шуны аңла син.
***
Туздырасың атаң малын көлеп син,
Ни эшләдең бу дөньяга килеп син?
Тузан кадәр эшең җирдә калмагач,
Җиһан өчен инде күптән үлек син.
***
Ни аяныч, дөньяда гомер чикле,
Юлларыбыз — кабер кырына тикле.
Пәйгамбәрләр өчен дә, уйлап баксак,
Мәңгелекнең ишеге булган бикле.
***
Дөнья тулы гайбәт, әләк, ялган ла,
Бер-берсенә алар оста ялганган.
Хакыйкатькә санап менә шуларны
Бу тормышта күпме адәм алданган.
* * *
Күңелемнең сандыгыннан алып, мин
Яшә җирдә үз көчеңә табынып,
Торып йөгер, егылсаң да абынып.
Кыен димә, картлыгында кешеләр
Тәм табалар, шундый чакны сагынып.
* * *
Яшәүнең һәр мизгеле — шатлык миңа,
Меңьеллык оҗмахлардан артык миңа.
Тик нидән бу Бәхет дигән кыяга
Дөньяның хәсрәтләрен тартып менәм?
* * *
Беркайчан да «вәгъдәң — иман» булмады,
Бер файдалы эш тә әле кылмадың.
Сине җиргә китереп мәңгелектән,
Михнәт чиккән ата-анаң уңмады.
* * *
Гаҗәп дөнья, мал-мөлкәткә муллыктыр:
Җылы сүзгә, якты йөзгә кытлыктыр.
Тук азгынлык йөри адәм башыннан,
Кем аларны симертүче утлыктыр?
***
Җиңеп чыга тормыш өчен көрәшкән,
Шуңа тормыш гыйбарәттер көрәштән.
Чын бәхетле булыйм дисәң дөньяда,
Бу чынлыкны юлдаш ит син бик яшьтән.
* * *
Сәгать кебек булса Кеше гомере,
Бора-бора аның телен мин кире,
Яшьлегемә кайтыр идем яңадан —
Синең янга барыр өчен йөгереп.
* * *
«Кояшым», — дип, дәшәмен сөйгән ярга,
Ул булганда урын юк моңга-зарга.
Күрмисең, диләр, йолдыздай кызларны,
Күренми шул йолдызлар Кояш барда.
* * *
Бу дөньяда яшәгәндә белеп тор:
Куштан сүзе ялган акча кебектер.
Гаебеңне якын итеп күрсәткән
Туры сүзле дуслар өчен үлеп тор.
* * *
Татардан күп асыл затлар җиһанда,
Горурланам тарих битен ачам да.
Дөрес икән: ничек кенә бутама —
Алтынлыгын алтын саклый кайчан да.
* * *
Гел төендә төен төйнәү эшебез,
Бер уйласаң, бик тә сәер кеше без.
Шул үзебез төйнәгәнне чишәргә
Җитми һәрчак үзебезнең көчебез.
* * *
Һәркемдә бар табигатьнең биргәне,
Көлке синең «мин — галим», дип йөргәнең.
«Мин — юләр», дип сөйләгәнен юләрнең
Бармы синең берәр заман күргәнең?
* * *
«Яшәү ни ул?» — диеп кем баш ватмаган,
Тик берәү дә асыл җавап тапмаган.
Сораулардан хасил булган диңгезләр,
Кемнәр генә кереп анда батмаган.
* * *
Татарда да күп булды ул изгеләр,
Тик аларны таптый-таптый изделәр.
Гарипләнде шәҗәрәбез агачы,
Ай-һай, аның тамырларын күп өзделәр.
* * *
Әй син, язмыш, бирәсең лә кирәген,
Кара янып бетте инде йөрәгем.
Әләм итәм һаман да мин яшәүне,
Яшәү — минем җирдә иң зур терәгем.
* * *
Дөньяга мең йөрәк белән ташып мин,
Наз өләштем кешеләргә шашып мин.
Бу гамәлдән туктарга һич ашыкмыйм,
Чөнки якты дөньябызга гашыйк мин.
* * *
Килер бер көн, бу дөньядан күчәрбез,
Касәдәге соң йотымны эчәрбез.
Әгәр бер эз калдырмасак, ничек соң
Яшь буынның хәтеренә төшәрбез?
* * *
Дөбер-шатыр килә-килә һәр көнне,
Тормыш дигән арба йөртә һәркемне.
Беребез дә карамыйбыз уйлап та
Кайчан, кая аударасын беркөнне.
* * *
Алтыннанмы савыт, көмеш, таштанмы,
Кызыктырмый ансы ачтан шашканны.
Эчендәге ризык аңа кадерле,
Ул бит көтә фәкать шуны ачканны.
* * *
Төкерәләр бакча тулы гөлеңә,
Козгын тулган сандугачлар иленә.
Чукый алар кан саркыган йөрәкне,
Тәгәрәтеп бабамнарның көленә.
* * *
Дәгъваламыйм ниндидер дан үземә,
Бер чалынсам җитә дөнья күзенә.
Минем өчен олы бәхет, әйткәнем
Дәвам булса бабаларым сүзенә.
* * *
Яшьләр яши алда көткән көн белән,
Картлар яши артка үткән көн белән.
Алары да, болары да бик кирәк
Үкенмәскә әрәм беткән көн белән.
* * *
Халык авызыннан чыкмас ялган сүз,
Ялган йокмас өчен яшә ялгансыз.
Халык күзе күпне күрә, онытма:
Бу гыйбарә — бабайлардан калган сүз.
* * *
Юкка исраф була шактый гомерләр,
Яши-яши менә шуны белерләр.
Бөкреләре чыккан картлык өчен дә
Кешеләр бит яшьлекләрен түлиләр.
* * *
Хуҗамнарның йөзе, керсәм, мөлаем,
Тик гозерне үтәтергә юк җаем:
Буш кул белән яннарыннан чыгамын,
Буш кул белән кергәнгәдер, мөгаен.
* * *
Урый-урый йөртә безне бер агыш,
Кая баксаң, шунда хәзер зар-сагыш.
И кардәшем, сине мәрттән уятып,
Шигырьләрем бирер әле бер тавыш.